Миннуллина Ф. Х., Гарипова Л. Ш. Гаепсездән гаепле каһарман Ш. Усманов

В данной статье рассмотрены литературно-критические статьи и теоретические исследования, посвященные татарскому советскому писателю, драматургу и политическому деятелю, комиссару Красной Армии – Шамилю Усманову, трагически погибшего в годы Большого террора. На примере отдельных статей раскрываются нравственные и философские поиски писателя, глубокая жизненная правда.
Тип статьи:
Научная статья
Язык статьи:
Татарский
Дата публикации:
12.11.2024
Приобрести электронную версию:
0 руб.
Статья представлена в издании
Гасырлар авазы - Эхо веков Echo of centuries № 2 2024
Ознакомительная часть статьи

 

УДК 387.1

 

Гаепсездән гаепле каһарман Ш. Усманов

Ф. Х. Миннуллина, Л. Ш. Гарипова,

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты,
Казан шәһ., Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе

 

The Guilty Hero Sh. Usmanov

F. H. Minnullina, L. Sh. Garipova,

G. Ibragimov Institute of Language, Literature and Art, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan,
Kazan, the Republic of Tatarstan, the Russian Federation

 

Аннотация

В данной статье рассмотрены литературно-критические статьи и теоретические исследования, посвященные татарскому советскому писателю, драматургу и политическому деятелю, комиссару Красной Армии – Шамилю Усманову, трагически погибшего в годы Большого террора. На примере отдельных статей раскрываются нравственные и философские поиски писателя, глубокая жизненная правда.

Abstract

This article deals with the literary and critical articles and theoretical studies devoted to the Tatar Soviet writer, playwright and political figure and the Commissar of the Red Army – Shamil Usmanov, who tragically died during the Great Terror. On the example of individual articles the authors reveal the moral and philosophical views of the writer and the deep truth of life.

Ключевые слова

Ш. Усманов, критика, татарская драматургия, герой, личность.

Keywords

Sh. Usmanov, criticism, the Tatar drama, hero, personality.

 

XX гасырның 30 еллар уртасында булып узган сәяси вакыйгалар илебезнең тарихында аерым бер урын алып тора. 1937-1938 еллардагы халыкка каршы террорның иң киеренке, фаҗигале чоры. Ул елларда илебез буйлап массакүләм репрессия дулкыны уза... Кулга алулар, нахакка яла ягулар, эзәрлекләүләр колач җәя. Үткән гасырның 30 елларында сәяси сәбәпләр аркасында халкыбызның тулы бер катламнары юкка чыгарылды. Миллионлаган совет кешесе, милләттәшләребез сөргеннәрне һәм лагерьларны үтеп, тоталитар системаның корбаннары булды, крестьяннар, интеллигенция, эшчеләр, хәрбиләр сәяси эзәрлекләүләргә дучар ителде. Сталин репрессияләре, беренче чиратта, зыялы катламны юк итә. Дистәләрчә татар язучылары нахакка гаепләнеп, атып үтерелә, хезмәт лагерьларына, сөргенгә озатыла.

XX гасырның азагында башланып киткән үзгәреш җилләре татар халкының мәдәни мирасы белән кызыксынуын көчәйтеп җибәрде. 1920-1930 елларда большевиклар сәясәте нәтиҗәсендә фаҗигале язмышка дучар булган татар әдипләре, күренекле шәхесләренең иҗатларын өйрәнү өчен зур мөмкинлекләр ачылды. Нахакка җәберләнгән татар зыялылары арасында каһарман Кызыл комиссар һәм хәрби җитәкче, Татарстан Республикасын төзүгә зур өлеш керткән сәясәтче, татар совет мәдәниятен тудыруда катнашкан әдип һәм оештыручы Ш. Усманов та бар. Шәхес культы тантана иткән 1937 елның 7 апрелендә татар совет язучысы, җәмәгать эшлеклесе Шамил Хәйрулла улы Усманов милләтчелектә гаепләнеп, бер гаепсезгә кулга алына. 1920 елларда исеме татар мәдәнияте күгендә балкыган, үз хыялларының яртысын да тормышка ашырмаган Ш. Усманов Сталин төрмәсендә юк ителә – әдипнең гомере 1937 елның 3 декабрендә өзелә.

Галимә Д. Заһидуллина язганча: «Әмма бу шәхескә кагылышлы күп кенә мәгълүматлар совет чорында әйтелеп бетмәгән кебек, 39 ел гына яшәгән, хәтта кабере дә билгесез Шамил Усмановның тормышы, эш-гамәлләре бүгенге вазгыятьтә дә ничектер ачылып-ачыкланып бетмәгән килеш кала төсле?!»1. Язучының шәхесен, эшчәнлеген ачуда аның әдәби әсәрләре, замандашларының, галимнәрнең язмалары да ярдәм итә. Әйтергә кирәк, Ш. Усмановка һөҗүм 1930 елда ук башлана. Матбугат битләрендә әдипнең әсәрләрендә революциянең төп көчләрен күрсәтмәүдә, актуаль темаларга игътибар итмәүдә гаепләгән язмалар дөнья күрә. Билгеле булганча, бу елларда бик күп каләм ияләренә нахак гаепләр тагу зураеп китә. Ш. Усманов яла ягучылар белән көрәшкә чыга, кыю рәвештә үз фикерен белдереп бара. Ул Зариф Бәшири белән Садри Җәлалне яклап, язучыларның Мәскәүдә үткән пленумында чыгыш ясый, 1937 елны «Комсомольская правда» газетасында «Чаян агуы» исемле мәкаләсен бастыра. Нахак бәла ягучыларның үзләрен халык дошманнары дип атый. Алга таба Ш. Усманов үзе дә матбугат битләрендә сыйнфый тотнаксызлыкта гаепләнә һәм Үзәк Комитет карарларына каршы килүчегә әйләнә. Мәсәлән, Кави Нәҗми әдипнең «Легион юлы» әсәрендә политик хаталар барлыгын әйтә, милли чикләнгәнлектә гаепли.

1937 елны «Совет әдәбияты»ның дүртенче санында Т. Имаметдиновның 1937 елның 28 апрелендә Татарстан совет язучыларының гомуми чыгышында ясаган доклады дөнья күрә. Биредә ул: «Ш. Усманов – үзен зур активка санап йөрүче иде. Ләкин аның һәр язган нәрсәсе партия өчен зарарлы булып кала иде. Соңгы вакытка кадәр партиягә чит һәм ят эмигрантлар белән бәйләнештә торып килде»2. Биредә Ш. Усмановка түбәндәге гаепләр ташлана:

1. «Сөембикә» журналы редакторы Сөләймановага пенсия ходатае артыннан йөрү.

2. Эсперантист дип, Төркиядәге билгесез студент белән хат алышу.

3. Кытай газеталарында эсперанто телендә мәкаләләр белән чыгу.

4. Әтнә районы колхозларында йөрү, «Милли юл» журналында алар турында мәкалә язу.

5. Чехословакиядагы эмигрантлар белән бәйләнештә тору.

6. Энесенең җинаять кодексының 58 статьясы белән гаепләнеп, аны коткару юлына керү.

Чыгыш ясаучы фикеренчә, Ш. Усмановның әдәби тәнкыйтькә кагылышлы фикерләре дә зарарлы. «Тәнкыйть яхшы нәрсә, ләкин без үзебезнең күренекле язучыларыбызны әдәбият дөньясыннан сызып ташласак, чит илдәге Г. Исхакый нәрсә әйтер?», – дигән җөмләләр куллануын фаразлый. Күрәсең, туры сүзле, үзенең хаклыгын эшчәнлеге белән раслаган Кызыл комиссар киләчәктәге матур тормышны – дөресен әйтеп кенә төзеп була дип ышанган. Әлеге шәхеснең туры сүзлелеген Л. Троцкийга3 язган хатында күреп була. «Махровым цветом расцветает канцелярщина, и к любому “превосходительству” и “Высочеству” было пробиться гораздо легче, чем к ревкомандирам красной Москвы»4. Әлбәттә, бу чор фикере белән килешеп булмый. Д. Заһидуллина искәрткәнчә: «1918 елның маенда, Оренбург төбәгендә атаман Дутов җитәкчелегендәге казаклар активлашкач, Ш. Усманов отряды Көнчыгыш фронтка җибәрелә. Биредә отряд Кәриб Хәйруллин оештырган Оренбург мөселман батальонына кушыла, Шамил исә батальон комиссары итеп билгеләнә. Бу вазифада ул төрле милләт, дин кешеләреннән тупланган хәрби берләшмәләрдә тәртип урнаштыруның авыр икәнлеген күрә. Шул ук вакытта ислам динен, татар телен белгән, башка төрки халыклар белән дә иркен аралашкан (алты төрки халык телендә иркен сөйләшәм, дип яза ул) егетне мөселман гаскәриләр аеруча хөрмәт итәләр. Каты сугышлар узып, батальон Актүбәгә килеп җитә. Шамил исә мөселман батальоны нигезендә 1 200 хәрбидән торган III Интернационал исемендәге легион төзи. Бу легион Яйсан шәһәрен ала, Орскины азат итә, 1919 елның гыйнварында Дутовның казакларын Оренбургтан куып чыгара. Бу вакыйгаларны Ш. Госманов “Легион юлы (Тургай далаларында)” дилогиясендә җентекләп тасвирлый. Ул әсәрне унике ел дәвамында – 1923 елдан 1935 елга кадәр яза»5. Реаль тарихи фактларга, вакыйгаларга нигезләнгән бу әсәрдә язучы төрле милләт вәкилләреннән оешкан интернациональ кызыл гаскәр легионының Гражданнар сугышы чорындагы көрәш юлын сурәтли.

Р. Ишморатның «Истәлекле очрашулар» исемле мәкаләсе Ш. Усманов шәхесен ачуда мөһим роль уйный. Шунысын да әйтеп китү зарур, югарыда телгә алынган Т. Имаметдинов язмасында Р. Ишмортка да тәнкыйть сүзе әйтелеп кителә. Биредә ул, театр сәнгатенә тукталып, Ф. Сәйфинең, Ш. Усмановның, Н. Исәнбәтнең зарарлы әсәрләре һичбер тоткарлыксыз театр сәхнәләрендә куелып килгән дип чыга. Мәкалә авторы уйлавынча, Р. Ишморат К. Тинчурин әсәрләрен, аның белән дус булганлыктан, зур хәзерлек белән куярга тырыша, эчтәлек ягыннан Тинчурин әсәрләреннән ким булмаган Т. Гыйззәтне сәхнәләштермәү өчен төрле юллар таба, куелган очракта начар, түбән хәзерлек белән куела6. Ш. Усманов 1933 елда З. Вәлидинең7 һәм башка тарихи шәхесләрнең милли сәясәтен күрсәтүне максат итеп куйган «Кичеккән фәрман» исемле пьесасын яза. Әсәрнең язмышы да кызыклы. Драма иң яхшы драма әсәрләренә уздырылган Бөтенсоюз конкурсында махсус билгеләнеп, сәхнәгә кую өчен театрларга тәкъдим ителә, 1935 елда Мәскәүдә «Страна родная» исеме белән бастырыла. Шуңа да карамастан, 1937 елда Я. Рыжанин драмага тискәре рецензия язып чыга. Автор әсәрне бастырган нәшриятны сәяси хата ясауда гаепли, сатудан, китапханәләрдән алырга кирәклеген ассызыклый. 1938 елның 8 апрелендә Ш. Усмановның әсәрләре киң җәмәгатьчелектән читләштерелә. Үз чорында тәнкыйтькә дучар булган әлеге сәхнә әсәре Р. Ишморат тарафыннан уңай бәя ала: «Үзенең әсәрләре белән халкыбыз күңелендә күренекле урын алган Шамил Усманов белән мин 1920 еллар азагында гына таныштым. Ләкин 1919-20 еллардан ук мин аны “Канлы көннәрдә” исемле пьесасы аша яхшы белә идем. Гражданнар сугышы барган чорда Кызыл Армия тарафдарларын, Совет дәүләте өчен җаннарын, тәннәрен аямыйча көрәшүче кешеләрне гәүдәләндергән бу пьесаны без яшьләр-комсомолецлар бик бирелеп, дулкынланып укый идек. ... Минем күңелемдә тирән эз калдырган бу язучы һәм Кызыл Армия сафында үзе дә ак бандаларга каршы көрәш алып баручы кыю комиссарны күрәсем, аның белән танышасы килү бик табигый иде. Һәм мин 1926-27 елларда бу бәхеткә ирештем дә. Гаҗәеп мөлаем чырайлы, саф күңелле кешеләргә карата бик игътибарлы бу кеше беренче күрүдә үк миндә үзенә карата тирән хөрмәт уятты»8. Татар әдибе Й. Гәрәйнең (1904-1988) 1959 елда Ш. Усманов хакында язылган истәлеге дә язучы шәхесен ачыклауда, өйрәнүдә әһәмияле чыганакларның берсе: «Ш. Усманов тулы, түгәрәк йөзле, сөйкемле, телгә бик бай. Мөлаем сүзле, ифрат түбәнчелекле кеше булып яши хәтердә. Аның белән бары өч-дүрт тапкыр очраштым шикелле. Ләкин ул күз алдыннан һич тә китмәде. 1937 ел аның кулга алынуы мине тәмам исәнгерәтте. Юк. Алай ук түгел. Гаҗәпләндерде. Юк. Алай гына түгел. Шаккаттырды. “Шундый кеше дә дошман булыр икән!” ...“Дошман”, имеш!.. Үзләре – дошман!»9. Истәлектә Ш. Усмановның спектакльләре хакындагы фикере дә кызыклы: «Яхшы пьеса бит ул... Рольләр сәхнәдә калмыйлар. Синең белән бергә өйгә ияреп кайта...»10. Й. Гәрәй үзе дә нәкъ шундый пьесалар тудырырга тырышкан.

Ф. Галимуллин фикеренчә, «язучылык автор өчен сәяси эшчәнлегендә таяныч, халыкка сәяси вазгыятьне аңлату ысулы булып торган. Әсәрләре тормышның үзеннән, аны борчыган әйберләрдән алынган. Ул чынлап та шул чорда зур популярлык казана. Әсәрләре театрларда, төрле оешмаларда, хәрби частьләрдә яңгырый. Көн сулышын чагылдырган әсәрләргә ихтыяҗ зур була. Ш. Усманов Татарстанның, татар халкының дәүләтчелеген төзүдә, аның мәдәниятен, сәнгатен үстерүдә әйдәүче булып бара»11. Үзенең бер мәкаләсендә Ш. Усманов болай дип яза: «Мин язучылыкны үземә һөнәр, кәсеп итеп алган профессионал түгел. Язучылык – ярдәмчел хезмәтем генә»12. Гомумән, Ш. Усманов, башка язучылар кебек, үз татар әдәбиятына гадел җәмгыять төзү, шуның өчен көрәшү идеяләрен алып килә.

Билгеле булганча, 1914 елда Ш. Усманов Акчуриннарның Сембер губернасы Зөябаш (Гурьевка) авылында урнашкан туку фабрикасына эшкә китә. Ике мең татар эшчесен туплаган туку фабрикасындагы тормыш төпле дини һәм дөньяви белем, тәрбия алган Габдуллага[1] бик көчле тәэсир итә, аның карашларын үзгәртә. Эшчеләрнең өметсез, караңгы, фабрика белән тулай торак арасында юктан кызык табып үткәргән көнитеше егеткә чыгып булмаслык баткаклык булып тоела. 1917 елның 10 мартында ул большевиклар партиясенә языла. Хәрби хезмәткә алынып, июль аенда Шамил Сызрань шәһәре запас полкында теркәлә, солдат советына сайлана. Шушы вакыттан аның хәрби-сәяси эшчәнлеге башлана13. Эшчеләр мохитенә эләгеп, ул гади халыкның иң хокуксыз катламнары тормышын күрә. Шуннан чыгу юлын эзләгәндә, һәркем өчен тигез бәхетле социалистик тормыш төзүгә ышана, көчен шушы эшкә багышларга карар итә. Октябрь революциясеннән соң совет әдәбияты төп тема итеп инкыйлаб һәм гражданнар сугышы вакыйгаларын алды. Фронт, сугыш, Кызыл Армия, хәрби коммунизм, дин һәм дин әһелләре белән көрәш, хезмәт, тормыш төзү, яңа кеше, гаилә формалашу, завод-фабрикалар, хезмәт процессы, совет крестьяны психологиясе, эшчеләр көнкүреше һ. б. темалар актуальләшә, гаилә эчендәге мөнәсәбәтләр дә инкыйлаби яссылыкта бирелә. 1920-1930 елларда язылган пьесаларда инкыйлабның тарту көче, тормышның давыллы каршылыклары аша халыкның инкыйлабка килүе тасвирлана. Болар барысы да герой концепциясенең, идеянең үзгәрешенә китерә. Хәрби җитәкче булган, Татарстан Республикасын төзүдә катнашкан Ш. Усманов та – үз иҗатында яңа дөнья өчен көрәшне аеруча калку чагылдырган һәм үз гомерен шушы көрәшкә багышлаган шәхес. Әлеге шәхеснең эшчәнлеген, теләк-омтылышларын ачуда, каләм иясенең әсәрләре дә, мәкаләләре дә ярдәм итә. Бу елларны мәкаләләрдә «бөек юлбашчы» исеме еш телгә алына. А. Яхин фикеренчә, Ш. Усманов бер генә әсәрендә дә, бер генә мәкаләсендә дә Сталин исеме юк14. Мәсәлән, 30 елларда язган «Тарих сере» хикәясендә ул илебезнең язмышы хакында уйланып, киләчәктә партиянең абруе кими барачагын ассызыклый. Партияләр арасында дошманлык башланырга тора дигән фикер үткәрә. Ул ил язмышының Ленин күрсәткән юлдан тайпылуын 30 нчы елларда ук күреп ала. Усмановның башына җитәр өчен тырнак астыннан кер эзләүчеләргә шул хикәя үзе генә дә җиткән булыр иде15.

18 яшендә большевиклар партиясенә кергән, махсус хәрби белеме һәм әзерлеге булмаса да, зур хәрби дәрәҗәгә ирешкән җитәкче, күпчелек әсәрләрен Гражданнар сугышына багышлаган үткен каләмле язучы Шамил Усмановның данлы исемен җәмәгатьчелеккә кире кайтаруда кызы Айсылу Сагайдак-Усманова зур хезмәт куйды. Әтисе турында замандашлары истәлекләрен туплап һәм язучының шәхси архивын өйрәнеп язган «Глазами памяти» китабы (1982, 1988) һәм «Перебитые крылья» (2014) тарихи романы Шамил Усманов шәхесен эш-гамәлләре һәм уй-омтылышлары үремтәсендә мәңгеләштерә. Әдипнең 125 еллыгы уңаеннан 2023 елның 20 декабрьдә Казанда Милли китапханә сәхнәсендә Хәбир Ибраһимов язган «Сынган канат» дип аталган пьеса сәхнәләштерелде. Биредә сәхнә әсәре авторы, режиссер да Ш. Усмановның шәхесен, иҗатын, иҗтимагый-сәяси эшчәнлеген, милләтпәрвәр булуын курсәтүгә алыналар.

Ш. Усманов – 1920-1930 елгы сәяси вакыйгаларда кайнап, әдәбиятка бу чорның портретын тасвирлап калдырган язучы, халкының бәхетле киләчәге социалистик җәмгыять төзүдә дип ышанган, шуның өчен кулына корал тотып сугышкан, ил мәнфәгатьләрен алгы планга куеп, гаскәри, җитәкче һәм язучы сыйфатында тырышып эшләгән, һәм шул җәмгыятьнең корбаны булган зат. Ш. Усмановның милләт өчен эшләре зур һәм ул тарихчылар һәм әдәбиятчылар тарафыннан тиешенчә бәяләнергә тиеш.

 

ИСКӘРМӘЛӘР:

1. Заһидуллина Д. Шамил Усманов: матур тормыш төзүгә багышланган гомер // Казан утлары. – 2023. – № 12. – Б. 154.

2. Имаметдинов Т. Татарстан Совет язучыларының хәле турында. (Татарстан совет язучыларнының гомуми чыгышында ясаган доклады) // Совет әдәбияты. – 1937. – № 4. – Б. 21-28.

3. Лев Давыдович Троцкий (1879-1940) – революционер һәм сәяси эшлекле.

4. Яхин А. Шамил Усманов (1898-1938): тормышы һәм иҗтимагый-политик эшчәнлеге турында документаль очерк. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1963. – 40 б.

5. Заһидуллина Д. Күрс. хез. – Б. 155.

6. Ишморат Р. Истәлекле очрашулар // Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәге, 73 ф., 1 тасв., 232 сакл. бер.

7. Зәки Вәлиди (1890-1970) – милли азатлык хәрәкәте җитәкчесе, тарихчы, тюрколог.

8. Ишморат Р. Истәлекле очрашулар // Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәге, 73 ф., 1 тасв., 232 сакл. бер.

9. Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәге, 136 ф., 1 тасв., 44 сакл. бер.

10. Шунда ук, 1 кгз.

11. Галимуллин Ф. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында Шамил Усмановны искә алдылар Электрон ресурс. Керү режимы: https://tatar-inform.tatar/news/tel-adabiyat-ham-sangat-institutynda-samil-usmanovny-iska-aldylar-5880547? (мөрәҗәгать итү көне: 26.02.2024).

12. Яхин А. Шамил Усманов (1898-1938): тормышы һәм иҗтимагый-политик эшчәнлеге турында документаль очерк. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1963. – 40 б.

13. Заһидуллин И. Кызыл комиссар Шамил Усманов. Электронный ресурс. Керү режимы: https://kazanutlary.ru/news/h-ter/samil-usmanov-matur-tormys-tozuga-bagyslangan-gomer (мөрәҗәгать итү көне: 26.02.2024).

14. Шунда ук.

15. Яхин А. Шамил Усманов (1898-1938): тормышы һәм иҗтимагый-политик эшчәнлеге турында документаль очерк. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1963. – 122 б.

 

Әдәбият исемлеге

Галимуллин Ф. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында Шамил Усмановны искә алдылар. Электрон ресурс. Керү режимы:  https://tatar-inform.tatar/news/tel-adabiyat-ham-sangat-institutynda-samil-usmanovny-iska-aldylar-5880547? (мөрәҗәгать итү көне: 26.02.2024).

Заһидуллин И. Кызыл комиссар Шамил Усманов. Электронный ресурс. Керү режимы: https://clck.ru/3DMon3 (мөрәҗәгать итү көне: 26.02.2024).

Заһидуллина Д. Шамил Усманов: матур тормыш төзүгә багышланган гомер // Казан утлары. – 2023. – № 12. – Б. 150-160.

Мостафин Р. Һәрберсен исемләп искә алыйк. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2014. Б. 237-239.

Мусин Ф. Әдәби хәрәкәт // Татар əдəбияты тарихы: сигез томда. 5 т. – Казан: Татар. кит. нəшр., 2017. – Б. 39-63.

 

References

Galimullin F. Tel, edebiyat һеm sengat’ institutynda Shamil Usmanovny iske aldylar. Elektron resurs. Kerү rezhimy: https://tatar-inform.tatar/news/tel-adabiyat-ham-sangat-institutynda-samil-usmanovny-iska-aldylar-5880547? (morejegat’ itү kone: 26.02.2024) [The Institute of Language, Literature and Art honoured the memory of Shamil Usmanov. Electronic resource. Access mode: https://tatar-inform.tatar/news/tel-adabiyat-ham-sangat-institutynda-samil-usmanovny-iska-aldylar-5880547? (date of access: 26.02.2024)].

Zaһidullin I. Kyzyl komissar Shamil Usmanov. Elektronnyi resurs. Kerү rezhimy: https://clck.ru/3DMon3 (morejegat’ itү kone: 26.02.2024) [The Red Commissioner Shamil Usmanov. Electronic resource. Access mode: https://clck.ru/3DMon3 (date of access: 26.02.2024)].

Zaһidullina D. Shamil Usmanov: matur tormysh tоzygе bagyshlangan gomer [Shamil Usmanov: the life devoted to creating beautiful life]. IN: Kazan utlary [Kazan Lights], 2023, no. 12, pp. 150‑160.

Mostafin R. Һerbersen isemlep iske alyik [We will name each one by their own name]. Kazan: Tatar. kit. neshr., 2014, pp. 237-239.

Musin F. Edebi khereket [The literary movement]. IN: Tatar edebiyaty tarikhy: sigez tomda. 5 t. [The History of the Tatar literature: in eight volumes. Volume 5]. Kazan: Tatar. kit. neshr., 2017, pp. 39-63.

 

Фотолар Ш. Усмановның 125 еллыгына багышланган буклеттан алынды (кара: Шамил Усманов (1898-1937) / Буклетны әзерләүче А. Ф. Ганиева. – Казан, 2023. – 15 б.).

The photos taken from the booklet for the 125th anniversary of Sh. Usmanov (see: Shamil Usmanov (1898-1937) / The compiler of the booklet A. F. Ganeeva. – Kazan, 2023. – 15 p.).

 

Сведения об авторах

Миннуллина Фатыма Халиулловна, кандидат филологических наук, старший научный сотрудник отдела литературоведения Института языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова АН РТ, e-mail: minnullina77@ mail.ru

 

Гарипова Лейля Шамиловна, кандидат филологических наук, старший научный сотрудник Центра письменного наследия Института языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова АН РТ, e-mail: leilyashamilevna@mail.ru

 

About the authors

Fatyma Kh. Minnullina, Candidate of Historical Sciences, Senior Researcher at the Department of Literary Studies at the G. Ibragimov Institute of Language, Literature and Art of the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan, e-mail: minnullina77@ mail.ru

 

Leyla Sh. Garipova, Candidate of Philological Sciences, Senior Researcher at the Centre of Written and Musical Heritage of G. Ibragimov Institute of Language, Literature and Art of the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan, e-mail: leilyashamilevna@mail.ru

 

В редакцию статья поступила 16.05.2024, опубликована:

Миннуллина Ф. Х., Гарипова Л. Ш. Гаепсездән гаепле каһарман Ш. Усманов // Гасырлар авазы – Эхо веков Echo of centuries. – 2024. – № 2. – C. 161-168.

 

Submitted on 16.05.2024, published:

Minnullina F. H., Garipova L. Sh. Gaepsezden gaeple kaһarman Sh. Usmanov [The Guilty Hero Sh. Usmanov]. IN: Gasyrlar avazy – Eho vekov [Echo of centuries], 2024, no. 2, pp. 161-168.

 

 

[1] Тугач бирелгән исеме.

 

Для получения доступа к полному содержанию статьи необходимо приобрести статью либо оформить подписку.
0 руб.
Другие статьи
Статья посвящена Фестивалю родословной «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез», который проводится Государственным комитетом Республики Татарстан по архивному делу с 2019
В статье освещаются формы участия татарского общества г. Чистополя и его депутации, представленной И. Камаловым, Г. Бадамшиным и Г. Исхаки, в петиционном движении 1905 г.
Антирелигиозная агитационная кампания в периодической печати конца 1920-х гг. (по материалам газеты «Пролетарский путь»)
Организация учебной деятельности в татарских сельских школах в 1930-х гг.
Статья затрагивает проблему ликвидации еще сохранившихся к началу 1960-х гг. церквей в рамках проводимого в стране антирелигиозного курса
Данная статья посвящена развитию полеводства в Ульяновской области во второй половине 1970-х – середине 1980-х гг.