И. А. Мөстәкыймов, А. Х. Гәрәева. Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Хәсән Туфанның биографиясенә караган чыганаклар (т

Жизнь и деятельность одного из классиков татарской литературы ХХ в. Хасана Туфана продолжает оставаться малоизученной. Ценные источники, связанные с биографией и творчеством поэта, хранятся в отделе рукописей и редких книг Национальной библиотеки Республики Татарстан. Коллекция материалов о Х. Туфане содержит письма, записные книжки и дневники поэта, рукописи стихов и нотные записи Х. Туфана, автографы профессиональных композиторов, воспоминания родственников и знакомых поэта, многочисленные фотографии. Документы охватывают период с 1910-х гг. по 1980 г. В статье публикуется письмо Х. Туфана (Хизбуллы Хазратова) своим родителям (предположительно 1912 г.) и два его ранее не опубликованных стихотворения.
SECTION:
ARTICLE TYPE:
Персоналии
ARTICLE LANGUAGE:
Татарский
PUBLICATION DATE:
07.11.2020
Purchase an electronic version:
0 rub
Статья представлена в издании
Гасырлар авазы - Эхо веков 2 2020
Ознакомительная часть статьи

Хәсән Туфан (1900-1981) ХХ гасырның 20-30 елларында әдәбият мәйданына үзенең кабатланмас шигърияте белән ташкын кебек шаулап, ургылып килеп кереп, татар поэзиясенең классик шагыйре – сүнмәс йолдызы булып кабынды. Ул гасырларны кичәрлек шигърияте, күп сынауларда сынмаган-сыгылмаган гомер юлы үтүе белән бик күпләргә үрнәк олы шәхес булып калды. Әдипнең иҗатына караган материалларны өйрәнү, кулъязмаларын барлау бу шәхескә булган ихтирам, хөрмәт һәм ярату хисен арттыра гына.

Шагыйрьнең төп шәхси архив фонды Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә сакланса да1, шагыйрьнең тормышы, иҗаты белән бәйле кайбер документлар Татарстан Милли китапханәсе фондларында да бар. 60тан артык кулъязмадан һәм 200дән артык фоторәсемнән торган бу кыйммәтле мирас китапханәгә шагыйрьнең туганнары тарафыннан тапшырылды. Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә сакланучы бу коллекция Хәсән Туфан (Хизбулла Хәзрәтев) һәм агаларының хатларыннан; 1920-1970 елларга караган, шагыйрьнең шигырьләрен, аның күзәтүләрен, уй-фикерләрен эченә алган көндәлегеннән, берничә куен дәфтәреннән; туганнары, танышларының истәлекләреннән һәм башка документлардан гыйбарәт. Китапханәбездә сакланучы бу ядкәрләр арасында аерым игътибарны музыка язулары ноталар җәлеп итә. Алар арасында Х. Туфан сүзләренә күренекле композиторларыбыз Җ. Фәйзи, Н. Җиһанов, С. Садыйкова, Ф. Әхмәтев һәм башкалар тарафыннан иҗат ителгән җырларның һәм шагыйрьнең үз кулы белән нотага салган көйләрнең кулъязмалары да бар. Әйе, шагыйрь үзе дә көйләр язган икән. Әдипнең язмаларыннан, хатларыннан, танышлары истәлекләреннән Туфанның музыка сәнгате белән кызыксынуы, бик оста итеп мандолинада уйнавы, шигырьләренә хәйран гына җырлар иҗат ителгән булуы билгеле факт, ә менә аның, үзе язганча, «килеп кергән моңнарны» нотага салуы моңарчы безгә мәгълүм түгел иде. Бездә сакланган материаллар арасында беренче нота язулары шагыйрьнең 1923 елгы куен дәфтәрендә, ә соңгысы 1979 елда алып барган язмалары арасында очрый. Х. Туфанның берничә дәфтәрдән һәм аерым-аерым нота кәгазьләреннән торган кулъязмаларын күзаллаганнан соң, шагыйрьнең музыка өлкәсендә өйрәнчек кенә түгел икәнлеген аңлау авыр түгел. Ул үзенең шигырьләрен җырлар буларак та тойган, сиземләгән, ишеткән. Нота язмалары арасында аның үз шигырьләренә язган көй караламалары да бар. Алардан күренгәнчә, Х. Туфан башка шагыйрьләрнең, мәсәлән, Г. Тукайның «Өзелгән өмид», «Үтенеч», «Кыйтга», «Көзге җилләр», Һ. Такташның «Алсу», Н. Нәҗминең «Уфа юкәләре» шигырьләрен дә үзе «ишеткән» көйгә салып караган2. Хәтта XIX йөз суфи шагыйре Әбелмәних Каргалыйның мәшһүр «Шикаять» шигыренең «Бөтен дөнья бәнем булсын, гамем бетмәс, нәдәндер бу? – Әзәлдә гамь төрабилә яратылмыш бәдәндер бу» дигән юлларына 1973 һәм 1976 елларда көй иҗат итә3. Шунысы кызык, 1970 елда Х. Туфан дөньяның фанилыгын тасвирлаучы бу юлларны беркадәре «дөньявилаштырып», яңа шигъри парчаны нотага салып карый: «Яна йөрәк, [...]4 йөрәк, нәдәндер бу? – Әзәлдә гамь...»5.

Хәсән Туфан күренекле татар шагыйре Һади Такташка (1901-1931) аеруча җылы мөнәсәбәттә була, алар татар шигърияте мәйданына да бер үк чорда килеп керәләр. Һ. Такташ Туфанның каләмдәше, фикердәше, якын дусты була. Такташның вафаты Туфанның гомерендә кайтарып булмый торган зур югалтуларның берсе. Туфан иҗатының төрле елларында Такташка күп мәртәбәләр әйләнеп кайта, аркадашына булган хөрмәт, дуслык, бетмәс сагыну-юксыну хисләрен шигырьләренә сала. 1930 еллар ахырында Такташка багышланган шигырьләрен «Ә үткәнгә хатлар бармыйлар» дигән циклга берләштерә. Бу циклга кергән «Ә син юк» («Кайтырсың шикелле») шигыренә 1965-1973 елларда ул дүрт вариантта көй иҗат итә6.

Шагыйрьнең тупланмасында 1930 еллар башында Һ. Такташның Х. Туфан тарафыннан күчерелгән берничә шигыренең кулъязмасы7 һәм Такташның моңарчы басылуы билгеле булмаган, Октябрь революциясенә 13 ел тулуга багышланган бер шигыре дә саклана8.

1950-1960 елларга караган кулъязмалар арасында, безгә билгесез «Сагынганда чыгып карыйм...», «Тургай нигә дәшми», «Без уникәү идек», «Туган җир алтын» җырларының авторлары итеп моңарчы мәгълүм булмаган Искәндәр Каракумов, Искәндәр Инсанов, Искәндәр Рушан күрсәтелгән9. Шагыйрьнең Искәндәр тәхәллүсен (псевдонимын) яратып куллануы билгеле факт10, бу исә җырларның авторы Хәсән Туфан үзе түгелме икән дигән фикергә этәрә. Әдәбият һәм музыка белгечләребез моны ачыклар дип ышанабыз.

Туфан кайвакыт бер үк көйгә кабат-кабат әйләнеп кайтып, аны «шомартырга», төгәлләргә тырышкан. 1967 елның 30 августына караган нота кулъязмасы кырыена «Хәзергә калдырып торам. Ләкин моның очына чыгарга, төгәлләргә кирәк (әле шигырьгә күчәсе бар. Моңа вакыт юк)», – дип теркәп куйган11. 1963 елга караган бер нота язмасында Х. Туфан үзенең 1923 елгы нота язмаларына искәрмә бирә12.

Х. Туфанның шигърияткә, әдәбиятка кереп китүендә «Галия» мәдрәсәсе аерым бер урын алып торган. Татар дөньясының иң атаклы мәдрәсәләреннән берсе булган әлеге уку йортында гыйлем алу, күренекле әдип Г. Ибраһимов дәресләрен тыңлау, Ш. Бабичның әдәби түгәрәгенә тартылып шигърият дөньясына керүне алардан зур иҗатка фатыйха алу дип бәяләргә кирәк. Соңрак милли хәрәкәтнең алдынгы сафларында активлык күрсәтүендә, бу эшкә җаны-тәне белән кушылуында да «Галия» мәдрәсәсе мохитының йогынтысы зур була. Мәдрәсәдә алган дини тәрбиянең, белемнең тәэсире 1920 елларда атеистик һәм большевистик пропаганда көчәйгән вакытта да сизелә. Шагыйрь, 1923 елга караган язмаларының берничәсендә Коръән аятьләре яки алардан өзекләр китереп, алар белән бәйле фикерләрен теркәп куйган13. Шундый ук күренеш Туфанның 1950-1970 елларга караган бер язмасында очрый: «уяну», «гомер», «яшен» сүзләре астына, ул Коръәннең «Кәһеф», «Тәүбә», «Рәгыд» сүрәләреннән аерым аятьләрен язып куйган14.

Шагыйрьнең күп әсәрләре гарәп графикасында язылган. Язуы үтә вак (еш кына хәрефләренең биеклеге нибары 1,5-2 мм тәшкил итә), ләкин шуңа да карамастан бик пөхтә, хәрефләре тигез. Гадәттә, шагыйрь кулъязмаларының кырыена язылган көнен һәм аен, еш кына елын, сәгатен дә теркәп куя торган булган.

Туфан куен дәфтәрләренә уй-кичерешләрен, күзәтүләрен, шигырьләренең планнарын язып барган. Иҗади эшчәнлегенең башлангыч чорыннан ук татар тарихы, киләчәге, миллият мәсьәләләре белән нык кызыксынган. 1919-1923 елларга караган куен дәфтәрендә мондый юллар бар: «Милләт әдәбияты белә[н] яши. Коммунизмның иң зу[р] куркынычы – яшь буынны руслаштырып, татар телендә язылган нәрсәне аңлый алмаслык, аңардан тәм таба алмаслык хәлгә китереп, рус әдәбияты даирәсенә кертүе» (1923 елның 25 августы)15. Алай да, татар әдәбиятының, димәк, милләтенең киләчәгенә ул өмет белән карый: «Хәзерге хәлгә караганда, моның киресенчә: һәрбер Татцекамоллар16 оешмасы зур урыннарда үзенә вакытлы матбугат чыгарып, яшьләрне шунда тарта, яшьләр арасында гөмбә кебек язучылар үсә. Бу иске хәлгә, дәвергә караганда да алда. Эшнең болай баруы исә әдәбиятның (кай рухталыгыннан кáтгы назар17) үсүенә, аның үсүе татар әдәбиятының баюына, әдәбиятның баюы милләтнең яшәвенә зәмин18 була» (1923 елның 25 августы)19. Фикерен дәвам итеп, шул ук көнне Хәсән Туфан болай дип өстәп яза: «Бүгенге милләтченең иң зур эше, милли бурычы: кайсы рухталыгыннан кáтгы назар, коммунистлар арасында татар әдәбиятын үстерешү, алар арасында язучы урынын ишгаль итү (биләп алу. – Авт.20. Милләт һәм әдәбият хакындагы башка фикерләре дә игътибарга лаек: «Гомумән, татар шагыйрьләренең-назыймнарының революция дәверендәге язганнары җимерелү, күперенү, кабарыну – борчак атудан гыйбарәт. Бу иң зур кимчелек. Юксыллар әдәбияты тудырасың килә икән, ул шул тормышның күренешләрен, эшләрен җанландырып күрсәтүдән гыйбарәт булырга тиеш» (1923 елның 10 сентябре)21; «Милләтне саклау өчен авылны пролетариатка әйләнүдән сакларга кирәк. Яки, интернатка22 ирешү өчен, авылны пролетариатка әйләндерергә кирәк» (1923 елның 19 ноябре)23. Күрәбез ки, яшь әдипнең язмаларында төгәл күзәтүләр дә, күрәзәчел моментлар да, бүгенге күзлектән караганда наив, тормышка ашмаган өметләр дә бар.

Икенче бер куен дәфтәрендә 1971 елда шагыйрь булачак әсәрләре өчен «Чукындырып булмый татарны», «Ничә каннарның кушылмасы син, татар», дигән темаларны теркәп калдырган24. Совет чоры фәнендә, әдәбиятында Чыңгыз хан, монгол яулары каһәрләнгән чакта ул, татар халкына гүя мөрәҗәгать итеп, горурлык белән: «Чыңгызлар дулкынының калканы (авангарды, сөңгесе-кылычы) син...
Меңнән унауның, уннан берәүнең исәне, үлми калганы син», – дип яза25.

1964 елның 1 маена караган «Тел язмышы мәсьәләләре» дигән кыска язмасында мондый фикерен белдерә: «Сталин Русиядәге халыкларның иң кадерле, иң сөекле, иң күренекле өлкәннәрен – әдәбият, сәнгать, культура йолдызларын халык дошманы итеп күрсәтеп, халыкларның яңагына сукты. Аларны хурлады, куркытты. Үзен данлау өчен илнең хисен дорфалый торган чараларга таянды (яһүдләрне кысу һ. б.). Халыкларда үзеннән курку, үзеннән качу, оялу, бизү тойгылары тудырды»26.

Туфанның кеше турындагы фәлсәфи уйланулары бик мәгънәле, тирән, нык уйландыра торган, инсан һәм җиһан мәңге чишелмәс табышмак кебек: «Тормыш – мәңгелек үлем алдындагы ыңгырашудан гыйбарәттер»; «Төзүченең җимерергә хакы юкмы[?]» (1923 елның октябре)27; «Даһи – юкны табучы түгел, барны күрсәтүчедер» (1923 елның 13 сентябре)28; «Дөньяның иң бөек даһие тапкан уйны иң түбән тилесе күптән хис итеп, уйлап үткәргән була: даһинең даһилеге бер фикергә үзенең җүләрлеге белә[н] зур әһәмият биреп, башкаларга шуны үзенеке итеп әйтергә батырчылыгы гына» (1923 елның октябре)29; «Кеше рухы (фикри кодрәте) – могҗиза ул. Чишелмәгән табышмак әле ул. Кеше потенциал хәлдәге даһи30 тулы ул» (1971 ел)31.

Тупланмада сакланучы фоторәсемнәргә дә тукталып үтәсе килә. Алар бик мәгълүмати, 1910-1980 елларны колачлаган бу коллекция 200дән артык берәмлектән тора. Ул шагыйрь гомеренең төрле мизгелләрендә, илебезнең төрле җирләрендә дуслары, туганнары, язучылар арасында төшкән фотоларны үз эченә ала. Арада хатыны Луиза Салиәскәровага истәлеккә бирелгәннәре дә бар. Коллекциядә яшь шагыйрьләр, каләмдәшләре арасында төшкән мизгелләрне үзендә саклаган кызык­лы һәм истәлекле фоторәсемнәрдә күп. Шагыйрь тугандаш башкорт әдипләре белән гомер буе аралашып, дустанә мөнәсәбәттә яшәгән. Бу дуслык фоторәсемнәрдә еш чагылган. Араларында Гайнан Әмири, Сәгыйть Агиш, Мөслим Маратларның һәм башкаларның Хәсән Туфанга истәлек язулылары да бар. Соңгы фотолардан берничәсе 1980 елның 28 декабренә карый. Декабрь ахырында Казанга Х. Туфанның 80 яшьлек юбилеен бәйрәм итәр өчен Башкортстаннан С. Кудаш һәм Н. Нәҗми килә32. Бу юбилей уңае белән бер төркем язучылар һәм сәнгать әһелләре: Б. Урманче, Х. Туфан, С. Кудаш, Н. Нәҗми һәм Ә. Еникиләр Н. Исәнбәт гаиләсендә дә кунакта булалар. Бу күрешүнең истәлеге буларак аларның бергә төшкән фоторәсемнәре сакланган. Билгесез рәссам Н. Нәҗмигә һәм, мөхтәмәлән33, С. Кудашка шарж ясый һәм ул нәкъ менә шушы мәҗлестә ясалмадымы икән? «UR» дип имзаланган бу рәсемнең34 авторы Б. Урманче түгелме икән дигән фикер дә туа.

Х. Туфан – татар әдәбияты тарихында мәңге җуелмас тирән эз калдырган шәхесебез, аның иҗатына һәм тормыш юлына караган материалларны бу мәкаләдәге кыскача күзәтүләрдән генә дә әдипнең мирасын алга таба өйрәнәсе сәхифәләренең әле җитәрлек булуы күренә.

Мәкаләне әзерләү дәвамында биргән мәгълүмат һәм киңәшләре өчен музыка белгече, педагог Илдар Арслановка, журналист, җәмәгать эшлеклесе Роза Туфитулловага ихлас рәхмәтләребезне белдерәбез.

Укучылар игътибарына Х. Туфанның, мөхтәмәлән, 1912 елда әти-әнисенә язган хаты, басылмый калган «Ни өчен (Җиде гасыр – җиде былтырдан соң)» һәм «Иң» шигырьләре тәкъдим ителә. Алар иске татар (гарәп) графикасыннан гамәлдәге татар язуына күчерелеп бирелә.

Хат 13х16 см зурлыгындагы кәгазьгә көрән төстәге кара белән язылган. Хатның читләре ертылган һәм теткәләнгән. Язылган елы күрсәтелмәгән булса да, автор тарафыннан хат ахырында 26 октябрь, җомга көн дип теркәлгән. Россиядә 1918 елга кадәр кулланылышта булган юлиан календаре (иске стиль) буенча, 26 октябрь җомга көне буларак 1912 һәм 1918 елларга туры килгән.

Хизбулланың (Х. Туфанның) 1913 елга кадәр туган авылында һәм якын-тирә мәдрәсәләрдә белем алуы билгеле35. Хаттан аңлашылганча, Хизбулла укыган җиреннән өенә көне белән кайтып җитәргә чамалый. Мәсгуд Гайнетдин фаразлавынча, 1918 елның җәй айларында Хизбулла казакъ балаларын укытырга дип, Петропавел шәһәренә чыгып китә, 1919 ел башында аннан Төмән шәһәрендә яшәүче Зөфәр абыйсына кайта36. Өстәвенә, 1918 ел шактый авыр, гражданнар сугышының кызган чагы була. Шагыйрьнең 1920 еллардагы язуы белән чагыштырганда, бу хатта хәреф хаталарының чагыштырмача еш очравын, «утырып җитмәгән» почергын исәпкә алып һәм югарыда китерелгән мәгълүматларга таянып, хатның язылуын 1912 елга нисбәт итү муафыйграк күренә.

«Ни өчен» шигыре гади карандаш белән 21х31 см зурлыгындагы кәгазьнең бер ягына гарәп имласы белән язылган, бары тик шигырь исеменең башы булган «Ни өчен» сүзләре гамәлдәге татар язуы белән язылганнар. Х. Туфанның «Беләм, хәтер, язсам гына...» һәм «Әгәр берәр шваль расист...» шигырьләре «Ни өчен» шигыреннән «үсеп чыкканнар» булса кирәк. Шигырьнең язылу вакыты билгеле булмаса да, текстта татарларның биш миллион кеше тәшкил итүен телгә алуы әсәрнең 1960 елларда язылуына ишарәли (Бөтенсоюз халык исәбен алулар 1959 елда илебездә 4,9 миллион, ә 1970 елда СССРда инде 5,7 миллионнан артык татар яшәгәнлеген күрсәтте). Шигырь «татар баскыннарына» каршы, татар исемен хурлап, шул елларда рус телендә басылып чыккан ниндидер шигъри әсәрләргә җавап буларак язылган булса кирәк. Х. Туфан Ярослав Смеляков (1913-1972) һәм [Светлана] Евсеева (1932 елда туган) исемле рус шагыйрьләренең иҗатында татар халкына каршы түбәнсетү, мыскыллау, мотивларына, интонациясенә җавап итеп булса кирәк, «Беләм, хәтер, язсам гына...» шигырен язган37.

Ярымшаян һәм моңсу «Иң» шигыре әдипнең милләтебез киләчәге өчен борчылуын чагылдыра. Шигырь 20х29 см форматындагы нота дәфтәренә, 1973 елның 26 ноябрендә язылган дип күрсәтелгән, шагыйрьнең үз кулы белән көй төшерелгән ноталарның кырыена гарәп имласында кызгылт-көрән төстәге кара белән язылган.

Беренче документта шакмак җәяләр ([ ]) эченә куелган хәрефләр һәм тыныш билгеләре безнең тарафтан өстәлде. Икенче документта почмак җәяләр (< >) эченә куелган сүзләрнең укылышында шөбһә бар.

 

ИСКӘРМӘЛӘР:

1. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Язма һәм музыкаль мирас үзәге, ф. 133.

2. Татарстан Республикасы Милли китапханәсе (ТР МК), 4291т, 168а-174а кгз.; 4264т, 30а кгз.; 4261т, 1б-2а кгз.; 4265т, 7а кгз.

3. Шунда ук, 4265т, 5б кгз.

4. Бер сүз укылмый.

5. ТР МК, 4260т, 3б кгз.

6. Шунда ук, 4291т, 77а кгз.

7. Шунда ук, 4257т; 4258т.

8. Шунда ук.

9. Шунда ук, 4274т; 4278т; 4279т; 4286т.

10. Туфитуллова Р. Бәйлисе бар йөрәкне. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – Б. 89-118.

11. ТР МК, 4291т, 184б кгз.

12. Шунда ук, 157б кгз.

13. Шунда ук, 4234т, 27а, 30б, 31б, 32б-33а кгз.

14. Шунда ук, 4253т, 5а кгз.

15. Шунда ук, 4234т, 21а. кгз

16. Бу кыскартылманың төгәл мәгънәсен ачыклап булмады. Ихтимал, комсомол оешмалары каршындагы татар (татар-башкорт, мөселман) секцияләре һәм ячейкалары күздә тотыладыр (кара: Масалимов Р. Н. Татаро-Башкирские секции РКСМ на Урале и в Сибири (1918-1922 гг.) // Урал и Сибирь в контексте развития российской государственности: материалы Всерос. науч. конф. «VI Емельяновские чтения». – Курган, 2012. – С. 151-153; Рыбаков Р. В. Национальные союзы молодежи в условиях распространения коммунистической идеологии в Сибири в начале 1920-х годов // Вестник Челябинского государственного университета. – 2012. – № 34 (288). – История. Вып. 53. – С. 76-82).

17. Кáтгы назар – карамастан.

18. Зәмин – җирлек, нигез.

19. ТР МК, 4234т, 21а кгз.

20. Шунда ук, 21б кгз.

21. Шунда ук, 30б кгз.

22. Чыганакта шулай. Ихтимал, «интернационалга» дип укылырга тиештер.

23. ТР МК, 4234т, 46б-47а кгз.

24. Шунда ук, 4235т, 2а кгз.

25. Шунда ук.

26. Шунда ук, 4250т, 1а кгз.

27. Шунда ук, 4234т, 44б, 45б кгз.

28. Шунда ук, 32а кгз.

29. Шунда ук, 43б кгз.

30. Чыганакта шулай язылган. Х. Туфан тарафыннан «даһилык» төшенчәсе күздә тотылган булса кирәк.

31. ТР МК, 4235т, 3а кгз.

32. Нәҗми Н. Без Туфанлы идек... // Хәсән Туфан: давылларда, җилләрдә: Хәсән Туфанның тууына 110 ел тулуга багышланган төбәкара фәнни-гамәли конференция материаллары (8 декабрь, 2010 ел). – Казан, 2010. – Б. 191.

33. Мөхтәмәлән – бәлкем; мөгаен.

34. ТР МК, 4238т.

35. Гайнетдин М. Хәсән Туфан // Гайнетдин М. Хакыйкать юлыннан. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – Б. 273.

36. Шунда ук. – Б. 270-273.

37. Туфан Х. Ф. Әсәрләр: 5 т. 3 т.: Шигырьләр, поэмалар / Төз. М. Гайнетдинов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – Б. 390-391.

 

№ 1.
Хизбулла Хәзрәтевнең (Х. Туфанның) әти-әнисенә язган хаты

[1912] елның 26 октябре

Һөвә!1

Сәвеклү пәдәрем вә ма[дә]рем хәзрәтләре!2

Хакепаеңыза йөзем сөреп биниһая сәлáме мәснүнләремезне ирсаль әйләп хәер фатихаңызны риҗа идәрем3. Вә борадәре газизем4 Сәгыйдь абзыйга бик күп сәлам әйләдем. Һәм дә Суфьян, Габделмәҗид, Наҗиягә бик күп чук-чук сәлам әйләдем, вә барча карендәш-[ы]руга бик күп сәлам күндердем.

Әгәр тар[áф]ы галиеңездән истифсарел-хәл улынса, бихәмдилла, сәламәт улып тәхсыйле гыйлем илән мәшгульмез5. Ноябрьнең 5ендә дәрес укылмый. Дүшәмбе көн өйгә китәргә програм куелды. Ноябрьнең 4ндә якшәмбе көн дәресләрне укыймыз да, әкерен-әкеренгә әйберләрне җыештырып, иртәгә бу [ва]кытта бәлки өйдә булырмыз дип ятамыз. Дүшәмбе көн моннан китәргә, шунарга чамалап килерсез.

Озын гомерләреңезне теләп язгучы углыңыз Хизбулла Хәзрәтевтер.

Вәс-сәлам.

Язылды җомга көн, октябрьнең 26сында.

ТР МК, 4244т, 1а-1б кгз.

 

№ 2.
Х. Туфанның «Ни өчен (Җиде гасыр – җиде былтырдан соң)» шигыре

1960нчы еллар

 

Ни өчен

(Җиде гасыр – җиде былтырдан соң)

 

Борын замандагы Былтырларны

Кисәткәндәй быел Шүрәле6,

Рус туганнар,

Сезнең исмегездән

Хурлый безне шигырь швале.

 

Нишләргә соң? Дәшми калыргамы,

Хурлый бирсен әйдә, дип кенә,

«Собака», дип вызов чәпәгәндә

Биш миллионлы халык битенә?

 

Тибенеп шулай тарих чүплегендә

<Яңасының модный> әтәче

Лабазниклар, поплар жаргонына

Яңа <энҗе> өсти, янәсе.

 

Яңа түгел; ишетеп үстек аны

Урядникларның «шигъри» телендә,

Дәшми генә, сабыр итеп кенә

Халыкларның телсез көнендә.

 

«Бәр яһүдне, коткар Рәсәйне!», дип

Кикрикүкләр иде... Тартына.

Ә татарга дигән бар да бата,

Теләсәң ни әйт татар халкына...

ТР МК, 4253т, 1а кгз.

 

№ 3.
Х. Туфанның «Иң» шигыре

1973 ел

 

Иң

 

Син олы агайдан

Гыйбрәт ал, туганым,

Иң үрчем7 халкы ул

Безнең бу8 дөньяның

 

Яшәргә тиеш без

Яшәргә, туганнар

Китәргә, кимергә

Бетәргә ярамый

Артырга тиешбез9

Бернигә карамый.

 

Гыйбрәтләр алаек10

Тугандаш руслардан

Гел үскән иптәшләр

Тормышчан дуслардан.

ТР МК, 4265т, 4а кгз.

 

ИСКӘРМӘЛӘР:

1. Һөвә (Ул) – Аллаһы Тәгалә күздә тотыла. «Һөвә» сүзе рәсми һәм хосусый кәгазьләрдә, шул исәптән хатларда да, еш кына «әгузе бисмилла» урынына кулланылган.

2. Сәвеклү пәдәрем вә ма[дә]рем хәзрәтләре – Сөекле әтием һәм әнием хәзрәтләре.

3. Хакепаеңыза йөзем сөреп биниһая сәлáме мәснүнләремезне ирсаль әйләп хәер-фатихаңызны риҗа идәрем – табаннарыгыз туфрагына йөземне сөртеп биниһая тиешле сәламнәремне күндереп хәер фатихагызны өмет итәм.

4. Вә борадәре газизем – һәм газиз кардәшем.

5. Әгәр тар[áф]ы галиеңездән истифсарел-хәл улынса, бихәмдилла, сәламәт улып тәхсыйле гыйлем илән мәшгульмез – әгәр сезнең бөек тарафыгыздан хәл-әхвәлләрем турында соралса, Аллага шөкер, сәламәт булып белем алу белән мәшгульбез.

6. Янәшәдә әлеге ике юллыкның тагын бер варианты язылган:

«Мең былтыргы хәлне искә алып,

Кычкыргандай быел Шүрәле».

7. Янәшәдә «үрчем» сүзенә вариант буларак «ишле» сүзе язылган.

8. Янәшәдә «безнең бу» сүзләренә вариант буларак «бу яңа» сүзләре язылган.

9. Янәшәдә «артырга тиешбез» сүзләренә вариант буларак «арта бар» һәм «үсә бар» сүзләре язылган.

10. Янәшәдә «алаек» сүзенә вариант буларак «ал, татар» сүзләре язылган.

Для получения доступа к полному содержанию статьи необходимо приобрести статью либо оформить подписку.
0 руб.
OTHER ARTICLES
В начале 1920-х гг. Советскую Татарию пора­зил небывалый голод. Большое значение для преодоления бедствия имели их контакты с Американской администрацией помощи – иностранной благо
Между тем, к началу 1920-х гг. наследие Гражданской войны, массового голода и миграционных процессов существенно осложнило общую эпидемиологическую ситуацию. Республику накрыли вол
Рассмотрены предпосылки образования Научного общества татароведения (1923-1925 гг.), цели его создания, возложенные на него задачи, структура членства и формирование личного состав
Спектакль «Соңгы каракош» (Последняя черная птица) по пьесе драматургов А. Багаутдинова и Ф. Бикчентаевой был поставлен на сцене ДК имени 10-летия ТАССР в 1965 г.
Публикация основана на письмах красноармейца А. М. Ременникова, принимавшего участие в Восточно-Прусской операции 1945 г. в составе 927-го стрелкового полка 251-й Витебской стрелко
В данной статье прослеживается эволюция самого подхода к осмыслению в татарской художественной литературе 1940-1960-х гг. темы Великой Отечественной войны.