«Төрле зәхмәтдин хәляс итәр».

В статье приводятся примеры народной медицины из книги, которая хранится в Центральном государственном архиве Республики Татарстан. Статья сопровождается публикацией и транскрипцией страницы из данной книги.
ARTICLE TYPE:
Научная статья
ARTICLE LANGUAGE:
Татарский
PUBLICATION DATE:
20.05.1995

Татарский народный лечебник   

 

«Төрле зәхмәтдин хәляс итәр»

 

Мәгълүм булганча, татарлар арасында халык медицинасы электә киң таралыш алган. Төрле авыруларга каршы көрәш серләре, дәвалау ысуллары буыннан-буынга тапшырылган, яңалыклар белән тулыландырылган. Шул рәвешле гасырлар дәвамында бай тәҗрибә тупланган. Язу барлыкка килгәч, әлеге мирас кәгазь битләренә теркәлә башлаган. Нәтиҗәдә төрле характерда булган тыйббы китаплары барлыкка килгән.

 

Татарстан Үзәк дәүләт архивы фондларында да шундый китапларның берсе саклана. Аның үлчәме 21,3 см х 6,4 см, күләме 58 биттән гыйбарәт. Дөрес, анда халык медицинасы турындагы мәгълүматлардан тыш башка эчтәлекле язмалар да бар. Язу кара һәм кызыл тушь белән нәстәгъликъI элементлары катнаштырылган нәсех төрендә башкарылган. Су билгесеннән (патша таҗы астында болан) күренгәнчә, кәгазь 17 йөз азагы - 18 йөз башларында "Савва Яковлев оныкларының Ярослав мануфактурасы" дип аталган фирмада' эшләнгән. Китапның тышлыгы күннән. Күн тышлыкның алгысы ниндидер сәбәпләр аркасында төшкән. Кереш сүздән аңлашылганча, китапны Муса бине Исмәгыйль исемле кеше төзегән.

 

Китапта бәян ителгән дәвалау әйберләре - төрле үсемлекләр, аларның тамырлары, майлары, орлыклары һәм алардан алынган майлар; кош, хайван итләре һ. б.

 

Күрсәтелгән рецептлар бүгенге көн медицина югарылыгыннан караганда гайре табигыйрәк кебек тоелса да, кайберләренең хәзерге вакытта халык тарафыннан файдаланылуы билгеле. Шулай да, аларны табиблар белән киңәшләшмичә кулланырга ашыкмаска кирәклекне искәртеп үтү урынлы булыр. Әлеге тыйббы китабыңнан кайбер мисалар белән таныштырабыз:

 

"Кәбестә хассияте. Эсседер, әүвәлге мәртәбә корыдыр. Икенче мәртәбә эчтәге фәсадларны бетереп кидәргүчедер. Хосуса, элгәре кайнаган суны түгеп, икенче су белән кайнатылса, бик файда бирер. Күчәненең көле гаять көйдергүчедер вә һәм агрыкларны дәфгы кыйлмакда (бетерүдә) гаҗәп файдасы булыр. Кәбестәнең азыклыгы җиңелдер вә һәм юештер. Әмма аша-гандин хасыйл булган кан - усал кандыр, тәнне агыр кыйлыр. Мәгәр симез ит яки тавык ите берлән яхшыдыр вә дәхи кәбестә яфрагын төеп халис (саф) үзен яки талканга катыштырып һәм төрле эссе шешекләргә бәйләсәләр, кайтарыр. Вә һәм ак төсле йомшак шешеген кайтарыр вә яраларын вә кабарчыкларын уңалтыр. Вә һәм йомырка агын ошбу кәбестә яфрагына катыштырып утка янган урынга багъласалар, гаять файда кыйлыр...

 

Кымыз эчне йомшак кыйлыр вә сыер вә кәҗә сөте эчне йомшак кыйлыр вә бәгъзе вакытта сөтне күп йимәктән эч баруы хасыйл булыр. Хосуса, тозлы сөт эчне бардырыр, әмма сөт эчәктә тәгам буе мәнигъ кыйлыр (тоткарлар). Әмма яхшы кайнаган сөт катыгы сары зәхмәттән барган эчне туктатыр вә һәм кан күплектән барган эчне туктатыр. Кәҗә сөте бик эсселек белән хасыйл булган бизгәккә файда бирер. Вә һәм яхшы оеган катыкның каймагын мәзкүр (югарыда әйтелгән) бизгәкле кешегә ашатсалар, файда булыр. Вә дәхи сөт зәһәр эчкән кешегә шифалыдыр...

 

Бүдәнә ите күп иттән яхшыдыр вә һәм ал тәвә итеннән яхшыдыр. Бүдәнә ите фәһемне арттырып, шәһвәтне зыядә (күп) кыйлыр. Хәҗәреннар - төркичә ут ташы диләр. Күк төследер. Бәгъзесе ак улыр, бәгъзесе кара улыр вә бәгъзесе сары улыр. Салкындыр, корыдыр. Кайчан корычка сугылса, ут чагылыр. Чагылган вакытта агыр исе чыга.

 

Арастаталис (Аристотель) хәким әйтер: "Ошбу ташны бер чүпрәк багълап угълан туган вакытта хатыннарның ботына багъласалар, угъланы асан тугар. Угълан тугырдыктан соң тиз заман алалар вә дәхи бик төеп кибәк итеп уңалмый торган җәрәхәткә сибәләр. Ул җәрәхәт урыннарын киптерер вә ит үстереп җәрәхәтне уңалтыр".

 

Күгәрчен өйдә тотмак дөрёст. Төрле зәхмәтдин хәляс итәр (коткарыр). Әүвәл тән оемакны, икенче - халиҗ (паралич) зәхмәтен, өченче - баш агы-рып гакыл китмәкне, дүртенче - күп йоклата торган зәхмәтне дәфгы итәр (бетерер)."

 

I Нәстәгъликъ - нәсех һәм тәгълик төрләре кушылудан барлыкка килгән фарсы язу төре.

OTHER ARTICLES