А. Ә. Зиннәтуллина, Л. Р. Мортазина. Бер сурәтнең тарихы (Казанда Ә. Мостафинның кызлар мәктәбе турында)
Статья посвящена исследованию истории фотографии, опубликованной в 1913 г. в детском журнале «Ак юл» («Светлый путь»). На фото изображены ученицы и учительницы школы для татарских девочек, открытой в городе Казани известным просветителем, педагогом и общественным деятелем Ахметзяном Мустафиным. История данной школы мало изучена. Сохранившиеся исторические документы разнятся в определении даты открытия школы. На основе материалов татарской периодической печати начала ХХ в. и некоторых архивных источников нами была выявлена официальная дата открытия школы – 18 сентября 1906 г. Занятия в школе начались в начале октября этого года. Школа А. Мустафина не отличалась от других школ для девочек, функционировавших в Казани в этот период. Особую параллель можно провести со школой Магруй Барудии, которая официально была открыта в 1890 г. Обе школы ориентировались в первую очередь на обучение девочек из бедных семей и сирот. Целью являлось сохранение им достойной жизни, предохранение от неверных поступков и невзгод жизни, которым подвергались некоторые девочки из малообеспеченных семей, спасая себя от голодной смерти. Помимо обучения грамоте и воспитания, важное значение уделялось выработке навыков рукоделия и ведения домашнего хозяйства. Таким образом, организаторы школ добивались того, чтобы выпускницы в будущем могли частично обеспечивать материально себя и свою семью. В статье также дается некоторая информация о преподавателях школы – о помощнице руководителя учебного заведения и учительнице родного языка Халифе Назмутдиновне Мустафиной, о Хадиче Ахметзяновне Мустафиной, которая преподавала историю и географию, Мадине Ибрагимовне Терегуловой, преподавательнице русского языка и Еникеевой ханум, которая вела уроки рукоделия, обучала девочек навыкам шитья и секретам ведения домашнего хозяйства. Школа для девочек была закрыта в 1911 г. в связи с признанием неблагонадежности ее руководителя – А. Мустафина.
ARTICLE TYPE:
Научная статья
ARTICLE LANGUAGE:
Татарский
PUBLICATION DATE:
27.11.2025
Статья представлена в издании

Гасырлар авазы - Эхо веков Echo of centuries № 4 2025
Ознакомительная часть статьи
УДК 94
EDN GCVDCK
Бер сурәтнең тарихы (Казанда Ә. Мостафинның кызлар мәктәбе турында)
А. Ә. Зиннәтуллина, Л. Р. Мортазина,
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге
Тарих институты,
Казан шәһ., Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе
The story of one single image (About the A. Mustafin girls’ school in Kazan)
A. A. Zinnatullina, L R. Murtazina,
Sh. Marjani Institute of History, the Academy of Sciences
of the Republic of Tatarstan,
Kazan, the Republic of Tatarstan, the Russian Federation
Аннотация
Статья посвящена исследованию истории фотографии, опубликованной в 1913 г. в детском журнале «Ак юл» («Светлый путь»). На фото изображены ученицы и учительницы школы для татарских девочек, открытой в городе Казани известным просветителем, педагогом и общественным деятелем Ахметзяном Мустафиным. История данной школы мало изучена. Сохранившиеся исторические документы разнятся в определении даты открытия школы. На основе материалов татарской периодической печати начала ХХ в. и некоторых архивных источников нами была выявлена официальная дата открытия школы – 18 сентября 1906 г. Занятия в школе начались в начале октября этого года. Школа А. Мустафина не отличалась от других школ для девочек, функционировавших в Казани в этот период. Особую параллель можно провести со школой Магруй Барудии, которая официально была открыта в 1890 г. Обе школы ориентировались в первую очередь на обучение девочек из бедных семей и сирот. Целью являлось сохранение им достойной жизни, предохранение от неверных поступков и невзгод жизни, которым подвергались некоторые девочки из малообеспеченных семей, спасая себя от голодной смерти. Помимо обучения грамоте и воспитания, важное значение уделялось выработке навыков рукоделия и ведения домашнего хозяйства. Таким образом, организаторы школ добивались того, чтобы выпускницы в будущем могли частично обеспечивать материально себя и свою семью. В статье также дается некоторая информация о преподавателях школы – о помощнице руководителя учебного заведения и учительнице родного языка Халифе Назмутдиновне Мустафиной, о Хадиче Ахметзяновне Мустафиной, которая преподавала историю и географию, Мадине Ибрагимовне Терегуловой, преподавательнице русского языка и Еникеевой ханум, которая вела уроки рукоделия, обучала девочек навыкам шитья и секретам ведения домашнего хозяйства. Школа для девочек была закрыта в 1911 г. в связи с признанием неблагонадежности ее руководителя – А. Мустафина.
Abstract
This article is devoted to study the history of one single photo, which presents the students and teachers of the Tatar girls’ school. This school was opened in the city of Kazan by the famous educator, teacher and public figure Akhmetzyan Mustafin. The history of this school is studied a little. The preserved historical documents differ in determining the opening date of the school. Based on the materials from the Tatar periodical press of the XXth century and some archival sources, we identified the official opening date of the school – September 18 (14), 1906. The classes at the school began in early October this year. The A. Mustafin school was no different from other schools for girls that were working in Kazan during that period. The special parallel can be drawn with the Magrui Barudiya school, which was officially opened in 1890. Both schools focused primarily on the education of girls from poor families and orphans. The goal was to preserve the girls’ decent life, protect them against the wrong actions and hardship that some girls from low-income families suffered while saving themselves from the starvation. In addition to literacy and education, the great importance was given to developing the girls’ handicraft and housekeeping skills. Thus, the organizers of the schools ensured that future graduates would be able to provide partially for themselves and their families in the future. This article also gives some information about the teachers of the school – about the assistant to the head of the educational institution and the teacher of the native language Khalifa Nasmutdinovna Mustafina, about Khadich Akhmetzyanovna Mustafina, who taught history and geography, Madina Ibraginovna Teregulova, Russian language teacher and Yenieeva Khanum, who taught handicrafts lessons, taught girls how to sew and shared them with the household secrets. The A. Mustafina girls’ school was closed in 1911 due to the admission of unreliability of its head – A. Mustaphin.
Ключевые слова
Школа для девочек, Ахметзян Мустафин, Халифа Мустафина, Мадина Терегулова, Еникеева ханум, девочки из бедных семей, дата открытия школы, татарская периодическая печать.
Keywords
School for the girls, Akhmetzyan Mustafin, Khalifa Mustafina, Madina Teregulova, Enikeeva khanum, the girls from the poor families, the opening date of the school, the Tatar periodicals.
«Ак юл» балалар журналының1 1913 елгы икенче санында Хәлифә ханым Мостафина җәнабләренең мәктәбе ябылгач, укудан мәхрүм калган бер төркем кыз балалар һәм аларның мөгаллимәләре сурәтләнгән фото басылып чыга2. Фотода ХХ гасыр башы татар мәктәпләренә хас булганча, чәчләренә калфаклар кадаган мөлаем мөгаллимә апалары һәм башларына ап-ак яулыклар ябынган 8-10 яшьләр тирәләрендәге кызчыклар. Инде мәктәпнең тарихын беркадәр өйрәнгәннән соң, бу фотосурәтнең якынча 1909-1910 еллар аралыгында төшерелгәнен фаразларга мөмкин.
Әлеге язмада мәктәпнең Хәлифә Мостафина җитәкчелегендәге уку йорты икәнлеге ассызыкланса да, чынлыкта ул Хәлифә ханымның ире – танылган педагог һәм җәмәгать эшлеклесе, әлифба, педагогика, татар грамматикасы буенча дәреслекләр, татар мәктәп-мәдрәсәләрендә белем һәм тәрбия мәсьәләләренә багышланган күпсанлы мәкаләләр авторы Әхмәтҗан Мөхәммәтрәхим улы Мостафин тарафыннан ачылган. Рәсми җитәкчесе дә ул булган. Хәлифә ханым исә мәктәптә мөгаллимәлек иткән, һәм, җитәкче ярдәмчесе буларак, мөгаен уку-укыту эшләрен көйләү белән дә шөгыльләнгәндер.
Мәктәп эшчәнлегенә караган чыганакларда уку йортының ачылышы турында мәгълүматларда төрлелек күзәтелә: кайбер архив документларында3, шулай ук «Татар педагогик фикере антологиясендә» мәктәпнең 1903 елдан бирле эшләп килүе әйтелә4, ә татар вакытлы матбугаты мәгълүматларына караганда, ул рәсми рәвештә 1906 елда гына ачылган5.
Ә. Мостафин мәктәбе максат-бурычлары белән дә, эш алымнары белән дә шул чорда Казан шәһәрендә ачылган кызлар мәктәпләреннән әллә ни аерылмый. Гомумән алганда, XIX-XX йөзләр чигендә кыз балаларны – булачак аналарны тәрбияләү милләтнең үсешен, тәрәкъкыен тәэмин итәчәк төп факторларның берсе саналган. Шул сәбәпле хатын-кыз мәгарифенә игътибар арта, зур шәһәрләрдә генә түгел, хәтта авылларда да кыз балалар өчен мәктәпләр ачыла башлый6. Җәмәгатьчелек арасында кызларны укытуга кискен каршы чыгучылар булса да, күпчелек бу хәлне кирәкле шәй буларак кабул итә, чөнки: «Кыз балалар да ирләр шикелле тәхсил голүм вә тәрбиягә мохтаҗдырлар. Гүзәл вә яхшы киемнәр тәннең фәкать тышкы зиннәте улыб, эчке зиннәте һәм адәмнең бәхете вә сәгадәтенә сәбәп булган нәрсә гыйлем вә мәгърифәт икәнлеге һәркемгә мәгълүм»7.
Матди яктан тәэмин ителгән ата-аналарның кыз балаларына белем алу өчен мөмкинлекләр зуррак булган. Авыррак тормышлы гаиләләрдә тәрбияләнүче кызлар өчен мәктәпләр ачу, аларны милли-дини гореф-гадәтләр нигезендә тәрбияләү мәсьәләләрен хәл итүне татар зыялылары үзләренең бурычлары санаган, чөнки мондый мәктәпләргә матди мөмкинлекләре чикле, авыррак шартларда яшәүче гаиләләрдә тәрбияләнүче, ятимә кыз балаларны кабул итеп, аларны тормыш төпкеленә төшүдән саклап калырга мөмкин булган. Шуның өстенә, кызларны укырга-язарга өйрәтү белән бергә, һөнәри тәрбия бирүне дә күздә тотканнар: теге яки бу кул эшен үзләштергән кыз бала киләчәктә үзен һәм гаиләсен азмы-күпме матди яктан тәэмин итә алачак.
Кызлар өчен беренче җәдит мәктәпләре инде XIX гасыр ахырларында ук барлыкка килә башлый. Аларны шартлы рәвештә генә җәдит мәктәпләре дип атарга мөмкиндер, чөнки укыту барышы да, эчтәлеге дә гадәти мәктәпләрдән артык аерылмаган, уку-укыту әсбаплары да, күп очракта мөгаллимәләре дә шул ук калган. Әмма яңа аваз ысулы нигезендә укырга-язарга өйрәтү, уку программасына ирләр мәктәпләрендә укытыла торган предметларны кертү, һөнәри тәрбиягә игътибар арту – болар кызлар мәктәпләрен яңа баскычка күтәргән. Җәдиди кызлар мәктәпләре заманы өчен зур яңалык булган.
Казанда кыз балаларны яңа ысул нигезендә укытуга беренчеләрдән булып Галимҗан Барудиның җәмәгате Бибимаһруй Барудия алына. 1889 елда ул үз йортының беренче катында күрше-тирәдә яшәүче берничә кыз баланы җыеп, аларга дәрес укыта башлый. Алдагы елны инде остазы, тормыш иптәше Галимҗан хәзрәттән үрнәк алып, аның «Бәдьәл-мәгариф», «Сүвәдхан» кебек ысуле җәдидә китапларына нигезләнеп, Казан шәһәрендә беренчеләрдән булып, мәктәп ача һәм кызларга яңа аваз ысулы нигезендә белем бирә башлый8. Бу бик уңышлы юл булган, чөнки шул рәвешле укыганда, балалар берничә ай эчендә хәреф танып, укырга-язарга өйрәнә алганнар.
Балалар саны елдан-ел арту сәбәпле, Маһруй ханым 1893 елда үзләренең түбән өйләренең бер бүлмәсендә тагын бер мәктәп ачып җибәрә. Бу мәктәпнең төп максаты исә, урамда соранып йөрүче фәкыйрь һәм ятимә кыз балаларга, фәкыйрь эшче һәм һөнәрчеләрнең кызларына белем һәм тәрбия бирүдән гыйбарәт була. Мәктәптә укыган барлык укучылар уку әсбаплары, мохтаҗлары исә, моннан тыш, кием-салым белән дә тәэмин ителгән. Кызларны укуга кызыксындыру, хәер сорашу гадәтеннән биздерү өчен хәтта һәркөн 3-5 тиен акча да бирелгән9. Мондый тәҗрибәне Г. Баруди үзе мәдрәсендә дә кулланган10.
Казанның атаклы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе мөгаллиме Әхмәтҗан Мостафин да, мөгаен ирле-хатынлы Барудилардан үрнәк алып, фәкыйрь кызлар өчен ибтидаи (башлангыч) мәктәп ачарга карар кыла. Шушы максат белән ул 1906 елның 30 августында Казан губернасы халык училищелары директоры исеменә кызлар мәктәбе ачуга рөхсәт бирүне сорап гариза яза11.
Мәктәп фәкыйрь балалар өчен булгач, әлбәттә, шактый гына чыгымнар таләп итәчәк дигән сүз. Белгәнебезчә, җирле идарә органнары тарафыннан мәктәп ачарга рәсми рөхсәт бирелгән очракта да, мөселман уку йортларының барлык мәсарифы җитәкче җилкәсенә төшкән. Кайсыбер мәктәпләрне тәэмин итү өчен хәтта аерым хәйрия җәмгыятьләре ачылу очраклары да күзәтелгән. Мәсәлән, Бишбалта бистәсендә кыз балалар мәктәбенә бина төзү өчен 1907 елның мартында «мөселман җәмгыяте» оештырыла12. Ә. Мостафин мәктәбе дә җитәкче хисабына эшләячәк дигән сүз. Бу уңайдан, 1906 елның 4 сентябрь санында «Казан мөхбире» газетасы тиздән Әхмәтҗан Мостафин идарәсендә фәкыйрьләр өчен ана телендә ибтидаи кызлар мәктәбе ачылачагын хәбәр итә һәм мәктәпнең акча һәм фикер юнәлешендә мохтаҗлыгын язып чыга. Өстәп, мөселманнарны укыту эшенә ярдәм итүне кирәксенүче хөрмәтле мөселманнарның мәктәпкә булдыра алганча ярдәм итүләрен дә үтенә13. Мәктәп тарихын яктырткан материаллар дөрестән дә әлеге уку йортының «матди хәяте әһле хәйриятнең иганәсе» хисабына булганлыгын дәлилли14.
Рәсми чыганаклардан күренгәнчә, гариза биргән чорда Ә. Мостафин дәүләт органнары тарафыннан сәяси яктан ышанычлы дип табыла һәм аңа 1906 елның 18 сентябреннән рус классы булмаган шәхси кызлар мәктәбе ачарга рәсми рәвештә рөхсәт бирелә. Мөгаллим үзе мәктәп җитәкчесе булса, хатыны Мостафина Хәлифә ханым аның ярдәмчесе вазыйфасын башкара15.
Шул ук елның 20 сентябрендә «Йолдыз» газетасында басылып чыккан икенче бер язмага караганда, Екатеринская урамындагы Ямашев йортында урнашкан бу мәктәп 1906 елның 14 сентябреннән балаларны кабул итә башлаган. Автор укучылар сафына теркәлүнең 1 октябрьгә кадәр дәвам итәчәген хәбәр итә. Бу мәктәпнең беренче, ачылган елы гына булу сәбәпле, бер генә сыйныф җыела, һәм балаларның гомуми саны якынча 30 тирәсе булыр дип фаразлана16. Әмма, укытучылар җитешмәү сәбәпле, мәктәпнең рәсми ачылышы «беренче рамазанга» чигерелгән17. Бу елда рамазанның беренче көне 6 октябрьгә туры килгән. Димәк Ә. Мостафин җитәкчелегендәге кызлар мәктәбе 1906 елның 6 октябреннән эшли башлаган дип әйтә алабыз.
Мәктәпкә кабул итүнең төп шартларына килгәндә, анда баланың яше («сигез яше тулмаган бала кабул ителәчәктер»), белем дәрәҗәсе («бер дә укымаган, хәреф вә хәрәкәләрне танымаган балалар» кабул ителәчәк), тәрбиясе («тәүфикълы, әхлаклы»), сәламәтлеге («укуга зыян китерәчәк авырулары булмаган, сәламәт балалар алыначак») кебек мөһим таләпләр куелган. Мәктәп фәкыйрь кызларга белем бирү максатыннан ачылса да, мөрәҗәгать иткән очракта, хәлле гаилә балаларын кабул итү дә күздә тотылган. Әмма бай балалары уку өчен матди мөмкинлекләреннән чыгып акча түләргә тиеш булганнар. Ә инде китап-дәфтәр кебек уку әсбаплары белән тәэмин итүне мәктәп идарәсе үз өстенә алган18.
1911 елга Ә. Мостафин мәктәбе дүрт сыйныфтан торган гадәти ибтидаи уку йорты рәвешен ала. Беренче һәм икенче сыйныфларда укулар татар телендә булса, соңгы ике сыйныфта һәр көн берәр сәгать рус теле дәресләре дә укытыла башлый. Мәктәптә шулай ук бу елларда аеруча актуаль булган һөнәри тәрбия бирүгә, ягъни кул эшләре өйрәтүгә дә тиешле урын бирелә19.
Шуны да ассызыклап узу мөһим, Ә. Мостафин мәктәбе кыз балаларга заманы өчен кирәкле белем бирергә тырышкан. Елдан-ел укучыларның саны арту, урын булмау сәбәпле, күпмедер микъдарда балаларны мәктәпкә кабул итмичә калдыру моның ачык дәлиле. Архив документларыннан күренгәнчә, 1910/1911 уку елында мәктәптә барлыгы 39 кыз укыган, берничә бала, урын булмау сәбәпле, кабул ителми калган20, ә инде 1911/1912 уку елына «мәктәптә укучы кызлар 66га җитеп, урын булмаганга 25 кыз кандидатка булып язылганнар»21.
Мәктәпнең педагогик коллективына килгәндә, анда дүрт мөгаллимә эшләп килгән22. Хәлифә ханым Мостафина – мәктәп җитәкчесе ярдәмчесе булу өстенә, ана теленнән дәресләр биргән. Аның кызы Хәдичә туташ Мостафина тарих һәм җәгърафия фәннәрен укыткан. Рус теле дәресләрен Мәдинә туташ Терегулова алып барган. Танылган педагог, җәмәгать эшлеклесе Ибраһим Терегуловның кызы Мәдинә (1892-1984) – «шимбәчеләр» түгәрәгенең актив әгъзасы, татар яшьләренең беренче өй спектакльләрендә катнашучы буларак та тарихта яхшы билгеле. Ул Ә. Мостафин мәктәбеннән тыш, Касыйм, Троицк шәһәрләре мәктәпләрендә балаларга белем биргән23.
Инде әйтеп үткәнчә, мәктәптә шулай ук һөнәри тәрбиягә дә зур игътибар бирелгән – мөгаллимә ханым Еникеева24 кызларны кул эшләренә өйрәткән25.
Шактый нәтиҗәле генә эшләп килгән кызлар мәктәбенең, кызганыч, гомере озын булмый. 1909 елда26 мәктәпнең җитәкчесе Ә. Мостафин «сәяси яктан ышанычсыз» дип табыла һәм даими күзәтү астында яши башлый27. Шушы сәбәп белән ул 1911 елда «Мөхәммәдия» мәдрәсеннән эштән алына28, күп тә үтми, шул ук елның 5 октябрендә Халык училищелары инспекторы әмере белән аның җитәкчелегендә эшләп килгән кызлар мәктәбе дә ябыла29. Шул рәвешле зур өметләр баглап ачылган мәктәпнең язмышы тиз арада гына хәл ителә, белемгә, мәгърифәткә омтылган күпме кыз баланың өметләре киселә.
Гөрләп торган мәктәпнең уку елы яңа гына башланып киткән чорда ябылуы күп кенә укучы кызларны белем алудан мәхрүм калдыра. Бу мәсьәләгә Казан шәһәр мәктәпләр комиссиясе әгъзасы, эшмәкәр һәм хәйрияче Мөхәммәтҗан Сәйдәшев игътибар итә. Ул, Ә. Мостафин мәктәбенең халык арасында популяр булуына, анда укучы балаларның күбесе фәкыйрь кызлар икәнлегенә һәм аларга башлангыч белем алуның бигрәк тә зарурлыгына басым ясап, шул елның 24 октябрендә шәһәрнең мәктәпләр комиссиясе идарәсе рәисе исеменә татар кызлары өчен тиз арада бер мәктәп ачылса иде дигән үтенеч белдереп гариза яза30. М. Сәйдәшевнең гаризасы каралып, 1912 елның 1 гыйнварында шәһәрнең бишенче полиция участогында 1870 елгы кагыйдәләр нигезендә дүрт еллык уку программасы белән 5нче рус-татар кызлар мәктәбе ачыла31. Мәктәп өчен Сәйдәшевләрнең Урта Мещан урамындагы 75нче номерлы йортлары арендалана32. Бу уку йорты 1911 елда ябылган Ә. Мостафин мәктәбенең укыту-тәрбия традицияләрен дәвам иткән дип фаразларга була. Табылган документлардан күренгәнчә, 5 рус-татар кызлар мәктәбенә мөгаллимә итеп Ә. Мостафин мәктәбендә эшләгән ханымнар чакырыла. Рус теле дәресләрен Мәдинә Терегулова33, кул эшләрен Бибиәсма ханым Еникеева алып бара34.
Ә. Мостафинның зур өметләр баглап ачкан кызлар мәктәбе, кызганыч, көтмәгәндә-уйламаганда шулай ябыла. Белемгә омтылган күпме татар кызының, баласының мәгърифәтле булуын күрергә өметләнгән күпме ата-ананың хыяллары тормышка ашмый кала. Мәктәпнең башлангыч чорында укырга кергән балалар аны тәмамлап өлгергән дип фаразлар өчен дәлилләр бар, әмма соңгы елларда мәктәп бусагасын атлап кергән кызларның укудан, инде үз итеп өлгергән мөгаллимәләреннән читләштерелүе көн кебек ачык. Озак эшләргә насыйп булмаса да, мәктәпнең тарихта үз эзе, традицияләре бар. Һәм алар ХХ гасыр башында татар хатын-кыз мәгарифенең үсеш үзенчәлекләрен билгеләргә ярдәм итәләр.
ИСКӘРМӘЛӘР:
1. «Ак юл» – 1913-1916 елларда Казан шәһәрендә язучы, тәрҗемәче һәм журналист Фәхрелислам Агиев наширлегендә дөнья күргән балалар журналы.
2. [Казанда Хәлифә ханым Мостафина җәнабләре мәктәбе] // Ак юл. – 1913. – № 2. – Б. 8.
3. Татарстан Республикасы Дәүләт архивы, 98 ф., 5 тасв., 914 сакл. бер.
4. Татар педагогик фикере антологиясе. 2 томда. Том 1 (Борынгы төрки чор – ХХ гасыр башы) / Ред. Ф. М. Солтанов, М. М. Гибатдинов, Л. Р. Мортазина. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2014. – Б. 280.
5. Кызлар мәктәбе // Йолдыз. – 1907. – 7 сентябрь.
6. Казан губернасы Чар өязе (Татарстан Республикасының хәзерге Әтнә районы) Кышлау авылында имам һәм ахун Лотфулла бине Сибгатулла әс-Сөләймани үз кызларына җәдитчә белем бирә, аларга ир балалар мәктәпләрендә укытыла торган фәннәр буенча дәрес бирә (кара: Мортазина Л. Р. Галимәтелбәнат Биктимерия – мәгърифәтче һәм педагог // Фәнни Татарстан. – 2023. – № 1. – Б. 157).
7. Кызлар мәктәбе // Йолдыз. – 1907. – 7 сентябрь.
8. Баруди Г., Шәрәф Ш. Маһруй ханым тәрҗемәи хәле / Басмага әзерләүче А. Гайнетдинов. – Казан, 2022. – Б. 35.
9. Шунда ук. – Б. 36.
10. Әмирхан Р. Иманга тугрылык. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – Б. 214.
11. Татарстан Республикасы Дәүләт архивы, 160 ф., 1 тасв., 1093 сакл. бер., 33 кгз.-33 кгз. икенче ягы.
12. Зиннатуллина А. А. Общество благотворителей школы С. Амирхании и развитие женского образования // Сборник материалов итоговой конференции молодых ученых и аспирантов Института истории АН РТ за 2008 г. – Казань: Институт истории АН РТ, 2009. – С. 45-47.
13. Кызларга мәктәп ачу хосусында // Казан мөхбире. – 1906. – 4 сентябрь.
14. Шәһәр уку эше вә мәктәпләр комиссиясенең рәисе исеменә гласный М. Ә. Сәйдәшев тарафыннан бирелмеш гариза // Бәянелхак. – 1911. – 24 октябрь.
15. Татарстан Республикасы Дәүләт архивы, 160 ф., 1 тасв., 1093 сакл. бер., 36 кгз.
16. Кызлар мәктәбе // Йолдыз. – 1906. – 16 сентябрь.
17. [Әхмәтҗан Мостафин идарәсендәге...] // Казан мөхбире. – 1906. – 1 октябрь.
18. Кызлар мәктәбе // Йолдыз. – 1906. – 16 сентябрь.
19. Әхмәтҗан хәлфәнең кызлар мәктәбе // Бәянелхак. – 1911. – 9 октябрь.
20. Татарстан Республикасы Дәүләт архивы, 160 ф., 1 тасв., 1462 сакл. бер., 36 кгз.
21. Шәһәр уку эше вә мәктәпләр комиссиясенең рәисе исеменә гласный М. Ә. Сәйдәшев тарафыннан бирелмеш гариза // Бәянелхак. – 1911. – 24 октябрь.
22. Бу мәгълүмат фотосурәт алынган елга карый.
23. Казан Федераль университетының Н. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге, 5040 т.
24. Текстта исеме күрсәтелмәгән, бу чорда татар кызлар мәктәпләрендә кул эшләре мөгаллимәсе булып эшләгән Бибиәсма Еникеева турында сүз барса кирәк.
25. [Казанда Хәлифә ханым Мостафина җәнабләре мәктәбе] // Ак юл. – 1913. – № 1. – Б. 8.
26. Татарстан Республикасы Дәүләт архивы, 199 ф., 1 тасв., 675 сакл. бер., 11 кгз. икенче ягы-13 кгз.
27. Шунда ук, 92 ф., 2 тасв., 14853 сакл. бер., 33-34 кгз.
28. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе: тарихы һәм бүгенгесе: документлар җыентыгы / Төз. Р. А. Гимазова, З. Г. Габдуллин. – Казан, 2022. – Б. 67.
29. Әхмәтҗан хәлфәнең кызлар мәктәбе // Бәянелхак. – 1911. – 9 октябрь; Татарстан Республикасы Дәүләт архивы, 92 ф., 2 тасв., 17124 сакл. бер., 2 кгз.; 160 ф., 1 тасв., 1579 сакл. бер., 7 кгз.
30. Шәһәр уку эше вә мәктәпләр комиссиясенең рәисе исеменә гласный М. Ә. Сәйдәшев тарафыннан бирелмеш гариза // Бәянелхак. – 1911. – 24 октябрь; Татарстан Республикасы Дәүләт архивы, 98 ф., 5 тасв., 914 сакл. бер., 16 кгз.-16 кгз. икенче ягы.
31. Татарстан Республикасы Дәүләт архивы, 98 ф., 5 тасв., 914 сакл. бер., 29-30 кгз.
32. Мухамадеева Л. Страницы истории татарского предпринимательства: купеческая династия Сайдашевых (вторая половина XIX – начало ХХ веков). – Казань: Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ, 2020. – С. 103-104.
33. Там же. – С. 104.
34. Татарстан Республикасы Дәүләт архивы, 98 ф., 8 тасв., 283 сакл. бер., 9-10 кгз.
Әдәбият исемлеге
Әмирхан Р. Иманга тугрылык. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 384 б.
Баруди Г., Шәрәф Ш. Маһруй ханым тәрҗемәи хәле / Басмага әзерләүче А. Гайнетдинов. – Казан, 2022. – 64 б.
Зиннатуллина А. А. Общество благотворителей школы С. Амирхании и развитие женского образования // Сборник материалов итоговой конференции молодых ученых и аспирантов Института истории АН РТ за 2008 г. – Казань: Институт истории АН РТ, 2009. – С. 45-47.
Мортазина Л. Р. Галимәтелбәнат Биктимерия – мәгърифәтче һәм педагог // Фәнни Татарстан. – 2023. – № 1. – Б. 156-163.
«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе: тарихы һәм бүгенгесе: документлар җыентыгы / Төз. Р. А. Гимазова, З. Г. Габдуллин. – Казан, 2022. – 248 б.
Мухамадеева Л. Страницы истории татарского предпринимательства: купеческая династия Сайдашевых (вторая половина XIX – начало ХХ веков). – Казань: Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ, 2020. – 292 с.
Татар педагогик фикере антологиясе. 2 томда. Том 1 (Борынгы төрки чор – ХХ гасыр башы) / Ред. Ф. М. Солтанов, М. М. Гибатдинов, Л. Р. Мортазина. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2014. – 407 б.
References
Emirhan R. Imanga tugrylyk [The Devotion to the faith]. Kazan: Tatar. Publ. house, 1997, 384 р.
Barudi G., Sheref Sh. Maһruj hanym terjemei hele [The Biography of Magruy khanum / Compiled by A. Gainutdinov]. Kazan, 2022, 64 p.
Zinnatullina A. A. Obshchestvo blagotvoriteley shkoly S. Amirkhanii i razvitiye zhenskogo obrazovaniya [The Society of the Benefactors of the S. Amirhaniya School and the Development of the Women’s Education]. IN: Sbornik materialov itogovoy konferentsii molodykh uchenykh i aspirantov Instituta istorii AN RT za 2008 g. [The Collection of the materials from the final conference of young scientists and postgraduates of the Institute of History of the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan for 2008]. Kazan, 2009, pp. 45-47.
Murtazina L. R. Galimetelbenat Biktimeriya – meg»rifetche һem pedagog [Galimetelbanat Biktimeria – an educator and teacher]. IN: Fenni Tatarstan [The Scientific Tatarstan], 2023, no. 1, pp. 156-163.
“Mohemmediya” medresese: tarihy һem bugengese: dokumentlar jyentygy [Madrasah “Muhammadiya”: history and today: the collection of the documents / Compiled by R. A. Gimazova, Z. G. Gabdullin]. Kazan, 2022, 248 р.
Mukhamadeyeva L. A. Stranitsy istorii tatarskogo predprinimatelstva: kupecheskaya dinastiya Saydashevykh (vtoraya polovina XIX – nachalo XX vekov) [The Chapters of the history of the Tatar entrepreneurship: the merchant dynasty of the Saydashevs (the second half of the XIXth – early XXth century)]. Kazan, 2020, 292 p.
Tatar pedagogik fikere antologijase: ike tomda. 1 tom (Boryngy torki chor – XX gasyr bashy). Red. F. M. Soltanov, M. M. Gibatdinov, L. R. Mortazina [(eds.) The Anthology of the Tatar pedagogic idea: two volumes. Vol. I (The ancient Turkic period – beginning of the XX century) Editors: F. M. Soltanov, M. M.Gibatdinov, L. R. Mortazina]. Kazan: Tatar. publ. house, 2014, 407 p.
Сведения об авторах
Зиннатуллина Алсу Анваровна, научный сотрудник Центра истории и теории национального образования Института истории им. Ш. Марджани АН РТ, e-mail: jamash.00@mail.ru
Муртазина Ляля Раисовна, кандидат педагогических наук, ведущий научный сотрудник Центра истории и теории национального образования Института истории им. Ш. Марджани АН РТ, e-mail: lyalyamur@mail.ru
About the authors
Alsou A. Zinnatullina, Scientific Researcher at the Center of History and Theory of the National Education of Sh. Marjani Institute of History, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan, e-mail: jamash.00@mail.ru
Lyalya R. Murtazina, Candidate of Pedagogical Sciences, Leading Researcher at Sh. Marjani Institute of History, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan, e-mail: lyalyamur@mail.ru
В редакцию статья поступила 09.09.2025, опубликована:
Зиннәтуллина А. Ә., Мортазина Л. Р. Бер сурәтнең тарихы (Казанда Ә. Мостафинның кызлар мәктәбе турында) // Гасырлар авазы – Эхо веков Echo of centuries. – 2025. – № 4. – С. 164-172.
Submitted on 09.09.2025, published:
Zinnatullina A. A., Murtazina L. R. Ber suretnen tarikhy (Kazanda A. Mostafinnyn kyzlar mektebe turynda) [The story of one single image (About the A. Mustafin girls’ school in Kazan)]. IN: Gasyrlar avazy – Eho vekov [Echo of centuries], 2025, no. 4, pp. 164-172.
Для получения доступа к полному содержанию статьи необходимо приобрести статью либо оформить подписку.
0 руб.
OTHER ARTICLES
В статье рассматриваются основные вехи развития научно-документального журнала «Гасырлар авазы – Эхо веков».
Статья посвящена биографиям детей военного времени
В статье рассматриваются основные аспекты вопроса о советских пограничниках из Удмуртской АССР
Статья посвящена анализу практики отчуждения – мены – в среде служилых мурз в конце XVII в.
Статья посвящена изучению жизни и деятельности казанского губернатора Николаевской эпохи второй четверти XIX столетия барона Альберта Карловича Пирха.
В статье представлены официальные документы, касающиеся жизни и творчества классика татарской литературы Фатиха Амирхана










