Тарихчы Гасым Мансуровның ГУЛАГтан язган хаты.
Мансуров Гасыйм Гата улы (1894-1955) Вятка губернасы, Әгерҗе өязенең (хәзер Татарстанның Әгерҗе районы) Тирсә авылында туган. Башта Иж-Буби мәдрәсәсен, соңыннан Ижауда 4 еллык училище тәмамлаган. Укытучы, совет чорында татар газеталарында мөхәррир, өяз идарәләрендә җаваплы хезмәткәр, ә 1920 елдан башлап Татарстан НКВДсы каршындагы Уголовный розыск идарәсе башлыгы. 1922 елда Г. Мансуров – "Коммунистический путь" журналы җитәкчесе, 1924 елда - Татарстан Халык комиссарлары Советы рәисе урынбасары. М.Солтангалиевне Сталин каршында яклаучы буларак, дәүләт хезмәтеннән читләштерелә. Үзәк нәшрияткә күчеп эшли. Биредә ул тулысынча фәнни-тикшеренү эшенә бирелә. Татарларның XX йөз милли һәм революцион хәрәкәтләренә багышлан ган "Татар провокаторлары" (1925), "Беренче революция елларында татарлар" (1926) дигән хезмәтләр яза.
1929 елның августында Г. Мансуров партиядән чыгарыла, 28 декабрьдә кулга алына һәм Соловки утравына 10 елга сөргенгә җибәрелә. Азат ителгәннән соң Муром шәһәрендә яши.
Укучыларыбыз игътибарына Г.Мансуровның лагерьдан гаиләсенә язган бер хатын тәкъдим итәбез. Хатның эчтәлегенә караганда, ул якынча 1932 елның май аенда язылган булырга тиеш.
Разыя!1
Сагынып күп сәлам. Лагерьга килгәч үзеңә өч хат язган идем, алгансыздыр дип уйлыйм. Үзеңнән хат алганым юк. Посылкаларың тапшырылды. Хат алсам, тагы да күңелле булыр иде. 17 апрельдә алган посылкада шушы әйберләр бар иде: күп кенә сухари, бер кадаклап2 конфет, мятный лепешка, май, 3 кадаклап шикәр, бер кисәк сабын, 2 катушка җеп.
27 апрельдә алган посылкада сухари, бер кадаклап шикәр, бер банка шпрот, 2 кисәк бит сабыны, Арсланнан3 кәгазьгә төргән ике конфет килде. Җаным, посылкаларың өчен сиңа зур рәхмәт. Посылкалардан исән икәнеңне һәм адресыңнан икенче фатирга күчкәнеңне аңладым4. Бу хатны яңа адрес белән язам. Адресыңны тулы итеп хатта язарсың. Апрель башында язган хатымны иске адрес белән җибәргән идем.бүлмә номерын 406 дип язган идем, тапшырылдымы? Әйтеп яз. Арсланнан күчтәнәч алгач тагын да күңелле булып китте. Шатлыгым эчемә сыеша алмады, күчтәнәчне иптәшләргә дә күрсәтеп, шатлыгымны алар белән бүлештем.
Разыя, мин тагы бер кат синнән шуны үтенәм: миңа посылка җибәрәм дип, җан кисәгем, кысылып нужа күрмә, авызыңнан өзеп миңа җибәрмә, бигрәк тә кибет сухарие, конфет шикелле кыйбат нәрсәләр җибәреп расходланма. Айга бер мәртәбә аз-маз май, шикәр, йортта пешкән әйберләрдән ясалган сухарилар җибәреп торсаң, бик яхшы булыр. Өс-баш, күлмәк-ыштаннар җибәрә күрмә. Биредә һәммәсен дә бирәләр. Күрешкәндә үземнең күлмәк-ыштаннардан күбесен сиңа биреп җибәрергә туры килә. Апрель башыңда язган хатымда синнән берничә китап җибәрүне сораган идем. Хәзергә син шул китаплардан икесен-өчесен генә җибәр. Китаплар күп булса, аларны ташып йөрүе читен була дип уйлыйм. Миңа хәзергә Айхенвальд һәм Угримовның электричество турындагы дәреслекләрен, ни-месчә уку китаплары җибәрсәң җитәр. Хәзергә бүтән китаплар җибәрми тор. Китапларны кешедән алырга кара. Сатып алырга табып булмас, аннан соң кыйбат булыр.
Кыйбат булсалар, берәр генә китап җибәр. Күрешү сораганым юк әле. Күрешергә рөхсәт бирсәләр, хәбәр итәрмен. Миннән хәбәр алмыйча торып, килергә чыга күрмә. Минемчә, 2-3 сәгать кенә күрешү бирсәләр, юлда килеп расходланып йөрү файдасыз кебек тоела. Үзең уйлап карарсың тагы. Син Дьяковка кереп һәм башка кешеләр белән личный күрешү турында сөйләш. Әгәр лично күрешергә рөхсәт бирсәләр, миңа телеграмм сугарсың. Син кайчан отпуска аласың? Ни вакытта күрешергә килә аласың? Рөхсәт бирсәләр, Арсланны алып килә алырсыңмы?Аны алып килсәң, зур мәшәкать булмасмы? Юл мәшәкатьле булмасмы? Арсланны алып килүгә ничек карыйсың? Минем өчен, җаным, ватылма, минем тормышым начар түгел, эшли торган эшем җиңел вә үземә уңайлы эш. Эшләгәнемне башлыкларым яраталар. Кулымда 2-3 айлык акчам да бар. Бөтен кардәшләргә аеруча сәлам. Әнигә сагынып аеруча сәлам. Хат ешрак язып тор. Вера Николаевнага сәлам, аның кайгысын уртаклашам. Үзеңнең, Арсланның һәм әнинең карточкаларын җибәр. Арсланны яңадан төшерт. Әгәр үзең төшәргә җитешмәсәң, иске карточкаларыңнан берәрсен җибәр. Әй, җан кисәгем, үзеңнән матуррак берәр хат алсам, никадәр бәхетле булыр идем. Арсланны кысып үп, күңелеңне төшермә, бәхетле яшә. Сау бул.
Үзеңне үбеп: Гасыйм Мансуров.
Адресым:
Станция Сорокская Муром ж. д. 7-е отд. СЛАГ
заключенному Гасыму Гатаевичу Мансурову.
Искәрмәләр:
1.Разыя Галиөскәр кызы Сәгыйтова (1900-1993) – Г. Мансуровның хатыны. Мәскәүдә В.И.Ленин исемендәге үзәк китапханәдә фәнни хезмәткәр булып эшләгән.
2. Кадак - үлчәү берәмлеге - 400 гр.
3. Арыслан, 1923 елда туган, Г. Мансуровның бердәнбер улы. 1943 елның 12 гыйнваренда Сталинград сугышында батырларча һәлак булган.
4. Г. Мансуров, кулга алынганчы, гаиләсе белән, дәүләт идарәсе системасында эшләүче фатирсыз башка хезмәткәлөр кебек үк, "Националь" кунакханәсенең бер бүлмәсендә яшәгән.