Суфичыл җәмгыятьләрдә хатын-кыз урыны һәм роле (шәех М.-З. Камалов хезмәтләре нигезендә)

Исследование базируется на текстологической работе над двумя сочинениями: арабоязычным «Табсырат ал-муршидин мин ал-маша’их ал-халидийин» («Руководство наставников от шейхов халидийской [ветви]») М.-З. Камалова и рукописным сборником на старотатарском языке «Мәрсийәэ дамелла Мөхәммәд-Закир хәзрәт әл-Чистай» («Элегия на кончину дамеллы Мухаммад-Закира хазрата ал-Чистави»), составленным одним из учеников-муридов шейха, пожелавшим остаться неизвестным. Переведенные с арабского языка тексты из первоисточников были подвергнуты научно-сопоставительному и герменевтическому анализу. Наряду с важными вопросами этики и ритуальной практики значительное внимание в «Руководстве наставников…» уделено вопросу места и роли женщин в халидийской ветви накшбандийского тариката. В сопоставительном плане в статье речь идет и о других суфийских сообществах. Сочинения М.-З. Камалова послужили исходной теоретической отсылкой, ключом к пониманию этических установок в ритуальной практике суфийских сообществ Поволжья и Кавказа (вступление женщин в тарикат, общение с наставником, чтение дополнительных намазов, коллективных зикров и т. д.). На основе проделанной текстологической работы в рамках заявленной темы авторы впервые анализируют важные аспекты в этике суфийских сообществ; на основе полученных результатов и выводов исследования выявляют особенности освещения женской темы в суфийской научной литературе, определяют специфику этических норм поведения, гендерных взаимо-отношений в ритуальной практике суфийских братств, действовавших в Волго-Уральском и Кавказском регионах. Результаты научного исследования прямо перекликаются с устоявшимися традициями в отношении места и роли женщины в обществе, сложившимися на протяжении столетий на мусульманском Востоке. В качестве основного в исследовании был использован герменевтический метод. Герменевтическая трактовка арабоязычного и арабографичного сочинений, которые легли в основу исследования, способствовала расшифровке суфийских терминов, глубокому проникновению в аллегорию и своеобразие этико-эстетических категорий в контексте общемусульманской культуры. Кроме того, при анализе был применен структурно-семиотический метод, благодаря которому удалось объединить структуру текстов с их семантикой, чтобы раскрыть смысловую составляющую
Тип статьи:
Научная статья
Язык статьи:
Татарский
Дата публикации:
12.11.2024
Приобрести электронную версию:
0 руб.
Статья представлена в издании
Гасырлар авазы - Эхо веков Echo of centuries № 1 2024
Ознакомительная часть статьи

УДК 82 – 131

 

Суфичыл җәмгыятьләрдә хатын-кыз урыны һәм роле
(шәех М.-З. Камалов хезмәтләре нигезендә)

Л. Х. Мөхәммәтҗанова,

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге
тел, әдәбият һәм сәнгать институты,
Казан шәһ., Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе

А. А. Хасавнех,

Болгар ислам академиясенең
Ислам мирасы үзәге,
Болгар шәһ., Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе

 

The place and role of women in Sufi societies
(based on the works of Sheikh M.-Z. Kamalov)

L. Kh. Mukhametzyanova,

G. Ibragimov Institute of Language, Literature and Art, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan,
Kazan, Republic of Tatarstan, Russian Federation

A. A. Khasavnekh,

The Center of the Written Heritage of the Bulgarian Islamic Academy,
Bolgar, Republic of Tatarstan, Russian Federation

 

Аннотация

Исследование базируется на текстологической работе над двумя сочинениями: арабоязычным «Табсырат ал-муршидин мин ал-маша’их ал-халидийин» («Руководство наставников от шейхов халидийской [ветви]») М.-З. Камалова и рукописным сборником на старотатарском языке «Мәрсийәэ дамелла Мөхәммәд-Закир хәзрәт әл-Чистай» («Элегия на кончину дамеллы Мухаммад-Закира хазрата ал-Чистави»), составленным одним из учеников-муридов шейха, пожелавшим остаться неизвестным. Переведенные с арабского языка тексты из первоисточников были подвергнуты научно-сопоставительному и герменевтическому анализу. Наряду с важными вопросами этики и ритуальной практики значительное внимание в «Руководстве наставников…» уделено вопросу места и роли женщин в халидийской ветви накшбандийского тариката. В сопоставительном плане в статье речь идет и о других суфийских сообществах. Сочинения М.-З. Камалова послужили исходной теоретической отсылкой, ключом к пониманию этических установок в ритуальной практике суфийских сообществ Поволжья и Кавказа (вступление женщин в тарикат, общение с наставником, чтение дополнительных намазов, коллективных зикров и т. д.). На основе проделанной текстологической работы в рамках заявленной темы авторы впервые анализируют важные аспекты в этике суфийских сообществ; на основе полученных результатов и выводов исследования выявляют особенности освещения женской темы в суфийской научной литературе, определяют специфику этических норм поведения, гендерных взаимо­отношений в ритуальной практике суфийских братств, действовавших в Волго-Уральском и Кавказском регионах. Результаты научного исследования прямо перекликаются с устоявшимися традициями в отношении места и роли женщины в обществе, сложившимися на протяжении столетий на мусульманском Востоке. В качестве основного в исследовании был использован герменевтический метод. Герменевтическая трактовка арабоязычного и арабографичного сочинений, которые легли в основу исследования, способствовала расшифровке суфийских терминов, глубокому проникновению в аллегорию и своеобразие этико-эстетических категорий в контексте общемусульманской культуры. Кроме того, при анализе был применен структурно-семиотический метод, благодаря которому удалось объединить структуру текстов с их семантикой, чтобы раскрыть смысловую составляющую.

Abstract

The research is based on textual work on two Arabic-language works: “Tabsirat al-murshidin min al-masha’ih al-Khalidiyin” (“Guidance of mentors from the sheikhs of the Khalidi [branch]”) M.-Z. Kamalov and the handwritten collection in the Old Tatar language “Mеrsiye damella Mokhаmmad-Zakir hazrat al-Chistai” (“Elegy on the death of the damella Muhammad-Zakir hazrat al-Chistavi”), compiled by one of the sheikh’s murid students, who wished to remain anonymous. The texts from primary sources translated from Arabic have been subjected to scientific comparative and hermeneutical analysis. In addition to important issues of ethics and ritual practice, the Guidance of Preceptors...” pays considerable attention to the place and role of women in the Khalidi branch of the Naqshbandi tariqat.  In comparative terms, the article also talks about other Sufi communities. Works by M.-Z. Kamalov served as the initial theoretical reference, the key to understanding the ethical guidelines in the ritual practice of the Sufi communities of the Volga region and the Caucasus (women’s entry into the tariqa, communication with a mentor, reading additional prayers, collective dhikrs, etc.). Based on the textual work done within the framework of the stated topic, the authors for the first time analyze important aspects in the ethics of Sufi communities; Based on the results obtained and conclusions of the study, they identify the peculiarities of covering women’s topics in Sufi scientific literature, determine the specifics of ethical standards of behavior, gender relationships in the ritual practice of Sufi brotherhoods operating in the Volga-Ural and Caucasus regions. The results of the scientific research directly resonate with established traditions regarding the place and role of women in society, which have developed over centuries in the Muslim East. The hermeneutic method was used as the main one in the study. The hermeneutic interpretation of Arabic-language and Arabographic works, which formed the basis of the study, contributed to the deciphering of Sufi terms, deep penetration into the allegory and originality of ethical and aesthetic categories in the context of common Muslim culture. In addition, the structural-semiotic method was used in the analysis, thanks to which it was possible to combine the structure of texts with their semantics in order to reveal the semantic component.

Ключевые слова

Суфийская этика и ритуальная практика, суфийская научная литература в Поволжье, сочинения татарского шейха М.-З. Камалова, рукопись, женщины-святые, накшбандийский тарикат.

Keywords

Sufi ethics and ritual practice, Sufi scientific literature in the Volga region, writings of the Tatar sheikh M.-Z. Kamalova, manuscript, women saints, Naqshbandi tariqa.

 

Төрле сәбәпләр аркасында өйрәнелүдән хаксызга читтә кала килгән авторларның иҗат мирасын барлау – бүгенге фәндә актуаль. Шуларның берсе – Идел һәм Урал буйларында, шулай ук Төньяк Кавказда һәм гомумән ислам дөньясында суфи остаз, нәкышбәндия суфи тәрикатенең халидия тармагы шәехе буларак мәгълүм шәхес, татар иҗтимагый һәм дин эшлеклесе – Мөхәммәдзакир Камалов әл-Казани әл-Чистави (Мөхәммәтзакир Габделваһап улы Габделваһапов) (1804-1893). Тикшеренү эшебезнең материалы аның гарәп телендәге «Табсирател мөршидин минәл мәшаихел халидийин» («Халидия [тармагы] шәехләре остазларыннан кулланмасы») (алга таба бу чыганакның исеме түбәндәгечә кыскартып бирелә: «Кулланма…») һәм шәехнең шәкертләреннән берсе тарафыннан төзелгән, иске татар телендәге кулъязма «Мәрсийәэ дамелла Мөхәммәдзакир хәзрәт әл-Чистай» чыганакларыннан гыйбарәт (алга таба бу чыганакның исеме түбәндәгечә кыскартып бирелә: «Мәрсийәэ...»).

Фәнни тикшеренүгә алынган тема кысаларында мәкаләбезнең теоретик базасын татар һәм дөнья суфи әдәбияты үсешенең тарихи этапларын һәм сәнгати үзенчәлекләрен өйрәнүгә багышланган хезмәтләр тәшкил итә. Мәсәлән, А. Шиммель хезмәтендә суфичылык проблемасы гомумдөнья мөселман мәдәнияте контекстында карала, автор иң беренче суфи хатын-кызлардан булган Рабига әл-Гадәвийәнең эшчәнлеген яктыртуга җентекле игътибар бирә. «Хаджи Бекташ Вели и суфийское братство бекташийа» хезмәте авторы бекташи дип аталган суфи орденының күбесенчә Госманлы империясендә яшәгән, фәнни җәмгыятьләргә аз мәгълүм булган изге хатын-кызларның биографияләрен бөтен яклап җентекле өйрәнгән булуы белән мәшһүр. Дагестан галиме А. К. Амраховның «Единобожие и мистицизм» хезмәте урта гасыр мөселман әдәбиятларындагы хатын-кыз образын күзәтүгә багышланган. Хезмәттә алгы планга суфичылыкның, исламның башка тармаклары белән чагыштырганда, иң башыннан ук хатын-кызларга хәерхаһлы мөнәсәбәттә булганлыгы күрсәтелә. Гарәп телле чыганак текстларын тәрҗемә итеп ясалган фәнни анализны үз эченә алган хезмәтләр арасында «Татар шәехе Мөхәммәд Закир әл-Чистави турында яңа мәгълүматлар» дип аталганы да бар.

Суфичылыкка мөнәсәбәттә хатын-кыз проблемасына багышланган югарыда искә алынган һәм башка кайбер хезмәтләрнең булуына карамастан, Россия шәрекъ әдәбияты белемендә хатын-кыз суфилар эшчәнлеген тиешенчә өйрәнелгән дип санап булмый. Бу җәһәттән чит ил галимнәре О. Л. Баркан һәм М. Байрам хезмәтләре игътибарга лаек. Алар бекташи тәрикатенең башында торган хатын-кыз дәрвишләр эшчәнлеген өйрәнгәннәр. Шул ук вакытта авторлар борынгы Анатолия традицияләреннән үк килә торган бекташи һәм дионисий йолалары практикасы арасында параллельләр уздыралар. Әлеге хезмәтебезнең теоретик базаларыннан булган тагын бер хезмәтне күрсәтеп үтәргә кирәк: Ибн әл-Джаузинең агиографик әсәренә гарәп историографиясендәге мәшһүр йөз хатын-кыз әүлия (әулийә) хакында биографик мәгълүмат кертелгән.

Этика һәм ритуаль гамәлләргә кагылышлы мөһим мәсьәләләр белән бер рәттән «Кулланма…» һәм «Мәрсийәэ...»дә нәкышбәндия тәрикатенең халидия тармагында хатын-кыз урыны һәм роленә әһәмиятле урын бирелгән. Бу ике әсәр Идел буе һәм Кавказ суфи җәмгыятьләренең ритуаль практикасында әхлакый-этик кагыйдәләрне аңлауның ачкычы булып тора, башлангыч теоретик нокта ролен үти (тәрикатькә керү, остаз белән аралашу, өстәмә намазларны башкару, күмәк зикерләр һ. б.). Моннан тыш, М.-З. Камалов язган гарәп телле чыганакны текстологик эшкәртү, башка беренчел чыганакларга анализ ясау әлеге хезмәтнең нәкышбәндия тәрикатенә керергә теләгән хатын-кызлар өчен кагыйдәләргә аңлатма бирү белән генә чикләнмәүләрен күрсәтә. Әлеге чыганакларны Идел буе халыкларының, шул исәптән татарларның иҗтимагый-фәлсәфи фикере формалашу юлында мөһим кулланма сыйфатында карау да дөрес булыр. Татарларның этник үзаңы тарихын өйрәнгәндә М.-З. Камалов хезмәтләре гаять кыйммәтле материал ролен үти.

М. Камаловның «Халидия [тармагы] шәехләре остазларыннан кулланмасы» Шөһайб б. Идрис әл-Багини (1857-1912) җыентыгы составына кертелгән. Кулланма Идел буе территориясендә ислам фәне – суфичылыкны өйрәнүдә бик зур әһәмияткә ия. Бу хезмәтнең авторы Казан губернасы Чистай шәһәрендә илле елга якын имам-хатип булып торган, үз вакыты өчен шактый эре саналган Камалия мәдрәсәсен тоткан. Ул мәдрәсәне тәмамлаучылар арасында татарның Р. Фәхреддин, Ф. Кәрими, Г. Гафуров-Чыгтай, Г. Исхакый кебек мәшһүр вәкилләре бар.

М. Камаловның күзәтелә торган китабында нәкышбәндия тәрикатенең халидияләр тармагы суфиларында этик һәм ритуаль практика мәсьәләләре карала. Хезмәтнең кулъязма версиясендә язылу вакыты буларак 1321 ел һиҗри / 1903 ел милади дигән дата күрсәтелгән. Кыскартылган варианты Казанда 1890 елда мәшһүр татар галиме, җәмәгать эшлеклесе һәм мәгърифәтче Галимҗан Барудинең (1857-1921) хәйрия акчасына басылып чыккан булган. Хезмәт кереш өлештән, 23 бүлектән, йомгактан, аңлатма рәвешендә китерелгән рәсемнәрдән гыйбарәт.

Татар шәехе М. Камалов хезмәтендә нәкышбәндия тәрикатенә керергә теләгән хатын-кызлар өчен кагыйдәләр җыелмасы игътибарны аеруча җәлеп итә. Бу бүлекне автор үзе дә иң әһәмиятле бүлек дип билгели. Аерым алганда, нәкышбәндия тәрикатенә килүче хатын-кызлар артык яшь булмасын, дигән таләп куя автор, остаз йортына кергәндә алар тарафыннан мөселман хатын-кызлары өчен фарыз һәрбер таләпнең үтәлгән булырга тиешлегенә басым ясый. Суфи гамәлләрен алар өйләрендә башкара, шуның белән бергә хатын-кызлар ир-атлар җыелып башкара торган күмәк рухи практик гамәлләр үтәүдән тыелып торырга тиешләр. Шул ук вакытта хатын-кызларга утызар кеше бергә җыелырга рөхсәт ителә, бу сан эченә күмәк зикер әйтергә җыелган ихлас хатын-кыз күршеләр дә керә. Анда әйтелгәнчә, хатын-кызлар тиешле гамәлләрне өйдәге эшләрен тәмам иткәннән соң башкара алалар. Шунысы кызык, тәрикатькә яшь кызларны алмаганнар, шулай ук сакаллары булмаган яшь егетләр дә тәрикатькә кертелмәгән. Күрсәтелгән хезмәттә мөһим бер искәртү рәвешендә шәех белән очрашкан вакытта хатын-кызның пәрдә артында яисә мәхрәмнәрдән булган туганнары арасында торырга тиешлеге ассызыклана, хатын-кызларга шәех белән бергә-бер калу рөхсәт ителми.

Хатын-кызларның яшенә мөнәсәбәттә әсәрдә шактый күп аңлатма бирелгән. «Артык яшь булырга тиеш түгел» дигән гыйбарә шуны аңлата: яшь хатын-кызларны зикер әйтергә өйрәтмәгәннәр, иң элек алар тәрикатьнең барлык этик нормаларын үзләштерергә тиеш булганнар. Этика кагыйдәләрен белү генә хатын-кызларга рухи баскычның югарырак катына үтү өчен нигез була алмаган. Бу эштә Аллаһының хәерле гамәлләр кылуга уңыш һәм ярдәм бирүе төп шарт саналган, ә артык яшь хатын-кызлар, шулай ук әдәпсез саналган эшләр белән шөгыльләнүчеләр, яисә бу дөньяга артык мавыкканнар өчен инсафлылыкка юл ябык булган. Хатын-кызның тән мәхәббәтенә тартылуы һәм яшь вакыты узуга шәех, хуҗа таләпләренә әйләнеп кайткан, шул чагында гына хатын-кызлар дингә өйрәтүдән файда ала дип исәпләнелгән.

Шунысын да искәртү кирәк: М. Камалов үзенең хезмәтендә хатын-кызлар өчен аеруча мөһим дип каралган мәсьәләләрдә «Табсирател мөршидин минәл мәшаих әл-халидийин» авторы Халида әс-Сөләймани (Халида әл-Багдади (1779-1826) фикеренә таяна. Халид әс-Сөләймани – халидия тармагына нигез салган нәкышбәндия тәрикатендә шәехләр силсиләсендә утызынчы рухи буын вәкиле. М. Камалов үзенең язмасында аны авторитет (хөҗҗә) буларак телгә ала, «ул үз мәзхәбендә остаз», ди.

Суфичылык тарихында суфилар өчен идеалның һәрвакыт ир кеше булганлыгы мәгълүм. Санаи язганча, Җидегән йолдызлыгы, гарәпчә аны «Бәнатен нагыш» (җеназа ләхете кызлары) диләр, үзенең исеме белән кызларның җеназа ләхетендәгеләре тереләренә караганда яхшырак дигәнгә ишарә итә. Мөселман әдәбиятыннан яхшы билгеле: бик күп әдипләр җирдәге фани тормышны карт, гарип хатын-кыз белән яисә, киресенчә, гөнаһка этәрергә сәләтле яшь, сылу кыз белән чагыштыралар, аннан мөмкин кадәр ераграк качарга чакыралар. «Бу дөнья үзенең шәлперәйгән йөзен, тешсез авызын акшар-буяу белән каплаган карт каргага охшаулы, буяу урынына ул хәтта Коръәннең тузган битләрен дә куллана, шулар артына үзенең битендәге җыерчыкларны капларга тырыша. Шул рәвешле ул ирләрне үзенә каратмакчы була, ул сасы исле бөкшәйгән карт карга төсле, көн саен меңәрләгән ирләрне юлдан яздыра, харап итә. Үз балаларын ашаучы, Аллаһыдан язган әшәке ана кебек ул». Ф. Гаттарның «Панднамәсендә» шундый ук рухтагы юллар бар: «Зал-и дөнйа чун гарус-араст-әст, Һәр ду рузи шуй-и дигәр хаст-әст. / Ләб бә пиши шуй-и хәндан мәкөнәд, Пәс һәлякез зәхми дәндан микөнәд» («Дөньяви карчык үзен бизәгән кәләш кебек: һәр көнне үзенә яңа ир сорый. Һәркайсына ул әүвәл матур елмая, ә аннары тешләп үтерә»).

Тикшеренүебезнең материалларыннан берсе булган «Мәрсийәэ дамелла.. » авторы өчен дә «бу дөнья» кайгы һәм хәсрәттән генә гыйбарәт. Бик аз вакытка гына дөнья бәндәгә йөзен ачкан кебек була, ә аннары бу җирдә яшәү күңел кайтуга китерә, ирнең гомере кайгы һәм хәсрәткә тула, ди суфи-автор:

Бу дөнйа даимэн пур гамьханэдер...

Бераз мәддәт идер мәсрур, мәгъмур,

Узе алдар кәмишә илә йу бәли,

Сәңа бу нигъмэәтеме, – дийур, лә йузәли.

Боның бу сузенә сән улма мәсрур,

Сәне кәнденә багълаб иде мәгърур.

Пырагыб бер вакыт ah вә фәганләр,

Калеб казаныда кайнайа катар.

Әлбәттә, «суфилар өчен идеал ул – ир кеше» дигән кагыйдәдән чыгарылмалар да булган. Төрле җәмгыятьләрдә хатын-кыз әүлиялар барлыкка килә башлаган. Бу җәһәттән иң ачык мисал дип бөек гашыйк хатын-кыз Рабига әл-Гадәвийәне (717-801) күрсәтү дөрес булыр. Әмма монда да шунысын искәртми булмый: Аллаһ юлы буйлап килүче хатын-кызны хатын-кыз гына дип атап булмый. «Суфиларның мәгълүм гыйбарәсендәгечә, Аллаһ юлына баскан хатын-кыз үз асылы белән физик яктан түгел, ә рухи яктан хатын-кыз булудан туктый, ул Аллаһ юлында газап чигүче дәрвишкә (саликун) әверелә». Исламның мистик аспектлары үсеше чорында нәкъ менә Рабига әл-Гадәвийә иң беренчеләрдән булып илаһ телендә сөйли башлый, бу тел суфилар теле буларак мәгълүм, бу телдә Аллаһыга сөйгән ярга кебек мөрәҗәгать итәләр. Изге хатын-кыз – әүлиялар турында мәгълүмат бик күп халыкларның тарихи очеркларында сакланган. Мәсәлән, ул Төркиядә VIII гасырда ук барлыкка килгән дини-фәлсәфи алевизм юнәлешендә очрый. Пир Солтан Абдала шигырьләрендә, мәсәлән, Чәчәк-ана («Чичек-ана») телгә алына яисә Чәчәк тавы дигән тауда «Кырык кыз» кабере хакында мәгълүмат бирелә һ. б.

Шунысын искәртү мөһим: ортодоксаль мөселман традицияләреннән аермалы буларак, баштагы дәверләрендә суфичылыкта хатын-кызларга дини һәм иҗтимагый-социаль өлкәләрдә үз-үзләрен табарга киң мөмкинлекләр бирелгән була. Әлеге фикерне А. К. Амрахов яклый: «суфичылыкның гүзәл затларга мөнәсәбәте амбивалентлы булып, исламдагы башка юнәлешләргә караганда суфичылык хатын-кыз активлыгына күбрәк хәерхаһлык күрсәткән дип әйтергә дә мөмкин».

Мөселманнарның бик күп буыннары Гайсә пәйгамбәрнең (г.в.) анасы Мәрьям ананы (библ. Мария), Мөхәммәд с.г.в.нең анасы Әминәне, хатыны Хәдичәне, пәйгамбәребез нәселен дәвам иткән кызы Фатыйманы олылаганнар, аларга карата нәзберек-дулкынланулы мөнәсәбәт саклаганнар. Бу хөрмәткә, күрәсең, алга таба изге хатын-кызлар культы формалашуның һәм үсүенең орлыгы салынган булган. Иң башта әүлия хатын-кызларда Аллаһыдан курку, Аллаһыга бирелеп хезмәт итү, матди байлыкларга һәм тән ихтыяҗларына битарафлык, тыйнаклык, сабырлык кебек сыйфатлар кыйммәтле санала. Тора-бара исә әлеге сыйфатларга дин кагыйдәләрен белү, укымышлылык, хәйриячелек итү, могҗиза тудыруга сәләтле булу кебек сыйфатлар да өстәлә.

Суфи орденнарының кайберләрендә хатын-кызлар җыелышларда ирләр белән бер рәттән катнаша торган булганнар; ә икенчеләрендә исә алар ирләрдән аерым җыелган. Кайбер хатын-кызлар аскетлар юлына басканнар һәм, Рабига кебек, җәмгыятьтән аерым яшәп, үзләрен Аллаһыга багышлаганнар. Ә кайбер хатын-кызлар хәйриячелек белән шөгыльләнгәннәр, дәрвишләргә ярдәм иткәннәр. Бик күпләгән мәгълүм остазларның укытучылары, укучылары, рухи фикердәшләре хатын-кызлар булып, аларның тормышларына һәм дөньяга карашларына хатын-кызлар зур тәэсир ясаган. Кемнеңдер анасы, хатыны буларак, хатын-кызлар үз гаиләләренә дә ярдәм итеп яшәгәннәр, шул ук вакытта Аллаһы белән кушылырга, бер булырга омтылышлы юлларын да дәвам иткәннәр.

Суфичылыкның эре вәкиле һәм теоретигы әш-шәехел әкбар Ибн Гарәби (1165-1240) үзенә бик нык йогынты ясаган ике хатын-кыз суфины телгә ала: «елаучыларның» берсе, Мәрчиннән Шәмс һәм Кордовадан Фатыйма. Моннан тыш шунысы да билгеле: иртә чорлардагы, Баязид Бистами (804-846), Зу-н-Нун әл-Мисри (796-859), әл-Хаким ат-Тирмизи (755-869) кебек исеме дөньяга билгеле мистикларның остазлары әүлия хатын-кызлар булган, алар әлеге мәгълүм ир-ат суфиларның рухи дөньяларына зур тәэсир ясаганнар. Мондый хатын-кызлар рәтендә Фатыйма Нишапурины (838 елда үлгән), һинд императоры Шах Җаханның кызы Фатыйма яисә Җахан-Аруны санарга мөмкин.

Фарсы һәм борынгы Гарәбстан территорияләрендә беренче актив суфи җәмгыятьләре якынча IX гасырда барлыкка килгән. Алар башта аскетизмга (зөһед) һәм Аллаһыны ихлас яратуга (мәхәббә) чакырганнар. Мистик юнәлешләрнең идеологлары булып ирләр (әүлийә) саналса да, Якын Көнчыгыш мөселман җәмгыятьләрендәге беренче суфи-аскетлар арасына тәкъвалыгы белән дан казанган хатын-кызлар да кергән. Әбу Габдерахман әс-Сүләми (1021 елда үлгән) «Суфичылыкта ир-ат һәм хатын-кыз туганнар» («Братья и сестры в суфизме») дигән мәшһүр әсәре исламдагы иң тәүге хезмәтләрдән санала. Ул озак еллар югалган дип исәпләнелде. Китапта Гарәбстанның зур территорияләрендә VIII-XI гасырларда яшәп киткән йөзләгән суфи хатын-кызның тормыш юлы яктыртылган. Ул чагында гарәп кабиләләре арасында дин белеме күбесенчә телдән телгә тапшыру юлы белән бирелә торган булса да, күп кенә язма чыганакларны да очратырга мөмкин. Алар арасында хатын-кыз суфилар тарафыннан язылганнары да бар. Беренче суфи хатын-кызлар дип Ибраһим б. Әдхәмнең апасын (160/876 елда вафат); Забада бинт әл-Хафине (741 елда вафат) санарга мөмкин. Соңгысының мондый сүзләре билгеле: «Аллаһы колы өчен иң авыры – ул аның гөнаһлары, ә иң җиңеле – тәүбәгә килүе». Хатын-кыз суфилар аеруча тәкъва булулары, Аллаһыдан куркулары белән аерылып торганнар, ашау-эчүләрен, йокыларын чикләп яшәгәннәр, аскетларча кырыс тормыш рәвеше алып барганнар, үз артларыннан баручы күпләгән шәкерт булдырганнар.

Кызганычка, әдәбиятта яисә тарихи чыганакларда суфи тематикасын өйрәнгән галимнәрнең бик азы гына суфиларда хатын-кыз мәсьәләсенә туктала. Шундый тикшеренүчеләрнең берсе төрек галиме О. Л. Баркан колонияләштерү чорында суфи җәмгыятьләренең (зәвия) күпчелегенең башында хатын-кызлар торганлыгын ачыклаган. Галим аларның исемнәрен дә атый: Кыз Ана, Ахи Ана, Сагры Хатун, Хаҗи Фатыйма, Хаҗи Баҗи, Хөнди Баҗи Хатун, Суме Баҗи һ.б. Бекташи орденын өйрәнгән Россия тикшеренүчесе Ю. А. Аверьянов фикеренчә, бу рәткә «Хаҗи Бекташ Велинең нәсел дәвамчысы Кадынҗык Ананы» да кертергә мөмкин. Бекташи тәрикатендә хатын-кызларга карата шактый демократик кагыйдәләр урнашкан булган. Мәсәлән, алар теге я бу вакыфның (мөтәвәлли) идарәчесе вазыйфасын башкара алганнар. О. Л. Баркан хатын-кызның хәтта шәех дәрәҗәсенә җитүенә ике мисал китерә. 1987 елда Конья шәһәрендә М. Байрамның Хаҗи Бекташи Вели тәрикатенә якын торган хатын-кыз дәрвишләр турындагы тикшеренүе басылып чыкты. Хезмәт фәнни даирәдә күп бәхәсләр һәм фикерләр тууга сәбәпче булды. Автор бекташиларга хас йолаларны дионисийлар тәрикате йолалары белән чагыштыра. Галим гимннар җырлау, биюләр белән үтә торган, хатын-кызлар саны ирләрнеке белән бертигез булган, аларның бергәләп төрле йолалар башкаруыннан гыйбарәт җыелышлар Хаҗи Бекташи уйлап чыгарган гамәл түгел, ә Анатолидиядәге борынгы традицияләрдән үк килә дигән нәтиҗәгә килә. Ничек кенә булмасын, әлеге хезмәт суфичылык тарихында хатын-кызлар һәм аларның хокуклары хакында тәүге мәгълүматлар бирә торган чыганак буларак кыйммәт.

М. Ф. Кёпрюлю соңгы чор Урта гасырларда мөселман Шәрыгында хатын-кызларның социаль оешмалары булмау турында тәкърарга җавап итеп, Кече Азиядә хатын-кызларның хәтта кораллы һәм сугышчан җәмгыяте (баҗийан) булганлыгын күрсәтә, бу оешма ирләрнең яшерен ахи берләшмәсе белән параллель рәвештә яшәгәнлеген әйтә. Хатын-кызларның әлеге оешмасы эшчәнлеге турында бүгенге көндә дә җитәрлек мәгълүмат юк һәм моның шулай булуы төрле фаразлар тууга җирлек барлыкка китерә.

Идел-Урал буе территорияләрендә гомер-гомергә гүзәл затларга демократик мөнәсәбәт яшәгән. Әйтик, XIX-XX йөз архив документларына караганда, хатын-кызлар ирләр белән бер рәттән күмәк зикерләрдә (хатм-и хваҗаган) катнаша торган булганнар, бу гамәлнең аеруча Себердә теркәлгәнлеге мәгълүм. Берләшкән дәүләт сәяси идарәсе (Объединенное государственное политическое управление (ОГПУ) архив документларына һәм мәгълүматларына таянып та шуны әйтергә мөмкин: 1950-1970нче елларда Дагстанда мөридләр белән җитәкчелек иткән хатын-кызларның булуы теркәлеп калган, алар асылда шәех функциясен башкарганнар. «Табсирател мөршидин…» әсәренең авторы М. Камалов үзе дә, камиллеккә ирешкән остаз (мөршид камил) буларак, үзенең мөридләре арасында хатын-кызларның да булуына ирек куйган. Әлеге факт хакында билгесез автор тарафыннан шигъри формада төзелгән мәрсиядә хәбәр ителә:

«Хак Тәгалә шәбабындин вирде хикмәт, җәмг фән,

Дәрседин тәглим алырлар әһлийәсендин әһле зан.

Хак Тәгалә вирсә иде гомренә тул бәка,

Тәдрис-тәглимедән һәр фән алыр әһле сафа».

М. Камалов иң беренче чиратта суфи җәмгыятьләрдә күп гасырлардан ныгып урнашкан фикерләргә таяна, шул ук вакытта «Табсирател мөршидин…» дә Идел буе регионында, шәхсән татарларда, гомер-гомергә хатын-кызга булган демократик карашларның йогынтысы да сиземләнә.

Шул рәвешчә, югарыда китерелгән мисаллар төрле мөселман халыкларында суфилар арасында хатын-кызларның иҗтимагый тормышта җитәрлек дәрәҗәдә әһәмиятле урын биләгәнлекләре хакында сөйли. Бу дәрәҗәләргә хатын-кыз суфилар үзләренең аскетларча тормыш рәвешләре, югары шәхси әхлагы һәм игелекле эшләре аркасында ирешкәннәр. Урта гасыр әдәбиятларында хатын-кызларның каршылыклы чагылдырылган булуына карамастан, суфи тәрикатьләренең күпчелегендә аларга мөнәсәбәт демократик характерда булган дип нәтиҗә ясарга нигез бар.

М.-З. Камаловның гарәп телендәге «Табсирател мөршидин минәл мәшаихел халидийине» нәкышбәндия тәрикатенең халидия тармагы суфилары ритуаль практикасы нигезенә салынган теоретик принципларның Идел һәм Урал буенда да киң таралганлыгын күрсәтә. М. Камаловның мөридләре арасындагы хатын-кызлар әлеге тәрикать суфилары арасында шактый югары дәрәҗә биләгәннәр. Моннан тыш, башка суфи җәмгыятьләре белән чагыштырганда, нәкышбәндия тәрикатенә гомумән хас булганча, биредә хатын-кызлар мөрид-шәкертләрнең остазлары – мөршидләр дә була алганнар. М. Камаловның «Табсирател мөршидин минәл мәшаихел халидийин» әсәрендә дә хатын-кызларга хөрмәт, киң күңеллелек мөнәсәбәте күрсәтелә, аларның иң югары әхлакка ирешкәннәрен ир-атлар белән тигез дәрәҗәгә кую омтылышы сиземләнә. Шул ук вакытта Идел-Урал буе татар хатын-кызлары арасында суфилар даирәсендә зур авторитетка ия хатын-кызлар гына тәрикатьтә тиешле дәрәҗәдәге урын яулый алган, М. Камалов хезмәтеннән аңлашылганча, суфилык юлына керүче хатын-кызларга таләпнең дә иң югарысы куелган.

Хатын-кыз суфилар күп гасырлар буена ислам дөньясында актив дини һәм иҗтимагый эшчәнлек алып барганнар. Аеруча суфи җәмгыятьләрнең нәкышбәндия һәм бекташи тәрикатьләрендә бу ачык чалымлана. Әлеге факт тарихи документларда гына теркәлеп калмыйча, гарәп телле яисә гарәп язулы кулъязма җыентыкларда, мистик практикаларны җентекле аңлаткан теоретик хезмәтләрдә, мәрсияләрдә дә чагылыш тапкан. Мөселман дөньясының киң ареалында (Идел буе, Урал, Кавказ, Төркия, Якын Көнчыгыш, Төньяк Америка илләре) үсеш алган изге хатын-кызлар культы суфи җәмгыятьләрендә гүзәл затларның югары дәрәҗәдә торулары хакында сөйли. Хатын-кызларга мондый мөнәсәбәт исламда мистицизм үсә генә башлаган дәверләрдән алып суфи җәмгыятьләре ныгып оешкан чорларны иңли.

Исламда һәм аерым алганда суфичылыкта хатын-кыз тематикасы, аз өйрәнелгән булуына карамастан, белгечләр арасында төрле аспектларда зур кызыксыну тудыра. Әлеге катлаулы дини-фәлсәфи юнәлештә хатын-кызларның урынын билгеләү, ролен ачыклау, туып торган сорауларга җавап табу, хатын-кызларның үзләренең әлеге юнәлешкә тартылуларына йогынты ясау һәм башка җәһәттән Идел буе территориясендә дә шушындый характердагы кулланмаларның булуы үз чоры өчен тормыш таләбеннән чыгып башкарылган. Суфичылык һәм хатын-кыз мәсьәләсе дини һәм фәлсәфи категорияләр, социаль һәм хокукый доктриналар эволюциясе белән тыгыз бәйләнгән. Җәмгыятьтә хатын-кызның урынын билгеләү җәһәтеннән әлеге проблема бүгенге чорларда да ныклы нигезне тәшкил итә һәм суфичылыкка бәйләнешле төрле характердагы тикшеренүләрдә чыганак ролен башкара ала. Шуңа күрә суфичыл җәмгыятьләрдә һәм, шул исәптән, төрле елларда фәнни әдәбиятта чагылыш тапкан мөселман хатын-кызлары мәсьәләләре темасы алга таба чагыштырма һәм янәшә куеп махсус фәнни өйрәнүләр таләп итә.

 

ИСКӘРМӘЛӘР:

1. Әбу Габдеррахман Мөхәммәд б. Габделвәһһаб әл-Чистави. Табсирател мөршидин минәл мәшаʼих әл-халидийин // Шугайб б. Идрис әл-Багини. Табакател Хваджаканен Нәкешбәндийә вәс-сәдател мәша̓ ихел Халидийә әл-Мәхмудийә. – Дамаск: Дарен ногманел голүм, 1999. – Б. 5-76 (гарәп телендә).

2. Мәрсийәэ дамелла Мөхәммәд-Закир хәзрәт әл-Чистай. – Казан, 1895 // Татарстан Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Кулъязма мирас үзәге, 39 ф, 1 тасв., 5107 сакл. бер., 15 б.

3. Аверьянов Ю. А. Хаджи Бекташ Вели и суфийское братство бекташийа. – М.: Марджани, 2011; Barkan Ö. L. Osmanlı Imparatorluğunda bir iskân ve kolonizasyon metodu olarak vakıflar ve temlikler // Vakıflar dergisi. – 1942. – Sayı II; Bayram M. Bacıyan-i Rum, Selçuklular tarihinde kadın tekilatları. – Konya, 1987; Хасавнех А. А. Биографические сведения о татарском шейхе Мухаммад-Закире ал-Чистави в дагестанских арабоязычных рукописях // Известия Дагестанского государственного педагогического университета. Общественные и гу­манитарные науки. – 2012. – № 1 (18); Хасавнех А. А. Татар шәехе Мөхәммәд Закир әл-Чистави турында яңа мәгълүматлар // Фәнни Татарстан. – 2016. – № 1. – Б. 47-51; Шиммель А. Мир исламского мистицизма / Пер. с англ. Н. И. Пригариной, А. С. Раппопорт. – М.: Алетейя; Энигма, 2000.

4. Хасавнех А. А. Татар шәехе Мөхәммәд Закир әл-Чистави... – Б. 47-51.

5. Barkan Ö. L. Osmanlı Imparatorluğunda...

6. Bayram M. Bacıyan-i Rum...

7. Ибн ал-Джаузи Абу ал-Фарадж ʻАбд ар-Рахман бин ʻАли. Сифат ас-суфууа. –Бейрут: Дар ал-китаб ал-ʻараби, 2012. – 535 с.

8. Әбу Габдеррахман Мөхәммәд б. Габделвәһһаб әл-Чистави... – 1999. – Б. 26.

9. Шунда ук. – Б. 22.

10. Шунда ук.

11. Шиммель А. Указ. соч. – С. 330.

12. Амрахов А. К. Единобожие и мистицизм: монография: в 2-х т. – Махачкала: Лотос, 2019. – Т. 1. – С. 634.

13. Госманов И. Г. Габделҗаббар Кандалый. Шигырьләр һәм поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – Б. 26.

14. Мәрсийәэ дамелла... – Б. 11.

15. Амрахов А. К. Указ. соч. – С. 326.

16. Там же. – С. 629.

17. Геммы мудрости. Перевод В. А. Смирнова. Изд.: Бейрут, 1980 // Смирнов А. В. Великий шейх суфизма (опыт парадигмального анализа философии Ибн Араби). – М., 1993. – С. 215.

18. Ибн ал-Джаузи... – Б. 514.

19. Barkan Ö. L. Osmanlı Imparatorluğunda... – S. 323.

20. Аверьянов Ю. А. Указ. соч. – С. 31.

21. Barkan Ö. L. Osmanlı Imparatorluğunda... – S. 315-316.

22. Bayram M. Bacıyan-i Rum...

23. Там же. – С. 100.

24. Аверьянов Ю. А. Указ. соч. – С. 322.

25. Бустанов А. К. Рукопись в контексте сибирского ислама // Селезнёв А. Г., Селезнёва И. А., Белич И. В. Культ святых в сибирском исламе: специфика универсального. – М.: Марджани, 2009. – С. 167.

26. Тычинских З. Ә. XVI-XVIII гасырларда Көнбатыш Себернең мөселман элитасы // Фәнни Татарстан. – 2023. – № 1. – Б. 93-106.

27. Бустанов А. К. Рукопись в контексте сибирского ислама... – С. 168.

28. Мәрсийәэ дамелла... – Б. 14.

 

Әдәбият исемлеге

Аверьянов Ю. А. Хаджи Бекташ Вели и суфийское братство бекташийа. – М.: Марджани, 2011. – 648 с.

Амрахов А. К. Единобожие и мистицизм: монография: в 2-х т. – Махачкала: Лотос, 2019. – Т. 1. – 792 с.

Геммы мудрости. Перевод В. А. Смирнова. Изд.: Бейрут, 1980 // Смирнов А. В. Великий шейх суфизма (опыт парадигмального анализа философии Ибн Араби). – М., 1993. – С. 145‑321.

Тычинских З. Ә. XVI-XVIII гасырларда Көнбатыш Себернең мөселман элитасы // Фәнни Татарстан. – 2023. – № 1. – Б. 93-106.

Хасавнех А. А. Биографические сведения о татарском шейхе Мухаммад-Закире ал-Чистави в дагестанских арабоязычных рукописях // Известия Дагестанского государственного педагогического университета. Общественные и гуманитарные науки. – 2012. – № 1 (18). – С. 78-81.

Хасавнех А. А. Накшбандийский шайх Волго-Уральского региона М.-З. Камалов и его сочинение «Табсират ал-муршидин» // Ученые записки Казанского университета. Серия «Гуманитарные науки». – 2013. – Т. 155. – № 3 (2). – С. 120-126.

Хасавнех А. А. Татар шәехе Мөхәммәд Закир әл-Чистави турында яңа мәгълүматлар // Фәнни Татарстан. – 2016. – № 1. – Б. 47-51.

Шиммель А. Мир исламского мистицизма / Пер. с англ. Н. И. Пригариной, А. С. Раппопорт. – М.: Алетейя; Энигма, 2000. – 414 с.

 

References

Barkan Ö. L. Osmanlı Imparatorluğunda bir iskân ve kolonizasyon metodu olarak vakıflar ve temlikler [Foundations and assignments as a method of settlement and colonization in the Ottoman Empire]. IN: Vakıflar dergisi, 1942, Sayı II, pp. 279-386.

Bayram M. Bacıyan-i Rum, Selçuklular tarihinde kadın tekilatları [Bacıyan-i Rum, women’s organizations in the history of the Seljuks]. Konya, 1987, 403 p.

Aver’yanov Yu. A. Hadzhi Bektash Veli i sufijskoe bratstvo bektashija [Hadji Bektash Veli and the sufi brotherhood bektashiyya]. Moscow: Mardzhani publ., 2011, 648 p.

Amrahov A. K. Edinobozhie i misticizm: monografiya [Monotheism and mysticism: monograph]. Mahachkala: Lotos publ., 2019, vol. 1, 792 p.

Gemmy mudrosti. Perevod V.A. Smirnova. Izd.: Bejrut, 1980 [Gems of Wisdom]. IN: Smirnov A. V. Velikij shejh sufizma (opyt paradigmal’nogo analiza filosofii Ibn Arabi). Moscow, 1993, pp. 145-321.

Tychinskih Z. А. XVI-XVIII gasyrlarda Kоnbatysh Seberneн mоselman elitasy [Muslim elite of Western Siberia in the 16th-18th centuries]. IN: Fаnni Tatarstan, 2023, no. 1, pp. 93-106.

Hasavnekh A. A. Biograficheskie svedeniya o tatarskom shejhe Muhammad-Zakire al-CHistavi v dagestanskih araboyazychnyh rukopisyah [Biographical information about the Tatar sheikh Muhammad-Zakir al-Chistavi in Dagestan Arabic-language manuscripts]. IN: Izvestiya Dagestanskogo gosudarstvennogo pedagogicheskogo universiteta. Obshchestvennye i gumanitarnye nauki [News of the Dagestan State Pedagogical University. Social Sciences and Humanities], 2012, no. 1 (18), pp. 78-81.

Hasavnekh A. A. Nakshbandijskij shajh Volgo-Ural’skogo regiona M.-Z. Kamalov i ego sochinenie “Tabsirat al-murshidin” [Naqshbandi sheikh of the Volga-Ural region M.-Z. Kamalov and his essay “Tabsirat al-murshidin”]. IN: Uchenye zapiski Kazanskogo universiteta. Seriya “Gumanitarnye nauki” [Scientific Notes of Kazan University. Series “Humanities”], 2013, vol. 155, no. 3 (2), pp. 120-126.

Hasavnekh A. A. Tatar shуekhe Mоhаmmаd Zakir аl-CHistavi turinda yaнa mаg»lуmatlar [New information about the Tatar shaikh M.-Z. Kamalov]. IN: Fаnni Tatarstan, 2016, no. 1, pp. 47-51.

Shimmel’ A. Mir islamskogo misticizma. Per. s angl. N. I. Prigarinoj, A. S. Rappoport [The World of Islamic Mysticism]. Moscow: Aletejya; Enigma publ., 2000, 414 p.

 

Сведения об авторах

Мухаметзянова Лилия Хатиповна, доктор филологических наук, главный научный сотрудник Института языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова Академии наук Республики Татарстан, e-mail: lilmuhat@mail.ru

 

Хасавнех Алсу Ахмадулловна, доктор филологических наук, старший научный сотрудник Бошл, e-mail: alise_12345@mail.ru

 

About the authors

Liliia Kh. Mukhametzyanova, Dr., Chief Researcher of G. Ibragimov Institute of Language, Literature and Art, the Academy of Sciences of Tatarstan Republic, e-mail: lilmuhat@mail.ru

 

Alsou A. Khasavnekh, Dr., Senior Researcher Center of the Written Heritage of the Bulgarian Islamic Academy, e-mail: alise_12345@mail.ru

 

В редакцию статья поступила 21.02.2024, опубликована:

Мөхәммәтҗанова Л. Х., Хасавнех А. А. Суфичыл җәмгыятьләрдә хатын-кыз урыны һәм роле (шәех М.-З. Камалов хезмәтләре нигезендә) // Гасырлар авазы – Эхо веков Echo of centuries. – 2024. – № 1. – C. 160‑170.

 

Submitted on 21.02.2024, published:

Mukhametzyanova L. Kh., Khasavnekh A. A. Sufichyl jamgyyat’larda khatyn-kyz uryny һam role (sheikh M.-Z. Kamalov khezmatlare nigezenda) [The place and role of women in Sufi societies (based on the works of Sheikh M.-Z. Kamalov)]. IN: Gasyrlar avazy – Eho vekov [Echo of centuries], 2024, no. 1, pp. 160‑170.

 

Для получения доступа к полному содержанию статьи необходимо приобрести статью либо оформить подписку.
0 руб.
Другие статьи
В исследовании на основе материалов переписи 1646 г., отложившихся в одном из фондов Российского государственного архива древних актов, охарактеризован состав населения Тетюшского
В статье представлена история одного из лагерей военнопленных, расположенного в г. Пуххайме: его создание, численность трудовая повинность, быт военнопленных, соблюдение международ
Статья, подготовленная на основании архивных мат-лов и соответствующей лит-ры, имеет своей целью выявить роль и степень деятельности Г. С. Губайдуллина в сос-ве Шариатской комиссии
К вопросу о советской государственной вероисповедной политике: постановление Политбюро ЦК ВКП(б) о борьбе с мусульманским религиозным движением (1927-1928 гг.)
В данной статье рассмотрены различные мнения исследователей на причины сталинских репрессий в 1937-1938 гг., при этом охарактеризована советская политика и сложная общественно-поли
Всесоюзное движение «Комсомол – сельской школе» и участие в нем молодежи Татарии (1969 1975 гг.)