
Казан төзелеш колледжы студентлары белән очрашу
3 июнь көнне Казан төзелеш колледжында студентларның һәм Татарстан Республикасы архив хезмәте оештырган конкурсларда катнашкан укучыларның конкурс жюриларының әгъзалары белән очрашуы булды.
Татарстан дәүләт архивы директоры вазифасын башкаручы Р.Р. Сибгатуллина укучылар һәм студентлар өчен республиканың архив хезмәте оештырган фәнни-эзләнү юнәлешендәге конкурсларның иҗтимагый әһәмияте турында сөйләде һәм Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты премиясенә Казан төзелеш колледжы укучылары арасында уздырылган конкурста җиңүчеләргә грамоталар тапшырды.
Татарстан дәүләт архивы оештырган «Фән һәм туган як тарихын өйрәнүдә архив фондлары» исемле конкурсның жюри әгъзалары – күргәзмәләр һәм хезмәтләр бастыру секторының мөдире П.А. Майоров, «Гасырлар авазы – Эхо веков Echo of centuries» журналының баш редакторы И.К. Заһидуллин, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының өлкән укытучысы И.М. Фокеева – фәнни-популяр текстларның үзенчәлекләре турында сөйләделәр, аудиторияның игътибарын эшнең максатын һәм бурычларын билгеләгәндә, материалны язганда, чыганаклар һәм әдәбият исемлеген эшләгәндә еш очрый торган төгәлсезлекләргә һәм хаталарга юнәлттеләр һәм конкурста катнашкан студентларга яңа иҗат уңышлары теләделәр.
Аннан соң конкурста җиңүчеләргә грамотлар һәм бүләкләр, калганнарга конкурста катнашучы сертификаты тапшырылды.
Р.Р. Сибгатуллина шулай ук конкурста катнашкан студентларның фәнни җитәкчеләренә – Казан төзелеш колледжы укытучылары Р.В. Михайловага һәм О.В. Царевинага – Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды.