Гайнетдинов А. М. Тукай поэзиясе гарәп язулы ташъязма истәлекләрдә
В данной статье приводится анализ надписей на эпитафических памятниках, выявленных в ходе археологических экспедиций автора, а также исследуются стихотворения Г. Тукая, представленные на этих памятниках. В частности, представлены такие произведения, как «Оборванная надежда», «Дитя в раю» и «Завещание». Самой ранней из найденных надписей, датируемой 1910 г., являются строки из стихотворения «Оборванная надежда», которое стало наиболее популярным для использования на надмогильных плитах в период с 1910 по 1930-е гг. Памятники со стихами Тукая были выявлены на кладбищах Казани, Атнинского и Высокогорского районов Республики Татарстан.
SECTION:
ARTICLE TYPE:
Научная статья
ARTICLE LANGUAGE:
Татарский
PUBLICATION DATE:
24.06.2026
Статья представлена в издании

Гасырлар авазы - Эхо веков Echo of centuries № 2 2026
Ознакомительная часть статьи
УДК 930.27
EDN KWOYYR
Тукай поэзиясе гарәп язулы ташъязма истәлекләрдә
А. М. Гайнетдинов,
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты,
Казан шәһ., Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе
Tukay’s Poetry in Arabic-script Epigraphic Monuments
A. M. Gaynutdinov,
Institute of History named after Sh. Marjani of the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan,
Kazan, the Republic of Tatarstan, the Russian Federation
Аннотация
В данной статье приводится анализ надписей на эпитафических памятниках, выявленных в ходе археологических экспедиций автора, а также исследуются стихотворения Г. Тукая, представленные на этих памятниках. В частности, представлены такие произведения, как «Оборванная надежда», «Дитя в раю» и «Завещание». Самой ранней из найденных надписей, датируемой 1910 г., являются строки из стихотворения «Оборванная надежда», которое стало наиболее популярным для использования на надмогильных плитах в период с 1910 по 1930-е гг. Памятники со стихами Тукая были выявлены на кладбищах Казани, Атнинского и Высокогорского районов Республики Татарстан.
Abstract
This article analyzes the inscriptions on epitaphic monuments discovered during the author’s archaeological expeditions and examines the poems by Gabdulla Tukay featured on these monuments. Specifically, the works “The Broken Hope”, “A Child in Paradise” and “Testament” are presented. The earliest inscription discovered, dating from 1910, is from the poem “The Broken Hope”, which became the most popular for gravestones between 1910 and the 1930s. Monuments with Tukay’s poems were discovered in cemeteries in Kazan and the Atninsky and Vysokogorsky districts of the Republic of Tatarstan.
Ключевые слова
Габдулла Тукай, стихи, татарская эпиграфика, памятники, надмогильные камни, арабографичные надписи, эпитафии, кладбища.
Keywords
Gabdulla Tukay, poems, Tatar epigraphy, monuments, gravestones, Arabic-script inscriptions, epitaphs, cemeteries.
Татар эпитафияләренең структур бүленеше, безнеңчә, зур дүрт өлештән тора: кереш, төп өлеш, дога өлеше һәм өстәмә өлеш. Ташъязмаларның кереш өлешендә Аллаһны яисә ахирәтне искә төшерә торган сүзләр яки җөмләләр урын алган; икенче, ягъни төп өлешендә кабер иясенең, аның атасының исем-шәрифләре, вафат булу датасы һәм башкалар язылган, өченче өлештә татарча яки гарәпчә төрле догалар китерелгән, дүртенче өлештә (еш кына кабер ташының арткы һәм уң-сул якларында) өстәмә эпитафик компонентлар уелган: шигырьләр, сентенцияләр, афоризмнар, ташны куючы, ясатучы, ясаучы хакында мәгълүмат. Күп очракта өстәмә өлештә шигъри икеюллыклар китерелгән, шул исәптән, анда Габдулла Тукай поэзиясе дә урын алган.
Бөек шагыйрь әсәрләренең эпиграфик ядкәрләрдә чагылыш табуы хакында галим М. И. Әхмәтҗанов язып чыккан иде. Ул Казан, Уфа, Арча, Әлмәт, Буа, Санкт-Петербург шәһәрләрендә һәм Сембер ягындагы Зөябаш авылында уннан артык шундый ташбилге ачыклаган булган1. Шуларның иң искесе Буа шәһәре зиратында сакланган, ул 1914 елда вафат булган Бибифатыйма Мостафа кызына куелган. Анда Тукайның «Васыятем» шигыреннән бер өзек китерелгән:
«Кайт, и нәфсе мотмәиннәм! Бар, юнәл, кит Тәңреңә!
Бирдең аркаңны моңарчы, инде бир бит әмренә!»2.
Шулай ук М. И. Әхмәтҗанов Әлмәт шәһәре зиратында 1925 елга нисбәтле ташта шагыйрьнең «Бала оҗмахта» шигыре язылуы хакында хәбәр иткән3. Югарыда искә алынган ике эпиграфик истәлек тә гарәп графикасында уелган, әмма галим кириллицада язылган ташъязмаларны да өйрәнгән һәм Тукай шигырьләренең узган гасырның 60-80нче елларында да ташъязма истәлекләрдә кулланылганын ачыклаган4.
Күпсанлы эпиграфик экспедицияләр вакытында без үзебез дә Тукай әсәрләренә тап булдык. Арча, Әтнә, Биектау, Яшел Үзән районнары һәм Казан шәһәре зиратлары өйрәнелгәннән соң, шагыйрь әсәре язылган иң борынгы таш 1910 елга каравы ачыкланды. Ул Әтнә районы Күәм авылының бишенче (төньяктагы) зиратында җирләнгән 41 яшьлек Бибикафия мулла Хәлилулла кызына куелган. Анда Тукайның «Өзелгән өмид» шигыренең ахыргы ике юлы уелган:
«Бар күңелләрдин йылы,
йомшак синең каберең ташы,
Шунда тамсын күз йәшемнең иң
ачы һәм татлысы».
Биредә «җылы» сүзе й-лаштырып «йылы» дип бирелгән5. Кабер иясе 1910 елның 8 гыйнварында җир куенына керсә дә, ташы бераз соңрак урнаштырылган, чөнки Тукайның «Өзелгән өмид» шигыре беренче мәртәбә «Вакыт» журналының 1910 елгы 29 ноябрь (700нче) санында гына басылган6.
Шул ук өзек Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында 1910 елның 9 сентябрендә җирләнгән Шәрәфеддин улы Шәһидуллинга куелган кабер ташы фрагментында да бар. Аның уң ягында бер юлы, сул ягында икенче юлы язылган7. Кабер иясе шигырь иҗат ителгәнче үк вафат булса да, ул басылып чыгу белән диярлек ташбилгедә урын алган булса кирәк.
Шулай ук Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында Тукай белән бер елда үлгән 14 яшьлек Мәрьям Шиһабеддин кызына куелган кабер ташында да шул ук шигъри юллар уелган8. 1914 елга караган бер ташъязма истәлектә дә «Өзелгән өмид» шигыренең ахыргы юллары китерелгән. Ул Рөстәм Гыйльмеддин улы Шәрәфкә куелган9. Әлеге кабер иясе – җәмәгать эшлеклесе, язучы, нашир Гыйльмеддин Шәрәфнең газиз баласы. Белгәнебезчә, Г. Шәрәф Г. Тукай белән бик еш аралашкан. Икенче бер танылган шәхес – Бишбалта бистәсе мулласы Билаледдин Габидов – кызы Нәфисәбикәнең ташында да шул ук сүзләр урын алган. Ул 1915 елда 31 яшендә вафат булган10. 1918 елда 55 яшендә җирләнгән Йосыфҗан Гайсә улы Гайсинга куелган кабер ташына да «Өзелгән өмид» шигыренең ахыры язылган, ләкин анда бераз гына аерма бар, «ачы» сүзе «догалы» сүзе белән алыштырылган һәм иҗекләр саны туры килсен өчен «һәм» бәйлеге төшереп калдырылган:
«Бар күңелләрдән җылы йомшак синең каберең ташы
шунда тамсын күз йәшемнең иң догалы татлысы»11.
Яңа бистә зиратында Миңлебикә Минһаҗеддин кызы Зауддиновага куелган кабер ташында (1919 ел) да Тукайның әлеге шигыре китерелгән12. Олы Әтнә авылының икенче (көнбатыштагы) зиратында 1920 елда җирләнгән Галиулла Гайнулла улына куелган кабер ташында да шул ук шигъри юллар бар13. Яңа Татар бистәсе зиратында сәүдәгәр Габделгазиз Мишкинның 18 яшьлек кызы Асиянең 1921 елда куелган ташының уң ягында «Өзелгән өмид» шигыренең бер юлы, сул ягында икенчесе уелган14. Казан зиратында 1927 елда 16 яшендә җирләнгән Мәрьям Габдулла кызына куелган кабер ташының сул ягында әлеге әсәрнең ахыргы өзеге урын алган, тик «һәм» бәйлеге урынына «вә» бәйлеге куелган15. Нәкъ шул елда Казанда вафат булган өч яшьлек Рубин Каюм улы Вәлиевка куелган кабер ташының уң һәм сул якларында да «Өзелгән өмид» шигыреннән өзек урын алган. Өстәвенә, ташбилгенең арткы ягында башка бер шигырь дә язылган:
«Йөрәгемнән китми җан биргәндә бәхилләшеп кыскан күзләрең,
Яралыдыр бәгърем, сызланадыр әнием дигән моңлы сүзләрең»16.
Яңа бистә зиратында Рәис Рәфигъ улы Хөсәеновка (3.09.1924-1.01.1929) куелган кабер ташында да шул ук сүзләр китерелгән, ләкин аңарчы башка бер шигырь уелган:
«Әткәй әнкәй һәм туганлар, онытмаңыз догаңыздан,
Килеп дога кылган өчен разыймын мин барыңыздан.
Бар күңелләрдән җылы йомшак синең каберең ташы,
Шунда тамсын күз йәшемнең иң ачы һәм татлысы»17.
ХХ гасыр башында Казансу елгасында батып үлгән 17 яшьлек Мөфидә Габдулла кызы Сабитовага куелган кабер ташында да «Өзелгән өмид» әсәреннән өзек урын алган18.
Яшел Үзән районы Түбән Урысбага авылында бу шигырьнең ХХ гасыр башында җир куенына кергән 49 яшьлек Мөхəммəдсабир Рəхмəтулла улының кабер ташында уелганын күрдек. Аны балалары Галиәсгар һәм Зәйнәп әтиләре истәлегенә яздырып куйганнар, анда бераз аерма бар:
«Бар күңеллəрдəн җылы йомшак
əтийем каберең ташы,
Шунда тамды күз яшемнең иң ачысы
һəм татлысы»19.
Г. Тукайның «Бала оҗмахта» шигыре дә иске кабер ташларында еш язылган. Тукай бу шигырен үзенә таныш бер кешенең баласы үлгәч, аның кабер ташына нәкыш итәргә дип язган булган20. Бу шигырь урын алган ташның иң борынгысы 1917 елга карый, ул Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында 13 яшендә вафат булган Мөхәммәдгалим Габделкадыйр улы Мишкинның кабер ташында уелган, тик анда бераз гына аерма бар:
«Мин хәзер оҗмах түрендә –
бер матур хур иркәли;
Мин җуанмыйм, син түгел, дим, әни!
Ай төсендә хуре гыйльман татлы
Ййимешләр бирә,
Егълыймын, алмыйм аларны,
сез түгелсез, дим, әти»21.
Яңа Татар бистәсе зиратында 1921 елда бакыйлыкка күчкән өч яшьлек бер бала ташында исә бу шигырь нәкъ Тукай язганча бирелгән22.
2019 елгы фәнни экспедиция барышында Биектау районы Олы Кавал авылының төнъягында урнашкан зиратында да без әлеге шигырь язылган ике кабер ташын ачыкладык. Аларның берсе 1928 елда тугыз яшендә вафат булган сабый Зәйнәп Мөхәммәдәмин кызына куелган, анда шигырьнең яртысы гына китерелгән һәм анда бераз гына аерма да бар:
Уң ягы: «Мин хәзер оҗмах түрендә, мине бер хур иркәли».
Сул ягы: «Мин җуанмыйм, җылыймын, син түгелсен, дия, әни»23.
Икенче таш Олы Кавалда 1930 елда биш яшендә бакыйлыкка күчкән Маһирауза Җамали кызына куелган, тик шулай ук шигырь бераз аерма белән уелган:
«Мин хәзер оҗмах түрендә, мине бер хур иркәли;
Мин җуанмыйм, җылыйм, син түгелсен, дип, әни»24.
Биектау районы Юртыш авылы зиратында да бу шигъри юллар очрады. Ул берьюлы өч сабыйга – Гөлчиһрә Фатих кызына, Илгизәр Фатих улына һәм Кодсия Фатих кызына куелган. Аларның барысы да 1938 елда вафат булганнар. Өч кешегә куелганга күрә, ташка язу остасы «Бала оҗмахта» шигырен бераз үзгәртергә мәҗбүр булган, ягъни «мин» сүзен «без» дип алыштырган һәм берлек санда язылган кайбер сүзләрне күплек саны формасында биргән:
«Без хәзер оҗмах эчендә безне хурлар иркәли;
Без җуанмыйбыз, җылыйбыз, сез түгелсез, дип, әни»25.
Фәнни экспедиция вакытында Г. Тукайның «Васыятем» шигыре дә очрады. Ул Әтнә районы Казак Үртәме авылы зиратында 1914 елда 20 яшендә җирләнгән Рокыя мулла Хәсән кызына нисбәтле кабер ташының уң һәм сул якларында әлеге шигырь бозылмыйча һәм үзгәртелмичә уелган26.
Нигездә, ХХ гасырның 10-30нчы елларында эпиграфик истәлекләргә Тукайның өч шигырен язганнар. Аның «Өзелгән өмид» шигыре басылып чыгуга ук зур популярлык казанган һәм аның ахыргы ике юлы шунда ук күпләп ташбилгеләрдә урын ала башлаган. Без Казан шәһәрендә һәм Әтнә районы авылларында сакланган гарәп язулы шундый 13 таш очраттык. Бу шигырьне балалар каберләренә куелган ташларга да, олылар һәм урта буын кешеләренең ташбилгеләренә дә язганнар. Икенче урында популярлыгы буенча «Бала оҗмахта» шигыре саналырга хаклы. Ул Казан, Әлмәт шәһәрләрендә һәм Биектау районы авылларында узган гасырның 20-30 елларына караган алты кабер ташында ачыкланды. Шунысын искәртергә кирәк ки, әлеге шигырь фәкать сабыйларга куелган ташбилгеләргә генә уелган. Бу инде аңлашыла да, чөнки ул бала исеменнән сөйләнә. Тукайның «Васыятем» шигыре исә гарәп язулы эпиграфик истәлекләрдә бик сирәк язылган. Ул бары тик ике ташбилгедә генә очрады: берсе Буа шәһәрендә, икенчесе Әтнә районында. Г. Тукайның башка шигырьләренә килгәндә, аларның ХХ гасырның беренче яртысына караган ташъязма ядкәрләрдә язылулары хакында мәгълүмат юк.
ИСКӘРМӘЛӘР:
1. Әхмәтҗанов М. И. Тукай поэзиясе татар эпитафик истәлекләрендә // Габдулла Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар: Г. Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган Халыкара фәнни-гамәли конференция материаллары. – Казан, 2011. – Б. 267.
2. Шунда ук.
3. Шунда ук. – Б. 267-268.
4. Шунда ук. – Б. 268.
5. Гайнетдинов А. М. Әтнә районы эпиграфик истәлекләре. – Казан: ТР ФА Ш. Мәрҗани исем. Тарих институты, 2017. – Б. 165.
6. Тукай Г. М. Әсәрләр: 6 томда. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913) / Төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З. Р. Шәйхелисламов, Г. А. Хөснетдинова, Э. М. Галимҗанова, З. З. Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – Б. 375.
7. Гайнетдинов А. М. Казанның Яңа татар бистәсе зираты эпиграфик истәлекләре. – Казан: «Конверс», 2023. – Б. 293-294.
8. Шунда ук. – Б. 529.
9. Шунда ук. – Б. 528.
10. Шунда ук. – Б. 562.
11. Шунда ук. – Б. 691.
12. Шунда ук. – Б. 654.
13. Гайнетдинов А. М. Әтнә районы эпиграфик истәлекләре... – Б. 352.
14. Гайнетдинов А. М. Казанның Яңа татар бистәсе зираты... – Б. 601.
15. Шунда ук. – Б. 411.
16. Шунда ук. – Б. 435.
17. Шунда ук. – Б. 429.
18. Шунда ук. – Б. 475.
19. Гайнетдинов А. М. Яшел Үзән районы эпиграфик истәлекләре. – Казан: ТР ФА Ш. Мәрҗани исем. Тарих институты, 2017. – Б. 180.
20. Тукай Г. М. Әсәрләр: 6 томда. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)... – Б. 365.
21. Гайнетдинов А. М. Казанның Яңа татар бистәсе зираты... – Б. 601.
22. Шунда ук. – Б. 420-421.
23. Гайнетдинов А. М. Биектау районы эпиграфик истәлекләре. – Казан, 2026. – Б. 189.
24. Шунда ук. – Б. 209.
25. Шунда ук. – Б. 429.
26. Гайнетдинов А. М. Әтнә районы эпиграфик истәлекләре... – Б. 107.
Әдәбият исемлеге
Әхмәтҗанов М. И. Тукай поэзиясе татар эпитафик истәлекләрендә // Габдулла Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар: Г. Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган Халыкара фәнни-гамәли конференция материаллары. – Казан, 2011. – Б. 267-269.
Гайнетдинов А. М. Биектау районы эпиграфик истәлекләре. – Казан, 2026. – 492 с.
Гайнетдинов А. М. Казанның Яңа татар бистәсе зираты эпиграфик истәлекләре. – Казан: «Конверс», 2023. – 800 б.
Referenses
Ahmatjanov M. I. Tatar arheografiyasena sahifalar. Tarih pardalare kutarelganda: Fanni-populyar hezmat [Pages of Tatar archeography. When the curtains of history are lifted: Popular scientific work]. Kazan, 2012, 132 p.
Gaynetdinov A. M. Biektau rayony epigrafik istaleklare [Epigraphic monuments of the Biektau district]. Kazan, 2026, 492 p.
Gaynetdinov A. M. Kazannyn Yyana tatar bistase ziraty epigrafik istaleklare [Epigraphic monuments of the New Tatar settlement of Kazan]. Kazan: Converse publ., 2023, 800 p.
Фотолар авторның шәхси архивыннан.
The Photos from the author’s personal archive.
Сведения об авторе
Гайнутдинов Айдар Марсилевич, кандидат филологических наук, старший научный сотрудник Института истории им. Ш. Марджани АН РТ, е-mail: aydargm@yandex.ru
About the author
Aydar M. Gaynutdinov, Candidate of Philological Sciences, Senior Researcher at the Institute of History named after Sh. Marjani of the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan, e-mail: aydargm@yandex.ru
В редакцию статья поступила 30.03.2026, опубликована:
Гайнетдинов А. М. Тукай поэзиясе гарәп язулы ташъязма истәлекләрдә // Гасырлар авазы – Эхо веков Echo of centuries. – 2026. – № 2. – С. 99-104.
Submitted on 30.03.2026, published:
Gaynutdinov A. M. Tukaj poeziyase garеp yazuly tash”yazma istеleklеrdе [Tukay’s Poetry in Arabic-script Epigraphic Monuments]. IN: Gasyrlar avazy – Eho vekov [Echo of centuries], 2026, no. 2, pp. 99-104.
Для получения доступа к полному содержанию статьи необходимо приобрести статью либо оформить подписку.
0 руб.
OTHER ARTICLES
Предлагаемая публикация освещает важный аспект становления советской школы в 1920-е гг. в Касимовском уезде Рязанской губернии.
Введение в научный оборот писем учителей, учеников и фронтовиков, выявленных в фонде Всесоюзного Радиокомитета (ГА РФ).
Статья посвящена изучению биографии видного государственного деятеля конца XVIII – первой трети XIX столетий П. П. Пущина.
Статья посвящена правовой деятельности в 1920-1930-е гг. незаслуженно преданного забвению в советский период лингвисту, юристу, издателю и просветителю Ш.-А. Иманаеву.
Публикация посвящена освещению некоторых эпизодов жизни и деятельности казахско-татарского общественного и государственного деятеля Валидхана Шарафетдиновича Таначева и его супруги
В статье рассматриваются этапы проведения военной реформы в XVI в.










