Уфа губернасы Бәләбәй өязе Ярмунча авылы тарихыннан

УДК 94 (470.41)
Уфа губернасы Бәләбәй өязе Ярмунча авылы тарихыннан
Т. Т. Кәримов,
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты,
Казан шәһ., Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе
From the history of the village of Yarmunchino, Belebeevsky district, Ufa province
Т. Т. Karimov,
Sh. Mardzhani Institute of History, the Academy of Sciences
of the Republic of Tatarstan,
Kazan, the Republic of Tatarstan,
the Russian Federation
Аннотация
Статья посвящена истории деревни Ярмунчино, которая насчитывает почти три столетия. Деревня расположена в Туймазинском районе Республики Башкортостан и была основана в 1738-1745 гг. на территории Канлинской поземельной волости. Ярмунчино считается одним из средних поселений региона по величине. Особое внимание в статье уделяется социально-экономическому положению деревни и анализу подворных карточек 1917 г., которые хранятся в Национальном архиве Республики Башкортостан. Кроме того, история Ярмунчино исследуется на основе рода жителя этой деревни Вакиля Вафина.
Abstract
The article is devoted to the history of the village of Yarmunchino, which dates back almost three centuries. The village is located in the Tuymazinsky district of the Republic of Bashkortostan and was founded in 1738-1745. on the territory of the Kanlinsky land volost. Particular attention in the article is paid to the socio-economic situation of the village and the analysis of household cards of 1917, which are stored in the National Archives of the Republic of Bashkortostan. In addition, the history of Yarmunchino is explored based on the family of a resident of this village, Vakil Vafin.
Ключевые слова
Белебеевский уезд, Вакиль Вафин, Канлинская поземельная волость, тептярское сословие, Туймазинский район, Ярмунчино.
Keywords
Belebeevsky district, Vakil Vafin, Kanlinsky land volost, Teptyar estate, Tuymazinsky district, Yarmunchino.
Елгалар чишмәләрдән барлыкка килгән кебек, зур тарих та авыллардан башлана. Авыллар – илебез һәм нәселләребез тарихының аерылгысыз өлеше. Нәселләрне өйрәнгәндә, барлаганда ил-авыл белән бәйле вакыйгалар читтә кала алмый: бабаларыбыз кайсы чорларда яшәгән, алар нинди вакыйгалар шаһиты булган, болар барысы кызыклы да, гыйбрәтле дә. Шуңа да бу мәкаләне әзерләгәндә Ярмунчада туып-үскән Вәкил Вафин нәселенә игътибар иттек.
Ярмунча – Туймазы төбәгендәге борынгы авылларның берсе. Авыл Канлы җир олысы биләмәләрендә унсигезенче гасыр уртасындарак барлыкка килә. Татарлар монда җир хуҗалары (биләмәчеләр) белән килешү нигезендә килеп утыралар. Бу вакытта алар ясаклы татар сословиесендә булсалар, гасыр ахырында типтәр сословиесендә теркәлә башлыйлар. Аларның биләмәчеләр белән кайчан килешү төзүләре турында ике чыганак сөйли.
Ярмунчага нигез салучыларның Канлы җир олысы биләмәчеләре белән 1738 елның 8 февралендә һәм 1745 елда килешү төзүләре мәгълүм1. Тагын бер чыганак, 1738 елны телгә алмыйча, Ярмунча кешеләренең биләмәчеләр белән 1745 елда килешү төзүләрен күрсәтә2. Шулай итеп, ике чыганакка таянып, авылның 1738-1745 елларда барлыкка килүен раслыйбыз. Сүз уңаеннан әйтик, Ярмунча белән бер чорда типтәр сословиесендәге татарлар шул ук Канлы олысы биләмәчеләре белән килешү төзеп, тагын Богады (1738 елның 8 февралендә килешү төзиләр), Сабанай, Илчембәт, Сынны һәм Актау (1740 елның 25 февралендә), Ишмәт һәм Төпкилде (1740 елның 24 мартында), Кандра-Әмин һәм Иске Кандра (1745 елның 1 августенда һәм 1748 елның 19 апрелендә), Шланлыкүл (1755 елда), Мостафа (1749 елда) һәм Якшый (1749 елда) авыллары җирләренә дә килеп утыралар. Бу хакта югарыда телгә алынган чыганакка таянып әйтәбез. Иске Кандраны исәпләмәгәндә (авыл 1716 елда барлыкка килгән), алар бу авылларга нигез салучылар итеп карала ала.
Авыл һәм аның 20 ир-ат ясаклы татарлары беренче тапкыр III ревизия (1762 ел) материалларында теркәлә. Кече Ногыш елгасы буенда урнашкан Ярмунча авылы исемлегендә беренче булып Мөслим Әлкәев (60 яшь) һәм аның улы Бикмөхәммәт (6) теркәлгән. Аннан соң исемлектә 1755 елда вафат булган Мәүлет Ишкининның улы Мәмәш (30 яшь), Мәмәшнең уллары Юлдаш (13) һәм Яныш (7) күрсәтелә.
Өченче булып исемлектә Абдүк Котлыев (65 яшь), аның улы Габдрахман (41), Габдрахманның уллары Габдрәшит (12), Габдессәлам (10) һәм Биккенә (1 ай) тора. Абдүк белән Габдрахман – язмабыз башында телгә алынган Вәкил Вафинның ерак бабалары.
Сүз уңаеннан әйтик, Абдүк – Габдулла исеменең диалекталь варианты. Авыл халкы исемнәрне әнә шулай кыскартып әйтә торган булган.
Алга таба исемлектә Иман Илмәтов (55 яшь), аның уллары Мөхсин (22) һәм Мөэмин (8), Мөхсиннең улы Бикбау (1 айлык) күрсәтелә. Шул ук биттә Тукчура Исмаков (26), аның улы Мәксут (4) һәм 26 яшьлек Чурагол Миңлебаев та теркәлгән. Ике кеше – Исмакай Минатаров һәм Смакай Минатаров – авылда яшәп вафат булганнар, беренчесе 1747 елда, икенчесе 1750 елда, соңгысының нәселе калмаган. Исемлек Ярмунчага Иске Чыпчык авылыннан (Оса даругасына карый) күчеп килгән кешеләр белән тәмамлана. Болар – Уразай Әҗмиев (32 яшь), Алпаут Әҗмәков (29), Исай Дусаев (1752 елда вафат булган) һәм Бакай Уразаев (7; ул Уразай Әҗмәковның улы булырга мөмкин). Исемлекне раслап авыл кешеләре исеменнән Габдрахман Әбрәков һәм староста Иман Илмәтов үзләренең нәсел тамгаларын салганнар3.
Сүз уңаеннан әйтик, Иман Илмәтовның тамгасы Абдүк Котлыевныкы белән тәңгәл килә. Димәк, Иман Илмәтов белән Абдүк Котлыев бер нәселдән булып чыга.
Ярмунчада исәп буенча IV ревизия 1782 елда була. Бу вакытта анда 61 ир-ат һәм 57 хатын-кыз теркәлә4. Әмма бу ревизиянең документлары тулы сакланмаган, шуңа күрә ул чорда яшәгән кешеләрнең исемнәрен атап булмый.
Ярмунча авылы кешеләре икенче тапкыр V ревизия (1795 ел) документында теркәлә. Авыл элеккечә Ырынбур губернасының Бәләбәй өязенә керә, бу вакытта анда типтәр сословиесендәге 87 ир-ат һәм 97 хатын-кыз яши. Әлеге исемлек зур, анда югарыда әйтелгән III ревизия (1762 ел) вакытында теркәлгән кешеләрнең күпчелеген күрергә мөмкин. Аларның кайберләре 1762 елда бала гына булсалар, 1795 елда инде үз гаиләләре белән яшиләр. Менә бер генә мисал.
Исемлектә тол хатын Хәнифә Тукмәт кызы (аңа 1781 елда 60 яшь, 1785 елда мәрхүм булган), аның уллары Габдерәшит (44 яшь), Биккенә (33), Рәҗәп (31), Габделваһап (28), Әҗборһан (бу документта Аспухан дип күрсәтелгән; 23 яшь), Сәетборһан (документта исеме «Сейрбухан» дип бозып язылган; 22 яшь) Габдрахмановлар, кызлары Бәлхиҗа (1790 елда Актау (документта Актово) авылы типтәренә кияүгә чыккан) һәм Хаҗәр (1790 елда Кандра авылы типтәренә кияүгә чыккан) күрсәтелә5.
Габдрахманның уллары Габдерәшит белән Биккенә III ревизия (1762 ел) вакытында теркәлгән иде, димәк, 1762 елдан соң аның Хәнифә Тукмәт кызы белән гомер иткәндә тагын дүрт улы дөньяга килгән, ә ул үзе мәрхүм булган. Шул дүрт улның берсе – Сәетборһан Габдрахманов – Вәкил Вафинның бишенче буын бабасы. Сәетборһан V ревизия (1795 ел) вакытында өйләнмәгән була, ә менә аның туганнарының гаиләләре була, документта алар турында да мәгълүмат бирелә.
Авылның үткән чорлары – нәселләр тарихы. Нәселләр үрчи-үрчи, авыл да зурая. 1762 ел белән чагыштырсак, 1795 елда Ярмунчада яшәүчеләрнең дүрт тапкырдан артыгракка күбрәк булуын күрәбез. Авылның шул кадәр зураю сәбәбе нәрсәдә? Ревизия исемлеген җентекләп өйрәнсәк, анда өч төркем халыкны күрербез. Беренче төркем авылга нигез салучылар нәселләреннән тора һәм 74 ир-ат һәм 83 хатын-кыз тәшкил итә. Икенче һәм өченче төркемнәргә монда 1762-1781 еллар арасында күчеп килүчеләр керә. Болар – бертуган Чурабай һәм Габит Мокаевлар (5 ир-ат һәм 7 хатын-кыз; икенче төркем), Габделгафар Ягъфәров, Габделмәҗит Сөешев һәм башкаларның гаиләләре (8 ир-ат һәм 7 хатын-кыз; өченче төркем)6.
1795 елга караган мәгълүматлар шулай ук Россиянең борынгы актлар дәүләт архивында сакланучы документта да бирелә. Әлеге чыганакта Ярмунчада 87 ир-ат һәм 97 хатын-кыз (25 хуҗалык) яшәве күрсәтелә7. 1795 елдан соң, чираттагы ревизия 1811 елда үткәрелә. Әлеге исәп буенча VI ревизия авылда 101 ир-атны терки, хатын-кызлар исемлеккә кертелми, шуңа күрә аларның күпме булуын чамалап кына әйтергә була8.
Нәселләр элек ничек булса, бу юлы да шул тәртиптә биреләләр. Мәсәлән, дүртенче сан белән Габдерәшит Габдрахманов (аңа 60 яшь), аның гаиләсе һәм бертуган энеләре Биккенә (49), Рәҗәп (47), Гаделваһап (44), Әҗборһан (документта Аспухан; 39), Сәетборһан (38) һәм аларның уллары күрсәтелә. Сәетборһанның бу вакытта Әбуталип (8 яшь) исемле бер генә улы була. Әлеге Әбуталип Сәетборһанов – Вәкил Вафинның дүртенче буын бабасы.
Башкорт төбәгендәге фетнәләр хакимиятне мондагы халыкларны даими хәрби-казак күзәтүе астында тоту кирәклегенә этәрә. 1798 елның 10 апрелендә төбәк белән идарә итүнең кантон системасы кертелә. Барлык территория хәрби округларга (кантоннарга) бүленә. Кантон үз чиратында вак административ берәмлекләрдән – юрталардан торган. Әлеге система кертелү белән башкорт һәм мишәрләр хәрби сословие (казак) саналып, махсус төзелгән башкорт-мишәр гаскәрләре командованиесенә буйсына башлый. Хәрби хезмәт аларның төп вазифасына әйләнә, тулысынча үз исәпләренә башкарыла. Алар ел саен чират буенча казак хезмәтенә, Россиянең көньяк чикләрен сакларга чакырылганнар. Типтәр сoслoвиeсендәге ир-атлар исә Oрeнбург шәһәрендәге икe мeң атлы типтәр пoлкына чират буeнча хәрби хeзмәткә алынганнар, пoлк чыгымнарын түләргә мәҗбүр итeлгәннәр.
Сүз уңаеннан әйтик, кантон системасы 1864 елга кадәр яши, ул бетерелгәнче типтәрләр дә 1855 елдан башкорт-мишәр гаскәрләре командованиесенә буйсындырылып, яңа башкортлар булып китәләр. Бабайларыбызның үз сословиесен күрсәткәндә типтәрдән башкорт (башкиры из тептяр) дип язулары да шуннан.
Ярмунчага кайтыйк. VI ревизиядән соң күп вакыт үтми, 1816 елның февралендә исәп буенча VII ревизия булып уза. Бу вакытта авылда 42 хуҗалык исәпләнә9. Авылда 26 ир-аттан һәм 30 хатын-кыздан торган 8 хуҗалыкта Вәкил Вафин нәселе кешеләре яши. Димәк, аның нәселе Ярмунчада нык тармакланган, зур урын тоткан нәселләрнең берсе. Әлеге нәсел кешеләре 10-17 нче саннар астында бирелгән. Габдрахманның улларының һәм оныкларының исемнәре-гаиләләре түбәндәге тәртиптә бирелгән: Габдерәшит Габдрахманов (64 яшь), Габделсалих Габдерәшитов (35), Габделхәер Габдерәшитов (42), Биккенә Габдрахманов (53), Рәҗәп Габдрахманов (51), Габделваһап Габдрахманов (48), Әҗборһан Габдрахманов (документта Аспухан; 43), Сәетборһан Габдрахманов (42). Сәетборһан Габдрахмановның гаиләсендә хатыны Гөлзаһирә (35 яшь), уллары Әбуталип (12), Госман (3), Локман (документта хата киткән, «Нгуманъ» дип язылган; 1 яшь) теркәлгән.
1834 елда Ярмунчада 42 хуҗалык, 151 ир-ат һәм 144 хатын-кыз исәпләнә. Сәетборһан Габдрахмановның гаиләсендә хатыннары Гөлзаһирә (50 яшь) һәм Фатима (40), уллары Әбуталип (40), Госман (21), Локман (19 яшь; барысы да беренче хатыннан), Мөхәммәтвәли (11), Арслангәрәй (3) һәм Муллагали (1 атналык), кызлары Шәмсекамәр (16; беренче хатыннан), Хәдичә (9) һәм Мәгрифә (6; барысы да беренче хатыннан), киленнәре Бәдиголҗамал (25; Әбуталипның хатыны) һәм Садыйкасафа (20; Госманның хатыны) теркәлгән.
Ярмунча авылының тирә-ягы файдалы казылмаларга да бай булган. Монда Осокин фамилияле эшмәкәрнең бакыр рудниклары урнашкан. Бакыр рудасын аның хөкүмәт указы белән беркетелгән үз эшчеләре Югары Троицк заводына көне-төне атлар белән ташыганнар. Архив документында Ярмунча җирләрендә бакыр рудасының ике ятмасы булу турында әйтелә. Беренчесе 1811 елда, икенчесе 1820 елда рәсми рәвештә теркәлә10. Кайчандыр руда чыгарылган бу урыннарны җирле халык әле дә булса белә икән. Аларны куе агач-куаклыклар басып киткән, бераз чокырлырак булып торган ул урыннар инде җир белән тигезләнеп бара. Әйтергә кирәк, Бәләбәй өязендәге тагын ике бакыр эретү заводының (Түбән Троицк, Өсән-Ивановский) хуҗасы Осокин булган. 1836 елда прапорщик Г. И. Осокин үзенең әлеге өч заводын поручик Д. Е. Бернардакига сата. Түбән Троицк заводы 1842 елда эшләүдән туктый, ә калган заводларда елына 11 мең пот (176 тонна) чиста бакыр җитештерелгән. Аның 10 проценты Екатеринбургның монета дворына акча сугарга җибәрелгән, калган өлеше Ниҗгар (Түбән Новгород) ярминкәсендә сатылган. 1866 елда Д. Е. Бернардаки үз заводларын казнага сата11.
1850 елда Ярмунчада 215 ир-ат һәм 204 хатын-кыз теркәлә. Шуларның берничәсе (3 ир-ат һәм 1 хатын) 15нче типтәр командасына карый һәм Нөрәй авылында (хәзерге Шаран районына карый) исәпләнә12.
Тагын тугыз елдан Ярмунчада 37 хуҗалык, 247 ир-ат һәм 227 хатын-кыз исәпләнә. Ревизия документында Вәкил Вафинның бишенче буын бабасы Сәетборһан Габдрахмановның 1850 елда 76 яшьтә вафат булуы хакында әйтелә. Аның хатыны Бибифатима Габдерәшит кызы (65 яшь 1859 елда), уллары Локман (44), Мөхәммәтвәли (35), Арслангали (28), Муллагали (25), Якуп (20), Таһир (16), киленнәре, оныклары һәм оныкалары кала. Сәетборһанның өлкән улы Әбуталип Сәетборһанов (55) аерым яши, аның гаиләсендә хатыны Бәдиголҗамал Сәйфулла кызы (50), уллары Мөхәммәтлатиф (29), Мөхәммәтгәрәй (26), Гыймадетдин (21), Шәйхетдин (18), Шәрәфетдин (9) теркәлгән. Мөхәммәтлатифның хатыны Мәхбубҗамал Габделхәким кызы (29), уллары Мөхәммәтсафа (10), Мөхәммәтвафа (7) һәм Мөхәммәтсадык (2), кызлары Мәнсуфъҗамал (15), Хөббениса (13), Миңлебикә (2) һәм күпсанлы нәселдәшләре күрсәтелә13.
Мөхәммәтвафаның балалары Вафин фамилиясендә теркәлә, совет чорында әлеге фамилия нәсел фамилиясенә әйләнә. Аңа чаклы ата кешенең исеме фамилия булып язылып килсә, 1917 елдан соң бу тәртип бетерелә, фамилия 1917 елда ничек язылган, алга таба да үзгәртелмичә шулай язылырга тиеш була.
1865 елда Оренбург губернасын административ-территориаль яктан үзгәртеп, элек аның составына кергән Бәләбәй, Бөре, Минзәлә, Стәрлетамак, Уфа өязләреннән Уфа губернасы оештыралар. Шул чордан башлап, Ярмунча даими рәвештә шул губернага карый һәм элеккечә Бәләбәй өязе составында исәпләнә.
1870 елда 74 хуҗалык, 267 ир-ат һәм 247 хатын-кыз яши. Мәчет, аның каршында мәктәп эшли14.
Мәчет һәм мәктәп дигәннән, күп гасырлык тарихыбызда диннең роле әйтеп бетергесез зур булуын күрсәтеп үтү кирәктер. Гореф-гадәтләребезне саклауда, белем бирүдә, милли рухны ныгытуда дин әһелләре искиткеч зур эш башкара. Шуңа күрә дә алар аерым игьтибарга лаек. Ярмунчада мәчет авылга нигез салынган чорда, XVIII гасыр урталарында барлыкка килә. Беренче дин әһелләре турында мәгълүматлар сакланмаган. Бары тик XIX гасыр – XX гасыр чыганаклары гына Ярмунчаның дини-мәдәни тормышын күзалларга ярдәм итә. Кайбер мәгълүматларга кыскача тукталып үтик.
1867 елгы документтан күренгәнчә, Әхтәм Бикмөхәммәтов 1836 елның 10 декабрендә имам һәм мөгаллим вазифасына расланып, Ярмунча мәчетендә хезмәт итә башлый. 1851 елның 24 августыннан Хөснетдин Камалетдинов та шул ук вазифаларны башкара. Алар хезмәт иткән чорга караган документларның берсендә Ярмунчада 247 ир-ат һәм 227 хатын-кыз күрсәтелә15. XIX гасыр урталарына Ярмунча мәчете бик искергән була, ә аны яңартыр яисә яңадан салу өчен хакимияттән рөхсәт алу таләп ителә. Шуңа да, 1864 елда авыл халкы мәчетне ремонтларга рөхсәт сорап Ырынбур губерна идарәсенә мөрәҗәгать итә. Бу уңайдан язган гаризага авылның барлык диярлек ир-атлары тамгаларын куялар. Документта Вәкил Вафинның бабалары Әбуталип Сәетборһанов белән Мөхәммәтлатыйф Әбуталиповларның исем-фамилияләрен дә күрәбез16.
Югарыда телгә алынган имамнар җитмешенче елларга чаклы хезмәт итәләр. 1872 елның 13 сентябреннән Ярмунча мәчетенә имам һәм мөгаллим вазифасына Ногъман Габделсаттаров раслана. Әйтергә кирәк, аның улы Мөхәммәтзакир Ногъманов та дин юлыннан китә, 1908 елның 18 августенда имам шаһәдәтнамәсен ала (Мөхәммәтзакирның улы да гомерен дингә багышлый, 1921 елдан мөәзин булып хезмәт итә).
Шул ук мәчеткә 1879 елда имам-хатыйп һәм мөдәррис булып Шаһивәли Габделхәбиров килә. Ул үзе тумышы буенча Учтым (хәзерге вакытта Бакалы районына керә) авылыннан була, озак еллар хезмәт итеп, 1904 елның гыйнваренда мәрхүм була17. Аның улы Мәкәрим Шаһивәлиев та әтисе юлыннан китә. 1904 елның 17 августенда ул хатыйплыкка указ ала, соңыннан (1920 елның октябрендә) икенче мәхәлләгә күчә. Мәчеттә имамнардан тыш, мөәзин дә була. Бу вазифаны 1871 елның 30 сентябреннән 1922 елга чаклы Исхак Әбүзәров башкара18.
Авыл хуҗалыгы, тормыш рәвеше тасвирланган басма чыганаклар сирәк очрый, шуларның берсе 1896 елга карый. Аны, тәрҗемә итмичә, орфографиясен һәм стилен саклап, укучылар игътибарына тәкъдим итик: «Д. Ярмунчина – по скату при р. Малый Нугуш, на которой имеются мельницы, и небольшой речке Ярмунчино. Наделъ въ одном месте; окружает селение. Изменения в угодьяхъ: степь, часть выгона и леса распаханы. Поля по возвышенности со склонами на С и Ю, до 3 верстъ от селения. Почва – черноземъ. Выгонъ гористый по кустарнику. Кустарникъ на С надела, въ 1 участке»19. Әлеге чыганактан аңлашылганча, авылның табигатендә үзгәрешләр булган: җиргә ихтыяҗ артканлыктан, тирә-як урманнар киселгән, сөрүлекләргә әйләндерелгән. Сөрүлекләр тагын дала һәм көтүлек мәйданнарын киметү исәбенә дә арттырылган.
Егерменче гасыр башында авылда 158 хуҗалыкта 481 ир-ат һәм 487 хатын-кыз яши. Ярмунча 40 авылдан торган, 29 820 кеше яшәгән Богады олысына керә. Ул олыс үзәгеннән – 15, өяз үзәге Бәләбәйдән 60 чакрым ераклыкта урнашкан20.
Авыл зурайганнан-зурая, көн кадагына икенче мәчет салу турында мәсьәлә килеп баса. Рөхсәт сорап, авыл халкы Уфа губерна идарәсенә мөрәҗәгать итә һәм бу үтенеч канәгатьләндерелә. Ниһаять, 1908 елда Ярмунчада икенче мәчеткә нигез салына. 1912-1913 елгы хуҗалыклар исәбен алу вакытында Ярмунчада 189 типтәр (545 ир-ат һәм 529 хатын-кыз, барлыгы 1 074 кеше) хуҗалыгы теркәлә. 89 ир-ат һәм 85 хатын-кыздан торган 34 хуҗалыкның җире булмый. Хуҗалыкларның җире 1897 дисәтинә тәшкил итә. Шуның 1367 дисәтинәсен – сөрүлекләр, калганын урман (200 дисәтинә), көтүлекләр (166), йорт яны җирләре (53) алып тора. Барлык җирләрнең 1786 дисәтинәсе эшкәртер өчен уңайлы, 111 дисәтинәсе уңайлы булмаган санала.
Җирнең күләме хуҗалыкларга карап шактый аерыла. Дүрт хуҗалыкның җире 3 дисәтинәдән 5 дисәтинәгә кадәр була. 90 хуҗалык 5,01дән 10 дисәтинәгә кадәр җир били. 10,01дән 15 дисәтинәгә кадәр җире булганнар 45 хуҗалык тәшкил итә. 15 хуҗалыкның 20,01дән 30 дисәтинәгә кадәр җире була. Тагын 1 хуҗалык 30 дисәтинәдән күбрәк җирдән файдалана. Авылда 2 458 баш мал-туар (шул исәптән 323 эш аты, 263 сыер) була21.
Россия тарихында тирән эз калдырган 1917 елны Ярмунча уртача зурлыктагы авыл буларак каршылый. Яңа гына хакимияткә килгән Вакытлы хөкүмәт шул елны хуҗалыклар исәбен алуны оештыра. Сан алу вакытында һәр хуҗалыкка карточкалар тутырыла, соңыннан алар архивка тапшырыла. Әлеге документларны өйрәнгән тарихчылар М. И. Роднов һәм О. И. Дудина исәпләвенчә, 1917 елда Ярмунчада 192 типтәр хуҗалыгы, 1 189 ир-ат һәм хатын-кыз исәпләнә22.
Бу чорда авылның иң хәлле кешеләре, икенче төрле әйткәндә, кулаклары булып бертуган Шәфыйковлар тора. Аларның иң өлкәне – Шәфыйков Фәррахетдин (65 яшь). Аның 6 эш аты, 3 сыеры, башка мал туары (47 баш), 2 оя умартасы, 2 бер төрәнле тимер сабаны, җилгәргече була. Ул 30,75 дисәтинә җирдән (шуның 21,75 дис. чәчүлекләр) файдалана (шуның 14,64 дисәтинәсе үзенеке санала, калганы арендага алынган). Хатыны (63 яшь), 3 улы (32, 28 һәм 25 яшьләрдә; икесе мобилизацияләнгән), 2 килене, оныкчасы белән яши.
Фәррахетдиннең туганнары мал-мөлкәт ягыннан абыйсыннан шактыйга калыша. Шәфыйков Сәхибгәрәй (56 яшь), 3 эш аты, 3 сыер (барлык маллары 45 баш) асрый, 1 оя умарта тота, 18,25 дисәтинә (шуның 14,75 дисәтинәсе чәчүлекләр) җир эшкәртә. Шәфыйков Сәлимгәрәй (50 яшь) 2 эш аты, 2 сыер (барлык маллары 45 баш) асрый, 12,07 дисәтинә (шуның 8,07 дисәтинәсе чәчүлекләр) җирдән файдалана.
Алдарак телгә алынган дин әһеле Мәкәрим Шаһивәлиев (36 яшь) тә 1917 елда авылда бай тормышта яшәүчеләрдән санала. Аның 4 эш аты, 3 сыеры, башка мал-туары (барысы 43 баш), 3 умартасы, бер төрәнле тимер сабаны, җилгәргече була. Ул 28 дисәтинә җирдән (7 дисәтинәсен арендага алган, калганы үзенеке һәм мулла вазифасын башкарганы өчен авыл җәмгыяте бүләк иткән җирләр) файдалана, аның 19,75 дисәтинәсен чәчүлекләр алып торса, 8,25 дисәтинәсе парга калдырылган. Бу вакытта ул хатыны (23 яшь), улы (2), 2 кызы (11 һәм 4 яшьләрдә), әнисе һәм туганнары, эшчесе белән яши.
Авылда ике дистәдән артык хуҗалык урта хәлле санала. Аларның берничәсен атап үтик. Хәбибуллин Гыйззәтулланың (75 яшь) 13,84 дисәтинә җире (шуның 10,09 дисәтинәсендә чәчүлекләр), 3 эш аты, 2 сыеры, 9 оя умартасы була. Ганиев Мәсәлим 12,83 дисәтинә җирдән (шуның 9,58е чәчүлекләр) файдалана, 3 оя умарта тота, күп мал-туар асрый. Низаметдинов Хөснетдин (38 яшь) 12,06 дисәтинә җир эшкәртә (шуның 8,76 дисәтинәсе чәчүлекләр), 2 оя умарта тота. Баязитов Әхмәтлатыйпның (33 яшь) 11,08 дисәтинә җире, тимер сабаны һәм җилгәргече була, ат һәм 2 сыер асрый. Кайбер авылдашлары кебек, умартачылык (15 оя) белән дә шөгылләнә. Үз хуҗалыгына эшче яллаган, балаларын карауны да кешегә кушкан. Усманов Вилдан (75 яшь) 4 ат, 2 сыер асрый, 8,75 дисәтинә җирдән (шуның 7,5 дисәтинәсе чәчүлекләр) файдалана, 28 оя умарта (бу авылда иң зур күрсәткеч) тота. Фазуллин И. 15,55 дисәтинә җир (10,75) эшкәртә.
1917 елгы документта Вәкил Вафинның атасы ягыннан бабасы Мөгалим Вафин турында да мәгълүмат бирелә. 1917 елда аңа 37 яшь була, ул беренче бөтендөнья сугышына мобилизацияләнгән. Йортта аның хатыны (аңа 30 яшь), 3 улы (беренчесенә 12 яшь, икенчесенә – 8, өченчесенә – 7) һәм кызы (4 яшь) кала. Ул уҗым арышы (1 дисәтинә.; 1 дисәтина=1,09 га), тары (0,5 дис.), солы (0,25 дис.), карабодай (0,25 дис.) чәчкән һәм бәрәңге (0,08) утырткан. Барлык чәчүлекләр 2,08 дисәтинә мәйданны биләгән, 1 дисәтинә басуны парга калдырылган. Сөрүлекләр белән яткын җирләр, шулай итеп, 3,08 дисәтинә тәшкил иткән, шуның 2 дисәтинәсе арендага алынган. Хуҗалыкта 6 баш сарык була.
Бу документта Мөгалимнең улларының яшьләре генә күрсәтелә. Башка чыганакларга таянып, аның беренче улы Газим булуын беләбез. Ул 1906 елда туган, шәҗәрә буенча Вәкил Вафинның атасы була.
Әлеге хуҗалыклар санын алу документлары Мәгалимнең Мөхәммәтвафаның өлкән улы булуын күрсәтә. Мәгалимнән башка, Мөхәммәтвафаның тагын бер улы аерым хуҗалык булып яши. Бу – хатыны (аңа 25 яшь) һәм ике кызы белән (зурысына – 5 яшь, кечесенә – 4) яшәүче 32 яшьлек Закир Вафин. Закирның 9 баш малы (шул исәптән 2 ат һәм сыер) һәм 1,1 дисәтинә чәчүлекләре була, алар арендага алынган басуларда урнашкан (аның үз җире булмый).
Мөхәммәтвафаның калган алты улы атасының йортында бер хуҗалык булып яши. Хуҗалык башлыгы итеп 23 яшьлек Нигъмәтҗан Вафин теркәлгән, чөнки аның өч абыйсын (беренчесенә – 35 яшь, икенчесенә – 26, өченчесенә – 21) бу вакытта Беренче бөтендөнья сугышына алганнар. Йортта Нигъмәтҗан үзе, анасы (65 яшь), хатыны (20), энеләре (беренчесенә – 17 яшь, икенчесенә – 15), килене (27), абыйсының улы (5) һәм кызлары (7 һәм 1 яшь) калган. Хуҗалыкның бер төрәнле тимер сабаны, умартасы (1 оя), 23 баш малы (шул исәптән 3 аты һәм 3 сыеры) була. Алар уҗым арышы (3,5 дисәтинә), карабодай (2 дис.), тары (1 дис.), солы (1 дис.), борай (0,5 дес.) чәчкәннәр, бәрәңге (0,08 дис.) утыртканнар. Барлык чәчүлекләр 8,08 дисәтинә мәйданны алып торган, 4 дисәтинә басу парга калдырылган. Шулай итеп, сөрүлекләр һәм яткын җирләр 12,08 дисәтинә (шуның 4 дисәтинәсе арендага алынган) тәшкил иткән.
Бу мәгълүматлар әлеге нәселнең хәлле яшәвен, үзен тулысынча икмәк (хуҗалыкның төп ихтыяҗлары өчен 3 дисәтинә яисә аннан бераз артыграк мәйданның уңышы җитә) һәм терлекчелек продуктлары белән тәэмин итүен күрсәтә. Бөртеклеләрне зур күләмдә игү уңышның бер өлешен сатып, шактый зур табыш алырга мөмкинчелек биргән. Югарыда бай һәм урта хәлле кешеләрнең умарта тотуларына игътибар иттек. Гомумән, авылда умартачыларның күп булуы күзгә ташлана. Шәйхетдинов Әхмәтдин (38 яшь) – 20, Низаметдинов Фәсхетдин (53) – 10, Хәбибуллин Заһидулла (36) – 7, Габдерәкыйпов Муллагалим (45) – 5, Әбүзәров Исхак (69) 2 оя умарта тота. Тагын дистәгә якын хуҗалыкның берешәр оя умартасы була. Шул ук вакытта авылда ярлы хуҗалыклар да шактый була. Аларның җире аз (3 дисәтинәдән ким) яисә бөтенләй булмый. Мәсәлән, Исхаков Сәхабетдиннең (30 яшь) җире бөтенләй булмый, үзе мобилизацияләнгән, авылда 25 яшьлек хатыны, 4 яшьлек улы калган.
Ярлы хуҗалыкларның күпчелеге нинди дә булса һөнәр үзләштергән яисә бай һәм хәлле авылдашларына ялланып эшләү җаен тапкан. Иң киң таралган һөнәр булып чабата үрү санала. Менә алар чабатачылар: Әһлиуллин Хәмидулла (67 яшь), Бәдретдинов Фәрхетдин (28), Баһаутдинов Муса (63), Вәлиуллин Әюп (47), Габделгалимов Миңлеәхмәт (70), Галиуллин Сөнәгатулла (57; 14 яшьлек улы да чабатачы), Гыйбадуллин Мөхәммәтзариф (75), Зәйнегабдинов Гыйлаҗетдин (60), Сәгдетдинов Тәһаутдин (чыганакта «Таухетдин», 43 яшь; җире юк), Сәлимгәрәев Дәүләтгәрәй (46), Сәйфуллин Камалетдин (аның 5 оя умартасы да бар), Шиһабетдинов Батыргали (70), Хәбибуллин Хәкимулла. Әхмәтгалин Фазлыәхмәт (67 яшь) итекче буларак билгеле. Котлыәхмәтов Хаҗиәхмәт (26) тәгәрмәчләр ясау остасы булган. Мөхәммәтвәлиев Шаһгали (Шагали; 68) бер ташлы тегермән тота23.
Патшаны бәреп төшерү, Русия хакимиятенә Ленин җитәкчелегендәге большевиклар килү авылдагы тормыш агышына да йогынты ясамый калмый. Игенче түземлек белән вәгъдә ителгән җир реформасын көтә, илдә барган хәлләрне яхшылыкка юрарга тырыша, матбугат китергән яңалыкларны йотлыгып укый. Гражданнар сугышы бара – зар көтеп алган тынычлык һаман килми. Авыл аша аклар да, кызыллар да үтеп йөри. Июль ахырыннан алып, ноябрьнең соңгы көннәренә кадәр хәзерге Туймазы районы территориясе Колчак гаскәрләре кулында була, декабрьдә Кызыл Армия килә, ә инде 1919 ел башында тагын аклар җиңү яулый. Апрель аенда кызыллар килеп, акларны куа китәләр. Аклар тәмам куылгач кына чын-чыннан Совет хакимияте урнаша, Ярмунчада авыл советы төзелә. Большевиклар хакимияте авыл җирендә яңа тәртипләр урнаштыра башлый. Шуларның берсе «хәрби коммунизм» була. Барысы да бушлай, һәр нәрсә уртак, янәсе. Игенче үзеннән арткан икмәкне юк кына бәягә хөкүмәткә тапшырырга тиеш була. Әмма авыл кешесенең моның белән ризалашасы килми. Менә шуны аңлап, большевиклар 1919 елны кораллы отрядлар («продотрядлар») төзеп, ашлык җыю өчен авылларга җибәрәләр. Йорттан-йортка йөреп, кешеләрнең хәтта симәнәгә дигән икмәгенә чаклы тартып алып, аны олауларга төяп, бүтән тарафларга алып киткәннәр. Туктаусыз сугыштан, талаулардан, салымнардан йончыган халык үз икмәген бушка бирергә теләми. Бакалы ягында, мәсәлән, сәнәк, ау мылтыклары, обрезлар, балта һәм ломнар белән коралланып, «Кара бөркет» восстаниесенә кушыла. Туймазы төбәгендә исә Ярмунчага күрше Бишкурай авылында халык кораллана, каршылык күрсәтергә җыена. Билгеле булганча, 1920 елның февраль-март айларында халык фетнәсе кораллы көч ярдәмендә бастырыла. Илдә тотрыклыкны саклау максатыннан хакимият әнә шундый адымга барырга мәҗбүр була.
1920 елгы халык санын алу вакытында Ярмунчада 197 хуҗалыкта 486 ир-ат һәм 524 хатын-кыз (барысы 1 010 кеше) яши. Ул елның җәе чиктән тыш эссе була, үләт чире таралып, шактый халыкны аяктан ега.
1921 елны игеннәр уңмый, ачлык башлана. Болай да икмәк запасы калмаган халык бик авыр кичерә ачлык афәтен. Кешеләр моңарчы ризык саналмаган агач кайрыларын һәм тамырларын, төрле үләннәрне ашыйлар. Ачлыктан дистәләрчә хуҗалык кырыла. Балаларга өләшенгән Америка паекларын исәпләмәгәндә, читтән ярдәм булмый диярлек. Күп очракта гаиләләр бөтенләй бетә яисә өй башына бер-ике кеше генә кала. Нәтиҗәдә 1926 елда сан алу үткәрелгән вакытта Ярмунчада элеккегедән күпкә аз (барысы 169) хуҗалык исәпләнә. Ул вакытта авыл Бәләбәй кантонының Бүздәк олысына керә24.
Совет хакимияте урнашкач Ярмунчада 1919 елның сентябреннән 4 ел укуга исәпләнгән башлангыч мәктәп эшли башлый. Беренче укытучылар Яушев Гайнелгыйлем Шәрифулла улы (26 яшь) белән Терегулова Мөэминә Муллагали кызы (18 яшь) була. Алар укый-язарга өйрәтәләр, туган тел һәм арифметика фәннәре буенча белем бирәләр. Монда 76 бала (37 малай, 39 кыз) белем ала. Беренче елны нибары 10 дәреслек, 96 бит кәгазь, 50 дәфтәр, 4 ручка туры килә. Икенче елны гына тәэмин итү яхшыра башлый: 244 бит кәгазь, 150 дәфтәр, 12 ручка өләшәләр. Укучылар чабата киеп йөргәннәр. Мәктәпнең үз бинасы булмый, ул арендага алынган салам түбәле кысан йортта урнашкан. Шуның аркасында барлык балаларга да укырга йөрү мөмкинчелеге тудырылмый: 1919-1920 уку елында 29 балага, 1920-1921 уку елында 10 балага бу бәхет тәтеми25.
Менә шулай зур үзгәрешләр алып килгән совет чоры башлана. Кайчан да булса Ярмунчаның бу дәвер тарихы да җентекләп өйрәнелер дип ышанасы килә.
ИСКӘРМӘЛӘР:
1. Малоизученные источники по истории Башкирии. – Уфа, 1986. – С. 116.
2. Башкортстан Республикасы Милли архивы (БР МА), И-10 ф., 1 тасв., 1278 сакл. бер., 19 кгз.
3. Россия борынгы актлар дәүләт архивы (РБАДА), 350 ф., 2 тасв., 3801 сакл. бер., 77-79 кгз.
4. БР МА, И-138 ф., 2 тасв., 35 сакл. бер., 617 кгз.
5. Шунда ук, 34 сакл. бер., 344-344 кгз. арткы ягы.
6. Шунда ук, 342 кгз. арткы ягы.-355 кгз. арткы ягы.
7. РБАДА, 1355 ф., 1 тасв., 929 сакл. бер., 58 кгз.
8. БР МА, И-138 ф., 2 тасв., 97 сакл. бер., 904 кгз.
9. Шунда ук, 154 сакл. бер., 364-367 кгз.
10. Шунда ук, И-2 ф., 1 тасв., 8645 сакл. бер.
11. Гудков Г. Ф., Гудкова З. И. Из истории южноуральских горных заводов XVIII-XIX веков. Часть вторая. – Уфа, 1993. – С. 472-476.
12. БР МА, И-2 ф., 1 тасв., 8864 сакл. бер.
13. Шунда ук, И-138 ф., 2 тасв., 734 сакл. бер., 278-281 кгз.
14. Список населенных мест Российской империи. Т. 35. Уфимская губерния. – Санкт-Петербург, 1877. – С. 46.
15. БР МА, И-295 ф., 3 тасв., 6725 сакл. бер.
16. Шунда ук, 3 тасв., 5846 сакл. бер.
17. Шунда ук, 4 тасв., 11919 сакл. бер.
18. Шунда ук, 2 тасв., 5 сакл. бер.
19. Сборник статистических сведений по Уфимской губернии. Том IV. Белебеевский уезд. – Уфа, 1898.
20. Полный алфавитный список всех населенных мест Уфимской губернии. – Уфа, 1906. – С. 17.
21. Крестьянское хозяйство Уфимской губернии. Подворная перепись 1912-13 гг. – Уфа, 1913.
22. Башкирский край. Вып. 3. – Уфа, 1993.
23. БР МА, Р-473 ф., 1 тасв., 690 сакл. бер.
24. Населенные пункты Башкортостана. Ч. 3. – Уфа, 2002. – С. 37.
25. БР МА, Р-472 ф., 2 тасв., 304 сакл. бер.
Сведения об авторе
Каримов Тагир Тимергазимович, кандидат исторических наук, старший научный сотрудник Института истории им. Ш. Марджани АН РТ, e-mail: tkarimov@bk.ru
About the author
Tagir T. Karimov, Candidate of Historical Sciences, Senior Researcher at Sh. Mardzhani Institute of History, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan, e-mail: tkarimov@bk.ru
В редакцию статья поступила 17.02.2024, опубликована:
Кәримов Т. Т. Уфа губернасы Бәләбәй өязе Ярмунча авылы тарихыннан // Гасырлар авазы – Эхо веков Echo of centuries. – 2024. – № 1. – C. 118-128.
Submitted on 17.02.2024, published:
Karimov T. T. Ufa gubernasy Bеlеbеj оjaze Jarmuncha avyly tarihynnan [From the history of the village of Yarmunchino, Belebeevsky district, Ufa province]. IN: Gasyrlar avazy – Eho vekov [Echo of centuries], 2024, no. 1, pp. 118-128.