Миңнуллин Җ. С. Хәйрия җәмгыятьләре тарихыннан

Вследствие модернизации российского общества во второй половине ХIХ в. в стране появились многочисленные добровольные общественные организации, в том числе благотворительные. Для татарского населения организация такого вида общества не было исключением. Средства благотворительных обществ складывались из членских взносов, пожертвований, различных сборов, процентов с капиталов и доходов от недвижимого имущества. В отличие от православных приходских обществ татарские общества использовали и светские способы сбора средств: устройство благотворительных спектаклей, кинематографических сеансов, концертов, литературно-музыкальных вечеров и другие увеселительные мероприятия. В начале ХХ в., особенно в городах, благотворительные общества предприняли первые попытки использования татарского народного праздника Сабантуй для сбора пожертвований в пользу благотворительных обществ. В 1910 г. благотворительные организации Казани и Оренбурга первыми взяли в свои руки организацию народного праздника. Впоследствии это было подхвачено и в других городах с компактным татарским населением (Уфа, Челябинск, Стерлитамак, Томск, Орск и др.). Если часть собранных пожертвований шла на организацию праздника, то оставшаяся часть поступала в кассу благотворительных организаций. Организация народного праздника благотворительными обществами способствовала сохранению традиций, а также обогащению проведения праздника новыми элементами и расширению географии проведения Сабантуя.
Тип статьи:
Научная статья
Язык статьи:
Татарский
Дата публикации:
29.06.2018
Приобрести электронную версию:
0 руб.
Статья представлена в издании
Гасырлар авазы - Эхо веков 2 2018
Ознакомительная часть статьи
Узган гасырның 90нчы елларында җәмгыятебезнең сәяси тормышында демократик үзгәрешләрнең үсүе һәм көчәюе сәбәпле, хәйрия җәмгыятьләре тарихы белән кызыксыну тагын да артты. Бу турыдан-туры Татарстан җөмһүриятендә һәм БДБ илләрендә төрле хәйрия фондлары һәм оешмалары барлыкка килү белән дә бәйле. Шулай итеп, хәйрия җәмгыятьләренең Октябрь революциясе чорына кадәрге бай тәҗрибәсенә мөрәҗәгать итү хәзерге вакытта аеруча зур әһәмияткә ия.
Россия империясендә җәмәгатьчелек тарафыннан оештырылган хәйрия оешмалары 1810 елларда ук пәйда була. Ә татар хәйрия җәмгыятьләре 1867 елда гына оеша башлый һәм бу эш зур кыенлыклар белән бара. Беренчедән, закон буенча хәйрия җәмгыяте ачканда, 1862 елга кадәр рөхсәтне Министрлар комитеты аша патшаның үзеннән сорарга кирәк була. Мондый бюрократик киртәләрне үтү русларның үзләренә дә кыенга туры килгән. 1862 елга кадәр гаять зур Россия империясе территориясендә бары тик сигез хәйрия җәмгыяте эшләвен 1917 елга кадәр үк рус галимнәре әнә шуның белән аңлатканнар. 1862 елда хәл үзгәрә, хәйрия җәмгыяте ачу мәсьәләсен эчке эшләр министры хәл итә башлый. Ләкин яңа тәртипләр буенча да җәмгыять ачу юлында шактый күп бюрократик киртәләрне узарга туры килгән. Бу өлкәдә хәлләр уңай якка 1897 елларда үзгәрә, җәмгыять ачу процедурасы тагын да ансатлаштырыла, үрнәк уставлар дөнья күрә, губернатор уставны раслап, аны җәмәгать оешмалары реестрына керткәндә, хәйрия оешмасы рәсми сурәттә эшли башларга хокук ала. Шулай итеп, бу мәсьәлә Россиядә бик акрынлык белән булса да, демократик институтларның тернәкләнүе, бигрәк тә гражданлык җәмгыяте нигезләренең кайбер элементлары барлыкка килә башлавы кебек катлаулы һәм озакка сузылган процесс белән тыгыз бәйләнгән. Икенчедән, хәйрия оешмасы ачу өчен җәмгыятьнең өлгергәнлеге, ягъни җәмгыятьләрне ачу зарурлыгын аңлавы һәм икътисадый яктан да моңа азмы-күпме әзер булуы таләп ителгән. Нәкъ менә шушы дәвердә татар сәүдәгәр һәм эшкуарлар катлавы икътисадый яктан аякка баса. 1880 елларда татар акционерлык җәмгыятьләре оешу әнә шул хакта сөйли. Сәүдәгәр һәм эшкуар катлавының сан ягыннан үсеше дә татар җәмгыятенең яңа дәвергә, индустриаль яки капиталистик үсеш дәверенә аяк басуын раслый. Хәйрия җәмгыятьләре ачылу һәм андагы әгъзаларның абсолют күпчелеген шушы катлау вәкилләре тәшкил итү шуның ачык мисалы.
Для получения доступа к полному содержанию статьи необходимо приобрести статью либо оформить подписку.
0 руб.
Другие статьи
В статье анализируется содержание сборника документов «Архив рода Толстых-Милославских в Государственном архиве Республики Татарстан и Национальном музее Республики Татарстан», вып
Статья знакомит читателя с городской усадьбой первой половины XIX в. П. П. Дедевой – И. К. Горталова, в которой в 1841-1845 гг. жил с сестрой, братьями, семьей тетушки Юшковой писа
Статья посвящена работе Международной научно-практической конференции «От пергамена к цифре», прошедшей 18-20 апреля 2018 г. в г. Казани.
The article presents the text of speech delivered by Professor Luciana Duranti, the School of Library, Archival and Information Studies, University of British Columbia, at the Inte
В публикации освещается выставочная деятельность Государственного архива Республики Татарстан
В статье затронута проблема профессиональной подготовки кадров для архивной отрасли.