Л. Х. Дәүләтшина. Татар йола фольклорының бүгенге яшәеше: туй йоласы

Исследование обрядового фольклора начала XXI в., систематизация форм бытования обрядов, выявление системы верований и текстов их сопровождающих являются одними из важнейших задач на современном этапе развития гуманитарной науки. Данная статья посвящена изучению современного состояния свадебного обрядового комплекса татар. Актуальность выбранной темы обусловлена тем, что несмотря на наличие трудов по свадебному обрядовому циклу татар, а также отдельных работ по региональным традициям, большинство из них дают характеристику обрядовой культуры конца XIX – начала XX в., тогда как первоочередной задачей на современном этапе является целостный анализ этого пласта культуры в аспекте «живой» традиции. Хронологические рамки исследования определились имеющимся материалом, который представляет традицию первой четверти XXI в. В статье впервые вводятся в научный оборот полевые записи, собранные в ходе комплексных экспедиций Института языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова АН РТ и Республиканского центра развития традиционной культуры на территории Республики Татарстан, а также в регионах компактного проживания татар Российской Федерации. Автора интересовало, прежде всего, современное состояние традиционного слоя свадебной обрядовой культуры татар и особенности его трансформации. В ходе исследования автор проводит последовательный анализ свадебной обрядовой культуры, выявляя традиционные формы обрядового фольклора и определяя их нынешнее состояние, фиксируя видоизменения, произошедшие на современном этапе. Проведенная работа позволяет сделать вывод о том, что свадебные обряды являются на сегодняшний день одной из уязвимых частей традиционной культуры, поскольку постепенно теряют свою практическую значимость и магическую мотивировку, что приводит к унификации обрядовой составляющей.
Тип статьи:
Научная статья
Язык статьи:
Татарский
Дата публикации:
11.12.2023
Приобрести электронную версию:
0 руб.
Ознакомительная часть статьи

УДК 392.51

 

Татар йола фольклорының бүгенге яшәеше: туй йоласы

Л. Х. Дәүләтшина,

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты,
Казан шәһ., Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе

 

The modern existence of Tatar ritual folklore: wedding ceremony

L. Kh. Davletshina,

G. Ibragimov Institute of Language, Literature and Art 
of the Academy of Sciences
of the Republic of Tatarstan,
Kazan, Republic of Tatarstan, Russian Federation

 

Аннотация

Исследование обрядового фольклора начала XXI в., систематизация форм бытования обрядов, выявление системы верований и текстов их сопровождающих являются одними из важнейших задач на современном этапе развития гуманитарной науки. Данная статья посвящена изучению современного состояния свадебного обрядового комплекса татар. Актуальность выбранной темы обусловлена тем, что несмотря на наличие трудов по свадебному обрядовому циклу татар, а также отдельных работ по региональным традициям, большинство из них дают характеристику обрядовой культуры конца XIX – начала XX в., тогда как первоочередной задачей на современном этапе является целостный анализ этого пласта культуры в аспекте «живой» традиции. Хронологические рамки исследования определились имеющимся материалом, который представляет традицию первой четверти XXI в. В статье впервые вводятся в научный оборот полевые записи, собранные в ходе комплексных экспедиций Института языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова АН РТ и Республиканского центра развития традиционной культуры на территории Республики Татарстан, а также в регионах компактного проживания татар Российской Федерации. Автора интересовало, прежде всего, современное состояние традиционного слоя свадебной обрядовой культуры татар и особенности его трансформации. В ходе исследования автор проводит последовательный анализ свадебной обрядовой культуры, выявляя традиционные формы обрядового фольклора и определяя их нынешнее состояние, фиксируя видоизменения, произошедшие на современном этапе. Проведенная работа позволяет сделать вывод о том, что свадебные обряды являются на сегодняшний день одной из уязвимых частей традиционной культуры, поскольку постепенно теряют свою практическую значимость и магическую мотивировку, что приводит к унификации обрядовой составляющей.

Abstract

The study of ritual folklore of the beginning of the XXI century, the systematization of the forms of existence of rituals, the identification of the belief system and the texts accompanying them are among the most important tasks at the present stage of the development of humanities. This article is devoted to the study of the current state of the wedding ritual complex of the Tatars. The relevance of the chosen topic is due to the fact that despite the presence of works on the wedding ritual cycle of the Tatars, as well as individual works on regional traditions, most of them characterize the ritual culture of the late XIX – early XX centuries, while the primary task at the present stage is a holistic analysis of this layer of culture in the aspect of “living” tradition. The chronological framework of the study was determined by the available material, which represents the tradition of the first quarter of the XXI century. The article introduces for the first time into scientific circulation field records collected during complex expeditions of the Institute of Language, Literature and Art named after G. Ibragimov of the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan and the Republican Center for the Development of Traditional Culture in the Republic of Tatarstan, as well as in the regions of compact residence of Tatars of the Russian Federation. The author was interested, first of all, in the current state of the traditional layer of the wedding ritual culture of the Tatars and the peculiarities of its transformation. In the course of the research, the author conducts a consistent analysis of the wedding ritual culture, identifying traditional forms of ritual folklore and determining their current state, fixing the modifications that have occurred at the present stage. The conducted work allows us to conclude that wedding ceremonies are today one of the vulnerable parts of traditional culture, since they gradually lose their practical significance and magical motivation, which leads to the unification of the ritual component.

Ключевые слова

Обряд, традиция, ритуал, свадьба, цикл, обычай, поверье.

Keywords

Ceremony, tradition, ritual, wedding, cycle, custom, belief.

 

Халыкның рухи мәдәнияте аның тарихын, дөньяны күзаллавын, ышануларын, үтәлергә тиеш дип исәпләгән гамәлләрен үз эченә алган гаять бай һәм катлаулы өлкә. Элек-электән адәм баласының һәр адымы, ният-максатлары билгеле кануннарга яраклаштырылган, алар бөтен кешегә дә фарыз исәпләнгән. Һәркем тарафыннан үтәлергә тиешле әлеге кануннар кешенең борын-борыннан табигатьнең кырыс көчләренә, җәмгыятьтә, гаиләдә һәм шәхси тормышта туып торган үзгәрешләргә үзе теләгәнчә йогынты ясарга һәм аларга яраклашырга тырышуыннан бар булган һәм йола мәдәниятен барлыкка китергән.

Фольклористика һәм этнография фәннәрендә кабул ителгән гомуми классификация нигезендә халыкның йола мәдәниятен ике төргә бүлеп йөртәләр: ел фасыллары белән бәйләнгән календарь йолалар һәм гаилә-көнкүреш йолалары. Гаилә-көнкүреш йола комплексы кешенең гаиләдә яшәешенә, көндәлек тормышына бәйләнешле төрле гореф-гадәтләрне һәм текстларны бергә берләштерә. Аның асылын кешенең яшәеш циклына бәйле булган өч чор (дөньяга килү һәм балачак, балигълык дәвере һәм гаилә корып яшәгән вакыт, бу дөньядан китү һәм вафат булган затны соңгы юлга озату) өчен хас кагыйдәләрне чагылдырган йолалар һәм текстлар билгели.

Гаилә-көнкүреш йолалары арасында татар халкының традицион мәдәниятендә катлаулы структура барлыкка китергән туй йоласы аерым бер урын алып тора. Р. М. Мөхәммәтҗанов билгеләвенчә: «Туй йолаларының төп юнәлеше һәм составы бер йорттан икенче йортка кыз (кәләш) тапшыру, булачак ирнең йортына озатудан тора. Калган бөтен эшләр (башта, озатканда, соңыннан булган чаралар) һәммәсе дә әлеге үзәк акт – ярәшелгән кызны күчерү – тирәсенә тупланган»1. Гасырлар дәвамында татар халкының традицион мәдәниятендә өйләнешү-кияүгә чыгуның өч төре формалашкан булган: кыз урлап өйләнешү, кызның егеткә үзе ияреп китүе («ябышып» яки «качып чыгу»); 3) алдан килешеп, ягъни «ярәшеп-яучылап» өйләнешү. Өйләнешү төрләренең соңгысы иң төп һәм иң таралган традицион форма буларак характерлана, һәм хәзер дә ул үзгәргән рәвештә булса да гомуми структурасын саклап кала. Беренче икесе исә халык тарафыннан хупланмаган төренә карыйлар. Бу төр никах ярдәмендә элек ярлы кияү (әлбәттә, урлап сөйгән кызына өйләнгәндә) көче җитмәслек калым түләүдән баш тарта алган. Г. Ә. Әхмәров күрсәтүенчә, «урланган кыз өчен аның ата-аналары күбрәк калым сорый торган булганнар. Алдан сөйләшеп куйганча, яшьләр төнлә егет өенә кайткач, никах укыр өчен кыз яшәгән авылдагы мулла чакырыла, ә никах егет йортында укыла»2. Ябышып чыгучы кыз исә, егетен калым түләүдән коткару белән бергә, яратмаган кешегә көчләп бирүләреннән, я булмаса гаиләсендә кияүгә чыгарга үз чираты җитүен көтеп торудан да котылган.

Ярәшеп өйләнешү элек тә, бүген дә җәмгыять тарафыннан кабул ителгән традицион төрләрдән санала. Бүгенге көндә дә кыз белән егет, гаилә корырга ниятләгәннән соң, егет ягы кызның әти-әнисенә яучы (ярәшүче) җибәрә. ХХ гасырның икенче яртыларына кадәр бу эшне махсус билгеләнгән хатын-кызлар – яучылар башкарса, үткән гасырның ахырларына таба әлеге вазифа егет ягыннан иң якын туганнарына күчкән. Туй мәшәкатьләрен башлап җибәргән һәм кыз ярәшү / кыз сорау дип аталып йөртелгән әлеге йола бүгенгәчә сакланып килә. Элек-электән кыз сорарга дип килгән яучы өйгә кергәндә: «Сездә товар, бездә купич» яисә «Алгы ишегегезне ача килдем, Арткы ишегегезне яба килдем, Кызыгызга башкодалый килдем»3 дип такмаклар әйтеп керә, аның нинди максат белән килүе алдан ук билгеле була.

Яучы такмакларын әйтеп кергән кунакларга, сөйләшүнең ахыры ничек төгәлләнүгә карамастан, кыз өендә кадер-хөрмәт күрсәтелә. Кыз сораучылар, максатларына ирешер өчен, урындыкны матча астына туры китереп утырырга тырышалар, чөнки болай эшләгәндә эшнең уңышлы килеп чыгачагына ышаналар. Матча, бер яктан, ике дөнья арасында арадашчы ролен үтәсә, икенче яктан йортның тотрыклылыгын саклый торган элементларның берсе булып тора. Татарлар яшәгән төрле төбәкләрдә матча йорт ияләренең яшәү урыны буларак күзаллана, анда ризык куеп укыталар, матча аша явыз рухлар уза алмый, шул турыда тукталып кала, әмма шул ук вакытта матча астына ятарга да, аңа бала бишеген эләргә дә кушмыйлар. Халык мәдәниятендә урын алган әлеге тотрык­лы ышанулар туй йоласына да тәэсир итми калмый, чөнки, бер яктан, кыз сораучыларның эше уңышлы чыксын өчен мөмкин булган һәр гамәл дә эшләнә, икенче яктан, яучының матча турысына утыруы әле аның бу йорт өчен чит кеше булуын да күрсәтеп тора.

Кыз ярәшү йоласы ике якның да үзара ризалашуы белән тәмамланса, кыз ягына, иң якын туганнарыннан берничә парны ияртеп, егетнең әти-әнисе килешү / аклашу / вәгъдә бирешү өчен яңадан килә. Бу йола, кызны бирергə ризалык алганнан соң, ике якның вəгъдə бүлəклəре алмашуы белəн бәйле. Татарлар яшәгән төрле төбәкләрдә аклык / колак сөенчесе / билге / вәгъдә бүләге дип аталып йөртелгән бүләкләр ике якның үзара сүз куешуын белдерә. Гадəттə, кыз ягыннан, вəгъдə бүлəге итеп, кызның үзе чигеп, үз кулы белəн сугып яки тегеп əзерлəп куйган əйберсе – сөлге-ашъяулык бирелə торган булган. Чистай төбәге керәшеннәрендә кызның үзе чигеп əзерлəгəн сөлгесен яки ашъяулыгын туй мәҗлесендә халык алдына чыгарып күрсəтү гадәте дә булган. «Туй башлыгы булган кеше аны, зур матур подноска куеп, түбəндəгечə такмаклап чыгара:

Агы килə, агы килə,

Ак артыннан тагы килə,

Алтмыш агасы, җитмеш җиңгəсе,

Тулмаганын тутырыгыз,

Җитмəгəнен җиткерегез,

Шалтыратып салыгыз,

Җалтыратып алыгыз»4.

Татар халкы яшəгəн төрле төбəклəрдə килешү йоласының җирле вариантлары да булуы билгеле. Әстерхан татарларында таралыш тапкан шикәр сындыру гадәте, кызны бирергə килешкəннəн соң, ике кодагыйның егет ягыннан җибəрелгəн конфет-шикəрен бүлеп кабудан гыйбарәт булып, килешү йоласының максатын ачык күрсәтә.

«Кəнфит сындырады ике кодагый

Беравыз булып йəшəйек,

Беравыз булып торайык, – дип,

Бер-берсенə тәмле булсыннар, – дип.

Кəнфит йə шикəрне сындырып, икесенə бүлеп ашыйлар ике кодагый»5. Туй мәшәкатьләренең беренче көненнән ук өлкәннәрнең һәр хәрәкәте яшьләрнең алдагы тормышын тотрыклы итүгә юнәлдерелә, һәр кылынган гамәл аларның парлы булып гомер кичерүләрен модельләштерә. Килешү вакытында төп мәсьәләләр хәл ителә: кызның ата-анасына, үзенә аталган мәһәр, никах вакыты, туй мәшәкатьләре, чыгымнар, яшь парларның тормышын көйләү турында сүз алып барыла. Килешүдән соң никахка әзерлек башлана.

М. Х. Бакиров татар туй йолаларының гомуми структурасын билгели торган ике үзенчәлекне аерып күрсәтә. «Сүз беренче никах төненең кайсы якта үтүе һәм шуңа бәйле рәвештә дини һәм рәсми рәвештә никахлашуның һәм төп туй йолаларының кем ягында башкарылуы турында бара. Бу яктан татар туй-никах йолалары, Урта Азия һәм Кавказда яшәүче аерым халыклардагы кебек үк, ике төргә аерыла: 1) уксорилокаль (латинча uxor – хатын-кыз, localis – урын, җирлек, төбәк) никах йолаларына һәм 2) виролокаль (латинча vir – ир-ат) никах йолаларына. Аталышыннан аңлашылганча, беренче очракта никах (кыз куенына керү) кәләш йортында үтә һәм туйның төп йолалары (никах һәм беренче туй мәҗлесләре, кияү мунчасы, кияүләп йөрү һ. б.) кыз ягында уза. Икенче очракта исә кияү куенына керү һәм башка төп йолалар егет ягында була.

Борынгы күчмә тормыш һәм терлекчелек белән шөгыльләнү традицияләреннән үк башлангыч алучы уксорилокаль (өлешчә синонимы – матрилокаль) никах йолалары, аерып алганда, Казан, Пермь, Оренбург, Себер, Башкортстан татарлары, Чистай, Сергач, Саранск, Кузнецк, Ләмбрә, Хвалын һәм өлешчә Буа, Чүпрәле мишәрләре өчен хас булган. Утрак тормыш һәм игенчелек традицияләре өстенлек алган виролокаль (патрилокаль) никах йолалары исә Ульяновск, Рязань, Пенза, Әстерхан, Оренбург өлкәләренең һәм Мордва Республикасының аерым районнарында, шулай ук керәшен татарлары арасында таралган»6.

Никах төне кыз ягында үткәндә, туйның үзенә бәйләнешле төп йолалар, алда әйтелгәнчә, кыз ягында башкарыла (кыз елату, никах укыту һәм никах мәҗлесе үткәрү, кияү каршылау, кыз куенына керү, кияү мунчасы, кияүләп йөрү һәм кыз озату йолалары). Никах төне кияү ягында үткәндә, туйга бәйләнешле йолалар да кияү ягында, егет йортында үтә (килен каршылау яки килен төшерү, өй киендерү, туй мәҗлесе үткәрү, су юлы күрсәтү, тел яшерү, тел ачтыру һәм бит ачу йолалары).

Бүгенге көндә дә никахка бик зур әһәмият бирелә, ул гаилә тулы, тыныч, иркен, бәрәкәтле тормыш башласын өчен иң мөһим баскыч дип исәпләнә. Никахка, гадәттә, егетнең әти-әнисе белән бергә иң якын туганнары чакырыла, кыз ягыннан да олы яшьтәге парлы туганнар, әби-бабайлар катнаша. Никах табынына бар ризыклар да парлы итеп әзерләнә, аның сәбәбе яңа гаиләнең парлашуына, пар булып тигез гомер кичерүенә ишарә буларак аңлашыла. Никах укылып, егет белән кыз үз ризалыкларын белдергәч, мәҗлес тәмамлана.

Килешү йоласы үткәрелгәннән соң яисә никахтан соң кыз озату йоласы үтә. Бу йоланың җирле үзенчәлекләре күп төрле, әмма төп мәгънәсе кызны яңа тормышка әзерләүдән, яңа статуска күчерүдән гыйбарәт. Кыз озату йолалары арасында гомумтөрки традициягә барып тоташкан кыз елату йоласы бар. Кыз елату йоласы мишәрләр яшәгән төбәкләрдә, керәшен, урал, себер татарларында киң таралган булган. Кызны кияү йортына озатырга әзерләр өчен кәләшнең дус кызлары җыелган, алар аның чәченә көмеш тәңкәләр үргән, башына тастар кидергән, өстенә ак бөркәнчек каплаган. Шул вакытта кыз елату җырлары башкарылган. «Кыз елату җырларында асылда бер төрле мотив – ярәшелгән кызның туып-үскән җире, ахирәтләре, туган-тумачалары, ата-анасы белән аерылышуы, үзенең кияүгә китәсе килмәве; инде мәсьәлә тәмам хәл ителгәч, килен булып төшәр алдыннан соңгы саубуллашуы, яңа гаилә (усал каенана, каената һ. б.) алдында куркып калуы тасвирлана. Кыз елату җырларының шушы мотив тирәсенә тупланып бирелүе аларга гадәттән тыш сәнгатьчә бөтенлек, нәфислек өсти»7.

Кыз елату йоласы төрле төбәкләрдә төрлечә аталган (кыз чеңләтү, яслату, таң кучат, әтеки әйттерү) һәм күп кенә якларда ул кыз ярәшелгәч, яисә туй буласы көнне үткәрелгән. «Елап барсаң, җырлап яшәрсең», «Елап барсаң, гомерең көлеп узар, көлеп барсаң, гомерең елап узар», ди халык кияүгә чыгасы кыз турында. И. Н. Надиров ачыклаганча, фольклорда шулай ук «Еламасаң ата йортында, кан койдырыр каенана», я булмаса «Үз атаң йортында елап бетермәсәң, биатаң йортында кан-яшь түгәрсең» дигән мәкаль-гыйбарәләр дә яши8. Димәк, туй вакытында сыктаулар, елап җырлаулар алдагы тормышта боларның бөтенләй киресе булсын, «җырлап яши» торган бәхетле тормыш тәэмин ителсен өчен эшләнгән, шуңа күрә дә ата-ана йортыннан аерылганда, кызның елап китүе мәҗбүри шарт булган.

Бүгенге көндә кыз елату традициясе тулысы белән яшәештән төшеп калган дип әйтергә мөмкин, шул ук вакытта Чиләбе өлкәсендә яшәүче татарлар әле сиксәненче еллар уртасына кадәр чеңләтеп кыз биргәннәре турында сөйлиләр:

«Бисмилләһи-ррахманир-рахим.

Әүвәлге иман башы имеш,

Әтекәйдән аерылу

Әҗәлләрдән авыр эш имеш.

Әнекәем, аш пешерсәң,

Аз пешермә, күп пешер,

Балаларың яныңа килсә,

Мине дә исеңә төшер.

Әнекәем өендә

Киез шыртларга бастым мин.

Әтекәемнән аерылгач,

Тимер шыртларга бастым мин.

Кил, әтекәем, каршыма

Таянаем яурың башыңа,

Яурың башың талды инде

Бәхил булып кал инде.

Бу сеңләү. Безнең авылныкы. Кызны өйдән озатканнар. Чаршау астында сеңләгән, әбиләр түгәрәкләнеп, тезелеп торганнар кызның җиңгәйләре. Килен килеп әтисе белән уртада тора. Минем әтием булмады, абзыем басып торды. Шуннан алып чыгып китәләр. Туй вакытында, кызны йортыннан алып чыгып китәр чакта. Кызның өендә мәҗлес бетте, менә хәзер алып чыгарга тиешләр. Шунда тиз генә чаршауны коралар да, коралар дип тоталар да, тотып алып калалар киленне, әтисен китереп куялар янына» (Чиләбе өлкәсе, Нязепетровск районы, Арыслан авылы. Р. Н. Мөхәррәмовадан (1960 елгы) И. И. Ямалтдинов язып алган)9.

Кызны озатканда башкарыла торган туй йола поэзиясенең тагын бер борынгы жанры – «яр-яр» җырлары. Борынгыдан ук килә торган бу жанрның, бездән тыш, төрки халыклардан үзбәкләрдә, казакъларда, нугайларда, каракалпакларда һәм башкортларда булганлыгы мәгълүм10. Шулай ук аларның аерым үрнәкләре Татарстанда һәм Башкортстанның Ык буе районнарында, Себердә дә сакланган. Кияү йортына озатыр алдыннан башкарылган «яр-яр» җырлары кызның бер статустан икенчесенә күчүен билгели, аның кыз вакыты белән хушлашуын күрсәтә.

Элекке заманнарда татарлар яшәгән төрле төбәкләрдә кияү никахтан соң кызны күрергә барганда, кияү егетләре тарафыннан махсус җырлар башкарылган. Җирле үзенчәлекләргә бәйле рәвештә аларны төрлечә атап йөрткәннәр: «Кияү типсәү», «Уҗикарәм», «Шәмчырак» һ. б. Себер төбәгендә яшь кияү белән аның кәләшенә багышлап урамда күмәк җыр әйтү шул гадәтләрнең берсе. Кияү егете өстенә дуслары дүрт почмагыннан тотып зур чаршау ябып барганнар. Җәяү баручы егетләр кулында мылтыклар да булган. Алар шул мылтыклардан ата-ата барганнар һәм «Кияү типсәү»11 җырын башкарганнар12.

Һавада бер йолдыз бар,

Нәкыйп йолдыз, нәкыйп йолдыз;

Шул йолдыз җиргә төшсә,

Булыр көндез, булыр көндез.

Суларга салсаң батмас

Янган күмер, янган күмер;

Ат кушлап кусаң кайтмас

Узган гомер, узган гомер.

Җил өрсә, камыш башы

Шугырдашыр, шугырдашыр;

Кыз бала буйга җитсә,

Кылгындашыр13 , кылгындашыр.

Думбраны чиртә-чиртә

Булдым бакшы14, булдым бакшы;

Шул кызны сәвә-сәвә

Булдым яхшы, булдым яхшы.

Күпердән үтә-үтә

Күрдем сине, күрдем сине;

Күп халык арасында

Сәүдем сине, сәүдем сине15.

Бүгенге көндә килен төшерү йоласы, гадәттә, туй көнендә башкарыла. Туй мәҗлесе буласы көнне егет, кияү егетләрен дә ияртеп, бизәлгән машиналар белән кәләш өенә юл тота. Борынгыдан килгән гадәт буенча кыз янына кереп җиткәнче егет төрле сынаулар аша узарга тиеш. Сынауларның эчтәлеге бүгенге шартларда үзгәреш кичерсә дә, сынау үткәрү традицион төстә башкарыла килә. ХХ гасыр башында Г. Тукай язып калдырган ишек бавы йоласының тәртибе нигездә бүген дә актуальлеген югалтмый. «Кызның җиңгәләре, апа-сеңелләре, ахирәтләре кияүгә һәм аның белән килгән егетләргә төрле каршылыклар, сынаулар әзерләп көтеп торалар. Сынаулар капка төбеннән үк башлана, алга таба узар өчен кияүдән капка бәясе / хакы сорыйлар. Капка хакы акча да, бүләк тә, шулай ук төрле табышмакларга җавап бирү рәвешендә дә булырга мөмкин. Өй эченә кергәч, кияүне ишек бавы дип аталган сынау да көтә. Бу йола бигрәк тә Урал һәм Себер якларында яшәүче татарлар арасында таралган була. “Кыз өе” дип аталган махсус урынга кияүне алып киләләр. Кыз үзенең иптәшләре белән бикләнеп чаршау эчендә утыра. Кияүне кертмиләр. Ул “Ишек бавы кыйбатмы?” – дип сорый. Ишек саклаучы ир балалар (алар арасында кызның энесе я башка ир туганы да була) берәр хак әйтәләр, “ишек бавы җырларын” башкаралар. Кияү егетләре бу хакны кыйбатсына. Ике арада сатулашу башлана. Ахырда кияү килешенгән бәяне түли һәм ишек ачыла»16.

Килен төшерү йоласының иң әһәмиятле өлешләренең берсе – кияүнең кызны туган йортыннан алып чыгуы. Борынгы ышануларга корылган гадәтләрнең күбесе бүгенгәчә сакланып калган. Кыз, әтисенең өеннән чыгып киткәндә, артына борылып карарга, еларга тиеш түгел: борылып караса, яңа җиргә авыр ияләшәчәк, тормышы кыз вакытын сагынып үтәчәк (Татарстан Республикасы, Биектау районы, Өлә авылы. Г. Н. Хәйдаровадан (1962 елгы) З. М. Арикеева язып алган), елап китсә, ир йортында күзе гел яшьле булыр (Татарстан Республикасы, Әлки районы, Иске Чаллы авылы. М. М. Минхаҗиевадан (1952 елгы) Л. Х. Дәүләтшина язып алган) дигән ышанулар яши. Кызны кияү йортына озатып калганда, «Барган җиреңдә таш бул, таш бул да аш бул!» дип теләк теләп калалар (Татарстан Республикасы, Теләче районы, Югары Кибәхуҗа авылы. Г. Р. Гатауллинадан (1974 елгы) З. М. Арикеева язып алган).

Кияү йортына төшкән киленне каршы алу – туй йоласының ышанулар белән үрелгән һәм бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмаган иң мөһим өлешләренең берсе. Себер һәм Әстерхан якларында киленне һәм аның якыннарын капкадан кергәнче үк ут аркылы үткәреп, явыз көчләрдән арындыру йоласын башкаралар. «Кызны шәл астында әкрен генә йөртеп, ике яктан ике дус кызы тотып кияү йортына китерәләр. Капка алдына камыш якканнар, ут яна, килгән килен шул камыш өстеннән, ут өстеннән сикереп чыгарга тиеш икән мин. Мин сикереп чыктым, ә бер мамай яулык тотып, шырпы тотып тора. Бу нишли икән? – дим. Яулыкның почмагын шырпы сызып яндырып минем башымнан әйләндереп ышыклап-ышыклап мине өйгә керетте. “Бәхетле булсын, яман затлар ияреп килмәсен” дигән сүз инде бу»17. Урал төбәгендә исә мылтык атып, дары исе чыгаралар. Бу да явыз көчләрне кууга корылган электән килгән гамәлләрнең берсе булып тора.

Татарлар яшәгән һәр төбәктә яшь парны барча туганнар капка төбендә яисә өй каршында җыелып каршы ала. Егетнең әнисе, элек-электән килгән гадәт буенча, яшь киленне өй бусагасы алдында көтеп тора, ак җәймәгә яки мендәргә бастырып, авызына бал-май, ипи-тоз каптыра. Каптырганда «телең майдай йомшак, балдай татлы булсын, баллы-майлы гомерләр насыйп булсын» дигән теләкләр тели. «Кыз беренче кат егет өенә кергәндә баянды18 җәю була. Тышкы якка җәйми, өй эченә кергәч, эчке якка җәя. “Хуш киләсең балам, шушы өйләрдә тату тәмле торып, инсафлы балалар үстер, шушы йортларда яшәргә насыйп итсен, олыларны олы дип күрергә насыйп итсен”, – дип тәмле ягымлы сүзләр сөйләп кертәләр»19. Яшь гаиләнең тормышы мул, җитеш булсын дип, килен кияү йортына беренче тапкыр аяк басканда, көянтә-чиләк белән бодай алып керү яисә яшьләрнең өсләренә шул ук максат белән «Бәхетле, азыклы, ризыклы булсыннар» – дип, акча, бөртекле ашлык, бавырсак сибү гадәте дә бар (Татарстан Республикасы, Баулы районы, Уба авылы. Х. Н. Гарайшинадан (1958 елгы) Л. Х. Дәүләтшина язып алган).

Урал татарларының туй йоласында әлегәчә яшәп килүче бер гадәт бар. Килен төшеп, капка янына җитүгә, аның янына сарык китерәләр, яшь килен аңа куллары белән таянырга тиеш була. Бу йоланы таянчык дип атыйлар. «Таянчыкка таяндыручылар – егетнең иң олы абыйсы белән җиңгәсе. Алдагы тормышында нинди генә авыр вакыт булмасын, килен кеше беренче чиратта шушы гаиләгә таянырга тиеш. Ә килендәш белән абый, вакытында дөрес киңәш биреп, гаиләнең тынычлыгын саклаучылар буларак кабул ителә»20.

Килен төшерүгә бәйле туй поэзиясе жанрлары арасында, яшь киленгә бал-май каптырганда әйтелә торган, авызландыру алкышлары аерым урынны алып тора.

Атаң-анаң йоласы,

Пигәмбәрләр догасы,

Май кебек йомшак күңелле бул,

Бал кебек татлы телле бул,

Тату торыгыз.

Аның янында басып торучы апалар, җиңгиләр, кушылып:

Ак юллы бул,

Ак күңелле бул.

Аягың җиңел булсын!

Авызың аш белән килсен,

Аягың белән ырыс (бәхет) килсен21,  – дигән теләкләр телиләр.

Егетнең олы апалары, җиңгиләре тарафыннан килен каршылау арбаулары да әйтелә. Туй арбауларының вазифасы – киленне магик теләкләр әйтеп каршылау, кияү һәм каенана йортындагы киләчәк тормышын сүз-йола кодрәте ярдәмендә ипле һәм мул итү. «Вакытлар үтү белән алар халыкның гаилә тормышына һәм килен кешенең вазифа-бурычларына бәйләнешле теләкләрен гәүдәләндерүче киңәйтелгән келәү рәвешен алганнар һәм каенана яки кияүнең апасы-җиңгәсе, я булмаса бу йоланы яхшы белгән өлкән яшьтәге хатын тарафыннан әйтелгәннәр»22.

Бүгенге көндә дә магик нигезен саклаган гамәлләрдән башланып киткән киленне каршы алу йоласы килен өйгә атлап кергәч тә дәвам итә. Төрле этник традицияләрдә төрле вариантларда яшәп килгән гадәтләрнең барысы да нигездә яшь гаиләнең тыныч-тоту яшәвен тәэмин итү максатыннан гамәлдә йөри. Бик борынгы традицияләрне саклап килгән кайбер авылларда килен, бусагадан атлап керүгә, түр башына чиккән сөлге элә. Бу – йорт ияләрен, әрвахларны ризалату максатыннан эшләнә (Татарстан Республикасы, Спас районы, Әҗмәр авылы. Ш. А. Мухаметзяновадан (1928 елгы) Л. Х. Дәүләтшина язып алган). Кайбер якларда исә, «куллары ризыклы» булсын дип, киленне ике кулы белән мичкә таяндыралар яисә кулын онга батыралар (Татарстан Республикасы, Чистай районы, Сарсаз авылы. Ф. Н. Мотыйгуллинадан (1930 елгы) Л. Х. Дәүләтшина язып алган). Кыз кияүгә китәргә җыенганда, әнисе яки кияүдәге олы апасы аны алдан ук: «Өйгә кердеңме – мичкә кара, тәрәзәгә карама, тәрәзә яшьле була, мич гомерле була», дип кисәтеп куялар (Татарстан Республикасы, Саба районы, Сүлә авылы. М. Т. Зариповадан (1915 елгы) З. М. Арикеева язып алган). Килен кабул ителгән гадәтләрнең барысын да үти, әйтелгән сүзләрнең һәммәсен дә хәтерендә тота.

Килен төшергәннән соң, махсус билгеләнгән көнне туй мәҗлесе үткәрелә. Татар туй мәҗлесен күркәм итә, төбәгенә карап, туй бер көннән алып берничә атнага кадәр дәвам итә. Мәҗлестә башкарылган поэтик-музыкаль жанрлар арасында зур урынны туй әйтешләре алып тора. Аларны кода-кодагыйлар җырлары дип тә атыйлар. Әлеге йола борынгы төрки-татар чорларыннан ук сакланып килгән, аның эчтәлегенә тирән мәгънә салынган. Әйтешләрдә кода-кодагыйларның бер-берсенә хөрмәте дә, ул-кызларының бәхетле тормышына өметләре дә, борчулы мәлләр килеп чыкса, үз балаларын якларга һәрвакыт әзер торулары да чагыла, кинаяле кисәтүләр дә урын ала.

Туй мәҗлесенең матур һәм әһәмиятле мизгелләренең берсе – табынга кодалар күчтәнәчен чыгару. Кодагыйлар күчтәнәче туй мәҗлесендә абруйлы ризыклардан санала. Мәҗлес барышында кодалар күчтәнәчен чыгаруның аерым үз вакыты һәм тәртибе каралган, җирле традицияләр нигезендә күчтәнәч чыгару җырлары да формалашкан. Мәҗлес, һәр якның үзенә хас тәртип-йолаларына буйсынып, еллар дәвамында күпмедер дәрәҗәдә үзгәреп, әмма үзенең тотрыклы элементларын саклап дәвам итә.

Элек туй мәҗлесеннән соң, яшь парны ак келәттә яки аулак өйдә кундыру гадәте яшәп килгән булса, хәзер яшьләрнең никах төне күбрәк мәҗлес таралганнан соң, алар үзләре генә калган йортта – егет ягында үтә. Читтән килгән кунакларны исә кунарга туган-тумачалар, күршеләр ала. Яшь парга таң белән кияү мунчасы ягыла, аның асылында егетнең дә, кызның да инде хатын һәм ир статусына чистарынып күчү мәгънәсе салынган. «Иң беренче иртәнге мунчага кияү белән кыз бара. Аларга шакып кына ишектән коймак бирәләр. Аннан соң кода белән кодагый мунчага бара. Аларга инде яңа сөлге бирәләр. Аларга да мунчага чәй белән коймак алып баралар. Бу кыз ягында никахтан соң, кияү ягында туйдан соң да шулай була» (Татарстан Республикасы, Баулы районы, Баулы шәһәре. Н. Җ. Ризвановадан (1967 елгы) Л. Х. Дәүләтшина язып алган).

Туй мәҗлесе үтә торган көнне башкарыла тагын бер гадәт – бирнә сандыгы илтү бүгенге көндә, кызганыч, шактый гадиләштерелгән. Элек бирнәне кызлар үзләре әзерләгән, бүген исә әнисе, туганнары җыя. Бирнә эченә савыт-саба, мендәр, юрганнар һәм шулай ук кияүнең әти-әнисенә, әби-бабайларына, туганнарына бүләкләр дә салына. Бүгенге көндә бирнә әйберләрен кыз ягы егет ягына машина белән алып килеп кенә бирәләр. ХХ гасыр урталарында әле кыз бирнәсен сандыкка тутырып, бу сандыкны аерым бер көнне җыелып, олырак яшьтәге хатын-кызлар ача торган булган. Бу мәҗлес вакытында ике як туганнар бергәләп бирнәне караганнар, үз фикерләрен әйткәннәр. Бирнә алып килү процессы белән бәйле тагын бер гадәт – өй киендерү бүгенге көндә дә дәвам итә, әмма заманасына карап үзгәреш тә кичерә. Гадәттә, өй киендерү / бизәүдә кәләшнең иптәш кызлары да катнаша. Элегрәк өй киендергәндә үзенчәлекле теләк-җырлар да башкарылган. Күп кенә авылларда күрше-тирәдәге өлкән хатын-кызларның кәләш бизәгән өйне карарга керү гадәте бар, алар буш кул белән түгел, кечкенә генә булса да бүләк алып керәләр. Бу гадәт «кыз бирнәсен котлау» дип атала.

Туйдан соң да аерым йолаларны үтәү таләп ителә. Хәл белүдән соң, көндезге ашка кадәр, авыл яшьләре белән бергәләп киленгә су юлы күрсәтү оештырыла. Яшь килен, иңбашына көянтә-чиләк асып, ире һәм аның дуслары, ир ягының бала-чагалары белән су яки чишмә буена юнәлә. Килеп җиткәч, килен әле тиз генә су алырга ашыкмый, су хуҗаларын ризалатыр өчен электән килгән бүләк бирү гадәте буенча, суга үзе белән алып килгән көмеш тәңкәләрне сала, кайбер якларда кое сиртмәсенә яки чишмә буендагы агачка көянтәсенә эленгән сөлгене бәйли. Капка төбендә яшь киленне кайнанасы, кайнатасы, җиңгиләре көтеп тора, алар килен суы белән тизрәк чәй куярга ашыгалар, су юлын котлап, чиләккә акча салалар.

Туй мәҗлесеннән соң бер-ике көн үткәч, ә кайбер җирле гадәтләрдә икенче көнне үк, килен токмачын котлау йоласы уздырыла. Аның нигезендә дә яшь киленне, аның уңганлыгын, булганлыгын сынау ята. Бу көнне килен иртүк торып токмач басып кисә, ул кискән токмач белән шулпа әзерләнә, төш тирәсендә өйдә табын корыла. Табынга авыл әбиләре, өлкән яшьтәге хатыннар чакырыла. Һәр кунак, килен токмачын котлап, үзе белән бүләкләр алып килә. Туйдан соң үткәрелә торган йолаларның тагын берсе – килен боткасы. Туйдан соң берничә көн узгач, киленнең әти-әнисен, тирә-як күршеләрне, гадәттә, хатын-кызларны чакырып алып мәҗлес уздыралар. Мәҗлестә төп сый – йөзем белән пешерелгән ботка. Йола ризыгыннан иң беренче чиратта килен авыз итә, соңыннан инде һәр кешегә дә өлеш чыгарыла (Татарстан Республикасы, Чистай районы, Каргалы авылы. Л. Х. Миңнегуловадан (1953 елгы) Л. Х. Дәүләтшина язып алган). Бу йоланың нигезендә туйга чакырылмый калган авыл өлкәннәрен чакырып алу, киленне тирә-як күршеләр белән таныштыру, гаиләнең яңа әгъзасын социумга кертү ята.

Бу йолалар төгәлләнгәч, кияүнең туганнары, берсе артыннан икенчесе, яшь парны кунакка дәшә башлый. Кемгә генә барсалар да, килен үзе белән алып килгән бүләкләрен (күлмәк, тастымал, сөлге, урын-җир кирәк-ярагы) алып бара. Ә берәр атнадан соң яшь пар кызның әти-әнисенә кунакка бара, татарлар яшәгән төрле төбәкләрдә бу йола казан кайтару, кече атнага бару, түркеннәп бару, паклунга бару, кунакка чакыру дип йөртелә. Кияү белән кыз, үз күчтәнәчләрен – гадәттә татлы эчле бәлеш салып, кунакка юл тоталар. Бу йолада электән үк килгән күркәм гадәтләрнең берсен – үзара бүләк алышуны күрергә мөмкин.

Шулай итеп, татар халкының туй йола комплексы туй алды, туй үзе һәм туй арты йолаларына бүленеп, традицион структурасын бүген дә саклап килә. Бүгенге көндә, әлбәттә, татар халкының этнотерриториаль төркемнәре өчен хас булган йолаларның барысы да сакланмаган, заманалар үзгәрү белән алар борынгы магик нигезен югалткан һәм тормыштан төшеп калган. Шуңа да карамастан татар халкының традицион мәдәниятен, тотрыклы этник йөзен билгели торган туй йоласы әле бүген дә төп билгеләрен саклый, туй йола комплексына караган йола төрләренең заманага бәйле яңа төрләре барлыкка килсә дә, XXI гасырга аяк баскач үткәрелә торган туй йоласы ХХ гасыр башы өчен хас булган традицион калыпка нигезләнә.

 

ИСКӘРМӘЛӘР:

1. Мөхәммәтҗанов Р. М. Башкортстан Ык буе татарларының йола иҗаты / Төз.: И. И. Ямалтдинов, И. К. Фазлетдинов. – Казан, 2021. – Б. 37-38.

2. Ахмаров Г. Н. Свадебные обряды казанских татар. – Казань, 1907. – С. 14.

3. Татар халык иҗаты: 25 томда. 2 т.: Йола фольклоры / Төз., текст, иск. һәм аңл. әзерл., кереш сүз авт. Л. Х. Дәүләтшина. – Казан, 2022. – 215 б.

4. Баязитова Ф .С. Гомернең өч туе (Татар халкының гаилә йолалары). – Казан, 1992. – 15 б.

5. Баязитова Ф. С. Тамырлары тарихка тоташкан // Милли-мәдәни мирасыбыз: Әстерхан татарлары. – Казан, 2017. – 141 б.

6. Бакиров М. Х. Татар фольклоры: Югары уку йортлары өчен дәреслек. – Казан, 2008. – 70 б.

7. Мөхәммәтҗанов Р. М. Башкортстан Ык буе татарларының йола иҗаты / Төз.: И. И. Ямалтдинов, И. К. Фазлетдинов. – Казан, 2021. – 79 б.

8. Надиров И. Н. Татар халкының йола поэзиясе, уен җырлары, бию такмаклары // Татар халык иҗаты. Йола һәм уен җырлары. – Казан, 1980. – 14 б.

9. Ямалтдинов И. И. Чиләбе өлкәсе татарлары фольклоры // Милли-мәдәни мирасыбыз: Чиләбе өлкәсе татарлары. – Казан, 2017. – 166 б.

10. Мухамедзянов Р. М. Специфика татарских фольклорных жанров. Учебное пособие по спецкурсу. – Уфа, 1989. – С. 20.

11. Ф. В. Әхмәтова тарафыннан язып алынган. Җырга карата түбәндәге аңлатма бирелә: «Бу җырлар никахтан соң кияүне кыз янына озатканда кияү егетләре (нүгәрләр) тарафыннан әйтелгән. Типсәү – тип сүзеннән ясалган. Тип – Себер татарлары арасында таралган барабан төрендәге уен коралы. Типкә бәреп такмак-җыр әйтүне типсәү дигәннәр».

12. Юсупов Ф. Ю. Музыкальное наследие сибирских татар // Сибирские татары. Из сокровищницы духовной культуры. Антология фольклора сибирских татар. IV: Музыкальное наследие. – Казань, 2018. – С. 28.

13. Кылгыну – назлану.

14. Бакшы – багучы (казак телендә баксы) – ырым, им-том әйтеп дәвалаучы кеше.

15. Татар халык иҗаты. Йола һәм уен җырлары / Төз. И. Н. Надиров. – Казан, 1980. – Б. 313‑314.

16. Тукай Г. Әсәрләр. 4 томда. I том. – Казан, 1975. – Б. 123-124.

17. Баязитова Ф. С. Тамырлары тарихка тоташкан // Милли-мәдәни мирасыбыз: Әстерхан татарлары. – Казан, 2017. – 170 б.

18. Баянды – киленнең аяк астына җәелә торган ак яулык.

19. Баязитова Ф. С. Тамырлары тарихка тоташкан // Милли-мәдәни мирасыбыз: Әстерхан татарлары. – Казан, 2017. – 171 б.

20. Брусько З. М., Завгарова Ф. Х. В круге жизни (фольклор семейно-бытовой обрядности татар). – Казань, 2013. – С. 87-88.

21. Татар халык иҗаты: 25 томда. 2 т.: Йола фольклоры / Төз., текст, иск. һәм аңл. әзерл., кереш сүз авт. Л. Х. Дәүләтшина. – Казан, 2022. – 321 б.

22. Надиров И. Н. Татар халкының йола поэзиясе, уен җырлары, бию такмаклары // Татар халык иҗаты. Йола һәм уен җырлары. – Казан, 1980. – 17 б.

 

Список литературы

Ахмаров Г. Н. Свадебные обряды казанских татар. – Казань, 1907. – 40 с.

Бакиров М. Х. Татар фольклоры: Югары уку йортлары өчен дәреслек. – Казан, 2008. – 358 б.

Баязитова Ф .С. Гомернең өч туе (Татар халкының гаилә йолалары). – Казан, 1992. – 296 б.

Баязитова Ф. С. Тамырлары тарихка тоташкан // Милли-мәдәни мирасыбыз: Әстерхан татарлары. – Казан, 2017. – Б. 123-256.

Брусько З. М., Завгарова Ф. Х. В круге жизни (фольклор семейно-бытовой обрядности татар). – Казань, 2013. – 224 с.

Мөхәммәтҗанов Р. М. Башкортстан Ык буе татарларының йола иҗаты / Төз.: И. И. Ямалтдинов, И. К. Фазлетдинов. – Казан, 2021. – 228 б.

Мухамедзянов Р. М. Специфика татарских фольклорных жанров. Учебное пособие по спецкурсу. – Уфа, 1989. – 82 с.

Надиров И. Н. Татар халкының йола поэзиясе, уен җырлары, бию такмаклары // Татар халык иҗаты. Йола һәм уен җырлары. – Казан, 1980. – Б. 4-47.

Тукай Г. Әсәрләр. 4 томда. I том. – Казан, 1975. – 407 б.

Юсупов Ф. Ю. Сибирские татары. Из сокровищницы духовной культуры. Антология фольклора сибирских татар. IV: Музыкальное наследие. – Казань, 2018. – 893 с.

Ямалтдинов И. И. Чиләбе өлкәсе татарлары фольклоры // Милли-мәдәни мирасыбыз: Чиләбе өлкәсе татарлары. – Казан, 2017. – Б. 145-256.

 

References

Ahmarov G. N. Svadebnye obryady kazanskih tatar [Wedding ceremonies of Kazan Tatars]. Kazan, 1907, 40 p.

Bakirov M. H. Tatar fol’klory: Yugary uku jortlary ochen dereslek [Tatar folklore: textbook for universities]. Kazan, 2008, 358 p.

Bayazitova F.S. Gomernen och tue (Tatar halkynyn gaile jolalary) [Three weddings of life (family rituals of the Tatar people)]. Kazan, 1992, 296 p.

Bayazitova F. S. Tamyrlary tarihka totashkan [The roots go back to history]. IN: Milli-medeni mirasybyz: Esterhan tatarlary [National and cultural heritage: Astrakhan Tatars]. Kazan, 2017, pp. 123-256.

Brus’ko Z. M., Zavgarova F. H. V kruge zhizni (fol’klor semejno-bytovoj obryadnosti tatar) [In the circle of life (folklore of family and household rituals of the Tatars)]. Kazan, 2013, 224 p.

Mohemmetzhanov R. M. Bashkortstan Yk bue tatarlarynyn jola izhaty. Toz.: I. I. Yamaltdinov, I. K. Fazletdinov [I. I. Yamaltdinov, I. K. Fazletdinov (ed.) Ritual creativity of the Tatars of the Priiksky district of Bashkortostan]. Kazan, 2021, 228 p.

Muhamedzyanov R. M. Specifika tatarskih fol’klornyh zhanrov. Uchebnoe posobie po speckursu [The specifics of Tatar folklore genres. Tutorial on a special course]. Ufa, 1989, 82 p.

Nadirov I. N. Tatar halkynyn jola poeziyase, uen zhyrlary, biyu takmaklary [Ritual poetry of the Tatar people, game songs, dance ditties]. IN: Tatar halyk izhaty. Jola һem uen zhyrlary. Toz. I. N. Nadirov [I. N. Nadirov (ed.) Tatar folk art. Ritual and game songs]. Kazan, 1980, pp. 4-47.

Tukaj G. Eserler. 4 tomda. I tom [Works. In 4 volumes: vol. I]. Kazan, 1975, 407 p.

Yusupov F. Y. Sibirskie tatary. Iz sokrovishchnicy duhovnoj kul’tury. Antologiya fol’klora sibirskih tatar. IV: Muzykal’noe nasledie [Siberian Tatars. From the treasury of spiritual culture. Anthology of folklore of the Siberian Tatars. IV: Musical Heritage]. Kazan, 2018, 893 p.

Yamaltdinov I. I. Chilebe olkese tatarlary fol’klory [Folklore of the Tatars of the Chelyabinsk region]. IN: Milli-medeni mirasybyz: Chilebe olkese tatarlary [National and cultural heritage: Tatars of the Chelyabinsk region]. Kazan, 2017, pp. 145-256.

 

Сведения об авторе

Давлетшина Лейла Хасановна, доктор филологических наук, ведущий научный сотрудник Института языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова АН РТ, e-mail: leyla.davletshina@yandex.ru

 

About the author

Leila Kh. Davletshina, Doctor of Philology, Leading Researcher, G. Ibragimov Institute of Language, Literature and Art of the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan, e-mail: leyla.davletshina@yandex.ru

 

В редакцию статья поступила 11.05.2023, опубликована:

Дәүләтшина Л. Х. Татар йола фольклорының бүгенге яшәеше: туй йоласы // Гасырлар авазы – Эхо веков Echo of centuries. – 2023. – № 3. – Б. 185-195.

 

Submitted on 11.05.2023, published:

Davletshina L. Kh. Tatar jola fol’klorynyn bygenge jasheeshe: tuj jolasy [The modern existence of Tatar ritual folklore: wedding ceremony]. IN: Gasyrlar avazy – Eho vekov [Echo of centuries], 2023, no. 3, pp. 185-195.

 

Для получения доступа к полному содержанию статьи необходимо приобрести статью либо оформить подписку.
0 руб.
Другие статьи