Мөхәммәтҗанова Л. Х. Татар дастанында тарих, миф һәм эпик контаминацияләр гармониясе

История татар уходит в глубокую древность, что отчетливо запечатлено в татароязычном эпосе. «Кахарман Катил» – образец дастанного эпоса, сформировавшийся в более позднее время, хранивший в себе исторические сведения о большой миграции населения, о некоторых причинах расселения этноса на разных территориях земли, о взаимовлияниях генетически родственных и соседних культур, о ранних взаимосвязях народов и традиций. Созданная в дастане эпическая картина отражает крупные исторические события и большие идеологические воззрения, совмещает социально-экономические и исторические контакты этнически разных народов  – иранцев и тюрков. История, мифы и эпические коллизии, находясь в удивительной гармонии в сюжете дастана, с легкостью переносятся через века в период активного распространения «Кахарман Катил» среди населения. Начиная с рукописей, относящихся к XVIII в., и до многократных и многотиражных изданий в начале XX в. дастан «Кахарман Катил» в жизни народа был не только духовной пищей, но и на решающем этапе исторического развития народа выполнял своеобразную идеологическую функцию. Дастан на татарском языке повествует о героических похождениях исламских войск в исповедующей языческую религию стране. Здесь обнаруживаются и древнетюркские, и древнеиранские компоненты идейно-структурного характера, пронизанные мусульманской идеологией и более поздними инновациями. Образная система, имена персонажей, обычаи, деяния героев, топонимика, мифология, упоминаемая в дастане, созвучны с жизнедеятельностью дисперсно расселенного татарского народа. Главное внимание в произведении направлено к художественной эпичности, именно это качество делает дастан увлекательным и живым.
Тип статьи:
Научная статья
Язык статьи:
Русский
Дата публикации:
29.06.2018
Приобрести электронную версию:
0 руб.
Статья представлена в издании
Гасырлар авазы - Эхо веков 2 2018
Ознакомительная часть статьи
«Каһарман Катил» дастаны – Идел буе регионында стадиаль җәһәттән караганда шактый соң формалашкан эпос. Билгеле вариантларын чагыштырып тикшерү күрсәткәнчә, географик һәм хронологик яктан төрле тарихи катламнарга хас этник һәм мәдәни үзенчәлекләрне берләштергән бу ядкарь Казан татарларына XVIII гасырдан (иртәрәк булуы да ихтимал) мәгълүм булган. Әсәр әүвәл кулъязма нөсхәләр булып таралган (дастан кулъязмалары Казан фәнни яисә мәдәни үзәкләреннән Казан федераль университеты, Татарстан фәннәр академиясе архивларында, Милли китапханәдә саклана), соңрак – 1912, 1913, 1914, 1915, 1918 елларда – китаплар рәвешендә нәшер ителгән. Шул рәвешле кимендә ике гасыр аралыгында дастан милли мирасыбызда ныклы урын алган.
Татарларның «Каһарман Катил» дастаны үзенең тамырлары белән Борынгы Иран мәдәниятенә барып тоташа. Борынгы фарсы истәлеге «Каһарманнамә» – XI-XIII йөзләргә караган, бик борынгы фарсы эпосы йогынтысында барлыкка килгән авторсыз әсәр. Татар дастанының чишмә башы булган фарсы «Каһарманнамә»сенең архаик тамырларына мөрәҗәгать итсәк, биредә борынгы Иран эпик традицияләренә Авеста диненең зур йогынты ясаганлыгы сизелә. Авестаның эчтәлеген тәшкил иткән Караңгылык рухы (Ангра-Майнью) белән Яктылык рухы (Ахура-Мазда), аларның һәркайсына туры килгән мифологик, фәлсәфи, космогоник, физик, әхлакый һәм башка затлар, сыйфатлар, атрибутлар арасындагы көрәш билгеле бер этапта борынгы Иран эпосында киң чагылыш тапкан. Төрки эпосы белгече галим Х. Короглы Авестада телгә алынган күп кенә мәгълүматларның үзләрен үк эпик һәм фольклор материаллары буларак карарга кирәклеген искәрткән иде. Чөнки борынгы Авеста – әсәрнең стиле буенча фикер йөрткән тикшеренүчеләр фикеренчә, «Аллаһыдан иңгән китап түгел, ә автор әсәре». Биредә персонажлар катгый рәвештә Яхшылык һәм Явызлык башлангычларына бүленәләр (Ахура-Мазда һәм Ангра-Майнью капма-каршылыгы). Дөньяны мондый бүленештә күрү кешеләрнең борынгы фикерләү рәвеше белән бәйле. Борынгы Иран эпосында Яхшылык башлангычы ролендәге шаһлар һәм аларның тугрылыклы батырлары Явызлык башлангычы вәкилләре булган гадәттән тыш көчкә ия мифик затлар, мәсәлән, диюләр һәм башкалар белән көрәш алып баралар. Әмма басып алу яулары, миграцияләнү, ассимиляция һәм соңрак тарих аренасына төрки телле кабиләләрнең чыгуы һәм борынгы иранлыларның алар белән турыдан-туры мөнәсәбәте архаик Иран эпосының, Авеста йогынтысыннан чыгып, башка юнәлеш алуына китергән.
Для получения доступа к полному содержанию статьи необходимо приобрести статью либо оформить подписку.
0 руб.
Другие статьи
В статье анализируется содержание сборника документов «Архив рода Толстых-Милославских в Государственном архиве Республики Татарстан и Национальном музее Республики Татарстан», вып
Статья знакомит читателя с городской усадьбой первой половины XIX в. П. П. Дедевой – И. К. Горталова, в которой в 1841-1845 гг. жил с сестрой, братьями, семьей тетушки Юшковой писа
Статья посвящена работе Международной научно-практической конференции «От пергамена к цифре», прошедшей 18-20 апреля 2018 г. в г. Казани.
The article presents the text of speech delivered by Professor Luciana Duranti, the School of Library, Archival and Information Studies, University of British Columbia, at the Inte
В публикации освещается выставочная деятельность Государственного архива Республики Татарстан
В статье затронута проблема профессиональной подготовки кадров для архивной отрасли.