Якташыбыз – казах акыны.
Соңгы вакытта татар-казах дөньясындагы үзара багланышларны чагылдырган мәкаләләрнең вакытлы матбугатта, басма китапларда шактый сщ күренүе матур төс алды. Без казах, татар галимнәреннән Чокан Вәли-хаыов һәм Хөсәен Фәезхановларның эшлекле элемтәләре, Мифтахетдин Акмулла, Галимҗан *Ибраһимов, Зариф Бәшири һ.б. әдипләрнең казахлар арасындагы эшчәнлекләре хакында теге яки бу дәрәҗәдә хәбәрдар инде.
Бүген сүз казах халкы арасында яшәгән зыялы якташыбыз Кәшафетдин Шаһмәрдән углы әл-Минзәләви әс-Сөлеки әл-Каркаралы турында барачак.
"Казан утлары" журналының 1975 елгы унынчы санында филология фәннәре докторы, профессор Габдрахман Таһирҗановның "Әдәби багланышлар һәм аларның нәтиҗәләре"дигән күләмле хезмәтендә әлеге шәхескә бәйле шундый юллар бар иде:
"...Татар укымышлылары казакълар арасына барып бер "мулдакәлек" белән гәнә шөгыльләнеп йөрмәгәннәр. Балаларны грамотага өйрәтүдән тыш, алар казакълар арасына язма әдәбият үрнәкләре таратуга да хезмәт иткәннәр. Шиһап Мәрҗани шәкертләреннән Кәшафетдин Мин-зәләвинең эшчәнлеге аерата игътибарга лаек. Каркаралы шәһәрендә мөдәррис булып торган чакта ул йөзгә якын казакъча әсәр язган. Шулар-ның күпчелеген төрле әдәби кыйссалар, тарихи поэмалар, дәреслекләр тәшкил итүе үзе күп нәрсә турында сөйли."
Якташыбыз турында серле йомгакның очын менә шушы җептән сүтә башлагач, шактый нәрсә ачыкларга мөмкин булды.
Кәшафетдин 1864 елда элекке Уфа губернасы, Минзәлә өязе, Нәркәй волосте, Сөлек авылында дөньяга килгән .Әтисе Шаһмәрдән Гыйбадулла улы авылның шактый нык хәлле крестьяны булган, алар бабалары Фәтхулла заманыннан ук умартачылык белән шөгыльләнгәннәр һәм бал белән сәүдә иткәннәр. Әтисен авылда "башкорт Мәрди" дип йөрткәннәр.
Шаһмәрдән белән Шәмсениса 10 бала үстерәләр, баш балалары Кәшафетдин кечкенәдән үк өлгер табигатьле, укуга махир булган. Казанда 1870 елларда ук Шиһап Мәрҗанидә белем алган авыл имамы Ризатдин Сираҗетдин углының тәкъдиме белән 19 яшьлек Кәшафетдин дә Казанга юнәлә. Ул Шиһап Мәрҗани мәдрәсәсендә 9 ел укый, 1892 елда Уфага барып диния нәзарәтендә имтихан тота һәм мөдәррислеккә указ ала. Шушы елдан аның гомер юлы Казахстанның Семипалатинск өлкәсе, Каркаралы шәһәре белән бәйле.
Семипалатинск (казахча Семей) өлкәсе ул чакта Семей, Каркаралы, Павлодар, Өскемен, Зөйсан өязләренә бүленгән була. Мәдрәсә һәм мәктәпләр юк дәрәҗәсендә. Мәсәлән, 1884 елда бөтен өлкәгә 10 мәктәп һәм мәдрәсә булып, аларда 615 бала укыган ("Казак халкының XX гасыр башындагы демократик җазушылары. Алматы, 1958. 10 б.). Шуны да әйтергә кирәк, Каркаралы шәһәрендә мәчетне казах халкының бөек/ шагыйре Абайның атасы Конанбай салдыра; соңыннан мәчет янына мәдрәсә өстәлә. Шәкертләрнең күбесе мәдрәсәдә торып укый торган була. Кәшафетдин әнә шул мәдрәсәдә сабак укыта. 1897 елда чыккан "Кыйссаи Бәдәр" дигән китабының ахырында ул бол ай ди:
Яранлар! Моны язган Кәшафетдин,
Каркаралыныц мөгаллиме ижтиһаддин.
Нисбәтендә әйтсә дә Сөлеки дип,
Остазы - Мәржани Шиһабетдин.
1809 елда басылган Җамасый Хәким кыйссасы ахырында Кәшафет-; дин үз әсәрләренең исемлеген бирә. Анда 80 гә якын әсәр телгә алына. Ул үзе хакында: "Җәдид ысулы белән сабак укытам, балалар күп нәрсә беләбез дип шатланалар", - дигән. Хәзер дә Каркаралы шәһәрендә яшәүче пенсионер Хафиз ага Валитов үзенен бер хатында менә нәрсәләр яза: "Мин Кәшафетдин мулладан 1912 - 1915 елларны укыдым. Ул кеше, онытмасам, сары төсле, күк күзле (зәңгәр), уртадан югары буйлы, сары сакаллы иде. Мин укыган вакытта яше 47-50 тирәсендә булырга мөмкин. Аның хатыны Хәсәнә төскә кара иде. Кызы Мәсхүдә (казаклар Мәстәкәй дип әйтәләр иде) 1916-1919 елларда рус мәктәбендә мөгаллимә булып эшләде. Мин 1-3 классларны шул Мәстәкәйдән укыдым. Яше чама белән әйткәндә 24-26 тирәләрендә булырга тиеш. Кәшафетдин мулланың Мансур һәм Мәмдүх исемле уллары бар иде. Мәмдүх белән Мәсхүдә әтиләре шикелле сары төсле, күк (зәңгәр) күзле, ә Мансур әнисе кебек кара тутлы иде. Мәмдүхны, онытмасам, 1916-1917 елларда солдатка озаттылар.
Мин 1920 елдан башлап Кәшафетдиннең һәм аның хатын-балаларының кая киткәннәрен, нинди хәлдә булганнарын белмим."
Кәшафетдин күпчелек әсәрләрендә бу әсәрнең язылу вакытын һәм үзенең яшен күрсәтә барган. Мәсәлән, 1897 елда язган бер әсәрендә ул: "утыз өчкә килде яшем", дип белдерә.
Казах совет энциклопедиясенең бишенче томында (314 бит) Кәшафетдин турында мәгълүмат бирелгән. "Кәшафетдин Шаһмәрдән углы - казах акыны. Яшь чагыннан мөселманча язу танып, шәрык әдәбиятын күп укыды. Шәрык әдәбиятындагы сюжетларны казакъча җырлап күп кыйсса-дастаннар язды",- диелгән һәм егермеләп әсәренең исеме китерелгән.
Шунда ук аның, үзе язган үләң һәм тәрҗемәләренә кушып, казахның үз галимнәреннән Ибрай Алтынсарин, Абай әсәрләрен дә халыкка аңлатуы әйтелгән, "яшьләрне укырга, һөнәргә, гадел, кешелекле булуга чакырды", - дип язылган.
Әмма шуны әйтеп үтәргә кирәк, энциклопедиядә Кәшафетдиннең якынча туган елы итеп 1840 ел күрсәтелгән. Бу дөрес түгел. Инде ачыклаганыбызча, ул 1864 елда туган. Үлү елы итеп 1910 ел куелган. Бу урында да хата киткән, истәлекләрдән күренгәнче, ул әле революция елларында, ягъни 1919-1920 елларда да исән булган.
Кәшафетдин Шаһмәрдән углының әсәрләре белән өстән-өстән генә танышканда да, аны тормыштагы күренешләрне пассив күзәтүче итеп кенә түгел, ә бәлки кешеләргә аң-белем бирергә тырышучы, мәгърифәтчелек карашларын алга сөрүче итеп тә сиземлисең, аның күп өлкәдән мәгълүматлы кеше булуына шигең калмый. Тәрҗемә әсәрләренең ахырларына ул "җир хакында", "кеше тәне хакында" һ.б. исемдәге кушымталар өстәгән. Болар барысы да аның астрономиядән, анатомиядән дә шактый хәбәрдар булуы турында сөйли. "Кыйссаи Гали" әсәренең соңында ул ачык төрки телдә 8 битлек "Әл-гыйбад" исемле мөселман дөньясында мәшһүр кешеләрнең үлгән елларын күрсәткән библиографик белешмә бирә.
Кәшафетдин Шаһмәрдән улы әл-Минзәләви татар һәм казах халыкларының рухи хәзинәсе чыганаклары башланган чишмәләрдән һәрдаим иҗади көч алган, алар аның каләменә бетмәс-төкәнмәс сюжетлар, эчтәлекләр биргәннәр.
Менә шуның өчен дә казах халкы аны үз акыны итеп хөрмәт иткән, бөек шагыйрь Кунанбаев та аның турында югары фикердә булган. Казах галиме Бөркет Исхаков аның исеме белән "китапчы акыннар" сафын башлап җибәрә.
Аның әсәрләре үз чорының мәгълүм истәлекләре булып бүген дә тарихи әһәмияткә ия. Ул казахлар арасында ислам динен таратуга һәм аны ныгытуга да тырышлык куя. Без аның эшчәнлеген өйрәнергә, тугандаш халыклар арасындагы әдәби һәм рухи багланышлар сәхифәсендә аның урынын ачыкларга тиешбез.
Дамир Гарифуллин
Мәсхүдә. Атасы Сөлек авылының башкордI Кәшафетдин Шаһмәрдән утлы Гыйбадуллин. Анасы Хәсәнә (Хәенә) Закирҗан кызы. Ошбу 1892 нче елда августның 13 нче көнендә Семипулатский область, Каркаралы шәһәрендә вөҗүдә килгән.
1898 нче елда, 29 нче ноябрьдә Каркаралыда БикмәтовныңII мулласы Кәшафетдин Шаһмәрдән углының баласына Мәмдүх дип исем куйдым мән мулла Хәйрулла Габидулла углы.
Бу кәгазьләр Сарман якларында табылган борынгы язма китаплар эчендә сакланган. Авторның шәхси архивыннан алындылар.
I "Башкорт" сословиесе күздә тотыла.
II Бикмәтов - Каркаралы шәһәрендә мәчет тотучы бер бай. Кәшафетдин күп еллар буена шул мәчеттә мулла һәм мәдрәсәсендә мөдәррис булып торган.