Л. Мортазина, Р. Әдһәмов. Бәхтияр әл-Мәмдәлинең «Рисаләи тәүхиде»

Тип статьи:
Научная статья
Язык статьи:
Русский
Дата публикации:
08.12.2016
Приобрести электронную версию:
39 руб.
Статья представлена в издании
Гасырлар авазы - Эхо веков 3/4 2016
Ознакомительная часть статьи

Әлегәчә өйрәнелмәгән, ләкин татар педагогик фикере үсешендә һичшиксез үзенең эзен калдырган шәхесләр арасында тирә-як авылларда «изге мулла» исеме белән билгеле булган, дин гыйлеме буенча дәреслек язган, Казан, Вятка губерналары авылларында халыкка хезмәт итеп танылу алган зыялы уллар тәрбияләп үстергән Бәхтияр хәзрәт әл-Мәмдәли дә бар.

Безгә билгеле булган архив мәгълүматларына караганда, Бәхтияр мулланың нәсел очы Котлы бабайга, хәзерге Татарстан Республикасы Биектау районының Юртыш авылына барып тоташа. Ләкин Бәхтияр мулла нәселе дәвамчыларында сакланып калган истәлекләрдә бабаларының төп чыгышлары белән төрекләргә бәйле булуы турындагы мәгълүмат та очрый. Әлеге династия вәкиле, Бәхтияр хәзрәтнең улы Мөхәммәтзыя Бәхтияри үзенең кулъязма китабында язганча, аларның төрек гаскәрендә писер булып хезмәт иткән, рус-төрек сугышында әсир төшкән бабалары Әлмәкәй Россиягә килеп эләккәннән соң, үзен мөселманнар яши торган төбәккә җибәрүләрен сорый. Шулай итеп, ул Казан ханлыгы чорыннан ук билгеле булган, Казан өязенә караган Юртыш авылына килеп төпләнә. Бу версия, нәселнең төрле тармакларында сакланган хатирәләрдә кабатланса да, аны раслаучы рәсми документлар әлегәчә табылмады. Әлмәкәйнең улы Котлы, аның улы Габдулла, аның улы Габделҗәлил хәзрәт (якынча 1775 елгы; ревизия материалларында Габделҗәлил һәм аннан соңгы буыннар искә алына). Габделҗәлил Габдуллин хәзерге Мари республикасына караган Күлбаш (Нужа) авылында муллалык итә. Габделҗәлил улы Бәхтияр (1828-1890) башта Күлбашта, соңыннан Казан өязенең Мәмдәл авылында (хәзер Татарстан Республикасының Биектау районына карый) имам-хатыйп вазифасын үти.

Бәхтияр 12 балалы гаиләдә туып-үсә. 1849 елның 3 февралендә ул Оренбург диния нәзарәтендә указ ала һәм әтисе урынына имам-хатыйп итеп билгеләнә. Озакламый 1832 елгы Маһруй Хисаметдин кызы белән никахлаша, аның бу никахтан кызлары Бәдриҗамал һәм Бибиәшраф (1856 елгы) туа. Гомумән алганда, Бәхтияр мулла үзе дә ишле гаилә төзи, аның барлыгы 32 баласы (шуның дүртесе сабый вакытта вафат була) булуы турындагы мәгълүмат оныкларының истәлекләрендә сакланган.

Для получения доступа к полному содержанию статьи необходимо приобрести статью либо оформить подписку.
39 руб.
Другие статьи
Общественно-правовые явления этносов имеют как общие черты, так и свои особенности, которые произрастают из предшествующих и трансформируются в новые формы.
История Чистополя как городского поселения начинается с 1781 г., когда село Чистое Поле согласно указу Екатерины II было преобразовано в уездный город Казанской губернии.
Публикуемые документы отражают одну из страниц повседневной жизни российского общества, связанную с особенностями права владения феодально-зависимым населением и осуществления собс
В процессе адаптации Крыма к реалиям Российской империи важнейшую роль играли представители российской императорской династии Романовых.
Важнейшей задачей внутренней национальной политики Российской империи пореформенного периода являлась интеграция нерусских народов, так называемых «инородцев» в российское социокул
После судебной реформы второй половины XIX в. представители судебного ведомства Российской империи активно занимались общественной деятельностью.