Гайнетдинов А. М. Таҗетдин Ялчыголга бәйле кайбер эпиграфик истәлекләр

Статья посвящена изучению некоторых татарских эпиграфических памятников XIX – начала ХХ в., сохранившихся на некрополях деревень Имянлебаш, Верхний Налим, Куш-Елга Заинского района Республики Татарстан. Эти памятники примечательны тем, что установлены на могиле видного татарского писателя, историка, богослова Таджетдина Ялчыгула и могилах его родственников. В последние десятилетия внимание к историко-культурному наследию постоянно растет, тем не менее эпиграфические памятники, связанные с выдающимися историческими личностями остаются вне поля зрения исследователей. В ходе экспедиции, организованной Институтом истории им. Ш. Марджани АН РТ в июне 2022 г., автор исследовал 80 арабографичных памятников XIX – начала ХХ в. Среди них было выявлено шесть надмогильных плит, которые связаны с личностью Т. Ялчыгула. До настоящего времени они не были изучены исследователями и эпиграфистами. Новизна исследования заключается в том, что эпитафии памятников татарскому писателю и его родственникам впервые вводятся в научный оборот, приводятся результаты работы по их расшифровке. Исследуемые эпитафии отличаются тем, что в них присутствуют религиозные выражения, мудрые изречения и советы. Практическая и научная значимость определяется тем, что результаты исследований могут быть использованы преимущественно при освещении и изучении биографии Т. Ялчыгула, вопросов историко-культурного наследия татар. Как исторический источник, значение арабографичных эпиграфических памятников неоспоримо велико, но только в совокупности с архивными источниками создается полная и объективная картина. Старинные татарские эпиграфические памятники не только выполняют функцию исторического источника, но и отражают язык, культуру, образ жизни, религиозные, этические и эстетические воззрения народа.
Тип статьи:
Научная статья
Язык статьи:
Татарский
Дата публикации:
12.11.2024
Приобрести электронную версию:
0 руб.
Статья представлена в издании
Гасырлар авазы - Эхо веков Echo of centuries № 2 2024
Ознакомительная часть статьи

 

УДК 93/94

 

Таҗетдин Ялчыголга бәйле кайбер эпиграфик истәлекләр

А. М. Гайнетдинов,

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты,
Казан шәһ., Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе

 

Some epigraphic memories related to Tajudin Yalchygul

A. M. Gaynutdinov,

Sh. Mardzhani Institute of History, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan,
Kazan, the Republic of Tatarstan, the Russian Federation

 

Аннотация

Статья посвящена изучению некоторых татарских эпиграфических памятников XIX – начала ХХ в., сохранившихся на некрополях деревень Имянлебаш, Верхний Налим, Куш-Елга Заинского района Республики Татарстан. Эти памятники примечательны тем, что установлены на могиле видного татарского писателя, историка, богослова Таджетдина Ялчыгула и могилах его родственников. В последние десятилетия внимание к историко-культурному наследию постоянно растет, тем не менее эпиграфические памятники, связанные с выдающимися историческими личностями остаются вне поля зрения исследователей. В ходе экспедиции, организованной Институтом истории им. Ш. Марджани АН РТ в июне 2022 г., автор исследовал 80 арабографичных памятников XIX – начала ХХ в. Среди них было выявлено шесть надмогильных плит, которые связаны с личностью Т. Ялчыгула. До настоящего времени они не были изучены исследователями и эпиграфистами. Новизна исследования заключается в том, что эпитафии памятников татарскому писателю и его родственникам впервые вводятся в научный оборот, приводятся результаты работы по их расшифровке. Исследуемые эпитафии отличаются тем, что в них присутствуют религиозные выражения, мудрые изречения и советы. Практическая и научная значимость определяется тем, что результаты исследований могут быть использованы преимущественно при освещении и изучении биографии Т. Ялчыгула, вопросов историко-культурного наследия татар. Как исторический источник, значение арабографичных эпиграфических памятников неоспоримо велико, но только в совокупности с архивными источниками создается полная и объективная картина. Старинные татарские эпиграфические памятники не только выполняют функцию исторического источника, но и отражают язык, культуру, образ жизни, религиозные, этические и эстетические воззрения народа.

Abstract

This article is devoted to the study of some Tatar epigraphic monuments of the XIX th – early XXth centuries, preserved in the necropolises of the villages of Imenlebash, Verkhny Nalim, Kush-Yelga of the Zainsky district of the Republic of Tatarstan. These monuments are noteworthy because they were erected on the grave of the prominent Tatar writer, historian, theologian Tadgetdin Yalchygul and the graves of his relatives. In recent decades, the attention to historical and cultural heritage has been constantly growing, nevertheless, the epigraphic monuments, which were associated with the prominent historical personalities, remain out of the sight of the researchers. During the expedition organized by Sh. Marjani Institute of History of the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan in June 2022 the author investigated 80 Arabographic epigraphic monuments of the XIXth – early XXth centuries. Among them six gravestones were identified, which are related to the personality of T. Yalchygul. Until now, they have not been studied by researchers and epigraphers. The novelty of this study lies in the fact that epitaphs of monuments to the Tatar writer and his relatives are first introduced into the scientific turnover, and the results of work on their decipherment are given. The epitaphs under study are distinguished by the fact that they contain religious expressions, wise sayings and advice. The practical and scientific significance of this article is determined by the fact that the results of the research can be used mainly in the coverage and study of the biography of T. Yalchygul,  the issues of historical and cultural heritage of the Tatar people. As a historical source, the importance of the Arabographic epigraphic monuments is unquestionably great, but only in conjunction with archival sources a complete and objective picture is created. The ancient Tatar epigraphic monuments are not only served as a historical source, but also reflect the language, culture, way of life, religious, ethical and aesthetic views of the people.

Ключевые слова

Таджетдин Ялчыгул, татарская эпиграфика, надмогильные камни, эпитафии, Заинский район, памятники, историко-культурное наследие.

Keywords

Tadgetdin Yalchygul, the Tatar epigraphy, gravestones, epitaphs, Zainsky district, monuments, historical and cultural heritage.

 

Соңгы елларда татар эпиграфикасы өлкәсенә беркадәр игътибар бирелә башлаганга күрә, Казан арты чагыштырмача яхшы өйрәнелде, хәтта аерым төбәкләргә (Арча, Әгерҗе, Әтнә, Балтач, Кукмара, Мамадыш, Яшел Үзән муниципаль районнары) багышланган каталоглар дөнья күрде. Шул ук вакытта Көнбатыш Кама артында булган эпиграфик мирасыбызның күп өлеше галимнәр тарафыннан җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнелмәгән, шул исәптән Зәй районы да игътибардан читтә калган. Шуңа күрә хәзерге көннәргә кадәр юкка чыкмыйча сакланып калган андагы кайбер ташъязма истәлекләрне барлау һәм өйрәнү өчен, без 2022 елның июнендә фәнни экспедициягә чыктык.

Мәгълүм булганча, Зәй төбәгендә мәшһүр язучы, тарихчы, дин галиме, табиб Таҗетдин Ялчыгол яшәгән. Ул официаль рәвештә хәзерге Азнакай районы Чалпы авылында теркәлгән булса да, төрле җирләрдә яшәсә дә, соңгы 14 ел гомерен хәзерге Зәй районы Югары Налим (Мәлем) авылында яшәгән1. Т. Ялчыгол 1838 елда Имәнлебаш авылына кунакка барган җирендә вафат булган2 һәм аны шул авыл зиратында җирләгәннәр, каберенә гарәп графикасында язылган мәһабәт таш куйганнар. Аның текстын әле галимнәр тиешле дәрәҗәдә өйрәнмәгәннәр, дип уйларга нигез бар, чөнки галимнең кабер ташында ниләр язылганлыгы турында беркайда да басылып чыкмады. Экспедициябез вакытында ташны җентекләп өйрәнгәннән соң, анда түбәндәге сүзләр язылганлыгы ачыкланды:

Алгы ягы (калкытып язылган):

1) «Кәфәә бил-мәүти вәәгыйзаа

2) Аллааһүммә-җгаль һәзәл-кабра

3) раудатән мин рийәәдыйль-җинәәни би-хүрмәти

4) сәййидил-инси вәл-җәәнн».

Алгы ягы:

1) «Үлем вәгазьче буларак җиткән.

2) Аллаһым, бу каберне җәннәт

3) бакчаларыннан бер бакча ит, кешеләр

4) һәм җеннәр башлыгы [Мөхәм­мәд пәйгамбәр] хөрмәтенә».

Арткы ягы (калкытып язылган):

1) «Дарел-фәнадан дарел-бәкайә

2) рихләт кыйлды дамелла

3) Таҗеддин Йахшыкол

4) углы 1838 сәнәдә».

Арткы ягы:

1) «Дамелла Таҗетдин

2) Яхшыкол улы

3) 1838 елда фани

4) дөньядан мәңгелек дөньяга күчте»[1].

 

Ташның алгы ягында иң өстә ай белән йолдыз рәсеме төшерелгән һәм гарәп телендә хикмәтле сүзләр, кабердә ятучы өчен дога язылган, ә арткы ягында иске татар телендә кабер иясенең исеме, атасының исеме һәм әлеге җирләнгән шәхеснең үлгән елы күрсәтелгән.

Имәнлебаш авылы метрика дәф­тә­рендә Т. Ялчыголның 1838 елның 26 июнендә 85 яшендә эч зәхмәтеннән вафат булуы теркәлгән3, әмма анда яше дөрес күрсәтелмәгән. Бөек галимебез Р. Фәхретдин язганча, Т. Ялчыгол һиҗ­ри 1182 елда (милади 1768-1769 елларда) дөньяга килгән, һиҗри 1254 елның 14 рабигыль-ахирендә, ягъни 1838 елның 26 июнендә 71 яшендә вафат булган4. Әдәбиятчы галим Х. Й. Миңнегулов исә Т. Ялчыголның туу датасын төгәлрәк – 1768 елның октябре белән билгеләгән5. Әгәр ул 71 яшендә үлгән булса, димәк, 1867 елда туган булып чыга кебек, тик шунысы бар: күп кенә дин галимнәре үзләренең яшьләрен һиҗри ел исәбе белән санаганнар. Мәсәлән, Ш. Мәр­җа­ни милади елны санга сукмаган, фәкать һиҗри ел исәбен генә кулланган. Дин әһеле буларак, Т. Ялчыгол да үзенең яшен шулай санаган һәм шуңа күрә һиҗри ел исәбе белән 71 яшендә, ә милади белән 69 яки 70 яшьләрендә бакыйлыкка күчкән булып чыга.

Куһистани китабы ахырында Т. Ялчыгол һиҗри 1247 елның зөлхиҗҗәсендә, милади 1832 елда үзенә 65 яшь булуын искәрткән6. Биредә дә ул яшен һиҗри ел исәбе белән күрсәткән. Әгәр Азнакай районы Чалпы авылына караган ревизия кенәгәләрен карасак, анык күренә ки, 1834 елның гыйнвар аенда Т. Ялчыголга 66 яшь7, 1816 елның августында 49 яшь8 булган, монда да яше һиҗри ел исәбе белән күрсәтелгән.

Тарихчы Д. Гарифуллин кызыклы бер сорау алу документын ачыклаган. Анда язылганча, 1820 елның 13 августында сорау алу вакытында Т. Ялчыгол дворяннар утырышчысы Казанцевка болай дигән: «Тазетдином меня зовут Якшигулов сын от роду мне 57 лет уроженец Бугульминского уезда из деревни Чалпов...»9. Д. Гарифуллинга кадәр бу турыда беренче булып И. С. Ахунов язып чыккан иде10. Искә алынган документка нигезләнеп, кайбер галимнәр, Таҗетдин хәзрәт 1868 елда түгел, ә 1863 елда туган, дип фаразлый башладылар11. Ләкин бу архив документы башка чыганакларга – ревизия кенәгәләре һәм ташъязма мәгълүматларына каршы килә һәм шуңа күрә безне ышандыра алмый, шулай ук Т. Ялчыгол сорау алучыларга үзенең яшен төгәл әйтмәгән дә булырга мөмкин.

Олуг татар галиме Ш. Мәрҗани ни өчендер Т. Ялчыголның һиҗри 1253 елның шәгъбаны (1837 елның ноябре) тирәсендә үлүе хакында язып калдырган: «Сәяхәте вакытында дусларыннан берәүнең йортына керү белән эчәргә сорап, йорт иясе бал шәрабы [ачы бал] китереп биреп, шуны эчеп, кинәт ике йөз илле өченче елның шәгъбаны чикләрендә Имәнле исемле авылда вафат булып, зиратында җирләнде»12. Тик бу дөреслеккә туры килеп бетми, чөнки метрика дәфтәре һәм Р. Фәхретдин башкача сөйли.

Х. Й. Миңнегулов, Т. Ялчыголның исеме каберташында «Таҗеддин Ялчыкол углы» рәвешендә бирелгән, дип язган13, тик бу алай түгел, чөнки ташта атасының исеме һич шөбһәсез Яхшыкол дип укыла. Безнең уйлавыбызча, Таҗетдин хәзрәт үз атасының исемен Яхшыколга үзгәрткән булса кирәк, чөнки аның мәгънәсе дин буенча бик үк матур яңгырамый. Ялчыгол исеме ике компоненттан тора: ялчы + колы. Ислам күзлегеннән караганда, кешегә фәкать бер Аллаһның колы гына булырга ярый, ә кемнеңдер үзен ниндидер ялчының колы дип атавы мөселман кешесенә килешми. Аллаһның төрле исемнәре бар, мәсәлән Рахман, Рәхим, Сөбхан, Мәүла һ. б. Элек татарлар шундый исемнәргә «колы» сүзен өстәп, балаларына исемнәр кушканнар (Рахманкол, Рәхимкол, Сөбханкол, Мәүлагол). Бу – үзенә күрә Габдулла (бу исем «Аллаһ колы» дип тәрҗемә ителә) исеменең синонимнары. Тик «ялчы» сүзе «хезмәтче» дигәнне аңлата, шуңа күрә Аллаһның исеме була алмый. Коръәндә Аның Яхшы, ягъни бар итүчеләрнең Иң яхшысы дигән исеме китерелгән. Мөгаен, шуларны истә тотып, Таҗетдин хәзрәт Ялчыгол исемен кайвакыт Яхшыкол (Яхшы (Аллаһ) колы) дип үзгәртеп йөрткәндер.

Т. Ялчыгол хәзерге Зәй районы Югары Налим авылына һиҗри 1240, милади 1824 елда күченгән һәм үлгәнче биредә көн күргән14. Аның өч улы да, аларның оныклары да Югары Налимдә яшәгән һәм әлеге авылда җирләнгән, ләкин, кызганычка каршы, авыл зиратында берсенең дә кабер ташы табылмады. Фәкать Т. Ялчыголның оныгы Мөхәммәдшакирнең хатыны – Мәхбубҗамал Һибәтулла кызы ташбилгесе генә ачыкланды. Текстының укылышы түбәндәгечә:

Алгы ягы (калкытып һәм уеп язылган):

1) «Мәә шәәәәъә-ллааһ әд-дүнйәә

2) сәәгатүн фә-җгальһәә таагат

3) кәфәә бил-мәүти вәәгыйзаа

4) йәә вәәкыйфән би-кабрии мүтәфәккиран би-әмрии

5) бил-әмси күнтү мисләкә гадән

6) тәсыыйру мислии мөтәвәффа Мәхбубҗамал

7) Һибәтулла кызы мулла Мөхәммәдшакир

8) хәләле йазылды Биби 1890

9) Бибикәшифә хәраҗаты илән

10) вәфәәтүһәә 1887 сәнә ийүн 21».

Алгы ягы:

1) «Аллаһ теләгән нәрсә. Дөнья –

2) бер сәгатьлек, аны [Аллаһка] буйсыну белән үткәр.

3) Үлем вәгазьче буларак җиткән.

4) Әй, минем каберем янында басып торучы, минем хәлем хакында фикерләүче,

5) кичә мин синең кебек идем, иртәгә

6) син минем шикелле булырсың. Вафат булучы Мәхбубҗамал

7) Һибәтулла кызы – мулла Мөхәммәдшакир

8) хәләле. 1890 [елда] Бибикәшифә

9) акчасына язылды.

10) Вафаты 1887 елның 21 июнендә».

Арткы ягы (калкытып язылган):

1) «Таарикъ

2) мирратүл-кудс

3) куддүүс шәрииф

...».

Арткы ягы:

1) «Иртәнге йолдыз.

2) Изгелек көче.

3) Изге, хөрмәтле[2]

...»”.

 

Таш үлчәмнәре: 97×49×13.

Күргәнебезчә, аның кабер ташында төп мәгълүматтан тыш гарәп телендә хикмәтле сүзләр һәм Т. Ялчыгол ташында китерелгән гыйбарә дә урын алган. Мәхбубҗамал абыстай 55 яшендә ютәл зәхмәтеннән вафат булган15. Аның ире Мөхәммәдшакир Җәләледдин улы Югары Налим авылында имам-хатыйб хезмәтен башкарган, ул исә 1894 елның 1 июлендә 65 яшендә эч зәхмәтеннән бакыйлыкка күчкән16. Шунысын әйтергә кирәк: Мөхәммәдшакир хәзрәтнең атасы да, улы Һидәятулла да шушы авылда мулла булып торганнар.

Югары Налим авылында барлыгы 19 эпиграфик истәлек табылды, иң борынгысы 1771 елга карый. Ташлар арасында язулары кителеп төшкәннәре, сөртелгәннәре дә очрады, шуңа күрә кайбер кабер ияләренең исемнәрен, шул исәптән иң борынгы кабер ташының кемгә куелуын ачыклап булмады.

Таҗетдин Ялчыголның кайбер нәсел дәвамчылары Зәй районы Кушъелга (Кушнарат Елга) авылында да яшәгән. 1856 елда бу авыл имамы Мөхәммәдъяр Гобәйдулла улы үз эшеннән киткәч, мәчет мулласыз калган. Шул вакытта имам вазыйфаларын вакытлыча (ярты ел чамасы) Т. Ялчыголның оныгы – хәзерге Лениногорск районы Югары Чыршылы авылы мулласы Мөхәммәдкамал Баһаведдин улы башкарган, соңыннан шул елның азагында аның бертуганы – хәзерге Тукай районы Күперле авылында яшәүче Фәхретдин Баһаветдин улы Кушъелгага официаль рәвештә имам-хатыйб итеп билгеләнгән17 һәм, биредә 50 елдан артык яшәп һәм хезмәт куеп, 1907 елда вафат булган. Экспедициябез вакытында аның кабер ташы табылды. Анда түбәндәге юллар язылган:

Алгы ягы (уеп язылган):

1) «Һәзәә мәшһәдү

2) би-әннә йәкуулү ләә иләәһә илләә-ллааһ Мүхәммә[дүр-расүүлү-ллааһ]

3) мөбарәк ишан хәзрәт мулла

4) Фәхреддин мулла Баһаэддин

5) углы Таҗеддини хәзрәт сибты-

6) -нындин Кырычи тарикындин

7) Хак Сөбханәһү вә Тәгалә мәркаде

8) шәрифене мөнәүвәр әйләсүн амин».

Алгы ягы:

1) «Бу – мөбарәк

2) (“Аллаһтан башка гыйбадәт кылынырга лаелы зат юк, Мөхәммә[д – Аллаһның илчесе]” дип әйтү белән)

3) ишан хәзрәт мулла Фәхреддин

4) мулла Баһаведдин улы

5) кабере, Таҗеддин хәзрәт онык-

6) -ларыннан, Корычи юлыннан.

7) Хак Сөбханәһү вә Тәгалә кабер

8) шәрифен нурландырсын, амин».

Уң ягы (уеп язылган):

1) «Дәфен кыйлынды

2) һиҗриййә 1324 сәнәдә

3) сәфәрел-хәйер 17 сендә

4) мәсихиййә 1907 сендә

5) март 19 нчыда

6) дүшәнбә көне».

Уң ягы:

1) «Һиҗри 1324 елның

2) 17 сәфәрендә,

3) милади 1907 елның

4) 19 мартында

5) дүшәмбе көн

6) җирләнде».

Сул ягы (уеп язылган): «[Мүхәммә]дүр-расүүлү-ллааһ».

Сул ягы: «[Мөхәммә]д – Аллаһның илчесе».

Арткы ягы (уеп язылган):

1) «Ләә иләәһә илләә-ллааһ

2) Мүхәммәдүр-расүүлү-ллааһ салләә-ллааһү галәйһи вә сәлләм

3) каалә-ллааһү Тәгааләә күллү нәфсиң зәәъикат-

4) -үл-мәүүт нәгуузү би-лләәһи мин газәәб-

5) -ил-кабри вә сүъәәлил-хәшри

6) вә нәсьәлү-ллааһәл-гафвә вәл-гуфраан».

Арткы ягы:

1) «Аллаһтан башка гыйбадәт кылынырга лаеклы зат юк,

2) Мөхәммәд – Аллаһның илчесе (Аллаһ аны олыласын һәм сәламләсен).

3) Аллаһ Тәгалә әйтте: “Һәр җан иясе – үлемне

4) татучы. Аллаһка кабер газабыннан

5) һәм кыямәт көнендә сорау алудан сыенабыз.

6) Аллаһтан гафу һәм кичерү сорыйбыз»[3].

 

Таш үлчәмнәре: 70×33×16.

Күргәнебезчә, әлеге ташбилгедә Фәхретдин хәзрәтнең Т. Ялчыгол оныгы икәнлеге күрсәтелгән. Шулай ук ташта аның Корычи юлыннан баруы хакында да мәгълүмат бар. Әлбәттә, «Корычи» сүзен «кырчы» дип тә укырга мөмкин, тик безнең уйлавыбызча, бу сүз «Корычи» булырга тиеш. Хәзерге Башкортстан Республикасы Бакалы районында Иске Корыч дигән авыл бар. Анда атаклы имам Габделлатыйф Сөбханкол улы (1768-1848) шәкертләр тәрбияләгән һәм аны нәкъ менә Корычи дип йөрткәннәр18. Фәхретдин хәзрәт тә шул имамда гыйлем алган булса кирәк.

Шунысын искәртергә кирәк: 1907 елның 19 марты һиҗри 1325 елның сәфәренә туры килә, ә ташта һиҗри 1324 елның 17 сәфәре дип язылган. Димәк, ташка язучылар яки яздыртучылар бераз ялгышканнар. Кушъелга авылы метрика дәфтәрендә Фәхретдин хәзрәтнең 19 мартта 80 яшендә эч авыруыннан вафат булуы язылган19. Ләкин анда яше дөрес күрсәтелмәгән булса кирәк, чөнки, ревизия кенәгәләре күрсәткәнчә, 1834 елның гыйнвар аенда аңа 1 яшь20, 1850 елда 17 яшь21, 1859 елда 26 яшь22 булган. Димәк, Фәхретдин хәзрәт якынча 1833 елда дөньяга килгән һәм 74 яшендә бакыйлыкка күчкән.

Фәхретдин хәзрәтнең ике хатыны булган: Бибилатыйфа Рәхимкол кызы һәм Бибисәйдә Фәйзулла кызы. Аларның берсе 1892 елда, икенчесе 1897 елда бакыйлыкка күчкән, ташбилгеләре чагыштырмача яхшы сакланган. Бибилатыйфа Рәхимкол кызына куелган кабер ташында түбәндәге сүзләр язылган:

Алгы ягы (уеп язылган):

1) «Мәрхүм

2) Бибилатыйфа

3) Рәхимкол Сөбханкол

4) углының кызы вафат

5) 1892 нче йылда 61 йәшдә

6) агуст 7 сендә».

Алгы ягы:

1) «Мәрхүм

2) Бибилатыйфа

3) Рәхимкол Сөбханкол

4) улының кызы 1892

5) елның 7 августында 61

6) яшьтә вафат».

Арткы ягы (калкытып язылган):

1) «Әд-дүнйәә сәәгатүн фәҗгальһәә

2) таагаһ әд-дүнйәә бәхрун

3) гамиикун вә әксәру нәә-

4) -син фииһәә гариикъ

5) мөтәвафи».

Арткы ягы:

1) «Дөнья – бер сәгатьлек, аны [Аллаһка] итагать

2) белән үткәр. Дөнья – тирән

3) диңгез һәм кешеләрнең

4) күбесе анда бата.

5) Вафат булучы»[4].

 

Таш үлчәмнәре: 61×38×7.

Метрика дәфтәрендә әлеге кабер иясенең эч авыруы сәбәпле бакыйлыкка күчүе турында язылган23.

Фәхретдин хәзрәтнең икенче хатыны – Бибисәйдә Фәйзулла кызына куелган кабер ташы тексты түбәндәгечә укыла:

Алгы ягы (уеп язылган):

1) «Әл-хүкмү ли-лләәһи Тәгааләә

2) һиҗриййә 1314 сәнәдә мәсихиййә илә

3) 1897 нчедә рихләт әйләде

4) Бибисәйдә мулла Фәйзулла

5) кызы ишан мулла

6) Фәхреддин хәзрәт

7) хәләле рахимәһәә-ллааһ».

Алгы ягы:

1) «Хөкем Аллаһ Тәгаләдә.

2) Һиҗри 1314 елда, милади белән

3) 1897 [елда] Бибисәйдә

4) мулла Фәйзулла кызы –

5) ишан мулла Фәхреддин

6) хәзрәт хәләле

7) күчте. Аллаһ аны рәхим кылсын».

Арткы ягы (уеп язылган):

1) «Йәә вәәкыйфән би-кабрии

2) мүтәфәккиран би-әмрии

3) бил-әмси күнтү мисләкә

4) гадән тәсыыйру мислии».

Арткы ягы:

1) «И минем каберем янында басып торучы,

2) минем хәлем хакында фикерләүче,

3) кичә мин синең кебек идем,

4) иртәгә син минем шикелле булырсың»[5].

 

Таш үлчәмнәре: 70×30×9.

Әлеге кабер иясенең вафат елы ташта дөрес күрсәтелмәгән. Чынлыкта, ул 1896 елның 29 ноябрендә 56 яшендә йөрәк авыруыннан үлгән24. Бу очракта метрика дәфтәре мәгълүматлары эпитафия язмалары белән тәңгәл килми, шуңа күрә документ буларак метрика дәфтәренә таяну дөресрәк һәм ышанычлырак була.

Фәхретдин хәзрәт һәм Бибилатыйфа абыстайның 1855 елның 1 гыйнварында Кушъелга авылында Фәйзулла исемле уллары туган25. Ул, хәзерге Сарман районы Шыгай авылы мәдрәсәсендә мулла Зыяддин мулла Мәүләветдин улында укыганнан соң, 1890 елның 7 маенда указ (№ 2030) алып, Кушъелга авылында имам-хатыйб вазыйфаларын үти башлаган26, шул рәвешле, атасының изге эшен дәвам иткән. Фәйзулла хәзрәт 1928 елның 2 гыйнварында мәңгелек йортка күчкән һәм үзенең атасы Фәхретдин хәзрәт кабере янындарак җирләнгән. Ташындагы текстының укылышы түбәндәгечә:

Алгы ягы (уеп язылган):

1) «1344

2) һиҗри

3) әш-шәйех хаҗҗ-

4) -ел-хәрамәйен 73 йәшендә

5) дүшәнбә 1928

6) гыйнвар 2

7) мулла Таҗеддин...

8) йәә вәәкыйфән би-кабрии мүтәфәккиран би-әмрии бил-әмс

9) мулла Фәйзулла Фәхреддин углы».

Арткы ягы (уеп язылган): «Ләә иләәһә илләә-ллааһ Мүхәммәдүр-расүүлү-ллааһ».

Алгы ягы:

1) «Һиҗри

2) 1344 [елда]

3) шәех, хаҗи

4) 73 яшендә

5) дүшәмбе 1928 [елның]

6) 2 гыйнварында [вафат].

7) Мулла Таҗеддин...

8) И минем каберем янында басып торучы, минем хәлем хакында фикерләүче. Кичә.

9) Мулла Фәйзулла Фәхреддин улы».

Арткы ягы: «Аллаһтан башка гыйбадәт кылынырга лаеклы зат юк, Мөхәммәд – Аллаһның илчесе»[6].

 

Таш үлчәмнәре: 42×44×8.

Һиҗри 1344 ел милади 1925 елның июленнән алып 1926 елның июненә кадәр чорны үз эченә ала, әмма ташта 1928 ел күрсәтелгән. Димәк, һиҗри елны ялгыш язганнар, чөнки 1928 елның 2 гыйнвары һиҗри 1346 елның рәҗәб аена туры килә. Фәхретдин хәзрәт ташында да һиҗри һәм милади ел исәпләренең туры килмәвен күзәткән идек. Гомумән, андый гына «хаталарны» байтак эпиграфик истәлекләрдә очратырга мөмкин, бигрәк тә ХХ гасыр башы ташбилгеләрендә.

2022 елның көзендә югарыда искә алынган Фәхретдин һәм Фәйзулла хәзрәтләрнең, Бибилатыйфа һәм Бибисәйдә абыстайларның каберләре Татарстан Республикасы Рәисе аппараты җитәкчесе Ә. Ә. Сәфәров тарафыннан төзекләндерелде, иске ташлары янына яңа ташлар ясатып куелды.

Кушъелга зиратында барлыгы 60 борынгы кабер ташы табылды. Шуларның дүртесе Т. Ялчыголның нәсел дәвамчыларына һәм аларның хәләл җефетләренә куелган. Кушъелганың иң борынгы кабер ташы исә 1857 елга карый. Ул Шаһиморадым Мөхәммәдкамал улына куелган. Зираттагы ташларның кайберләрендә язулардан тыш нәсел тамгалары да урын алган, ә кайберләрендә фәкать шундый тамгалар гына уелган. Тамга – документларга, хезмәт коралларына, җир буйларына, терлекләргә куела яки салына торган ыру билгесе, мөһере. Кабер ташына куелган тамга буенча кабер иясенең кайсы нәселгә һәм гаиләгә караганын белергә мөмкин.

Шулай итеп, Татарстан Республикасы Зәй районы Имәнлебаш, Югары Налим, Кушъелга авылларының зиратлары өйрәнелеп, Т. Ялчыгол һәм аның туганнарына бәйле алты эпиграфик истәлек ачыкланды һәм өйрәнелде. Аларның ташбилгеләре гарәп телендә язылган дини гыйбарәләр, хикмәтле сүзләр, акыллы киңәшләр язылу белән аерылып тора. Галим турында материаллар туплаганда һәм аларны тулыландырганда, архив документларын, кулъязмаларны, хатирәләрне генә түгел, ташъязмаларны да барларга һәм җентекләп тикшерергә тиешбез. Таҗетдин хәзрәткә һәм аның тормышы белән тыгыз бәйле булган шәхесләргә куелган эпиграфик истәлекләрне, һичшиксез, игътибардан читтә калдырырга ярамый, чөнки тарихи чыганак буларак гарәп язулы ташбилгеләрнең әһәмияте әйтеп бетергесез зур. Тик алардан алынган мәгълүматларны башка чыганаклар белән бергә чагыштырып тикшергәндә генә, тулы һәм объектив картина хасил була. Татар ташъязма истәлекләре, тарихи чыганак функциясен генә үтәмичә, әле халыкның телен, мәдәниятен, яшәү рәвешен, дини, этик һәм эстетик карашларын да чагылдыра.

 

ИСКӘРМӘЛӘР:

1. Миңнегулов Х. Таҗетдин Ялчыгол (1763/1768-1838) // Таҗетдин Ялчыгол: Тарихи-документаль җыентык / Төз. Р. Г. Галиуллин, И. Г. Һадиев. – Казан: Җыен, 2019. – Б. 13.

2. Фәхреддин Р. Асар. Беренче җилд. Алтынчы җөзьэ. – Оренбург: Типография М.-Ф. Г. Каримова, 1904. – Б. 336.

3. Башкортстан Республикасы Милли архивы, И-295 ф., 9 тасв., 879 эш, № 153: Имәнлебаш, 3 кгз.

4. Фәхреддин Р. Асар. Беренче җилд. Алтынчы җөзьэ... – Б. 336.

5. Ялчыгол Т. Рисаләи Газизә / Басмага әзерләүче, аңлатмалар бирүче, кереш мәкалә авторы Х. Миңнегулов. – Казан: “Иман” нәшрияты, 2001. – Б. 3.

6. Фәхреддин Р. Асар. Беренче җилд. Алтынчы җөзьэ... – Б. 337.

7. Самара өлкәсе Үзәк дәүләт архивы, 150 ф., 1 тасв., 56 эш, 179 кгз. арты.

8. Башкортстан Республикасы Милли архивы, И-138 ф., 2 тасв., 172 эш, 67 кгз. арты.

9. Гарифуллин Д. Табышмаклы гомер иясе // Таҗетдин Ялчыгол: Тарихи-документаль җыентык / Төз. Р. Г. Галиуллин, И. Г. Һадиев. – Казан: Җыен, 2019. – Б. 266.

10. Ахунов И. С. Из опыта изучения истории прихода деревни Красная Кадка Мензелинского уезда Уфимской губернии // Татарские мусульманские приходы в Российской империи. Материалы научно-практической конференции (27-28 сентября 2005 г., г. Казань). – Казань: Институт истории АН РТ, 2006. – Б. 204-205.

11. Миңнегулов Х. Күрс. хез. – Б. 7.

12. Мәрҗани Ш. Б. Әл-кыйсмес-сани мин мөстәфадел-әхбари фи әхвали Казан вә Болгар. – Казан: Казан университеты тәбгыханәсе, 1900. – Б. 251.

13. Миңнегулов Х. Күрс. хез... – Б. 23.

14. Шунда ук. – Б. 13.

15. Татарстан Республикасы Дәүләт архивы, 204 ф., 8 өстәмә тасв., 130 эш, 22 кгз.

16. Шунда ук, 204 ф., 177 тасв., 523 эш, 20 кгз. арты.

17. Башкортстан Республикасы Милли архивы, И-295 ф., 9 тасв., 916 эш, № 119: Кушнарат Елга, 7 кгз. арты.

18. Фәхреддин Р. Асар. Икенче җилд. Унынчы җөзьэ... – Б. 180.

19. Татарстан Республикасы Дәүләт архивы, 204 ф., 177 тасв., 1007 эш, 320 кгз.

20. Самара өлкәсе Үзәк дәүләт архивы, 150 ф., 1 тасв., 56 эш, 179 кгз. арты.

21. Шунда ук, 122 эш, 264 кгз. арты.

22. Шунда ук: 195 эш, 691 кгз. арты.

23. Татарстан Республикасы Дәүләт архивы, 204 ф., 177 тасв., 444 эш, 248 кгз. арты.

24. Шунда ук, 577 эш, 130 кгз. арты.

25. Шунда ук: 678А эш, 1 кгз. арты.

26. Шунда ук, 783 эш, 421 кгз. арты.

 

Әдәбият исемлеге

Ахунов И. С. Из опыта изучения истории прихода деревни Красная Кадка Мензелинского уезда Уфимской губернии // Татарские мусульманские приходы в Российской империи. Материалы научно-практической конференции (27-28 сентября 2005 г., г. Казань). – Казань: Институт истории АН РТ, 2006. – Б. 203-205.

Таҗетдин Ялчыгол: Тарихи-документаль җыентык / Төз. Р. Г. Галиуллин, И. Г. Һадиев. – Казан: Җыен, 2019. – Б. 255-268.

Ялчыгол Т. Рисаләи Газизә / Басмага әзерләүче, аңлатмалар бирүче, кереш мәкалә авторы Х. Миңнегулов. – Казан: “Иман” нәшрияты, 2001. – 480 б.

 

References

Akhunov I. S. Iz opyta izucheniya istorii prikhoda derevni Krasnaya Kadka Menzelinskogo uezda Ufimskoi gubernii [From the experience of studying the history of the parish of the village of Krasnaya Kadka, Menzelinsky uyezd, Ufa Province]. IN: Tatarskie musul’manskie prikhody v Rossiiskoi imperii. Materialy nauchno-prakticheskoi konferentsii (27-28 sentyabrya 2005 g., g. Kazan’). [The Tatar Muslim parishes in the Russian Empire. Materials of the Scientific and Practical Conference (27-28 September 2005, Kazan)]. Kazan: Institut istorii AN RT publ., 2006, pp. 203-205.

Tajetdin Yalchygol: Tarikhi-dokumental’ jyentyk. Toz. R. G. Galiullin, I. G. Һadiev [The historical and documentary compilation. The compilers Р. G. Galiullin, I. G. Һadiev]. Kazan: Jyen pudl., 2019, 319 p.

Yalchygol T. Risalei Gazize. Basmaga ezerleүche, anlatmalar biryche, keresh mekale avtory Kh. Minnegulov [Risalai Gaziza. The compiler, the commentator, the author of the introductory article H. Minnegulov]. Kazan: “Iman” publ., 200, 480 p.

 

Фотолар авторның шәхси архивыннан.

The photos from the author’s personal archive.

 

Сведения об авторе

Гайнутдинов Айдар Марсилевич, кандидат филологических наук, старший научный сотрудник Института истории им. Ш. Марджани АН РТ, е-mail: aydargm@yandex.ru

 

About the author

Aydar M. Gaynutdinov, Candidate of Philological Sciences, Senior Researcher at Sh. Mardzhani Institute of History, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan, e-mail: aydargm@yandex.ru

 

В редакцию статья поступила 28.03.2024, опубликована:

Гайнетдинов А. М. Таҗетдин Ялчыголга бәйле кайбер эпиграфик истәлекләр // Гасырлар авазы – Эхо веков Echo of centuries. – 2024. – № 2. – С. 145-154.

 

Submitted on 28.03.2024, published:

Gaynutdinov A. M. Tajetdin Yalchygolga bеile kaiber epigrafik istеleklеr [Some epigraphic memories related to Tajudin Yalchygul]. IN: Gasyrlar avazy – Eho vekov [Echo of centuries], 2024, no. 2, pp. 145-154.

 

 

[1] Текстның хәзерге татар теленә күчермәсе.

[2]Текстның хәзерге татар теленә күчермәсе.

[3] Текстның хәзерге татар теленә күчермәсе.

[4] Текстның хәзерге татар теленә күчермәсе.

[5] Текстның хәзерге татар теленә күчермәсе.

[6] Текстның хәзерге татар теленә күчермәсе.

Для получения доступа к полному содержанию статьи необходимо приобрести статью либо оформить подписку.
0 руб.
Другие статьи
Статья посвящена Фестивалю родословной «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез», который проводится Государственным комитетом Республики Татарстан по архивному делу с 2019
В статье освещаются формы участия татарского общества г. Чистополя и его депутации, представленной И. Камаловым, Г. Бадамшиным и Г. Исхаки, в петиционном движении 1905 г.
Антирелигиозная агитационная кампания в периодической печати конца 1920-х гг. (по материалам газеты «Пролетарский путь»)
Организация учебной деятельности в татарских сельских школах в 1930-х гг.
Статья затрагивает проблему ликвидации еще сохранившихся к началу 1960-х гг. церквей в рамках проводимого в стране антирелигиозного курса
Данная статья посвящена развитию полеводства в Ульяновской области во второй половине 1970-х – середине 1980-х гг.