Адыгамов Р. К. Ш. Мәрҗани хезмәтләрендә ислам хокукы мәсьәләләре (тууына 200 ел тулуга багышлана)

Периодом возрождения и расцвета общественной мысли татар можно считать конец XVIII ‒ начало XX в. На этот период приходится жизнь и деятельность известного татарского ученого, богослова Ш. Марджани. Его по праву можно назвать ученым энциклопедистом, так как он является автором трудов по истории, языку, вероучению ислама, исламскому праву, коранистике и другим наукам. Труды Ш. Марджани востребованы, пишутся сотни научных исследований, но до сих пор остаются малоизученные аспекты. В данной статье рассматриваются основные богословские труды, анализируются идеи богослова, связанные с проблемами исламского права. В исследовании использованы арабоязычные рукописные труды Ш. Марджани «Тазкират ал-муниб би ‘адам тазкиййат ахл ас-салиб» из отдела рукописей и редких книг Научной библиотеки им. Н. И. Лобачевского и его опубликованные труды «Китаб хакк ал-маʻрифа ва хусн ал-идрак бима йалзиму фи вуджуб ал-фитр ва ал-имсак» (Казань, 1880), «Мукаддима китаб вафиййат ал-аслаф ва тахиййат ал-ахлаф» (Казань, 1883), «Назурат ал-хакк фи фардыййат ал-‘иша ва ин лам йагыб аш-шафак» (Казань, 2014).
SECTION:
ARTICLE TYPE:
Научная статья
ARTICLE LANGUAGE:
Татарский
PUBLICATION DATE:
28.05.2019
Purchase an electronic version:
0 rub
Статья представлена в издании
Гасырлар авазы - Эхо веков 4 2018
Ознакомительная часть статьи

Аннотация

Периодом возрождения и расцвета общественной мысли татар можно считать конец XVIII ‒ начало XX в. На этот период приходится жизнь и деятельность известного татарского ученого, богослова Ш. Марджани. Его по праву можно назвать ученым энциклопедистом, так как он является автором трудов по истории, языку, вероучению ислама, исламскому праву, коранистике и другим наукам. Труды Ш. Марджани востребованы, пишутся сотни научных исследований, но до сих пор остаются малоизученные аспекты. В данной статье рассматриваются основные богословские труды, анализируются идеи богослова, связанные с проблемами исламского права. В исследовании использованы арабоязычные рукописные труды Ш. Марджани «Тазкират ал-муниб би ‘адам тазкиййат ахл ас-салиб» из отдела рукописей и редких книг Научной библиотеки им. Н. И. Лобачевского и его опубликованные труды «Китаб хакк ал-маʻрифа ва хусн ал-идрак бима йалзиму фи вуджуб ал-фитр ва ал-имсак» (Казань, 1880), «Мукаддима китаб вафиййат ал-аслаф ва тахиййат ал-ахлаф» (Казань, 1883), «Назурат ал-хакк фи фардыййат ал-‘иша ва ин лам йагыб аш-шафак» (Казань, 2014).

 

Abstract

The late 18th – early 20th century can be considered a period of revival and a golden age of the Tatar social thought. The life and activity of a famous Tatar scholar and theologian Sh. Mardzhani passed during that period. He can be called a polymath since he is the author of works on history, linguistics, Islamic doctrine, Sharia law, the Quran studies, and other sciences. Mardzhani’s works are popular, hundreds of research activities are carried out but still, there are understudied aspects. This works deals with his fundamental theological works and the theologian’s ideas in respect of Islamic law are analyzed. The research work is carried out using Sh. Mardzhani’s Arabic manuscripts “Tazkirat al-Munib bi’adam tazkiyyat ahl al-salib” from Department of Manuscripts and Rare Books of N. I. Lobachevsky Scientific Library and his published works “Kitab haqq al-ma’rifa va husn al-idrak bima yalzimu fi vujub al-fitr va al-imsak” (Kazan, 1880), “Muqaddima kitap wafiyyat al-aslaf va tahiyyat al-ahlaf” (Kazan, 1883) and “Nazurat al-haqq fifaridat al-‘isha’ in lamyaghib al-Shafaq” (Kazan, 2014).

 

Ключевые слова

Ш. Марджани, исламское право, татарское богословское наследие, иджтихад, таклид, мусульманская молитва в Поволжье, мусульманский пост в Поволжье, межконфессиональные браки.

 

  •  

Sh. Mardzhani, Islamic law, Tatar theological heritage, ijtihad, taqlid, the Muslim prayer in the Volga region, the Muslim fasting in the Volga region, interfaith marriages.

 

Болгарлар тарафыннан әле X гасырда ук рәсми рәвештә кабул ителгән ислам дине тәгълиматы киләчәк буынның дөньяга карашын һәм яшәү рәвешен билгеләгән идеологиягә әверелә[1]. Идел буена үтеп кергән чордан алып, ул мөселманнарның көндәлек эш-гамәлләренә, иҗтимагый фикеренә тәэсир итә, төбәктәге иҗтимагый һәм сәяси тормышны билгели башлый. Әлбәттә, Казан ханлыгы яулап алыну татарларның этноконфессиональ үсешенә тоткарлык ясый, аларны идея һәм иҗтимагый-икътисади торгынлыкка дучар итә.

Әмма XVIII гасыр ахырыннан башлап, татар дин белгечләре һәм фикер ияләре татар җәмгыяте тормышында яңарыш һәм үзгәртеп кору юлларын эзли башлый. Бу процесска Г. Утыз-Имәни, Г. Курсави һәм башка дин белгечләренең хезмәтләре этәргеч кенә биргән булсалар, Ш. Мәрҗани, Г. Баруди, М. Бигиев, Р. Фәхретдин һәм башка атаклы галимнәрнең дини мирасы исә, аның иң югары ноктасы буларак саналырга хаклы. Аларның хезмәтләрен өйрәнү шул чордагы татар җәмгыятендә барган иҗтимагый процессларны аңларга мөмкинлек бирә.

Татар дини тәгълиматы мирасын өйрәнү үзгәртеп корудан соңгы чорда, элеккеге Советлар Союзы халыкларының этноконфессиональ үзаңыактив яңарыш кичерү белән бәйле рәвештә, аеруча актуальяңгыраш ала. Шуны да истә тотарга кирәк: Идел буе һәрвакыт полиэтник һәм күпконфессиялетөбәк булып кала, шул сәбәпле татар дини тәгълиматы төбәктә иҗтимагый тотрыклылыкны саклау рухында үсә. Болар барысы да ислам дине өйрәтүләренең Идел буе һәм, тулаем алганда, Россия өчен кыйммәте һәрвакыт зур булып калуы хакында сөйли.

Тик, билгеле булганча, татар дини тәгълиматы мирасы һаман да азөйрәнелгән. Ш. Мәрҗанинең күпчелек хезмәтләре әле тәрҗемә ителмәгән. Алардан гади халыкның гына түгел, хәтта галимнәрнең дә файдалану мөмкинчелеге юк диярлек. Мәгълүм булганча, Ш. Мәрҗани эшчәнлеге дин тәгълиматы һәм гуманитар фәннәрнең төрле юнәлешләрен колачлый. Алар арасында тарих, ислам дине тәгълиматы, ислам хокукы, Коръәнне өйрәнү һәм башкаларга кагылышлы хезмәтләр бар[2].

Әлеге мәкаләдә галимнең «Нәзурәтел-хак...», «Хаккыл-мәгърифәт…», «Тәзкирәтел-мөниб…», «Мөстәфадел-әхбар...» һәм башка хезмәтләрендәге төп дини карашларына күзәтү урын ала.

Мәгълүм булганча, Ш. Мәрҗани дин белгече генә түгел, тарихчы да булган. Үзенең хезмәтләрендә,татар халкытарихыннан тыш, ул ислам дөньясы, аерым алганда, ислам хокукы үсеше тарихына да туктала. Ш. Мәрҗани бу хакта «Мөкаддимә вәфийәт әл-әсләф» хезмәтендә яза. Ислам хокукының барлыкка килүен ул Мөхәммәднең пәйгамбәрлек итә башлавы белән бәйләп карый[3]. Мәрҗани ислам хокукына багышланган аерым бүлектә аның фикыһ һәм хәдис дигән ике юнәлешкә бүленүен искәртеп уза, әмма башка авторлардан аермалы буларак, дин галиме аларны әһел әл-ирак һәм әһел әл-хиҗаз дип атый. Шунда ук ул фикыһ мәктәпләренең барлыкка килүен санап, һәм тәкълиднең, нәтиҗәдә, сакланып калган дүрт мәзһәб белән чикләнгәнлеген күрсәтә, барлык имамнарның да укучыларын санап үтә[4]. Шуны да әйтеп узарга кирәк: кыйммәтенең һәм әһәмиятенең зур булуына карамастан, Ш. Мәрҗанинең әлеге китабы ислам хокукының чорларга бүленеш картинасын ачык күзалларга мөмкинлек бирми.

Ислам хокукында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең чираттагысы – иҗтиһад һәм тәкълид терминнарын аңлау һәм аларның, дин белгеченең танып белү дәрәҗәсенә нисбәтле, үзара мөнәсәбәт-бәйләнеше проблемасыннан гыйбарәт. Галимнең хезмәтләрен өйрәнү нәтиҗәсендә, беренче чиратта, Ш. Мәрҗанинең, укытучысы кебек үк, иҗтиһад заманы үтте (иҗтиһад монкарыйз) дигән фикер белән килешмәвен әйтеп үтәргә кирәк. «Нәзурәтел-хак...» дигән атаклы хезмәтендә галим бу мәсьәләгә зур булмаган бүлек багышлый. Иң башта ук Ш. Мәрҗани «Әлеге аңлатма иҗтиһад заманы үтте (иҗтиһад монкарыйз) дигән фикерне кире кага...» дип яза[5]. Алга таба, автор иҗтиһад ишекләре ябык дип санаган атаклы дин белгечләре хезмәтләреннән өземтәләр китерә һәм аннан соң аларны түбәндәге сүзләр белән кире кага: «Без Коръәнгә, сөннәткә, иҗмагка һәм кыйаска иярергә кирәклекне күрсәтүче дәлилләрнең уртак мәгънәгә иялеген, һәм аларның үзләрендә әйтелгәнчә, теге яки бу кеше яисә заман өчен искәрмә ясамыйча, мәҗбүри булуын игълан итүләрен әйтәбез. Аларда әйтелгәннән читкә тайпылу, үти алмау очракларыннан тыш, рөхсәт ителми. Мондый очракларның дәрәҗәсе билгеләнергә тиеш. Нәкъ менә шуңа күрә галимнәр иҗтиһадның кыямәт көненә кадәр тукталмый үтәлергә тиешле вазифа булуын әйтәләр. Шул рәвешле, аның заманы үтте яки аны тормышка ашырырдай кешеләр юк дигән караш нигезсез булып тора»[6]. Алга таба Ш. Мәрҗани дин белгечләренең иҗтиһад кылырга кирәклеге хакындагы уй-фикерләрен анализлап түбәндәге нәтиҗәгә килә: «Әл-Газали, әл-Жүвәйни, әр-Равайани, әс-Суйутинең мөҗтәһид икәнлекләрен кире кагулары мөҗтәһидләр, гомумән, булмаган дигән сүз түгел әле»[7].

«Мөҗтәһитләр турындагы» бүлектә Ш. Мәрҗани аларны ике төркемгә бүлә: абсолют мөҗтәһит һәм үз имамының хокук мәктәбе кысаларындагы мөҗтәһит[8]. Әлеге терминнарны аңлатып, автор Госманлы эпохасының атаклы факиһы Ибн Камал пашаның үз эченә дингә ышанучыларның сигез төркемен алган классификациясен китерә: шәригатьтәге мөҗтәһит, мәзһәбтәге мөҗтәһит, бер мәсьәлә эчендә мөҗтәһит, иҗтиһад кылырга сәләте булмаган, әмма хокук нигезләрен белгән мөкаллид, анализ ясарга сәләтле мөкаллид, дәлилләрнең көчен аера белгән мөкаллид, югарыда санаганнарны кыла алмаучы, аларга сәләте булмаган мөкаллид. Ш. Мәрҗани үзенең әлеге бүленеш белән риза булмавын әйтә. Ул аеруча Әбү Йосыф, Мөхәммәд һәм Зөфәрнең мәзһәб кысаларындагы мөҗтәһитләр категориясенә кертелеп каралуы белән килешми. Дәлил буларак, галим әлеге санап үтелгән өч кешенең еш кына Әбү Хәнифәнекеннән аерылып торган фәтвалар әйтүләрен китерә. Күргәнебезчә, Мәрҗани иҗтиһадның барлык чорларда да легитим булуын яклап кына калмый, ә бәлки бу мәсьәләдә тирәнтен фикер йөртергә дә сәләтле була.

Ш. Мәрҗанинең мөкаллид статусы хакындагы фикерләре дә шундый ук либераль рухта яңгырый. «Мөҗтәһид сүзе мөкаллид өчен дәлил булып тора» дигән карашны тәнкыйтьләп, дин белгече болай дип яза: «Бу – мөҗтәһид дәрәҗәсенә ирешмәгән кешенең аларның берәрсенә иярергә тиеш һәм дәлилләрнең берсен якларга хакы юк дигән сүз түгел. Мөҗтәһид булмаган кешенең мөкаллид булуы тиеш түгеллеге сиңа билгеле»[9]. Ш. Мәрҗани фикеренчә, бер генә мөҗтәһитнең фикеренә катгый иярү мәҗбүри түгел, дингә ышанучы теге яки бу сорау мәсьәләсендә кем артыннан иярергә тиешлеген үзе сайларга хокуклы. Дәлил буларак, ул атаклы хәнәфи дин белгече Ибн Хуаманың «Фәтх ал-кадир» китабын китерә: «Ни эштә, ни гамәлләрдә ниндидер билгеле бер мөҗтәһид артыннан иярергә кирәклек хакында дәлилләр юк. Киресенчә, дәлилләр, иярү кирәк булган очракта гына мөмкин, дип раслыйлар. Коръәндә әлеге нисбәттән болай дип әйтелгән: «“Әгәр белмәсәгез, яхшы белүчеләрдән сорагыз” 14:43…»[10]. Мәликитнең атаклы дин һәм хокук белгече әл-Карафига нигезләнеп, Мәрҗани түбәндәге дәлилне китерә: «Дин галимнәренең ислам кабул иткән кешенең үзе теләгән теләсә кайсы дин белгече артыннан иярергә хаклы дигән бердәм фикере бар. Мөхәммәд пәйгамбәрнең сәхабәләре бердәм рәвештә түбәндәге карашта торалар: әгәр кем дә булса Әбү Бәкер яки Гомәр фикере артыннан иярсә, ул шулай ук Әбү Хөрайра, Мугаза ибн Җабал һәм башкалардан да фәтва алырга һәм аңа нигезләнеп гамәл кылырга хаклы. Кем бу ике иҗмаг белән килешми, үзенең дәлилен китерсен»[11]. Югарыда әйтелгәннәргә нигезләнеп, Ш. Мәрҗани модернизмы татар руханилары арасында иҗтиһад һәм тәкълид иреге идеясен популярлаштырырга омтылудан гыйбарәт дигән нәтиҗә ясарга мөмкин. Хәнәфи мәзһәбе өчен әлеге идеянең классик булуына карамастан, надан имамнар мәзһәбкә иярүне мәҗбүри санаганнар. Әмма мондый либераль фикерләренә карамастан, Ш. Мәрҗани үзен хәнәфи дини мәктәбе вәкиле дип саный, галимнең ән-Насафиның хәнәфи догматикасын шәрехләве дә шуны раслый.

Идел буе һәм төньяк регионнар өчен актуаль булган тагын бер мәсьәлә төнге намаз (ястү) вакытын билгеләү белән бәйле була. Моңа Идел буеның үзенчәлекле географик урыны сәбәпче булып, җәйге төннәрдә ястү намазы өчен кирәкле шарт саналган тулы караңгылыкка ирешмәү. Галим, бу сорауга мөнәсәбәтле, дин белгечләренең фикерләренә тирән тарихи анализ ясый. Ш. Мәрҗани әлеге мәсьәләнең XI-XII гасырларда да күтәрелгәнлеген билгеләп уза. Бу хакта ул үзенең «Нәзурәтел-хак...», «Мөстәфадел-әхбар...» китапларында язып чыга[12].

Ш. Мәрҗани Урта Азия галиме имам әл-Баккалинең болгарларга җәйнең иң кыска төннәрендә ястү намазының мәҗбүри түгеллеге хакында фәтва кылуын әйтә. Әл-Баккали үзенең фәтвасын бу төбәктә кичке шәфәкъ кызыллыгы бетмәгәнгә күрә, ястү намазы вакыты җитмәү белән дәлилли. Аның карашынча, намаз өчен кирәкле шарт үтәлмәгәнлектән, ул мәҗбүри дип саналмый. Бу – әлеге мәсьәләгә карата әйтелгән икенче фәтва булып, Г. Утыз-Имәни дә аңарда туктала[13]. Әлеге фәтвага күрсәтмә Шәрифи хезмәтендә дә бар[14]. Мәрҗани үзе исә, бу фәтваның бәхәсле булуына басым ясап, әз-Захиди риваятенең дә ышанычлы булмавы турында фикерләр әйтә[15].

Аерым алганда, «Нәзурәтел-хак...»та галим ике намазны берләштерү мөмкинлеген тикшерә, Мөхәммәд пәйгамбәр тормышыннан дәлилләр китерә. Алга таба биш вакыт намазга кагылышлы хәдисләрне анализлый. Шуннан соң автор, бик җентекле рәвештә, шәригать принципларына туктала: «Катгый дәлил фаразларга нигезләнгән дәлилләр белән инкяр ителә алмый». Бу очракта Ш. Мәрҗани Коръән һәм сөннәт арасында чагыштырма анализ үткәрә. Коръән аятьләре шәригатьтә бәхәссез, ә хәдисләр исә фаразлауга корылган дәлилләр булып саналалар һәм Коръәнне кире кага алмыйлар. Мөселманнар өчен биш тапкыр намазның мәҗбүри (фарыз) булуы Коръәндә әйтелү, ә намаз вакыты җитү шарты бары тик хәдисләрдә генә искә алыну сәбәпле, Ш. Мәрҗани хәдистә телгә алынган шартның булмавы укылырга тиешлеге Коръәндә күрсәтелгән намазның үтәлмәвенә сәбәп була алмый, дигән нәтиҗә ясый[16]. Аннан соң Мәрҗани җентекләп Болгар шәһәренең географик координаталарын тасвирлый, кояшның урнашуын анализлый, һәм бу төбәктә кичке шәфәкънең күренергә тиешлеге турындагы нәтиҗәгә килә[17].

Географик урнашу һәм һава шартларының үзгәрүенә нисбәтле чираттагы мәсьәлә – Рамазанның башы һәм ахыры, мөселманнарның уразасы дөрес булуы мәсьәләсе. Бу сорау аеруча актуаль, чөнки ураза – исламда фарыз гамәлләрнең берсе. Ел дәвамында болытлы көннәрнең күп булуы аркасында, ай башын билгеләү кыен була, шул сәбәпле төрле мәхәлләләр уразаны берничә көн аерма белән башлаганнар һәм тәмамлаганнар.

Шиһабетдин Мәрҗани ураза проблемасына үзенең атаклы «Китаб хакк әл-мәгърифә вә хөсн әл-идрак бимә йәлзимү фи вөҗүб әл-фитр вә әл-имсак» (Танып белү хакыйкате һәм ураза белән ифтарның тиешлеге сәбәпләрен камил аңлау китабы) трактатын багышлый. Әлеге дини хезмәт җиде бүлектән гыйбарәт. Хезмәтнең алдагы өлешендә галим ураза башы һәм ахырының вакытын билгеләү проблемасын күтәрә. Ш. Мәрҗани фикеренчә, «Казан мәчетләре, янәшәдә булган авыл һәм бистә имамнарының бер төркеме, Рамазан аеның башын һәм ахырын билгеләгәндә, дин кагыйдәләренә хилафлык кылалар, хакыйкатьтән читкә тайпылалар. Алар, аңлы рәвештә, шәригать кагыйдәләрен, төп һәм өстәмә дәлилләрне бозарга җөрьәт итәләр»[18]. Бу уңайдан, автор кайбер имамнарның Рамазан ае җиткәнче уразага керүләрен, ә икенчеләренең, Рамазан ае җитеп, ике көн узганнан соң, ураза тота башлау очракларына мисаллар китерә.

Бу проблеманы хәл итүне Ш. Мәрҗани төрле дини сораулар, аерым алганда, уразаның башы һәм ахыры мәсьәләсенә кагылышлы карарлар кабул итәргә сәләтле казыйлардан башлый. Беренче бүлектә галим Идел буе имамнарының Оренбург мөселман диния нәзарәте тарафыннан билгеләнүе, аларның кандидатуралары Россия империясе җитәкчелеге белән килештерелүе хакында яза. Ш. Мәрҗани фикеренчә, бу очракта әлеге имамнарга төрле дини күрсәтмәләргә бәйле сорауларда казый вәкаләте бирелергә мөмкин.

Икенче һәм өченче бүлекләр шаһитләр мәсьәләсенә һәм аларның уразаның башын, ахырын билгеләү өчен нигез булган яңа туган айны күрүен тану яисә кире кагуга багышланган.

Дүртенче бүлектә рамазанның башлану һәм тәмамлану вакытын билгеләүче шартлар хакында сөйләнелә. Монда Ш. Мәрҗани, классик хәнәфи чыганакларын анализлап, ай фазаларын күзәтү һәм ай көннәрен санау кирәклеге турында әйтә. Галим карашынча, Шәгьбан аеның егерме тугызынчы төнендә тулы айны күзәтү Рамазан ае башлану һәм уразага керергә кирәклеге турында хәбәр итә. Киресенчә булганда, Шәгъбан аен утыз көнгә тутырырга кирәк.

Бишенче бүлектә Ш. Мәрҗани яңа туган айны күзәтүче мөселманнарның географик урнашулары хакында уйлана. Автор, географик урнашу уразаның башлану көнен үзгәрүгә сәбәп була алмый, дигән дин белгечләренең фикерләрен яклап чыга.

Алтынчы бүлек яңа туган айны күзәтү турындагы мәгълүматны тапшыру һәм казыйның аны чынбарлык буларак кабул итүе яисә кире кагуы мәсьәләсенә багышланган.

Һәм, ниһаять, җиденче бүлектә Ш. Мәрҗани астрономик хисаплауларның ай фазаларын билгеләүдә һәм шуның нигезендә уразаның башы һәм ахыры турында карар кабул итүдә кулланыла алу проблемасына туктала. Аерым алганда, ул болай дип яза: «Шуны бел: Әбү Хәнифәдән дә, өч имамның берсеннән дә, даһи галимнәрдән дә, искә алынганнардан дәрәҗәсе түбән булганнардан яки тәнкыйтьчеләрдән дә ураза һәм ифтар вакытын хисап нигезендә билгеләргә мөмкинлекне кире каккан бер генә риваять тә юк. Бу хакта хисаплаучыларның сәләтләре, һәм шулай ук бу белемнәрне кирәк булганда һәм шик туган очракта файдалану турында сөйли»[19].

Атаклы дин белгече сүз алып барган тагын бер актуаль проблема мөселманнар һәм христианнар арасындагы динара никах мәсьәләсенә кагыла. Ш. Мәрҗани аңа аерым «Тәзкират әл-мөниб би гадәм тәзкиййәт әһел әс-салиб» дигән трактат багышлый. Әлеге хезмәт бары кулъязма вариантта гына сакланган. Галим христиан дине өйрәтүләрен анализлый һәм православие күпаллалыкның бер төре дигән нәтиҗәгә килә. Аерым алганда, ул болай дип яза: «Христиан дине биш нигезгә корылган, алар киң таралган дүрт Инҗилгә нисбәтле чыгарылган. Христианнарның күпчелеге, бердәм рәвештә, моны таный. Фәкать зур булмаган өлеше генә моның белән килешми. Алар өчаллалыкка, Мәрьямнең карынына алла улы рухы урнашуга, Гайсәнең үз-үзен корбан итүенә, тәредә кул-аяклары агачка кадаклануга, аның үтерелүенә һәм рухани алдында барлык кылган гөнаһлардан тәүбә итүгә инаналар. Болар барысы да күпаллалыкка һәм ышанмаучылыкка ишарә булып тора»[20]. Христианнардагы күпаллалыкның тагын бер сәбәбен Мәрҗани христиан руханилары авторитетына сукырларча иярүдә күрә. Үзенең сүзләренә дәлил буларак, автор Мөхәммәд пәйгамбәрнең христиан кабиләсе башлыгы Ади ибн Хатим белән әңгәмәсе турындагы риваятьне китерә. Адинең: «Алар үзләренең руханиларына табыналар бит», – дип каршы килүенә, Мөхәммәд пәйгамбәр: «“Алар тыелганны рөхсәт ителгән, рөхсәт ителгәнне тыелган дип игълан иттеләр, аларның халкы алар фикеренә иярде, аларның табынуы шуннан гыйбәрәт тә”, – дип җавап бирде», – дип әйтә[21]. Әмма Ш. Мәрҗани абсолют рәвештә барлык христианнар белән дә никахлар тыела дигән карашта тормый. Бу нисбәттән галим болай дип яза: «Китап әһелләренең ризыгы һәм аларның хатын-кызларына өйләнү алар тарафыннан өчаллалыкны, Мәрьям белән Гайсәнең илаһи табигатен инкяр иткән вакытта гына рөхсәт ителүе һичшиксез»[22]. Йомгаклап, без Ш. Мәрҗанинең динара никахларга абсолют каршы кеше булмавы турында нәтиҗә ясый алабыз. Галим фикеренчә, христиан хатын-кызының инанулары исламдагы бераллалык турындагы өйрәтүләр белән туры килсә, аның белән никах мөмкин санала.

Шул рәвешчә, без Ш. Мәрҗани хезмәтләрендә каралган сорауларның шул тарихи чор өчен актуаль булуы хакында нәтиҗә ясый алабыз. Автор аларда дини-рухани проблемаларның шактый киң спектрын колачлый. Дин белгеченең барлык хезмәтләре дә диярлек, нигездә, гарәп телендә язылган. Галимнең максаты аларның барлык мөселман дөньясы өчен дә аңлаешлы булуыннан гыйбарәт. Тикшерелгән хезмәтләрдә Ш. Мәрҗани иҗтиһад һәм тәкълиднең үзара мөнәсәбәт-бәйләнеш проблемаларын тикшерә, ислам хокукы тарихын бәян итә, намаз вакыты, уразаның башы һәм ахыры, динара никах кебек проблемаларны анализлый. Ш. Мәрҗани әсәрләре һәм идеяләре хәзерге көндә дә кызыксыну уята, чөнки аның хезмәтләрендә тасвирланган проблемалар бүгенге көнгә кадәр Идел-Урал төбәге мөселманнары, аерым алганда, кайберләре тулаем Рәсәй мөселманнары өчен актуаль мәсьәлә булып кала бирә.

 


ИСКӘРМӘЛӘР:

[1]. Материалы круглого стола, посвященного книге Ибн Фадлана, его эпохе и археологическим коллекциям. Сборник статей / Под ред. Р. С. Хакимова, З. Р. Валеевой, М. Р. Гайнановой. – Казань: Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ, 2016. – С. 48.

[2]. Шагавиев Д. А. Роль Шигабутдина Марджани в развитии татарской богословской мысли XIX века: дисс. ... канд. ист. наук. ‒ Казань, 2010. ‒ С. 119-129.

[3]. Мәрҗани Ш. Мөкаддимә китаб вәфиййәт әл-әсләф вә тәхиййәт әл-әхләф. – Казан, 1883. – С. 5.

[4]. Шунда ук. – Б. 269-273.

[5]. Мәрҗани Ш. Нәзурат әл-хакк фи фардыййәт әл-гишә вә ин ләм йагыб әш-шәфәкъ. – Казан, 2014. – Б. 60.

[6]. Шунда ук. – Б. 62.

[7]. Шунда ук. – Б. 63.

[8]. Шунда ук. – Б. 111.

[9]. Шунда ук. – Б. 64.

[10]. Шунда ук. – Б. 66.

[11]. Шунда ук.

[12]. Аерым алганда, Ш. Мәрҗани әз-Захиди исеменнән риваять китерә: «Нәҗметдин әз-Заһиди “Мохтасар әл-Кудури” шәрехендә үзенең остазы Фәхретдин Бәдиг бине әл-Мансур әл-Казбинидән риваять итә: “Безнең колагыбызга төште, кем Болгар әһалисе шәех Сәйфелсөннә әл-Бакалыдан истифта кылдылар (ярдәм сорадылар. ‒ Р. Ә.), йәсиг намазы хосусында, Безне бәләдемездә җәйнең озын көн вакытларында шәфәкъ гаиб булмый (югалмый. ‒ Р. Ә.), йәсиг вакыты керми, безгә шулай булса да йәсиг намазы ваҗиб улырмы?”, ‒ дию. Ул фәтва бирде: “Вакыт кермәгәч, сездә гишә сакыт” (тоелган. ‒ Р. Ә.)! – дию. Бу хәбәр Бохарада имам Шәмселәиммә әл Хәлванигә иреште. Ул Бакалының бу илә фәтва бирмәкен бик истибгад кылып (шикле санап. ‒ Р. Ә.) үзенең бер шәкертен Хәрәземгә җибәрде. Бакалының бу фәтвасы сәбәпле әз-илзам (бәхәстә җиңү. ‒ Р. Ә.) вә хатасын әзһар (хатасын күрсәтү. ‒ Р. Ә.) өчен җамигъ (барча. ‒ Р. Ә.) Хәрәземдә олуг вә кечек алдында сорарга кушты. “Кем биш вакыт намазның берсен инкяр кылучы, ягъни фарыз түгел дигән кеше, кяфер буладырмы?” ‒ дию. Ул шәкерт Бакалыдан барып сорагач, шәех Бакалы аның морадын (максатын. ‒ Р. Ә.) сизде вә әйтте: “Тәһарәтнең фарызы ничә?” ‒ дию. Шәкерт: “Дүрттер”, ‒ диде. Бакалы әйтте: “Бер адәмнең ике кулы терсәктән югарыдан киселгән улса, аның тәһарәтенең фарызы ничә?” ‒ дию. Шәкерт әйтте: “Ул тәкъдирдә өч улыр”. Бакалы әйтте: “Бу намаз мәсьәләсендә һәм беләдер”. Шәкерт Бакалының бу җавабын Хәлванига сөйләгәч, бик истихсан кылды (яхшы дип табу. ‒ Р. Ә.), хуш күрде, дию» (кара: Мәрҗани Ш. Мөстәфад әл-әхбар ви әхвәле Казан вә Болгар. – Казан, 1900 ел. – Б. 67-68).

[13]. Утыз-Имәни Г. Рисаләи әш-шәфәкыя // Казан федераль университеты Н. Лобачевский исемендәге китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге, № 2400 г., 76а-79а кгз.

[14]. Бу мәсьәләгә нисбәтле Шәрифи: «Ихлас, хак күңелле, үткен акыллы һәм саф, дөрес фикерле хөрмәтле кешеләр өчен шунысы бәхәссез, кире каккысыз һәм ап-ачык: Болгар вилаяте җиде климатның җиденчесендә урнашкан. Айга карый, ягъни Ай канаты астында. Һәм математика китапларында әйтелеп кителгәнчә, бу Болгар вилаятендә, Төньяк полюска артык якын булу сәбәпле, май ахыры һәм апрель башында биш намазның берсенә, ягъни ястү намазына вакыт юк. Бу ике имам барында шәфәкънең таң кызыллыгы кебек. Шулай ук, “Әл-Кенз”, “Әл-Вафи” һәм “Әл-Кафи” китапларында күрсәтелгәнчә, аның [шәфәкънең] юкка чыгуыннан чак кына элегрәк, бу күрсәтелгән вакытта, иртәнге намаз вакыты җитә, ягъни хакыйкый иртә җитә. Шул сәбәпле бу халык өчен ястү намазы мәҗбүри түгел». Электрон ресурс. Керү юлы: http://tatarica.yuldash.com/history/article61.

[15]. Ш. Мәрҗани фикере мулла Шаһмөхәммәд бин Баязид бин Рәхмәтулла бин Иманкол бин Рахманкол ал-Мәмәшинең «әл-Җәрудә» хезмәтендә бәхәскә алына. Әлеге китап «Нәзурәтел-хак...»ка җавап рәвешендә языла һәм монда автор әз-Захидидән килгән риваятьнең дөреслеген дәлилли.

[16]. Мәрҗани Ш. Нәзурат әл-хакк фи фардыййәт әл-гишә вә ин ләм йагыб әш-шәфәкъ. – Казан, 1870 – 116 б.

[17]. Шунда ук. – Б. 201-202.

[18]. Мәрҗани Ш. Китаб хакк әл-мәгърифә вә хөсн әл-идрак бимә йәлзимү фи вөҗүб әл-фитр вәл-имсак. – Казан: Издательство Казанского университета, 1880. – Б. 2.

[19]. Шул ук. Китаб хакк әл-мәгърифә... ‒ Б. 63.

[20]. Шул ук. Тәзкират әл-мөниб би гәдәм тәзкиййат әһел әс-салиб // Казан федераль университеты Н. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге, № 692 ар, 18 кгз.

[21]. Шунда ук, 13 кгз.

[22]. Шунда ук, 13-13б кгз.

 

Список литературы

Мәрҗани Ш. Мөкаддимә китаб вафиййәт әл-әслаф вә тәхиййәт әл-әхләф. – Казан, 1883. – 411 б.

Мәрҗани Ш. Нәзурат әл-хакк фи фардыййәт әл-гишә вә ин ләм йагыб әш-шәфәкъ. – Казан, 2014. – 335 б.

Мәрҗани Ш. Китаб хакк әл-мәгърифә вә хөсн әл-идрак бимә йәлзимү фи вөҗүб әл-фитр вәл-имсак. – Казан: Издательство Казанского университета, 1880. – 96 б.

Мәрҗани Ш. Мөстәфад әл-әхбар ви әхвәле Казан вә Болгар. – Казан, 1900 ел. – 367 б.

Материалы круглого стола, посвященного книге Ибн Фадлана, его эпохе и археологическим коллекциям / Под ред. Р. С. Хакимова, З. Р. Валеевой, М. Р. Гайнановой. – Казань: Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ, 2016. – 144 с.

 

  •  

Materialy kruglogo stola, posvyashchennogo knige Ibn Fadlana, ego epohe i arheologicheskim kollektsiyam. Pod red. R. S. Hakimova, Z. R. Valeevoy, M. R. Gaynanovoy [Khakimov R. S., Valeevа Z. R., Gaynanovа M. R. (eds.) Materials of the round table devoted to Ibn Fadlan's book, his epoch and archaeological collections]. Kazan, Institut istorii im. Sh. Mardzhani AN RT publ., 2016, 144 p.

  1. ardzhani Sh. Kitab hakk el-megrife ve hosn el-idrak bime ielzimu fi vojub el-fitr vel-imsak [The truth of knowledge and the beauty of understanding what follows in the need to stop and start fasting]. Kazan, Izdatelstvo Kazanskogo universiteta publ., 1880, 96 p.

Mardzhani Sh. Mokaddime kitab vafiyet el-eslaf ve tehiyet el-ehlef [Detailed pre and greeting to the descendants]. Kazan, 1883, 411 p.

  1. ardzhani Sh. Mostefad el-ehbar vi ehvele Kazan ve Bolgar [Extract news about the state of Kazan and Bulgar]. Kazan, 1900, 367 p.

Mardzhani Sh. Nezurat el-hakk fi fardiyet el-gishe ve in lem yagyb esh-shefek [Review of the truth about the necessity of evening prayer, even if the evening dawn does not disappear]. Kazan, 2014, 335 p.

 

Сведения об авторе

Адыгамов Рамиль Камилович, кандидат исторических наук, доцент, старший научный сотрудник Отдела истории религий и общественной мысли Института истории им. Ш. Марджани АН РТ, e-mail: abu_muhammad@mail.ru.

 

About the author

Ramil K. Adygamov, Candidate of Historical Sciences, Associate Professor, Senior Researcher at Department of Religions History and Social Thought, Sh. Mardzhani Institute of History, Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan, e-mail: abu_muhammad@mail.ru.

 

В редакцию статья поступила 19.06.2018 г., опубликована:

Әдһәмов Р. К. Ш. Мәрҗани хезмәтләрендә ислам хокукы мәсьәләләре (тууына 200 ел тулуга багышлана) // Гасырлар авазы ‒ Эхо веков. ‒ 2018. ‒ № 4. ‒ С. 124-132.

 

Submitted on 19.06.2018, published:

Adygamov R. K. Mеrdzani hezmуtlуrendу islam hokuku mesеlеlеre (tuuyna 200 el tuluga bagyshlana) [Problems of Islamic law in Sh. Mardzani’s works (dedicated to the 200th anniversary of his birth)]. IN: Gasyrlar avazy ‒ Eho vekov, 2018, no. 4, pp. 124-132.

Для получения доступа к полному содержанию статьи необходимо приобрести статью либо оформить подписку.
0 руб.
OTHER ARTICLES
Обзор юбилейных мероприятий, приуроченных к 100-летию Архивной службы Республики Татарстан
В этой статье представлен краткий исторический обзор развития архивного дела в г. Нижнекамске.
В работе анализируются материалы российских энциклопедических изданий дореволюционного периода
Статья посвящена проблеме сбора и фиксации сохранившихся исторических источников и дешифровке эпиграфических надписей, знаков на территориях проживания татар и башкир
Повседневность казанского мещанства конца XVIII – первой половины XIX в. через призму изучения городского пространства
В статье рассматриваются особенности развития художественного искусства в Среднем Поволжье в 1920-е гг.