Э. К. Сәлахова. Татар милләте формалашуда телнең роле

Статья посвящена рассмотрению роли языка в формировании татарской идентичности в начале XX в. Язык неразрывно связан с историей народа и сопровождает его в течении всего периода существования народа. Несомненно изучение этой проблемы всегда было и будет актуальным. Язык является не только средством общения, но и имеет более глубинное значение в формировании и развитии человеческой общности. Предмет нашего исследования история татарской национальной идентичности, объектом исследования являются труды и публикация, отражающие данную проблематику. Цель – исследование роли языка в формировании татарской национальной идентичности. Для достижения цели были поставлены следующие задачи: 1) изучить влияние языковой политики Исмаила Гаспринского в татарское общество; 2) анализировать языковую ситуацию в начале XX в.; 3) показать роль языка в формировании татарской идентичности через исследования татарских ученых начала XX в. Обсуждения языковых вопросов в татарском обществе в конце XIX – начале XX вв. стало подтверждением начала активных шагов по формированию татарской идентичности. Идея Исмаила Гаспринского о едином литературном языке для тюркских народов, также его принцип «единства языка, мысли и действий», пропагандируемый через газету «Терджеман» вызвал самый живой отклик в тюрко-мусульманском, особенно в татарском сообществе. Первым серьезным оппонентом Исмаила Гаспринского и его газеты «Терджеман» стал Гатаулла Баязитов со своей газетой «Нур» и его единомышленники. Автор данной статьи анализирует их дискуссию, развернувшуюся на страницах названных газет. В последующем вопрос языка расширяется до обсуждения проблем самоидентификации и национальной идентичности народа. В статье нашли отражение фрагменты дискуссий и обсуждений общественности и ученых по вопросу «Кто мы?» и о сос­тавляющих основы нации. Автор уделяет особое внимание трудам таких видных ученых как Джамал Валиди, Газиз Губайдуллин и других, которые являются авторами лучших теоретических работ по вопросам «нациостроительства». В ходе исследования были выявлены разные точки зрения среди татарских ученых того времени по определению понятия «нация» и о ее составляющих, при этом практически все были единодушны в определяющем значении языка при формировании национальной идентичности. Делая вывод, автор подчеркивает об исторической важности языкового фактора в формировании, развитии и сохранении народа как нация.
ARTICLE TYPE:
Научная статья
ARTICLE LANGUAGE:
Татарский
PUBLICATION DATE:
23.09.2025
Purchase an electronic version:
0 rub
Статья представлена в издании
Гасырлар авазы - Эхо веков Echo of centuries № 3 2025
Ознакомительная часть статьи
УДК 930.2 EDN RMRZSR Татар милләте формалашуда телнең роле Э. К. Сәлахова, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Казан шәһ., Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе The role of the language ithe formation of the Tatar nation E. K. Salakhova, Sh. Marjani Institute of History of the Academy of Sciences of the Republic Tatarstan, Kazan, the Republic of Tatarstan, the Russian Federation Аннотация Статья посвящена рассмотрению роли языка в формировании татарской идентичности в начале XX в. Язык неразрывно связан с историей народа и сопровождает его в течении всего периода существования народа. Несомненно изучение этой проблемы всегда было и будет актуальным. Язык является не только средством общения, но и имеет более глубинное значение в формировании и развитии человеческой общности. Предмет нашего исследования история татарской национальной идентичности, объектом исследования являются труды и публикация, отражающие данную проблематику. Цель – исследование роли языка в формировании татарской национальной идентичности. Для достижения цели были поставлены следующие задачи: 1) изучить влияние языковой политики Исмаила Гаспринского в татарское общество; 2) анализировать языковую ситуацию в начале XX в.; 3) показать роль языка в формировании татарской идентичности через исследования татарских ученых начала XX в. Обсуждения языковых вопросов в татарском обществе в конце XIX – начале XX вв. стало подтверждением начала активных шагов по формированию татарской идентичности. Идея Исмаила Гаспринского о едином литературном языке для тюркских народов, также его принцип «единства языка, мысли и действий», пропагандируемый через газету «Терджеман» вызвал самый живой отклик в тюрко-мусульманском, особенно в татарском сообществе. Первым серьезным оппонентом Исмаила Гаспринского и его газеты «Терджеман» стал Гатаулла Баязитов со своей газетой «Нур» и его единомышленники. Автор данной статьи анализирует их дискуссию, развернувшуюся на страницах названных газет. В последующем вопрос языка расширяется до обсуждения проблем самоидентификации и национальной идентичности народа. В статье нашли отражение фрагменты дискуссий и обсуждений общественности и ученых по вопросу «Кто мы?» и о сос­тавляющих основы нации. Автор уделяет особое внимание трудам таких видных ученых как Джамал Валиди, Газиз Губайдуллин и других, которые являются авторами лучших теоретических работ по вопросам «нациостроительства». В ходе исследования были выявлены разные точки зрения среди татарских ученых того времени по определению понятия «нация» и о ее составляющих, при этом практически все были единодушны в определяющем значении языка при формировании национальной идентичности. Делая вывод, автор подчеркивает об исторической важности языкового фактора в формировании, развитии и сохранении народа как нация. Abstract This article is devoted to examine the role of the language in the formation of Tatar identity in the early XXth century. Language is inextricably linked to the history of any people and accompanies them throughout their existence. Undoubtedly, the study of this issue has always been and will be always relevant. Language is not only a means of communication, but also has a deeper significance in the formation and development of any human communities. The purpose of this study is to explore the role of the language in the formation of the Tatar national identity, the object of research is the works and publications reflecting this issue. To achieve this goal, the following objectives were set: 1) to examine the impact of Ismail Gasprinsky’s language policy on the Tatar society; 2) to analyze the linguistic situation in the early XXth century; 3display the role of the language in the formation of the Tatar identity through the research of early XXth-century Tatar scholars. The discussions on the language issues in the Tatar society in the late XIXth and early XXth centuries indicate the beginning of the active efforts to form the Tatar identity. Ismail Gasprinsky’s idea of a unified literary language for the Turkic peoples, as well as his principle of “unity of language, thought, and action”, which he promoted through his newspaper “Terjeman”, resonated deeply with the Turkic-Muslim community, particularly the Tatar community. Gataulla Bayazitov and his newspaper “Nur” became the first significant opponents of Ismail Gasprinsky and his “Terjeman” newspaper. The author of this article analyzes their discussion, which took place on the pages of these newspapers. Subsequently, the issue of the language expanded to include the discussions about the people’s self-identification and national identity. This article also reflects the fragments of the discussions and debates among the public and scholars on the issue “Who are we?” and the components of the foundation of the nation. The author pays his special attention to the works of such prominent scholars as Jamal Validi, Gaziz Gubaidullin, and others, who are the authors of the best theoretical works on the issue of “nation-building”. This study also revealed different points of view among the Tatar scholars of that time on the definition of the concept of “nation” and its components, but almost all of them agreed on the crucial role of the language in forming the national identity. In conclusion, the author emphasizes the historical significance of the linguistic factor in the formation, development, and preservation of any nation. Ключевые слова Татарская идентичность, история татарского народа, национальный язык, И. Гаспринский, Дж. Валиди, Г. Губайдуллин, нация, татарские мыслители. Keywords The Tatar identity, the history of the Tatar people, national language, I. Gasprinsky, J. Validi, GGubaidullin, nation, the Tatar thinkers. Татарларда милләт булып формалашу процессы XIX йөз ахыры – XX йөз башында күтәрелә. XIX йөз ахырында татар җәмгыятенә кергән җәдидчелек хәрәкәте халык өчен мөһим булган бу адымга җитди этәргеч була. Алга таба халык тормышының һәр өлкәсендә үзгәреш, үсеш күзәтелә башлый. Ә татар халкының милләт булып оешып, дөньядагы башка милләтләр арасында үз урынын булдыру – шул чорның хәлиткеч вакыйгасы1. Тарихтан билгеле булганча, татар халкы үзен озак вакыт хәтта татар дип тә атамаган, аерым милләт буларак та җитешмәгән була. Халык исеме буларак төрле чорда төрле исемнәр кулланылган: кемдер үзен мөселман дип атауны дөрес санаса, кемдер тарихи хәтер белән озак вакыт дәвамында үз исемедә әл-болгари тәхәллүсе йөртә. Бары тик Ш. Мәрҗанинең «Мөстафадел әхбар фи әхвәле Казан вә Болгар» хезмәтендә халык исеме буларак татар сүзен куллану гаеп тә, оят та түгеллеге күрсәтелә, бары авторитетлы галим фикереннән соң гына бу атамага караш галим-голямалар тарафыннан үзгәрә башлый2. Татарның милләт булып формалашуга барган юлында, татар тормышын күзәтү нәтиҗәсе буларак, иң беренче атама проблемасы күтәрелгәне күренә. «Без кем?» дигән фәлсәфи сорау алгы планга чыга. XX йөз матбугат битләрендә зур фикер алышулар бара. Аннан «милләт – кем ул?», милләт булып формалашуның шартлары, аның яшәеше, үсеше һәм дә аны саклау проблемалары куела3. Милләт мәсьәләсе хакында фәнни теоретик хезмәт язган Җ. Вәлиди билгеләгәнчә, «электә бергә оешып, башкаларга каршы тора торган кечкенә җәмгыяте инсанияләр (кабиләләр) ул заманның милләтедер»4. Борынгы заман турында сүз алып барып, «ватанның кечкенәлеген игътибарга алганда, ул дәвернең кечкенә кабиләсе хәзерге киң дөньяның олуг милләте урынын тота дип әйтергә мөмкиндер»5. Әмма гаилә, ыруг, кабилә, кавем үзе аерым бер милләт була алмый, алар бары тик милләт дәрәҗәсенә күтәрелүнең бер баскычы гына. Теләсә нинди кешеләр төркеме берләшеп тә, милләт тудыра алмый6. Бер милләт булырлык кешеләрне бәйләп тора торган факторлар була, алар: Җ. Вәлиди фикеренчә, тел, дин, кан, ганганә (традиция) һәм ватан берлеге. Кешеләр төркеменең (инсаннарны) бер милләт итеп формалашу өчен шушы шартлар булу кирәк. Әмма бу шартлар чиста рәвештә, аерым-аерым гына, милләт булдыра алмый7. Халыкның бергә туплануы, аның бердәмлеге һәм мәдәниятының югарыга күтәрелүенең мөһим шарты – тел һәм тел берлеге. Үз вакытында И. Гаспринский да тел – халыкның яшәешендә мөһимлеге буенча диннән калышмый торган элемент дип язган иде8. Шуңа да, XX йөз башында, милләт булып формалашу мәсьәләләрен караганда беренче булып тел мәсьәләсе чыга. Бу – үз чиратында, татар халкының ватан, традиция, дин берлеге белән берләшү этабы артта калып, иң мөһим фактор булган – тел проблемасы чоры килеп җиткәнне күрсәтә. Шул ук вакытта болар арасыннан тел – иң хәлиткече икәнлеге дә аңлашыла. Тарихтан билгеле булганча, берләшү Исмәгыйль Гаспринскийның төркиләрне бергә җыю идеясеннән һәм аларга уртак төрки тел булдырудан башлана. «Тәрҗеман» сәхифәләрендә телнең куәтле көчен яхшы аңлаган И. Гаспринский бу форсаттан «телдә, фикердә, эштә берлек» нигезендә Россиядәге барлык төрки халыкларны берләштерү идеясен күтәрә. Татарның дини белем алган гыйлем ияләре үз хезмәтләрен гарәп телендә яисә гарәп-фарсы алынмалары белән шактый чуарланган авыр бер телдә иҗат иттеләр. Гади халык теле белән зыялылар теле икесе ике тел кебек кабул ителде. Татар гыйлем ияләре язган китаплар халыкка хезмәт итми иде. Халыкта мәгълүмати ачлык булган чорда, 1883 елда Бакчасарайда Исмәгыйль Гаспринский «гомумтөрки телдә» «Тәрҗеман» исемле газета чыгара башлый. Татар халкы өчен теле шактый авыр булуга карамастан, бу газета Россия төбәгендә яшәгән татарлар арасында бик популяр һәм яратылып укыла торган газета булып җитешә. Үз чиратында бу газета барлык төркиләрне, шул исәптән татарларларны да, үз мәгълүмати канаты астына туплый башлый. Исмәгыйль Гаспринский һәм аның газетасы татарларның милләт булып формалашуында беренче адым ясый. Россиядә, беренче инкыйлаб якынлашкан дәвердә, татар «гомумтөрки милләт» кысасыннан чыгарлык куәт туплаган була, ул инде мөстәкыйль милләт буларак үсәргә әзер дәрәҗәгә җитә. Шунлыктан, татарлар арасында Исмәгыйль Гаспринскийны тәнкыйтьләүчеләр, аның фикерен кабул итмәүчеләр барлыкка килә. Галим Җ. Вәлиди татар җәмгыятендәге бу фикер каршылыклары хакында: «Бәгъзеләр (кайберләр. – Э. С.) бөтен төрек кавеме өчен мөштәрик (уртак. – С.) булган әдәби тел кирәк, без төрекмез, бетсен бу татарлык, ташлыйк аның бу ярамас урам телен диләр. Икенче тарафтан исә, далуй “Тәрҗеман” теле, үзләренә булсын “Әвәт, әфәндем”нәре, нигә безгә төреклек, татармыз, татарча язамыз, диеп кычкыралар иде. Ләкин һәр ике тарафта да телемезнең тарихи барышын, башка шивәләргә мөнәсәбәтен, ысул вә кавагыйден (кагыйдәсен. – Э. С.), милләтемезнең әссасын (нигезен. – Э. С.) тикшереп, шуңа күрә җитди фикер йөртү юк иде. Бер тараф: “Татарча, мишәрчә язып Ильминский мәсләгенә (юлына. – Э. С.) хезмәт итәсез, миссионерсыз, милли берлеккә каршы киләсез” дисә, икенче тараф: “Сез Истанбулдан сарфы төрки укып кайткансыз да әллә кем булгансыз. Безне төрек ясамакчы буласыз”, диеп гамианә (тупас. – Э. С.) җавап кайтара иде»9. Тарихчы Гайнетдин Әхмәрев халык үз исеме ачыклый алмаган кебек телен дә ачыклый алмавына ризасызлык белдерә: «Руссиянең шәркый вилайәтләрендәге мөселманнар үзләренең телләрен өч төрле тәсмия итәләр. “Татарча”, “төркичә”, “мөселманча” дип, гайре милләтләрдә бер халыкның теленә ике я өч исем бирелү гадәте юк. Мәсәлән, рус теленә “русча”, “славянча”, “христианча” дип әйтелми»10. Иң беренче булып бу проблеманы фәнни югарылыкта акыл белән чишү кирәклеген Гатаулла Баязитов һәм аның «Нур» газетасы күтәрә һәм ул бу фикергә оппонент буларак чыгыш ясый ала. Газета сәхифәләрендә татар әдәби теле булдыру мәсьәләсе куела. «Нур» газетасының дүртенче санында ук Мәкәрҗәдә булган мәҗлестә татар зыялылары һәм мөгаллимнәренең бу хакта сөйләшүләре хәбәр ителә11. Татарның беренче газетасы саналган «Нур» нинди тел белән чыгарга тиеш дип фикер алышалар, әлбәттә халык өчен шактый авыр булган Гаспринский теленнән аермалы, халыкка якын булырга тиеш, алар «казан телендә» нәшер итәргә кирәклеге хакында сөйлиләр, әмма бу чорда «казан теле» дигән тел дә гади генә түгел, ә гарәп һәм фарсы алынмалары белән тулыланган тел икәнен истә тотарга кирәк. Хәсәнгата Гобәши «әгәр дә гавам (халык. – С.) аңламай, ничек язаек икән дип торсак, ул вакыт асыл язуга керешүдә мөшкел булыр түгелме? Әдәби телне аңламасалар ул вакыт мәдрәсәләрдә гаеп калыр. Гәзитә мәдрәсә түгелдер ки, дел үгрәтсен (тел өйрәтсен. – Э. С.), аны мәдрәсәләрдә сорау кирәк буладыр»12. Галим фикеренчә, газета теле ниндидер гади, примитив тел булырга тиеш түгел, ул беренче чиратта, мәдрәсә белеме булган һәм татар җәмгыятенең алдынгы катлавына йөз тотарга тиеш, дип саный. Г. Баязитов бергәләп халыкка аңлаешлы булган татар телендә мәкаләләр язарга, шул рәвешле, халыкны мәдәни тормышка якынайтырга тырыша. «Тәрҗеман» белән «Нур» газеталары битләрендә И. Гаспринский һәм татар газетасы чыгарырга ниятләгән Г. Баязитов белән шактый бәрелешләр дә булып ала13. XX йөз башында И. Гаспринскийның «гомумтел» идеясенә татар җәмгыятенең реакциясе шактый җанлы күренеш булганлыгын матбугат битләрендә барган дебатлар да күрсәтә. И. Гаспринскийның «гомумтөрки теленнән» баш тарткан очракта татар газеталарын нинди телдә чыгарырга, ничек язарга дигән проблема баса, чөнки татар зыялылары арасында да тел чуарлыгы зур була. Үз заманында Г. Гобәйдуллин билгеләгәнчә, К. Насыйри казан мещаннары теле, ГБаязитов шәһәр татар теле белән госманлы теле «кушылмасы», М. Бигиев госманлы теленә бик якын авыр телдә, Г. Баруди чыгытай, госманлы һәм шәһәр татар теле бергә кушылган тел белән язган14. Бу вакытта «иске тел» һәм «яңа тел» көрәше дә барлыкка килә. XX йөз башында инде Истанбул мәктәпләрендә белем алып кайткан татар яшьләре мәйданга чыга, мәдәният, әдәбият өлкәсендә күренә башлыйлар. Аларның телендә татарга хас булмаган бик күп төрек сүзләре кулланыла, Г. Баязитов фикеренчә, барчасының да язмалары бер-берсенә охшаш, барысы төрек китаплары өлгеләрен кулланалар: «моннан янә бер зур фикер чыкты, ягъни соң үземезнең иске татар телемезне ни эшлибез? Ул бетә килә икән бу ничек булыр? Бу яхшымы, усалмы? Әнә шушы зур мәсьәләгә хәзергә кадәр һич фикер салган кеше юктыр, белмим, булса да күренгәне ишетелмидер»15. ГБаязитовның бу мәсьәләгә карата татар әдипләрен фикер алышырга чакырырган мөрәҗәгатенә Гаяз Исхакый бу проблеманы анализлап аналитик хат-мәкалә тәкъдим итә. Аның фикеренчә, «әдәби тел “гавам теле” (гади халык. – Э. С.) кебек ике ялган аерма ясаучылар, безнең карендәшләремез госманлы төрекләре арасындагы кебек бездә дә күрелә башлады. “Әдәби телдә” китаплар мәйданга чыкты, “төрек әдәбиятын” төрек рухыннан аерган төрек телендә качырган төреклекне белмәгән, “госманлы” мөхәррирләренең шәкертләре безнең әдәбиятымызны да үзенең рухыннан, үзенең тормышыннан, үзенең ләтафәтеннән (матурлыгыннан. – Э. С.) аерырга, халкымызны әдәбиятка дошман күрсәтергә хезмәт итә башладылар»16. Алар халыкка ни дәрәҗәдә зыян салганын аңлап та бетермиләр, рус тарихында «западникларның», төрекләрнең «госманлыларының» телгә чит сүзләр кертүе бернинди уңай нәтиҗә бирмәгәнлеге билгеле. Хәтта ул төрекләрнең телгә бик күп фарсы, гарәп һәм француз сүзләрен алып әдәбиятларын шул «хәерче капчыгы» белән изделәр, алар язган «госманлы» әдәбиятын халык аңламады да, белмәде дә, төрек булды да калды ди. Аның инануынча, татарда да шушы ук хәл булачак. Татар әдәби теле нигә нигезләнергә тиеш дигән сорауга ул: «“Әдәби телне” Истанбул толчогыннан эзләмәенчә, Казан татарларыннан, Алтавыл мишәрләреннән, Уфа башкортларыннан, Оренбург кыргызларыннан эзләргә тиеш», – дип яза17. Бу вакытта гарәп-фарсы, госманлы алынмалары белән чуарланган авыр телне «әдәби тел» дип атау күзәтелә, Г. Исхакый исә, «әдәби тел» төшенчәседә, киресенчә халык сөйләшә торган телне күрсәтә: «...Мин “әдәби телне” үз телемез димен. Үземез сөйли торган телдә язарга тиеш димен һәм язамын. Минем мәсләктә язылган китаплар һәрвакыт халык арасында күп таралып, күп укылачак вә халыкка күп файда китерәчәктер. “Әдәби телдә” язылган китапларны “әдәбиләр” үзләре генә укыячак, халыкны әдәбияттан мәхрүм итәчәкләр»18. Г. Исхакыйга Г. Әхмәрев «Тел саклау хакында» дигән мәкаләсе белән теләктәшлек белдерә. Ул тел белән халык, милләт язмышы турыдан-туры бәйле булуын искәртә, теле бетү белән кайбер милләтләрнең үз асылын югалтуы, башка милләт составына кереп китү очракларын мисаллар белән яза. Татар тормышының аянычлы бер күренеше итеп: «Без – Казан мөселманнары, Кырым вә Кавказ мөселманнары белән бер-беребезне аңлап, үз телебездә сөйләшер хәлебез юк. Ике татар русча сөйләшәбез яки бер тәрҗеманга мохтаҗ буламыз»19. Г. Баязитовка һәм Г. Исхакыйның бу фикерләренә И. Гаспринский аңлатма биреп, тәкъдим ителә торган тел ул сез уйлаган «госманлы теле» түгел, ә чын «төрки әдәби тел» барлык төрки халыкларның үзенчәлеген исәпкә алып, аларның грамматик кагыйдәләренә туры китереп мөстәкыйль тел буларак эшләнә дип яза20. Соңрак, 1913 елда Г. Гобәйдуллин да, «госманлы теленә» түгел, ә төрки халыклар теленә нигезләнгән телне татар милләтенең әдәби теле буларак күрә: «Безнең Рабгузи, “Шәҗәрә-и төрек”, “Бабырнамә” вә башкалар кебек, әдәбиятыбызның аналары язылган, бөтен төрек угыллары өчен гомуми бер тел бар, бу исә – чыгытай теледер. Менә без шул телне мәктәпләребезгә кертергә кирәк, шул бай телдән лөгать (сүзләр. – Э. С.) алырга кирәк. Әгәр җир йөзендә булган барлык төрек балалары таң йолдызына караган кебек, һәммәсе дә шуңар карасалар, һәммәсе дә шул телне үгрәнсәләр, менә шунда безнең өчен берлек туар, шул безнең даирә-и миллиябезне (милли даирәбезне. – Э. С.) киңәйтер вә безне мәдәни җыю илә җыяр»21. Аның фикеренчә, бу тел инде халык теле, аны үзләштерү бернинди авырлык тудырмас: «Безнең өчен бу телнең һичбер читенлеге дә булачак түгел, хәзерге көндә бу телне аңламаган бер төрек баласы юктыр дип беләм. Чөнки бу тел үзенең гомумилеге илә бәрабәр әдәбияты җәһәтендә дә шулуктыр мөһимимдер ки, һәрбер төрек аны укыган вә укый дияргә ярыйдыр... Безгә хәзер бер телнең нәхү вә сарфын (морфология һәм синтаксисын. – С.) язарга вә шул телдә ансат-ансат кыйраәт (уку китаплары. – Э. С.) хәзерләп ибтидаи (башлангыч. – Э. С.) мәктәпләремезнең ахыргы сыйныфларыннан ук кертергә кирәк. Мәдрәсәләремездә, хәтта гарәпчәне беркадәр киметеп булса да, бу телгә кирәк урын бирергә тиеш»22. Тел хакында башланган бәхәс-фикерләр, милләтне билгеләү һәм аның проблемалары югарылыгына күтәрелә. «Мәктәп» журналында «Аңы ачыла башлап, аякка басарга теләгән һәр милләт эшен теленнән, әдәбиятыннан башлый», дип яза бер автор23. XX йөз башында үзбилгеләнү, милләт мәсьәләләре ике ракурста бара: И. Гаспринский тарафдарлары төркилек идеяләрен алга сөрсәләр, аларның оппонетлары – «татарлыкны» раслыйлар. «Без бу көндә госманлылардан, сартлардан торган саен аерылып, үз тормышыбыз, үз тел вә ватанымыз теләгән юл илә бер милләт булып оешамыз»24 дип яза Җ. Вәлиди. 1911-1912 елларда «Шура» журналы сәхифәләрендә «Төрек углы» һәм «Татар углы» исемле авторлар арасында берничә сан дәвамында фәнни бәхәс бара. «Татар углы» буларак язган автор, соңгы мәкаләләрендә үз псевдонимын ачыклап, Г. Ибраһимов буларак кул куя. «Төрек углы» исеме астындагы автор, галим Ф. Шәкүрев ачыклавы буенча, журналның даими авторы, педагог Хәсән Гали булырга тиеш25. Әмма алга таба «төркичелек» һәм «татарчылык» каршылыгының кискен чикләре югала да башлый, хәтта татарлык идеясенең ачык тарафдары булган ҖВәлиди дә моны билгели: «бервакыт бундай тавышлар басылды. Тел бунларга карамыйча, үзенең табигый тәкямеле илә алга таба бара башлады. Ул үзенә кирәк булган тәгъбиратны (бер мәгънә белдергән фразалар. – Э. С.) госманлычадан да, гарәпчәдән дә ала, үзеннән бәгъзе лөгатьләр (башка сүзләр. – Э. С.) туа иде. Ләкин ул һаман татар теле булып тәррәкъкый итә иде. Шулай итеп, татарлык, төреклек низагысы үз-үзенә хәл кылынды. Элек төреклек белән татарлык бер-берсенә бөтенләй каршы куела иде, инде татарлык төреклекнең бер шөгъбәсе булып тәләкъкый ителә (кабул ителә. – Э. С.) башлады. Әүвәлдә төрек белән татар арасын виргел (өтер. – Э. С.) белән аералар иде, инде хәзер аларның араларына бер сызык (тире) куеп кына язалар»26. 1913 елда милләт һәм аның эчтәлеге хакында бәхәсләр һәм фикер алышулар барган дәвердә «Аң» журналы битләрендә Г. Гобәйдуллинның «Милләтне ничек тәгъриф кылырга (аңлатырга. – Э. С.)?» һәм «Милләтне ничек аңлыйсыз? Мөкаддәмә (кереш сүз. – Э. С.)» мәкаләләре дөнья күрә27. XX йөз башында куелган бу сорау хәзерге көндә дә үз актуальлеген югалмый, чөнки мондагы төп факторның берсе – тел, ә хәзерге җәмгыятьнең иң четерекле проблемасы – тел югалу. Бу нисбәттән туган телен белмәгән, үз телендә сөйләшмәүче хәзерге заман татарларын милләт вәкилләре итеп саный алабызмы? Милли телдә аралашмаган, әмма үз халкын хөрмәт иткән, тарихын яхшы белгән кешене татар милләте вәкиле итеп кабул итәбезме? Милләт вәкиленең үз милли телендә аралашуы мәҗбүриме? – дигән сораулар туа. Бүген дә бу сорауларга җавап бирүе авыр. Тел барлык галимнәрдә дә милләтнең нигезе һәм тел бердәмлеге милләтнең тотрыклыгы итеп күрсәтелә. Җ. Вәлиди бигрәк тә бу моментка аерым басым ясый: «Телнең, канның, диннең берлеге, якынлыгы бу милләтләрне бер кавем сурәтендә бергә бәйләп тота. Безнең татарлыгымыз арткан саен, төреклегемез арткан саен татарлыгымыз арта»28. Г. Гобәйдуллин исә бары тик тел яисә уртак дин генә дә милләтне билгели алмаганына мисаллар китерә: «Мадам ки (чынлыкта. – Э. С.) бер тел белән сөйләшә генә торган кешеләрне яисә бер дин белә генә мөшәррәф кешеләрне (хөрмәтле. – Э. С.), я бер-бер гыйрктан (нәселдән. – Э. С.) килгән кешеләрне генә без бер миллият дип әйтә алмыйбыз, мадам ки, дин, гыйрк, тел, дәүләт милләтнең махсус ноктасындан түгел, безгә, миллиятне тәгъриф итү (билгеләү. – Э. С.) өчен, башка бер махсус нокта эзләргә кирәк була»29. Аның фикеренчә: «Милләт – ул кешеләр җыены, милләтнең асыл тарихы ганганәләргә (традицияләргә. – Э. С.), хатирәләргә терәлгән була: кешеләр бер-берсенең якынлыгын хис итәләр, һәркайсының бабасының бабалары вә нәселләре бер дошманга – дошман, бер дустка – дуст, бер җирдә торганга, яисә бергә күчеп йөргәнне халык тарихи җырлары кыяфәтендә күңелдә саклыйлар. Шулай итеп, без милләткә хәзер рухи бер тәгъриф бирәмез: миллият – тарихи ганганәләргә бер булып, берлек хис иткән адәмнәр җыеныдыр»30, ягъни милләт төшенчәсендә аның өчен тел беренче урында тормый, әмма тарих һәм хәзерге вәгыять бу нисбәттән аның фикер сөрешенең ялгышлыгын раслады31. Г. Шәрәф күзаллавында «милләт» төшенчәсе Г. Гобәйдуллин карашына якын, әмма ул тел факторының ролен билгели: «Нәселләре бер, тарихлары бәйләнгән, телләре якын халыклар бер милләт тәшкил итәләр»32. Тел милләт өчен аралашу аралашу чарасы гына түгел, ул, һичшиксез аның асылын билгеләүче фактор. Бу хакта рус теленең аңлатмалы сүзлеген эшләгән күренекле галим Владимир Дальның «кем нинди телдә уйлый – ул шул халык вәкиле» дигән сүзләре телнең милләтне билгеләүче фактор булуына дәлил. «Милләт» төшенчәсе шактый катлаулы, халык милләт булып җитешү өчен билгеле бер тарихи юл үтәргә тиеш һәм дә милләтне оештыручы төп нигезләр булу шарт. Югарыда нигезләр һәм ул нигезләрне тотучы, ныгытучы шартлар турында сүз барды. Хәзерге фәндә милләт төшенчәсе ике яссылыкта карала: беренчедән, ул – этник бердәмлек (этнонация), икенчедән, бердәм гражданлык (согражданлык). Бу очракта этник бердәмлек турында сүз алып бардык. Татар энциклопедик сүзлеге дә XX йөз башы татар галимнәре фикеренә таянып, милләт атама, тел һәм мәдәният бердәмлеге итеп бирә33. Башлангыч чорда дин һәм тел бердәмлеге милләтнең төп шартлары буларак күрсәтелсә, хәзерге заман бәяләмәсендә дә, гасырларны үтеп тел, факторының аеруча мөһим булып калуы күренә. ИСКӘРМӘЛӘР: 1. Исхаков Д. М. Феномен татарского джадидизма: введение к социо-культурному осмыслению. – Казань: Иман, 1997. – С. 49. 2. Ислам в Среднем Поволжье: история и современность. Очерки / Науч. ред. РМу­хаметшин. – Казань: Мастер Лайн, 2001. – С. 208. 3. Сәлахова Э. К. XX гасыр башында татар хатын-кызлары күзлегеннән милләт проблемалары/ Историческая этнология. – 2024. – № 1. – Б. 17-29. 4. Җамал Вәлиди: әдәби һәм тарихи-документаль җыентык. – Казан: Җыен, 2010. – Б. 41. 5. Шунда ук. – Б. 41. 6. Очерки истории татарской общественной мысли / Науч. ред. Р. М. Амирханов. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2000. – С. 170. 7. Салахова Э. К. Джамаль Валиди о нации и роли ислама в формировании татарской идентичности // Минбар. – 2025. – Т. 18. – № 2. – С. 287-302. 8. Гаспринский И. Вопрос о языке // Переводчик. – 1905. – 4 ноябрь. 9. Җамал Вәлиди: әдәби һәм тарихи-документаль җыентык. – Казан: Җыен, 2010. – Б. 69. 10. Әхмәрев Г. «Татарча», «төркичә», «мөселманча» // Йолдыз. – 1906. – 15 февраль. 11. Баязитов Г. Мәкәрҗәдә яшь кәнеҗ әдипләремез берлән бер сөхбәт // Нур. – 1905. – 19 сентябрь. 12. Шунда ук. 13. Гаспринский И. Вопрос о языке // Переводчик. – 1905. – 4 ноябрь; 7 ноябрь. 14. Газиз Губайдуллин. Гаспринский и язык // Крымское историческое обозрение. – 2017. – № 2 . – С. 150. 15. Баязитов Г. Татарча. Мөхәррирдән берничә сүз // Нур. – 1905. – 8 октябрь. 16. Исхакый Г. Тел // Нур. – 1905. – 14 октябрь. 17. Шунда ук. 18. Шунда ук. 19. Әхмәрев Г. Тел саклау хакында // Казан мөхбире. – 1905. – 14 ноябрь. 20. Гаспринский И. Вопрос о языке // Переводчик. – 1905. – 7 ноябрь. 21. Газиз Г. Иске тел һәм милләт // Мәктәп. – 1913. – № 8. – Б. 191-192. 22. Шунда ук. – Б. 191-192. 23. Мөгаллим: «Фикере». Тел тирәсендә // Мәктәп. – 1913. – № 7. – Б. 127-129. 24. Җамал Вәлиди: әдәби һәм тарихи-документаль җыентык. – Казан: Җыен, 2010. – Б. 70. 25. Шакуров Ф. Развитие исторических знаний у татар до февраля 1917 года. – Казань: Изд-во Казан ун-та, 2002. – С. 50-57. 26. Җамал Вәлиди: әдәби һәм тарихи-документаль җыентык. – Казан: Җыен, 2010. – Б. 67. 27. Газиз Г. Милләтне ничек тәгъриф кылырга? // Фәнни Татарстан. – 2019. – № 2. – Б. 142-148. 28. Җамал Вәлиди: әдәби һәм тарихи-документаль җыентык. – Казан: Җыен, 2010. – Б. 70. 29. Газиз Г. Милләтне ничек тәгъриф кылырга? // Фәнни Татарстан. – 2019. – № 2. – Б. 142. 30. Газиз Г. Милләтне ничек тәгъриф кылырга? // Аң. – 1913. – № 8. – Б. 138. 31. Сәлахова Э. К. Газиз Гобәйдуллин хезмәтләрендә «халык», «милләт» төшенчәләре // Историческая этнология. – 2022. – № 3. – С. 457-467. 32. Шәрәф Җан. Ничек аңларга? // Аң. – 1914. – № 2. – Б. 40-42. 33. Измайлов И. Л. Нация. Tatarica. Татарская энциклопедия. Электрон ресурс. Керү режимы: https://tatarica.org/ru/razdely/narody/naciya (мөрәҗәгать итү датасы: 10.06.2025). Әдәбият исемлеге Ислам в Среднем Поволжье: история и современность / Очерки. Науч. ред. Р. М. Мухаметшин. – Казань: Мастер Лайн, 2001. – 516 с. Исхаков Д. М. Феномен татарского джадидизма: введение к социо-культурному осмыслению. – Казань: Иман, 1997. – 80 с. Очерки истории татарской общественной мысли / Науч. ред. Р. М. Амирханов. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2000. – 191 с. Салахова Э. К. Джамаль Валиди о нации и роли ислама в формировании татарской идентичности // Минбар. – 2025. – Т. 18. – № 2. – С. 287-302. Сәлахова Э. К. Газиз Гобәйдуллин хезмәтләрендә «халык», «милләт» төшенчәләре // Историческая этнология. – 2022. – № 3. – С. 457-467. Сәлахова Э. К. XX гасыр башында татар хатын-кызлары күзлегеннән милләт проблемалары/ Историческая этнология. – 2024. – № 1. – Б. 17-29. Шакуров Ф. Развитие исторических знаний у татар до февраля 1917 года. – Казань: Изд-во Казан ун-та, 2002. – 128 с. Islam v Srednem Povolzht: istoriya i sovremennost. Ocherki [Islam in the Middle Volga region: history and modernity. The essays. Scientific editor R. M. Mukhametshin]. Kazan: Master Layn publ., 2001, 516 p. Iskhakov D. M. Fenomen tatarskogo dzhadidizma: bbedenie k socio-kulturnomu osmysleniyu [The phenomenon of the Tatar Jadidism: an Introduction to the Socio-cultural understanding]. Kazan: Iman publ., 1997, 80 p. Ocherki istorii tatarskoy obshchestvennoy mysli [The Essays on the history of Tatar social thought. Scientific editor R. M. Amirkhanov]. Kazan: Tatar Book Publishing House, 2000, 191 p. Salakhova E. K. Jamal Walidi o natcii I roli islama v formirovanii tatarskoj identichnosti [Jamal Walidi on the nation and the role of Islam in shaping Tatar identity]. IN: Minbar. Islamic Studies, 2025, vol. 18 (2), pp. 287-302. Salakhova E. K. G. Gobаydullin khezmеtlеrendе “khalyk”, “millеt” tоshenchеlеre [The concepts of “People”, “Nation” in the works of G. Gubaydullin]. IN: Istoricheskaya etnologiya [The Historical Ethnology], 2022, no. 3, pp. 457-467. Salakhova E. K. 20 gasyr bashynda tatar khatyn-kyzlary kyzlegennen millet problemalary [The problem of the Tatar national identity at the beginning of the XXth century through the prism of a woman’s view]. IN: Istoricheskaya etnologiya [Historical Ethnology], 2024, no. 1, pp. 17-29. Shakurov F. N. Razvitie istoricheskih znanij u tatar do fevralja 1917 goda [The development of the historical knowledge among the Tatars before February 1917]. Kazan: Kazan University Publ., 2002, 128 p. Сведения об авторе Салахова Эльмира Кадимовна, кандидат исторических наук, старший научный сотрудник отдела новой истории Института истории им. Ш. Марджани АН РТ; ORCID: https://orcid.org/0000-0002-6513-2915; e-mail: ilsalah@mail.ru About the author Elmira K. Salakhova, Candidate of Historical Sciences, Senior Research Fellow, of the Department of New history at Sh. Marjani Institute of History of the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan; ORCID: https://orcid.org/0000-0002-6513-2915; e-mail: ilsalah@mail.ru В редакцию статья поступила 25.07.2025, опубликована: Сәлахова Э. К. Татар милләте формалашуда телнең роле // Гасырлар авазы – Эхо веков Echo of centuries. – 2025. – № 3. – С. 32-41. Submitted on 25.07.2025, published: Salakhova E. K. Tatar millуte formalashuda telneт role [The role of the language in the formation of the Tatar nation]. IN: Gasyrlar avazy – Eho vekov [Echo of centuries], 2025, no. 3, рр. 32-41.
Для получения доступа к полному содержанию статьи необходимо приобрести статью либо оформить подписку.
0 руб.
OTHER ARTICLES
Статья посвящена боевому и жизненному пути Героя Советского Союза, уроженца Татарстана Ахтямова Сабира Ахтямовича, документы которого хранятся в Государственном архиве Республики Т
Статья посвящена героизму женщин поколения военных лет. Ее герои – медицинские сестры, снайпер, зенитчица, связистка, ушедшие на фронт с территории Ханты-Мансийского национального
Статья посвящена анализу архивных материалов, которые могут быть использованы в научных и практических исследованиях.
Статья посвящена истории Тельманского района, существовавшего на территории ТАССР в 1935-1958 гг.
В представленной статье автор анализирует развитие гуманитарной науки Татарстана в условиях идеологических кампаний и дискуссий, проходивших в Советском Союзе в 1940-е – середине 1
В жизни советской молодежи 1960-х гг. появилось достаточно много новых явлений, одним из которых стали Дома молодежи или Молодежные центры, которые строились полностью на средства