Г. Н. Зәйниева, Г. А. Хөснетдинова. Фатих Әмирхан мирасын барлап...
УДК 93/94+323.1
Фатих Әмирхан мирасын барлап...
Г. Н. Зәйниева, Г. А. Хөснетдинова,
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты,
Казан шәһ., Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе
Exploring the legacy
of Fatih Amirkhan...
G. N. Zayneeva, G. A. Husnutdinova,
G. Ibragimov Institute of Language, Literature and Art of the Academy of Sciences of Republic of Tatarstan,
Kazan, Republic of Tatarstan, Russian Federation
Аннотация
Вниманию читателей представлено произведение Фатиха Амирхана «Искергән баһадир» («Обветшавший богатырь») и заметка «Хан мәсҗеде» («Ханская мечеть»), написанная под псевдонимом «Вали». Произведение «Искергән баһадир» впервые было напечатано в 1914 г. в газете «Кояш» («Солнце»), затем с некоторыми сокращениями было включено в хрестоматию, составленную Г. Ибрагимовым и Г. Батталом «Яңа әдәбият» («Новая литература», 1914) на арабской графике. Рукопись заметки «Хан мәсҗеде» также написана на арабской графике и хранится в Центре письменного наследия Института языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова Академии наук Республики Татарстан в личном фонде Фатиха Амирхана. В представленных работах говорится о Ханской мечети как об исторической достопримечательности, связанной с историей татарского народа. Данные источники показывают историческую реальность и обогащают творческое наследие Фатиха Амирхана.
Abstract
The readers are presented with the work of Fatih Amirkhan “Iskergan Bahadir” (“Dilapidated hero”) and the note “Khan masjede” (“Khan Mosque”), written under the pseudonym “Vali”. The work “Iskergan Bahadir” (“Dilapidated hero”) was first published in 1914 in the newspaper “Koyash” (“The Sun”), then with some abbreviations it was included in the anthology compiled by G. Ibragimov and G. Battal “Yana adabiyat” (“New Literature”, 1914) on Arabic graphics. The manuscript of the note “Khan masjede” is also written in Arabic script and is kept in the Center of Written Heritage of the G. Ibrahimov Institute of Language, Literature and Art of the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan in the personal fund of Fatih Amirkhan. The presented works speak of the Khan Mosque as a historical landmark connected with the history of the Tatar people. These sources show the historical reality and enrich the creative heritage of Fatih Amirkhan.
Ключевые слова
Фатих Амирхан, татарская литература, башня Сююмбике, Вали Апанаев, публицистика, статья, архивные источники, литературно-общественная деятельность, история.
Keywords
Fatih Amirkhan, Tatar literature, Syuyumbike Tower, Vali Apanaev, journalism, article, archival sources, literary and social activities, history.
Күренекле татар язучысы, драматург, үткен публицист, әдәби тәнкыйтьче, җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирхан (1886-1926) – XX йөз башы татар әдәбияты тарихында, аның җәмәгатьчелек фикере тарихында зур хезмәт күрсәткән классик язучыларның берсе. Ул үзенең реалистик карашы, язу осталыгы ягыннан үз чорының характерлы якларын сәнгати чаралар аша оста гәүдәләндерүе белән таныла. Ф. Әмирхан иҗатында татар халкын тоткарлап торган искелек, кадимчелек белән көрәшү төп максат булып тора.
Язучы башлангыч белемне «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә ала, шул чорда рус телен өйрәнә һәм рус әдәбияты белән таныша, шәкертләр хәрәкәтенә чума. 1905 елгы инкыйлаб нәтиҗәсендә туган татар вакытлы матбугаты Ф. Әмирханның журналистик эшчәнлеге үсүгә киң мәйдан ача. Ул 1905 елда «Мөхәммәдия»нең шәкертләре белән берлектә яшерен җилем басмада «Әлислах» исемле газета чыгара башлый, әлеге газетада ул җитәкче һәм мөхәррир вазыйфаларын башкара. 1907 елда Мәскәүдә чыккан «Тәрбиятел-әтфаль» («Балалар тәрбиясе») исемле балалар журналында һәм «Кояш» (1906-1918) газетасында җаваплы сәркатип була. Шулай ук ул «Әлислах» (1907-1909), «Аң» (1912-1918), «Йолдыз» (1906-1918), «Яшен» (1908-1909), «Ялт-йолт» (1910‑1918) кебек вакытлы матбугат битләрендә дә әсәрләрен, тәрҗемәләрен, мәкаләләрен бастыра.
1907 елда Ф. Әмирханга паралич суга, аяклары йөрмәс була. Әмма коляскасына бәйләнгән булуына карамастан, ул үзен җәмәгать эшлеклесе итеп саный. Чөнки ул җанын әрнеткән, кайгыга салган хәлләр, вакыйгалар хакында дәшми кала алмый, үзенең мөнәсәбәтен белдерә. Дәүләт Думасы эшчәнлеге, милли мәсьәлә, дини һәм милли оешмалар, Харитоновның Коръәнне бозып бастыруы, Казан мәдрәсәләре, хатын-кызларга белем, ирләр белән тигез хокук бирү мәсьәләләре һәм башка шундый темаларга төрле имзалар белән (Ф., Ф. Ә., Ф. Әмирхан, Фатих Әмирхан, Дамелла, Фатих, Т-д, Ташмөхәммәд) актуаль, үткен телле мәкаләләрен яза.
Октябрь инкыйлабыннан соң да Ф. Әмирхан иҗтимагый тормыштан читтә калмый. Төрле газета-журналларда яңа тормышны пропагандалап, «Марксист» имзасы белән мәкаләләрен бастыра, кайбер әдәби әсәрләрен яңадан эшли, ә кайберләрен – дәвам итә. 1923-1924 елларда татар театр техникумында укыта, дәреслекләр төзи.
Язучының үзе исән вакытта әсәрләре газета-журнал битләрендә дә, аерым китап буларак та, төрле җыентык-хрестоматияләрдә дә басылып килә. Бүгенге көндә кайбер әсәрләренең кулъязмалары Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәгендә саклана.
Ф. Әмирханның мирасын саклау һәм укучыларга җиткерү максатыннан 1941 елда беренче тапкыр «Сайланма әсәрләре» дөнья күрә, аннан соң 1957-1958 елларда ике томлы «Сайланма әсәрләре» һәм 1984-1986 елларда дүрт томлы «Әсәрләр» җыелмалары бастырыла. Шуңа карамастан язучының үз чорында басылып та, төрле иҗтимагый-сәяси сәбәпләр мөнәсәбәтле томлыкларына керми калган әсәрләре дә бар. Шундыйлар рәтеннән үзенең табигате белән гүзәллек, акыллылык символы булган һәм шул ук вакытта татар тарихының иң драматик мизгелләрен чагылдырган Сөембикә образын сурәтләгән «Сөенбикә» (1913) һәм аның исемен йөрткән манара (элегрәк манараны Хан мәчете дип йөрткәннәр) хакында иҗат ителгән «Искергән баһадир» әсәрләрен күрсәтергә мөмкин. Совет чоры тәнкыйтьчеләре тарафыннан Ф. Әмирханга либераль буржуаз язучы дигән тамга сугылу сәбәпле мондый рухта иҗат ителгән әсәрләр татар укучысы игътибарына тәкъдим ителмәделәр. Бары иркенлек җилләре исеп, әдәби мирасыбызга игътибар арткач «Сөенбикә» әсәре 1991 елда «Идел» журналында, соңрак аерым китап булып дөнья күрде. Әмма «Искергән баһадир» әсәре бүгенге көн укучысына әле һаман да мәгълүм түгел.
«Искергән баһадир» әсәре 1914 елда иҗтимагый-сәяси, әдәби, либераль-демократик юнәлешле «Кояш» газетасының 23 февраль (344 нче) санында «Фатих Әмирхан» имзасы белән басылган. Аннан соң 1914 елда кыскартылып, Галимҗан Ибраһимов белән Габделбари Баттал тарафыннан төзелгән «Яңа әдәбият» исеме белән нәшер ителгән дәреслек-хрестоматиягә кертелгән.
«Хан мәсҗеде» дип исемләнгән язма Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәгендә Ф. Әмирхан фондында саклана1. Гарәп графикасында язылган ике биттән гыйбарәт әлеге кулъязма 1926 елның июль аенда әдипнең вафатыннан соң фатирында калган кулъязма мирасын һәм шәхси әйберләрен тасвирлаган гакыднамәдә2 (акт кәгазендә) «Кеше кулъязмалары» бүлегенә кертелгән. Галимҗан Шәрәф, Ибраһим Бикколов һәм Ибраһим Әмирхан тарафыннан төзелгән әлеге исемлектә кулъязма авторы хакында «“Хан мәсҗеде” Вәлинеке (Вәли Апанай3 булырга кирәк)» дип язылган. Автор күрсәтүенчә, кулъязма рус тарихчысы Н. П. Загоскинның «Спутник по Казани» (1895) исемле хезмәтенә таянып язылган.
Текстлар кириллицага күчерелеп, укучыларга беренче тапкыр тәкъдим ителә.
ИСКӘРМӘЛӘР:
1. Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәге, 16 ф., 1 тасв., 3 эш, 1-2 кгз.
2. Шунда ук, 48 эш, 4 кгз.
3. Апанаев Вәли (Апанаев Мөхәммәтвәли Мөхәммәтзакир улы, 1889-1922) – скрипкачы, Шәрык клубы каршында халык музыка уен кораллары ансамблен һәм драма түгәрәген оештыручы, әдәби иҗат белән шөгыльләнгән (тәхәллүсләре – Вәли Фараби, Вәли Апанай).
Искергән баһадир
Хан мәсҗеденең манарасы тәмам җимерелер дәрәҗәгә җиткән, тәгъмиргә1 бик мохтаҗ.
Гәзитәләрдән.
Гасырларның аның башына китергән хәсрәтләре, аның өстенә истергән ачы җилләре аны картайткан иде инде. Кайчандыр Хан мәсҗеде исеме белән дан тоткан бу озын гомерле баһадир күзләре алдыннан әллә нинди фаҗигаларны үткәреп, баһадирларча, аһ-ваһсыз вә күз яшьсез картайган, хәлсезләнгән, буеның тугрылыгын, гәүдәсенең җыерыксыз шомалыгын җуйган иде.
Шимальнең ачы җилләре, дәһернең2 вафасызлыгы аны какшаткан. Аның данын дансызлыкка, шанын шансызлыкка әйләндергән иде.
Кадерле милләтләрнең, кадерле баһадирлары карт көннәрендә гыйззәт вә ихтирам күрү, вә мөнәсәбәтендә кадерсез милләтнең бер кадерсез баһадиры да гыйззәтсезлек, илтифатсызлык кына күрә, карт көнендә ялгызлык хәсрәте чигә иде.
Яшьлегендә данлы вә шанлы булып та, картайгач кадерсез булган баһадирның хәзер инде дөньядагы вазыйфасы да хурланганнарның күз яшьләрен үзенең әтрафындагы җирләргә сеңдерү, үзе шикелле кайгы белән җончыкканнарның өстләренә тыныч карап, аларны юатып җибәрү һәм үткәннәр тугрысында уйга төшерүдән генә гыйбарәт иде.
Менә карт баһадир озак еллар шул вазыйфасын тавыш-тынсыз гына үтәп торды: Сөембикәнең кызлары аның янына килеп Ходага гыйбадәт итәләр, истимдад итәләр3, тынычсызлыклардан, тормышның фаҗигаларыннан шикаять итәләр, тулган күңелләрен елап бушаталар, җылы күз яшьләре белән баһадирның кызыл итәкләрен чылатып, юаныч табалар иде.
Гасырлар үттеләр, озак сузылган, кайгы вә михнәтләр белән агуланган гасырлар үтеп-үтеп киттеләр... Сөембикәнең кызлары баһадир алдына килеп, ничә миллион аятьләр укыдылар, гайре мөтәнаһи4 хаҗәтләренә меңнәрчә мәртәбә ярдәм өстәделәр, елгалар булырлык күз яшьләре түктеләр... Баһадир аларны юатып-юатып җибәрде, аларның кайгыларын үзенең диварларына йотып калды, аларга Ходадан сабыр сорады, аларга дога биреп җибәрде.
Елларның берсендә Сөембикәнең бер кызы тереклектән туйган иде. Ул баһадир алдына барып үлем тапты. Баһадир аның актыктагы аһларының ачысын үзенең диварларына кабул итте.
Шулай итеп, ул менә инде ничә гасырлар нинди фаҗигаларның шаһиты булып килә, менә инде ничә вә ничә гасырлар Сөембикә кызларының аһ-ваһларын тыңлап килә. Ул картаймый кем картайсын? Ул искерми кем искерсен?
Әгәр ул үзенең хәзерге газыймәтле5 сүзсезлегеннән чыгып, башыннан үткәннәрне сөйләсә, яшьлегеннән алып бу көнгә кадәр күргәннәрен хикәя итсә, ул хикәяне тыңлаган кешеләр дә, шул дәһшәтле дәкыйкада6 мең еллык картаерлар иде. Ул дәһшәтле хикәяне ишеткән кешеләр һәммәсе дә искерерләр, какшарлар иде.
Еллар, бәлки дә гасырлар тагы үтәрләр... Әгәр баһадир киләсе гомерендә шундый фаҗигаларның гына шаһиты булып торса, ул тагы да картаер, тагы да искерер, тагы да какшар...
Моны күргән бер «Җәгъфәр»[1] аның тетрәгән диварларына:
«Кәәннә ләм йәкум фи һәза-л-мәнар мөәззин
Йүнәди бихакк вә ләм йәзкүр Аллаһә закир
Вә кәәннәһү магаш фи Казан мүвәххид.
Амин вә ләм йәсмүр биардыйһи сәмир
Бәлә иннәһүм кәәнүү заманан фәабаадәһүм.
Суруф әл-ләйями вә-л-җүдуд әл-гавасир7», –
дип язар да, үзе баһадир белән бергә җиргә сәҗдә итәр.
Фатих Әмирхан.
Искергән баһадир // Кояш. – 1914. – 23 февраль.
Хан мәсҗеде
1908 ел 28 сентябрь.
Нинди матур бу Хан мәсҗеде: кайчан төннең гүзәле – ай, болытлар астыннан чыгып үзенең җакты нурларын һавага һәм җиргә чәчкән вакытта! Әгәр дә сез, үзеңезнең тынычлыгыңызны һәм дә бераз истирахәт8 итүне теләсәңез: менеңез Воскресенская урамга9, кереңез крепость10 эченә дә, казначистга11 баскычына утырыңыз да, караңыз.
Хан мәсҗеденә һәм берничә вакытка бөтен дөньяны һәм дә аның бар кыясларын онытып, үзеңезнең бар эшләреңезне баштан чыгарып, бичара җаныңызга бераз тынычлык биреңез, ул да дөнья мәшәкатьләрен онытып, бераз җал итсен!
Воскресенскийның арттаграк башында һәм дә түбән – Проломный12 урамда үтеп киткән арба тавышлары, извозщикларның атларына кычкырулары, тротуарда җөрүчеләрнең үзара сөйләшкән сүзләре, түбән Журавлевның ночлежный домы13 катында өелешеп җаткан йортсыз-җирсез, киемсез-салымсыз фәкыйрьләрнең сүгенүләре, җырлаулары һәм Казанка җылгасының тавышланып агуы, нинди куанычлы хәбәрләр һәм дә тәмле өмидләрне колагыңызга пышылдап әйткән кеби тоеладыр. Ләкин болар барысы да буш уйлар гына!
Менә сәгать 11 ләр җитә, урамда халык та басыла, сезнең әйләнәңездә берәү дә калмый, бары крепость эчендәге сакчы солдатларның арлы-бирле җөргән аяк тавышлары гына ишетелә башлый. Менә бер вакытны болытлар да әллә кайдан килеп чыгалар, элекке безнең гүзәлебез ай да рәхимсез болытлар артына кереп җуала, Казанка җылгасы өстендә дә караңгылык каплана һәм дә җортлар да томан берлән капланып алыналар, әлхасыйль14, әйләнәңездә булган һәммә нәрсә караңгылык берлән чолганып алына. Алда элекке Хан мәсҗедегә җалгыз, үзенең башындагы зур алтын сәмруг кошының җактылыгы берлән һаман сезнең күз алдыңызда тора. Караңыз шул Хан мәсҗеденә: ничек ул, башкалар караңгылык берлән капланып алынсалар да, җалгызы гына башын һавага күтәреп тәкәбберләнеп торадыр.
Урамнарда бер нәрсә дә күренмәсә дә, тавышлар ара-тирә һаман басылмый, һәркем үзенең эшендә. Шулай ук бу Хан мәсҗеде дә, тик тормый ул да: үзен әйләндереп алган стеналар берлән берлектә, сезгә җан тели, илен[ә] башыннан үткән хәлләрне һәм дә бөтен гомеренә күргән эшләрне сөйлидер. Ул ниләр күрмәгән!
Аны бит бары: татар ханнарының бер-берсе берлән дошманлыклары, көнчелелекләре һәм дә иң зурысы – наданлыклары гына харап итүгә сәбәп булган! Ул хәзер ялгызы гына безгә иске хәлләрне искә төшерергә тәзкирә15 булып калган нәрсә.
Вәли.
Үткән җыл Загоскиның «Кремль» дигән описаниесен16 укыган идем, шуңар татбикан17 яздым.
ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәге, 16 ф., 1 тасв., 3 сакл. бер., 1-2 кгз.
ИСКӘРМӘЛӘР:
1. Тәгъмиргә – төзекләндерүгә.
2. Дәһернең – заман, чорның.
3. Истимдад итәләр – булышлык, ярдәм итәләр.
4. Мөтәнаһи – соңгы, ахыргы.
5. Газыймәтле – бөек, югары дәрәҗәле.
6. Дәкыйкада – минутта.
7. Сүзгә-сүз тәрҗемә: «Бу манарада хаклыкка чакыра торган мөәззин тормаган кебек һәм Аллаһны зикер итүче дә булмаган кебек. Казанда бер Аллаһны гына таный торган бәндә тормаган шикелле. Алай түгел, алар бер заман тордылар, ләкин төннәрнең алмашып торуы һәм язмышның ачысы».
8. Истирахәт – ял итү.
9. Воскресенская урамы – хәзерге Кремль урамы.
10. Крепость – Кремль крепосте күз алдында тотыла.
11. Казначистга – казначейство, управа мәгънәсендә.
12. Проломный – хәзерге Бауман урамы.
13. Журавлевның ночлежный домы – купец Иван Николаевич Журавлев тарафыннан 1886 елда Казанда Зур Проломный урамы башында фәкыйрьләр өчен түләүсез яшәү өчен приют төзелгән була. 1917 елга кадәр эшләгән.
14. Әлхасыйль – кыскасы.
15. Тәзкирә – истәлек.
16. Профессор Н. П. Загоскинның «Спутник по Казани: иллюстрированный указатель достопримечательностей и справочная книжка города» (1895) исемле хезмәте.
17. Татбикан – шуның буенча.
Сведения об авторах
Зайнеева Гульнара Нургалиевна, кандидат филологических наук, старший научный сотрудник отдела текстологии Института языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова АН РТ, e-mail: gulnara.zaineeva@mail.ru
Хуснутдинова Гульназ Азатовна, кандидат филологических наук, старший научный сотрудник отдела текстологии Института языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова АН РТ, e-mail: kh-gulnaz71@mail.ru
About the authors
Gulnara N. Zayneeva, Candidate of Philological Sciences, Senior Researcher of the Department of Textology of G. Ibragimov Institute of Language, Literature and Art of the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan, e-mail: gulnara.zaineeva@mail.ru
Gulnaz A. Husnutdinova, Candidate of Philological Sciences, Senior Researcher of the Department of Textology of G. Ibragimov Institute of Language, Literature and Art of the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan, e-mail: kh-gulnaz71@mail.ru
В редакцию статья поступила 4.05.2023, опубликована:
Зәйниева Г. Н., Хөснетдинова Г. А. Фатих Әмирхан иҗатын барлап… // Гасырлар авазы – Эхо веков Echo of centuries. – 2023. – № 3. – С. 123-130.
Submitted on 4.05.2023, published:
Zayneeva G. N., Husnutdinova G. A. Fatikh Аmirkhan ijatyn barlap… [Exploring the legacy of Fatih Amirkhan...]. IN: Gasyrlar avazy – Eho vekov [Echo of centuries], 2023, no. 3, рр. 123-130.
[1] Инкыйраздагы «Җәгъфәр» Шиһаб әл-Мәрҗани исеме белән йөргән вакытында Болгар харәбәсендәге бер манарага шушындый шигырь язган бит (Ф. Әмирхан искәрмәсе).