Л. Р. Мортазина, А. Ә. Зиннәтуллина. «Казан белән танышасыңыз килсә, юл күрсәтүчене генә укыңыз!!!»

Статья посвящена исследованию исторического источника начала ХХ в. – первого путеводителя по Казани на татарском языке под названием «Татар». Он был опубликован в соавторстве известного просветителя и педагога, автора статей в татарской периодической печати начала ХХ в. на женскую проблематику Магруй Музаффарии (1873-1945) и публициста, автора книг и учебников Камиля Башира. Первым путеводителем по Казани считается книга И. Чернова «Указатель города Казани или памятная книжка для жителей Казанской губернии на 1840 г.». Далее издаются книги данного жанра составленные С. М. Шпилевским, М. Н. Пинегиным, Н. П. Загоскиным и др. Все эти издания были предназначены для русскоязычной аудитории. Путеводитель «Татар» был адресован именно для татаро­язычного населения. В процессе изучения темы нами было определено время публикации (оно не указано в самой книге) – 1908 г. Полагается, что именно с этого времени началось издание путеводителей для татар. Данная книга примечательна тем, что в ней особое внимание уделено истории города: дана историческая справка о Казани, представлены очерки о казанских ханах, легенды о происхождении названия города, о башни Сююмбике, рассказы о значимых культовых объектах и наиболее видных просветителях татарского народа. Следовательно, путеводитель кроме своего прямого назначения имел также важное просветительское значение. Как и любой путеводитель, он должен был дать адресно-справочную информацию. Здесь размещены адреса гостевых номеров, постоялых дворов, ресторанов и трактиров, разных общественных мест (клубов, театров и других развлекательных учреждений), учебных заведений, мечетей и медресе, книжных магазинов и издательств, читальных залов, перечислены названия улиц и переулков Казани, адреса и часы работы врачей, адвокатов, музеев, расписания пароходов и поездов и т. д.
Тип статьи:
Научная статья
Язык статьи:
Татарский
Дата публикации:
12.11.2023
Приобрести электронную версию:
0 руб.
Статья представлена в издании
Гасырлар авазы - Эхо веков Echo of centuries № 4 2023 г.
Ознакомительная часть статьи

УДК 930

 

«Казан белән танышасыңыз килсә, юл күрсәтүчене генә укыңыз!!!»

Л. Р. Мортазина, А. Ә. Зиннәтуллина,

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты,
Казан шәһ., Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе

 

“If you want to get acquainted with Kazan, read the guide!!!”

L. R. Мurtazina, A. A. Zinnatullina,

Sh. Mardzhani Institute of History, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan,
Kazan,  Republic of Tatarstan, Russian Federation

 

Аннотация

Статья посвящена исследованию исторического источника начала ХХ в. – первого путеводителя по Казани на татарском языке под названием «Татар». Он был опубликован в соавторстве известного просветителя и педагога, автора статей в татарской периодической печати начала ХХ в. на женскую проблематику Магруй Музаффарии (1873-1945) и публициста, автора книг и учебников Камиля Башира. Первым путеводителем по Казани считается книга И. Чернова «Указатель города Казани или памятная книжка для жителей Казанской губернии на 1840 г.». Далее издаются книги данного жанра составленные С. М. Шпилевским, М. Н. Пинегиным, Н. П. Загоскиным и др. Все эти издания были предназначены для русскоязычной аудитории. Путеводитель «Татар» был адресован именно для татаро­язычного населения. В процессе изучения темы нами было определено время публикации (оно не указано в самой книге) – 1908 г. Полагается, что именно с этого времени началось издание путеводителей для татар. Данная книга примечательна тем, что в ней особое внимание уделено истории города: дана историческая справка о Казани, представлены очерки о казанских ханах, легенды о происхождении названия города, о башни Сююмбике, рассказы о значимых культовых объектах и наиболее видных просветителях татарского народа. Следовательно, путеводитель кроме своего прямого назначения имел также важное просветительское значение. Как и любой путеводитель, он должен был дать адресно-справочную информацию. Здесь размещены адреса гостевых номеров, постоялых дворов, ресторанов и трактиров, разных общественных мест (клубов, театров и других развлекательных учреждений), учебных заведений, мечетей и медресе, книжных магазинов и издательств, читальных залов, перечислены названия улиц и переулков Казани, адреса и часы работы врачей, адвокатов, музеев, расписания пароходов и поездов и т. д.

Abstract

The article is devoted to the study of the historical source of the early ХХ century – the first guide to Kazan in the Tatar language called “Tatar”. It was published in collaboration with the famous educator and teacher, author of articles in the Tatar periodical press of the beginning on women’s issues Magruy Muzaffariya (1873-1945) and publicist, author of books and textbooks Kamil Bashir. The first guide to Kazan is considered to be I. Chernov’s book “Index of the city of Kazan or a commemorative book for residents of the Kazan province for 1840”. Further books of this genre compiled by S. M. Shpilevsky, M. N. Pinegin, N. P. Zagoskin, etc. are published. All these publications were intended for the Russian-speaking audience. The guidebook “Tatars” was addressed specifically for the Tatar-speaking population. In the course of studying the problem, we determined the time of publication (it is not indicated in the book itself) – 1908. It is believed that it was from this time that the publication of guidebooks for the Tatars began. This book is notable for the fact that it pays special attention to the history of the city: it provides historical information about Kazan, presents essays on the Kazan khans, legends about the origin of the city’s name, about the Syuyumbike tower, stories about significant religious objects and the most prominent educators of the Tatar people. Consequently, the guide, in addition to its direct purpose, also had an important educational value. Like any guidebook, he had to give address and reference information. Here are the addresses of guest rooms, inns, restaurants and taverns, various public places (clubs, theaters and other entertainment facilities), educational institutions, mosques and madrasahs, bookstores and publishing houses, reading rooms, the names of streets and alleys of Kazan, addresses and opening hours of doctors, lawyers, museums, timetables for ships and trains, etc.

Ключевые слова

Казань, путеводитель, город, турист, легенда, история татар, просветители, М. Музаффария, К. Башир.

Keywords

Kazan, guidebook, city, tourist, legend, history of the Tatars, enlighteners, M. Muzaffaria, K. Bashir.

 

Казан – Идел буенда урнашкан иң борынгы шәһәрләрнең берсе. Ул күп гасырларга сузылган үзенчәлекле һәм гаять бай тарихка ия. Бүгенгесе көндә Казан ЮНЕСКОның Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасы исемлегенә кертелгән Кремле, күпсанлы мәчет-чиркәүләре, бай музейлары, тарихи һәм архитектура һәйкәлләре белән илебезнең төп туристик юнәлешләренең берсенә әверелде. Ул шәһәр кунакларын, бер яктан, төрле стильдә салынган матур, борынгы һәм заманча биналары белән үзенә җәлеп итсә, икенче яктан, берничә дин, милләт вәкилләреннән гыйбарәт халкының борынгыдан килгән милли гореф-гадәтләрен саклап, бер-берсенең традицияләрен хөрмәт итеп, дус-тату яшәүләре белән гаҗәпләндерә.

Казан элек-электән Россиянең иң зур икътисади, мәдәни һәм сәүдә үзәкләренең берсе булган. Шунлыктан дөньяның төрле кыйтгаларыннан, илнең бик күп төбәкләреннән Казанга бик күп кешеләр килеп торган. Алар арасында сәүдәгәрләр дә, эшмәкәрләр дә, башка йомыш белән килүчеләр, дөнья күреп, ил гизеп йөрүче сәяхәтчеләр дә булган. Мосафирларга шәһәрне тану, өйрәнү өчен юл күрсәткеч белешмәлекләр (путеводитель) ярдәмгә килгән. Мондый китапчыклар, халыкка практик яктан ярдәм итү белән беррәттән, шәһәрнең, төбәкнең имиджын күтәрүдә дә зур роль уйнаганнар.

Дөнья күләмендә караганда, әлеге төр әдәбият барлыкка килү тарихы XIX гасыр башлары белән бәйле. Немец нәшриятчесе Карл Бедекер (1801-1859), Европада беренчеләрдән булып, Кобленц шәһәрендә төрле илләр һәм шәһәрләр буенча юл күрсәткечләр бастыруны оештырып җибәрә.

Карл Бедекерга типограф һәм китап сату һөнәре әтисеннән күчә. Ул Гейдельберг университетында укып чыкканнан соң, шул шәһәрнең бер китап кибетендә өйрәнчек булып йөри. Ә 1827 елда Кобленц шәһәрендә үзенең китап кибетен ачып җибәрә һәм юл күрсәткечләре бастыруга рөхсәт ала. Бедекерны кеше китаплары белән генә эш итү канәгатьләндерми, анда үз китапларын да булдыру теләге туа. Шушы ният белән ул моңа кадәр әйләнештә йөргән Рейн елгасы буенча юл күрсәткечне тулысынча үзгәртеп бастыра. Китап тиз арада халык арасында таралып, популяр булып китә. Карл Бедекер алга таба шәһәрләр һәм күрше дәүләтләр буенча да юл күрсәткечләре төзү эшенә керешә. Бедекерның юл күрсәткечләре үзләренең сыйфатлы һәм мәгълүмати яктан ышанычлы булулары белән тиз арада танылалар һәм Германиянең төрле шәһәрләренә килгән мосафирлар арасында дан казаналар. Күп тә үтми, нәшриятчының фамилиясе, нәшрият исеме булудан тыш, мондый төр белешмә басмалар өчен гомуми, уртаклык исеме булып та китә. Шул рәвешле, юл күрсәткечләрне икенче төрле «бедекер» дип атау кулланылышка керә.

Казан шәһәре буенча беренче юл күрсәткеч булып И. Черновның 1841 елда дөнья күргән «Указатель города Казани или памятная книга на 1840 г.» хезмәтләре санала. Алга таба С. М. Шпилевский, М. Н. Пинегин, Н. П. Загоскин һәм башкаларның белешмәлекләре басылып чыга. Гасырга якын тарихы булган, ил күләмендә танылган олуг шәһәр өчен бу сан бик күп түгел әлбәттә. Әмма XIX-XX гасырлар чигендә Россиянең башка эре шәһәрләре буенча мондый төр әдәбият бик аз яки бөтенләй дә булмаган диярлек. Тарихчы, Казан император университеты ректоры Николай Павлович Загоскин сүзләренә караганда, рус шәһәрләре, шул исәптән илнең башкаласы да, әлегә шәһәрнең кирәкле статистик, белешмә һәм башка мәгълүматларын туплаган, аларның тарихи истәлекле урыннарын һәм истәлекле вакыйгаларын яктырткан һәм, гомумән, шәһәр тарихын чагылдырган әдәбиятка бик ярлы була. Ул бу хәлне чит ил шәһәрләре белән чагыштыра һәм «аларда шәһәрнең үткәне һәм бүгенгесе белән танышуны җиңеләйтү өчен, бераз гына әһәмияткә ия булган һәрбер шәһәрчекнең мөһим тарихи һәм гамәли мәгълүматларын туплаган “гидлары” бар», – дип ассызыклый. Сүзен дәвам итеп, юл күрсәткечләр төзү эше Россиядә әле яңа гына туган юнәлеш булып тора һәм мондый әдәбият тәҗрибә формасында барлыкка килә башлады, ди.

Дөрестән дә, ХХ гасыр башларына инде шәһәр һәм аерым төбәкләр буенча, шул исәптән Казан шәһәре һәм Идел буе шәһәрләре өчен дә, байтак кына юл күрсәткечләр барлыкка килә. Әмма алар барысы да рус телле укучыларны күздә тотып төзелгән белешмәлекләр була. Шуңа да мөселманнар, татарлар өчен туган телләрендә басылган мәгълүмати китапларга ихтыяҗ зур була.

Татар телендә беренче юл күрсәткечләр 1908 еллар тирәсендә барлыкка килә башлаган дисәк, һич тә ялгыш булмас. 1908 елга нашир һәм мәгърифәтче, заманының иң күп таралган «Заман календаре» авторы, «Русия сәүдәсе» журналы мөхәррире Шәрәфетдин Шәһидуллинның «Идел нәһерендә юлдаш. 1908 сәнә» исемле күрсәткече дөнья күрә. 1909 елда шул ук авторның Казанда губерна земствосы тарафыннан әзерләнгән, 1909 елның 3 июненнән 16 августына кадәр узачак «Областная выставкасы» өчен махсус белешмәлеге – «Безнең Казан» басылып чыга.

Бу чорда мондый белешмәлекләр хәтта татарлар яшәгән башка кыйтгаларда да дөнья күргән. Ерак Сүрия илендә, мәсәлән, ХХ гасырның унынчы елларында читтән килүчеләр, хаҗилар, сәяхәтчеләр өчен татар телендә «Шам мосафирларына юлбашчы» дип исемләнгән китап әзерләнгән. Аның авторы – Талип ага, ХIХ гасырның ахырларында – ХХ гасырның башларында гаиләсе һәм авылдашлары белән Россиядән, Карамалы авылы, Бәләбәй, Минзәлә өязләре, Әлмәт волостьларыннан күченеп китеп, Дәмәшкъ каласы янында Касьюн тавы итәгендәге Салхия дигән мәхәлләдә нигезләнеп калган татар мөһаҗирләренең берсе. «Китапта Шамның мәшһүр зиярәт мәхәлләләре, мәшһүр урамнары, күреләчәк җирләре хакында мәгълүмат бирелгән. Моны укыган кеше симсарсыз Шамны зиярәт итә алачактыр. Хәзер мәзкүр китапны тагы зуррак рәвештә һәм Шамның харитасы, мәшһүр зиярәт җирләренең рәсемнәре илә бергә бастырып чыгармакчы». Кызганыч, әлегә бу китаплар белән танышу мөмкинлеге булмады. Тагын шундый ук кызыклы бер кулъязма китап бүгенге көндә Казан федераль университетының Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә саклана. Бер яктан, бу китаплар чит илләрдә дә татарларның югалып калмавы, ата-бабаларыбыздан килгән китапчылык традициясен дәвам итүләрен күрсәтсә, икенче яктан караганда, алар татарлар арасында юл күрсәткечләр жанры үсешен билгеләргә, өйрәнергә мөмкинлек бирәләр.

Казан шәһәре буенча татар телендә төзелгән беренче юл күрсәткеч булып Маһруй Мозаффария һәм Камил Бәшир тарафыннан төзелгән белешмәлек санала. Аның тулы исеме – «Татар» исемендә тарихи вә мосаувәр Казан өчен юл күрсәтүче».

Китапның авторлары хакында беркадәр мәгълүмат биреп китү дөрес булыр. Маһруй Габделвәли кызы Мозаффария (1873-1945), билгеле булганча, ХХ гасыр башы татар мәгарифе тарихында якты эз калдырган күренекле милләтпәрвәр ханымнарыбызның берсе, педагог, Казан шәһәрендә Х. Әхмәрова оештырган рус-татар кызлар мәктәбе (1901-1917), 5 нче кызлар мәктәбе (1917-1921) мөгаллимәсе, Тәтештә тәгълим вә тәрбия курсларын оештыручы (1917), балалар тәрбиясенә, хатын-кыз мәгарифенә багышланган мәкаләләр авторы. Ул Печән базары мәчете мулласы Хуҗаәхмәт ахун Мозаффариның (1840-1907) тормыш иптәше, шагыйрә һәм педагог Мәхмүдә Хуҗа-Әхмәд кызы Мозаффариянең (1893-1969) һәм татар профессиональ музыкасына нигез салучыларның берсе, махсус югары белемле беренче татар композиторы Мансур Әхмәт улы Мозаффаровның (1902-1966) әнисе буларак та киң җәмәгатьчелеккә яхшы таныш. Маһруй ханым Казан шәһәрендә беренчеләрдән булып кыз балаларны җәдит ысулы белән укырга-язарга өйрәтә башлый, татар телендә чыккан вакытлы матбугат битләрендә хатын-кызларны белемгә, шәхси иреккә өндәгән мәкаләләре белән чыгыш ясый, бигрәк тә аның 1907 елда «Әл-ислах» газетасында басылып чыккан «Мәшһүр хатыннар» шигыре халык арасында зур танылу ала.

Камил Фәттах улы Бәшировның тормыш юлы һәм эшчәнлеге хакында тәфсилле мәгълүматлар табылмады. Бүгенге көндә ул безгә ХХ гасыр башында, революциядән соңгы елларда басылып чыккан китаплар авторы буларак билгеле. Алар арасында башлангыч мәктәп укучылары өчен язылган уку әсбабы, хат язарга өйрәткән методик кулланма, русчадан тәрҗемәләр һәм башкалар бар. Галимә М. Рәхимкулова язуына караганда, аның Казан шәһәренә багышланган тагын бер юл күрсәткече булган. Әлегә бу китап белән танышу мөмкинлеге булмады.

ХХ гасыр башында дөнья күргән юл күрсәткечләр, мәгълүмати басмалар, күп очракта, аерым бер ел өчен төзелеп, анда шул ел өчен гамәлдә булган поезд һәм пароходларның килү-китү вакытлары, билет хаклары, җәмәгать урыннарының эш сәгатьләре, ягъни шул вакыт аралыгы өчен актуаль булган мәгълүматлар яктыртыла. Ни сәбәпледер, билгесез, әмма «Татар» юл күрсәткеченең кайсы ел өчен икәнлеге китапның үзендә күрсәтелмәгән. Фаразыбызча, бу нәшрият хатасы булырга мөмкин. Бары тик Ш. Шәһидуллинның «Идел нәһерендә юлдаш» белешмәсендә басылган игълан буенча гына аның 1908 ел өчен төзелгәнлеген ачыкларга мөмкин булды. Ш. Шәһидуллин бик зур дулкынлану белән «1908 ел өчен! Беренче мәртәбә буларак Казан өчен юл күрсәтүче “путеводитель” тиздән басылып чыга!!» дип хәбәр сала. «Казан белән танышасыңыз килсә, юл күрсәтүчене генә укыңыз!!! Казанга килеп, һәр җирен вә тәфсилле тарихын, Казанда ниләр барын белергә теләүчеләр өчен, Казанны энәсеннән-җебенә кадәр бик ачык итеп өйрәткән!!!» – дип белдерә һәм үзенең укучыларын юл күрсәткечнең эчтәлеге белән дә таныштыра. Татар җәмәгатьчелегенең әлеге белешмәлекне шундый зур шатлык белән каршы алуы аның көтеп алынганлыгын һәм татар милләте өчен зур әһәмияткә ия булуын күрсәтеп торучы факторларның иң әһәмиятлесе.

«Татар» юл күрсәткечендә «игъланнар, мосафирларга кирәкле мәслихәтләр, Казанның гомуми урыны, Казан тарихы, Казан ханнары, Хан мәсҗете, урам вә переулок исемнәре, номерлар, рестораннар, учебный заведениеләр (укыту урыннары), учреждениеләр (мәхкәмә урыннары), мәсҗетләр, мәдрәсәләр, татар вә урыс матбагалары, почталар, фотографияләр, китап магазиннары, кыйраәтханәләр, присяжный поверенныйлар, частный поверенныйлар, театр вә клублар, бакча вә күңелләнү урыннары, русларга башка ят милләтләрнең мәгъбәд ханәләре, Казан-Москва тимер юлы поездларының килү вә китү вакытлары, тимер юлда йөрү бәһаләре, пароходларның килү вә китү вакытлары, шәһәр музахәнәсенең ачылу вакыты һәм хаклары, тәрҗемәи хәлләр кыйсеме» һәм башка төр мәгълүмат урын алган. Моннан тыш, анда төрле белдерүләр, игъланннар, рекламалар бирелгән, Казан шәһәренең планы тәкъдим ителгән.

«Татар» юл күрсәткеченең асыл бер үзенчәлеге – аның теге яки бу бина, йорт, оешманың адресын яисә җәмәгать транспортының килү-китү вакытын, билет хакларын ачыкларга мөмкинлек бирүче мәгълүмат чарасы гына булып калмыйча, шәһәрнең тарихы, татарның күренекле шәхесләре һәм башка бик күп төр белемнәрне халыкка таратуда да зур өлеш керткән басма булуында. Китапта Шиһабетдин Мәрҗани, Һади Максуди, Гаяз Исхакый турында мәгълүматлар, аларның рәсемнәре бирелү моңа мисал була ала. Аның беренче чиратта татарларны күздә тотып әзерләнүе исемендә дә чагылыш тапкан. Бу аңлашыла да. Рус телле казанлылар һәм шәһәр кунаклары рус телендә дөнья күргән белешмәлекләрдән файдалана алган. Ә татарлар һәм башка төрки халыклар өчен иң уңайлы һәм мәгълүмати юл күрсәткеч булып «Татар» торган.

Юл күрсәткечнең авторлары «мөселманының күплеге, күп әдип, галим вә мөхәррирләре шамил булуы җәһәтеннән» Казан шәһәрен Русия мөселманнарының «мәркәз шәһәре» булып саналырга хаклы, «Яурупаи Русиядә зурлыгы җәһәтеннән Петербург вә Москвадан соң иң зур шәһәр» дип белдерәләр. Аларның фикеренчә, «бу шәһәрдә татар ханнары заманыннан калган биналар, башка асарлар, күп галимләрнең зияратлары, заманыбызда мәшһүр саналган галим вә мөхәррир вә башка игътибарлы адәмләр, мөселман матбагалары, китап сәүдәләре бик күп булганлыктан, Русия мөселманлары өчен бик әһәмиятле бер шәһәр булып, көче җиткән һәрбер мөселманга килеп күрү, зиярат кылу тиештер». Шуңа да юл күрсәткечнең төп бурычы – укучыларга мөмкин булган кадәр шәһәр турында тулы мәгълүмат һәм кирәкле белешмәләр бирүдән гыйбарәт. Авторлар бу басманы шәһәр кунакларына да, казанлыларга да ярдәмче булыр дип ышаналар, чөнки Казанның үзендә яшәүчеләрнең дә күбесе үз шәһәрләренең тарихын да, кирәкле урыннарын да тулысынча белеп бетерә алмыйлар, бу табигый да. Шуңа да авторлар «Казанның тарихын, вә нинди кешеләр тарафыннан салынганын беләсе килгән» кешеләр өчен дә бу белешмәлекнең файдасы зур булыр дип ышанып калалар.

Китапны төзүчеләр рус телендә мондый эчтәлекле китапларның инде барлыгын әйтеп узалар, әмма «мөселманнарның күбесе русча – рус теле белән таныш булмаганлыктан», алар әлеге белешмәләрдән файдалана алмаячак, дип искәртәләр. Нәкъ менә әлеге сәбәпләр аркасында авторлар татар телендә Казан буенча юл күрсәткеч төзергә алынуларын әйтәләр.

«Татар» юл күрсәткече үз эченә шактый күп мәгълүмат туплаган. «Казан» дип аталган бүлектә шәһәрнең шул көндәге торышы, ягъни урнашу җирлеге, андагы бистәләр, тарихи биналар, сәнәгать өлкәсе, милли үзенчәлекләр һәм башкалар сурәтләнелә.

Казанның урнашкан урынын тасвирлап, авторлар аны «Казанка нәһеренең сул тарафында, ...пароход пристаньнәренең беткән җирендә почтовый тракт илә җиде, тугры юл илә өч чакрым ераклыкта бер урынга бина кылынган шәһәр булып, эчендә мөселман һәм аларның биналары, мәчет-мәдрәсәләр күп булуы, хосусан әллә кайдан күренеп тора торган Сөенечбикә (Сөембикә) манарасының булуы җәһәтеннән, бөтенләй ислам шәһәренә охшап торадыр», – дип белдерәләр. Авторлар бүгенге көндә Казанның Идел буендагы мөһим сәүдә үзәкләренең берсе булуын искәртәләр, сәүдәгәрләре, завод-фабрикалары, сабын кайнату сәнәгате белән тирә-юнгә даны таралган шәһәрнең хәтта «Сабын Казаны» дип йөртелергә хакы бар дип саныйлар. Казан шәһәрендә тире, йомырка, экипаж сәүдәсе белән беррәттән, «бигрәк тә татарлар кулында булган сәүдә: читек-кәвеш, кәләпүш, бүрек, комган, ит, печән, сабын, шәм, он, май сәүдәләре» алга китүен ассызыклыйлар.

Фән-мәгариф, матбагачылык үсеше ягыннан караганда да Казан шактый алга киткән шәһәрләрнең берсе. «Мәгариф җәһәтеннән башка шәһәр халкы Казанны үрнәк итеп кенә тотарлыктыр. Тугрысы Казан Русия татарларының “мәнбәгъ мәгариф” дип карый торган бер шәһәрләредер». Әлеге бүлеккә өстәмә рәвешендә татар халкының бөек шагыйре Г. Тукайның «Пар ат» шигыре тәкъдим ителгән. Шунысы кызык, шигырь алдыннан авторлар «хосусый рөхсәте илә» дип тә өстәп куйганнар. Моның өстенә, белешмәлектәге вариантта киң җәмәгатьчелеккә билгеле булган текст белән чагыштырганда кайбер аермалыклар да күзәтелә. Билгеле булганча, Г. Тукай Маһруй Мозаффария гаиләсе белән Җаек (Уральск) чорыннан ук яхшы таныш һәм дус була – Тукайның остазы Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтуллин Маһруй ханымның туганы була һәм, мөгаен, шагыйрь әлеге шигырен татарның беренче юл күрсәткечендә урнаштыруга бик теләп риза булгандыр, мөхәррирләр кулына кермәгән, беренчел вариантын тәкъдим иткәндер дип фаразларга мөмкин.

Нәшер ителгән юл күрсәткечтә шәһәр турында тарихи очерк, «Казан» атамасының килеп чыгышы һәм «Сөембикә» манарасы турындагы риваятьләр урын алган. Авторлар үз укучыларын Ш. Мәрҗани, Ә. Максуди һәм Г. Исхакый кебек татар халкының иң танылган, сөелгән мәшһүр шәхесләре белән дә таныштырырга тырышканнар. Монда аларның кыскача тәрҗемәи хәлләре, төп хезмәтләре һәм аларның казанышлары тасвирланган. Язмалар шәхесләрнең сурәтләре белән дә тулыландырылган.

«Татар»да кунак номерлары һәм кунак йортларының (кунакханә), ресторан һәм трактирларның, төрле җәмәгать урыннарының (клублар, театр һәм башка күңел ачу урыннары), төрле дәрәҗә уку йортларының, мәчет һәм мәдрәсәләрнең, китап кибетләренең һәм нәшриятләрнең адреслары, шәһәр урамнары һәм тыкрыклары исемнәре, кыскасы, сәяхәтче һәм кунакларга, шулай ук казанлыларның үзләренә дә кирәк булган күп кенә мәгълүмат тупланган. Китапта шул кадәр генә информация тәкъдим ителсә дә, ул үз алдына куйган максатларга, һичшиксез, җавап бирер иде. Әмма юл күрсәткечендә, моннан тыш, шул заман кешеләре өчен көндәлек тормышта әллә ни кирәк булмаган, тик милли аңны үстерүдә, милли тәрбия бирүдә биниһая зур әһәмияткә ия булган өстәмә мәгълүмат – татар тарихына караган язмалар да туплап бирелгән. Карашыбызча, бу аның кыйммәтен бермә-бер арттыра.

Китап авторлары Казанның тарихына караган кайбер сәхифәләргә тукталып үтәләр. Тик милләтебезнең үткәненә багышланган, бабаларыбызның «әхвәл вә вәкаигъләрне тәфсыйлән язып үзләреннән соң киләчәк балаларына үзләренең нинди хәлдә булуларын язып» калдырган китапларның булмавы сәбәпле, ул чорларда яшәгән татарларның «әхбар кадимәсе, гомумән анда булган хәл вә гыйльман вә зур хакимләр әхвәле үз милләтемезгә вә башкаларга бер дә мәгълүм булмый, бөтенләй белемсезлек астында[кал]ган». Казан ханлыгында «Китап язулар бер вакыт садир булса да, ул вакытта басма сәнәгате булмадыгыннан, китаплар күбәйтелми вә таратылмый калып, Казанга фетнә вә бәла килгәндә аларга да бергә килгән булырга кирәк». Шул ук вакытта авторлар, халык хәтерендә сакланып килгән сүзләргә таянып, «Казанда бер мөкаммәл басмаханә булып, Казан Русия кулына кердектә яндырылып әрәм ителгән имеш», – дигән фикерне дә үткәрәләр.

«Казан» атамасының барлыкка килү мәсьәләсенә тукталып, М. Мозаффария һәм К. Бәшир халык арасында киң таралган версиягә кушылалар (Казан елгасына аш казаны төшеп китү). Юл күрсәткечтә Казан ханлыгы һәм аның җимерелүе вакыйгаларын сурәтләүгә дә урын бирелгән. Авторлар халык телендә «Хан мәчете» дип йөртелгән тарихи һәйкәл турында мәгълүмат бирүне кирәк дип тапканнар. Бу аңлашыла да, беренчедән, бүгенге халыкка Сөембикә манарасы буларак билгеле булган бу бина, чынлап та, Казанның төп символларыннан берсе булса, икенчедән, ХХ гасыр башында аның барлыкка килү тарихы күпләрдә зур кызыксыну уяткан мәсьәләләрнең берсе була. Бер өлеш галимнәр манараның Казанны рус гаскәрләре яулап алганнан соң, кайберләре исә тагын да соңрак төзелүен исбатласа, киң җәмәгатьчелек аның Казан ханлыгы чорында ук булуы турындагы версияне яклап чыга. Юл күрсәткеч авторлары да соңгы фикер белән килешәләр. Сафагәрәй ханның хатыны Сөембикә исеме белән йөртелгән бу «манара тирәсендә Хан мәчете һәм дә сарай да булган, борынгы Казан татарлары гадәтләре буенча ханнар вә аларның кардәшләре вә хакимнәрен шунда дәфен итә торган булганнар. Казанны алгач, Иван Грозный монда булган кабер, йорт вә мәсҗедләрне туздырырга кушкан. Бу зур Сөембикә манарасын шул вакытта дошманнар һөҗүменнән сакланыр өчен калдырткан. Вә хәзердә дә ул манара русларның пасха бәйрәме чагында бер атна чамасы ачылып торадыр. Шул вакытта хисапсыз татар хатын вә кызлары манараны зыярәт кылырга баралар. Пароход белән пристиньга килеп туктагач, шул манараны күреп ватан тарихларын укыган кешене җан түзмәслек дәрәҗәгә китерәдер. Изге татар ханлыклары үзләренең идарә итә белмәүләре белән тагы кәефне чуалтадыр».

Күрсәткеч сәнгати бизәлеш ягыннан да аерылып тора. ХХ гасыр башында дөнья күргән фәнни-популяр китапларга хас булганча, анда рәсемнәр – Казанның мәчетләре, Кремль, атаклы татар мәгърифәтче-галимнәренең һәм башкаларның фотосурәтләре бирелгән. Китапның тышлыгында үзлегеннән өйрәнүче билгесез рәссамның берничә сюжетны үз эченә алган композициясе урын алган: Казан кремле, рельслар буйлап ашкынучы паровоз, елга буенча йөзеп баручы пароход, шәһәр мөселманнары – аларның берсе китапның исеменә ишарә итә, шул рәвешле укучыларны аның эчтәлеге белән таныштыра (тышлык борадарән Кәримовлар литографиясендә эшләнгән).

Юл күрсәткечне без махсус татар телле укучылар өчен төзелгән дигән идек. Шул яктан караганда, анда нигездә татарлар, мөселманнар белән бәйле объектлар һәм фактлар урын алырга тиеш кебек. Ләкин, шуңа да карамастан, белешмәлектә Казан шәһәрендә урнашкан башка милләт вәкилләренең уку йортларына һәм гыйбадәтханәләренә, башка дин вәкилләренең һөнәри эшчәнлегенә (мәсәлән, яһүд табиблары, рус юристлары һ. б.) дә зур урын бирелгән. Бу күренеш, бер яктан караганда, авторларның башка дин вәкилләренә толерант карашта булуларын ачык чагылдырса, шул ук вакытта Казан турында тулы һәм җентекле мәгълүмат бирүне максат итүләре һәм шул максатка ирешүләре хакында сөйли.

Инде күренгәнчә, тәкъдим ителгән «Татар» юл күрсәткечендә шәһәр халкы һәм шәһәргә килгән кунаклар өчен бик күп кирәкле мәгълүмат тупланган. Китапның рус һәм башка телләрдә чыккан аналоглар үрнәгендә язылуы шөбһәсез, әмма, алардан аермалы буларак, ул татарлар өчен тәгаенләнгән, аларның мәнфәгатен күздә тотып эшләнгән, халкыбыз өчен аеруча зур әһәмияткә ия булган мәгълүматларны туплаган басма буларак шул заман татарлары өчен генә түгел, бүгенге милләттәшләребез өчен дә кадерле һәм кыйммәтле. Татарстан Республикасы, Казан, аның бүгенгесе һәм тарихы белән кызыксыну артканнан-арта барган заманда әлеге юл күрсәткечнең әһәмияте һич кенә дә кимеми. Аның нигезендә ХХ гасыр башы Казаны, аның истәлекле урыннары, кешеләре, биналары, урамнары, тыкрыклары, уку йортлары, гыйбадәтханәләре һәм башка бик күп сәхифәләре белән танышырга мөмкин. «Татар» юл күрсәткече хәзерге урамнарның элеккеге исемнәрен ачыклау, ХХ гасыр башы Казанының аерым йортлары һәм биналары тарихын өйрәнү өчен дә гаять бай һәм кызыклы чыганак булып тора. Шәһәребезнең тарихы, үткәне, шәхесләре турында күбрәк белергә теләүчеләр, тарихчылар өчен әлеге чыганак шәһәребез тарихына гавәм халкын җәлеп итү, ЮНЕСКО исемлегендә булган объектларның төбәк имиджын күтәрү, туристлар җәлеп итү өчен дә тәэсирле чара булып тора.

 

ИСКӘРМӘЛӘР:

1. Кто такой Бедекер? Электронный ресурс. Режим доступа: https://eponym.ru/Article/93

2. Чернов И. С. Указатель города Казани или памятная книжка для жителей Казанской губернии на 1840 г. – Казань: Тип. губернского правления, [1840]. – 468 с.

3. Указатель исторических достопримечательностей г. Казани / Сост. С. М. Шпилевский. – Казань, 1873. – 66 с.

4. Казань в ее прошлом и настоящем. Очерки по истоии, достопримечательностям и современному положению города, с прил. кратких адресных сведений / Сост. М. Пинегин. – СПб., А. А. Дубровин, 1890. – 604 с.

5. Спутник по Казани: Иллюстрированный указатель достопримечательностей и справочная книжка города / Под ред. проф. Н. П. Загоскина. – Казань, 1895. – 759 с.

6. Там же. – С. 1.

7. Путеводитель по Волге между Нижним и Астраханью / Кучин Я. П. – СПб., 1870. – 258 с.; Иллюстрированный спутник по всей Волге / В. И. Виноградов. – Нижний Новгород, 1897. – 160 с.

8. Нәһер – елга.

9. Шәһидуллин Ш. Идел нәһерендә юлдаш. 1908 сәнә. – Казан: Милләт, 1908. – 110 б.

10. Шәһидуллин Ш. Безнең Казан: Казан выставкасының рәһбәре. – Казан, 1909. – 148 б.

11. Шам – Дәмәшкъ (Дамаск).

12. Мортазина Л. Шам татарлары // Безнең мирас. – 2018. – № 11. – Б. 34-39.

13. Симсар – арадашчы.

14. Мәзкүр – искә алынган.

15. Харита – карта.

16. Камал. Гарәп мохитендә татар туе // Вакыт. – 1914. – 1 июнь.

17. Шам – шәрифтә сәяхәт итүчеләргә юл күрсәткеч // КФУ Н. И. Лобачевский ис. Фәнни китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге, 3598 т.

18. Мосаувәр – рәсемле.

19. «Татар» исемендә тарихи вә мосаувәр Казан өчен юл күрсәтүче. Мөрәттиб вә наширләре: Маһруй Мозаффария, Камил Бәшир. – Казан: Типография Т-го Д-ма «Братья Каримовы». – 76 б.

20. Татар педагогик фикере антологиясе. 2 томда. Том 1. (Борынгы төрки чор – ХХ гасыр башы). – Казан: Татар. Кит.нәшр., 2014. – Б. 274.

21. Бәшири К. Балаларга фәнни дәресләр. Ибтидаи мәктәпләр өчен. – Казан: Борадарән Кәримовлар, 1908. – 32 б.; Бәшири К. Әбием хикәяләре яки балалар дусты. Русчадан үзгәртелде. – Казан: Борадәран Кәримовлар, 1912. – 30 б.; Бәширов К. Хат язмак ысулы. – Казан: «Сабах», 1913. – 16 б.; Бәширов К., Хәбиб Г. Урман көне һәм урманнар. – Казан: Татарстан җир эшләре халык комиссариаты нәшрияты, 1918. – 69 б.

22. Бәширов Камил бине Фәттах. Бөтен Казан кесәдә. – Казан, 1914. – 228 б. (кара: Рахимкулова М. Преподавание естественных наук в татарских школах дореволюционной России. – Оренбург, 1998. – С. 127).

23. Әлеге китап Казан шәһәре китапханәләрендә сакланмаган.

24. Мәслихәт – киңәш.

25. Фотоателье.

26. Мәгъбәдханә – гыйбадәтханә.

27. Шамил – эченә алган.

28. Һәйкәлләр.

29. «Татар» исемендә тарихи вә мосаувәр... – Б. 7.

30. Шунда ук. – Б. 7.

31. Шунда ук. – Б. 9.

32. Шунда ук. – Б. 10.

33. Мәнбәгъ – чыккан урыны, су башы, чыганак.

34. «Татар» исемендә тарихи вә мосаувәр... – Б. 11.

35. Милләт аналары: тарихи-документаль һәм биографик җыентык / Төз.-авт. А. Х. Мәх­мүтова. – Казан: Җыен, 2012. – Б. 163-193.

36. Вәкаигъ – вакыйгалар.

37. Тәфсыйлән – тәфсилләп, җентекле.

38. Әхбар кадимә – борынгы хәбәрләр.

39. Гыйльман – ирләр.

40. Садир булу – башлану.

41. Мөкаммәл – камил.

42. «Татар» исемендә тарихи вә мосаувәр... – Б. 13.

43. Профессорлар Н. П. Загоскин, С. М. Шпилевский, татар галимнәре Ш. Мәрҗани, К. Насыйри, Г. Әхмәров, Һ. Атласи, Г. Баттал татарлар арасында «Хан мәчете манарасы» исеме белән билгеле булган әлеге һәйкәлне мөселманнардан калган истәлек дип саныйлар. Шушы ук фикер ХХ гасыр татар мөһаҗирләре матбугатында («Милли байрак» һ. б.) яклау таба.

44. Дәфен итү – күмү.

45. «Татар» исемендә тарихи вә мосаувәр... – Б. 16.

46. Улемнова О. Л. Особенности иллюстрирования татарских книг в 1900-е-1910-е гг. // Исторические, философские, политические и юридические науки, культурология и искусствоведение. Вопросы теории и практики. – 2017. – № 2 (76). – C. 195.

 

«Татар» исемендә тарихи вә мосаувәр
Казан өчен юл күрсәтүче» китабыннан өзек

Тәрҗемәи хәлләр кыйсеме

Шиһабетдин әл-Мәрҗани хәзрәтләре 1817 нче сәнә миладидә, Казан өязе Ябынчы авылында дөньяга тәшриф боермыштыр1. Шул вакытда заманына муафыйкь2 дәресләрне укыгач, Бохара вә Сәмәрканд шәһәрләренә барып зур галиләрдән, көтепханәләрдән, иске замандагы ислам галимләренең әсәрләрендән бик күп мәгълүмат хасыйл иткәндән соң, асыл ватанына кайткан.

1266 нчы сәнә һиҗрәтдә3 Казанның беренче мәсҗед мәхәлләсе кешеләренең чакыруы буенча, шул мәсҗедкә имам вә мәдрәсәсенә мөдәррислеккә дә тәгаен ителгән. Шулай берничә ел дәрес әйткәндән соң, «Губернский ахунд»лыкка тәгаен иткәнләр.

1297 нче елда Гарәбстанга да сәяхәт итеп, бераз вакыт Истанбулда торып, музейлар, дарелгөҗъзәләр4 вә башка төрле күп урынларны зиярәт иткән. Андагы зур галим вә пашалар белән танышып, үзенең әсәрләрендән һәдияләр5 дә биргән.

Шушы сәфәрендә юлда күргән, белгән, тапкан мәгълүматларын хатирә дәфтәренә яза барган. Бу дәфтәр бондан берничә ел элек Риза казый6 тарафындан төзәтелеп, Казанда матбугат галәменә куелды. Мәрҗани хәзрәтләренең фикере, табигате: укытмак, укымак, белдермәк, халык арасына әфкяр галия7, хаклык таратмакдан гыйбарәт булган.

Ул мөхтәрәм зат Бохарада вакытында ук та милләткә хезмәт итә башлап: «Гыйрфәт әл-хәвакин ли-ирфәт әл-хәвакин» исемле әсәрен язган.

Мәрҗани хәзрәтләрен Петербург «Археология» җәмгыятенә әгъзалыкка тәклиф итмешләр8. Һәм әгъзалыкны кабул иткәч, бу тугрыда җәмгыятькә бер китап та язып биргән. Бу китап русчага тәрҗемә ителеп, күп кешеләр истифадә итмешләрдер9.

Лондон университетының мөдире [...], гасырдаш голәмәләренең тәраҗим әһвәлен10 язып, нәшер итмәкче булып Мәрҗани хәзрәтнең дә рәсеме белән тәрҗемәи хәлен соратып алган. Мәрҗани хәзрәтләренең тәклиф итдеке китаплары бик күп булса да, бәгъзе11 сәбәпләргә мөбни12, кайсылары матбугат галәменә куелмыйча да калгалаган.

Мондан 300-400 ел элек булган татар кардәшләремезнең бер тарихча язып калдыра алмаганнарына тәэссеф итеп13, татарлар өчен иң мөһим кирәкле булган «Мөстәфадел әхбәр» исемле Казан тарихындан бер китап язып калдырган. Бу китабын милләткә иң зур вә мөкатдәс хезмәте саналырлыкдыр. Мәрҗани хәзрәтләренең мондан башка да әсәрләре күпдер.

Әхмәдһади әфәнде Максудов

1868 нче сәнәи миладидә14 Казан өязе Ташкичү15 карьясында дөньяга килмешдер. Вә нәсәбе зур галимләрдән булган атасы Низаметдин хәзрәт Максудовдан ибтидаи тәхсилне16 алгач, Казанда Күл буе (Галләм хәзрәт) мәдрәсәсенә килеп, шул заманда укыла торган фәнләрне барын да укымышдыр.

Үзенең кабилияте17 вә зирәклеге аркасында бик күп зур кешеләрнең тәэлифатларын18 карап артык истифадә итмешдер. Әхмәдһади әфәнде борынгы мәдрәсәләрдә укытуның уңайсыз вә авыр улдыгын күреп, ничек дә шул уку-укытуны яңа ысул белән алып барырга уйлап, шәкерт вакытында ук да «ысул саутия» белән китаплар язарга тотынган. Шулай итеп, иң беренче хезмәт миллиясе уларак «Мөгаллим әүвәл» нам19 әлифбасын язып үз мосарифе20 белән басдырып матбугат галәменә куймышдыр (бу әлифба хәзер бөтен халык каршында мәкъбүльдер21). Шундан соң Истанбулга барып, андагы мәктәп-мәдрәсәләрнең ысулларын күреп, Русия татарларында да шундыйрак мәктәпләр булдырырга уйлап, шул көндән үк үзенең һичберкем тарафындан да тәкъдис ителеп22 бетерелмәслек хезмәтенә тотынган. Истанбулда зур галимнәр вә әдипләр белән танышып, аларның «мәгадән гыйлем»ләрендән бик күп нәрсәләр хасыйл итә белмешдер. Истанбулдан кайтышлый, Бакчасарайда калып «Зөнҗырлы» мәдрәсәсендә гарәп әдәбияты вә башка төрле фәнләрнең мөгаллиме улмышдыр.

Бакчасарайда вакытта мөдәррис Хәбибулла вә мөхәррир Исмәгыйль бәй (бәк) Гаспринскийлар белән күп мәҗлесләрдә булып, мәктәп-мәдрәсәләрне ислях итү вә тәгълим-тәрбия юлларын ансатландыру турыларында күп мөзакәрәләр23 иткәнләр. Ике елдан соң Казанга кайтып, Төркиягә сәяхәт вә тәхсильләрендән24 алган мәгълүматы белән мәктәп-мәдрәсәләр өчен лязем булган уку китаплары язарга башламышдыр. Ул әле бу уку белән генә канәгатьләнмичә, 1906 елда «Казан дарелмөгаллимин25»дә имтихан тотып, мөгалимлеккә шәһадәтнамә алган. Шундан соң Казан университетының педагогический факультетына кереп, тәгълим вә тәрбия хакындагы мәгълүматны күп артдырмыштыр.

Бу мөхтәрәм зат 1906 елда бер газета нәшер итү фикеренә төшеп, шул вакытта ук рөхсәт алып, «Йолдыз» газетасын чыгара башлады. «Йолдыз» газетасы Әхмәдһади әфәнденең тырыш вә идарәгә осталыгындан 1906 елдан бирле дәвам итмәктәдер (Җәнаб хак дәвамны арттырсын!). Әхмадһади әфәнде фәкать «Йолдыз»ны нәшер итү белән генә туймыйча, гомуми эшләргә дә катыша башлады. «Китапханәи Исламия» вә «Шәрыкъ клубы» Һади әфәнденең катышуы вә иҗтиһады26 аркасында гына була алдылар. Һади әфәнденең хәзергә кадәр язып, нәшер ителгән әсәрләре: «Мөгаллим әүвәл», «Мөгаллим сани», «Кыйраәт», «Дөнья мәгълүматы», «Гыйбадәт исламия», «Шәригать исламия», «Хокук исламия», «Һәлаль», «Әнбия әл-әнбия», «Дөрүс шифаһия», «Истифтах», «Истикъмаль», «Каванин нәхүия», «Мизан әл-әфкяр», «Гакаид тәһарәт», «Намаз», «Җәмәгать», «Руза», «Зәкят», «Хаҗ» рисаләләредер27. Һади әфәнденең бондан башка язылып та нәшер ителмәгән китаплары бардыр. (Әхмәдһади әфәнденең милләтебезгә бу кадәр хезмәте белән тәбрик итеп чын күңелдән «Бу кадерле кеше!» дибез).

Мөхәммәдгаяз әфәнде Исхаков җәнабләре

Гаяз әфәнде 1878 елда Чистай өязе Яуширмә авылында дөньяга килгән. Биш яшендә вакытта ук анасындан «Иман шарты», «Бәдәвам» кеби китапларны укыган. Шундан соң «Сарыф», «Нәхү» укып, Чистайда Закир хәзрәт мәдрәсәсенә килгән.

12 яшендә вакытта ук мәдрәсәнең низамындан разый булмыйча, һаман суллыкны куәтли торган булган.

1893 нче елда Гаяз әфәнде Казанга килеп Күл буе мәдрәсәсенә кергән.

Мәдрәсәдә үзенең артык тырышлыгы сәбәпле күп китапларны моталяга28 кылса да, ул андый китаплардан гына канәгатьләнмәгән. Гаяз әфәнде бөтен Казан мәдрәсәләрендә бик мактаулы моназир29 шәкерт булып, Хәбибулла мулла мәдрәсәсе кебек мәдрәсәгә аны моназарәгә кертмәгәнләр дә. Гаяз әфәнде бик күп төрек әдәбияты белән танышкан. Ләкин ул төрекләрнең төпсез әдәбиятлары Гаяз әфәнденең әдәбиятка ихласын гына арттырган. Шундан соң Гаяз әфәнде русча уку мәгълүматын арттыру өчен бик кирәк икәнен белеп, русча укырга да карар биргән. Озак та тормыйча мәдрәсәдән чыгып, хосусый учительдән русча укырга да тотынган. Шундан соң Гаяз әфәнденең белеме көндән-көн арта, киңәя, күп рус әдәбияты белән дә таныша! Гаяз әфәнде шул көенчә иске тормышка каршы сугыш ача!..

Шундан соң Гаяз әфәнденең «Тәгълимдә сәгадәт» исемле әсәре мәйданга чыга. Гаяз әфәнде хосусый учительдән укуга разый булмыйча, Татарский учительский школага да керә. Школаны бетергәч, Гаяз әфәнде 1902 елда Оренбургда «Мәдрәсәи Хөсәения»гә мөгаллимлеккә чакыртыла. Анда да ул үзенең һаман да иске тормышдан разый түгеллеген шәкертләргә сөйләп, мәктәп-мәдрәсәләрне ислях кылырга тиеш икәнен аңлаткан. Шул сәбәпле андагы иске мөгаллимләр Гаяз әфәндене икенче елында мөгалимлеккә алдыртмаганлар.

1904 нче елда Гаяз әфәнде Казанга килеп тора башлаган. Шул вакытларда хөррият хәрәкәтләре башланганга, Гаяз әфәнде дә шул хәрәкәткә катышып киткән. Шул елда Чистайдан йибәрелгән татар делегатлары белән бергә Петербургка да барган. 1906 елда Гаяз әфәнде үзенең иптәшләре белән бер газета чыгарырга уйлап, шул елның 18 маенда «Таң йолдызы» исемле газетаны чыгара да башлады. Гаяз әфәнде исеменә рөхсәт бирелмәгәнлекдән, Г. Путилаков исеменә алганнар иде. Озак тормыйча, администрация тарафындан туктатылды. Гаяз әфәнденең бу көнгә кадәр нәшер ителгән китаплары: «Тәгаллемдә сәгадәт»30 «Кәләпүшче кыз», «Ике йөз елдан соң инкыйраз», «Ике гашыйк», «Өч хатын белән тормыш», «Теләнче кызы», «Зиндан», «Солдат» вә башкалар.

Гаяз әфәнденең үзен, тәрҗемәи хәлен укырга теләгән кешеләр «Зиндан» рисаләсенә мөрәҗәгать итсенләр.

«Татар» исемендә тарихи вә мосаувәр Казан өчен юл күрсәтүче. Мөрәттиб вә наширләре: Маһруй Мозаффария, Камил Бәшир. Казан: Типография т-го д-ма «Братья Каримовы». – Б. 55-61.

 

ИСКӘРМӘЛӘР:

1. Тәшриф боерылу – килү.

2. Муафыйкъ – яраклы.

3. Һиҗрәт – мөселманнарның ай хисабы белән йөртелә торган елның башы.

4. Дарелгөҗъзә – картлар йорты.

5. Һәдия – бүләк.

6. Риза казый – Ризаэтдин Фәхретдин.

7. Әфкяр галия – бөек фикерләр.

8. Тәклиф итмеш – сайлау.

9. Истифәдә итү – файдалану.

10. Тәраҗим әһвәле – тәрҗемәи хәлләр, биографияләр.

11. Бәгъзе – кайбер.

12. Мөбни – сәбәпле.

13. Тәэссеф итү – үкенү кайгыру.

14. Милади – христианнарда кабул ителгән ел исәбе.

15. Автор бераз ялгышлык җибәргән, чынлыкта Максуди Ташсу авылында дөньяга килгән.

16. Ибтидаи тәхсил – башлангыч белем.

17. Кабилият – булдыклылык, сәләтлелек.

18. Тәэлифат – җыйлау, төзү, китап язулар.

19. Нам – исем.

20. Мосариф – чыгым.

21. Мәкъбүль – кабул ителгән.

22. Тәкъдис итү – изге дип ышану.

23. Мөзакәрә – фикер алышу, җыелыш.

24. Тәхсил – ял.

25. Дарелмөгаллимин – ир-ат укытучылар әзерли торган махсус уку йорты.

26. Иҗтиһад – тырышлык.

27. Рисалә – брошюра, китап.

28. Моталяга – уку, өйрәнү.

29. Моназир – бәхәсләшүче.

30. Г. Исхакыйның «Тәгаллемдә сәгадәт яки гыйлем үгрәнүдә рәхәт гомер» хикәясе турында сүз бара.

 

Әдәбият исемлеге

Милләт аналары: тарихи-документаль һәм биографик җыентык / Төз.-авт. А. Х. Мәхмүтова. – Казан: Җыен, 2012. – 560 б.

Мортазина Л. Шам татарлары // Безнең мирас. – 2018. – № 11. – Б. 34-39.

Татар педагогик фикере антологиясе. 2 томда. Том 1 (Борынгы төрки чор – ХХ гасыр башы) / Ред. Ф. М. Солтанов, М. М. Гибатдинов, Л. Р. Мортазина. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2014. – Б. 274.

Улемнова О. Л. Особенности иллюстрирования татарских книг в 1900-е-1910-е гг. // Исторические, философские, политические и юридические науки, культурология и искусствоведение. Вопросы теории и практики. – 2017. – № 2 (76). – C. 194-199.

 

References

Millet analary: tarihi-dokumental’ һem biografik zhientuk. Toz.-avt. A. H. Mahmutova [Mahmutova A. H. (auth.) Mothers of the Nation: A Historical-Documentary and Biographical Collection]. Kazan: Zhuen publ., 2012, 560 p.

Mortazina L. Sham tatarlary [Sham Tatars]. IN: Beznen miras [Our legacy], 2018, no. 11, pp. 34‑39.

Tatar pedagogik fikere antologijase: ike tomda. 1 tom (Boryngy torki chor – XX gasyr bashy). Red. F. M. Soltanov, M. M. Gibatdinov, L. R. Mortazina [Soltanov F. M., Gibatdinov M. M., Mortazina L. R. (eds.) Anthology of the Tatar pedagogie idea: two volumes. Vol. I (The ancient Turkie period – beginning of the XX century)]. Kazan: Tatar. Publ. house, 2014, 407 p.

Ulemnova O. L. Osobennosti illjustrirovanija tatarskih knig v 1900-e-1910-e gg. [Peculiarities of Tatar books illustration in the 1900-1910s]. IN: Istoricheskie, filosofskie, politicheskie i yuridicheskie nauki, kul’turologiya i iskusstvovedenie. Voprosy teorii i praktiki [Historical, Philosophical, Political and Law Sciences, Culturology and Study of Art. Issues of Theory and Practice], 2017, no. 2 (76), pp. 194-199.

 

Сведения об авторах

Муртазина Ляля Раисовна, кандидат педагогических наук, ведущий научный сотрудник Центра истории и теории национального образования Института истории им. Ш. Марджани АН РТ, e-mail: lyalyamur@mail.ru

 

Зиннатуллина Алсу Анваровна, научный сотрудник Центра истории и теории национального образования Института истории им. Ш. Марджани АН РТ, e-mail: jamash.00@mail.ru

 

About the authors

Lyalya R. Murtazina, Candidate of Pedagogical Sciences, Leading Researcher at Sh. Mardzhani Institute of History, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan, e-mail: lyalyamur@mail.ru

 

Alsou A. Zinnatullina, Scientific Researcher, Center of History and Theory of the National Education, Sh. Mardzhani Institute of History, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan, e-mail: jamash.00@mail.ru

 

В редакцию статья поступила 09.03.2023, опубликована:

Мортазина Л. Р. Зиннәтуллина А. Ә. «Казан белән танышасыңыз килсә, юл күрсәтүчене генә укыңыз!!!» // Гасырлар авазы – Эхо веков Echo of centuries. – 2023. – № 4. – C. 120-134.

 

Submitted on 09.03.2023, published:

Мurtazina L. R., Zinnatullina A. A. “Kazan belen tanyshasynyz kilse, yul kursetuchene gene ukygyz!!!” [“If you want to get acquainted with Kazan, read the guide!!!”]. IN: Gasyrlar avazy – Eho vekov [Echo of centuries], 2023, no. 4, pp. 120-134.

Для получения доступа к полному содержанию статьи необходимо приобрести статью либо оформить подписку.
0 руб.
Другие статьи
Анализируются особенности складывания посольской службы в русских землях XIII-XVI вв. В частности рассматривается круг лиц в разное время привлекавшихся к организации и облуживанию
Данная статья посвящена исследованию феномена общества трезвости в Казанской губернии.
В статье раскрывается процесс становления советской медицины
Казань не раз становилась свидетельницей ключевых военных событий, определяющих весь ход исторического периода страны.
В 1919 г. при Петроградском (Ленинградском) университете впервые за его историю существования появилось новое и необычное учреждение – рабочий факультет (рабфак).
В статье изучен вклад жителей и предприятий одного из нестоличных промышленных городов Татарской АССР – г. Зеленодольска – в достижение Победы в Великой Отечественной войне.