А. Хәйретдинов. Муса Бигиевнең хаҗнамәсе

Тип статьи:
Научная статья
Язык статьи:
Русский
Дата публикации:
08.12.2016
Приобрести электронную версию:
39 руб.
Статья представлена в издании
Гасырлар авазы - Эхо веков 3/4 2016
Ознакомительная часть статьи

Күренекле дин галиме, фикер иясе, җәмәгать эшлеклесе Муса Җаруллаһ Бигиевнең куен дәфтәрләренең берсендә теркәлгән, 1927 елда кылган хаҗ сәфәре турындагы хаҗнамәсе Әнкара шәһәренең Милли китапханәсендә саклана. Олуг галимебезнең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүче галимнәр үзләренең хезмәтләрендә аның 1927 елда хаҗ кылган булуы турында хәбәр итсәләр дә, бу турыда җентекләп язучы юк. Мәсәлән, Муса әфәнде белән шәхсән таныш булган тарихчы һәм җәмәгать эшлеклесе Габдулла Баттал-Таймас (1883-1969) үзенең истәлекләр китабында: «1926 елда Муса әфәндегә Мәккәгә, Ислам корылтаена барырга рөхсәт бирелә», — дип яза.

М. Бигиевнең тормыш юлын тирәнтен өйрәнгән замандашыбыз, төрек галиме Мәхмәт Гөрмәз әфәнде дә, үзенең китабында, 1927 елда Муса әфәнденең совет органнарыннан хаҗга бару өчен рөхсәт алуы турында хәбәр итә.

Бүгенге көннәрдә М. Бигиевнең тормыш юлын өйрәнүче тагын бер төрек галиме Әхмәт Канлыдәрә әфәнде дә аның 1927 елда кылынган хаҗ сәфәре турында сүзне кыска тота: «Җаруллаһ 1927 елда хаҗ өчен рөхсәт алуга ирешә. Мәдинәгә бара һәм анда егерме көн кадәр тора. Мәдинәнең Бохарадан да артта калган булуын күрә», — дип яза ул.

Для получения доступа к полному содержанию статьи необходимо приобрести статью либо оформить подписку.
39 руб.
Другие статьи
Общественно-правовые явления этносов имеют как общие черты, так и свои особенности, которые произрастают из предшествующих и трансформируются в новые формы.
История Чистополя как городского поселения начинается с 1781 г., когда село Чистое Поле согласно указу Екатерины II было преобразовано в уездный город Казанской губернии.
Публикуемые документы отражают одну из страниц повседневной жизни российского общества, связанную с особенностями права владения феодально-зависимым населением и осуществления собс
В процессе адаптации Крыма к реалиям Российской империи важнейшую роль играли представители российской императорской династии Романовых.
Важнейшей задачей внутренней национальной политики Российской империи пореформенного периода являлась интеграция нерусских народов, так называемых «инородцев» в российское социокул
После судебной реформы второй половины XIX в. представители судебного ведомства Российской империи активно занимались общественной деятельностью.