Х. З. Баһаветдинова. Агафуровлар нәселе: Екатеринбург – Казан бәйләнешләре
В статье освещается происхождение екатеринбургских купцов Агафуровых, раскрыта их предпринимательская и благотворительная деятельность. Показано, что у истоков торговой империи «Братьев Агафуровых» стоял отставной солдат Хисаметдин Гафуров – выходец из деревни Малая Елга Лаишевского уезда Казанской губернии. Происходя из бедной крестьянской семьи, он стал купцом 2-й гильдии. Дело Хисаметдина Гафурова продолжили его сыновья – Камалетдин, Зайнетдин, Кашафетдин. Среди уральских купцов они считались крупными меценатами. Кроме того, автор приводит данные о тесных родственных связях Агафуровых с известными казанскими купцами: Галеевым и Апанаевым, а также освещает их жизнь в послереволюционный период. В статье использованы и проанализированы источники из фондов Государственного архива Республики Татарстан, Российского государственного исторического архива, материалы дореволюционных газет, воспоминания и различные опубликованные работы.
ARTICLE TYPE:
Научная статья
ARTICLE LANGUAGE:
Татарский
PUBLICATION DATE:
27.11.2025
Статья представлена в издании

Гасырлар авазы - Эхо веков Echo of centuries № 4 2025
Ознакомительная часть статьи
УДК 9.929
EDN DODKHM
Агафуровлар нәселе: Екатеринбург – Казан бәйләнешләре
Х. З. Баһаветдинова,
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты,
Казан шәһ., Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе
The Agafurov Family: the links between Yekaterinburg and Kazan
Kh. Z. Bagautdinova,
Sh. Marjani Institute of History, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan,
Kazan, the Republic of Tatarstan, the Russian Federation
Аннотация
В статье освещается происхождение екатеринбургских купцов Агафуровых, раскрыта их предпринимательская и благотворительная деятельность. Показано, что у истоков торговой империи «Братьев Агафуровых» стоял отставной солдат Хисаметдин Гафуров – выходец из деревни Малая Елга Лаишевского уезда Казанской губернии. Происходя из бедной крестьянской семьи, он стал купцом 2-й гильдии. Дело Хисаметдина Гафурова продолжили его сыновья – Камалетдин, Зайнетдин, Кашафетдин. Среди уральских купцов они считались крупными меценатами. Кроме того, автор приводит данные о тесных родственных связях Агафуровых с известными казанскими купцами: Галеевым и Апанаевым, а также освещает их жизнь в послереволюционный период. В статье использованы и проанализированы источники из фондов Государственного архива Республики Татарстан, Российского государственного исторического архива, материалы дореволюционных газет, воспоминания и различные опубликованные работы.
Abstract
This article highlights the origin of the Yekaterinburg merchants Agafurov, reveals their entrepreneurial and charitable activities. It is shown that the origins of the trading empire of the “The Agafurov Brothers” were founded by a retired soldier Khisametdin Gafurov – a native of the village of Malaya Yelga of the Laishevsky district of the Kazan province. Coming from a poor peasant family, he rose to the rank of a 2nd guild merchant. Khisametdin Gafurov’s business was continued by his sons – Kamaletdin, Zainetdin, Kashafetdin. Among the Ural merchants, they were considered to be major patrons. In addition, the author provides data information about the close ties of the Agafurov with the famous Kazan merchants: such as Galyeev and Apanayev, and also describes their life in the post-revolutionary period. This article also uses and analyzes the sources from the funds of the State Archive of the Republic of Tatarstan, the Russian State Historical Archive, the materials of the pre-revolutionary newspapers, memories and various published works.
Ключевые слова
Купцы Агафуровы, воспоминания, торговая деятельность, недвижимости, благотворительность, родственные отношения, Апанаевы, Галеевы.
Keywords
The Merchants of Agavorov, memories, commercial activity, real estate, charity, family relations, Apanayeva, Galeeva.
Кереш
Екатеринбург сәүдәгәрләре Агафуровларның нәсел тарихы шактый гына өйрәнелгән. Аларның эшчәнлеге турында инкыйлабка кадәр басылып чыккан статистика мәгълүматларында да, матбугат битләрендә дә материаллар очрый. Галимнәр С. Корепанова1, А. Н. Старостин2 хезмәтләре, танылган эшмәкәр һәм җәмәгать эшлеклесе Ә. Мәңгәр хатирәләре3, оныгы Бәдри Девишев истәлекләре4 укучыларга билгеле.
Татарстан Республикасының Лаеш районындагы Кече Елга авылы тарихын өйрәнүче төбәк тарихчысы Г. Б. Вәлиуллина-Зарипова хезмәтләрен бабасы Баһаветдин Мөхәммәтзариф улы көндәлекләрен кулланып язган5. Аның бабасы Агафуровларда приказчик булып хезмәт иткән. Аларның гаилә архивында бүләккә алып кайткан самавыр, юлда ашарга дип алынган көмеш кашык, фотосурәтләр саклана.
2016 елдан Екатеринбург шәһәрендә «Агафуровлар йорты» музей клубы эшли. Музей Агафуровлар гаиләсе тарихына багышланган, экспонатларга бай.
Фамилияләре нигә Агафуров икән дигән сорау туа. Документларда руслар тарафыннан татар исем-фамилияләрен бозып язу очраклары еш очрый. Сәүдә эше алып барганда фамилия яңгыравыклырак булсын өчен фамилиягә үзләреннән дә үзгәреш кертүләре ихтимал. Фамилия алдына «А» хәрефен өстәп, Агафуровлар булып киткәндер дип уйларга да җирлек бар.
Агафуровлар нәселе
Екатеринбург сәүдәгәрләре «Бертуган Агафуровлар» ширкәте сәүдә империясе башында Хисаметдин Гафур улы тора. Ул 1831 елны[ Хисаметдиннең туган елы төгәл түгел. Якынча ул 1829 елга кадәр туган булырга тиеш. Ревизиядә ялгыш күрсәтелгән.
] Казан губернасы Лаеш өязе Кече Елга авылында ясаклы татар Гафур гаиләсендә туган.
Нәсел шәҗәрәсе: Казан өязе Нугай даругасы Бикәй Әбләҗев сотнясы Кече Елга авылы ясаклы татарларыннан: Кутлучка Кадряков (хатыны – Ижбикә Арасланова (1662 елгы, Селенгуш авылыннан[ Хәзерге Татарстан Республикасы Питрәч районының юкка чыккан Олы Селенгуш авылы.
]) → Габбас (1725 елгы) (хатыннары: Рабига Әбләҗева (1727 елгы, Олы Елга авылыннан[ Хәзер Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районында.
]); Зәминә Ярмәкова (1737 елгы, Кече Елга авылыннан) → Габдерәшит (1750-1817) → Гафур (1774-1829) → Хисаметдин (1831-1883) → Камалетдин (1853-1922)6.
1853 елда Хисаметдин Гафур улы хәрби хезмәткә (рекрут) алына. Хисаметдиннең икенче улы Зәйнетдиннең оныгының улы Бәдри Девишев үзенең истәлекләрендә бу вакыйганы түбәндәгечә искә ала7: «Гаилә авырлыклар белән көн күргән. Эшкәртергә җирләре аз булган. Хисаметдин, гаиләдә бердәнбер ир бала, калган 5-се кызлар. Закон буенча ир-атлар өчен генә җир бирелгән. 1855 елда Агафуровлар нәселе тарихында башлангыч нокта дип санарга мөмкин булган вакыйга була. Ике улының берсен патша армиясенә хезмәт итәргә җибәрергә тиеш булган күрше алпавыт Гафурга отышлы килешү тәкъдим итә ягъни зур суммага үзенең улы урынына Хисаметдинне солдатка җибәрергә күндерә»[ Русчадан татарчага Х. Баһаветдинова тәрҗемәсе.
].
Бу урында бераз ачыклык кертик. Кече Елга авылы ясаклы татарларының VIII ревизия материалларыннан Гафур Габдерәшит улы 1774-1829 елларда яшәгәнлеге билгеле. Хуҗалык исемлегендә аның уллары – Шәмсетдин (1800), Камалетдин (1806-1829), Хисаметдин (1831); кызлары – Хәбибҗамал (1819), Сәхибҗамаллар (1824) күрсәтелгән8. Димәк, Гафурның барлыгы биш баласы – өч ир, ике кызы булган. Икенче улы Камалетдин 23 яшендә бакыйлыкка күчә9. Бәдри Девишев истәлекләрендә күрсәтелгән биш кызы булган дигән факт дөреслеккә туры килми. Шулай ук, гаилә башлыгы Гафур, алпавыт белән берничек тә килешү төзи алмаган, чөнки ул 1829 елның 9 ноябрендә 56 яшендә вафат булган10.
Әтисе вафатыннан соң гаилә башлыгы булып өлкән улы Шәмсетдин кала. Ул гаиләсе белән Кече Елга авылында яши. Хатыны Мәхүбҗамал (1804) белән аларның Хөснетдин (1849), Шәрәфетдин (1853), Мәгъсүмә (1856) исемле балалары була.
Хисаметдин дә абыйсы гаиләсе белән бер хуҗалыкта яши. 1852 елда авылдаш кызы Биби-Газизә Сәйфетдин кызына өйләнә (1834-1914) һәм яшь гаиләнең 1853 елның 23 октябрендә Камалетдин[ Камалетдин Хисаметдин улы Агафуров (1853-1922) – I гильдия сәүдәгәре, Екатеринбург мөселман хәйрия җәмгыятенең гомерлек, башлангыч белем бирүне кайгырту җәмгыятенең хакыйкый, «Екатеринбург велосипедчылар һәм физик үсеш сөючеләр җәмгыятенең» мактаулы һәм ирекле янгын җәмгыяте сакчылар отряды әгъзасы.
] исемле уллары туа11.
Әмма шул ук елны, тормышлары авыр булу сәбәпле, ул солдат хезмәтенә (рекрут) китә. Бу ишле гаиләне ачлыктан коткарыр өчен бердәнбер мөмкинлек була. Солдат хезмәтеннән акча түләп яки үз урыннарына башка кешеләрне солдатка (рекрутка) җибәрү очраклары булган.
Бер елдан соң, Екатеринбургка кечкенә улы белән хатыны Биби-Газизә күчеп килә һәм солдат казармалары янында бер почмакны арендага алып яши башлый. Аларның 1861 елны Зәйнетдин[ Зәйнетдин Хисаметдин улы Агафуров (1861-1924) – II гильдия сәүдәгәре, берничә тапкыр Екатеринбург шәһәр Думасы гласные итеп сайланган. Ул Екатеринбургның сәүдә палатасы рәисе, Эрбет ярминкәсе комитетының рәис ярдәмчесе, Дәүләт һәм шәхси банкларның Екатеринбург бүлекчәләренең хисап комитеты, Екатеринбург ат чабышы, аучылар җәмгыятенең хокыйкый әгъзасы булып тора. Үзе дә Екатеринбург һәм Төмән ипподромнарында ат чабышларында катнаша.
], 1865 елны Мәрфуга, 1871 елда Кәшәфетдин исемле уллары туа12. Унике ел хезмәт иткәннән соң, Хисаметдин Гафур улы унтер-офицер дәрәҗәсендә отставкага чыга.
Сәүдә һәм күчемсез милек
1868 елны Екатеринбург шәһәренең Сәүдә мәйданында арендага алынган кечкенә кибеттә вак товар һәм җиләк-җимеш белән сату эшен ачып җибәрә. Соңрак йон һәм мамык тукымалар, татар хатын-кызлары тукыган төрле салфеткалар, тастымаллар, өстәл җәймәләре сатуны да оештыра. Аңа хатыны Биби-Газизә һәм улы Камалетдин, бераз соңрак икенче улы Зәйнетдин дә ярдәм итә.
Үзенә ярдәмче итеп Фазылҗан Вәлиевне ала. Ул фирма эшләре белән Троицк, Петропавел, Чиләбе шәһәрләренә дә йөри. Андагы сәүдә үзәкләрендә «Зингер» машиналары, авыл хуҗалыгы өчен кирәкле төрле эш кораллары һәм башка товарлар белән сату итә13. Хисаметдин Гафур улы ярлы крестьяннан II гильдия сәүдәгәре дәрәҗәсенә ирешә.
Көтмәгәндә гаилә башлыгы 1883 елда вафат була. Үзе исән вакытта төзи башлаган ике катлы йортларын – уллары Камалетдин һәм Зәйнетдин эшләп чыгалар. Һәм шул ук елның ноябрендә үз һөнәрләрендә зур уңышларга ирешкән Камалетдин һәм Зәйнетдин Гафур уллары «Бертуган Агафуровлар» иптәшлек ширкәтен төзиләр.
Тарихчы-галим А. Н. Старостин «Ислам в Сердловской области» хезмәтендә Агафуровларның эре сәүдәгәр булып китүләрен түбәндәгечә аңлата: «XIX гасырда Урал шәһәрләренә Европа һәм Азиядән килгән сәүдә кәрваннарын, нигездә, төрки телле сәүдәгәрләр җитәкләгән. Ә татар сәүдәгәрләренә төрки телдә аралашу һәм диннең дә уртак булуы ярдәм иткән. Алар элемтәгә җиңелрәк кергәннәр һәм эшмәкәр хезмәттәшләре белән уртак тел тапканнар. Бу кайбер сәүдәгәр династияләренә үз эшләрен Урал-Себер төбәгендә генә түгел, ә бөтен Россия империясенә юнәлтергә мөмкинлек биргән»14.
Эшмәкәр Агафуровлар сәүдә эшләрен Төньяк-Көнчыгыш Россия шәһәрләрендә дә җәелдерәләр: 1894 елда – Төмән, 1899 елда – Пермьдә сәүдә үзәкләре ачыла15. Күпләп сатып алу өчен 1898 елдан – Варшавада, 1908 елдан – Мәскәүдә махсус офислар эшли башлый. Сәүдә килешүләре төзү өчен Польша, Германия, Швейцария, Франция, Кытай һәм Япониягә дә барып җитәләр.
Алар Эрбет һәм Чиләбе ярминкәләре базарларына чыгалар. 1914 елгы мәгълүматлар буенча сәүдәгәр Агафуровлар Эрбет ярминкәсендә әйдәп баручылардан санала. Алар энә-галантерея товарлары, парфюмерия, тегү машиналары, катушкаларда тегү җепләре (тегү кәгазе) саталар16. Бу өлкәдә аларга тиңнәр булмый.
Ярминкә көннәрендә татар сәүдәгәрләре, эшмәкәрләр һәм аларның приказчиклары коммерция белән генә яшәмәгән. Алар өчен татар һәм рус эшмәкәрләре белән очрашу урыннары да оештырылган булган. Мисал өчен, Эрбет ярминкәсенең 25 еллыгына багышлап Зәйнетдин Хисаметдин улы тарафыннан зур кичә оештырыла. Анда йөзләрчә кеше катнаша.
Әхмәтвәли Мәңгәр үзенең хатирәләрендә: «Эрбет ярминкәсенә килгән сәүдәгәрләр көндезге чәйгә Агафуровлар кибетенең икенче катына җыелалар иде. Анда милли мәсьәләләр турында да күп сүзләр сөйләнә иде», дип искә ала17. Шулай итеп Агафуровлар кибете татар халкының бүгенге яшәеше һәм киләчәге турында фикер алышу урынына әверелгән. Ял итү минутларында сәүдәгәрләр үзләре яраткан татар халык җырларын тыңлаганнар18.
ХХ йөз башында Агафуровлар шәһәрнең сәүдә хезмәткәрләре арасында иң байларыннан булып саналалар. 1908 елда, Сәүдә йортының 25 еллыгы уңае белән «Бертуган Агафуровлар» үз хезмәткәрләре өчен кредит-туплау кассасын ачалар. Аның хисаплары даими басылып тора.
Аларның күчемсез милке Екатеринбург шәһәренең Усольцевская (хәзер Сакко һәм Ванцетти), Коковинская (хәзер Шейнкман), Студеная (хәзер Маршал Жуков), Успенская (хәзер Вайнер) һәм башка урамнарында булган. Бу биналарның күбесе сакланмаган. Бүгенге көндә Сакко һәм Ванцетти урамындагы 24 һәм 28 йортлар – Агафуровлар яшәгән утар – аеруча кызыклы һәм мәдәни-тарихи кыйммәткә ия. Алар агач архитектурасының искиткеч үрнәкләреннән региональ әһәмияттәге архитектура һәйкәлләре булып торалар[ Биналар ике катлы, агачтан, матур бизәкләр белән эшләнелгән. Әтиләре Хисаметдин исән вакытта төзелә башланган йортта өч туган гаиләләре белән яшәгәннәр. Аскы каты таштан булган. Соңрак аны үзгәртеп, зурайтып төзегәннәр. Бүгенге көндә бу бинада «Агафуровлар йорты» музей клубы эшли. Ә 1898 елдан Камалетдин гаиләсе яшәгән йортта – Свердловск өлкәсе Татарстан Республикасы вәкиллеге урнашкан.
].
Екатеринбургтан 8 км ераклыкта Себер трактында Агафуровларның дачалары да булган. Наратлар белән уратып алынган тау өстендә, ачык верандалы агачтан эшләнгән мәһабәт йорт, якында гына көймә белән йөрер өчен буа, крикет уйнарга җәйләү дә бар. Биредә алар ял итәргә яратканнар һәм еш кына кунаклар кабул иткәннәр.
Сәүдә йорты хезмәткәрләре балалары белән берлектә хәйрия акцияләре дә үткәргәннәр. Мөселман бәйрәмнәрендә халыкны бай өстәлләр белән сыйлаганнар, мохтаҗларга акчалата ярдәм күрсәткәннәр.
1920 елда дача балалар туберкулезы санаторие итеп үзгәртелә.
Хәйриячелек
Татар байлары мәчет-мәдрәсәләргә һәрвакытта ярдәм итеп торганнар. Шуңа күрә алар шәһәр җитәкчеләре, җирле халык алдында авторитет казанганнар. Бу өлкәдә билгеле инде Агафуровлар да читтә калмаган. Урал сәүдәгәрләре арасыннан аларның нәселләрен, эре меценатлар дип әйтә алабыз.
Алар үз утарларының берсендә мөселманнар өчен гыйбадәт йорты ачалар (Студеная ур., 8)[ Хәзерге Маршал Жуков урамы, бина сакланмаган.
]. Мәчет руханилары Агафуровлар йортларында яшиләр. Хисаметдиннең икенче улы Зәйнетдин 1900 елда ачылган мөселман хәйрия җәмгыятенең беренче рәисе була. Хәйрия утырышлары да аларның йортларында уздырыла. Алар һәрдаим Эрбет ярминкәсе мәчетенә, Екатеринбург һәм аның өязләрендәге мәчет-мәдрәсәләргә ярдәм итәләр. Шулай ук, Түбән Новгород һәм Пермь шәһәрләрендә мәчет төзүдә катнашалар19.
Зәйнетдин Агафуровның хатыны Әсма Садыйк кызы (Троицк шәһәрендә ат үрчетүче кызы) да мөселман хәйрия җәмгыяте һәм кызлар өчен 5 сыйныфлы мөселман мәктәбе тормышында актив эш алып бара.
Матбугат битләрендә дә мәшһүр «Бертуган Агафуровлар» фирмасының хәйрия эшләре турында язмалар очрый. Мәсәлән, «Вакыт» (1909) газетасы: «Пермьдә ибтидаи (башлангыч) вә рөшди (урта) кыйсемнәрендә 170 балага имтихан булды. Борадәран (бертуган) Агафуровлар шәкертләргә һәдия (бүләк) өләштеләр»20; «Екатеринбургские епархиальные ведомости» (1902, 1912): «22 октябрьдә кичке 6 сәгатьтә Епархия хатын-кызлар училищесында әдәби кичә булды... Моннан тыш, “Бертуган Агафуровлар” фирмасы тарафыннан бушлай бирелгән граммафон күрсәтелде”; “Шул ук көнне кич белән Ирләр руханилары училищесы пансионында да шул ук “Бертуган Агафуровлар” фирмасы тарафыннан бушлай бирелгән граммофон кулланылды...”21; “Епархия хатын-кызлар училищесында мохтаҗ тәрбияләнүчеләр файдасына уздырылган хәйрия кичәсендә “Бертуган Агафуровлар” сәүдә йорты 7 сум 33 тиенгә: кәгазь, чук, тасма, чыбык, 11 пар оек, ялтыравык һәм грим өчен кирәк-яраклар алып бирделәр»22, – дип хәбәр итәләр. Түбәндә китерелгән мисаллардан «Бертуган Агафуровлар» ширкәте мөселман балаларына гына түгел, православие динендә булган укучыларга да ярдәм күрсәткәннәр дип әйтә алабыз.
Беренче мөселман мәктәбе Агафуровлар ярдәме белән 1895 елда ук ачылган була. 20 ел эчендә мәктәпләр өчен Агафуровлар 100 мең сум акча бирәләр. 1914 елда мулла Рахманкулов мәдрәсәдә рус телен өйрәнү мәсьәләсен күтәрә. Мәхәллә халкы каршы килми23.
Агафуровлар йортларының берсендә барлык уңайлыклары булган мөселман-рус китапханәсе эшли. Алар китаплар сатып алыр өчен 500 сум акча бүлеп бирәләр. Кәшәфетдиннең хатыны Салия Солтан кызы үзенең шәхси китапханәсеннән рус язучыларының 150 томлык китапларын бүләк итә. 1914 елда китапханә рус һәм татар телләрендә 36 газета-журнал алдыра. 1915 елга 7 033 кеше китапханәдән файдалана, 95-е өйләренә китап алып укый24.
Нәселдән күчмә мактаулы граждан исемен алу
1912 елның 10 январендә I гильдия сәүдәгәре Камалетдин Хисаметдин улы Агафуров нәселдән күчмә мактаулы гражданы исемен бирүләрен сорап Сенат исеменә гариза яза25. Россия империясе законнары буенча, 20 ел сәүдә итүчеләр (I гильдия) һәм аларның гаилә әгъзалары мактаулы гражданнар исемлегенә керергә хокуклы булалар.
Патша императоры указы нигезендә бирелгән белешмәдә «1883 елдан Камалетдин Хисаметдин улы мөстәкыйль сәүдәгәр. Аңарчы екатеринбург сәүдәгәре әтисе Хисаметдин гаиләсендә саналган. 1883-1893 елларда – II гильдия, ә 1893 елдан I гильдия сәүдәгәре. Гаилә әгъзалары: хатыны – Бәдигыльниса (8.12.1853), улы – Садретдин (4.01.1879), килене Бибимәрьям (5.11.1880). Садретдинның балалары: Ишморат (20.07.1907), Бибифатыйма (19.05.1898), Разия (15.07.1901)», дип язылган26.
Камалетдин Агафуров улы Садретдинны Екатеринбург өязе Карабол вулысы һәм авылының 1нче мәхәллә җәмигъ мәчетендә теркәгән. Камалетдиннең хатыны Бәдигыльниса Карабол авылыннан. Садретдинның балалары Екатеринбург шәһәре мәхәлләсендә язылганнар. Аның хатыны Бибимәрьям затлы нәселдән. Әтисе Шаһисолтан Шаһиәхмәт улы Уфа губернасы Минзәлә өязеннән (хәзер Татарстан Республикасы Минзәлә районы). Ул 1876 елда Казан университетының юридик факультетын тәмамлаган. 1890 елга кадәр Оренбург татар укытучылар мәктәбендә укыткан. Соңрак Оренбург өлкәсенең суд бүлегендә тикшерүче булып хезмәт иткән. 1889 елдан – дәүләт киңәшчесе. Әнисе Бибигайниҗиһан Мөхәммәтсадыйк кызы Нигъмәтуллина – морза нәселеннән27.
Беренче гаризаны язганга ике елдан артык вакыт узгач, 1914 елда Камалетдин Хисаметдин улы Дәүләт Сенатына яңадан мөрәҗәгать итә28. Ул вакытта ул үзенең авырганлыгын (врач белешмәсен терки), исән чагында эшләрен тәртипкә китереп калдырырга теләген белдерә. Шулай ук, мактаулы исемнәре булмагач оныгы Бибифатыйманы морза нәселеннән булган кияү белән никахлаша алмавын аңлатып яза. Ниһаять, 1914 елның 20 октябрендә нәселдән күчмә мактаулы гражданнар исемлегенә кертү турындагы документны алырга ирешә.
Туган җир белән бәйләнешләре
Агафуровлар туган авылларына кайткалап торганнар. Авылларына мәчет, күпер салырга матди ярдәм күрсәткәннәр. Кече Елга авылыннан туганнары Мөхәммәтзариф улы Баһау приказчик булып хезмәт иткән.
Алар сәүдә эшләре белән ярминкәләрдә Казан байлары белән тыгыз аралашканнар. Хисаметдиннең олы улы Камалетдин кызларын Казан байлары улларына кияүгә биргән. Суфия (1887-1959) казан сәүдәгәре Мөхәммәтҗан Галиевнең улы Газизҗан Галиев (1859-1931); Мәрзия (1890-1967) Апанаевлар нәселеннән Һарун-Рәшид Апанаев (?-1937) белән тормыш иткәннәр.
Газизҗан Галиев – эшмәкәр, сәүдәгәр, инкыйлабка хәтле зур капитал туплаган. Аларның Суфия белән үз балалары булмагач, Саҗидә исемле кызны тәрбиягә алып үстергәннәр. Газизҗан Мөхәммәтҗан улы 1931 елны вафат була. Кабере Казан шәһәрендәге Яңа татар зиратында29.
Саҗидәне укып бетергәч (теш табибы), Кызыл Йолдыз районы Котлы Бөкәш авылы участок больницасына эшкә җибәрәләр (хәзер Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы). Суфия Камалетдин кызы да Казаннан күчеп кайта. Соңгы елларын кызы гаиләсендә Котлы Бөкәштә уздыра. Авыл зиратына җирләнгән.
Икенче нәсел – Апанаевларның Суфия һәм Камил исемле балалары туа. Алар җәй көннәрендә Екатеринбург янындагы Агафуровлар дачасында ял итәргә яраталар. Һарун Рәшид Апанаев, Кәрим Девишев һәм Садретдин Камалетдин улы белән музыкаль кичәләр оештыралар. Агафуровлар музеенда урнаштырылган трио (төрле музыка кораллары), скетч уйнаган фотолар моның дәлиле булып тора.
Илдә зур үзгәрешләр башлангач, Агафуровлар чит илгә китәргә мәҗбүр булалар. Кияүдәге кызлары гаиләләре белән Россиядә кала һәм күбесе репрессиягә дучар була.
Казанда яшәгән Мәрзия Камалетдин кызына Апанаевлар нәселенә төшкән барлык газапларны кичерергә туры килә. Һарун-Рәшид Габдрахман улы гаиләсе сайлау ирегеннән мәхрүм ителә. 1929 елның 22 мартында сайлау иреген кире кайтаруларын сорап язган гаризасы Татарстан Республикасы Дәүләт архивында саклана.
Ул 1918 елдан алып биш ел дәвамында Наркомпродның азык-төлек бүлегендә эшли. 1924 елдан вак һөнәрче (кустарь) булып көн күрә. 1нче разряд патентын алып, аена 75 сум хезмәт хакына гаиләсендә биш кеше тәрбияли. Елына 18 сум 75 тиен салым түли. Шуңа да карамастан аны эре сәнәгатьчеләр исемлегенә кертеп сайлау ирегеннән мәхрүм итәләр. «Үземнең эшемдә чит кеше хезмәте кулланмыйм. Кальметов белән бер остаханәдә эшлим... Шул рәвешле мине эре сәнәгатьче дип санарга бернинди законлы нигез юк һәм тәкъдим ителгән документлар моны раслый. Мин 1918 елдан бирле, ун ел үз хезмәтем белән яшим...
Мине фамилиям өчен тавыш хокукыннан мәхрүм итәләр... Бәян ителгәннәр нигезендә, ТЦИКтан минем үтенечкә объектив карауны сорыйм һәм минем фамилиянең шау-шулы булуы белән, мине эре сәнәгатьчеләр рәтенә кертүгә бернинди нигез булмаганны раслаучы документаль мәгълүматлар тапшырам...», – дип ачынып яза ул30.
Берничә урында үзенең «Апанаев» булуы нәтиҗәсендә хөкем ителгәнен ассызыклап та күрсәтә. Хатыны хуҗабикә Мәрзия Камалетдиновна Апанаевага да сайлау хокукларын кайтаруны сорый.
Үтенечләргә колак салучы булмый. Харун-Рәшид Апанаевны 1937 елның 14 ноябрендә атып үтерәләр31.
Бу ике гаилә: Галиевләр белән Апанаевлар туганлаша. Камил Һарун улы Галиевләрнең алып үстергән кызлары Саҗидәгә өйләнә. Бөек Ватан сугышыннан кайткач Котлы Бөкәш участок больницасында эшли. Айсылу исемле кыз бала үстерәләр.
Өйләнешкәндә Һарун-Рәшид белән Мәрзия Камалетдин кызына туй бүләге итеп төзелгән йортларын 1928 елда муниципиальләштерәләр. ХХ йөз башында Апанаевлар утары почмагында Мөхәммәт-Закир һәм Габдрахман Габдул-Кәрим улы Апанаевлар төзеткән ике катлы гүзәл йорт – Казан шәһәренең Иске татар бистәсендә сакланган[ Мәрҗәни урамы тыкрыгы белән Сафьян урамында урнашкан 40/1 йорт. XX гасыр башында төзелгән. Мәдәни мирас объекты.
].
Шулай ук Хисаметдиннең икенче улы Зәйнетдин кызы Мәрьямгә дә Казанда яшәргә туры килә. 1911 елда кырым сәүдәгәре, эре җирбиләүче Сеид Амет Парпетов улы Меметка кияүгә чыга. Алар Ялтада ял вакытында танышалар. Агафуровлар белән Парпетовларны уртак сәүдә эшләре дә бәйли. Парпетовларның табак плантацияләре була.
Мемет Одесса университетын тәмамлап Кырым атлы полкында табиб булып хезмәт итә. Беренче бөтендөнья сугышында каты яралана. Дәваланганнан соң хатыны Мәрьям белән Кырымда яшиләр.
1922 елны Япониядә җир тетрәү вакытында гаиләсе белән вафат булган Мәрьямнең абыйсы Нуретдиннең исән калган улын Әнвәрне үзләренә тәрбиягә алалар (кызлары Нурия авырып вафат була).
1928 елны Мемет Парпетовны кулга алалар һәм 3 елга сөргенгә Соловкига җибәрәләр. Лагерьдан соң аңарга туган җиренә кайтырга рөхсәт булмый. Гаиләсе белән бергә Коми АССРга урнаша. Үзе врач, Мәрьям шәфкать туташы булып иңгә-иң куеп хезмәт итәләр. Илдә бик авыр еллар, балалар йортлары ятим балалар белән тулган. Алар тагын ике бала алып тәрбиялиләр.
1937 елны Казанга кайтып урнашалар. Мемет Парпетов Казан шәһәренең Ленин районы амбулаториясендә мөдир булып эшли. Үзләре янына Меметнең абыйсының ятим калган кызы Мерьемне дә тәрбиягә алалар. Мемет Парпетовның медицина өлкәсендәге хезмәтен югары бәялиләр. Ул күп кенә мактау билгеләре, ә 1945 елда Татарстан АССРның атказанган табибы исеменә лаек була. 1950 елларда авторитетлы табиб Мемет Парпетовны Ленин орденына тәкъдим итәләр. Бергә эшләгән хезмәттәше көнләшеп органнарга шикаять яза һәм Мемет Парпетовны яңадан кулга алалар. 1951 елны төрмәдә инфарктан вафат була.
Тәрбиягә алган уллары Әнвәр һәм Николай Парпетовлар сугышта вафат булалар. Кызы Ольга Әнвәрнең дустына кияүгә чыга. Язмыш тарафыннан булган барлык сынаулар аша узып, сөйгән ирен югалткач, органнарның эзәрлекләүләреннән качып, Мәрьям күпмедер вакыт үзенең туганнары Апанаевларда яши. Ул вакытта Мәрзия Камалетдин кызы Апанаева исән була әле. Фамилиясен үзгәртеп – Гафурова Мәрьям Зәйнетдиновна сеңлесе Маһирә янына Себергә Коми АССРның Сосногорск шәһәренә күчеп китә. Сеңлесе Маһирә нәселдән килгән мактаулы гражданы, репрессиягә эләккән Кәрим Девишевның хатыны була. 1965 елларда тәрбиягә алган кызы Ольга янына Киевка күченә. 99 яшендә 1992 елда вафат була[ «Агафуровлар йорты» музей клубы фонды материаллары кулланып язылды.
].
Кредиторлар белән аңлашылмаучылыклар килеп чыгуга карамастан «Бертуган Агафуровлар» ширкәте инкыйлабка кадәр эшләрен дәвам итәләр. 1919 елны нәселләре белән Себер, Ерак Көнчыгыш аркылы Япониягә эмиграциягә китәләр. Күп кенә илләргә таралып – Япония (Йокогама), Кытай (Харбин, Шанхай), Төркиядә (Стамбул) яшиләр. Каберләре төрле илләрдә.
ИСКӘРМӘЛӘР:
1. Корепанова С. Братья Агафуровы // Научно-информационный вестник истории и этнографии татарского населения Урала. – Екатеринбург, 1999. – № 1. – С. 81-82.
2. Старостин А. Н. Ислам в Свердловской области. – М.: Логос, 2007. – 139 с.; его же. Агафуровы // Ислам на Урале. Энциклопедический словарь. – Москва-Нижний Новгород: ИД «Медина», 2009. – С. 24-25.
3. Әхмәтвәли Мәңгәр. Хатирәләр. – Казан, 1997. – 174 б.
4. Бадри Девишев. История семьи Агафуровых. Электронный ресурс. Режим доступа: https://nashural.ru/article/istoriya-urala/istoriya-semi-agafurovyh/?ysclid=mgysenj4r6548717128 (дата обращения: 11.03.2025).
5. Вәлиуллина-Зарипова Г. Б. Буыннар чылбыры. – Казан, 2017. – 204 б.; Кече Елгам олы юлда. – Казан: Школа, 2021. – 440 б.
6. Рәсәй дәүләт борынгы актлар архивы (РДБАА), 350 ф., 2 тасв., 1219 эш, 229 кгз. икенче ягы; Татарстан Республикасы Дәүләт архивы (ТР ДА), 3 ф., 2 тасв., 51 эш, 66 кгз. икенче ягы-67 кгз.
7. Бадри Девишев. Указ. соч.
8. ТР ДА, 3 ф., 2 тасв., 51 эш, 66 кгз. икенче ягы-67 кгз.
9. Башкортстан Республикасы Милли архивы (БР МА), И-295 ф., 9 тасв., 247 эш.
10. Шунда ук.
11. Шунда ук, 130 эш.
12. Старостин А. Н. Агафуровы... – С. 24.
13. Әхмәтвәли Мәңгәр. Күрс. хез. – Б. 164.
14. Старостин А. Н. Ислам в Свердловской области... – С. 36.
15. Он же. Агафуровы... – С. 24.
16. Справочная книжка Ирбитская ярмарка на 1915 год. Беспл. прил. к «Ирбитск. ярмарочному листку». – Ирбит, 1915. – С. 18-40.
17. Әхмәтвәли Мәңгәр. Күрс. хез. – Б. 164-165.
18. Таиров Н. Татары на Ирбитской ярмарке // Гасырлар авазы – Эхо веков. – 2004. – № 1. – С. 184.
19. Баһаветдинова Х. З. Урал ягы мәчетләре тарихыннан. Электрон ресурс. Керү режимы: https://dzen.ru/a/Z7RAUztjED-b_uJ_ (мөрәҗәгать итү датасы: 11.03.2025).
20. ХХ гасыр башы татар матбугатында хатын-кыз мәгарифе мәсьәләләре (документлар җыентыгы) / Төзүче-авторлар Мортазина Л. Р., Зиннәтуллина А. Ә. – Казан: ТР ФА Ш. Мәрҗани исем. Тарих институты, 2020. – Б. 104.
21. Екатеринбургские епархиальные ведомости. – 1902. – № 21. – С. 854.
22. Там же. – № 17. – С. 399.
23. Старостин А. Н. Ислам в Свердловской области... – С. 40.
24. Там же. – С. 38-39.
25. РДБАА, 1343 ф., 40 тасв., 34 эш, 5 кгз.
26. Шунда ук. 6-6 кгз. икенче ягы.
27. Усманова Д. М. Ислам Шагиахметов: забытые герои 1917 г. // Гасырлар авазы – Эхо веков. – 2017. – № 3/4. Электронный ресурс. Режим доступа: сhttps://cyberleninka.ru/article/n/islam-shagiahmetov-zabytye-geroi-1917-g (дата обращения: 10.03.2025).
28. РДБАА, 10 кгз., 34 кгз. икенче ягы-35 кгз.
29. Гайнетдинов А. М. Казанның Яңа татар бистәсе зираты эпиграфик истәлекләре. – Казан: Конверс, 2023. – Б. 342.
30. ТР ДА, Р-732 ф., 29 тасв., 401 эш, 1-1 кгз. икенче ягы.
31. Апанаев Гарун Абдрахманович (1986). Электронный ресурс. Режим доступа: https://clck.ru/3PpnnW (мөрәҗәгать итү датасы: 22.04.2025).
Список литературы
Корепанова С. Братья Агафуровы // Научно-информационный вестник истории и этнографии татарского населения Урала. – Екатеринбург, 1999. – № 1. – С. 81-82.
Старостин А. Н. Ислам в Свердловской области. – М.: Логос, 2007. – 139 с.
ХХ гасыр башы татар матбугатында хатын-кыз мәгарифе мәсьәләләре (документлар җыентыгы) / Төзүче-авторлар Мортазина Л. Р., Зиннәтуллина А. Ә. – Казан: ТР ФА Ш. Мәрҗани исем. Тарих институты, 2020. – Б. 104.
References
Korepanova S. Brat’ya Agafurovy [The Agafurov brothers]. IN: Nauchno-informatsionnyi vestnik istorii i etnografii tatarskogo naseleniya Urala [The Scientific and informational bulletin of the history and ethnography of the Tatar population of the Urals]. Ekaterinburg, 1999, no. 1, pp. 81-82.
Starostin A. N. Islam v Sverdlovskoi oblasti [Islam in the Sverdlovsk region]. Moscow: Logos publ., 2007, 139 p.
ХХ gasyr bashy tatar matbugatynda khatyn-kyz megarife mes’elelere (dokumentlar jyentygy). Tozyche-avtorlar Mortazina L. R., Zinnatullina A. A. [The Issues of the women’s education in the Tatar press at the beginning of XXth century (the collection of the documents). Authors-Compilers Murtazina L. R., Zinnatullina A. A.]. Kazan: TR FA Sh. Marjani isem. Tarikh instituty publ., 2020, p. 104.
Сведения об авторе
Багаутдинова Халида Зиннатовна, научный сотрудник Института истории им. Ш. Марджани АН РТ; ORCID: https://orcid.org/0009-0009-1809-8556; e-mail: halida12_61@mail.ru
About the author
Khalida Z. Bagautdinova, Researcher at Sh. Marjani Institute of History, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan; ORCID: https://orcid.org/0009-0009-1809-8556; e-mail: halida12_61@mail.ru
В редакцию статья поступила 24.09.2025, опубликована:
Баһаветдинова Х. З. Агафуровлар нәселе: Екатеринбург – Казан бәйләнешләре З.// Гасырлар авазы – Эхо веков Echo of centuries. – 2025. – № 4. – С. 127-139.
Submitted on 24.09.2025, published:
Bagautdinova Kh. Z. Agafurovlar nеsele: Ekaterinburg – Kazan bеilеneshlеre [The Agafurov Family: the links between Yekaterinburg and Kazan]. IN: Gasyrlar avazy – Eho vekov [Echo of centuries], 2025, no. 4, рр. 127-139.
Для получения доступа к полному содержанию статьи необходимо приобрести статью либо оформить подписку.
0 руб.
OTHER ARTICLES
В статье рассматриваются основные вехи развития научно-документального журнала «Гасырлар авазы – Эхо веков».
Статья посвящена биографиям детей военного времени
В статье рассматриваются основные аспекты вопроса о советских пограничниках из Удмуртской АССР
Статья посвящена анализу практики отчуждения – мены – в среде служилых мурз в конце XVII в.
Статья посвящена изучению жизни и деятельности казанского губернатора Николаевской эпохи второй четверти XIX столетия барона Альберта Карловича Пирха.
В статье представлены официальные документы, касающиеся жизни и творчества классика татарской литературы Фатиха Амирхана










