Д. Ф. Заһидуллина. Гаяз Исхакый публицистикасында милли-мәдәни үзбилгеләнү һәм үзаң, татар халкының үсеш юлы мәсьәләләре (тууына

Татар халкы тарихында, аның сәяси һәм мәдәни барышында Гаяз Исхакый (1878-1954) шәхесе аерым югары урын тота. Г. Исхакый – татарларны милләт буларак саклап калу һәм үстерү идеясен формалаштырган фикер иясе. 1906 елның 18 маенда чыга башлаган «Таң йолдызы» газетасында ул кавемдәшләренә: «Берләшегез дә берләшеп тырышыгыз, чөнки тартышуда гына табарсыз сез үзегезнең хакыңызны»1, дип эндәшә. Шул ук елның җәендә Мәкәрҗә ярминкәсендә узган «Мөселман иттифакы» партиясенең III корылтаенда Г. Исхакый әлеге фикерне көрәш лозунгы итеп күтәрә: «Тартышуда гына табарсың үз хакыңны!».
Шунысы шиксез: Г. Исхакый үзе шушы шигарь белән яши, бөтен гомерен, аның һәр минутын сөекле халкының бәхете, якты киләчәге өчен тартышуга багышлый. Әлеге идея ярдәмендә ул таралган, бүлгәләнгән татарны берләштерергә, уртак көч, бер йодрык, бердәм агым итеп алгарыш юлына чыгарырга мөмкин дип саный, шуңа ышана, шул берләшүгә, алгарышка хезмәт итәчәк чараларны эзли, таба, яңгырата.
Бу идеяне тормышка ашыру өчен, ул үзе публицистик мәкаләләр яза, газеталар чыгара, төрле дәрәҗәдәге очрашуларда (съездлардан алып – мәҗлесләргә кадәр) ялкынлы чыгышлар ясый, шулар ярдәмендә кавемдәшләренең аң-фикерен кузгатырга, үзгәртергә омтыла. Сәясәтче һәм нашир булудан тыш, мөгаллимлек, остазлык, тәнкыйтьчелек вазифаларын башкара. Ул матур әдәбиятны, сәнгатьне киң халык катламнары өчен иң тәэсирле, үтемле бер көч дип исәпләп, язучылыкны да шушы көрәшнең аерылгысыз өлешенә әйләндерә... Гаяз Исхакый – ХХ йөз башында татар әдәбиятын тамырдан үзгәрткән, аны дөньяви әдәбият итеп формалаштырган, әдәбият ярдәмендә үз халкы белән ачыктан-ачык ихлас сөйләшү алып барган классик язучыбыз.
1905 елгы демократик үзгәрешләр дулкынында Гаяз Исхакый татар халкының яңарыш хәрәкәтен җитәкли, аның барыр юлын билгеләүче әйдаманына әйләнә. Халык аны үзенең сәяси, иҗтимагый эшлеклесе, лидеры, «сәяси юлбашчысы»2 дип таный. Турыдан-туры җиткерергә теләгән фикерләрен, өндәмәләрен ул публицистик язмалар калыбында да бастыра башлый.
Рәсәйдәге инкыйлабый үзгәрешләр нәтиҗәсендә Г. Исхакый 1919 елда чит илгә чыгып китәргә мәҗбүр була. 1954 елда йөрәге туктаганчы тынгысыз һәм гаять нәтиҗәле иҗтимагый, сәяси эшчәнлек алып бара, татар мөһаҗирләрен берләштерергә омтыла, газеталар чыгаруны юлга сала, чыгышлар ясый...
Аның публицистик язмалары арасында миллият-каумият, милли-мәдәни үзбилгеләнү һәм үзаң, татар халкының үсеш юлы мәсьәләләренә багышланганнары төп урынны алып тора.
Милли үзаң, каумият мәсьәләсе
Әле татар телендә газета-журналлар чыгарырга рөхсәт булмаган бер вакытта, «Ике йөз елдан соң инкыйраз» (1902-1904) повестенда яшь әдип татарның милләт буларак югала баруы хакында чаң кага, аның үсешен тоткарлый һәм һәлакәткә китерә торган биш сәбәпне атый: татарда тормыш тоткасы иске карашлы руханиларда, бигрәк тә ишаннарда булуы; мәктәп-мәдрәсәләрнең азлыгы, булганнарында да укытыла торган фәннәрнең тормышта яраксызлыгы; милләткә хезмәт итүче зыялыларның, бик ярлы сыйныфтан чыгып, көчләрен күбрәк тамак туйдыруга сарыф итүләре; яшьләрне рус мәктәпләрендә укытуга каршы килү; эш-гамәлләрнең нәтиҗәсезлеге, эшне башлап та ахырына җиткерә белмәү. Бу күренешләрне ул җәмгыятьнең чире, авыруы дип бәяли; шушы чирне татар халкының үзенә күрсәткәндә, аңлатканда гына, дәваларга мөмкин дип, бу юлда каләм көченә таянырга чакыра. Г. Исхакый алга киткән милләтләрдән үрнәк алырга, һөнәр мәктәпләрендә һәм университетларда укырга, мәгариф һәм мәдәниятне, сәүдә һәм икътисадны үстерергә өнди.
Шушы фикерләр аның публицистикасында да кызыл җеп булып сузыла һәм күпсанлы язмаларын бер үзәк – милләтне, милли үзаңны саклау тирәсенә җыя. Беренче карашка үзгәрәк темаларга иҗат ителгән кебек тоелган язмаларда да миллияткә кагылмыйча калмый. Мәсәлән, 1911 елда Төркиядә укылган «Татар әдәбияты турындагы доклад»ында да ул миллилекне саклау хакында сөйли: «...максат – татарларны, татар булып калган хәлдә ауропалаштыру, ягъни татарларны, тумыштан килгән миллилекләрен саклаган хәлдә, Ауропа мәдәнияте эченә кертүдер»3. Бу фикер аның күп кенә язмаларында кабатлана.
Әдипнең публицистик мирасында турыдан-туры миллилекне саклауга, милли үзаңны ныгытуга багышланган язмалар да аз түгел. Әйтик, «Элгәре һәм хәзер» (1913) – шундыйлардан.
Автор сүзне ерактан – төрки-татарларның борынгы тарихыннан ук башлап китә; бабаларыбызның тормыш-көнкүрешен, кайгылы-шатлыклы сәхифәләрне күздән кичерә. Ул аларның үз асылларын җуя башлауларын Европага һөҗүмнәре нәтиҗәсе итеп күрсәтә: чит кавемнәр белән аралашу, тел, дин, гадәт, мәдәният алмашу – миллилекне көчсезләндерә.
Г. Исхакый фикеренчә, XIX гасырның икенче яртысында татарлар миллилекне саклар өчен кирәк булган кайбер шартларны әзерләп-үстереп җиткерәләр. Язучы аларны санап та уза: болар – татар авыллары, татар шәһәрләре, татар мәдрәсәләре, татар сәүдәгәрләре, татар мирзалары. ХХ гасыр башына күчеп, яңалыкларны күздән кичерә: «Илле ел моннан элек үзләре түгел, исемнәре дә ишетелмәгән җәмгыятьләремез, әдәбиятымыз, матбугатымыз, театрымыз, музыкамыз, үзенә аерым бер урын тоткан хатыннар хәрәкәтемез үзләренең кыйммәтләре, үзләренең бер халык, бер милләт булып яшәүгә хезмәтләре берлән»4 татар дөньясының якты киләчәге нигезләрен тәшкил итәләр. Болар барысы да – берләшү, тырышу, тартышу җимешләре!
«Тәрбиядә берлек» (1914) мәкаләсе ул заман татар җәмгыятендә бәхәсле булган төркилек һәм татарлык соравына ачыклык кертә, татар үзаңын тәрбияләү, ныгыту хакында сөйли. «Шул динле, иманлы вә татар әдәбиятының, татар матбугатының сердәш шәкертләре булган мөгаллимәләр, мөгаллимнәр, башларындагы халыкларына мәхәббәткә, күңелләрендәге киләчәккә өмидне кушып, “без – төрле халык, бер милләт” дигән уйны йирләштерә алсалар, бу көнге беренче вазифаларыны үтәгән булалар. Мәктәпләребез шул юлга, гомумән, кереп китә алса, без – Идел буе татарлары – беренче адымны атлаган булабыз»5.
Бу урында искәртеп китәргә кирәктер: Г. Исхакый «төрек» атамасын бездә бүген «төрки» булып йөргән мәгънәдә куллана, татарларны олы төрки (төрек) дөньяның бер өлеше, бер милләте буларак карый, шушы фикерен һәрдаим ассызыклап килә.
Г. Исхакый татар дөньясының төрле катламнарын, сыйныфларын бер максат тирәсенә берләштерү турында хыяллана, язмаларында шуны татар җәмгыятенә ишеттерергә, төшендерергә омтыла. «Мирзаларымыз» (1914) мәкаләсе шундыйлардан – халыкның әйдаманнары, югары катлам зыялылары, элита булырга тиешле кешеләр белән татар халкы арасында упкын, аның барлыкка килү сәбәпләре хакында уйланып язылган. Автор фикеренчә, хәзер хәл үзгәргән: халык мирзаларга «кул суза», аларны үзенең якты киләчәккә омтылган тартышу сафларында, милли музыканы, театрны, гыйлемне үстерүнең башында күрергә тели: «Безнең әдәбиятымыз, безнең музыкамыз, безнең театрымыз халкымызның тойгысы нечкәрү, халкымызның мәдәни шомалыгы арту, халкымызның төшенчәләре биегәюгә хезмәт итәчәк бу юлда, шөбһәсез, укыган сыйныфымыз, мирзаларымыз алда торырга, алда барырга кирәк иде»6. Шул рәвешле, татар халкының мирзалар катламын да язучы миллият, татар халкының киләчәктә башка милләтләр арасында лаеклы урын яулавы өчен уртак тартышка кушылырга чакыра, инде бу катлауны «өзеп ташланган» тарихи күренеш дип белдергән фикердәшләренә моның кирәк һәм мөһим икәнлеген аңлата.
Бу юнәлештәге язма дип «Сүз» газетасының 1916 елгы 24 апрель санында басылган «Безнең юлымызны» күрсәтергә кирәк. Анда Г. Исхакый элегрәк әйтелгән, татарларның үз милли үзаңын саклап Европа мәдәниятен кабул итү кирәклеге фикерен кабатлый, моның милләткә хезмәттә иң беренче алда тотылган максат булырга тиешлеген әйтә: «Эремәс өчен, бетмәс өчен, үземезне үз милли гөруһ эченә тыгарга, милли күбә тимерен кияргә фарыз дип ышанамыз вә шул күбә тимерене элгәреге замандагы тутыгуларыннан арчу лязем, шуның черекләрен яңгы корыч, яңгы милли тимер берлән сипләү фарыз дип беләмез.
Шуның өчен безнең хәзерге матбугатымыз, әдәбиятымыз, мәктәбемез, мәдрәсәмез, җәмгыятьләремез, театрымыз, музыкамыз, тиҗарәтемез вә бөтен иҗтимагыятемез шул милли күбә тимерен ныгытырга корал булырга тиеш дип иман итәмез. Шуларның һәммәсен Русиядә төрек-татар баласының хәят тартышуында, мәдәни ныгуында көчләнүенә хезмәт итәргә тиеш, дип, катгый итеп әйтәмез»7.
Шунысы кызык: әлеге язмада Г. Исхакый тагын бер фикерне калкуландыра, мисаллар китереп исбатлый: ул – татарларның үз үсешендә бары тик үз көчләренә генә таяну кирәклеге. Әлеге фикер Г. Исхакыйның шушы, халкыбыз таянырга тиеш дип санаган «матди-мәгънәви көчләр хакында» туктаусыз сөйләп, язып торуының сәбәбен дә ачык аңлата.
Шундый көчләрнең икесе – хатын-кызлар (мөслимәләр) һәм мәктәп-мәдрәсә, мөгаллимнәр-мөгаллимәләргә мөрәҗәгать, аларның татар җәмгыятендә әһәмиятен билгеләп халыкка эндәшү рәвешендә язылган «Съездлар алдында» (1917) дигән язма 1917 елның 24-27 апрель көннәрендә оештырылган Россия мөслимәләренең съездын һәм 1917 елның 16 апрелендә Петроградта уздырылган Бөтенроссия мөселман мөгаллимнәр киңәшмәсен каршылап, хуплап тәкъдим ителә.
Аның беренче өлешендә Г. Исхакый төрки-татар хатын-кызларының җәмгыятьтәге роленә киң итеп туктала, аларны – миллилекне, милли үзаңны, телне, дин-иманны, мәдәниятне, йола-гадәтләрне саклаучылар дип олылый. Үткәреләчәк съездның «хөр Русиядә хөр мөселман хатыннарының урыннарын тәгаенләр өчен, аның хокукын билгеләр өчен» кирәк булуын искәртә.
Икенче съезд – мөгаллимнәр, мөгаллимәләр съездының мөһимлеге, автор фикеренчә, яшь буынны ничек тәрбияләү юлларын ачыклау, сузу белән билгеләнә.
Татар халкының язмышы, аның киләчәге мәсьәләсе Г. Исхакыйның мөһаҗирлектәге публицистикасының да үзәгендә тора. Берлинда, аннары Варшавада татар телендә нәшер ителгән «Милли юл» журналының беренче саны (1928, 23 декабрь) басма редакторы Г. Исхакыйның «Элек сүз» дигән мәкаләсе белән ачыла. Анда татарча газета булдыруның максатын билгеләп, әдип болай дип яза: «Без Идел-Урал буенда вә Кырымдагы төрек-татарларның милли байрак тирәсендә берләшүләренә хезмәт итәчәкмез. Шулай ук мәмләкәт тышында төрле йирләргә сибелгән вә төрле мәдәниятләрнең тәэсире астында калган мөһаҗирләремезне, бигрәк тә Аурупаның төрле шәһәрләрендә укуда булган яшьләремезне милли рухымыз берлә сугарып берләштерергә тырышчакмыз. Шушы юлда кулдан килгән һичбер хезмәтне дә кызганмаячакмыз»8.
Чыннан да, татар телле матбугатта язмалары белән Г. Исхакый милли вазгыятьне аңлату эшен дәвам итә. Күбрәк иҗтимагый-сәяси кимәлдә, ул Советлар Россиясендәге хәлләрне күзәтә, күләмле аналитик язмалар әзерли («Русиянең киләчәге», 1929 һ. б.). Мөһаҗирлектәге яшь буынны милли кыйммәтләрдә тәрбияләүгә игътибар итә («Яшь буынның милли тәрбиясе», 1930). Тарихи хәтерне кайтаруны киләчәккә нигез итеп карап, татарларның тарихын өйрәнүдән дә туктамый («Идел-Урал», 1933 елда Берлинда татар телендә, Парижда рус һәм француз телләрендә, алга таба Токиода япон (1934), Варшавада поляк (1938) телләрендә дөнья күрә). Соңгы хезмәтендә Исхакый татарларны борынгы төрки цивилизациянең варисларыннан дип, Болгар дәүләте, Алтын Урда, ханлыклар дәверен күзәтеп бара; термин буларак «төркиләр» төшенчәсенә мөрәҗәгать итә, Алтын Урданы «төрки-монгол яки төрки-татар ханлыгы» дип исемли, Казан ханлыгы чорыннан алып «төрки-татар», «Казан татарлары» дигән исемнәрне файдалана. Аннан соңгы дәвер өчен «төрки-татар» атамасының кулай булуын әйтә.
Г. Исхакый татар тарихын туктаусыз көрәш тарихы итеп карый, шул юлдагы мөһим күренешләргә, вакыйгаларга, аерым шәхесләргә тукталып бара. Бу күләмле хезмәттән аның үз халкының киләчәгенә өмет белән каравы да аермачык.
Тел
Шунысын да аерып әйтү зарур: әле генә мәйданга чыккан татар вакытлы матбугатында Гаяз Исхакыйның беренчеләрдән булып дөнья күргән мәкаләсе тел мәсьәләсенә багышланган була («Тел», 1905). Язучы аерым бер зыялыларның татар телен «әдәби тел» һәм «халык (гавам) теле» дип аерырга тырышуларын киләчәктә татар җәмгыятенә зур зыян салырга мөмкин булган проблема итеп күтәрә. Үз фикерләре дәлилле булсын өчен, төрек һәм рус мәдәниятендәге охшаш хәлләрне телгә ала. Ул халык теленнән аерым булган «әдәби тел» тудыруның, шул телдә әдәби әсәрләр, китаплар язып бастыруның «безнең әдәбиятыбызны да үзенең рухыннан, үзенең тормышыннан, үзенең ләтафәтеннән аерырга, халкыбызны әдәбиятка дошман күрсәтергә хезмәт итә»9 башлауга китерүеннән шикләнә, шул турыда каләмдәшләрен кисәтә.
Мөһаҗирияттә Г. Исхакый татар теле һәм төрки телләр, алардагы реформалар, уртак төрки тел, яңа әлифба булдыру кебек көн кадагына суккан мәсьәләләргә бик тирән аналитик буларак якын килеп, күләмле хезмәтләр яза.
Шуларның берсе – «Бөтен төрекләр өчен уртак төрек теленең барлыкка килүе мөмкинме?» дигән баш астында «Төрек йорты» журналының 1925 елгы 13 октябрь һәм 14 ноябрь саннарында төрек телендә басылган.
Язма Исхакыйның тел мәсьәләсе белән җитди, фәнни нигездә кызыксынуы һәм шөгыльләнүе турында сөйли. Автор төрки телләрнең ике канатын – көньяк (төрекләр, азәрбайҗаннар) һәм төньяк-көнчыгыш (үзбәкләр, төрекмәннәр, казакълар, кара кыргызлар, татарлар, башкортлар, нугайлар) аера. Әмма аларның бер тел – төрки тел булуын ассызыклый. Әлеге аерманы әдип, нигездә, башка мәдәниятләр һәм телләр йогынтысы белән аңлата. Моның өчен төрки халыклар тарихына кереп китә, бик күп мисаллар китереп, бу мотивны урта гасырлардан ХХ йөз башына кадәр китереп җиткерә.
Язманың аерып куелган икенче өлешендә автор, И. Гаспралының «Телдә, фикердә, эштә берлек!» шигарен искә төшереп, XIX гасыр ахырында төркиләрнең берләшү, яңарыш хәрәкәтенең эчтәлеге һәм әһәмияте хакында сөйләп уза.
Г. Исхакый тел мәсьәләсенең татарлар һәм төркиләр өчен иң әһәмиятле – миллият, милли үзаңны, милли үсеш юлын билгеләүнең аерылгысыз – өлеше итеп карый. Шуңа күрә әлеге өлкәдә формалашкан дүрт тәгълиматны күзәтеп уза: төрек сүзен милләт атамасы буларак карау; кайбер төрки халыкларның килеп чыгышы «төрки түгел» фикере; кайбер төрки халыкларның генезисын монгол, фин-угырлардан эзләү; барлык төркиләрне, тел-сөйләш аермаларына карамыйча, бер телле дип санау. Исхакый соңгы фикер яклы булуын ассызыклый, аның киләчәктә төрки халыкларның үзләре тарафыннан да кабул ителәчәген фаразлый.
Шушы аналитик контекстта әдип үзен борчыган төп сорауларны куя: «Хәзер без – төрекчеләр – бүгенге төрекчелек вазифасын ни рәвешле күз алдыбызга китерәбез? Бүген нәрсә эшләргә телибез? Безнең максатыбыз – төрек берлегедер. Ләкин безнең теләгебез – бөтен төрек кабиләләре өчен уртак бер мәдәният, гомуми бер мәдәният барлыкка китерү. Моның өчен бердәнбер юл – телебезне берләштерүдер. Тагы да дөресрәге, безнең максатыбыз – аз гына белем алган кешеләр дә аңлар дәрәҗәгә килгән, югары үсеш алган гыйльми һәм әдәби төрек телен барлыкка китерү»10.
Шул рәвешле, күләмле язманың калган өлеше хәзер төрки дөньяны, андагы аерым милләтләрне берләштерү һәм үстерү өчен нәрсәләр эшләргә кирәклекне аңлатып язылган. Беренче бурыч – телне берләштерү дигән Г. Исхакый икенче бурыч итеп бер сәяси, фәнни, мәдәни үзәк булдыруны күтәрә.
Аның фикеренчә, ХХ йөз башына гаять зур төрки дөньяда һәм гыйльми, һәм сәяси булып, «милләтләрнең эчке һәм тышкы сәясәтләрен милли максатлар тирәсендә туплый»11 алган ике үзәк хасил була. Аның берсе – Истанбулда, «көньяк төрекләренең мәркәзе»; икенчесе Россиядә, Казанда, «һәм ул соңгы егерме биш-утыз ел эчендә Русиядәге бөтен төрекләрнең мәгънәви мәркәзенә әверелде. Бөтен фикри хәрәкәте, бөтен гыйльми хәрәкәте башта Казанда барлыкка килә дә соңыннан Төркестанга, Казакъстанга, хәтта Кытай Төркестанына да барып җитә. Казан бөтен төньяктагы төрек өлкәләренә гыйльми, фәнни-әдәби китаплар бирә. Казан бөтен төрек кабиләләренә мәктәп нигезләрен эшли, укытучылар җибәрә. Казан бөтен төрекләргә меңнәрчә, йөз меңнәрчә дәрес китаплары әзерли. Казан милли театр куя, милли музыканы барлыкка китерә. Боларның бөтенесен бөтен кабиләләргә тарата. Казан татар теле – чыгтай шивәләренең иң искесе һәм иң эшләнгәне. Үзбәкләр, төрекмәннәр, казакълар, кыргызлар өчен иң якын тел. Шуның өчен дә бу дәвердә Русия төрекләре арасында Казан мәркәз булачак, андагы кабиләләрнең телләреннән тупланган уртак бер әдәби тел барлыкка киләчәктер»12.
Әмма, Г. Исхакый фикеренчә, Беренче бөтендөнья сугышы һәм революция ике мәркәзне дә югалтуга китерә, башка бер урында яңа бер мәркәз тууга да юлны кисә.
Инде автор әлеге үзәкнең нинди нигезгә корылырга тиешлеген билгели башлый. «Иң башта академия корылырга тиеш. Бу академия, гыйльми буларак, төрекчелек нигезләрен тикшерергә, өйрәнергә тиеш, һәм бөтен фәнни реформалар төрек телендә алып барылырга тиеш.
Икенчесе, бөтен төрек кабиләләренең тел белгечләреннән, әдипләреннән торган Төрки тел комиссиясен оештырырга кирәк. Бу комиссия, тел мәсьәләсендә тиешле карарлар алып, телне үстерү юнәлешендә хәрәкәт итәргә тиеш. Бөтен кабиләләр өчен уртак булган сүзләрне, кәлимәләрне туплап, мөкәммәл бер сүзлек әзерләнергә тиеш.
Өченче, бу юнәлештә эшләгән бер нәшрият барлыкка китерергә кирәк. Бу нәшриятның беренче вазифасы бөтен төрек кабиләләрендә уртак булган легендаларны, хикәяләрне, әкиятләрне, халык җырларын төрек телендә бастырып чыгарырга тиеш.
Дүртенче, бөтен төрек кабиләләре аңлый алырлык бер телдә төрек тарихы, географиясен бастырып чыгарырга тиеш, урта мәктәпләр өчен дәрес китаплары әзерләп чыгарырга кирәк.
Бишенче, төреклек нигезләрен гыйльми һәм фәнни нигездә тикшерү, өйрәнү белән генә канәгатьләнмичә (“Төрек йорты” кеби), халык арасында фикер таратуны максат итеп куйган атналык яисә көндәлек бер төрекчә гәзитә бастырылырга тиеш.
Алтынчы, бердәнбер мөстәкыйль Төркия дәүләте башка дәүләтләрдә яшәгән төрекләрнең милли рухларын саклап калу эшен үз кулларына алырга тиеш. Кирәк Милләтләр лигасында һәм кирәк Аурупаның иҗтимагый фикере каршысында төрек азчылык хокукларыннан мәхрүм ителмәве өчен тырышырга тиеш»13.
Гаять ачык, акыллы бу программаны шәрехләү дә таләп ителмидер. Г. Исхакый төркилек һәм миллият мәсьәләсендә бик көчле аналитик булып, әлеге язмада үзенең энциклопедик белемлелеген, тирән фикерләвен дә, һәм фикеренең сыгылмалылыгын, вазгыять үзгәрүгә бәйле актуальләшүен дә күрсәтә.
Тел һәм миллияткә кагылышлы тагын бер язма «Гарәп һәм латин әлифбаларын чагыштыру» исеме белән «Төрек йорты» журналының 1926 елгы 6 февраль санында дөнья күрә. Язма төрки әлифбаны латинга күчерү мәсьәләсенә кагыла. Анда Г. Исхакый Төркиядәге, Россиядәге латинчыларга каршы мондый алты дәлил китерә: «без гарәп әлифбасын инде мең елдан артык кулланганга күрә, бу әлифба милли традициябез хәленә килгәндер, һәм моннан ваз кичү – милләтнең бер ягын кыру, димәктер»; «мең ел дәвамында гарәп әлифбасы белән бөек бер төрек әдәбияты барлыкка килгән. Латин әлифбасы кабул ителгән тәкъдирдә, болар илле елдан соң, хәзер орхон-уйгыр язуы белән язылган китапларыбыз кебек, бары тик белгечләрнең кулларында калачактыр, һәм халкыбызның тарихи бөеклеге билгесез калачак»; «кул эшләре сәнгатебезнең нигезен ватып ташлаячакбыз»; «гарәп әлифбасы – бөтен төрек кабиләләрен бер-берсенә бәйләгән җепләрнең берседер. Төркиядә нәшер ителгән төрекчә китапның бөтен төрек өлкәләрендә укыла алуы гарәп әлифбасы ярдәмендә тормышка ашырыла. Төрек кабиләләренең кайсысы булса булсын, латин әлифбасының кабул ителүе бу берлекне кырачак һәм мәдәни берлегебезгә зыян итәчәктер»; «латин әлифбасы кабул ителгән вакытта бу әлифба һәр өлкәдә аерым җирле шартлар һәм тәртипләрнең тәэсире белән ясалачак... һәр кабилә аерым мәктәпле, аерым әдәбиятлы кечкенә бер милләт булып калачак, һәм күршедәге кабилә аерымлыкларын игътибарга алмыйча, көчле бер мәдәнияткә ия булган милләтләр тарафыннан мәдәни яктан җиңеләчәктер, эриячәктер, бетәчәктер»; «төрек милләтенең күпчелеге мөселман булганга күрә, Коръән һәм догалар гарәп хәрефләре нигезендә булачак. Моның өчен балаларыбызга гарәп әлифбасын да өйрәтергә тиеш булачакбыз һәм уку-укыту системасында бер әлифба урынына ике әлифба кирәк булачактыр»14.
Баку Тюркология конгрессы алдыннан, әлеге дәлилләр ярдәмендә кавемдәшләрен латинга күчүдән кисәтергә теләп язылган бу мәкаләдәге фаразларның чынга ашканлыгы бүген инде бик ачык күренә.
Белем-мәгърифәт мәсьәләсе
Казан укытучылар мәктәбен тәмамлагач, Г. Исхакый 1902 елда Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсенә мөгаллим булып килә. Биредә ул татар җәдит мәктәбе белән якыннан танышу мөмкинлеге ала һәм монда да күп кенә заман таләпләренә җавап бирмәгән күренешләр белән очраша. Шушы тәҗрибәсе аңа беренчеләрдән булып мәктәпнең рухын тамырдан үзгәртү, аны «мөселман» тәрбияләүдән – «татар» тәрбияләү мәйданына күчерү кирәклеген яңгыратырга ярдәм итә.
Бу юлдагы иң кызыклы язмаларның берсе – «Мөгаллим вә мөгаллимәләребезнең бу көнге вазифалары нәрсә?» (1913) мәкаләсе Петербургта узган (23.12.1913-4.01.1914) Бөтенрусия мөгаллимнәренең беренче съезды уңае белән язылган. Г. Исхакый җәдит мәктәп-мәдрәсәләрен «мөселман» тәрбияләүне алга куюда тәнкыйтьли, аларның төп бурычы – «татар» тәрбияләү дип белдерә: «Ләкин хәзерге замана бездән мәдәни мәсьәләләрнең иң төбе – балаларыбызны бертөрле тәрбия биреп, милли рухта җиткерү булганга, мәктәпкә күз карашыбыз, мәктәптән теләвебез мәгълүм бер юлга керми хәле бармы? Хәзерге мәктәпнең вазифасы безнең киләчәк буыныбызны аңлы, укымышлы бер татар ясап чыгарудыр… Мәктәп, өч-дүрт ел укыганнан соң, тәмам татар баласы йитештерсен. Аның рухы, аның теле, аның төшенчәсе, аның тойгысы татарча булсын»15.
Нәрсә соң ул – милли тәрбия дигән сорауга да күп кенә язмаларда җавап бирелә. Әйтик, «Тукай мәктәптә» (1914) мәкаләсендә Г. Исхакый милли тәрбиянең – баланы тормышка әзерләү, әдәбиятка мәхәббәт уяту, рухи тәрбия бирү, уйларга өйрәтү, әхлакый – мәрхәмәтлелек тәрбияләү, эстетик зәвык булдыру икәнлеген берәм-берәм санап уза.
«Милли көй вә музыкабыз» (1914) язмасы сәнгать төрләрен, тел һәм әдәбият белән янәшә, милли үзаңны үстерүдә, балаларны татар итеп тәрбияләүдә беренче дәрәҗәдә әһәмиятле чаралар дип билгели. Ул: «Безнең бер халык, мәдәни бер милләт булып яшәвебез өчен зур бер ярдәмчебез, зур бер нигезебез көйләр, моңнар, милли музыкабыз икәнлегендә һичкемнең шөбһәсе юктыр»16 дигән раслау белән башланып китә. Шунысы кызык: Г. Исхакый беренчеләрдән булып татар мәктәпләренә милли музыка дәресләре кертү хакында сүз башлый. Аның фикеренчә, көй-җыр – бала өчен миллилекнең, мәдәнилекнең нигезе.
Исхакый театр сәнгатенең мөһим көч була алуын аңлап, милли театр репертуарына да еш мөрәҗәгать итә17. Үзе дә драма әсәрләре язып, аларда публицистикасында белдерелгән идеяләрне яңгырата. Әйтик, «Алдым-бирдем» (1907) комедиясендә ул тормышны үзгәртүне шәхес азатлыгына ирешүдән башларга чакыра. Символик – «Тартышу» (1908) дип – исемләнгән драмасында татар дөньясын үзгәртү өчен тартышуга чыккан яшь геройлар тудыра, алар үрнәге халык массаларын көрәш юлына чыгарырга сәләтле дип белдерә.
Ул матбугат битләрендә татар театры турында язмаларын да дәвам итә. Әйтик, 1915 елның 27 декабреннән 1916 елның 5 гыйнварына кадәр Мәскәүдә Халык театрлары эшлеклеләренең бөтенроссия корылтае була. Г. Исхакый «Сүз» газетасының 1915 елгы 30 декабрь санында «Милли җитешсезлегемез» дигән мәкалә белән чыгыш ясый.
Г. Исхакый татарча тәрбия бирүдә хатын-кыз укытучыларга, мөгаллимәләргә өстенлек бирә. Бу фикер аның укыту-тәрбия турындагы һәр язмасында диярлек калкуландырыла. Еш кына әлеге фикер хатын-кыз мәсьәләсе белән дә кушылып китә. Төрки дөньяда хатын-кызларның һәрвакыт актив, ирләре белән янәшә торып тартышучы, тормышны үзгәртүчеләр булуы Г. Исхакый тарафыннан тарихи мисалларда күрсәтелә. Бу юнәлештә иң соңгы язмаларыннан берсе – «Төрек хатыны» исеме белән «Төрек йорты» журналының 1926 елгы 5 гыйнвар санында дөнья күрә. «Үзебезнең риваять, хикәя вә әкиятләребез төрек хатынын алдан күрүчән, ватанпәрвәр, фидакяр, гаиләсе өчен һәртөрле авырлыкларны җиңәргә әзер, аналык вазифасын үтәгән вакытта күрсәткән батырлыкны кирәк вакытта сугыш мәйданында һәм корал куллануда да күрсәтә алачагына ишарә итә»18 дип, язучы бик күп мисалларда хатын-кызларның җәмгыятьтәге роле турында сөйли, татар дөньясын үзгәртүнең бары тик хатын-кыз ярдәме, катнашы белән була алуын искәртә, бу юлда беренче башкарылырга тиешле бурычларны билгели.
Гомумән алганда, Г. Исхакыйның хатын-кызларны милли кыйммәтләрне саклаучы дип каравын да искәртергә кирәк. Бу, бигрәк тә, аның 1910 еллардан соң иҗат ителгән «Остазбикә» (1910), «Сөннәтче бабай» (1911) хикәя-повестьларында күзгә ташлана.
Мөһаҗирлектә Г. Исхакыйның «Татарның кызы» (1943) романы языла, анда инде татар милләтенең, халыкның үзгәрү-үсү көче – аның гасырлар буе камилләшеп килгән традицияләрендә, яшәү рәвешендә, аң һәм фикерләү үзенчәлегендә булуы ассызыклана. Башка халыклар тормышы контекстында язучы татарның тормыш итү-көнкүрешенең, гаиләсенең, гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләрнең, көнитештәге бик вак кына детальләрнең дә матурлыгын, әһәмиятен идеаллаштыра, аларны хатын-кыз булдырган, саклаган, буыннан буынга тапшырган асыл кыйммәтләр дип бәяли.
Әдәбият
Беренче әдәби әсәрләреннән булган «Бай угълы» (1897 елда языла, 1903 елда басыла) повестенда язучы әсәренең максатын болай дип билгели: «Милләтемездә шул мәсьәләне ислах фикере уянмасмы дип, мин шул эшләремезне булдыра алдыгым кадәр күрсәтмәк эстәдем. Җәнабе хак һәрберемезгә хак фикерләр биреп, хәмияте миллиямезне уяндырып, ватаныбыз, милләтемезнең файдасына тырышырга насыйп итсен!»19 Әлеге сүзләр яшь әдипнең әдәби сүзгә нинди зур бурыч йөкләвен күрсәтеп торалар.
Алдарак телгә алынган «Тел» (1905) мәкаләсендә әдип әдәбиятка кагылышлы фикерләрен дә ачык җиткерә: «...без, башка халыклар кебек, әдәбият берлән идарә кылыну гасырына җиттек. Моннан соң безнең халыкның тормышында да әдәбиятка иярү, әдәбият күрсәткәнчә йөрергә, булырга тырышу күренеләчәктер. Әдәбиятның халкыбызның киләчәге өчен зур файдасы булачак вә халкымызга юл башчысы булачактыр. Шуның өчен әдәбиятның ничек булуын вә ни кебек язылуын вә халкымызның нәрсәләргә мохтаҗ булуын тәмам ап-ачык күрсәттерүем, язучыларымызга шул иң кирәкле мәсьәлә хакында язу – бу көнге көннәрнең беренче дәрәҗә кирәкле эшләреннәндер»20. Өзектән күренгәнчә, Г. Исхакый әдәбиятка җәмгыятьтәге әһәмиятле, ләкин кешеләр игътибарыннан читтәрәк калучы, яки җәмгыять әгъзалары күреп бетерә алмаган киң һәм актуаль мәсьәләләрне яктыга чыгаручы, шулай җәмгыятьне хәрәкәт итәргә, әлеге мәсьәләләрне чишәргә чакыручы көч итеп карый.
Г. Исхакый әдәбиятның нинди булырга тиешлеге хакында да һәрдаим сөйләп тора. М. Гафуриның «Үги балалар» китабына рецензиясендә (1908) әдәбиятны «тормышның көзгесе» дип атап, китаптагы чынбарлыкка туры килмәгән урыннарны тәнкыйтьләп уза. Шул ук елны Ярулла Вәлинең «Җанлы җеназа» китабына язган тәнкыйть мәкаләсендә дә тормышта була алмый торган хәлләр турында язуны хата дип искәртә дә, әдәбият хисләр ярдәмендә кешеләргә фикер тарата, уйларга, үз тормышын анализларга өйрәтә, үзгәрергә мәҗбүр итә дип ассызыклый.
Аныңча, язучылык таланты – тормышны тирән аңлау һәм киң гомумиләштерүләр ясауда, каләм әһеле җәмгыятьтәге кимчелекләрнең сәбәбенә кадәр төшеп җитәргә, шул сәбәпне башкаларга күрсәтеп, җәмгыятьне әлеге тискәре яклардан арындыру өчен көрәшергә, сүзе, фикере, үткен акылы белән милләтне үз артыннан ияртергә тиеш. Сәнгать – фикерләү, җәмгыятьне бәяләү, тормышны аңлау һәм аңлату коралы, язучы – тормышны чын итеп сурәтләү остасы диюе белән Г. Исхакый каләмдәшләрен көрәшергә өнди, талантлы әдип халыкка идеяләр, лозунглар җиткерә, уртак максатны күрсәтә ала дип саный.
«Граф Толстой» (1908) дип аталып, Л. Н. Толстойның 80 еллык юбилее мөнәсәбәте белән язылган мәкаләсендә әдип татар мәдәниятен үстерүнең аерым бер сукмакларын барлый; рус әдибенең татар җәмәгатьчелегенә хикәяләре аша гына билгеле булганлыгын искәртеп, Толстой шәхесен исә бары тик зур романнары («Война и мир», «Анна Каренина», «Воскресение») белән танышкач, фәлсәфи-эстетик хезмәтләрен укыгач кына аңлау, тану, бәяләү мөмкин дип белдерә. Толстойның фәлсәфи идеяләрен, әдәбият фәне хакындагы фикерләрен, безнең милләт өчен кирәкле, файдалы дип, тәрҗемә итәргә, таратырга чакыра.
1911 елда Төркиядә укылган «Татар әдәбияты турындагы докладында» да Г. Исхакый үзенең татар әдәбиятына кагылышлы карашларын бик ачык билгели: «...татар әдәбияты гомуми юнәлеше белән һичбер заман “сәнгать сәнгать өчен” төшенчәсен кабул итмәгән вә тагы да “сәнгать бер мәсләккә хезмәт итү өчендер” кагыйдәсенә буйсынуы булгандыр. Бу җәһәттән татар әдәбияты һәрвакыт бер фикерне куәтләүче, шул фикернең көрәшүче гаскәре булган»21. Шул рәвешле, Г. Исхакый татар әдәбиятын милли мәнфәгатьләргә, милләтнең рухи-мәдәни күтәрелешенә хезмәт итәргә тиеш дип каравын белдерә.
1913 елны «Сәнин» («Мәдәният») исемле төрек газетасына биргән интервьюсында Г. Исхакый әдәбияттагы өч чалымны күрсәтә: демократлык, сугышчанлык һәм максатчанлык. Демократлык, дигәндә, әдип, беренчедән, халык телендә язылу, милләткә якын тору, аңа хезмәт итүне, икенчедән, «үз тормышыбыздан, халык тормышыннан, гавам хәятыннан алынуны», ягъни татар дөньясын үсеш күзлегеннән чыгып тасвирлауны, өченчедән, халык мәнфәгатьләрен якларга, фикерен яхшыртырга, зәвыгын үстерергә тырышуны күздә тота. Әдәбиятны нинди дә булса мәгънәви фикернең, иҗтимагый идеянең солдаты дип атап (сугышчанлык), язучылык миссиясен җәмгыятьтә һәм шәхси тормышта җаһиллеккә каршы һәм тәрәкъкый яклы булуда (максатчанлык) күрә22. Исхакый милләткә хезмәт итә торган әдәбиятны гына игътибарга лаеклы саный. Тәнкыйть эшчәнлегендә, хәтта поэзияне, Г. Тукай, С. Рәмиев, Дәрдемәнд иҗатларын бәяләгәндә дә, шушы яктан якын килә.
«Милли фаҗига» (1914) мәкалә-тәгъзиясе Г. Тукайның вакытсыз үлеменә нисбәтле сызлану белән сугарылган. Милләтебез үзенә бирелгән табигать бүләген бәяли, тиешле хөрмәт күрсәтә алмады, нәтиҗәдә Г. Тукай бик иртә арабыздан китте дип, Г. Исхакый Г. Тукай яшәгән тирәлек, җәмгыятьнең аның иҗатына тәэсире хакында сөйли.
Апрель башында «Ил» газетасында дөнья күргән әлеге мәкаләгә җавап биргәндәй, Г. Ибраһимов «Йолдыз» газетасының шул ук елгы 2 сентябрь санында «Талант трагедиясе» дигән язма белән чыга. Тукайның тумыштан бирелгән таланты ачылмады дип, автор моның сәбәпләрен татар хәятында, әдәби мохитнең тарлыгында, табигатьтән читләшүдә, урынсыз мактауларда таба.
Моның белән килешмәгән Г. Исхакый «Тукай мәрхүм» (1915) мәкаләсен язып, шагыйрьне «шәһәрнең мәктәпләрендә, мәдрәсәләрендә, китапханәләрендә падишаһлык сөргән», «авылның мөгаллиме, мөгаллимәсе, шәкерте», хәтта «авылның урамына тәэсир иткән Тукай» дип атый, аның халыкка тәэсире арта, тирәнәя генә барачагын фаразлый, «Тукай безнең яңа, мәдәни, милли тормышыбызның иң зур нигезе», «Аның олуглыгы, аның бөеклеге безнең милләтебезнең бөеклеге, олуглыгы белән мөнасиб»23, ягъни тәңгәл дип, XX йөз башының зур шагыйре иҗатын җәмгыять, чор җимеше һәм шул җәмгыятьне үзгәртә алырлык көч итеп бәяли.
«Милли юл» журналының 1929 елгы 8 санында басылган «Толстойның татар әдәбиятына тәэсире» мәкаләсе язучының үз иҗатына карашын белдерүе, үз каләме тәэсир ясаган авторларны барлавы ягыннан кызыклы.
Мөһаҗирлектә дә Г. Исхакый татар әдәбиятын үстерү, Татарстанда сүз сәнгатенең миллилеген саклау турында борчыла. Шундый язмаларының берсе «Яңа милли юл» журналының 1937 елгы 8 санында «Татарстанда әдәбият вә матбугат» исеме белән дөнья күрә. Анда язучының туган җирендәге әдәби мохит, мәдәни вазгыять белән яхшы таныш булуы күренә. Бер яктан, ул «Бер халыкның әдәбияты өчен, шул халыкның үз тормышыннан мәүзугъ алыну гына түгел, әсәрдәге фикер мәгънәсенең дә шул халыкның үз тормышы шәраите (шартлары) эчендә баруы, укучыга һичбер нәрсәнең, һичбер моназарәнең чит-ят, чирканыч булмавы кирәк икәнен сизгәли башладылар»24 дип, татар әдәбиятының халыкчылык нигезенә кайтачагына ышаныч белдерә. Икенче яктан, совет идеологиясенең моңа ирек бирмәячәген күрсәтә: «...советчы төрек культуры тудыру, советчы төрек-татар әдәбияты, төрек-татар театры вөҗүдкә китерү һичбер вакыт тормышка ашмаячактыр». Шунда ук мәдәниятне үстерүнең бердәнбер юлын тагын бер кат ассызыклап уза: «Бер халыкның культуры фәкать милли нигездә генә яшидер, милли нигездә генә үсәдер, тәрәкъкый итәдер, милли нигездә генә ул үзенең хосусиятен саклап, үзенең мәгънәви куәтен югалтмаенча, дөнья культуры эченә кыйммәте, кадере бар бер барлык булып керә беләдер»25. Бу сүзләрне дөньяви татар әдәбиятын тудыручыларның, үстерүчеләрнең беренчеләреннән булган әдипнең каләмдәшләренә васыяте дип тә карарга мөмкин.
Үз чиратында, татар милли әдәби традицияләрен мөһаҗирлектә саклауга ул әдәби әсәрләре белән дә хезмәт итә. «Гомумән алганда, мөһаҗир Г. Исхакый 1917 елдан соң татар әдәбияты өчен яңа бер тарихи әһәмиятле миссия башкарды. Әдәбиятыбызның үткәндәге милли асылына һәм максатчанлыгына тугрылыклы булып калып, ул совет илендә мөмкин булмаганны эшләде, ягъни милләт яшәеше һәм язмышының мөһим мәсьәләләрен яктыртуын дәвам итте, моның белән Октябрь инкыйлабыннан соңгы әдәбиятыбызны милли-мәгънәви яктан тулыландырды, баетты. Болар барсы Г. Исхакыйның XX йөз татар әдәбияты тарихындагы феноменаль урынын билгели»26.
Татарлыкны – шәхесләр үрнәгендә ныгыту
Г. Исхакый үз кавемдәшләре, татар халкы өчен тартышу юлын сайлаган, милләтенә акылы-фикере, матди байлыгы, сәләте-таланты, оештыру эшчәнлеге һәм башка сыйфатлары белән хезмәт иткән шәхесләргә игътибарлы була. Аның язмалары арасында үрнәк итеп кую, киңәш бирү, хаталарны күрсәтү, дусларча «чеметеп алу» да, карашлар тәңгәл килмәгәндә – усал тәнкыйть тә бар. Бу эшчәнлек юнәлешен ул мөһаҗирлектә дә дәвам итә.
«Төрек йорты» журналының 1925 елгы 11 санында төрекчә нәшер ителгән «Габделкаюм Насыйри» (Тууының 100 елы мөнәсәбәте илә) язмасы бөек мәгърифәтче эшчәнлегенә колачлы бәя биргән язма булып чыккан. Автор сүзен ерактан башлый: татарларның Казан бәйсезлеген югалтканнан соңгы мәдәни хәле, XVII, XVIII, XIX гасырлардагы үзгәрешләр күздән кичерелә. Автор XIX гасырның икенче яртысындагы мәдәни күтәрелешне Каюм Насыйри исеме белән бәйли һәм аны милләте өчен дөрес юнәлеш табучы дип олылый. Аерым алганда, ул К. Насыйриның университет, рус галимнәре белән бергәләп фән һәм мәгърифәт юлында эшли башлавын татарларга яңа мөмкинлекне: миллиятне, милли асылны саклап, Европа мәдәниятен, Европа рәвешендәге фикерләүне – кабул иттерү дип ассызыклый. Г. Исхакый мәгърифәтченең календарьлар нәшер итүен, газета чыгарырга омтылыш ясавын, мәктәп-мәдрәсәләрне үзгәртеп кору эшенә керешүен, Европа мәктәпләрендә укытылган фәннәрнең (математика, медицина, тарих, география һ. б.) дәреслекләрен тәрҗемә итеп, халык күзаллавына яраклаштырып әзерләвен, рус теленең грамматикасын һәм русча-татарча сүзлек төзүен һәм башка хезмәтләрен күзәтеп уза. Автор К. Насыйриның татарларны милләт итеп формалаштыруның чишмә башында торган шәхесләрнең берсе булуын әйтә: «Тормышының алдагы елларында өммәттән милләткә әверелдерү өчен тарихка, риваять, легендаларга, аеруча телгә булган ихтыяҗны әйбәт аңлаган һәм шул сәбәпле «Ләһҗәи татари» исемендә төрекчә бер сүзлек китабы мәйданга килгән, һәм иске әкият, хикәя һәм халык җырларын туплаган «Фәвакиһел җөләса» исемле зур әдәби әсәр иҗат иткәндер»27 дип, ХХ гасыр башы яңарышының Насыйри эшен дәвам итүчеләр тарафыннан тормышка ашырылуын билгели.
«Яңа милли юл» журналының 1933 елгы 4 санында «Бөек остаз Исмәгыйль бәк» язмасы дөнья күрә. «Мәктәпләр мәсьәләсе, төрле төстәге төрле җәмгыятьләр ясау эше, тел төзәтү, әдәбият мәйданга чыгару, хатын-кызның хакын ачыктан-ачык мөхакәмәгә кую вә башкаларның – һәммәсенең замирлары Исмәгыйль бәккә кайтадыр, бөтенләенең тарихы Исмәгыйль бәктән башланып китәдер»28, дип, Г. Исхакый аңа төрки дөнья яңарышының беренче карлыгачы буларак ихтирам күрсәтә.
Шунысын да әйтергә кирәк: И. Гаспралының вафатыннан соң Г. Исхакый «Ил» газетасының 1914 елгы 25 сентябрь санында шул ук исемдәге тәгъзия бастырган була. 1933 елгы мәкалә аны кабатламый.
«Яңа милли юл» журналының 1935 елгы 6 санында Йосыф Акчураның вафатына «Мәрхүм Йосыф Акчура бәк» дигән тәгъзия басылган. Автор язмасын «еракта-еракта яшәсә дә, рухан бик якын булган милли тартыш иптәше, төреклек куәтенең бер җәбһәдәге башчысы Йосыф бәк Акчураның вафаты хәбәре»29 килүдән башлый. Аның биографиясен күп кенә ваклыклары белән сөйләп узганнан соң, Г. Исхакый аның күзаллавына, аңына иң зур тәэсир ясаган вакыйганың Россиядәге 1905 елгы революция булуын билгели, Төркиягә әйләнеп кайткач эшчәнлеген: «Таркау төрек дөньясын мәгънән берләштерү, төрле-төрле өлкәләрдә вә төрле сәяси, иҗтимагый хәлләрдә яшәгән төрек халкы харси (мәдәни) берлеге аша милли берлегенә ирештерүнең идеологиясен»30 эшләү дип бәяли, шушы юнәлешнең «эшчесе, мөгаллиме, байракдары», аның тудыручысы, яшәтүчесе, юлбашчысы дигән сүзләр куллана.
Г. Исхакый Акчураның әйдаман булып җитешү сәбәпләре хакында уйлана. Үзе яраткан формада, ягъни санап барып, бу хәлне түбәндәгеләр белән аңлата. Беренчедән, аның төркичелек идеясенә тугры калуын, гомере буе шул бер максатка хезмәт итүен билгели. Икенчедән, бу юлга зур әзерлек аша килгәнлеген әйтә, ул узган зур сынауларны да берәм-берәм күздән кичерә, шулар аны «киң төрекчелек» фикеренә китерде дип саный. Тагын бер сыйфат буларак Акчураның «эшлеклелеген», тырышлыгын, эшкә чумып яшәгәнлеген билгели. Бу эшлеклелекнең «шәхси мәнфәгать өчен түгел, эш өчен» булуы аны үз мохитендә югары күтәрә дип ассызыклый.
Шәхси сыйфатларыннан, әхлаклы, якты, ярдәмчел, тыныч-сабыр, изге күңелле, намус белән гамәл кылучы булганлыгы аерып искәртелә. Язма гаять тирән бәяләмә белән төгәлләнә: «Тәңренең биргән көченең күләмендә бөтен милли бурычны тулы көенчә үтәп бездән аерылды. Төрек милләтенә иксез-чиксез мәгънәви мирас калдырып вә бик күп йөзләр, меңнәрчә шәкертләр җитештереп китте. Фикер иптәшләренә, шәкертләренә, аңлы милләттәшләренә, аны хөрмәт иткәннәргә аның киң мәгънәдәге төрекчелеген вөҗүдкә чыгаруын васыять итеп китте»31.
«Милли байрак» газетасының 1936 елгы 17 гыйнвар санында басылган «Шиһабетдин Әл-Мәрҗани хәзрәтләре» мәкаләсе бөек шәхеснең 120 еллыгы уңаеннан язылган була. Г. Исхакый Ш. Мәрҗани калдырган мирас турында уйлана, хәзрәтнең тарих белән шөгыльләнүенә аерым игътибар бирә. Ул аны болай дип бәяли: «Шиһабетдин әл-Мәрҗани үзенең озын гыйльми тормышында безнең Идел буена ачык күзле, дингә тугры карый торган бик күп шәкертләр җитештерде. Үзенең рисаләләре, дәресләре, вәгазьләре белән безнең илебездә хаким булган дини тәгассыбны җимерергә зур сәбәпче булды. Аурупа фәннәрен мәктәп, мәдрәсәләребезгә кертүдә юлбашчы булды. Дөньяга карашыбызның үзгәрүендә, Идел буе төрек-татарның мәдәниләшүендә вә төрек-татарны мәдәни мөселман ясауда беренче баскычны атлаучы булды... Безнең Идел-Урал төрек-татарның милли тормышының корылуы дин белән милләтнең бергәлеге, берләшеп кулга-кул тотынып баруы нигезендә булганга, Шиһаб хәзрәт безнең милли тормышыбызның дини нигезен дә ныгытты. Милли тормышның бер дивары өстенә үскән мүкләрдән, төрле йирдә ябышкан черек чүрәктән тазартты вә, шулай итеп, бүгенге көндә милләтебезне саклыйбыз дигән авыр ташыбызның зур бер өлешен эшләште, җиңеләйтте. Шуңарга Шиһаб хәзрәт, безнең милләтчелек ноктасыннан караганда, ул бер имам гына, бер мөдәррис кенә, бер дин галиме генә түгелдер. Ул милләтебезне яңа нигезгә корышучы, милләтебезнең киләчәк җил-давылда саклануы өчен аның тамырын тазартучы бер милли хезмәтчебездер, бер ил төзүчебездер»32.
Ризаэтдин Фәхретдиннең вафатыннан соң Г. Исхакый бер-бер артлы берничә мәкалә нәшер итә. «Яңа милли юл» журналының 1936 елгы 6 санында «Мөфти хәзрәтләре вафат» дигән тәгъзия чыга, анда Г. Исхакый Р. Фәхретдиннең тормышын-иҗатын анализлый. «Милли байрак» газетасының 1936 елгы 12 июнь санында «Олуг мөфти Ризаэтдин хәзрәт вафат» дигән мәкалә дөнья күрә. «Яңа милли юл» журналының 1936 елгы 7-8 саннарында «Мөфти Ризаэтдин хәзрәт» мәкаләсе нәшер ителә, анда Г. Исхакый Р. Фәхретдингә багышланган җыентыкка материаллар туплау хакында да әйтә. Бу шәхеснең дә башкарган хезмәтләрен Г. Исхакый бөтен төрки дөнья, аның алгарышы, яңарышы өчен мөһим гамәлләр дип атый.
Г. Исхакый күп шәхесләр – төрки дөньяда гына түгел, гомумән, кешелек цивилизациясендә тирән эз калдырган затлар хакында күпсанлы мәкаләләр яза. Аларның фидакярлеген үз милләттәшләренә үрнәк, идеал итеп куеп, ул, әйтерсең лә, һәркемне уртак эш өчен яшәргә өнди. Бер үк вакытта аларның фикерләрендә, күзаллауларында, гамәлләрендә үз кавемдәшләрен якты киләчәккә якынайтырлык билгеләр, тәкъдимнәр, киңәшләр эзли, шулар белән илһамланырга, фикердәшләрен дә илһамландырырга омтыла.
* * *
Гаяз Исхакый – гаять зур публицистик мирас калдырган әдип, аның зур күпчелеген иҗтимагый-сәяси материаллар алып тора. Бу аңлашыла да. Патша Россиясендә «Таң йолдызы», «Тавыш», «Ил», «Сүз» кебек газеталар чыгарып, ул үз милләттәшләре белән һәм сәяси, һәм мәдәни иң актуаль сорауларны уртага салып сөйләшә. Милләт булып алга атлау өчен – халыкка аң-белем бирү, аның аңын активлаштыру, җәмгыятьтәге тискәре сыйфатлардан арынып, уңай үрнәккә йөз тоту, моның өчен актив көрәшкә-тартышуга кушылу кирәк дип өнди.
Мөһаҗирлектә дә милләт яшәеше турында кайгыртуын дәвам итеп, Г. Исхакый үзенең тырышлыгы һәм фикердәшләренең матди ярдәме белән 1928 елны «Милли юл» журналын ача (1930 елга кадәр чыгып килә); 1939 елга кадәр басма «Яңа милли юл» исеме астында Берлин шәһәрендә нәшер ителә. Әдип 1935-1945 елларда Мукден шәһәрендә «Милли Байрак» газетасын оештыруда катнаша һәм башта мөхәррире дә була. Галимнәр Г. Исхакыйның мөһаҗирлектә 180ләп публицистик мәкалә язганлыгын күрсәтәләр. Бу чорда Г. Исхакый татарны халык, милләт буларак саклап калачак, яшәтәчәк, үстерәчәк көчне, беренче чиратта – халыкның үзендә, аның мәдәниятендә, әхлагында, гадәтендә, акылында, дөньяга карашында – миллияттә таба, шуны югалтмау өчен тартышырга чакыра.