Макарова В. Ф. Хәсән Сарьян иҗаты: татар совет җәмгыятенә тәнкыйди караш

В статье рассматривается творчество яркого представителя национальной прозы 1960-1970-х гг. Хасана Сарьяна (1930-1978). Он успешно использовал возможности иносказания, иронии, делал успешные шаги в поиске приемлемых способов донесения истины, в сохранении общечеловеческих ценностей, национальных традиций татарской литературы. Изучение художественных особенностей творчества этого талантливого писателя позволяет глубже понять непростую ситуацию в татарской прозе советского периода. Первые рассказы писателя, в которых вместо существовавшей в татарской советской прозе тенденции критики отдельных черт характера простых людей, показаны и оценены негативные стороны советской действительности как явления системные. К сожалению, они долгое время оставались вне внимания критики и литературоведения. Наш анализ показывает, что первые рассказы Х. Сарьяна послужили катализатором формирования сатиричес­кого отношения к советской системе – вопреки ограничения идеологического плана и, что в своих повестях писатель разрушил миф о советской действительности. Х. Сарь­ян при помощи подтекста сумел показать свое отношение ко многим отрицательным явлениям реальной действительности.
Рубрика:
Тип статьи:
Научная статья
Язык статьи:
Татарский
Дата публикации:
31.03.2026
Приобрести электронную версию:
0 руб.
Ознакомительная часть статьи
УДК 821.512.145 EDN DBANTB Хәсән Сарьян иҗаты: татар совет җәмгыятенә тәнкыйди караш В. Ф. Макарова, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Казан шәһ., Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе Hasan Saryan’s Creative Work: a Critical Look at Tatar Soviet Society V. F. Makarova, Institute of language, literature and art named after G. Ibragimov of the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan Kazan, Republic of Tatarstan, Russian Federation Аннотация В статье рассматривается творчество яркого представителя национальной прозы 1960-1970-х гг. Хасана Сарьяна (1930-1978). Он успешно использовал возможности иносказания, иронии, делал успешные шаги в поиске приемлемых способов донесения истины, в сохранении общечеловеческих ценностей, национальных традиций татарской литературы. Изучение художественных особенностей творчества этого талантливого писателя позволяет глубже понять непростую ситуацию в татарской прозе советского периода. Первые рассказы писателя, в которых вместо существовавшей в татарской советской прозе тенденции критики отдельных черт характера простых людей, показаны и оценены негативные стороны советской действительности как явления системные. К сожалению, они долгое время оставались вне внимания критики и литературоведения. Наш анализ показывает, что первые рассказы Х. Сарьяна послужили катализатором формирования сатиричес­кого отношения к советской системе – вопреки ограничения идеологического плана и, что в своих повестях писатель разрушил миф о советской действительности. Х. Сарь­ян при помощи подтекста сумел показать свое отношение ко многим отрицательным явлениям реальной действительности. Abstract The article examines the work of a prominent representative of the national prose of the 1960s and 1970s, Hasan Saryan (1930-1978). He successfully used the possibilities of allegory and irony, and made successful steps in finding acceptable ways to convey the truth and preserve universal values and national traditions of Tatar literature. Studying the artistic features of this talented writer’s work allows us to gain a deeper understanding of the complex situation in Tatar prose during the Soviet period. Unfortunately, the writer’s first stories, which, instead of the tendency in Tatar Soviet prose to criticize individual traits of ordinary people, showed and evaluated the negative aspects of Soviet reality as systemic phenomena, were largely ignored by critics and literary scholars for a long time. Our analysis shows that H. Saryan’s early stories served as a catalyst for the development of a satirical attitude towards the Soviet system, despite the limitations imposed by ideology. In his stories, the writer destroyed the myth of Soviet reality H. Saryan used subtext to express his opinion about many negative aspects of reality. Ключевые слова Татарская литература, оттепель, Хасан Сарьян, сатира, ирония, юмор, демифологизация, подтекст, символ, советская действительность. Keywords Tatar literature, the thaw, Hasan Saryan, satire, irony, юмор, демифологизация, подтекст, символ, советская действительность. «Хрущев җепшеклеге» 1950 елларда башлап җибәргән үзгәрешләр татар совет әдәбиятында соңарып, 1960 елларның ахырында гына күренә башлый. Бер яктан, татар прозасы моңа кадәр тыелган тема-мотивларга мөрәҗәгать итә һәм бер төркем язучылар иҗатында (Г. Минский, Ә. Еники һ. б.) шәхес культы, коллективлаштыру мәсьәләләре калкулана. Шуның белән бергә, моңа кадәр совет идеологиясе караңгылык дәвере итеп күрсәткән инкыйлабка кадәрге тормышны, татар халкының иҗтимагый һәм мәдәни яшәешен мөмкин кадәр дөреслеккә якын килеп тасвирлау башлана (Г. Бәширов). Әсәрләрнең геройлары итеп көчле татар кешеләрен, каһарманнарны сайлау да (Г. Әпсәләмов, Г. Ахунов) шушы яңарышның бер чаткысы дия алабыз. Әмма иң мөһиме – аерым бер язучылар иҗатында максатчан рәвештә совет җәмгыятендәге кимчелекләрне, андагы партия эшлеклеләренең характерын ачу күзәтелә. Мондый язучыларны әйдәп барган иҗатларның берсе Хәсән Сарьян исеме белән бәйле. Хәсән Сарьян (Сарьян Салихҗан улы Хәсәнов) 1930 елның 24 мартында Башкортстанның Илеш районы Иске Аю авылында дөньяга килә. Төрки бабаларыбыз мисалында, алтынга тиңләп, аңа Сарыҗан дип исем кушалар. Укымышлы мулла-мөәзиннәр, әдәбиятка уникаль каләм ияләре биргән Еникеевлар нәселеннән булган әнисе Мәдхиҗамал улында кечкенәдән татар халык иҗатына, мәдәният-сәнгатькә мәхәббәт тәрбияли. Тирә-якта алтын куллы балта остасы буларак танылган әтисе Салихҗан вафат булганда Сарыҗанга алты гына яшь була. Аңа рәхимсез сугыш елларының ачысын татырга, кечкенәдән үк авыр эшкә җигелергә туры килә. Сарыҗан башлангыч белемне туган авылында ала. Күрше Теләкәй авылы мәктәбен тәмамлагач, 1945-1946 елларда авылдан-авылга Чаллы районы һәвәскәр сукыр артистларын җитәкләп, тамак ялына концерт-спектакльләр күрсәтеп йөри. Аннан соң янә үз авылларына кайтып, 1948 елның көзенә кадәр колхоз эшендә һәм клуб мөдире хезмәтендә була. 1948-1951 елларда Сарьян Бөре татар педагогия училищесын, аннан соң Уфа педагогия институтын кызыл диплом белән тәмамлый. 1955 елда аның беренче хикәяләр җыентыгы басылып чыга. Язучы Уфада «Кызыл таң», «Совет Башкортостаны» газеталары һәм «Һәнәк» журналы редакцияләрендә әдәби хезмәткәр булып эшләп ала, 1957-1960 еллар аралыгында Башкорт дәүләт университетының филология бүлегендә татар теле тарихыннан һәм хәзерге татар теле курсыннан лекцияләр укый. Күңеле татар мәдәни үзәге булган Казанга тартыла. 1960 елның октябрендә Хәсән Сарьян гаиләсе белән Казанга күчеп килә һәм тел белгече, проза остасы булып таныла. 1965 елның ахырларына кадәр башта «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә») журналы редакциясендә җаваплы сәркатип, соңыннан СССР Әдәби фондының Татарстан бүлеге директоры һәм «Идел» альманахының мөхәррире булып эшли. Гомеренең соңгы елларында ул профессиональ язучы сыйфатында фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә. Танылган тел һәм әдәбият белгечләре, галимнәр Х. Сарьянны фәһемле тел галиме буларак та бәялиләр. Х. Сарьянның татар тел белеме, сөйләмият өлкәсенә керткән өлеше зур. Ул татар теленең аңлатмалы сүзлеген төзүдә актив катнаша, радиодан тел мәсьәләләренә багышланган күп санлы даими тапшырулар алып бара («Тел күрке – сүз»), тел һәм стиль мәсьәләләренә кагылган китап­лар бастыра («Уеңны уйдырып сал» (1977) дигән тел, әдәби осталык хакындагы мәкаләләр җыентыгы бигрәк тә әһәмиятле), тәрҗемә эше белән шөгыльләнә (Чыңгыз Айтматовның «Гүзәлем Әсәл» повестен татарчага тәрҗемә итә). Язучы 1978 елның 21 сентябрендә кинәт вафат була, Казанның мөселман зиратына күмелә. Х. Сарьянны олпат язучылар истәлекләрендә олы хөрмәт белән искә алалар, җылы хатирәләре белән бүлешәләр. Замандашлары язуынча, Сарьян тормыш гаделсезлегеннән туган «теләк» белән «таләп» каршылыгын авыр кичерә. Сарьянның рухи халәте, яшьли китүе турында уйланып, Ә. Еники «аның күңел сизгерлеге һәм эчтән уйланулары күпләрнекеннән тирәнрәк тә, газаплырак та булып чыкты», ди. Бу урында язучының иң көчле сатирик әсәре булган «Нокталы өтер» повестеның, 1967 елда язылып та, 1990 елда гына басылып чыга алуын әйтергә кирәк. Әмма без әлеге әсәрнең татар әдәбиятына йогынтысы булганлыкны инкарь итә алмыйбыз: ул, кулдан-кулга йөреп, әдәбиятка якын булган һәркемгә барып ирешкән була. «Оста иде Сарьян. Аның осталыгы турында легендалар йөри. Йортын да үзе салып, коймасын да үзе тоткан, китап шкафын да үзе ясаган. Әткәсеннән калган һөнәрне ул күз карасы кебек саклаган. Оста Сарьян. Балта остасы. Проза остасы. Тел остасы. Андый осталар сирәк туа», – дип яза якташы, күренекле шагыйрь Р. Миңнуллин «Кызыл таң» газетасына әзерләгән язмасында. Шагыйрь Сарьянның телгә игътибарын һәм ихтирамын – туган төбәге, гаиләсе тәрбиясе белән аңлата: «Һәрбер сүзе уйланган, һәр җөмләсе ювелирларча шомартылган булыр аның. Сүзләрдән шулкадәр образларны, бизәкләрне тагын кем генә ясый ала икән бездә? Андыйлар бардыр, әмма барыбер Сарьянга җитми инде. Аны укуы рәхәт, әсәрләренең тәме күңелгә, җанга йогып кала. Телебезнең матурлыгын беләсе килгәннәр Сарьянга мөрәҗәгать итсен! Агач тел белән язучылар Сарьянны өйрәнсен! Телнең зур байлык, алтын хәзинә икәненә ышанмаучылар Сарьянны укысын! Менә ул кемдә тел!». Күп кенә төрки телләрдә сөйләшкән, илебез халыкларының китапларын оригиналларында укыган Х. Сарьянга тел мәсьәләләрендә кайвакыт Г. Бәширов, М. Әмир, Ә. Еники кебек аксакал язучылар да мөрәҗәгать итә, киңәшләшә торган була. «Х. Сарьян олы классик әдипләр традицияләренә, халык иҗатына, авыл халкының, аерым төбәкнең тел үзенчәлекләренә нык таяна, туган телнең нечкә төсмерләрен яхшы сиземли, гомумән, тел кадерен белеп эш итә», – дип бәяли язучы иҗатын танылган әдәбият белгече Р. Сверигин да. «Бер ананың биш улында» саллы каләмле әдип җәмгыятьтә кеше җанын таркатырга үрелгән астыртын көчләрне алдан сизенеп, тормышны кырыс чынбарлыгы белән сурәтләп бирде һәм шуның белән сиксәненче еллар прозасында иң көчлеләр рәтенә басты,.. Кызганычка каршы, укучыга тәкъдим итәр алдыннан авторны әсәренең кискен урыннарын кыскартырга, бераз шомартырга мәҗбүр итәләр», – дип билгеләп үтә М. Галиев. Әлеге истәлекләрдән Хәсән Сарьянның, иҗаты ялган-ясалма чорга туры килүенә карамастан, тормышны дөрес чагылдырган, хакыйкый юнәлештән тайпылмаучы әдипләрнең берсе булуы аңлашыла. Чыннан да, аның милли рух кебек изге һәм асыл төшенчәләрне санга сугып бетермәгән заманда халык язмышы, теле, гореф-гадәтләре өчен борчылып язган, яңа фикер-карашлар алып килгән әсәрләре татар әдәбиятының милли традицияләрен яңартуга зур өлеш керттеләр. Язучының «Әткәм һөнәре» (1965), «Нокталы өтер» (1967), «Бер ананың биш улы» (1976), «Җәза» («Егет язмышы», 1978) повестьлары, хикәяләре үз вакытында, И. Низамов язганча, «...социалистик реализм кысаларына яраклаштырмыйча, ә бәлки халкының рухи ихтыяҗына, үзенең җан халәте туры килгәнгә язылган, шуңа күрә укучыларының да күңеленә дым көтеп зарыккан туфракка җылы, шифалы яңгыр суы кебек көчләмичә, көчәнмичә, үзеннән-үзе сеңгән иҗат сутлары буларак кабул ителгән әсәрләр иде». Дөнья әдәбияты белән багланышларның, чын сәнгатьлелеккә омтылган иҗат көчләренең җанлануы күзәтелгән елларда дәртләнеп әдәбиятка килгән Х. Сарьян башлангыч иҗатында ук замандашларын үз чоры проблемалары хакында җитди уйлануларга китергән әсәрләр иҗат итә. Бу дәвердә татар әдәбиятында да, СССР халыклары әдәбиятында да тәнкыйть объекты – гади кешенең холык-фигыль сыйфатлары дәрәҗәсенә төшерелгән була. Партия функционерларын, эреле-ваклы җитәкчеләрне, бигрәк тә – совет идеологиясенең системалы кимчелекләрен әдәбият мәйданына чыгару тыела. 1930 еллардан башлап бу тәнкыйтьтә – совет дәүләтен төзүгә, якты киләчәккә каршы төшү дип бәяләнә. Менә шушы шартларда Х. Сарьянның әсәрләре сатираның иҗтимагый тормышка йөз белән борылуын күзәтергә мөмкинлек бирә. Язучы бер-бер артлы җитәкче һәм җәмгыять, идарә, коллектив мәсьәләләрен калкытып куйган әсәрләр иҗат итә. Аның «Дөнья бу» (1956), «Ул» (1969), «Чәмәт – фәннәр кандидаты» (1962) хикәяләрендә коллык психологиясе, формальлек, күз буяу күренешләре совет чынбарлыгына хас, аның идеологик асылы белән бәйле сыйфатлар буларак тәнкыйтьләнә. Әйтик, «Хәерсез» (1962) хикәясендә автор әрәмтамакларга безнең арабызда урын булмаска тиеш дигән фикерне куәтли. Беренче карашка, әсәр совет әдәбиятындагы хезмәтне данлау белән тәңгәл килсә дә, асылда әрәмтамаклыкны шушы идеология китереп чыгарган сыйфат дигән нәтиҗәгә китерә. «Сылтау» (1977) хикәясендә әхлаксызлыкка илтүче эчкечелекне тәнкыйтьли. «Управдом Гайсин» (1962) хикәясендә автор эш урыныннан явыз ният белән файдаланучыларны тәнкыйть утына тота – монысы инде цензураның иң яратмаган темасы була. Җилкуар Гайсин «ярты» кыстырып килгән кешегә генә барын да эшли, башкаларның гозерен үтәми. Язучыны тормышта күбәеп киткән кимчелекләрнең берсе – формальлек борчый («Кирәкле урыннар» (1969), «Буш куык» (1969). Мәсәлән, «Дөнья бу!» (1956) хикәясендә кешеләрдәге күз буяу, ялагайлык, булдыксызлык, әрсезлек кебек сыйфатлар белән беррәттән, матбугаттагы формальлек тә бик ачык тәнкыйтьләнә. Әсәрдә институт бетереп килгән яшь белгечнең редакциядә әдәби хезмәткәр булып эшләве, өч йөзләп иҗатчыга бер үк шаблон буенча җавап хатлары язып утыруы бәян ителә. Иҗатчы талантлымы, юкмы – беренче чиратта кеше. Әдәби хезмәткәр моны онытып җибәрә. Чөнки ул эшенә шулай ук формаль караган, «пенсиягә китмичә комсызланып» утырган мөдиренә ярарга тырыша. «Ул (бүлек мөдире. – М. В.) мине кочаклап алды да, карт иреннәре белән уңнан да, сулдан да үбә башлады, битләремне чылатып бетерде. Мин шатланып түзеп торам. Түзмәс идең – дөнья бу! – иртәгә үк үземнең әйберне (мәкаләне. –) бирергә уйлыйм»Әлеге өзектә төрле әдәбиятларда, шулай ук татар сүз сәнгатендә күп тасвирланган «коллык психологиясе» чагыла. Мөдире мактаганнан соң герой, кызып китеп, редакциягә килгән хатларны принципиаль икенче мәгънә килеп чыгарлык итеп кыскартып бетерә. «Дөрес, мәкаләләрнең дә төрлесе була: кайсы, мәсәлән, юкәгач кебек йомшак, ә кайберләре имән кебек каты була – һичничек шомартмалы, кисмәле генә түгел. ...Бер-ике айдан соң мәкаләләрне минем кебек кыскарта, минем кебек шомарта алган бер генә хезмәткәр дә юк иде» – дип, герой үзенең «уңышлары» белән мактана. Тик бу – автор маскасы гына. Чынында исә, авторның тышкы мактавы артында шулай ук цензура аранына куып кертелгән матбугатны хурлау, көлү чагыла, аның үсендерү формасы инкарь итүне белдерә. Ягъни, язучы ирония алымын уңышлы куллана. Дөрес, һәр әсәрендә, аларның укучыга барып җитү-җитмәү мөмкинлеген уйлап, Сарьян финалны кимчелекләрне төзәтү белән төгәлли. Шул исемдәге хикәядәге урыныннан алып ташланган «управдом Гайсин» кебек үк, редактор алмашынгач, әдәби хезмәткәргә көн бетә – яңа редактор аның мәкаләләрен кабул итми башлый. «Без эшләп биргән материалны я бөтенләй бракка чыгарып, я кабат эшләргә дип, кире бора башлады. Прямо, каныкты бу безгә. Көнчелләр күп иде шул, көнчелләр... Шулар чолгап алды редакторны», – дип, автор гаепне кешегә өя. Ф. Хатипов язганча, мәзәкләрдә, комик әсәрләрдә хурлау, яманлау сүзе, туп кебек, әйтүченең үзенә әйләнеп кайтучан, үзен сыйфатлаучан була. Биредә дә шул хәлне күрәбез. Тиздән әлеге әдәби хезмәткәрне, «балта остасы» дигән исем тагып, хатын-кызлар янына корректорскийга күчерәләр. Шул рәвешле, әсәрдә түрәгә ярарга тырышучы, эшкә формаль караучы адәмнән ачы көленә. Асылда, язучы шушы хәлгә юл куйган системаның шомарту-матурлау сыйфатына, шул матурлаучыларны үстереп торуына игътибар юнәлтә. Язучының «Финал» (1963) исемле сатирик хикәясе исә әдәбият-сәнгать өстеннән административ басым көчәйгән елларда язылган. Әсәрдә ай буе, бер оешмадан икенчесенә «типкәләнеп» йөреп, алданган, түбәнсенгән яшь язучы (студент) мисалында иҗади инициативаның басылып яшәве күрсәтелә. Хикәядә кәгазь волокитасы, җитәкчеләрнең җавапсызлыгы, эшсезлеге, күз буяу күренеше, бюрократлык тәнкыйть утына тотыла. Бу исә чор әдәбиятында иҗтимагый мәсьәләләргә игътибар арта башлавын күрсәтүче билге иде. Әйтергә кирәк, хикәяләрендә авторның гади кешеләргә юнәлтелгән комик ситуация тудыру остасы булуы да күренә. «Тукран тәүбәсе» (1965), «Хәбетдиннең ике хаты» (1969), «Бастырылу» (1962), «Чишмә буенда» (1969) хикәяләрен көтелмәгән финалга корып, автор халыкның күзаллаулары дөрес булуны да шик астына куя. Шуның белән әсәрләр новеллаларга якын. Мәсәлән, Хәбетдин кебек икейөзле, ялагай, гайбәтче кешеләрдән көлеп язылган «Хәбетдиннең ике хаты» хикәясендә герой «нәчәлниген» хурлап язган, абыйсына дигән хатны ялгыш «нәчәлникнең» үзенә сала; ә абыйсына җитәкчесенә ялагайланып язган хаты китә. Монда инде гади кешеләрнең дә идеология сызган икейөзлелекне бик тиз үзләштерүе күренә. «Бастырылу» хикәясенең башында ирониягә корылган эчке монолог бирелә: «Ирләр эшенең бетәсе юк аның. Хатынны ничек акча тотарга өйрәтү дисеңме, һәр эшен карап тикшереп тору дисеңме, улыбызны ничек тәрбия итмәкне колагына туку дисеңме – мондый авыр эшләрнең һәммәсе дә, әлбәттә, минем җилкәмә төшә», – ди герой. Беркөн шушы герой хатын-кызның бөтен авыр мәшәкатьләрен башкара – пешерә, юа, бала карый, кибеткә чаба, ә хатыны диванда гәҗит укый, акыл өйрәтә... Ир-атны кызгана ук башлыйсың. Көтелмәгән финал – ир кеше төш кенә күрә икән. Биредә язучы логик адаштыру һәм Ә. Фәйзи сатирасындагыча төш күрү алымын уңышлы кулланган. Шунысы да бар: аның герое – күп кенә ирләрнең берсе булып күз алдына баса. «Чишмә буенда» хикәясендә яраткан хатыны Сәкинә көндез эштә булу сәбәпле, Гомәр, хатын-кыз эше дип, кешеләрдән оялып суга төнлә генә йөри. Бу хакта бигрәк тә партком секретаре белмәсә генә ярый дип курка ул. Көтелмәгән финал – чишмәгә, куакларга поса-поса, партком секретаре дә йөри икән. Хикәядә шундый алты-җиде ирнең чишмә буенда очрашулары сурәтләнә. Автор маскасы, ирония («Дөнья бу!»), логик адаштыру («Бастырылу»), гипербола («Картлык чире»), эчке мәгънә белән тышкы форма туры килмәү («Гафу итегез!») кебек алымнар кулланып, әдип юмористик, сатирик әсәрләрендә сәнгатьчә гомумиләштерелгән заман типлары иҗат итә. Эш рәтен белмәүче колхоз рәисе («Тимери-җимери», 1962), сукырларча модага ияреп, баласына Ричард кебек исем кушучы татар хатыны («Исеменә күрә җисеме», 1962), ураза вакытында да нәфесен тыя алмаган әби («Ураза вакытында», 1974), аноним хатлар язучы һәм башка сәер адәмнәр («Чуар тавык», 1969), хатынына ярарга тырышып, мещанлыкка кереп баткан, көннәрен «модный бүреккә» чират торып уздырган ир («Болан бүрек», 1962), үзенә ярдәм иткән кешесенә хөрмәт күрсәтә белмәгән, бүләкле ашларга гына чакыра торган («Бер дустым бар минем», 1977), масаючы, зурга дәгъва итүче, үзен бөтен кешедән өстен куючы адәмнәр («Ул» (1969), «Чәмәт – фәннәр кандидаты» (1962) һ. б. Бер яктан, болар ХХ йөз башы татар әдәбиятындагы, әйтик, Г. Исхаки, Ф. Әмирхан, Г. Газиз, Ш. Камал һәм башкаларның хикәяләрендәге татар кешеләре типларын хәтерләтәләр. Әмма, икенче яктан, язучы бу сыйфатларның тамырын, килеп чыгу сәбәпләрен үз дәверенең атмосферасы, анда кабул ителгән тәртипләр белән бәйли. Мәзәкчел, я гыйбрәтле ситуация, җыйнак күренешләр совет кешесендәге борынгыдан килгән әхлак кануннарына туры килмәгән сыйфатларны, көлке дәрәҗәдәге каршылыкларны яктырта. Тирән психологизм белән сугарылган, эчке монологка корылган лирик парчаларында да әдип совет чынбарлыгына үзгә караш ташлый, чынбарлык катлаулырак булуы хакында искәртә. Тарихтагы тетрәндергеч хисләр уята торган вакыйгаларны тергезгән, татар лирик прозасының үрнәге булып торырлык «Туган як моңы» (1972) нәсерендә әдип, шулай ук, җәмгыятьтә хөкем сөргән халыкның үткәненә тискәре мөнәсәбәтне игътибарга ала. Анда тагын бер – Башкортстандагы татар-башкорт мөнәсәбәтләре калкулана. Халык авыз иҗатын, риваятьләрне күп белгән Сарьян туган ягындагы атамаларга этнографик детальләр белән аңлатма биргәндә, җиденче буын Акман бабасының җирләре турында да әйтеп китә. Башкортлар хәзерге Татарстан җирләрен XIX гасырга кадәр Болгар иле дип йөрткәннәр икән, ди. Бабасы тальянкада уйнаган «Казанны яу алган көй» турында язганда, Салават батырны искә алганда, авторның татар, башкорт халыкларының аерымланып яшәеше өчен күңел сыкравын күрмичә мөмкин түгел. Нәсердә Х. Сарьян Агыйделне халыкның авыр язмышына шаһит иң олы елга буларак тасвирлый. «Агыйдел! Бармы безнең чын татар җырларында синнән дә күп җырланган гайре бер елга!.. Әгәр дә мин елына бер сиңа кайтып, чабатасыз малай чагым кебек, иртә таңда салкын чыклар ярып буйларыңны бер әйләнмәсәм; чык күзедәй ак суыңда сары сагышларымны бер басмасам; бабамнарның сөяге түшәлгән җылы туфрагына битем куеп орынмасам, мин үземне башка җирдә, хәтта Казанымда бу тикле нык ватанлы тоймас идем... Агыйдел! И минем туган җирем – унике буын буена сулап туймаган сулышым...». Ак Иделгә Бату хан кавеменең, Чапаев каһарманнарының каны коелган. Бәлки «яры да шуңа кызылдыр...». Язучы картадагы Агыйделне татар иленең йөрәгеннән киткән кан тамырларына охшата. Ана һәм Агыйделнең (туган җирнең) кеше өчен иң югары кыйммәтләр булуын раслый. «Туган җир! Нигә син шул хәтле кадерле, кочаклап үбәрлек якын икән? Бездәге иң бөек тойгы, илсөяр тойгы, ата-бабаларыбыз дөнья көткән, дөнья калдырган менә шушы кечкенә йорттан башлана бит! Әле син нарасый бер бала гына: күкрәк сөтен имгәндә, күзеңне ачалмасаң да авызыңны ачып, башыңны чайкый-чайкый имчәк эзләгәндә, син үзеңнең дөньяда яшәвеңне дә белмисең, ләкин шул вакыттан ук инде синең карыныңа йөз төрле ризыкны алмаштырган татлы сөт ага, сөттән соң тамагың кибеккәч син, авызыңны очлайтып,.. су сорыйсың... Сөт һәм су! Ана күкрәгеннән килгән сөт нинди пакъ булса, җир күкрәгеннән сөзелеп кенә чыккан чишмә сулары да – шундый ук. Шулай булгач, Анага булган мәхәббәтнең – сөттәй, Җиргә булган мәхәббәтнең чишмәдәй сафлыгына гаҗәпләнмәгез». Бу кечкенә генә өзектә Х. Сарьянның замандашларына юнәлтелгән олы ваемы – Башкортстанда яшәгән татарларны туган җиреннән аермаска, биздермәскә чакыру яңгырый. Сарьянның «Зәңгәр күл сагышы» (1969) хикәясендәге ата-бабадан килгән югары әхлак һәм кешелеклелек кануннарын кыйбла иткән, үткәннәргә илтифатлы, көчле рухлы Хәнәфи образы тергезелә. Хемингуэй иҗатын яраткан Сарьян, ачыктан-ачык әйтә алмаган нәрсәләр турында язганда, кумиры кебек, кинаяләр теленә мөрәҗәгать иткән. Кара крестьян булса да, Хәнәфинең бабасы Корьән күчереп язучы булган. Хәнәфинең «Кемнәр соң ул болгарлар» дип соравына, ул җавап бирә алмый. «Чыннан да – кыпчагы булган, әнә, нугае булган. Болгары да булган бит инде аның. Бөтен бер халыкны ана карынында ятканда ук кырып бетермәгәннәрдер лә!» – ди герой, шуның белән халыкның тарихын үзеннән яшерүне борчылырлык сыйфат итеп күтәрә. Дөрес, язучы моны үз дәвере идеологиясенең тарихка вак нәрсә итеп каравы белән аңлата, махсус эш дип атамый. «...барысына да план кирәк, куарга кирәк, аларга синең тарихың-ниең бармы да юкмы...», – дип уфтана аның герое. Әмма әлеге кинаяләрдә тарихи тамырларыбызны онытырга мәҗбүр иткән идеология хакында, аерым алганда, ассимиляция сәясәте турында уйлануга чакыру да сизелеп тора. Сугыштан соңгы авылны тасвирлаганда, ихтимал, чорның тискәре күренешләре шәрәләндереп фаш ителмидер, шулай да җанлы вакыйгаларны сурәтләгәндә, язучының заманга карашларын, күп кенә мәгънәләрне тотып алып була. Мәсәлән, балалар көчен кирәксә-кирәкмәсә чамасыз файдалану белән ризасызлык («Бер ананың биш улы»); ярым-җимерек шәхси хуҗалыклар, ярым-ач, ял күрми эшләгән күп балалы апаларның кесәләрендә ашлык алып кайткан өчен җәзага тартылуы, шул ук вакытта югары даирә кешеләренә дәүләт милкен үзләштереп яшәү өчен шартлар булу («Егет язмышы», «Әткәм һөнәре»). Хәвадисның авыруына вакытында дөрес диагноз куймау, районында бер аппаратның ватык булуы – медицинаның тиешле дәрәҗәдә булмавын күрсәтә («Бер ананың биш улы»). «Әткәм һөнәре» әсәрендә дәвалану өчен путевкаларның хезмәт кешеләренә бик авырдан бирелүен күрергә мөмкин һ.б. Фикерне әйтеп бетермәү, киная белән белдерү, ягъни аллюзияләр, шулай ук, ярамаган фикерне кире герой авызыннан, яисә гарип кешедән әйттерү – әдәбиятта еш кулланыла торган алымнардан. Әлеге алым Х. Сарьян иҗатында заманы өчен индивидуалист буларак бирелгән Локманның: «Колхозга эшләп ни кырдың?», «Без төзегән колхоз юк инде», дигән сүзләре аша сугыштан соңгы авыл кешеләренең тормышы яхшырмауның, көне-төне эшләп тә халыкның ач булуының сәбәпләрен тирәннән эзләргә этәрә. Әлеге әсәрдә колхоз рәисе Сәйдәшевнең эчке монологында кырның чын хуҗасы булган арыш, бодайны кысрыклаган кукуруз, «хезмәт көне» тәнкыйтьләнә. Авторның хуҗалык җитәкчеләренең эшчәнлегенә тискәре карашы сизелеп тора. «Егет язмышы» повестенда законнарның төгәл булмавы турындагы фикер (тотылмаган – карак түгел) Баһау карт мисалында бирелсә, әсирлектә булган кешене эзәрлекләүләр Хәдичәнең әтисе мисалында уңышлы чагылыш тапкан. Ә инде Фидаилнең кеше танымаслык булып кыйналып кайтуы – НКВД хезмәткәрләренең ерткычлыклары турында әйтү өчен кирәк булган. Х. Сарьянның җан тынгысызлыгы совет системасының асылы дөрес түгеллеген аңлап, татар милләтенең хокуксызлыгын, шәхес иреге кысылуны күреп яшәүдән туганы аңлашыла. Башка әсәрләрендәге асмәгънәләр мозаика кебек бергә җыелып яңа сурәт барлыкка китерә, киң карашлы, милли җанлы әдипнең әсәрләрендә чагылган эчке сагыш, моң да аның халык язмышын тирәннән кичерүе белән аңлатыла. Тормыш, яшәештәге нигез багана, асыл кыйммәтләрне язучы әхлакый сыйфатлардан, тормыш кануннарыннан, хәтта традиция – һөнәрдән дә таба. Язучыларны материаль һәм рухи байлыклар арасында бәйләнеш, гармония кебек мәсьәләләр борчый башлаган чорда язылган «Әткәм һөнәре» повестенда көнкүреш шартлары үзгәрү, техниканың халык тормышына ныграк үтеп керә баруы сәбәпле, гасырлар буе буыннан-буынга тапшырыла килгән һөнәрләрнең дә юкка чыгу куркынычы шушы яссылыкта әйтелә, ата-бабадан мирас булып күчкән балта остасы һөнәренең рухи мәгънәсе, эчтәлеге җуелу игътибар үзәгенә куела. Хезмәт сөючән, намуслы, ак күңелле Акмановлар мисалында тырышлык һәм талант милли сыйфат дәрәҗәсенә күтәрелсә, яшәп килүче идеология тудырган мохитта тискәре сыйфатлар үрчү өчен җирлек булу, «артларына кояш төшкәнче яткан» Исмәгыйльләр», уңдырышлы җиргә кукуруз утырткан колхоз рәисе Сәйдәшев, куркыту алымы белән эш алып барган җитәкче Мамлиев, халык исеменнән лозунг сүзләр сөйләп йөрүче Әслам кебек вакчыл, бәйләнчек бәндәләр мисалында күрсәтелә (болар – соңрак тоталитар җәмгыятьне аяусыз тәнкыйтьләгән М. Хәсәновның «Язгы аҗаган» (1987), Р. Мөхәммәдиевнең «Кенәри читлек кошы» (1989) әсәрләрендәге куштан Закир белән ялкау Халәпләрнең элгәреләре). Хезмәт белән көн күреп яшәүче Акмановлар нәселенә контраст бирелгән Груздев малайларын, Нухны тасвирлап, язучы, «таза нигезгә корылган әхлак кануннары гына кешене чын шәхес итә», дигән фикер үткәрә. «Егет язмышы» («Җәза», 1978) повестеның идеясен Х. Сарьянның дини-фәлсәфи карашлары билгели. Нуриман һәм Фидаилнең гыйбрәтле язмышлары мәчет манарасын җимергәннәре өчен җәза кебек аңлашыла. Автор бәясе ачык бирелмәү сәбәпле, әсәр төрле хәзерлекле укучыда төрле фикерләр уята. Социалистик тормыш төзүчеләр хакыйкате тиз һәм җиңел хәл ителә торган әсәрләрдән аермалы буларак, «коммунистны үтерүнең сәбәбе дә, асылда, сәяси характерда булмыйча, шәхси мөнәсәбәтләр, көнчелек белән аңлатыла. Шушы каршылык эчендә төп сорау формалаша: шәхси баю турында кайгыртучы, көнчелек чире белән авырган, әхлакый яктан җитлекмәгән кешеләр коммунизм төзи алачакмы? Сугыш чоры вакыйгаларына мөрәҗәгать итеп, язучы шундыйларның эш башына килүе, халык белән идарә итә башлавы мөмкин икәнлекне искәртә». «Нокталы өтер» – җәмгыятьтәге күрсәтергә ярамаган «авыруларны» кыю билгеләгән иң көчле сатирик әсәр. Х. Туфанның «Казан утлары» журналында чыккан милләт турындагы шигырьләре «суыту» чорында яңадан эзәрлекләүгә сәбәп була язып, шуның нәтиҗәсендә бары 1990 елда гына «Гүзәл гамь» җыентыгында бастырылган кебек, Х. Сарьян иҗат иткән «Нокталы өтер» повес­те да 1967 елда язылып та, 1990 елда гына дөнья күрә. «Тел галимнәренә пычрак ата» дигән сылтау табып, аны бастырудан тыеп киләләр. Бу – дөреслекнең, иркен фикерләүнең чикләнә баруын күрсәтүче мисал. Поляк шагыйре һәм сатирик язучысы Станислав Ежи Лец болай дигән: «Сатира беркайчан да имтихан бирә алмаячак, чөнки жюрида аның объектлары утыра». Дөреслекне фаш иткән сатирик әсәрнең дөнья күрә алмыйча интегү очраклары – бу үзе шул әсәрдә фаш ителгән тискәре тип прообразлары тормышта да әлегә бик көчле икәнен күрсәтүче билге ул. Әсәрнең прототибы булу да шул хакта сөйли. «Менә шушы “Нокталы өтер” минем өстән КГБга ике-өч әләк язды. Имеш мин – милләтче», – ди Х. Сарьян, коллегасы өстеннән донослар язучы адәмне искә төшереп. Повестьта надан, намуссыз, тел гыйлемен кәсеп итеп алган түбән җанлы, сай карашлы һәм очраклы рәвештә татар зыялы катламына үтеп кергән, кеше хезмәтен урлап язган диссертациясе белән филология фәннәре кандидаты дигән дәрәҗәгә «ирешкән», кафедра җитәкчесе креслосына утыргач, мәгънәсез «ачышлар» ясап, галимнәр арасын бутап, яла-ифтира язып яткан Гали Галиевич (кушаматы Чәмәт) сурәтләнә. Үтә шикләнүчән, кара эчле, үз мәнфәгатьләрен кайгыртып, кешеләрне бер-берсенә каршы котыртучы, рус мәдәниятенә сукырларча иярүче, үз халкының мәдәниятен танымаучы, классиклардан урлашып «шигырьләр» язучы, фәнни эшкә пародия булган хезмәте белән көлкегә калган «галим» авыруга сабыша. «Лингвист» Чәмәтнең сәер чирен рентген тапларына карап, врачлар «Noktalae utrum» («Нокталы өтер») дип атыйлар, «...ну ләкин, теләсә нинди кара эшкә ярый», диләр. Шул рәвешле, Х. Сарьян әлеге типның җәмгыятькә зарарын нык чалшайтылган сәнгатьчә форма – гротеск ярдәмендә гомумиләштереп сурәтли. Язучы ирония, алогизм, сарказм, гипербола, пародия, абсурд алымнарын да эшкә җигеп, милли яшәешебез өчен күз яше аша ачынып көлә. Чәмәтнең үткәннәре һәм әтисе мисалында мондый типларның килеп чыгу сәбәпләрен, шәхес культы, сугыштан соң мәгариф һәм фән өлкәсендә совет чынбарлыгы тудырган «вакуумны» милләт киләчәге өчен куркыныч булган наданнар тутыруны автор сызланып ачып сала. Автор әсәрдә Г. Ибраһимов, Ш. Бабич, Г. Тукай исемнәренә аллюзияләр ярдәмендә мөрәҗәгать итеп, җәмгыятьнең чирләрен милли җирлеккә күчерә. Олпат әдипләребез укыган мәктәп бинасын сурәтләп, Г. Ибраһимов китапларын яндыру күренешен Харис Бабичев хәтерендә тергезеп, геройларның бәхәсләрендә ихтирам белән искә алып, бөекләребезне рухи ориентир итеп алырга чакыра. Әсәрдә коллык психологиясеннән арынмаган интриган Камилгә, үзе татар булса да, татарны «җене сөйми» торган рәссам һәм Чәмәткә контраст бирелгән геройлар бар. Алар – Бабичев, Бәхтизин, Ямалов кебек киң карашлы, бай күңелле, милли җанлы татар зыялылары. Алар кебек белемле, сәләтле, гадел кешеләргә яшәве авыр булган җәмгыятьнең гарип күренешләрен Х. Сарьян оста тасвирлый (әйтергә кирәк, А. Гыйләҗевнең шундый кайбер мәсьәләләрне күтәргән «Балта кем кулында?» (1990) әсәре шактый соңрак иҗат ителде). Әсәр ахырында Чәмәт мич чыгаручы булып кала, әмма, автор тормышта алай була алмаганлыгын, андый типлар фән-мәгариф өлкәсендә калуларын белгертә. Тел сагында, милләт башында торган зыялылар арасында мондый типларның булуын, хәзер дә шуны аңлаучылар әлеге хәл белән ризалашып яшәвен Д. Заһидуллина хаклы рәвештә «милләт фәне, мәдәнияте фаҗигасе» дип билгели һәм әсәргә «советчыл мифны җимерә торган» дип бәя бирә. Х. Сарьянның совет чынбарлыгы турындагы мифны җимергән тагын бер көчле әсәре – «Бер ананың биш улы» (1976) повесте. Тик бу әсәрдә илдәге үзгәрешләрне турыдан-туры тәнкыйди яссылыкта күрсәтмичә, автор позициясен аскы агымдагы фикерләр ярдәмендә бирә. Повестьта көрәшчеләр нәселеннән булган, «сугыштан шырпы да кадалмыйча» кайткан егетләрнең тыныч вакытта гүргә керү сәбәпләренең иҗтимагый-фәлсәфи нигезе барлана. Әсәрдәге катнаш никах, кардәш халыкларның фаҗигасе өчен җан сыкравы һәм башка иҗтимагый тәнкыйди катламнарның барсына да тукталып тормыйча, эчкечелекнең аянычлы нәтиҗәләргә китерүе турындагы фикернең әсәрдә кабатлап бирелүенә игътибар итик: Мирза эчкече хулиганнар кулыннан, Язиләнең ире эчкәч асылынып үлә, Шәрифулла картның да үлгәч бөерләре «кара янып» чыккан була, «кара упкын» – эчкечелек Раббаниның да үлеменә китерә. Эчкечелеккә китергән сәбәпләрнең иң мөһиме – тормыш авырлыгыннан, гаделсезлектән туган ачы хисләр, чорның сорылыгы, юклык, күпме эшләсәң дә тормыш шартларының яхшырмавы турындагы фикерләр әсәренең тукымасына сеңгән (сугыштан соң да озакка сузылган ачлык, Хәвадиснең укырга киткән җиреннән, ачлык-ялангачлыктан чире кузгалып, кире кайтырга мәҗбүр булуы һ. б.). Шулай да автор үлем белән үлем арасындагы аермалыкларны да ассызыклауны максат итә. Повестьта бары тик аракы сату планын тутыруны гына кайгырткан кибетчеләр гаебенә ишарә бар (Җәмилә белән Әдрән диалогы). Әмма бу әле өстә яткан сәбәп кенә, мәсьәләнең төбе шактый тирәндә. Тормыш үзе әкренләп-әкренләп аракы эчүгә көйләнә бара. Әсәрдә эчкечелекнең соңгы елларда гадәти күренешкә әйләнеп китүен, хәтта иң изге йолаларның да аракыга көйләнә башлавын күрсәтә торган гыйбрәтле деталь бар – өйне күтәргәндә, матчага яңа гына мичтән чыккан зур түгәрәк ипи, калган дүртесенә дүрт ярты бәйләп куялар. Х. Сарьян яп-яшь туганнарның эчемлекне беренче тотып карауларын тәфсилләп сурәтли. Эчмәгән кешегә табындагыларның дәррәү ябырылып, ихтирам итмисең дип бәйләнү күренешләре әсәрдә кабатланып килә. Димәк, кунак сыйлау гадәте, кешеләрнең аралашуы шундый төс алган. Эчү гадәтләренә әйләнгән агайлар ял итүне, дус-иш белән ихлас сөйләшеп утыруны, кунакны ничек кабул итүне күз алдына китерә алмыйлар. Аларда күмәк тормышка, бердәмлеккә ихтыяҗ кимегән. Бу күренеш утызынчы еллардан ук килә торган, кешегә шикләнеп карау, ачылып сөйләшә алмауга ишарәдер. Сириннең «Безгә шундый начар гадәт кайдан килгән?» дигән уйлары эчүчелекнең килеп чыгу сәбәпләрен тирәннән эзләргә чакыра. Шәрифулла карт: «Барыемени ул сугышка тикле эчү!» – ди һәм елына бер «җиде баласы өчен акча алган көнне бер чүлли эчеп» кайткан Кәҗә Талипны искә ала. Димәк, сугышка кадәрге татар авылында таза әхлакка корылган кануннар ныграк сакланган, бу ят гадәт бик сирәк күренеш булган. Өмәчеләр стаканнарын күтәргәндә ят гадәт буенча мәрхүм Солтанны искә алалар. Шунда ук шәхес психикасына сугыш ясаган тәэсир дә күренеп китә: күп үлем күргән Раббани «Темная ночь. Только пули свистят в тишине...» дип, «сугыштан кайтканнан бирле көйли торган» җырын сузып җибәрә. Сугыш вакытында атакалар алдыннан сугышчыларга спиртлы эчемлек эчертә торган булганнар. Әлеге эпизодларны укыганда укучыда әнә шул хатирәләр уянмый калмый. Димәк, сугыштан соңгы татар авылларында эчүчелекнең тамыр җәюе сугыштан аракының тәмен белеп кайткан ирләргә дә барып тоташа икән. Әле сугышка кадәр дини инанулар да шактый көчле була. Сугышта дуңгыз ите ашап, аракы эчәргә күнеккән ир-атлар тыныч шартларда да шуны ук дәвам иттерәләр. Дини таләпләргә көлке итеп караган совет чынбарлыгы мохитендә эчкечелеккә бирелү өчен киртәләр калмаган иде. Сугышта ирен югалткач акылын җуйган хатыннан аермалы буларак, өченче улының үлемен кичерергә мәҗбүр булган, бер төндә чәче агарып чыккан анага улы: «Бу кайгыларга ничек түзеп торасың икән акылдан язмыйча!» – диюенә җавап итеп, Маһисәрвәр болай ди: «Мин дә акылдан язсам, Раббани улымның бәбәйләрен кем карар?» Бер баласы үлгән көнне икенчесенә туй үткәрергә рөхсәт биргән, ирен, өч баласын югалткан ананың бу олы җанлылыгы, ныклыгы, яшәү көченең зурлыгы диннән, халыктан килә. Яшәү рәвешенең нигезен ислам тәгълиматы тәшкил иткән (моны ананың сөйләмендәге реминисценцияләрдән күрәбез) Маһисәрвәрнең исеме үк халыкны яктылыгы белән ияртүче дигәнне аңлата. «Сәрвәр» исеме «халык башлыгы, ияртүче» дигәнне, «Маһи» – «айга ия» дигәнне белдерә (Әйтергә кирәк, Х. Сарьян персонажларына исем куйганда, исем мәгънәсенә игътибар иткән. Моның шулай булуын «Исемең кем синең?» исемле язмасы да раслый. Сарьян язучыларның бу өлкәдә табышларын барлаганда, тапталган, калькалаштырылган исемнәрне тәнкыйтьләгән). Яшәү һәм үлемнең чиратлашуы сөйләмгә эмоциональ фон биреп кенә кал­мый, үлем мотивы хәзерге җәмгыятьтә шәхеснең фаҗигасен, деградация­ләнүенең сәбәпләрен күрсәтә. Кырым татары кызы Нилүфәр язмышы белән бәйле эпизодлардан күрен­гәнчә, язучы милләтләрне йоту сәясәтенә, геноцид күренешенә, командалык итү системасына, милли изүгә, тарихны бозып күрсәтүгә, бөтен әсәр тукымасына сеңгән фикерләрдә коммунистик диктатураның динне бетерергә тырышуына ризасызлык белдерелә. Язучы иҗат иткән вакыт шәхесне кайгырту иллюзор рәвеш алган чорга туры килә. Идарәчеләрнең күбесе, халык мәнфәгатьләрен кайгыртабыз дип, үз җайлары хакында гына уйладылар, халык байлыгын арттырабыз дип, илнең байлыгын туздырдылар, дошманны юк итәбез дип, принципиаль, сәләтле коллегаларын – шәхси оппонентларын юк итү белән мәшгуль булдылар. Туры сүзле, намуслы кешегә яшәү кыенлашты, гади хезмәт кешесенә көн бетте. Заманның әнә шул каршылыкларын кыю яктырткан, партия алга сөргән лозунгларның дөреслеген, без табынган идеалларның изгелеген шик астына алган әсәрләр әдәбиятыбызда шактый. Әлегә кадәр Ә. Еники, А. Гыйләҗевләрнең шундый әсәрләрен атаганда Х. Сарьян исеме тиешле бәяне алып бетерми. Ә бит бу язучы үзенең әсәрләрендә совет кешесендәге электән килгән әхлак кануннарына туры килмәгән сыйфатларны, заманның каршылыкларын алтмышынчы елларда ук кыю яктырткан. Язучы, дини ышануларга битараф булуның эчкечелек, мордарлык кебек ямьсез күренешләрне китереп чыгаруын күрсәтеп, халык әхлагына, ата-баба кануннарына нигезләнгән милли яшәеш рәвешенең бәхәссез өстенлеген раслый, идеология турында җитди уйлануларга этәрә. Шулай, атеизм чәчәк аткан заман­да әйтергә ярамаган фикерне тискәре амплуадагы герой авызыннан әйттерү, аскы агымдагы фикерләр белән эш итү, ассоциатив образлар, сәнгати деталь, төс­ләр символикасы, аллюзия, реминисценцияләр, хронотоп ярдәмендә чор кар­шылык­лары яктыртыла. М. Галиев әдип турындагы бер мәкаләсендә Х. Сарьянның сүзләрен китерә: «Әгәр мин моннан җитмеш ел элек базарда ит бәясе күпме торганын белмәсәм, ул чорны язарга утырмыйм». Чыннан да, Сарьян хикәяләрен укыганда, язучының хикәяләүдәге, тормыш материалы белән эш итүдәге төп принцибы – аларның дөрес, тормыштагыча булуына ирешү икәнлеге ачык күренә. Сарьян тормышны, халыкны, аның үткәнен, бүгенгесен, аның ни белән яшәвен белә. Шуңа күрә язучы әсәрләрендә геройларны отышлы алымнар белән сурәтләп, күңелдә тирән уелып калырлык образлар тудыра алган. Йомгак ясап әйткәндә, тормышны бизәмичә язган затлы телле әсәрләре белән Х. Сарьян милли прозабызның күренекле вәкиле булып танылды. Аның әсәрләрен рус, мари, удмурт, башкорт телләрендә дә яратып укыйлар, чөнки ул, оста язучы буларак, символлар, читләтеп әйтү, кинаяләр алымының мөмкинлекләрен уңышлы кулланып, дөреслекне җиткерүнең кулай ысулларын табуда, гомумкешелек кыйммәтләрне, татар әдәбиятының милли традицияләрен саклап калуда отышлы адымнар ясады. ИСКӘРМӘЛӘР: 1. Еники Ә. Сарьян // Сарьян Х. Агыйдел егете: хикәяләр, мәкаләләр; Хәсән Сарьян турында истәлекләр / Төз. Р. М. Миңнуллин. – Казан: Татар кит.нәшр., 2006. – Б. 6. 2. Исеме дә, җисеме дә алтынга тиң // Шәхес. – 2020. – 24 март. Электрон ресурс. Керү режимы: https://kiziltan.ru/articles/shehes/2020-03-24/iseme-d-iseme-d-altynga-ti-701422 (мөрә­җәгать итү вакыты: 20.11.2025). 3. Шунда ук. 4. Ахунов Г. Агыйдел егете // Казан утлары. – 1980. – № 3. – Б. 8. 5. Сверигин Р. Яңа герой һәм яңа алымнар эзләгәндә // Татар совет прозасында образлар һәм характерлар / Ред. Сәлимова Э. А. – Казан: КДПИ, 1981. – 33 б. 6. Исеме дә, җисеме дә алтынга тиң... 7. Низамов И. Остазлык мирасы // Сарьян Х. Агыйдел егете: хикәяләр, мәкаләләр: Хәсән Сарь­ян турында истәлекләр / Төз. Р. Миңнуллин. – Казан: Татар кит.нәшр., 2006. – Б. 362. 8. Сарьян Х. Дөнья бу! // Егет язмышы: Повестьлар, хикәяләр. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1980. Б. 382. 9. Шунда ук. – Б. 383. 10. Шунда ук. 11. Хатипов Ф. Әдәбият теориясе. – Казан: Мәгариф, 2000. – Б. 120. 12. Сарьян Х. Бастырылу // Егет язмышы: Повестьлар, хикәяләр. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1980. – Б. 390. 13. Сарьян Х. Туган як моңы // Егет язмышы: Повестьлар, хикәяләр. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1980. – Б. 225, 230. 14. Сарьян Х. Әткәм һөнәре // Егет язмышы: Повестьлар, хикәяләр. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1980. – Б. 23. 15. Шунда ук. – Б. 293. 16. Шунда ук. – Б. 264. 17. Галимуллин Ф. Затлы каләм иясе // Сарьян Х. Агыйдел егете / Төз. Р. М. Миңнуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – Б. 441. 18. Заһидуллина Д. Хәсән Сарьян: совет чынбарлыгы турындагы мифны җимерү // 1960-1980 еллар татар әдәбияты: яңарыш мәйданнары һәм авангард эзләнүләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2015. – Б. 264. 19. Хәмидуллин Л. Үз кыйбласын тапкан шәхес // Казан утлары. – 2000. – № 3. – Б. 180. 20. Шабаев М. Туган жирнең баласы иде // Казан утлары. – 1998. – № 9. – Б. 155. 21. Макарова В. Х. Сарьян прозасының поэтикасы. Монография. – Яр Чаллы типографиясе, 2003. – Б. 130. 22. Заһидуллина Д. Күрс. хез. – Б. 269. 23. Саттаров Г. Татар исемнәре ни сөйли: Татар исемнәренең аңлатмалы сүзлеге. – Казан: Раннур, 1998. – Б. 160, 224. 24. Сарьян Х. Исемең кем синең? Татарстан язучыларының 8 съездын каршылап // Социалис­тик Татарстан. – 1974. – 19 май. 25. Галиев М. Гомер чиге: Әдәби портрет // Яшь ленинчы. – 1989. – 14 январь. Әдәбият исемлеге Заһидуллина Д. Хәсән Сарьян: совет чынбарлыгы турындагы мифны җимерү // 1960-1980 еллар татар әдәбияты: яңарыш мәйданнары һәм авангард эзләнүләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2015. – Б. 262-270. Макарова В. Х. Сарьян прозасының поэтикасы. Монография. – Яр Чаллы, 2003. – 152 б. Хатипов Ф. Әдәбият теориясе. – Казан: Мәгариф, 2000. – 351 б. References Zahidullina D. Hasan Saryan: sovet chynbarlygy turyndagy mifny jimeru [Hasan Saryan: The Destruction of the Myth about Soviet Reality]. IN: 1960-1980 yellar tatar adabiyaty: yangarysh maydannary ham avangard ezlanular [Tatar Literature of the 1960s-1980s: Revival and Avant-Garde Searchings]. Kazan: Tatar. kit. nashr. publ., 2015, 262-270 pp. Makarova V. H. Saryan prozasynyn poetikasy. Monografiya [Poetics of Hasan Saryan’s Prose. Monograph]. Yar Chally, 2003, 152 p. Hatipov F. Adabiyat teoriyase [Theory of Literature]. Kazan: Magarif publ., 2000, 351 p. Фотолар Башкортстан Республикасы Илеш районының «Үзәкләштерелгән китапханә сис­темасы» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесенең Үзәк район китапханәсе фондыннан. Photos from the fund of the Central District Library of the municipal budget cultural institution “United Library System” of Ilyshsky district, Republic of Bashkortostan. Сведения об авторе Макарова Венера Файзиевна, доктор филологических наук, доцент, ведущий научный сотрудник отдела литературоведения Института языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова АН РТ, e-mail: makarova_vf@mail.ru About the author Venera F. Makarova, Doctor of Philology, Accociate Professor, the Leading Researcher at the Department of Literary Studies at the Institute of Language, Literature, and Art named after GIbragimov of the Academy of Sciences of the Rebublic of Tatarstan, e-mail: makarova_vf@mail.ru В редакцию статья поступила 25.11.2025, опубликована: Макарова В. Ф. Хәсән Сарьян иҗаты: татар совет җәмгыятенә тәнкыйди караш // Гасырлар авазы – Эхо веков Echo of centuries. – 2026. – № 1. – С. 99-113. Submitted on 25.11.2025, published: Makarova V. F. Hesen Sar’yan ijaty: tatar sovet jemgyyatene tenkyjdi [Hasan Saryan’s Creative Work: a Critical Look at Tatar Soviet Society]. IN: Gasyrlar avazy – Eho vekov [Echo of centuries], 2026, no. 1, pp. 99-113.
Для получения доступа к полному содержанию статьи необходимо приобрести статью либо оформить подписку.
0 руб.
Другие статьи