Ф. Г. Галимуллин. Һади Такташның Мәскәүдә үткәргән айлары замандашы Нәкый Исәнбәт күзаллавында

Творческая жизнь выдающегося татарского поэта Хади Такташа делится на два основных периода: Туркистанский (1916-1922) и Казанский (1922-1931), но между ними недолгое время (около трех месяцев) он проводит в Москве. Этот короткий промежуток имеет определенное значение в жизни и творчестве поэта. Однако эти события недостаточно отражены в мемуарных записях и воспоминаниях современников. Будущий поэт, драматург и ученый Н. Исанбет, обучавшийся в это время в Московском восточном коммунистическом университете, тесно общался с Х. Такташем. В начале 1950-х гг. он изложил свои впечатления и раздумья об этих встречах в мемуарах. Его записки выходят за пределы простых воспоминаний, а сам он выглядит в качестве тонкого знатока эстетики поэтического творчества. Как известно, Х. Такташ еще в Ташкенте сформировал свое поэтическое направление, желая увидеть его во всей поэзии того времени, излагая об этом в известной статье «О моем творчестве». Познакомившись с ней, Н. Исанбет скрупулезно анализирует текст этого документа и высказывает свои суждения. Его теоретическая полемика дает ценную информацию для лучшего понимания сущности развития эстетической мысли в 20-е гг. прошлого века. Она полезна и для современных исследователей, изучающих особенности истории поэтики и, в частности, творчества Х. Такташа, которое находилось в центре внимания татарской поэзии 1920-х гг.
Тип статьи:
Персоналии
Язык статьи:
Татарский
Дата публикации:
30.07.2019
Приобрести электронную версию:
0 руб.
Статья представлена в издании
Гасырлар авазы - Эхо веков 1 2019
Ознакомительная часть статьи

Егерменче гасырның аеруча талантлы шагыйрьләреннән булган Һади Такташ үзенең утыз бер еллык гомеренең нибары тугызын гына Казанда үткәрә. Сыркыды, Бохара, Спас, Оренбург, Ташкент кебек җирләрдә йөри-йөри балачагын, үсмерлек чорын, егет булып җитлегү елларын үткәреп, ниһаять, егерме икенче яшендә Татарстан башкаласына килә. Аның биредә туган-тумачалары да, якын кешеләре дә булмый. Аны Казанга тартып китергән көч – бу төбәкнең татар шигърияте һәм рухи үзәге булуы, нәкъ шушы җирлектә ике ел элек Татарстан Республикасы төзелүе. Әле егерменче еллар башында биредә барлыкка килгән җөмһүрияткә, исемендә «автономия» сүзе булса да, кимсетеп караулар булмый. Ул елларда атап йөртелгәнчә, «социаль җөмһүриятләрнең» берсе буларак, аның һәрьяклап үсешен тәэмин итү юнәлешендә күп кенә гамәлләр башкарыла. Татар теле дәүләт теле дип игълан ителә, туган телдә вакытлы матбугат, сәнгатьнең төрле тармаклары үсешенә беренче адымнар ясала, укыту-тәрбия эшләре игътибар үзәгенә алына, китап-лар бастыру җайга салына башлый. Һ. Такташ яшәгән Урта Азия шартларында, мәсәлән, Ташкентта үзбәкләргә мөнәсәбәттә шундый ук үзгәрешләр барлыкка килә. Әмма, ни генә әйтсәң дә, милли ихтыяҗларны канәгатьләндерү анда нигездә үзбәк халкы мәнфәгатьләре белән билгеләнә. Татар шагыйре күңеленә исемендә татар сүзе булган җөмһүрият якынрак. Аның туган халкы өчен барлыкка китерелгән дәүләтчелек шартларында яшисе килә. Габдулла Тукай кебек шагыйрь яшәгән һәм иҗат иткән шәһәр мохитендә булырга омтылган күңеле, әлбәттә, күпне өмет итә. Ташкент чорында егет күңелендә менә шушыңа охшаш уйлар еш барлыкка килә. Шуңа карамастан, ул һаман да Ташкентта калуын дәвам итә. Ник дигәндә, биредә яшәгән ике ел дәверендә ул монда күңеленә ошаган шөгыльләр таба, журналистлык һәм грамотасызлыкны бетерү юнәлешләрендә эшли, яшьләр белән аралаша, алар арасында иҗади омтылышлары белән аның үзенә якын булганнары да очрый. Әдәби-музыкаль кичәләрнең үзәгендә кайный. Хәтта «Җир уллары» әсәренең бер вариантын һәвәскәр яшьләр белән сәхнәләштерүгә дә ирешә.

Для получения доступа к полному содержанию статьи необходимо приобрести статью либо оформить подписку.
0 руб.
Другие статьи
Публикация посвящена введению в исследовательский оборот документальных материалов расследования в Свияжской провинциальной канцелярии случая о недопущении к крещению татарки-мусул
В статье анализируются причины составления в 1910 г. известным мусульманским общественным деятелем И. Гаспринским записки «О распространении на крымских татар общего права избирать
Статья представляет собой публикацию машинописной копии первого циркуляра Восточного отдела ГПУ (1922-1930) – контрразведывательного и разведывательного органа в структуре Государс
Авторами продолжено исследование, начатое в 2014 г., о пребывании в СССР американского экономиста Франка Уитсона Феттера (1930).
Изучение опыта взаимодействия управленцев и педагогического сообщества в годы Великой Отечественной войны на примере Калининской (ныне Тверской) области.
В статье рассматривается влияние построенного в 1950-1957 гг. Куйбышевского гидроузла и образованного им водохранилища на жителей города Куйбышев-Татарский (бывший г. Спасск), част