Л. Ш. Гарипова. Зыялы һәм игелекле зат (Г. Алпаровның тууына 135 ел тулу уңаеннан)

УДК 387.1
Зыялы һәм игелекле зат (Г. Алпаровның тууына 135 ел тулу уңаеннан)
Л. Ш. Гарипова,
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты,
Казан шәһ., Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе
A prominent scholar and distinguished teacher (dedicated to the 135th anniversary of G. Alparov’s birth)
L. Sh. Garipova,
G. Ibragimov Institute of Language, Literature and Art, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan,
Kazan, the Republic of Tatarstan, the Russian Federation
Аннотация
В этом году исполняется 135 лет со дня рождения языковеда, ученого-тюрколога, педагога, журналиста и общественного деятеля Гибадуллы Хабибулловича Алпарова (1888-1936). В статье, на основе архивных материалов освещена деятельность ученого, которая сыграла определяющую роль в дальнейшей истории развития татарского языкознания. Значительную часть публикации составляют отдельные отрывки из автобиографических очерков, благодаря которым, становится возможным погрузится в ту эпоху, взглянуть на мир глазами автора, проследить за становлением юного шакирда медресе в профессионального переводчика, журналиста и филолога. Представленные в качестве дополнительной информации письма, раскрывают автора, в первую очередь, как личность, не сломленного болезнью. Между строк проскальзывают воспоминания о другом именитом классике татарской литературы, писателе и языковеде Г. Ибрагимове (1887-1938). Общие идеи, мысли, стремления объединили этих ученых в единую цель, которая просуществовала до конца их жизни. Алпаров, предстает перед читателем не просто ученым, внесшим неоспоримый вклад в развитие тюркских языков, но, в первую очередь, человеком, боровшимся с бедностью, безграмотностью и деспотизмом, стремящимся к светлому будущему своего народа. Посвятивший жизнь изучению татарского, узбекского, туркменского, казахского, киргизского языков, он видел будущее в образовании и просвещении.
Abstract
This year marks the 135th anniversary of the birth of a linguist, Turkologist, teacher, journalist and public figure, Gibadulla Khabibullovich Alparov (1888-1936). Based on archival materials, the article provides insight into the scholar’s activities that played a defining role in the further history of the development of Tatar linguistics. A significant part of the publications are excerpts from autobiographical essays that help to immerse in that era, look at the world through the eyes of the author, see the young madrasah shakird’s becoming a professional translator, journalist and philologist. The letters presented as additional information, first of all, prove the author to be a person undaunted by the disease. The reminiscences of another famous classic of Tatar literature, writer and linguist G. Ibragimov (1887-1938) can be read between the lines. Common ideas, thoughts, and aspirations united those scholars into a single mission that lasted until the end of their lives. Alparov appears before the reader not only as a scholar who made an undeniable contribution to the development of the Turkic languages, but, first of all, as a man who fought against poverty, illiteracy, and despotism, and strove for a bright new future of his nation. Devoting his life to studying the Tatar, Uzbek, Turkmen, Kazakh, and Kyrgyz languages, he was sure that education and enlightenment were the things of the future.
Ключевые слова
Г. Алпаров, биография, Г. Ибрагимов, письма, Крым, медресе «Галия», журнал «Чолпан», газета «Ак жол», языкознание, учебники.
Keywords
G. Alparov, biography, G. Ibragimov, letters, Crimea, “Galiya” madrasah, “Cholpan” journal, “Ak Zhol” newspaper, linguistics, textbooks.
Мәшһүр тел белгече, тюрколог, педагог һәм җәмәгать эшлеклесе Гыйбадулла Алпаровның тууына быел 135 ел тула. Аның тормыш юлы, тынгысыз эшчәнлеге Х. Бәдигый, Ш. Рамазанов, Л. Җәләй, Л. Яфаров, Ф. Ганиев, Г. Якупова, Ф. Фәткуллин һәм башкалар тарафыннан җентекле өйрәнелгән, чиксез эшчәнлек дәрте, төпле белеме, мөстәкыйль фикере белән тел дөньясына килеп кергән галим хакында матбугат битләрендә күпсанлы мәкаләләр басылган, хезмәтләре туплап бирелгән басмалар да дөнья күргән.
1993 елда ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына Гыйбадулла Хабибулла улы Алпаровның шәхси архивы кабул ителә. Аны галимнең улы архитектор Үзбәк Алпаров тапшыра. Фондта (111 нче фонд) сакланган материаллар арасында Г. Алпаровның көндәлекләре, хатлары, мәкаләләре басылган газеталар, фотографияләр, китаплары саклана, шулай ук чыгышларының, мәкаләләренең каралама вариантлары, шәхси документлары белән дә танышырга мөмкин. Шунысы әһәмиятле, биредә сакланган һәрбер документ галим тормышы хакында тулырак мәгълүмат алырга, иҗат эшчәнлеген башка ноктадан торып бәяләргә дә ярдәм итә.
Татар тел белеменә гаять зур өлеш керткән галим Г. Алпаров 1888 елда элекке Стәрлетамак өязе Корманай авылында туа. 1926 елның 20 апрелендә язылган автобиографиясенә күз салыйк: «Атам – авыл мулласы, яшь чагында боярга эшләгән, хәзрәтләргә кучерлык иткән. Мәдрәсәдә итекләр тегүче, ямаучы булып яшәгән. 8 яшемәчә өйдә, 10 яшемәчә күрше авыл мәктәпләрендә, 12гәчә Стәрлетамакта, 18гәчә Уфада “Госмания” мәдрәсәсендә укыдым.
Кыш көннәре әти карамагында укуда булып, җәй көне авылга кайтып, иген эшләре белән булашдым. Мәдрәсәдә тормышыбыз бик ярлы булганга, шәкертләргә печать асты язып, китап төпләп, балалар укыткалап яшәргә туры килде.
Укуда алдынгы булуым миңа көч бирә килде. Дәресләрне укымыйча белеп барганга, мин әдәбият, газетлар укырга да вакыт таба идем. “Госмания”дә мөгаллим Салих Урмановның юл күрсәтүе белән “Тәрҗеман” укырга, хисап-җәгърафия һәм башка фәннәр белән үз-үземнән шөгыльләнергә башладым. Әдәбиятка, язучыларга кызыгу уянды.
Мин инде үземне “җәдидләрдән” саный башладым. 1904-1905 елларда инде мин газета аркылы бөтен дөнья әхвале белән танышып баручы идем. Якыннан катнаша белмәсәк тә, 1905 нче елгы революция хәрәкәтләрен дә тыңлап, эчтән аның яклы булып үткәрдем. Мәдрәсәдә мантыйк укуга каршы забастовкаларда катнаштым. “Галия” мәдрәсәсенә качып киттем. Атам мине тәрбиядән кул селтәде. “Галия” мәдрәсәсендә өч ел укып, русча урта мәктәпләр күләмендә яңа фәннәр белән танышып, тәфсир-хәдисләр аркылы дин серләренә төшенә башладым. “Галиядә” язын, иптәшләргә ияреп, казакъ арасына чыгып, балалар укыттым, кыш шуннан тапкан акчага яшәдем.
“Китап” язарга дәртем, эшкә ашмаган нәрсәләр төзеп маташуым “Госманиядә” чакта ук башланган булса да, чынлап язарга тотынуым 1908 нче ел “Галиядә” укыган чакта башланды. Бу елларда инде без газета-журналлар укып, “Галиядә” беркадәр сәяси аң алып та байтак үскән идек»1, – дип яза ул. Г. Алпаров үзенең гыйльми эшчәнлеген тәрҗемәләрдән башлап җибәрә дип әйтергә кирәк. 1908 елда русчадан «Бичара колның тормышы» әсәрен тәрҗемә итеп бастыра. Китапка керешендә: «Бу китап безем милләтемез арасында да мөкатдәс ислам дине кушкан “Ихвәтне” яңартуга сәбәп булыр диеп өмид итдекемездән татарча тәрҗемә итдек»2, – дип яза ул. Аннан соң төрекчәдән «Миллионнар табу» әсәрен (керешендә искәртелгәнчә: «Бу китап французчадан һәртөрле телгә тәрҗемә иделмеш гаять гүзәл, гыйбрәтле роман улып, бу дәфга госманлычадан татарчага тәрҗемә иделмешдер»), «Кесәлек мәңгелек календарь» хезмәтен бастыра. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, күп кенә чыганакларда тәрҗемәләрнең Галимҗан Ибраһимов белән берлектә эшләнүе хакында хаталы фикер киткән. Автобиографиясендә һәм китапларның төзүчеләре турында мәгълүматта да педагог М. Ибраһимов исеме күрсәтелә: «1908 нче ел Мохтар Ибраһимов белән бергә русчадан тәрҗемә иткән “Бичара колның тормышы”, төрекчәдән тәрҗемә “Миллионлар табу” дигән нәрсәбез басылып чыкты»3. 1910 елның җәеннән Г. Алпаров, «Галиядә» хәзерлек курслары оештырып, шунда укыту эшләренә катнаша башлый: «Кыш Стәрлетамакта укытучы булдым. Анда беренче мәртәбә театр уйнауга катнаштым. “Шура” журналында языштым. 1911 елдан 1913 елга кадәр Казанда учительская школада укыдым. Шуның белән бергә “Йолдыз”, “Аң”, “Мәктәпкә” ирекле язучы булып катнаштым, “Өмид” матбагасында корректорлык иткәләдем. 1911 нче елдан башлап, хәреф мәсьәләсе аркылы имля, тел тикшерү эшләренә дә кереп киттем. 1913-1914 уку елында Троицки – “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укытучы булдым. Яурупа сугышының башыннан азагынача Стәрлетамак өязе Карамалы авылында земство тарафыннан ачылган төбәк көтепханәсе назире булып хезмәт иттем. Октябрь революциясе булып, беренче декретлар килеп ирешкәннән соң, сатулашып, карар чыгартып алабыз дигән бәхетләргә берьюлы ирешкән кебек, иркен тын алып киттем. Бөтен җәмәгать эшләренә кайнар дәрт белән катнашып, бөтен көчемне шунда салдым. Халыкка аң бирү, лекцияләр уку, зурларны укыту, кооперативлар ачу, аларны оештыру, аның бөтен эшләрен алып бару кебек бөтен иҗтимагый-мәдәни хәрәкәт минем актив рәвештә катнашым, юлбашчылыгым белән барды. Мин бөтен эшемдә халыкчы, ярлы крестьянчы булдым. Кооперация аркылы бөтен ярлы мәзлүмнәрне капитал коллыгыннан коткару, якын киләчәктә матур уртак тормыш кору идеясе белән янып эшләдем. Халык белән өзлексез бәйләнештә булып, сәяси пропаганда алып баруым сәбәпле, һәрвакыт полиция күзәтүе астында яшәдем.
Февраль революциясе булгач, полиция куркынычы бетеп, яңа көч, яңа дәрт белән ныклап ил эшенә керештем. Әллә ничә төрле комитетлар төзү, аларны башкару, агитация, сайлау, сайлану, җыелыш, митинг – боларның барында да төнен-көнен белмәстән эшләнде.
Өяз, вилаять һәм Мәскәү съездларына вәкил булып, өяз, губерна земстволарына яңа глассный булып, өяз-губерна крестьян советларына-башкармаларына әгъза булып сайландым, крестьяннар, ярлылар ягыннан булып, актив рәвештә эшләдем. Суллар ягыннан милләт мәҗлесенә дә сайланып катнаштым. Учредитель сайлауларында актив рәвештә суллар ягыннан эшләдем.
Уфа губернасы крестьяннары советы башкармасында “Авыл халкы” газетасы секретаре булдым, бу газет “Солдат теләге” белән берләшдерелгәч, “Безнең юл” идарәсендә эшләдем.
Соңрак совет хөкүмәте мөселман комиссариаты төзелгәч, “Көрәш” идарәсенә кердем. Җәй көне совет хөкүмәте тарафыннан ачылган вилаять укытучылар курсында ана теле укыттым.
1918 нче ел азагында “Галиядә” укытучы булдым. Һәрвакыт “качып калганнар” белән бәйләнеш тотылды. 1919 ел башында кызыллар Уфаны алгач, “Кызыл яу” газетасында языштым. Колчак килгәч, Казанда “Кызыл армия” хәрби коллегиянең “Кызыл армиясында” сотрудник булып эшләдем.
Уфа алынгач, яңадан Уфага кайтып, партиягә язылдым, партия эшләренә бирелеп киттем. Уфа газеталарында языша һәм аларны башкара башладым. “Кызыл юл”, “Шәрык ярлылары”, газетасында җаваплы язучы булып эшләдем. Х. Ишбулатов, аннары Галә Ходаяров кебек революция уты белән янучы иптәшләр белән көндәлек газетаны икәүләп туктатмый айларча дәвам иттергән чаклар да булды.
Ниһаять, авыр ачлык еллары килде.
Шул заманга чаклы, Яурупа сугышы башланганнан бирле эшләп бер генә ай да отпуск алып хәл җыя белмәү өстенә, азыклану җитмәгәнлектән, үземдә бик нык арыганлык сизә башладым, авыру бөгәргә тотынды. Миндә 2 нче дәвер туберкулез таптылар. Болар мине каушатты, кешелектән чыгып эшли алмый башлагач, Уфа губком партиясе тарафыннан дарулану өчен Төркестанга җибәрелдем. Анда Шәһид Әхмәдиев, Гомәр Әлмөхәммәдев кебек иптәшләрнең киңәше белән кыргыз арасына кымызга китеп, механик рәвештә партия белән бәйләнешемне өздем.
1922 нче ел азагында Ташкентка кереп, казакъча “Чулпан” журналы секретаре, “Ак юл” газетасының сотруднигы булып эшли башладым. Казакъ, төрекмән телләрендә хәреф, имля, тел мәсьәләләрендәге эшләргә катнаштым.
1924-1925 нче ел Уфада Башкортстан мәгариф комиссариатының гыйльми үзәк сәркатибе, “Белем” журналы секретаре булып эшләдем, башкорт телен өйрәнү эшләренә катнаштым.
1925-26 нчы ел – Татарстан мәгариф халык комиссариаты.
1926-30 – Ленинград көнчыгыш институты»4.
Гарәп язуындагы кульязма шуның белән тәмам ителә. Автобиографиягә өстәмә рәвешендә фондта латин язуындагы кулъязма белән дә танышырга мөмкин: «Көч-хәл белән Төркестанга килеп егылдым. Саулык эзләп казак-кыргыз арасына китеп, механик рәвештә партиядән төшеп калым. Мин, терелгәч, партиягә тиз алырлар дип уйлаган идем, кайбер иптәшләр дә, минем саулыгымнан курыкканга күрә, шулай киңәш биргәннәр иде. Ләкин алай булып чыкмады. Терелеп кайтканнан соң 4 ел буена яңадан партия сафына керергә сорап йөрсәм дә, керә алмадым. Авыру, ачлык еллар миндә бик нык изелгәнлек эзе калдырдылар. Партиягә алынмасам да, мин вөҗданым (ышануым) белән һаман Коммунистлар партиясе, дөнья революциясе карап барган йолдызга таба барам, шул юлда актык көчем беткәнче эшләп барачакмын.
Әлифба көрәшләрендә латин-гарәп әлифбалары турында дискуссия барган чакта, минем гарәп әлифбасы ягында булуым кайбер иптәшләрнең, гомумән, мине буржуа яклы дип карауларына сәбәп булды бугай. Ул чактагы минем гарәпчелегем белән буржуаның гарәпчелеге арасында зур аерма бар:
Минем гарәпчелегем 20 елга якын шул гарәп хәрефләрен басмада уку-язуга өйрәтүдә уңайлаштыру, хезмәтне җиңеләйтү юлында эшләп, “баш хәрефләр” өчен көрәшеп килүнең дәвамы булып килеп чыккан бер факт иде. Минем ул хатам гарәпне латинга каршы куюдан чыкмады әле. Минем ул турыда язганнарым моңа ачык дәлил. 15.02.1931»5.
Әйе, Г. Алпаровның матбугатта язмалары бик еш басыла, аның иҗат колачы татар теле белән генә чикләнмичә, үзбәк, төрекмән, казакъ, кыргыз телләрен дә яхшы белеп, әлеге телләрдә сөйләшүче халыкларга фәнни-практик ярдәм күрсәтү аша бара: дәреслекләр төзи, гыйльми басмалары дөнья күрә.
Фондта сакланган кайбер хатларга да тукталып үтәбез. Алар арасында Гыйбад Алпаровның Кырымнан хатыны Гайшәгә язган күп кенә хатлары саклана. Кайберләрендә галим татар әдәбияты классигы, язучы, әдәбият һәм тел галиме Г. Ибраһимов турында да язып үтә, аның ярдәме, күрешеп торулары, хатлары хакында җылы хисләр белән искә ала. Бу очраклы гына түгел. Инде билгеле булганча, Гыйбад Алпаров белән Галимҗан Ибраһимов балачактан таныш булганнар. Алар «Галия» мәдрәсәсендә бергә укыйлар, күп чыганакларда кунакка йөрешүләре искә алына. Икесе дә белемгә тартылган, фәнгә гашыйк егетләрнең юллары бергә бара дип әйтергә кирәк. 1925 елда Казанга килеп, Г. Алпаров Татарстан Мәгариф халык комиссариаты каршындагы Гыйльми үзәктә сәркәтип булып эшли башлый. Ә аның җитәкчесе 1925-1927 елларда Г. Ибраһимов була. Г. Алпаров Татарстан Мәгариф халык комиссариатыннан делегат буларак, 1926 елда Баку шәһәрендә үткәрелгән беренче тюркология съездына җибәрелә. Шул ук елның җәендә Г. Ибраһимов тарафыннан сайлап алынып, Ленинградка укырга җибәрелгән өч телченең берсе дә Алпаров була6. Бала чактан башланган дуслык гомерләренең ахырына кадәр дәвам итә. Фәнни мәкаләләрендә, басмаларда алар бер-берсенә бәя дә биреп баралар. «Галимҗан Ибраһимов үзенең егерме еллык хезмәт гомерендә ничек эшләп барды?» дигән мәкаләсендә Г. Алпаров Г. Ибраһимовны «катлаулы чорның бер батыры» дип атап, «күп үзгәрешле, катлаулы, революцияле, тартышлы бер дәвердә үсеп чыккан Г. Ибраһимов да тулы мәгънәсе белән шул чорны үзендә шәүләләндергән кеше. Ул татарның уяну, мәдәни, иҗтимагый барлыгын тудыру чорында имлядан, хәрефдән башлап, сарыф-нәхү, әдәбият-тел, әдәби сәнгать, тәнкыйть тарихының барында да актив рәвешдә заманына күрә киң, эре күләмдә алгы сафда торып эшләп килүчеләрнең берсе... Ул үзенең киң көчен тик яткырмый, йоклатмый, киң эшләренең берсенә дә сүрәнләнергә, күгәрергә бирми. Ул аны һәрвакыт җанландырып, үткерләндереп, яңартып тора. Ул алга алган бер эшен булдыру юлында да сүлпәнлек күрсәтми, бәлки аның өчен бөтен көчен куеп, бөтен чараларын оештырып, уртага кереп, кызу көрәшә дә, булдыра да»7, – дип яза. Мәгълүм булганча, Г. Ибраһимов 1927 елдан башлап, үпкә авыруының көчәюе аркасында, Кырымга яшәргә күченә. Г. Алпаров та 1934 елда инде күп еллардан бирле борчып килгән авыруы сәбәпле, дәваланырга Кырымга килә. Г. Ибраһимов аңа ярдәм кулын суза: санаторийларга урнашырга ярдәм итә, врачлар белән таныштыра. Галим күп хатларында Г. Ибраһимовны телгә ала, аның да хәл-халәтен җиткереп бара.
Г. Алпаров 1936 елның 31 июлендә озакка сузылган үпкә авыруыннан вафат була.
Зур көрәшләр заманында яшәп, бөтен гомерен фәнгә, халыкка багышлаган галимнең гомере, кызганычка каршы, бик кыска була. Ләкин ул шушы кыска гына гомерендә дә татар тел белеме үсеше өчен гаять зур хезмәт куйган, аның алгарышына көчен кызганмаган шәхесләрдән. Аның хезмәтләре бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмый, телебезнең үсешендә Г. Алпаровның үз лаеклы урыны бар.
ИСКӘРМӘЛӘР:
1. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясы Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, 111 ф., 2 тасв, 1 сакл. бер.
2. Бичара колның тормышы / Мөтәрҗимнәре: Г. Алпаров, М. Ибраһимов. – Казан, 1908. – Б. 2.
3. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясы Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, 111 ф., 2 тасв, 1 сакл. бер., 4 кгз.
4. Шунда ук, 9 кгз.
5. Шунда ук, 14 кгз.
6. Фаткуллин Ф. Йөз елларга торырлык дәвернең бер батыры // Кызыл таң. – 1998. – 18 ноябрь. – № 213. – Б. 4.
7. Алпаров Г. Галимҗан Ибраһимов үзенең егерме еллык хезмәт гомерендә ничек эшләп барды // Безнең юл. – 1928. – Б. 23.
Г. Алпаровның Кырымнан хатыны Гайшәгә язган хатлары
№ 1.
Гайшәкәй, Үзбәк, сагынып сәлам. Монда килгәч телеграмм җибәргән идем, ныклап урынлашып җитмәгәнгә, хат язмадым. Инде шунда калдым. Кәеф яхшы. Бер 5-6 көн җилләр, суыклар булды, бу көннәрдә генә һава яхшыра төште. Ашау-эчү бик шәп түгел. Башта бик эч пошты, нервлар бик начар булды, әле бераз тынычланды. Даруланам. 4-5 көн бер дә йоклый алмадым. 21ендә Ялтага барып килдем (12 чакрым). Галимҗан абзыйны күрдем. Кәефе бер чама, плеврит белән җәфалана икән. Симферопольгә орфография конференциясенә килеп алсалар, 3-4 көнгә барырга исәп бар. Хәзергә хушыгыз.
Гыйбад. 23 сентябрь 19341.
№ 2.
Гайшәкәем, Үзбәк! Сагынып сәлам. Мин тагы башка санаторийга күчтем, күчерделәр. Тегендә ияләшеп киткән идем инде. Монда күчкәч, бик кыен булды.
Сезнең 24ендә язган беренче хатны алдым, язган идем. Бик озак көттем, борчылып көттем. Теге санаторийга мине килгәч тә вакытлыча дип куйганнар иде. Шуңа күрә тынычланмаганга, сезгә «урынлаштым» дип яза алмадым. Килдем дип кенә телеграмм бирдем. Аннары үзләре ияләшеп киттеләр, мин дә инде үземне урынлашкан саный башлаган идем. Мине Ялтага җибәрегез дип сорасам, заявление бир, диделәр. Мин ияләшкән җирдән заявление биреп китәргә теләмәдем. Аннары 28 нче сентябрьдә Хәй Алпар килеп чыкты, ул да безнең санаторийда урынлашкач, күңелле булып китте.
Ләкин «кара сакал» икенче яктан килеп чыкты. Тикшерергә алган какрыкта палочка (3 данә) тапканнар. 30ында доктор сине иртәгә үк tbc санат[ориясына] җибәрәбез диде. Шул көнне кич Г. Ибраһимов үзенең хатыны белән бергә автомобиль белән йөрергә чыккан икән, мине эзләп таптылар. Алар белән бергә утырып, Алупкага барып әйләнеп кайттык. Алар мине төшереп калдырып, Ялтага кайтып киттеләр. Галимҗан абзый белән бергә бездән ерак түгел «Горное солнце» дигән санаторийда эшли торган татар врач та бар иде. Мин аларга үземне иртәгә үк R. Һ санат[ориесы]на күчерүләрен әйттем. Галимҗан абзый, анда бик начар дигәч, барма, менә бу врач Дәүләкәннеке, сине «Горное солнцега» куяр, диде. Безнең врачны да күреп сөйләшкәч, бер көн кичектерергә риза булды. Ләкин врач урын юк дип хәбәр итте. Шулай итеп, мин Кырымның «Каменкасы» булган R.Һ сан[аториясы]на китәргә мәҗбүр булдым. Галимҗан абзыйлар да мине күреп: «Бик тазаргансың, йөзеңә чыккан, нур кергән» дип куандырдылар. Дөрес, хәл җыела, һава тәэсир итә, ләкин үлчәве артмый, күп ашый алмыйм. Ашау да шәп түгел. Көн дә иртән 9да май (50 гр) белән күмәч, чәй, манный боткасы (өйрә), бары да тәмсез. Сәгать 12дә тагы 50 гр. май белән тагы сөтсез чәй була. Сәгать икедә обед (кәбестә шулпасы – итсез щи, ботка белән бер кисәк котлет, пешкән алма, яки алма кесәле, компоты. Көн дә шул бер төсле, аннары тыныч сәгать, 5тә коры чәй. 7дә ужин – тагы котлет белән ботка, помидор белән чәй. Кич күп вакыт кино, концерт-фәлән була – бушка. Анда барып кайтуга звонок йокларга...
Иртәнге чәйдән соң ук таза халык диңгез буена китә (ул безгә якын – санаторий диңгез кырында иде). Анда вак ташлар өстендә пляжда кояшта кызалар, су керәләр. Төшкә кадәр шуннан кайтмыйлар. Кайсылар төрле дарулануларга йөри, диңгез суы ваннасы ала (су керергә ярамаса), электр белән дарулана һ. б. кич бакчаларда йөриләр, крокет, туп уйныйлар, кинога баралар. Элекке санаторий шулай иде. Мин йөрмәдем. Миңа кояш та, су керү дә, йөрү дә ярамый. Аны үзем беләм. Ләкин бу санаторийда (tbc) боларның берсе дә юк. Бу диңгездән 1-2 чакрым югарыда – тауда. Һавасы әйбәт әйбәтен, диңгез юк. Диңгез ул су кермәсәң, карап утыру өчен дә яхшы...
Сагынып, үбеп, Гыйбатың. 1934, 4 октябрь2.
№ 3.
Гайшәкәем, Үзбәгем. Менә сезгә 16-17 октябрьдән бирле хат язганым юк. Бик озак вакыт үткән кебек. Мин 17сендә «Тау кояшы» санаториясенә күчтем. Бу тирәдә гаҗәеп матур, гали бер санатория. Монда партиялеләр генә. Мин Галимҗан абзыйның доктор белән таныштыруы аркасында гына эләктем. Ашау-эчү дә монда яхшырак. Теге санаторияне күрәсе дә килми. Әле багажны һаман китермиләр. Бераз көннәр яхшы булып торды да, бүген төнлә тагы бозылды. Зур тайфун. Озын тирәкләр яртылаш бөгеләләр, Ай-Петри тавы безнең өстә генә, ул кап-кара куркыныч болытлар белән чорналды. Болытлары кызу йөреп әйләнеп тора. Диңгез өсте куркыныч дәһшәтләр уянганда, дәһшәте белән әллә ничек йөрәкне җилкендерә, дерелдәтә, күзгә яшь килә. Диңгез өстендә буран – су бураны судан өермәләр, су вакларыннан себертә (көз көне кар себерткән кебек). Яланда тузан өермәләре әйләнеп, багана булып күтәрелгән кебек су баганалары килеп чыга. Төнлә бик яман яңгыр булды. Балконда ятучылар бүлмәгә качтылар. Җилдән-давылдан дөнья дөрләп тора, нервларны әллә нишләтә...
Сезнең белән бергә буласы килә, өзелеп сагындым. Әллә ничаклы вакыт узды, саулыкны да ныклап яхшыртып булмый, авыруын авырмыйм, ятып авыру юк, ләкин төзәлә бару бик әкрен, мине канәгатьләндерми. Син дә бергә булсаң, бәлки күбрәк яхшырган булыр идем. Монда безнең авырулар белән бер ай түгел, бары да 2-3 ай, хәтта берәр ел яталар икән. Шуңа күрә анда чыдый-чыдый әллә тагын бер 15 көн ятыйммы дип, аптырыйм.
Монда баш доктор татар, Дәүләкәннеке икән. Ул, үзем карап, чара күрермен, диде.
Бу хатны язганда сездән 12 нче октябрьдә язылган хат килде, шатландым, кат-кат укыйм. Хатны алгач, күңелем тынычланды, сезне күргәндәй булдым. Гомер ике килми, яшәп карыйм әле... дим. Гайшә, син ничек уйлыйсың, йөрәгем синең белән бергә! Мин шул син булганга, үземне иркенрәк сизәм. Шатланырга итсәм дә, ялгыз, тулы чыкмый, тиз сөрем баса. Кыен инде. Мин бигрәк әллә нинди кеше, артык хыялланам, артык бәйләнгәнмен.
Хатны җибәрәм, хуш, үбеп Гыйбад.
20.10. 19343.
№ 4.
Гайшәкәем, Үзбәккәй, сагынып сәлам җибәрәм. Мин исән, кәефем яхшыра бара, йоклый башладым [...]. Аннары кичкә таба автомобильдә Галимҗан Ибраһимов хатыны белән бергә мине эзләп килеп чыктылар. Мин крокет уйный идем. Алар мине тагын яхшырак урынга кую турында врач белән дә сөйләштеләр. Бу көннәрдә икенче санаторийга күченүем ихтимал. Бу көннәрдә сездән хат көтәм. Ютәл һаман бетми, таза кешеләр арасында кыен. Монда нерв авырулары гына.
Сагынып, Гыйбад. 29.10.19344.
№ 5.
Аппакларым! Сезгә өзелеп сагынып сәлам җибәрәм. Мин бер чама, бер көй белән яшим. Кайвакыт кәеф күтәрелеп тә китә, кайвакыт һавалар начарланганда төшеп тә киткәли. Шулай зиг-заг белән бара хәл. Үлчәвем 65 белән 64 арасында хәрәкәттә. Монда палочка да таптылар. Монда авырулар өчен мастерскойлар бар, тазаракларны шунда эшләтәләр. Мин дә 2-3 көн эшләргә йөрим. Токарьный станокта эшлим, уенчык автомобильгә тәгәрмәч ясыйм. Монда ул Горькидагы автомобиль заводы кебек: бер фасонда күпләп әзерләнә.
Сезнең хатларны барын да алдым.
Безнең институт җиреннән Ялта тоташ көе күренеп тора. Галимҗан абзыйлар бу якка ерак, ул шәһәрнең теге ягында (көнбатыш як), без көнчыгыш якта.
Галимҗан абзыйның кәефе бер чама гына, ничә барсам, постельдә була. Хатыны бик әйбәт – Хәдичә исемле, простой, эш кешесе күренә. Барсам, сөйләшеп туймый, утырабыз, чәй эчерәләр. Күп вакыт телефон белән сөйләшеп алам.
Мин сез авырып китәрсез дип борчылам, төшләремдә күргәлим. Мин, билгеле, исәнлегемне генә карыйм инде, эшләремне онытып бетердем. Мин йоклыйм хәзер, сирәк бастырылам – борчылмагыз. Ихтыярда булса, әллә кайчан терелеп кайтып китәр идем. Галимҗан абзый сәлам язды...
Кара әле, Гайшә, син грязь белән даруланам дисең, зыян итеп куйма, монда берәү грязь белән даруланып йөрәген боздым ди, сакланып дарулан. Яхшы ашап-эчеп торыгыз... Сагынып, өзелеп Гыйбад.
23.11.19345.
№ 6.
Гайшәкәем, Үзбәк, сәлам!
Мин 21нче апрельдә Ялтада Чехов исемендәге «Яузлар» дип атала торган санаторийга күчеп килдем.
Бу санаторий Галимҗан абзыйлар урамында, алардан 3-4 квартал чамасы югарыда. Тауга таба йөрү кыен булганга, мин барырга куркып торам әле.
Бу санаторийда үпкә белән бергә тамак туберкулезлы авырулар ята. Санаторий матур, күңелле генә, ялгыз 3 этажлы бинада. Мин 13 нче бүлмәдә, бүлмәләр 3әр кешелек, саф һавалы, кояшка каршы. Ашау-эчү тегендәге кебек. Столовый 2 нче катта, башка авырулар белән бергә төшеп ашыйм. Аппетит урта, бирелгән норманы ашап бетерәм.
Одышка көчле. Монда тамакны бик нык карадылар – туберкулез димәкче булалар. Иртәгә консультант караячак, шуннан соң тамакта ни бар, ничек даруларга мәсьәләсе чишеләчәк.
Монда авырулар бер-берсе белән сөйләшмиләр, кирәк булганда пышылдап, я ымлап сөйләшәләр. Тавыш, шау-шу, бәхәс, әкиятләр юк – тыныч.
Сезне – дөньяда миңа иң газиз ике сөекле кешене – матур 1 май бәйрәме белән котлыйм. Бу май бәйрәме безнең ирекле үткәргән 19 нчы бәйрәм инде. Беренчесен мин 1917 нче елда Уфада бәйрәм иткән идем. Киләсе 20 нче май бәйрәме сау, шат булып үткәрсәк иде.
Мин җәй кайтып, санаторий-больница тормышыннан хәл җыярга телим. Көзнең кайгысын да шул чакта кайгырырбыз. Авыру хәле шундый, алдан бернәрсә дә әйтеп булмый. Хәзергә тыныч, шат яшәгез әле...
Хәзергә сау булып торыгыз, сау, шат яшәгез. Гыйбад. 24.04.19356.
№7.
Гайшә, Үзбәк, сагынып сәлам. Менә май бәйрәме дә үтеп китте. Бүген 3 май. Ә 28ендә срогым чыга – 25 көннәр генә калды...
Көн үтә тиз, ә тазару-савыгу бик әкрен кузгала. Бу соңгы аяз көннәр, җылы көннәр яхшы булып калды, кәеф күтәрелде бераз.
Май берендә Галимҗан абзыйларга төшеп мендем, анда 2 нче завтрак ясадым, обед ашадым, чәй эчеп киттем. Галимҗан абзыйның саулыгы элгәрегечә – ята, арыклаган күренә, рухы бик югары түгел. Хәдичә ничава. Алар сезгә сәлам дә әйттеләр. Хәдичә әйтә: «Гайшә нигә хат язмый миңа? » – ди. Син аңа әллә нәрсә белешеп, хат язармын дип вәгъдә иткән булгансың.
Монда килгәч, һавалар яхшы булып торды. Шулай утырып китәр дип тә ышанган идек. Ләкин 28-29 апрельдә көн-төн буе давыл булды. Давылдан санаторийның верандасындагы тәрәзәләр ватылып бетте, башка бик күп тәрәзәләр ватылды. Кайбер агачларның яфрагы коелып, ялангач калдылар. Җил-давыл ашкынуыннан санаторий селкенеп, дөнья дөрләп торды. Җил-давыл беткәнче бикләнеп утырсак та, минем баш авыртып, күңелсез булып торды.
Агачлар бары да яфрак ярып бетте инде. Әле бу хатны язганда һава тын, әз генә суыграк. Үсемлек, чәчәк, яшел яфрак исләре аңкып тора. Аяк асты сырость, бүлмәдә пальто киеп утырам, анда-санда кулны угалап җылытам...
Температурам нормаль диярлек. Үлчәвем тагы арта башлаган – бүген 60,7 кило. Доктор карап тора. Әллә ничә төрле дарулар эчәм.
Мин Фадеевның «Разгром» дигән романын укып чыктым. Бүген Шолоховның «Поднятая целинасын» алып укый башладым.
Сагынып, үбеп Гыйбад. 19357.
ИСКӘРМӘЛӘР:
1. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясы Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәге, 111 ф., 4 тасв., 96 сакл. бер. Хат татар телендә латин язуында почта карточкасына язылган.
2. Шунда ук, 98 сакл. бер. Хат татар телендә латин язуында.
3. Шунда ук, 81 сакл. бер. Хат татар телендә, латин язуында карандаш белән язылган.
4. Шунда ук, 96 сакл. бер. Хат татар телендә, латин язуында почта карточкасына язылган.
5. Шунда ук, 101 сакл. бер. Хат татар телендә латин язуында.
6. Шунда ук, 100 сакл. бер. Хат татар телендә латин язуында.
7. Шунда ук, 99 сакл. бер. Хат татар телендә латин язуында.
Әдәбият исемлеге
Алпаров Г. Галимҗан Ибраһимов үзенең егерме еллык хезмәт гомерендә ничек эшләп барды // Безнең юл. – 1928. – Б. 23.
Асылгәрәев Ш. Н. Г. Алпаровның тормышы һәм гыйльми эшчәнлеге // Алпаров Г. Сайланма хезмәтләр. – Казан: Мәгариф, 2008. – Б. 6-19.
Бәширова И. Б. Гыйбадулла Алпаров һәм гомуми тел гыйлеме // Алпаров Г. Сайланма хезмәтләр. – Казан: Мәгариф, 2008. – Б. 282-286.
Фаткуллин Ф. Йөз елларга торырлык дәвернең бер батыры // Кызыл таң. – 1998. – 18 ноябрь. – № 213. – Б. 4.
Яфаров Л. Күренекле тел галиме (Г. Алпаровның тууына 90 ел) // Совет мәктәбе. – 1978. – № 11.
References
Alparov G. Galimzhan Ibraһimov uzenen yegerme yellyk hezmet gomerende nichek eshlep bardy [The way Galimdzhan Ibragimov worked for his 20-year working life]. IN: Beznen yul [Our way], 1928, p. 23.
Asylgaraev Sh. N. G. Alparovnyn tormyshy һem gyilmi eshchenlege [G. Alparov’s life and scientific activities]. IN: Alparov G. Saylanma hezmetler [Selected works]. Kazan: Magarif publ., 2008, pp. 6-19.
Bashirova I. B. Giybadulla Alparov һem gomumi tel giyleme [Gibadulla Alparov and general linguistics]. IN: Alparov G. Saylanma hezmetler [Selected works]. Kazan: Mаgarif publ., 2008, рр. 282-286.
Fatkullin F. Yоz yellarga toryrlyk dеvernen ber batyry [Each era has its own heroes]. IN: Kyzyl tan [Red dawn], 1998, November 18, no. 213, p. 4.
Yafarov L. Kurenekle tel galime (G. Alparovnyn tuuyna 90 el) [the 90th anniversary of the birth of a prominent linguist G. Alparov]. IN: Sovet mektebe [Soviet school], 1978, no. 11.
Сведения об авторе
Гарипова Лейля Шамиловна, кандидат филологических наук, старший научный сотрудник Центра письменного наследия Института языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова АН РТ, e-mail: leilyashamilevna@mail.ru
About the author
Leyla Sh. Garipova, Candidate of Philological Sciences, Senior Researcher at the Center of Written and Musical Heritage, G. Ibragimov Institute of Language, Literature and Art, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan, e-mail: leilyashamilevna@mail.ru
В редакцию статья поступила 24.01.2023, опубликована:
Гарипова Л. Ш. Зыялы һәм игелекле зат (Гыйбад Алпаровның тууына 135 ел тулу уңаеннан) // Гасырлар авазы – Эхо веков Echo of centuries. – 2023. – № 2. – С. 133-142.
Submitted on 24.01.2023, published:
Garipova L. Sh. Ziyaly һem igelekle zat (Giybad Alparovnyn tuuyna 135 el tulu unaennan) [A prominent scholar and distinguished teacher (dedicated to the 135th anniversary of G. Alparov’s birth)]. IN: Gasyrlar avazy – Eho vekov [Echo of centuries], 2023, no. 2, pp. 133-142.