Конференцияләр һәм форумнар

«Гасырлар авазы – Эхо веков Echo of centuries» журналының баш редакторы тарих фәннәр докторы И.К.Заһидуллин 2021 елның 7-8 октябрь көннәрендә Чебоксар һәм Казан калаларында булып узган «Татарлар һәм чувашлар – бер агач ботаклары» исемле Бөтенроссия фәнни-практик конференциядә катнашты; аның «Тарихи ретроспективада татарларның һәм чувашларның социаль дөньясы» исемле секциясе модераторларының берсе булды; «Татарларның һәм чувашларның Казан губернасында крестьян хәрәкәтендә катнашулары (XIX гасырның 60-90-нче еллары)» дигән темага доклад укыды.

Илдус Котдус улы шулай ук онлайн-форматта 2021 елның 20 октябрендә Казахстанның башкаласы Алматыда булып узган «Хәзерге заманда архив эше: проблемалар, практикалар һәм инновацияләр» исемле III Халыкара фәнни-практик конференциядә катнашты; «”Гасырлар авазы – Эхо веков” журналы (1995-2020 еллар): тарихи хәтерне саклауда фәнни җәмәгатьчелек белән хезмәттәшлек» дигән темага доклад сөйләде.

Другие новости