Х. З. Баһаветдинова. Минзәлә төбәгеннән эшмәкәр Хәлфиннәр нәселе (ХVIII-ХХ гасыр башы)

В статье представлена родословная торговцев Хальфиных из деревни Телянче-Тамак Мензелинского уезда Уфимской губернии (ныне Тукаевский район Республики Татарстан), а также проанализирована их предпринимательская и благотворительная деятельность. На основе архивных источников была изучена предпринимательская деятельность Хальфиных в восточной и юго-восточной частях Татарстана и на территории Башкортостана, а также история товарищества «Торговый дом Братья Халфины» (прибыль, имущество, служащие, взаимоотношения с органами власти, благотворительная деятельность). Хальфины широко распространившийся татарский род. Среди представителей этого рода есть известные ученые, деятели искусства, промышленники-благотворители.
Тип статьи:
Научная статья
Язык статьи:
Татарский
Дата публикации:
25.10.2023
Приобрести электронную версию:
0 руб.
Статья представлена в издании
Гасырлар авазы - Эхо веков Echo of centuries № 2 2023 г.
Ознакомительная часть статьи

УДК 908 (929)

 

Минзәлә төбәгеннән эшмәкәр Хәлфиннәр нәселе (ХVIII-ХХ гасыр башы)

Х. З. Баһаветдинова,

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты,
Казан шәһ., Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе

 

The genealogy of the Menzelinsk manufacturers Khalfins (the 18th – early 20th century)

Kh. Z. Bagautdinova,

Sh. Mardzhani Institute of History, the Academy of Sciences
of the Republic of Tatarstan,
Kazan, the Republic of Tatarstan, the Russian Federation

 

Аннотация

В статье представлена родословная торговцев Хальфиных из деревни Телянче-Тамак Мензелинского уезда Уфимской губернии (ныне Тукаевский район Республики Татарстан), а также проанализирована их предпринимательская и благотворительная деятельность. На основе архивных источников была изучена предпринимательская деятельность Хальфиных в восточной и юго-восточной частях Татарстана и на территории Башкортостана, а также история товарищества «Торговый дом Братья Халфины» (прибыль, имущество, служащие, взаимоотношения с органами власти, благотворительная деятельность). Хальфины широко распространившийся татарский род. Среди представителей этого рода есть известные ученые, деятели искусства, промышленники-благотворители.

Abstract

The article presents the genealogy of the Khalfins manufacturers from Telyanche-Tamak village of Menzelinsky uyezd of Ufa province (currently Tukaevsky district of the Republic of Tatarstan) and analyzes their entrepreneurial and charitable activities. Based on archival sources, the author studied the entrepreneurial activity of the Khalfins in the eastern and southeastern parts of Tatarstan and in Bashkortostan, as well as the history of the partnership in the company “The Khalfin Brothers trading house” (profit, property, employees, relationship with authorities, charitable activities). The Khalfins are a prolific Tatar dynasty. Among the representatives of this dynasty, there are well-known scholars, people of art, and benefactor manufacturers.

Ключевые слова

Хальфины, материалы ревизии, родословная, Мензелинский уезд, Телянче-Тамак, предприниматели, торговля хлебом, благотворительность, воспоминания.

Keywords

The Khalfins, revision materials, genealogy, Menzelinsky uyezd, Telyanche-Tamak, entrepreneurs, bread trade, charity, reminiscences.

 

Хәлфиннәр – татар тарихында күренекле урын тоткан данлыклы шәхесләр нәселе. Алар арасында зыялылар, сәнәгатьчеләр, сәүдәгәр-хәйриячеләр күп. Нәсел дәвамчылары Рәсәйнең төрле төбәкләренә таралган. Аларның тармакларын Башкортстан, Татарстан Республикаларында, Себердә, Казахстан һәм Әзәрбайҗан җирлекләрендә дә очратырга була.

Теләнче-Тамак авылыннан башланып киткән Хәлфиннәр шәҗәрәсе: Ибраһим → Исмәгыйл (1707) → Исламгол (1734-1791) → Ихсан (1773-1854) → Габдрахман (1807) → Мөхәммәтсадыйк (1826), Мөхәммәт­латыйф (1839), Мөхәммәтша (1850), Мөхәммәтситдыйк (1866)1.

Мөхәммәтсадыйкның балалары: Мөхәммәтзариф (1846), Мөхәммәт­шакир (1850-1855), Шәмсиҗамал (1851), Фәрхиҗамал (1856), Мөхәммәд­вәли (1853), Мөхәммәтшакир (1855)2, Мөхәммәт­гариф (1861), Мөхәммәтсабир (1863), Мөхәммәтсалих (1865), Биби­мәрьям (1868).

Габдрахманның икенче улы Мөхәммәтлатыйфның балалары: Мө­хәм­мәт­гариф (1858), Хәбибҗамал (1860), Мөхәммәтгази (1862), Би­би­әсмә (1869), Бибизәйнәп (1872), Бибимәрфуга (1874), Мөхәм­мәт­харис (1876), Бибирәбигә (1879), Мөхәм­мәт­зәки (1883), Мөхәммәтнәҗип (1886-1937).

Эшмәкәр Хәлфиннәр (XIX-XX гасыр башы)

XIX гасырның соңгы чирегендә Мөхәммәтсадыйкның уллары Зариф белән Гариф сәүдә эшләрен җәелдереп җибәрәләр. Алар Минзәлә өязе базарлары – Нөркәй, Яңа Маҗын, Иске Кәшер, Карамалы авылларында мануфактура товарлары (кызыл мал) белән сату итәләр3. Һәрбер җирлектә ярдәмчеләре (приказчик) хезмәт күрсәтә. Зариф Садыйк (Мөхәммәтсадыйк) улының4 сәүдә эшен 1 класс V разряд таныклыгы белән Теләнче-Тамактан – Зарифулла Мифтахетдинов, Теләнче авылыннан – Афзалетдин Билялов, Иске Кәшердән – Мөхәммәтсафа Әхмәдиев; 2 класс VII разряд таныклыгы белән Теләнче-Тамак крестьяны Нигъмәтулла Шәрифуллин, Теләнче авылы крестьяны Гомәр Ибраһимовлар алып баралар5. Ә Гариф Садыйк улына 1 класс V разряд танык­лыгы белән Иске Кәшердән Әхмәтсафа Әхмәдиев ярдәм итә.

XIX гасыр ахыры хисап исемлегендә еллык керемнәре 100 сумнан 350 сумга чаклы булса, ХХ гасыр башында 500 сумга кадәр җитә6. Шулай ук, 1917 елда Теләнче-Тамак авылындагы мануфактура товарлары сата торган таш кибет (янында склад) һәм бакалея, савыт-саба лавкаларыннан алар 212 сум табыш алганнар7.

Мөхәммәтсадыйкның бертуган энесе Мөхәммәтситдыйк та Нөркәй, Яңа Маҗын, Карамалы базарларында, Күгәш авылы крестьяны Мөхәммәтдин Тимергалин һәм Саклау авылыннан Мөхәммәтлатыйп Мөхәммәтсафиннар ярдәме белән, ашау әйберләре (чәй, шикәр) белән сәүдә иткән һәм бер елга 100 сумнан 500 сумга кадәр табыш алган. Нөркәй базарында бер ачык лавкасы, Теләнче-Тамак базарында вакытлыча бер кибете, Карамалы базарында тактадан ясалган бер палаткасы булган. Барлык сәүдә эшләрен приказчиклар ярдәме белән Теләнче-Тамак авылыннан Мөхәммәтталип Мөхәммәтшин алып барган8.

Хәлфиннәр XIX гасыр ахырында Минзәләнең 1нче гильдия сәүдәгәре дәрәҗәсенә ирешәләр. Минзәлә өязе авылларындагы базарларда, ярминкәләрдә сату итәләр. Мәсәлән: Яр Чаллыда – җомга, Нөркәйдә – чәршәмбе, Саклаубашта – шимбә, Сарманда – ял көннәрендә базарлар эшли. Моннан тыш, Яр Чаллыда ел саен Никольский дип аталып йөртелгән өч зур ярминкә: 3-14 май, 27-30 сентябрь һәм 6-9 декабрь көннәрендә, Нөркәйдә җиде көнлек (5-12 ноябрь) ярминкәләр булган9.

Җирле һәм чит шәһәр сәүдәгәрләре бу ярминкәләргә уннарча мең сумлык товар алып килгәннәр. Җирле халык өчен бу сәүдә үзәкләре кирәкле товарлар һәм продуктлар сатып алу урыны гына түгел, ә аралашу, мәгълүмат алмашу урыны да, шулай ук хезмәт хакының мөһим чыганагы да булган. Ярминкәләр вакытында һәр хуҗалык диярлек кунып чыгу йортына әверелгән.

Рәсәй империясендә ХХ гасыр башында гаилә ширкәтләре төзелә башлый. Минзәлә өязендә эшкуарлык белән шөгыльләнүче иң эре сәүдә йорты Алабуга сәүдәгәрләре Стахеевларныкы булса, икенче урында «Бертуган Хәлфиннәр» ширкәте санала. 1902 елдан бирле эшләп килгән ширкәт, рәсми рәвештә, 1910 елда Минзәлә шәһәр идарәсендә теркәлә.

Документта эшчәнлек нәтиҗәсе итеп: «чәй, шикәр, чимал, икмәк, мануфактура һәм беренче разряд товарлары белән сәүдә итәргә мөмкин булган товарлар» дип күрсәтелгән. Сәүдә эшләрен ширкәт «Уфа губернасы Минзәлә өязендә, Рәсәй империясенең барлык шәһәрләрендә, җирлекләрендә һәм чит илләрдә башкара ала», дип язылган. Нигез салучылар – Минзәләнең 1 нче гильдия сәүдәгәре Зариф Садыйк улы Хәлфиннең варислары, шулай ук аның энеләре Шакир, Гариф, Салих һәм Сабир Хәлфиннәр. Сәүдә йорты идарәсе итеп Минзәлә өязе Нөркәй волосте Теләнче-Тамак авылы, ә аның җитәкчесе Шакир Садыйк улы Хәлфин күрсәтелгән. Төп капиталның күләме 150 000 сум10.

ХХ гасыр башында Хәлфиннәр Минзәлә шәһәрендә мануфактура сәүдәсен җайга салалар. Татарстан Республикасы Дәүләт архивында «Бертуган Хәлфиннәр» сәүдә йорты приказчигы Казан өязе Мөндеш авылы крестьяны Галләм Мөхәррәмовның 1904 елда язган гаризасы саклана: «Күптән түгел Минзәлә шәһәрендә мануфактура сәүдәсен ачтык. Кышкы ярминкәдә сату өчен лавка булмау сәбәпле, “Бертуган Хәлфиннәр” сәүдә йорты Минзәлә шәһәр идарәсеннән, вафат булган Минзәлә сәүдәгәре Хәсәнов Шәһимөхәммәт Абдуллатыйп улы биләгән 6нчы корпустагы 43, 44 номерлы лавкаларда, ярминкә вакытында кибет ачарга мөмкин булмасмы?»11. Шулай ук аларның мануфактура товарлары, чәй, шикәр белән сәүдә итү өчен Яр Чаллы, Теләнче-Тамак, Шуган һәм Актаныш авылларында да даими сәүдә урыннары булган.

Азык-төлек белән сәүдә итүдән кала, алар Минзәлә өязенең күп кенә авылларыннан икмәк җыю эшен җайга салалар. Бу эшне күбесенчә агентлар башкарган. Аларның күп кенә авылларда икмәк саклау өчен амбарлары булган. Мәсәлән, Теләнче-Тамакта – 4, Әҗәкүлдә – 4, Байсарда – 2, Теләнче, Зәй, Шуган, Сарман, Кормаш, Карамалы, Иске Кәшер, Актаныш, Әмәкәй, Сөлек, Чураш, Яңа Михайловка, Биклән, Нөркәй авылларында – берәр склад. Авылда аерым ясалган җайланмалар булмаса, икмәк җыючы ашлыкны үз амбарына салып торган. Уңайлы булсын өчен, гадәттә, бу эшне шул авыл кешеләре башкарган. Икмәкне саклау өчен складлар булу зур күләмдә ашлык сатып алырга һәм аны өлешчә он яки ярмага эшкәртергә мөмкинлек биргән. Мисал өчен, Минзәлә өязенең 1917 елда алып барылган оклад кенәгәсеннән: «Бертуган Хәлфиннәр» сәүдә йортының Яр Чаллы авылында Чагыштырма идарә тармагында (Удельное ведомство) өч амбар һәм ашлык киптергече, бертуган Березиннарның һәм Судаковларның утарларында таштан салынган амбарлары, Нөркәй авылында Ногманов Мөхәммәтзариф, Гыйльманов Вилдан утарларында, базар мәйданында агачтан ясалган амбарлары, үзләренең туган авылларында бер агач һәм бер таштан ясалган амбарлары, Яңа Михайловка авылында Ф. А. Богатов, К. И. Щербаков утарларында һәм авыл җирлегендә, Зәй янында И. Г. Пантелеев утарында агачтан төзелгән икмәк амбарлары булган. Әйтергә кирәк, 1917 елның 19 июненә тиешле салымнарны түләп бетергәннәр. Барлыгы 2 369 сум 50 тиен табыш алганнар, 1 041 сум 60 тиен салым түләгәннәр12. Табышның 63 % (1 610 сум) Яр Чаллы амбарларыннан, 23 % (560 сум) Теләнче-Тамак авылындагы амбарлардан кергән.

ХХ гасыр башында аларның Чулман ярында урнашкан җиде ташлы (һәрбер ташның диаметры 6 чирек булган) пар тегермәне13, Чураш, Теләнче-Тамак, Сөлек, Шуган, Түбән Суранчак14 авылларында ике ташлы су тегермәннәре булган. Эшне идарәче ярдәмендә тегермәнчеләр башкарган. Мәсәлән, Шуганда – Катанов, Түбән Суранчак авылында Никифоров җитәкләгән, Федор Игнатьев белән Губернаторов тегермәнче булганнар15.

Шулай ук, тегермәннәрне арендага да ала торган булганнар. Башкортстан Республикасы Милли архивында 1887 елгы «Минзәлә өязенең вак сәнәгать оешмалары турында белешмәләр» дигән документта Теләнче-Тамак җәмгыятеннән типтәр Латыйф Габдрахман улы Хәлфиннең он тарту өчен су тегермәнен 12 елга арендага алу турындагы белешмә сакланган. Чыганактан шунысы аңлашыла: Игәнә елгасында урнашкан су тегермәненең арендасының 6 елы узган (димәк 1881 елда ук алынган). Беренче елларда кышкы дүрт айда отряд белән Стахеевларга, 1887 елдан Сарысаз Тәкермән авылы (хәзерге Сарман районы) вакытлы сәүдәгәре Токтамышевка хезмәт күрсәткәннәр. Җәйге биш айда Казаклар авылы крестьяннарының ашлыкларын тартканнар. Ел дәвамында үзләренә 150 потка кадәр икмәк эшкәрткәннәр. Отряд белән эшләгәндә заказчик хисабыннан бер капчыкка 5 тиеннән капчык тутыручылар яллаганнар. Бер елга 38 сум салым, шуның 10 сумын Казаклар җәмгыяте түләгән. Тугыз ай буе эшләүче Останково авылы тегермәнчесе сезонга 180 сум акча эшләгән16.

Яр Чаллыда урнашкан «Бертуган Хәлфиннәр» сәүдә йортының күчемсез милке шактый бай булган. Мәсәлән, 1913-1914 елларда берничә киптерү җайланмасы, пар тегермәне, сигез икмәк склады булуы мәгълүм. Башка шәһәрләргә икмәк сату (су юлы белән) аларга елга 900 000 сум табыш китергән17. Чагыштырып карар өчен: Алабуга сәүдәгәрләре Стахеевларның ике ширкәте бергә 1 500 000 сум табыш алган. Шулай ук, базар һәм ярминкәләрдә мануфактура товарлары белән сәүдә иткәннәр һәм мануфактура, бакалея кибетләре дә даими эшләп торган.

1817 елда Чулманда беренче пар суднолары барлыкка килә. Алар Идел буе шәһәрләре арасында һәм Пермь, Уфа кебек шәһәрләргә дә даими рейслар ясый башлыйлар. Бу, үз чиратында, XIX гасырның беренче яртысында Чаллы пристане барлыкка килүгә этәргеч була. Икмәкнең шактый өлеше Чаллы пристаненнән Санкт-Петербург, Николаев һәм башка портлар аша экспортка киткән18. Нәкъ менә Чаллы сәүдәгәрләре ярдәме белән Кама алды икмәк сәүдәсенең иң эре үзәкләренең берсенә әверелә. Географик урыны уңайлы булу һәм инфраструктураның алга китүе нәтиҗәсендә, Минзәлә өязеннән генә түгел, Бәләбәй, Бирск һәм башка кайбер өязләрдән дә икмәк китерелә.

«Бертуган Хәлфиннәр» сәүдә йорты икмәк товарларын илнең төрле шәһәрләренә җибәргәннәр. 1914 елгы навигация сезонында гына Яр Чаллы пристаненнән А. Ф. Тимохов, А. А. Пешехонов, Я. П. Рукавишников һәм үзләренең баржаларында Рыбинск шәһәренә барлыгы 652 468 пот арыш оны, солы һәм карабодай ярмасы озаталар.

«Бертуган Хәлфиннәр» сәүдә йортының Рыбинск шәһәренә җибәрелгән икмәк йөкләре турында мәгълүмат19

1914 ел

Икмәк җибәрелгән пристань

Рыбинскка килү вакыты һәм кем судноларында

Икмәк продуктлары атамасы

Белешмә нин­ди газе­та­дан алынган20

арыш оны

бодай

солы

бор­чак

кара­бодай яр­ма­сы

бар­лыгы

Чаллы пристане

3 һәм 4 май

баржа № 10

А. Ф. Тимохов

37 800

 

45 000

60 000

20 125

162 925

№ 99

5 и 6 май

баржа № 4

А. А. Пешехонов

72 000

11 400

22 100

37 000

142 500

№ 100

3 июнь

баржа № 6

А. Ф. Тимохин

9 000

39 528

22 830

11 011

82 369

№ 121

13 август

баржа № 2

Я. П. Рукавиш­ни­ков

72 067

6 456

3 605

82 128

№ 181

2 сентябрь

баржа № 13 үзләренеке

30 600

30 600

№ 197

2 сентябрь

баржа № 13

үзләренеке

63 000

 

 

 

 

63 000

№ 197

9 октябрь

баржа № 2

Я. П. Рукавиш­ни­ков

59 117

16 350

13 479

88 946

№ 227

Барлыгы

 

343 584

118 734

108 535

81 615

652 468

 

Әҗәкүл пристане

24, 25 һәм 26 май

баржа № 5, 7 Я. П. Рукавишников

88 516

6 480

15 085

108 08121

№ 114

Барлыгы

 

88 516

6 480

15 085

110 081

 

 

Кыш азагында чана юлы беткәч, икмәкне һәм башка авыл хуҗалыгы продукцияләрен кабул итү туктатыла. Сатып алынган продуктларны җибәрү урыннарына чыгару тәмамлана. Шулай итеп, якынлашып килүче март аен, кышкы компания барышында әзерләнгән продукцияне пристаньнәрдә иң күп туплау вакыты дип санарга мөмкин. Хөкүмәт органнары март аен, кәсепчелек документларын сатып алучылар тарафыннан дөрес куллануларын, пристаньнәрдә тупланган запастагы товарларның күләмен һәм бәясен өстәмә рәвештә билгеләү өчен иң уңайлы ай булып тора дип саныйлар. Шул сәбәпле, навигация ачылганчы товар запасларының кемнеке булуын, нинди күләмдә, күпме склад бинасы файдалануларын һәм кәсеп салымына түләүнең никадәр дөрес башкарылуын ачыкларга тәкъдим итәләр22.

Шундый тикшерүләр нәтиҗәсендә Бакалыда Хәлфиннәр ширкәте 80 000 сумлык икмәк җыйганы ачыклана23. Тикшерү органнары волость старшиналары белән тыгыз элемтәдә эшлиләр. Инспекторлар эшмәкәрнең, аның ярдәмчеләренең документлары тәртиптә булуын, яшәү урыннарын һәм кайда теркәлгән булуларын тикшереп торалар. Мәсәлән, Әлмәтмулла волосте старшинасы белән аралашу нәтиҗәсендә «Бертуган Хәлфиннәр» сәүдә йортының Сарманда икмәк белән сату итү таныклыгы дөрес булмаганлыгы ачыклана. Алар өченче разряд таныклыгы белән бер ярдәмче генә ялларга тиеш булалар, ә тикшерү нәтиҗәсендә дүрт приказчик эшләгәнлеге ачыклана һәм штраф салына24. Шулай ук, моңарчы яшәү урыннары билгесез булган Хәлфиннәрнең берничә приказчигы: Асылгәрәй Батыршын – Сарманда, Нуриәхмәт Гарифуллин – Иске Кәшердә, Газый Латыпов Хәлфин – Теләнче-Тамакта, Гыйлман Дәүләтшин – Рангазар авылларында ялган документлар белән теркәлгәннәре ачыклана25.

1903 елны Минзәлә казна палатасы сәүдәгәр Зариф Садыйк улына, ярдәмчесе Шәмсетдинов Хөснетдиннең дөрес булмаган документ белән эш алып барганы өчен, 3 сум штраф сала һәм өстәмә 15 сум салым түләргә тиеш була26. Хөкүмәт органнары штрафның түләнгәнен тикшереп торалар, акча казначейлык кассасына килгәч кенә эшне тәмам дип саныйлар.

Земство идарәсенә, эшне яхшырак оештыру өчен, эшмәкәрләрдән төрле тәкъдимнәр дә килеп тора. Мәсәлән, 1910 елның октябрь аенда сәүдә-сәнәгать фирмалары җитәкчеләре Яр Чаллы авылында дәүләт казначейлыгы ачуны сорап земство җыелышына мөрәҗәгать итәләр. Алар: «Чулман елгасының сулъяк ярында 50 елдан артык төрле товарлар белән сәүдә итү: зур портларга, Рәсәй империясенең төрле шәһәрләренә күпләп икмәк товарлары җибәрү 12 миллион сумга кадәр җитә; шикәр, чәй җибәрү 2 миллион сумга; экспортка күкәй җыеп озату 1 миллион сумга; мануфактура, галантерия и бакалея товарлары 2 миллионга; төрле урман товарлары 500 мең сумга, шулай ук затонда кышлаучы йөзләгән баржа, параходлар сезонга 200 мең сумга төшә», дип хәбәр итәләр. Шундый зур товар әйләнешен күздә тотып, Алабуга һәм Минзәлә казначейлыкларының аралары ерак булу сәбәпле, Яр Чаллыда булдыруларын сорап язалар. «Бертуган Хәлфиннәр» ширкәте исеменнән үз имзасын Гариф Хәлфин куя. Җыелыш бертавыштан тәкъдимне кабул итә27.

Шулай ук, Яр Чаллы авыллары игенчеләренең икмәк сәүдә биржалары эшчәнлегенә кагылышлы сораулары дә игътибарга алына. Алар 1913 елның 1 августында авыл урамнарында икмәк сатып алырга рөхсәт бирүләрен сорап идарәгә телеграмма җибәрәләр. Нәтиҗәдә, земство идарәсе икмәк кабул иткәндә янгын чыгып, массакүләм кеше корбаннарын китереп чыгаруны истә тотып, ашлыкны авыл читләрендә генә җыярга мөмкин дигән карар кабул итә28.

Хәлфиннәрнең приказчиклары Минзәлә төбәгеннән генә түгел, Казан, Мамадыш һәм башка өязләрдән дә килеп ялланганнар.

Абдуллин Хәбибрахман Габдрахман улы Хәлфиннәрдә хисапчы булып эшли. Ул Шәңгәлче авылында (хәзерге Түбән Кама районы) 1875 елда туган. Әтисе янында Биклән лесхозында хисапчы булып эшләгәндә, урман-сәүдә эшләре буенча еш кына Теләнче-Тамак авылыннан йомышчы килә торган булган. Ул Хәбибрахманның белемле булуын күреп алып, аны хуҗасы Хәлфинга хисапчы итеп эшкә алырга тәкъдим итә. Хәлфиннәр Хәбибрахманны Мәскәүгә укырга җибәрәләр. Ул Мәскәү шәһәрендә хисапчылык курсларын көмеш медальгә тәмамлый һәм Хәлфиннәрдә 1905 елдан алып Октябрь революциясенә кадәр эшли29. Шулай ук, Хәбибрахман әнисенең бертуган сеңлесе Латыйфа Мратова революциягә кадәр Хәлфиннәрдә ак тегүче (белошвейка) булып санала. Хуҗалар кыш айларында Петербургка киткәндә, йорт белән идарә итүче итеп Латыйфаны калдыра торган булганнар. Алар аңа аерым ышаныч һәм хөрмәт белән караганнар30.

Теләнче-Тамак колхозчысы Хәдичә Латыйпова сөйләвеннән: «Көз җиткәч, бу утарда эш шулкадәр нык кайный иде. Барлык эш диярлек кулдан башкарылды. Башта икмәк суктыру җайланмалары булмаган, алар соңрак барлыкка килде. Урылган икмәкне төягән атлар кырдан берсе артыннан берсе өзлексез кайтып торалар иде. Икмәк суктыручыларның чабагач тавышы еракларга ишетелеп торды. Әнә шул суккан икмәк саламының тузаны, кара болыт булып һавага күтәрелеп, җил белән авыл өстеннән кайсы якка булса да ага торган иде. Эшчеләрне шунда ашаттылар, әнкәйләр бик соң, өйгә йокларга гына кайталар иде»31. Хәлфиннәр эшләгәнгә карап икмәген дә яхшы түләгәннәр, шуңадыр аларны халык хөрмәт иткән.

Хәйриячелек

Сәүдәгәр Хәлфиннәр халыкка кылган игелекле гамәлләре белән якты истәлекләр калдырганнар. Туган авылларындагы мәчет, мәдрәсәләргә һәм мохтаҗларга һәрвакыт ярдәм итеп торганнар. 1878 елда икенче мәхәллә өчен Зариф Садыйк улы агач мәчет салдырган. 1913 елда мәхәллә халкы яңа мәчет төзүне сорап мөрәҗәгать итә һәм 1914 елда мәчет «Бертуган Хәлфиннәр» ширкәте ярдәмендә төзелеп бетә32. 1998 елда ул торгызылган. «Типтәр мәчете» бүгенге көнгә кадәр сакланган. Кызганыч, 1904 елда салынган ике катлы ир балалар мәдрәсәсе, таш кибетләр, тегермән һәм амбар урыннары хәзерге чорда ташландык хәлдә.

Хәйрияче байлар Яр Чаллыда да мәчет, ятим балалар йорты; Олы Чакмак авылында (хәзерге Мөслим районы) таштан мәчет төзеткәннәр. Шулай ук, Шакир Садыйк улы 1916 елда, Николай IIдән, Бөгелмә белән Чаллы арасында тимер юл салуга рөхсәт алуга ирешкән33.

Хәлфиннәрнең Минзәлә өязе Теләнче-Тамак авылында урнашкан утарлары «биек кирпеч белән әйләндереп алынган. Ишегалдында икешәр катлы өч таш йорт, күп санда таш складлар, ат абзарлары, ризык саклау урыннары, ашханә һ. б. урнашкан. Ихаталары барлыгы 1 500 кв. метр тәшкил иткән», – дип искә алына авыл халкы хәтерендә сакланган истәлекләрдә34.

Утардагы биналар хәзергәчә сакланган. Аларның берсендә 1964 елдан бирле «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәбе» эшләп килә. Бу таш пулатлар Барокко элементлары кертеп барлык төзү материалларын ат белән ташып, бернинди механизм кулланмыйча төзелгән була. Ремонт булуга карамастан биналарда әлеге элементлар өлешчә сакланган. Бу йортлар таш диварлар белән әйләндереп алынган, алар хәзерге көндә дә үз халәтен җуймаган. Монда йортлардан тыш таш складлар, ат абзарлары, ризык саклый торган урыннар, ашханә булган. Хуҗалык биналарының исән калганнарында мәктәпнең кирәк-ярак складлары урнашкан. Ишегалдына керү ике яктан булган. Бүгенге көндә дә капка урыннары үзгәрмәгән. Мәктәптә Хәлфиннәргә багышланган музей да эшләп килә35.

Яр Чаллы шәһәрендә 1908 елда төзелгән Хәлфиннәр йорты төзекләндерелгән. Тарихи фотосурәтләр белән чагыштырганда, тышкы яктан берни дә үзгәрмәгән диярлек. Цокольне кирпеч белән тышласалар да йорт элеккеге тарихи мәгънәсен югалтмаган36.

Бертуган Хәлфиннәр Минзәлә төбәгендә үзләренең игелекле эшләре белән тирән эз калдырган нәсел. Алар ярдәмчел, укымышлы, алдынгы карашлы, зур капитал туплаган миллионер байлар булганнар. Хәзер дә авыл халкы аларны хәтерли, ихтирам белән искә ала. Туганнары нәсел тарихы белән кызыксыналар, дәвамчылары арасында атказанган фән, мәдәният эшлеклеләре һәм башка профессия кешеләре дә күп.

 

ИСКӘРМӘЛӘР:

1. Рәсәй дәүләт борынгы актлар архивы, 350 ф., 2 тасв., 3801 эш, 946 кгз.; Башкортстан Республикасы Милли архивы, И-238 ф., 2 тасв., 51 эш, 475 кгз.; 471 эш, 44-45 кгз.; 755 эш, 841-843 кгз.; С. Әхмәтов. Хәлфиннәр гаиләсе шәҗәрәсе // С. Әхмәтовның шәхси архивыннан.

2. 1855 елда уллары Мөхәммәтшакир вафат булгач, яңа туган балага Мөхәммәтшакир исеме кушалар.

3. Татарстан Республикасы Дәүләт архивы, 571 ф., 1 тасв., 1 эш, 49-51, 70-71, 138-140, 155-156, 158-160, 168-169, 176-177, 200-201 кгз.

4. Чыганакта Садыйк дип язылган.

5. Татарстан Республикасы Дәүләт архивы, 552 ф., 1 тасв., 1 эш, 138-139 кгз.

6. Шунда ук, 155-156, 168-169 кгз.

7. Шунда ук, 573 ф., 3 тасв., 9 эш, 192-193 кгз.

8. Шунда ук, 552 ф., 1 тасв., 1 эш, 50-51, 77-78, 168-169 кгз.

9. Шунда ук, 13 эш, 136 кгз.

10. Шунда ук, 36 эш, 2-3 кгз.

11. Шунда ук, 571 ф., 1 тасв., 5 эш, 11 кгз.

12. Шунда ук, 573 ф., 3 тасв., 9 эш, 72-73, 139-140, 148-149, 198-199, 200-201, 232-233 кгз.

13. Шунда ук, 551 ф., 1 тасв., 35 эш, 28 кгз.

14. Шунда ук, 11 эш, 103-105 кгз.

15. Шунда ук, 552 ф., 1 тасв., 13 эш, 175-175, 350-350 кгз.

16. Башкортстан Республикасы Милли архивы, И-132 ф., 1 тасв., 2222 эш, 52 кгз.

17. Татарстан Республикасы Дәүләт архивы, 552 ф., 1 тасв., 50 эш, 174, 185 кгз.

18. Ермаков В. В. Вехи челнинской истории: Сборник документов по истории Набережных Челнов. – Наб. Челны: Изд-во КамПИ, 1998. – С. 4.

19. Татарстан Республикасы Дәүләт архивы, 551 ф., 1 тасв., 163 эш, 63-65, 68-70, 71-73 кгз.

20. «Обзор деятельности Рыбинской Биржи» газетасыннан алынган.

21. Безнең хисап буенча 110 081.

22. Татарстан Республикасы Дәүләт архивы, 551 ф., 1 тасв., 57 эш, 16-17 кгз.

23. Шунда ук, 36 кгз.

24. Шунда ук, 552 ф., 1 тасв., 13 эш, 158-158 кгз.

25. Шунда ук, 217, 317 кгз.

26. Шунда ук, 200 кгз.

27. Ермаков В. В. Указ. соч. – С.29-30.

28. Там же. – С. 33-34.

29. Элембаева (Абдуллина) Р. Род потомственных почетных граждан Абдуллиных. – Набережные Челны, 2009. – С. 15.

30. Там же. – С. 108.

31. Зарипов Р., Фазуллина Л. Бишегем – Теләнче Тамак. – Казан: Ихлас, 2012. – 90 б.

32. Салихов Р. Р., Хайретдинов Р. Р. Татарстан Җөмһүрияте: татар халкының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләре (XVIII гасыр ахыры – ХХ башы). – Казан: «Фест» нәшрияты, 1995. – 237 б.

33. Гаитов М. Игелекле Хәлфиннәр // Безнең мирас. – 2022. – № 4. – 45 б.

34. Зарипов Р., Фазуллина Л. Күрс. хезм. – 11 б.

35. Информатор «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәбенең» татар теле укытучысы Юсупова Альмира Атлас кызы.

36. Перебаскина А. «Жалко и обидно, что сохранилось мало. Но то, что есть, надо сберечь». Электронный ресурс. Режим доступа: https://chelny-biz.ru/society/432320/ (дата обращения: 29 январь 2023 г.).

 

Сведения об авторе

Багаутдинова Халида Зиннатовна, научный сотрудник Института истории им. Ш. Марджани АН РТ, e-mail: halida12_61@mail.ru

 

About the author

Khalida Z. Bagautdinova, Researcher at Department of Historical and Cultural Heritage of the Peoples of Tatarstan, Sh. Mardzhani Institute of History, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan, e-mail: halida12_61@mail.ru

 

В редакцию статья поступила 09.03.2023, опубликована:

Баһаветдинова Х. З. Минзәлә төбәгеннән эшмәкәр Хәлфиннәр нәселе (ХVIII-ХХ гасыр башы) // Гасырлар авазы – Эхо веков Echo of centuries. – 2023. – № 2. – С. 155-163.

 

Submitted on 09.03.2023, published:

Bagautdinova Kh. Z. Minzеlе tоbеgennеn eshmеkеr Khеlfinnеr nesele (ХVIII-ХХ gasyr bashy) [The geneology of the Menzelinsk manufacturers Khalfins (the 18th – early 20th century)]. IN: Gasyrlar avazy – Eho vekov [Echo of centuries], 2023, no. 2, pp. 155-163.

 

Для получения доступа к полному содержанию статьи необходимо приобрести статью либо оформить подписку.
0 руб.
Другие статьи
Статья направлена на изучение различных сторон внутриполитической жизни тюркского населения Астраханской губернии в контексте социальных и религиозных преобразований, осуществлявши
Статья посвящена освещению истории становления мусульманского коммерческого образования в России.
В статье представлены вводный обзор и документы Государственного архива Российской Федерации, в которых содержатся политические установки и визуальные образы, предложенные к изобра
История муниципальных архивов Республики Татарстан насчитывает уже столетие.
В хронологической ретроспективе представлены результаты анализа обстоятельств и состава хищений сырья и спирта в Ульяновском спиртотресте в 1945-1949 гг.
В статье рассматривается случай неудавшейся попытки организации в 1959 г. верующими деревни Аки Высокогорского района и других населенных мест Татарской республики крестного хода д