Т. Т. Кәримов. Юрмый җир олысы: Тымытык авылы

УДК 94(470.41)
Юрмый җир олысы: Тымытык авылы
Т. Т. Кәримов,
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты,
Казан шәһ., Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе
Yurma land volost: village Tumutukovo
Т. Т. Karimov,
Sh. Mardzhani Institute of History, the Academy of Sciences
of the Republic of Tatarstan,
Kazan, Republic of Tatarstan, Russian Federation
Аннотация
В статье освещаются некоторые вехи многовековой истории д. Тумутук Азнакаевского района Республики Татарстан. Возникшая в древности на территории Юрминской поземельной волости, это поселение считалось одним из крупных в регионе, в советский период некоторое время являлось центром одноименного района. Присущие поземельным волостям сословные термины «башкир» и «тептяр» указывают на степень привилегированности населения, в данном случае татар д. Тумутуково. Кроме них, здесь же жило население еще двух сословных групп татар (ясачные и служилые). Татары башкирского и тептярского сословий имели земли больше, чем последние. Деревня занимала определенное место в истории татарского просветительства: здешнее медресе было известно далеко за пределами края и привлекало шакирдов с разных мест. В 1875-1885 гг. здесь обучался будущий писатель Закир Хади. Уделяя большое внимание социально-экономическому развитию поселения, автор также подробно анализирует хранящиеся в Государственном архиве Республики Татарстан подворные карточки 1900 г. по д. Тумутуково. Десятки здешних хозяйств в 1918 г. переселяются на свои земли на правом берегу р. Ик, образовав д. Новый Тумутук (ныне село Бакалинского района Республики Башкортстан).
Abstract
The article highlights some milestones in the centuries-old history of the village of Tumutuk, Aznakaevsky district of the Republic of Tatarstan. Established in ancient times on the territory of the Yurma land volost, this settlement was considered one of the largest in the region; during the Soviet period, for some time it was the center of the region of the same name. The class terms “Bashkir” and “Teptyar” inherent in land volosts indicate the degree of privilege of the population, in this case the Tatars of the village of Tumutukovo. In addition to them, the population of two more class groups of Tatars lived here (yasak and service). The Tatars of the Bashkir and Teptyar classes had more land than the latter. The village occupied a certain place in the history of Tatar enlightenment: the local madrasah was known far beyond the borders of the region and attracted shakirds from different places. In 1875-1885, the future writer Zakir Khadi studied here. Paying great attention to the socio-economic development of the settlement, the author also analyzes in detail the house cards of 1900 for the village of Tumutukovo stored in the State Archive of the Republic of Tatarstan. In 1918 dozens of local farms moved to their lands on the right bank of the river Ik, forming the village of New Tumutuk (now a village in the Bakalinsky district of the Republic of Bashkortostan).
Ключевые слова
Тумутук, д. Новый Тумутук, башкир, тептяр, татарское просвещение, Юрминская поземельная волость, Закир Хади.
Keywords
Tumutuk, New Tumutuk, Bashkir, Teptyar, Tatar enlightenment, Yurma land volost, Zakir Khadi.
Татар җир олыслары фәнни яктан бик аз өйрәнелгән. Аларның тарихын өйрәнү – иң актуаль фәнни мәсьәләләрнең берсе. Бу өлкәдә бүгенге көнгә чаклы диярлек күзәтелгән сүлпәнлек татар тарихын комплекслы өйрәнүдә киртә булып, дөрес һәм киң фәнни караш булдыруны тоткарлап тора.
Юрмый җир олысы Ык елгасының урта агымындагы ике як ярында зур мәйданны алып торган, бүгенге көндә монда нигездә Татарстанның Азнакай һәм Башкортстанның Бакалы районы авыллары урнашкан1. Әлмәт һәм Лениногорск районнарының дистәдән артык авылларының тарихы да Юрмый җир олысы белән бәйле. Бу олыска кергән Тымытык авылы тарихын өйрәнү зур әһәмияткә ия.
Төбәкнең Ык буе авыллары арасында Тымытык – иң зурысы һәм тирән тарихлысыдыр, мөгаен. Заманында берничә дистә ел район үзәге булып торган, исеме җырларга кергән авыл ул.
Тымытыкның барлыкка килү тарихы шактый үзенчәлекле. Башкортстан Милли архивында сакланучы 1840 елгы документта авылда яшәүче ике төп татар катламы – типтәрләр һәм башкортлар – телгә алына. Беренчеләре турында 150 ел элек биләмәчеләр (вотчинниклар) рөхсәте белән килешү төземичә килеп утырдылар (чыганакта «тептяри припущены башкирами-вотчинниками без всяких договоров более 150 лет»), дип әйтелә2. Димәк, 1840 елда 87 ир-аттан торган «типтәр»ләрнең ерак бабалары төбәккә XVII гасыр ахырында килгәннәр.
«Типтәр»ләрнең кайчан күчеп килүен ачыкладык, ә менә «башкорт» дип аталучы татарлар монда кайчаннан яши башлаган соң? Бу сорауга җавап бирмичә, авылга кемнәр һәм кайчан нигез салганын тәгаен әйтеп булмас иде.
Татарстан Республикасы Дәүләт архивында сакланучы 1900 елгы документлар моңа ачыклык кертә. Алар монда яшәүче «типтәр»ләрнең һәм ясаклы татарларның 200 ел чамасы элек күчеп утыруын күрсәтәләр. Бу XVII гасыр ахыры – XVIII гасыр башларына туры килә. Шунысына игътибар итик, «типтәр»ләр хакындагы документта, «первоначально поселились тептяри на башкирской земле, а потом припущенники» дигән юллар була. Беренче килеп утыручылар, шулай итеп, «типтәр»ләр булган.
Шунда ук тагын бер документ саклана. Монысында 170 ел элек 16 «башкорт» хуҗалыгы Уфа губернасыннан, ягъни Ыкның уң ягыннан, үз җирләренә (ул җирләр турында алга таба сүз кузгатырбыз) күчеп утырдылар дип әйтелә3. Димәк, әлеге катлам кешеләре авылда якынча 1730 елдан яши башлаганнар.
Шулай итеп, Тымытыкка XVII гасыр ахыры – XVIII гасыр башларында «типтәр»ләр нигез сала, ә башка катлам кешеләре исә алардан бераз соңрак күчеп киләләр.
Тымытык урта мәктәбендә сакланучы авыл тарихына багышланган кулъязмада шундый юллар бар: «Авыл, хәзерге урынга төпләнгәнче, ике нигез алыштыра. Башта ул Ык елгасының уң як ярында, “Кызыл тау” дип аталган урында урнаша. Бераздан “Иске йорт” дигән урынга күчә. Бу урын Ык елгасын буган плотина тирәсендәге Башкортстан җиренә урнашкан». Авылның урыны алышыну белән бәйле истәлек кайбер картлар хәтерендә бүгенгечә саклана. Алар сөйләвенчә, иске урыннан китүнең төп сәбәбе – Ык елгасы ташыганда әледән-әле су басулар.
Документларга мөрәҗәгать итсәк, Ык елгасының уң ягындагы зур гына мәйданда, чыннан да, авылның имана җирләре булуын күрәбез. Ә менә авылның элегрәк «Кызыл тау» я булмаса «Иске йорт» дигән җирдә урнашканлыгын дәлилләүче нинди дә булса тарихи чыганакның әлеге чаклы очраганы юк. «Очерки по истории Башкирской АССР» (Уфа, 1956) исемле китапның беренче томында бирелгән картада авыл Ык елгасының сул ярында күрсәтелә. Картаны И. А. Голубцов 1730-1750 елгы мәгълүматларга таянып төзегән.
Мул сулы Ык елгасы күп гасырлар дәвамында җирле халык тормышында зур роль уйнаган. Монда алар балыкчылык белән шөгыльләнгәннәр, тегермән тотканнар. Җәйләрен елга буендагы киң болыннарда печән чапканнар, урманнарда җиләк-җимеш җыйганнар, җәнлек аулаганнар, утын һәм төзелеш өчен агач әзерләгәннәр. Зур тегермәннәр янында, гадәттә, тегермәнчеләрнең йортлары, складлары булган. «Иске йорт» дигән атама шуннан килеп чыкмадымы икән?
«Иске йорт» дип аталган урында дистәдән артык хуҗалык яшәгән булуы да мөмкин. Чөнки Тымытыкка 1730 ел тирәсендә 16 «башкорт» хуҗалыгы күчеп утыруы турында язмабыз башында әйтелгән иде. Алар элгәре шул «Иске йорт» дигән урында яшәгән һәм әлеге атама шуның истәлеге булып калган дип фараз кылу да дөрес булыр кебек.
Авылның исеме «тымызык» дигән сүздән алынган. Төбәктә электән үк шундый атамалы күл булуы хакында кулъязма авыл тарихында әйтелә (XIX гасыр башларында да ул күл булган, бу хакта шул чор документларыннан беләбез). Ул күл тыныч, ягъни тымызык булган. Шул тирәдә барлыкка килгән яңа авылның күл исеме белән атала башлавы гаҗәп түгел. Ә менә «Тымызык» ничек «Тымытык»ка әйләнгән соң?
Билгеле булганча, Минзәлә диалектында «з» авазы урынына еш кына «д» авазы кулланыла. Ә «д» авазының күп очракларда саңгырау «т» тартыгына әйләнүе бу диалектның гына түгел, гомумән татар теленең архаик үзенчәлеге. Мәсәлән, борынгы татар әсәрләрендә («Нәһҗ-әл-фәрадис», «Нәсыйхәт-әс-Салихин» һәм башкаларда) «д» урынына «т» кулланылган4. Телнең шушы үзенчәлекләрен искә алсак, «Тымызыкның» «Тымыдыкка», аннары «Тымытыкка» әйләнүе гаҗәп тоелмас.
Тымытык авылының башкорт катламындагы татарлары беренче тапкыр 1744 елның 1 июнендә төзелгән килешүдә телгә алына. Биләмәчеләр Юлдаш Акчирмешов, Морзай Илкәев, Мостафа Купкасов үзләренең иптәшләре белән Юрмый олысы халкы ризалыгын алып, буш яткан җирләренә Казан өязе Мәлкән авылының яңа чукынган татарларына 10 хуҗалык булдырып килеп утырырга рөхсәт итәләр. 1750 елда шул ук җирләр аларга озак срокка (25 ел) һәр ел 10 сум оброк түләп бару шарты белән бирелә5.
Тымытык авылы кешеләренең Е. Пугачев җитәкчелегендәге Крестьяннар сугышында катнашуы хакында мәгълүматларның әлегә чаклы очраганы юк. Тирә-як авыллар катнашканда, Тымытык читтә калмагандыр, әлбәттә. Якындагы Бакалы һәм Нугайбәк крепостьлары янында хөкүмәт гаскәрләре белән фетнәчеләр арасында канлы бәрелешләр була ул чакта.
1773 елда Юрмый олысы халкы Нугайбәк крепостенда яшәүче отставкадагы канцелярист А. М. Островскийга 250 сумга Ык елгасы тирәсеннән шактый зур мәйдандагы җирләрен сата. Документта ул җирләрнең чиге түбәндәгечә күрсәтелә: «...верхняя межа по течению Ику реки по правую сторону Мосей враг, называемой лог, по тому логу по левую сторону прямо на Чугорышевской ключ, а от того на лесной мыс, а с него прямо до чернаго лесу; нижнея межа по течению вышеписанной же реки Ику по правую сторону, взяв от верхней межи, называемаго Мусей враг, наниз на речку устье Кала-илгу, а от оной речки Кала-илги увалом, не захватывая только против деревни Рысаевой (Урсай. – Т. К.) сенных покосов, прямо на грань Нагайбацкой крепости, которая состоит на горе Камышлы-таве, а от оной по граням той же крепости до чернаго ж лесу; а на левой стороне по течению вышеупомянуемой реки Ику сенныя покосы, верхняя межа от называемаго Кара-Яру на Алексеевской альшняк на нижней мыс, а от него прямо на большую проезжую от деревни Тумутуковой к Нагайбацкой крепости дорогу, и по оной дороге до Сухояшевской дороги ж, лежащей на Калаилгинской перевоз, и по той дороге на усть речку Кала-илгу и на тот перевоз, с усадьбою и пахотною землею, и по тем межам с лесными и с сенными покосами, с рыбными ловли, хмелевым щипанием, звериными гоны...»6.
Югарыда китерелгән өземтәдән күренгәнчә, Тымытыктан Нугайбәккә кадәрле Ыкның сул һәм уң ягындагы шактый җирләр яңа хуҗа кулына күчә. Әлеге җирләрдә соңрак урыс авыллары һәм хуторлары барлыкка килә. Документтан аңлашылганча, Тымытык Ык елгасының сул ягында урнашкан һәм аннан ерак түгел Кара Яр дигән урын да булган. Шулай итеп, XVIII гасыр дәвамында Тымытыкны һәрвакыт үзенең хәзерге урынында күрәбез.
Җир сатучылар шул ук документта үзләренең биләмәләре хакында «жалованную прадедам, дедам и отцам нашим по грамотам землю» дип әйтәләр. Димәк, әлеге җирләр Юрмый олысы халкына патша грамотасы нигезендә чама белән йөз ел элек (һәр буын арасын 25-30 ел дип алганда), ягъни XVII гасырның икенче яртысында бирелгән булган.
Әйтергә кирәк, А. М. Островский җирне бик арзан бәягә сатып алган. Ул җир сатучыларның тәҗрибәсезлегеннән, я булмаса акчага артык мохтаҗлыгыннан оста файдаланган, күрәсең. Һәм бер ел да үтми, нибары 250 сумга сатып алынган биләмәсен ул икенче берәүгә 1 000 сумга гына сата7.
Күренгәнчә, бу алыш-биреш аңа шактый зур табыш китергән. Җирнең яңа хуҗасы отставкадагы капитан И. И. Рушинский төп өлеше кара туфрактан торган бу уңдырышлы җирләрне үз чиратында башкаларга сатып тагын да зуррак табыш алып буласын башта ук чамалаган, дип уйларга кирәк. Менә шулай әлеге җирләр 1917 елга чаклы берничә тапкыр алыш-биреш объектына әйләнә.
XVIII гасырның икенче яртысында Юрмый олысының старшинасы булып күпмедер вакыт Хасбулат Мөтеков тора, аннары аны Биккенә Яушев алыштыра. Алардан башка олысның дәрәҗәле кешеләре исемлегендә Нугайбәк Хәсәнов, Исмәгыйль Биккенин, Мөстәкыйм Мөслимов, Тимер Морзаев, Ибрай Әлкиев, Гайсар Яркәев, Зыяш Юлдашов, Абзай Сөләймәнов, Биккол Мөслимов һәм Ягъфәр Мөтековларны күрергә була. Аларның байтагы Пугачев явында катнаша. Исмәгыйль Биккенин отряд белән җитәкчелек итә. Бу отрядта Биккол Мөслимов йөзбашы була. Нугайбәк Хәсәнов авылдашлары (ул үзе Чалпыдан) белән Нугайбәк крепостен, аннары Зәй каласын алуда катнаша8.
XVIII гасырның икенче яртысында авыл халкы дүрт катламнан – типтәр, башкорт, ясаклы һәм йомышлы («служилый») татарлардан торган. 1795 елда монда 50 хуҗалык исәпләнә. Халыкның төп өлешен «типтәр»ләр (53 ир-ат һәм 39 хатын-кыз)9, йомышлы татарлар (43 һәм 44)10, «башкорт»лар (42 һәм 46), калганын ясаклы татарлар (16 һәм 9)11 тәшкил итә.
«Типтәр» Тимеркәй Уразгилдин христиан диненә күчеп, Нугайбәк крепостена күчеп утырырга мәҗбүр була12. Әлеге һәм башка фактлар Нугайбәк керәшеннәре формалашуда тирә-як авылларның роле турында сөйли.
Югарыда санап үтелгән төп катлаулар («типтәр», «башкорт», ясаклы татарлар), кайбер үзгәрешләр белән, 1917 елга чаклы күзәтелә. Татарстан дәүләт архивында сакланучы халык санын алу документларында бу өч катлам кешеләренең милләте татар дип күрсәтелә. Ясаклы татарлар халык телендә «казан татарлары» дип йөртелгән. Кантон системасына үзгәртешләр кертелгәнче (1855 ел) Тымытык «башкорт»лары – 12 нче башкорт кантонында, «типтәр»ләр исә Бөгелмә өязенең 5 нче типтәр командасында күрсәтелә.
XIX гасырның беренче чирегенә авыл шактый зурая. 1816 елда анда барысы дүрт катламга караган 231 ир-ат (65 хуҗалык) татар теркәлә. «башкорт»лар – 92 (17 хуҗалык), «типтәр»ләр – 64 (25), йомышлы татарлар – 60 (16), ясаклы татарлар 15 (7) ир-ат тәшкил итә. «Типтәр»ләр төрле елларга караган килешүләр нигезендә килеп утырганнар. Бер төркеме (24 ир-ат һәм 10 хуҗалык) биләмәчеләргә (вотчинникларга) һәрбер йорттан берьюлы 10 сум түләп яши башлаганнар, икенчесе (26 һәм 9) – ел саен һәрбер йорттан 10 тиен түләү шарты белән, өченчесе (4 һәм 2) – башта һәрберсеннән берьюлы 3 сум биреп, аннары ел саен һәрбер йорттан 10 тиен түләү шарты белән, дүртенчесе (10 һәм 4) – башта һәрберсеннән берьюлы 4 сум биреп, аннары ел саен һәрбер йорттан 10 тиен түләү шарты белән. Йомышлы татарлар (60 ир-ат) башта һәрберсеннән берьюлы 10 сум биреп, аннары ел саен һәрбер йорттан 10 тиен түләү шарты белән килеп утыра13.
Тымытыкның башкорт катламындагы татарлары исемлегендә 1816 елда беренчеләр булып Мәгазь Байгильдин (72 яшь), аның улы Мәскак (38) һәм оныклары Йомагол (9), Морзагол (5), Бурангол (3) һәм Исәнгол (1), икешәр хатынлы Имангол (33) һәм Хисаметдин (31) Миңлеголовлар күрсәтелгән. Башка ике хатынлы ир-атлар исәбенә түбәндәгеләр керә: йөзче (сотник) Яхшыгол Морзаев14 (44), Сәмигулла Үтәголов (46), йөзче Идрис Искәндәров (38), Тимәш Мостафин (72), Абиш Юлышев (38), Сәлим Миңлебаев (70) һәм указлы мулла Госман Сәлимов (43). Югарыда телгә алынган йөзче Идрис Искәндәровның атасы буларак Искәндәр Исергәпов (57) теркәлгән. Идристән башка, аның тагын биш улы була: Ильяс (37), Габделмәннаф (34), Гөзәер (20), Җиһанша (12) һәм Гаделша (9)15. Сүз уңаеннан әйтик, әлеге Искәндәр Исергәпов һәм аның улы Идрис – Татарстанның дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Равил Хаммат улы Зариповның әтисе яклап ерак бабалары16.
Тирә-як авыллардагы кебек, Тымытыкта да бер мәчет була. Авыл Тымытык күле һәм тагын исемсез дүрт күл буенда урнашкан17.
1859 елгы ревизия вакытында Тымытыкта 23нче кантонның дүртенче юртасына караучы башкорт һәм типтәр катламындагы татарлар 359 ир-ат һәм 355 хатын-кыз (55 хуҗалык) тәшкил итә. Соңгылары (142 ир-ат) «типтәрдән башкорт» («башкиры из тептярей» (берсе 1835 елда үз теләге белән казаклыкка языла; чыганакта «поступил в казаки в 1835 году по собственному желанию», дип әйтелә) булып китә. Исемлек ахырында Яңа Кәшердән күчеп утырган Габделкәрим Габделҗәббаров (31) теркәлгән18.
Статистик чыганак 1859 eлда 541 ир-ат һәм 537 хатын-кыз (104 хуҗалык) яшәвен күрсәтә. Алар катламнары буенча казна крестьяннары һәм «башкорт»лар дип язылган19. Шулай итеп, монда «типтәр»ләр бөтенләй телгә алмый: 1855 елда «Башкорт» гаскәре карамагына күчерелгәнлектән, статистик чыганакларда аларның катламнарын да «башкорт» дип яза башлыйлар.
1859 елда авылда ике мәчет, 1836 елда ачылган мәдрәсә эшли. Икенче мәхәлләдәге биш вакыт намазлы мәчет 1835 ел алдыннанрак төзелә, монда шул елдан Йосыф Үтәголов мөәзин хезмәтен башкара.
Тагын бер мөәзин – Хисмәтулла Яхшыголов, әлеге вазифага 1836 елдан расланган. Бу дин әһелләре эшләгән чорда имам-хатыйп итеп 1862 елда Шәрәфетдин Галиәкбәров сайлана. Тагын бер елдан имам-хатыйп һәм мөгаллим вазифасына Әхмәтлатыйф Габделлатыйпов указ ала. Икенче мәхәлләдә имам хезмәтен (1865 елдан) Габделҗәмил Габделкасыймов башкара.
Мәчетләр шактый искергән була, шуңа күрә 1871 елда – икенче, 1873 елда беренче мәхәллә мәчетләре яңадан салына20.
1885 ел ахыры – 1886 ел башында авыл зурлыгы буенча Тымытык олысында беренче урында тора, олыс үзәге санала. Анда барлыгы 335 хуҗалык булып, 926 ир-ат һәм 949 хатын-кыз яши. Катламнар буенча авыл халкы дәүләт крестьяннарыннан (йомышлы һәм ясаклы татарлар хәзер шулай атала; 369 ир-ат һәм 360 хатын-кыз), «типтәр»ләрдән (304 һәм 299) һәм «башкорт»лардан (253 һәм 290) тора.
Авыл җәмгыятенең 5339,2 дисәтинә имана җире булган. Ул җирләрнең бер өлеше (806,3 дисәтинә) Ыкның уң ягында, Уфа губернасы Бәләбәй өязе территориясендә урнашкан. Шунысы күзгә ташлана, катламнарга карап имана күләме нык аерыла. Иң зур җир, башкалар белән чагыштырганда, азрак санлы «башкорт»ларга (2533,5 дисәтинә) туры килә, ә менә элеккеге ясаклы татарларның (1371,8) һәм «типтәр»ләрнең (1433,9) ул шактый аз.
Шул ук катламнар буенча, әмма җан башына бүлгәндә, аерма тагын да сизелерлек арта. 16 яшьтән 60 яшькә чаклы һәр ир-ат «башкорт»ка – 22,8, «типтәр»гә – 10,6, элеккеге ясаклы татарга 9,4 дисәтинә туры килә. Шулай итеп, «башкорт»ларның җирләре 2,1-2,4 тапкырга күбрәк.
Иманадан тыш, шактый хуҗалыкларның сатып алган биләмәләре дә була. Мондый җирләрнең гомуми мәйданы 2286,8 дисәтинә тәшкил итә. Шунысына игътибар итик, алар барысы да 94 «башкорт» хуҗалыгыныкы. Бу хуҗалыклар арасында аеруча зурларын күрергә мөмкин. Мәсәлән, Тымытыкка башка авылдан күчеп килгән мулланың (фамилиясе күрсәтелмәгән) сатып алган җире 308 дисәтинә тәшкил итә.
Эре, бай хуҗалыкларга караганда, аз җирле, очын-очка ялгап яшәүче хуҗалыклар күбрәк була, әлбәттә. Андыйлар авылдашларыннан яисә башка авыл кешеләреннән арендага җир алырга мәҗбүр булганнар. Yз авылдашларыннан арендага алучылар арасында 9 «типтәр» һәм 37 «казан татары» хуҗалыгын күрәбез. Читтән арендага алучылар да – бу катлам вәкилләре. 57 «типтәр» хуҗалыгы – 224, ә 75 «казан татарлары» хуҗалыгы 403 дисәтинә сөрүлекләрне арендага ала. Печәнлекләр җитмәү сәбәпле, аларны да арендага алучылар була. Арендачылар җир хуҗалары белән гадәттә акчалата исәп-хисап ясый торган булганнар.
Игенчелек һәм терлекчелек – авыл халкының төп шөгыле, аның муллык чыганагы. Тымытыкта җирсез хуҗалыклар чагыштырмача аз (10) була. Авыл халкы күп санда эш атлары (700 баш), мөгезле эре терлек (747), сарык (965) һәм кәҗә (273) тоткан. Әйтергә кирәк, хуҗалыклар буенча мал-туар саны шактый аерылган. Эш атлары, мәсәлән, кайбер хуҗалыкларда (50 хуҗалык) бөтенләй булмый яисә берәр генә (104). Шулай да ике-өч (112 хуҗалык), дүрт (22) һәм дүрттән артык (37) эш аты асраучылар күбрәк була. 38 хуҗалык 175 баш умарта тота.
Игенчелек һәм терлекчелек төп яшәү чыганагы саналса да, кайберәүләргә гаиләләрен туйдыру һәм салым түләү өчен аннан килгән керем генә җитми. Шуңа күрә алар (56 хуҗалык) кыр эшләреннән буш вакытта игенчелеккә бәйле булмаган төрле һөнәрләр белән шөгыльләнгәннәр, өстәмә акча эшләгәннәр. 5 кешенең авылда лавкасы була.
Югарыда күп мал-туар асраган һәм шактый зур җирләре булган хуҗалыклар турында сүз чыккан иде. Мондый хуҗалыкларның бер өлеше (11-е) даими ялланган эшчеләр (15 кеше) тота. Әлбәттә, уңыш җыю чорында аларның басуларында көнлекчеләр дә эшләгән21.
Тымытык XIX гасырның икенче яртысында зур олыс үзәге буларак кына түгел, рухиятьтә тоткан урыны белән дә киң билгеле авылларның берсенә әйләнә. Болай фикер йөрткәндә без, беренче чиратта, мәдрәсәне һәм аның эшчәнлеген күз алдында тотабыз.
Тымытыктагы шикелле зур мәдрәсәләр төбәктә күп булмый. Тәйсуган, Түбән Чыршылы, Бәйрәкә, Чалпы һәм Сөендек авыллары мәдрәсәләре белән чикләнә ул исемлек. Башлангыч белеме һәм укуларын тагын да дәвам иттерү уе булган шәкертләр монда башка авыллардан да килгәннәр. Мәдрәсә тәмамлаучылар, теләкләре булса, тагын бераз әзерлек алып, муллалыкка имтихан тота алганнар.
1885 ел ахыры – 1886 ел башына караган мәгълүматлардан күренгәнчә, Тымытык мәдрәсәсе 7 бинада урнашкан. Шәкертләрнең гомуми саны 300дән арта. Мөгаллим хезмәтен башкаручы мулланың 10 ярдәмчесе (хәлфәләр) була22. Алдарак телгә алынган муллалар бу чорда да эшли, шулардан Әхмәтлатыйф Габделлатыйпов мөгаллимлек иткән дип әйтергә нигез бар.
Тымытык мәдрәсәсенә тирә-як авыллардан гына түгел, бик ераклардан да килеп укыганнар. 1875-1885 елларда биредә булачак язучы Закир Һади белем ала. Ул 1863 елда Уфа губернасы Бәләбәй өязе Ярәмкә (хәзерге вакытта Башкортстанның Шаран районына керә) авылында урта хәлле игенче гаиләсендә туган. Атасы, иген игү һәм умартачылык белән шөгыльләнүдән тыш, кыш көннәрендә балалар укыткан.
З. Һади Тымытык мәдрәсәсендә укыган чорда татар мәктәп-мәдрәсәләрендә уку-укыту эшләре иске метод («ысулы кадими») нигезендә алып барылган. Яңа метод («ысулы җәдид») белән укыту 80 нче еллар уртасында гына юл яра башлый. Бу ысулның өстенлеге шунда, ул дини белемнән тыш, география, тарих, хисап кебек дөньяви фәннәр укытуга зур игътибар бирә.
Татар мәктәп-мәдрәсәләре XIX йөзнең соңгы чирегенә чаклы тулысынча халыктан җыелган акча исәбенә яшәгәннәр. Бары 80-90 еллардан гына берничә өяздә земстволар инициативасы белән кайбер татар уку йортларына акчалата ярдәм күрсәтелә башлый. Әмма аны рус мәктәпләренә тотылган акчаның күләме белән чагыштырсаң, аерма, кем әйтмешли, җир белән күк арасы. Мәсәлән, 1885 елда Бөгелмә өязенең рус мәктәпләре ихтыяҗына 11 мең сумнан артык акча тотылса, Тымытык, Тәйсуган, Бәйрәкә һәм Түбән Чыршылы мәдрәсәләренә нибары 500 сум гына бүленә. Башка татар мәктәпләре исә мондый ярдәмнән дә мәхрүм була.
Авыр, еш кына акчасызлык шартларында эшләсәләр дә, мәктәп-мәдрәсәләр аң-белем таратуда шактый гына нәтиҗәләргә ирешәләр. Моны урыс чиновниклары да танырга мәҗбүр. Тымытык олысын күздә тотып алар болай язалар: «Грамотность этой волости выражается в следующих цифрах: грамотных мужчин 346, женщин 386, учащихся мальчиков 546 и девочек 585, или грамотных мужчин 22,5 %, женщин 24,2 % и общий % грамотных 23,4 %. Этот % вдвое выше такового же по самой грамотной русской волости Спасской (10,7 %) и выше средняго поуезднаго в 10,7 %»23.
Совет чорында мулла-хәлфәләрдән көлү, аларны хурлау яман төс алган иде. Алар арасында төрлеләре булган, әлбәттә, шул исәптән Закир Һади оста сүрәтләгән Җиһанша хәзрәт шикеллеләре дә. Әмма аларның төп өлеше милләтебезнең мәдәнияте һәм рухияты өчен гаять әһәмиятле эш башкарган. Ерак бабаларыбызның башка милләтләр арасында, югарыда тасвирланганча, ике тапкырдан күбрәккә грамоталы булуы моның ачык бер дәлиле.
1889 елда Тымытыкта 329 хуҗалык булып, аларда 1894 кеше яши. 1885 ел ахыры-1886 ел башы мәгълүматлары белән чагыштырганда, күрсәткечләр 6 хуҗалыкка һәм 19 кешегә кимегән. Гасыр урталарында авыл 2 мәчетле иде, хәзер өченчесе дә салынган (1887 елда). Авылдан ерак түгел мулла Гобәйдуллинның утары була24.
Гасыр ахырына Тымытык шактый зурая. 1897 елда андагы 412 хуҗалыкта 1080 ир-ат һәм 1180 хатын-кыз яши. Олыс авыллары арасында зурлыгы буенча 573 хуҗалыктан, 2947 кешедән торган Чалпыдан гына калыша ул.
Тымытык – элеккечә өч мәчетле, зур мәдрәсәле авыл. Олыс идарәсе монда булганлыктан, авылда урядник һәм писарьлар да яши. Олыста бердәнбер земство стансасы шулай ук Тымытыкта урнашкан.
1897 елда Тымытык олысында 8 авыл исәпләнә. Зурлыгы буенча алар түбәндәге тәртиптә урнаша: Чалпы (5 мәчетле), Тымытык (3), Урсай (3), Күктәкә (1), Сасыкүл (1), Яланкүл (1), Мөслим (1) һәм Югары Җирекле (мәчете юк)25.
Татарстан дәүләт архивында сакланучы 1900 елгы документлар авылның ул чордагы социаль-икътисади торышын тулырак күзалларга ярдәм итә. Югарыда олыс идарәсе хакында әйтелгән иде. Кемнәр хезмәт иткән соң анда? Урядник булып дворян И. А. Алферов (25 яшь) тора. Писарь вазифасын Бөгелмә өязе Петропавловка авылы крестьяны улы А. Н. Чудин (21) башкара. Ул Бөгелмә шәһәрендә өч класслы училище тәмамлаган. Аның ярдәмчесе итеп шул шәһәрдән крестьян улы М. П. Брагинны (18) билгелиләр. А. Н. Чудинның икенче ярдәмчесе – П. Д. Григорьев (36). Башкалардан аермалы буларак, ул өйләнгән. Чыгышы буенча Бөгелмә мещаны, шунда өяз училищесында укыган. Олысның тулысынча татар авылларыннан торуын искә алсак, шундый җаваплы урыннарда гел урысларны гына күрү сәер.
Авыл старостасы – Мөхәммәтзарип Мөхәммәтгалин (57 яшь). Монда туып-үскән, гаиләсе һәм хуҗалыгы зур. Хуҗалыгы нинди зурлыкта булуын күз алдына китерү өчен кайбер мәгълүматларга тукталыйк. Мөхәммәтзарипның үз иманасындагы чәчүлекләре зур түгел (7,92 дисәтинә). Әмма ул авылдашларыннан һәм читтән 38 дисәтинәдән артыграк басуны арендага ала. 14 баш эш аты, 8 сыер, 40 сарык, 2 кәҗә һәм күп кош-корт тота. Хуҗалыгында күп эшләрне хезмәтчесе башкара.
Тымытыктагы земство стансасын бертуган Салаватовлар26 тота. Аларның өлкәне Шәһадәт (38 яшь) татар һәм рус телләрендә укый-яза белүе белән аерылып тора. Стансадагы биш атның өчесе аныкы, икесе туганы Сәгадәтнеке була. Алар үзләренең атларын җигеп земство йомышларын үтәүче чиновникларны йөрткәннәр, почта ташыганнар. Билгеле, бу хезмәт өчен аларга хак түләнгән. Земство эше хуҗалыкка аз вакыт калдырган, күрәсең, шуңа күрә Салаватовлар хезмәтче яллаганнар.
Килеп-китеп йөрүчеләр Шаһидулла Ибәтуллинның (39 яшь) кунып чыгу йортына (русча «постоялый» двор) тукталганнар. Монда һәрвакыт ак күмәч сатылган, теләүчеләргә тамак ялгап алу мөмкин булган. Шаһидулланың хуҗалыгы зур түгел, шулай да ул хезмәтче тоткан. Гаиләсе ике хатыны һәм анасыннан торган, балалары булмый.
Юл йөрүчеләр Ыкның уң ягына яз, җәй һәм көз айларында акча түләп Шаһидулла Ихсановның (41 яшь) күпере аша чыкканнар. Шунда ук аның паромы була. Икесе дә 1892 елдан бирле аның үз милке саналган. Yзенә ярдәмгә дүрт айга эшче дә яллый торган булган.
XIX гасыр ахырында Тымытыкта өч мәчет барлыгы хакында әйтелгән иде. «Башкорт» мәхәлләсендә указлы мулла булып Әхмәтлатыйф Габделлатыйпов (75 яшь) тора. Ул Уфа губернасы Минзәлә өязе Ирехтә олысы Салауз-Мухан авылында (хәзерге Мөслим районындагы авыл) туып-үскән, шул чорның шактый билгеле Стәрлебаш мәдрәсәсен тәмамлаган. 1900 елда ул ике хатыны, өч улы һәм кызы белән яши. Ике улы Тымытык мәдрәсәсендә белем алган, ә берсе исә анда укуын дәвам итә. Өлкән улы Миргалим (38 яшь) – «казан татарлары» мәхәлләсендә мулла. Өйләнгән, әмма атасы хуҗалыгында яши. Әхмәтлатыйф хәзрәтнең мал-мөлкәте күп була. 100 башка якын мал-туар, шул исәптән 29 эш аты, 17 сыер, 19 сарык һәм 9 кәҗә асрый. 308 дисәтинә җир сатып алган. 1885 ел ахыры – 1886 ел башы мәгълүматларын бәян иткәндә шундый ук күләмдә җире булган исеме билгесез бер мулла турында әйтеп үткән идек, хәзер аның нәкъ Әхмәтлатыйф хәзрәт икәнлеге ачыкланды. Мулланың зур хуҗалыгында ел әйләнәсенә хезмәтчеләре (дүрт ир-ат һәм дүрт хатын-кыз) эшләгән. Алардан тыш, кыр эшләре вакытында ул көнлекчеләр һәм берничә айга эшчеләр яллый торган булган.
Өченче мәхәллә имам-хатыйбы һәм мөдәррисе Сәетмөхәммәт Әхмәтлатыйпов (25 яшь) шулай ук Салауз-Муханныкы дип күрсәтелә, әмма аның Әхмәтлатыйф хәзрәтнең улы булуында шигебез юк. Ул Казанның атаклы Галиев мәдрәсәсен тәмамлагач, 1898 елда әлеге вазифага сайланган. Хатыны Уфа губернасы Бәләбәй өязенең Корыч олысына караган Килкабыз авылыннан (хәзерге Башкортстан җөмһүриятенең Бакалы районына карый). Сәетмөхәммәтнең хуҗалыгы зур булмый: дистәдән артык мал-туар һәм 5,5 дисәтинә чәчүлек.
Тымытык муллаларының күпчелеге – читтән килгән кешеләр. Икенче мәхәллә имамы Габделҗәмил Габделкасыймов (68 яшь) тумышы буенча Уфа губернасы Минзәлә өязе Кәлморза авылыннан (хәзерге Минзәлә районына карый) була. Вятка губернасы Сарапул өязе Әгерҗе авылы мәдрәсәсендә белем алган. Гаиләсе зур – ике хатыны, алты улы һәм ике кызы була. Ул өч эш аты, өч сыер, ун сарык, ике кәҗә асрый, арендага 13,6 дисәтинә җир алып иген игә. Хуҗалык эшләренә хезмәтче яллаган.
Исәп буенча дүртенче мулла – Шаһиморат Шаһимәрдән улы Адылов – Вятка губернасы Алабуга өязе Салауш олысы Салауш авылында (хәзерге Әгерҗе районына карый) туган (1858 ел), Тымытык мәдрәсәсен, аннары Оренбургта татар укытучылар мәктәбен (татарская учительская школа) тәмамлый. Тымытыкка кайткач, 1892 елдан беренче мәхәлләдә имам һәм мөгаллим хезмәтен башкара, мәдрәсәдә рус телен укыта. 1900 елда ул хатыны (30), ике улы (17 һәм 2 яшьләрдә) һәм ике кызы белән яши. Алар бер хатын-кыз хезмәтче тоталар. Хуҗалыгы зур түгел: ике эш аты, бер сыер һәм арендага алган басуларда 11,27 дисәтинә чәчүлек.
Икенче мәхәллә имам-хатыйбы һәм мөгаллиме (1897 елдан) Хөсәен Исмәгыйлов (35 яшь) төп авыл кешесе булуы белән аерылып тора. Ул мондагы мәдрәсәдә укыган, шунда ук русча да укырга-язарга өйрәнгән. Хатыны (22), анасы, улы һәм бертуганының улы белән гомер сөрә. Аның иген басулары 10 дисәтинәдән арта; кыр эшләре вакытында ул күпсанлы көнлекчеләр яллый торган булган.
Тымытык мөәзиннәренең өчесе дә шушы авылдан, Шәрәфетдинов фамилияле. Аларның икесе – Әхмәтзарип (37 яшь) һәм Әхмәтшәрип (27) – бертуганнар булса кирәк, чөнки аталары типтәр катламыннан. Мөәзиннәрнең гаиләләре һәм хуҗалыклары зур түгел; соңгысының гаиләсендә җитмеш яшьлек ата-анасы да яши. Әхмәтзарип беренче мәхәлләдә мөәзин һәм мөгаллим булып 1890 елдан хезмәт итә, ә менә Әхмәтшәрипнең указы булмый, ахры.
Мөәзиннәрнең өченчесе – Кашшафетдин Шәрәфетдинов. Ул 1851 елда туган, 40 яшьтә әлеге вазифага расланган. Хатыны (45 яшь) Каташ-Каран авылыннан, икесе дә балалар укыталар. Мөәзиннең зур гаиләсендә (6 бала) ике бертуган энесе дә яши. Аның берничә баш эре малы һәм биш дисәтинәдән артык чәчүлеге була.
Бәләбәй өязе Иске Катай авылының 1893 елгы метрикәсендә Мифтахетдин Миңлегәрәевнең икенче кызы Рәйфәнең (18 яшь) Тымытык авылы мөәзине Әхмәтгариф мулла Әхмәтшакир улы (25) белән никахы теркәлгән. Димәк, Әхмәтгариф Әхмәтшакиров исәп буенча дүртенче мөәзин була27.
Уку-укыту турында сүз чыккач тагын ике кешене билгеләп үтми булмый. Аларның берсе – Газиз Раянов (50 яшь). Ул башлангыч белем бирү мәктәбендә (документта «школа грамоты» дип күрсәтелә) укыта. Димәк, Тымытыкта мәдрәсәдән башка шундый уку йорты да булган. Мәктәп көз-кыш айлары (6 ай) эшләгән. Мөгаллимгә, билгеле, казна бер тиен дә түләми. Хезмәт хакын ата-аналар үз мөмкинчелекләреннән чыгып, хуҗалыкта җитештерелгән ризыклар (икмәк, ит, йомырка һәм башкалар) белән түләгән.
Г. Раянов – Тымытык мәдрәсәсен тәмамлаган укытучы. Хатыны (41 яшь), ике улы (16; 8 яшьләрдә) һәм өч кызы (19; 6; 2 яшьләрдә) белән яши. Мәктәп яшендәге балалары атасыннан укырга-язарга өйрәнәләр. Хуҗаның икешәр баш аты һәм сыеры, 10 дисәтинәдән артык чәчүлекләре була.
Укытучыларның икенчесе – Хаҗи Мөхәммәтгалин (60 яшь). Ул Чалпы мәдрәсәсендә белем алган. Хатыны (55 яшь), өч улы (16; 12; 8) һәм кызы (18) белән яши. Ирле-хатынлы үз өендә көз-кыш (7 ай) балалар укытканнар. Ир балаларны – хуҗа үзе, кызларны абыстайда белем алган хатыны укыткан. Берничә баш мал-туар, шул исәптән берәр ат һәм сыер асрыйлар, җиде дисәтинәгә якын мәйданда иген игәләр.
Күренгәнчә, уку-укыту традициясе Тымытыкта нык тамыр җәйгән. Тормыш мәшәкатьләренә карамастан, ата-аналар балаларын кулларыннан килгәнчә укытырга тырышканнар.
Югарыда хуҗалыкларның күпме җирләре яисә чәчүлекләре булганлыгы хакында мөмкин кадәр киң мәгълүмат биреп бардык. Әлегә чаклы иң зур биләмә хуҗасы Әхмәтлатыйф хәзрәт иде. Тымытыкта аннан да зуррак җир хуҗасы – Габдерәфикъ Кәлимулла улы Шәфиев (32 яшь). Аның Бөгелмә һәм Бәләбәй өязләрендәге биләмәләре 320 дисәтинәдән артып китә. Ул төп Тымытык кешесе түгел, Татарстан Республикасы Дәүләт архивында сакланучы документта Бөгелмә сәүдәгәре дип күрсәтелә. Атасы Кәлимулла Гобәйдулла улы Шәфиев та сәүдәгәр булган, 1872 һәм 1887 елларда Ык буеннан 300 дисәтинәдән артык җир сатып алып, әлеге елганың уң ягында урнашкан имениесендә яшәгән28.
Әлеге имение хакында 1895 елгы мәгълүматлар игътибарга лаек. Монда сәүдәгәрнең ике йорты, ат абзары, амбары була. Барлык мал-туары – ике эш аты да бер сыер. Ул ике хезмәтче һәм бер каравылчы тоткан. Һәр елны зур мәйданда (шактый җирне арендага да алган) иген игеп, Чаллыга икмәк алып барып саткан. Моның өчен күп кенә ат яллый торган булган.
Габдерәфикъ Шәфиевка кайтыйк. 1900 елда ул хатыны (29 яшь), өч улы һәм ике кызы белән үзенең усадьбасында яши. Элегрәк Кәлимулла Шәфиевныкы дип күрсәтелгән җир хәзер аның исемендә, димәк, атасы вафат булган.
Олыс үзәге һәм базарлы зур авылларның берсе буларак, Тымытык бик күпләрне җәлеп иткән. Сәүдәгәрләрне генә алыйк: алар кайдан гына килмиләр. Минзәләдән сәүдәгәр Миңлегәрәй Сәетбатталов Тымытык базарыннан күпләп икмәк сатып ала торган булган. Моның өчен ул приказчигы Могътәсим Шаһиәхмәтовның ике амбарын арендага ала, анда сатып алган икмәген туплый, аннары атлар яллап, якындагы төп складларының берсенә – Урыс Шуганына ташый. Әлбәттә, бу эшләрнең күбесен приказчигы башкара. Якын-тирәдә (Күктәкә, Сәпәй, Чәкән авылларында) зур базарлар булу да Миңлегәрәй кебек сәүдәгәрләрне Тымытыкка җәлеп иткән.
Кайбер сәүдәгәрләр биредә лавкалар ачып төпләнеп калганнар. Шундыйларның берсе – Нурулла Хәбибуллин (55 яшь). Ул тумышы белән Казан губернасы Спас өязе Базарлы Матак олысы Иске Салман авылыннан. Ике хатыны (40 һәм 38 яшьләрдә), дүрт улы һәм биш кызы белән яши. Татарча һәм урысча укый-яза белә. Ике улын (15 һәм 10 яшьләрдә), зур гыйлем бирү максатыннан, Казандагы бер мәдрәсәгә укырга җибәрә.
Нурулланың бакалея лавкасы – Тымытыкта иң зурысы. Анда приказчигы Шәмсетдин Шиһабетдинов (30 яшь) сәүдә иткән. Шәмсетдин Минзәлә өязенең Нөркәй авылында туган, Теләнчетамак мәдрәсәсен тәмамлаган.
Лавкадан тыш, Нурулла сәүдәгәрнең башка керем чыганаклары да була. Шуларның берсе – чаналар һәм буралар сату. Моның өчен ул урман участогы сатып алган һәм агач хәзерләттереп, аны осталарга чаналар ясарга һәм бура бурарга бирә торган булган. Ярма яргыч та сәүдәгәрнең байлыгын арттырган.
Авыл халкына акчага яисә башка шартка ярма ярдыру өчен дүрт айга хезмәтче яллаган ул. Сәүдәгәрнең хуҗалыгы да зур. Ул 11 эш аты, өч сыер һәм биш баш умарта тота. Yз яисә сатып алган җире булмый, шуңа күрә ул аны озак срокка (9-12 ел) арендага ала торган булган. Арендалаган басуларында чәчүлек мәйданы 62,7 дисәтинә тәшкил иткән. Әлбәттә, ул басуларда көнлекчеләр, берничә атнага-айга ялланган эшчеләр эшләгән.
Зур мал-мөлкәткә ия булган сәүдәгәрләрнең икенчесе – Могътәсим Шаһиәхмәтов (42 яшь). Ул мондагы «казан татары» гаиләсендә туып-үскән, мәктәп тәмамлаган. Аның төп байлык чыганагы булып чәй һәм икмәк сәүдәсе торган. Бу максаттан ул чәй сата торган лавка һәм өч икмәк саклагыч (амбар) тота. Алдарак бу амбарларның икесен сәүдәгәр М. Сәетбатталовның арендага алуы хакында әйтелгән иде. Могътәсим сәүдәгәрнең лавкада – бер, амбарларда ике приказчигы була.
Сәүдәгәрнең хуҗалыгы зурлардан санала. 10 эш аты, 15 сыеры, 115 сарыгы, 30 баш умартасы, арендага алган басуларда 95,41 дисәтинә игене була. Кыр эшләрен көнлекчеләр һәм берничә айга-атнага ялланган эшчеләр башкарган. Алардан тыш, хуҗалыгында дүрт хезмәтче даими эшләгән.
Авылда тагын өч лавка була. Икесенең хуҗалары – төп Тымытык кешеләре. Боларның берсе – Зарип Хисмәтуллин (46 яшь), икенчесе – Насретдин Әхмәтханов (42). Алар вак-төяк тауарлар белән үзләре сәүдә иткәннәр, приказчиклар ялламаганнар. Хуҗалык эшләрен башкарыр өчен берәр хезмәтче тотканнар.
Өченче лавка хуҗасы – Бәгыйс Мозаффаров (38 яшь). Ул Уфа губернасы Минзәлә өязенең Наратлы-Кичү авылында (хәзерге Минзәлә районына карый) туган, Тымытыкта мәдрәсә тәмамлаган. Вак-төяк товарлар белән үзе үк сәүдә итә. Башкалардан аермалы буларак, мал-туары һәм чәчүлекләре юк.
Сәүдәгәрләр исемлеге югарыда санап үтелгән кешеләр белән генә чикләнми. Лавка тотмыйча, монда һәм якын-тирә базарларда даими сәүдә итеп йөрүчеләр дә була. Шуларның берсе – Сафиулла Гыйззәтуллин (42 яшь). Ул тумышы буенча Казан губернасы һәм өязе Кармыш олысы Иске Кырлай авылыннан. Тымытыкта ике хатыны (35 һәм 30 яшьләрдә), ике улы, өч кызы белән яши. Дистәгә якын мал-туар, шул исәптән өч эш аты һәм ике сыер асрый, арендага алган җир участогында 6,56 дисәтинә иген игә. Сафиулла сәүдәгәр кыр эшләреннән буш вакытта кәрзин тотып, базардан-базарга йөреп вак-төяк тауарлар саткан.
Сафиулла кебек сәүдәгәрләр арасында төп Тымытык кешеләрен дә күрәсең. Хәсән Асылгәрәев (42 яшь) базарларда дегет, тоз һәм чабаталар сата торган булган. Хаҗи Сәгъдиев исә сатарга көрәкләр, касәләр, баулар һәм чабаталар алып чыккалаган. Алар икесе дә мал-туар тоталар, иген игәләр.
Атна саен базарлар үткәрелеп тору, Тымытыкта икмәк сәүдәсе үсүгә китерә. Аерым кешеләр икмәк сатып алу һәм аны югарырак бәягә күпләп сату белән шөгыльләнгәннәр. Берничәсе хакында әйтеп үтик.
Вәлиәхмәт Исмәгыйлов (52 яшь) һәм аның энесе (44 яшь, исеме күрсәтелмәгән) икмәк сәүдәгәрләре арасында аерылып торалар. Алар сәүдә белән һәр базар саен, димәк, даими шөгыльләнәләр; икмәкне үзләренең зур амбарында саклыйлар. Икесе дә гаиләләре һәм үз йортлары белән төп нигездә бер хуҗалык булып яшиләр. Имана сөрүлеге аз (4,2 дисәтинә), шуңа да абыйлы-энеле бу ике туган зур җир участогын (70,6 дисәтинә) арендага ала. Бик күп мал-туар (биш эш аты, биш сыер һәм башкалар) асрыйлар, алты баш умарта тоталар. Сәүдә белән шөгыльләнү зур хуҗалыкны алып барырга вакыт аз калдырган, күрәсең, алар ике хезмәтче тоталар, ә кыр эшләре вакытында көнлекчеләр яллый торган булганнар.
Икмәк сатучы сәүдәгәрләрнең чираттагысы – Шәкүр Хәбибуллин (43 яшь). Ул да шактый җирне (20 дисәтинә) арендага алып, барлыгы 21,5 дисәтинә мәйданда иген игә; 24 баш мал-туар, шул исәптән дүртәр эш аты һәм сыер тота. Кыр эшләре вакытында көнлекчеләр һәм берәр айга ике эшче яллаган. Елның күп чорын (җиде ай) мондагы базардан икмәк сатып алып, аны югарырак бәягә күпләп Рус Шуганына һәм Минзәләгә алып барып сата торган булган. Аның зур икмәк саклагычы була.
Тагын бер сәүдәгәр – Хөсәен Әхмәтов (51 яшь) – икмәкне Чәкәннән һәм мондагы базардан сатып алып, күпләп Рус Шуганында саткан. Базарларда икмәк бәяләре арасындагы аерма хисабына шактый табыш алган. Сәүдә белән көз-кыш айларында, атнага өч тапкыр шөгыльләнгән. Уннан артык мал-туары, шул исәптән икешәр эш аты һәм сыеры, сигез баш умартасы һәм 16 дисәтинәдән артык чәчүлеге була.
Бу чорга сәүдә эшчәнлеге генә түгел, һөнәрчелек тә зур үсеш ала. Һөнәрчеләр Тымытыкта шул кадәрле күп, барысының да исем-фамилиясен атап үтү мөмкин түгел. Шунлыктан, киң таралган һөнәрләр турында сүз барганда, кайбер кешеләрне генә күрсәтеп үтәргә мәҗбүрбез.
Иң башта тимер белән эш итүче осталарга тукталыйк. Алар арасында Якуп Зәйнетдинов (52 яшь) аерылып тора. Ул көмештән хатын-кызлар өчен төрле бизәнү әйберләре ясый. Тумышы буенча Казан губернасы Мамадыш өязе Сатыш олысы Париски-Уре авылыннан. Хатыны (45), өч улы һәм өч кызы белән яши. Өлкән улы – Оренбург, икенчесе Тымытык мәдрәсәсендә укый. Хуҗалыгы зур түгел: дүрт баш мал-туар һәм 3,7 дисәтинә чәчүлек. Көз-кыш айларында оста үзенә ярдәмче дә яллаган.
Авылда өч тимерче була. Аларның икесе – Гариф Шәрипов (30 яшь) һәм Гариф Фәйрушин (33) – төп Тымытык кешеләре. Өченче тимерче – Хәлиулла Кәлимуллин (33) тумышы буенча Бөгелмә өязе Әлмәт олысы Әлмәт авылыннан. Мөхәммәди Кәримовның усадьбасын арендага алып, шунда йорт җиткезеп яши. Тимерчеләрнең мал-туары һәм чәчүлекләре аз.
Авылда киң таралган һөнәрләрнең берсе – агач эшкәртү. Бу төр һөнәрчеләр арасында арба ясаучы (Камалетдин Әфләтyнов) һәм көпчәкче (Гәрәй Мөхәммәтҗанов) аерылып тора. Ә инде башка балта осталарын санап тормыйбыз – алар күп.
Күннән төрле әйберләр (итек, читек, кәвеш һәм башкалар) тегү дә үсеш алган. Итекчеләр арасында Сабир Раянов (30 яшь), Вәли Yлмәсколов (45), Сәгыйдулла Рәхмәтуллин (50), Гали Хисмәтуллин (58) фамилияләре күзгә чалына.
Авылда ике хуҗалыкта тегүчеләр дә яши. Атаклысы – Гыймадетдин Әхмәтханов. Тымытыкта бердәнбер тегү машинасы аныкы була. Аның өч улы (24, 22, 18 яшьләрдә) да атасы һөнәрен үзләштерә, өлкәне хәтта Уфага чаклы барып, андагы кешеләргә тегеп йөргән. Бөтен авыл диярлек ситсыдан күлмәк-ыштан һәм башка кием-салымны Әхмәтхановларда тектергән.
Киез итек басучылар – авылда берничә хуҗалык. Бу төр һөнәрчеләр исемлегенә Шәфикъ Мөхәммәдьяров (35 яшь), Закир Шәфиков (39 яшь), Гәрәй Шаһмәтҗанов (60), Җәләлетдин Сәйфетдиновлар (65 яшь) керә. Алар бу эш белән көз-кыш айларында шөгыльләнгәннәр.
Башка төр һөнәр ияләре арасында калайчы (Сабир Зарипов), бау ишүчеләр (Зарип Вәлиев, Гариф Зарипов, Хөсәен Зарипов, Шакир Мөхәммәдьяров), чыпта сугучы (Шәрәфетдин Хисаметдинов), чабатачылар (Солтан Мөхәммәтшин, Нәфыйкъ һәм Латыйф Вахитовлар), миччеләр (Шагдән Шәрифуллин, Хөснулла Шәрифуллин) була.
Һөнәрчелек хуҗалыкларның бер өлеше өчен өстәмә керем чыганагына әйләнсә, ярлылары өчен төп яшәү чыганагы булып тора. Һөнәре булмаган ярлы хуҗалыклар якын-тирәдәге алпавытларда яисә бай авылдашларында ялланып эшләгән. Мисал өчен Исмәгыйль Ибраһимовны (53 яшь) алыйк. Аның мал-туары юк, ә чәчүлекләре – нибары 2,8 дисәтинә. Ике улы белән ул Уфа губернасы Бәләбәй өязе Нугайбәк олысындагы А. А. Андреев хуторына барып ел буена шунда бил бөккән. Ә өченче улы авылда янгын сараенда каравылда торган.
Кайбер ярлы хуҗалыклар күпмедер вакыт яисә ел буена бөтен гаиләсе белән алпавытларга хезмәт иткән. Гарифулла Исмәгыйловның (50 яшь) гаиләсе Ыкның уң ягындагы алпавыт Пальчиков хуторында – сигез ай, Гатиятулла Гыйсмәтуллинныкы (40 яшь) Нугайбәк олысы Чижевка авылы янындагы Габдерәкыйп Кәлимуллин хуторында ел буена эшләгән. Икесенең дә мал-туары һәм чәчүлекләре булмый.
Өстәмә керем чыганакларыннан тагын умартачылык һәм балыкчылык зур игътибарга лаек. Авылда 33 хуҗалык 148 баштан артыграк умарта тота. 1900 елда алар балның потын – 8, балавызның 12 сумнан сатканнар.
Балык тоту белән шөгыльләнүчеләр дә күп. Хәбибулла Зәйнуллин (42 яшь), Хәким Йосыпов (45 яшь), Зәйнулла Зәйнуллин (64 яшь) һәм башка оста балыкчылар яз, җәй, көз айларында шактый вакыт (35-60 көн) Ык елгасында күпләп балык тотып, үзләреннән артканын базарда сата торган булганнар29.
Егерменче гасырның беренче ун елында мәчетләрдә кайбер үзгәрешләр була. Өченче мәхәлләдә хезмәт итүче Миргалим Әхмәтлатыйпов 1905 елдан беренче мәхәлләгә имам-хатыйп һәм мөгаллим булып күчә. Икенче мәхәлләдә Габделҗәмил хәзрәт урынына имам һәм мөгаллимлеккә улы Габделгазиз раслана (1908 елдан). Өченче мәхәлләдә имам һәм мөдәррис вазифасына 1910 елда Миргазиян Әхмәтлатыйпов сайлана30.
1912 елның 1 мартында Тымытыкта рус-татар земство училищесы ачыла. Монда укытучы итеп алдарак телгә алынган Шаһиморат Адылов билгеләнә. Дәресләр аның зур (13 тәрәзәле) йортында үткәрелгән. Ир һәм кыз балалар аерым укыганнар. Алар күпме булган, бу хакта тулы мәгълүмат юк. Бары 1914 елдан училищеда укучылар саны рус-герман сугышы качаклары балалары исәбенә бераз артуы билгеле. 1915 елның көзеннән Ш. Адылов урынына укытучы итеп М. А. Габделлатыйповны куялар.
Мәктәп-мәдрәсәле авылда тагын бер уку йорты – земство училищесы – булдыру хаҗәт идеме соң? Бу сорауга катгый гына «юк» дип җавап биргәндә игътибарны мәсьәләнең иҗтимагый-сәяси ягына юнәтик. Татар мәктәп-мәдрәсәләренә, билгеле булганча, казнадан ярдәм бик аз тәтегән. Пособиеләр күләмен билгеләү, аларны бирү системага салынмый. Тымытык мәдрәсәсе земстводан елга 200 сум күләмендә пособие алып килсә, 1893 елдан исә бу аз сумма да эләкми. Чөнки Бөгелмә өяз земствосы мәдрәсәләргә акча бүлеп бирүне (биргәне дә аз була, бу хакта алдарак әйтелде) туктата. Ә бит алар, татарларның төп уку йортлары буларак, халык ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндергән. Менә шундый шартларда земство Тымытыкта яңа уку йорты ача. Мөселман мәктәп-мәдрәсәләренә акча кызганган земство рус-татар училищесы өчен кирәкле акча тапкан. Чөнки мондый уку йорты булдыру патша хөкүмәтенең урыслаштыру сәясәтенә җавап биргән.
Земство уку йортлары, гадәттә, халык үтенечен искә алып ачыла торган булганнар. Тымытыктан халык түгел, ә Шаһиморат Адылов мөрәҗәгать итә мондый үтенеч белән. Булачак уку йортына үзе үк укытучы итеп билгеләнәчәген күз алдында тоткан ул, һәм шулай булып чыга да. Земство укытучысы эше шактый төшемле булган шул. Шаһиморат Адыловның тагын бер гамәле билгеле. 1911 елда аның доносы нигезендә Яланкүл авылы мулласы Зәкиҗан Шаһгәрәев кулга алына һәм Сарапул төрмәсенә ябыла. Бу хакта Зәкиҗан хәзрәтнең «Төрмәләр хатирәсе» исемле китабыннан беләбез, монда ул Адыловны «А...» дип күрсәтә (цензура шулай таләп иткән, күрәсең). 1917 елдан соңгы чорга караган архив документларын өйрәнгәндә, Шаһиморат Адыловның патша охранкасында «Татарин» кушаматлы агент булып торганлыгы ачыкланды31.
1916 елны патша Россиясендә соңгы тапкыр авыл хуҗалыклары исәбе алына. Тымытыкта 516 хуҗалык, 1172 ир-ат һәм 1366 хатын-кыз теркәлә32. Беренче бөтендөнья сугышы әнә шулай ир-атларның азаюына китерә.
Октябрь инкыйлабыннан соң, 1918 елның октябрендә өяздән вәкилләр килеп Тымытык олыс башкарма комитетына сайлаулар оештыра. Олыс советы рәисе вазифасына утыз яшьлек Галимҗан Кәлимуллин сайлана. Ярлы гаиләдә туып-үскән бу егет шактый дөнья күргән була: Хөсәен байга бил бөгеп тә тормышын ныгыта алмагач, Бөгелмә ягына чыгып киткән, аннары Донбасс шахталарына барып күмер чапкан, беренче бөтендөнья сугышында катнашкан. Күктәкәдән Харрас Дәүләтгәрәев (32 яшь), Урсайдан Сәхаутдин Шәмсетдинов (53 яшь), Тымытыктан Сабир Гәрәев (43 яшь), Зәйнетдин Гәрәйшин (53 яшь), Чалпыдан Сәмигулла Шәрифуллин (44 яшь), Мөслимнән Мөхәррәм Уразгилдеевлар (55 яшь) олыс советы әгъзалары итеп сайлана33.
Авыл халкының бер өлеше Ыкның уң ягындагы биләмәләренә күчеп утыра, Яңа Тымытыкка (хәзерге Бакалы районы авылы) нигез сала. Сүз уңаеннан әйтик, 2018 елның 28 июлендә Яңа Тымытыклылар авылның 100 еллыгын билгеләп үттеләр34.
1920 елда Тымытыкта 453 хуҗалыкта 2 315 кеше исәпкә алына. Тагын алты елдан соң үткәрелгән халык санын алу 419 хуҗалыкта 1 699 кеше яшәгәнен күрсәтә. Бу вакытта авылда руслар (14 кеше) һәм керәшеннәр (12) дә була.
Олыс буенча да күрсәткечләр шактый кими: 1920 елда – 20 738, ә 1926 елда 14 477 кеше теркәлә35. 1921 елгы ачлыктан бик күп халык кырыла, моннан соң шактый вакыт үтсә дә, халык саны элекке дәрәҗәгә кайтмый. Әлеге саннар шуны дәлилли.
1930 елда Тымытыктан Хаҗиев Хәерзаман, Фәйрушин Сәетша, мулла Җәмилев Газиз, мөәзиннәр Җәмилев Хәмит, Шәрәфетдин Кашшафетдин һәм Гомәров Нурлыгаяннар, «кулаклыкта» гаепләнеп, авылдан сөрелергә карар ителә. Хәерзаман НЭП чорында сәүдә иткән, сепаратор тоткан. Сәетшаның 200 дисәтинәдән артык җире, бик күп мал-туары булган. Беренчесенең – 428, икенчесенең 649 сумлык мал-мөлкәте конфискацияләнә. Мулла-мөәзиннәр исә урта хәлле тормыш алып барсалар да, дин эзәрлекләнү сәбәпле, «кулаклар» исемлегенә эләгәләр. Кашшафетдинның улы Сабир 1919 елда Кызыл Армия сафларында взвод командиры булып хезмәт иткән, әлеге факт аларны авылдан куылудан коткарганмы, мәгълүм түгел. Кашшафетдинга – 81, улына 41 яшь була. Сабирның хатыны Мөссәләмә белән биш бала (Әсхәт, Мөнҗия, Нәдирә, Җәүдәт, Әхәт) тәрбияләгән чагы була.
Яңа оешкан колхозларга техник ярдәм күрсәтү максатыннан, 1931 елда Тымытыкта машина-трактор станциясе (МТС) булдырыла. Шул ук елны монда 12 «Фордзон» тракторы кайтарыла. Бөтен төбәк халкын гаҗәпләндергән вакыйга була бу. Трактор турында «шайтан арбасы» дигән сүзләр тарала.
1939 елда Тымытык районы 36 авылдан торган. Һәр авылда берәр колхоз була. Менә аларның кайберләре: «Тымытык», «Заветы Ильича», «Кызыл Чишмә», «Куйбышев», «Балан Бүләк», «Киров», «Ялантау», «Эконом», «Ирекле», «Октябрь», «Тельман», «Уразман», «Кызыл Йолдыз №1», «Кызыл Йолдыз № 2», «Кызыл арык», «Бүләк», «Мелиорация», «Ишкәй».
Шул елның 1 гыйнварена район үзәге Тымытыкта 2 569 кеше яши. Ә бөтен район буенча 1937 елда (1 гыйнварга) – 23 775, 1938 елда 21 902 кеше булган. Район территориясе 779 кв. км тәшкил иткән.
Урта мәктәп ул чорда Тымытыкта гына була. 1937 елда мәктәпкә яңа бина сала башлыйлар. Район үзәгендә тагын 25 ятып дәвалану урыны булган шифаханә, пекарня һәм типография була36.
1958 елда Тымытык районы бетерелеп, авыл Азнакай районына кушыла. Шуңа карамастан, ул элеккечә зур авыл булып кала. 1992 елда, мәсәлән, анда 1 449 кеше яши. Шифаханә, агач эшкәртү комбинаты, урта мәктәп һәм башка социаль-көнкүреш объектлары урнашкан.
Шулай итеп, Тымытык гасырдан гасырга үсә, тотрыклы авылларның берсе булып кала. Менә шундый авылларыбыз яшәсә, Татарстанның киләчәге дә бик ышанычлы һәм зур өметле булачак.
ИСКӘРМӘЛӘР:
1. Каримов Т. Т. К вопросу о вотчинниках и поселениях Юрминской поземельной волости//Система землевладения и социальные категории населения Волго-Уралья и Западной Сибири XVI-XIX вв. – Казань: Институт истории им. Ш. Марджани, 2021. – С. 358-375.
2. Башкортстан Республикасы Милли архивы, И-2 ф., 1 тасв., 4619 сакл. бер.
3. Татарстан Республикасы Дәүләт архивы, 993 ф., 1 тасв., 883 сакл. бер.
4. Материалы по диалектологии. – Казань, 1955. – Б. 185-187.
5. МИБ. Т. 3. – С. 479-480.
6. МИБ. Т. 4. Ч. I. – Москва, 1956. – С. 376-377.
7. МИБ. Т. 5. – Москва. 1960. – С. 29-30.
8. Бу кешеләр хакында өстәмә мәгълүматны кара: Вахит Имамов. Татарлар Пугачев явында. – Яр-Чаллы, 1994.
9. Башкортстан Республикасы Милли архивы, И-138 ф., 2 тасв., 24 сакл. бер., 408 кгз.
10. Шунда ук, 22 сакл. бер., 76-81 кгз.
11. Шунда ук, 23 сакл. бер., 103-104 кгз.
12. Шунда ук, 24 сакл. бер., 408 кгз.
13. Шунда ук, И-1 ф., 1 тасв., 450 сакл бер., 124-124 кгз. арты.
14. Аның туганы Тимер Морзаев Кәкре Елганың 1762 елгы ревизия документында телгә алына (кара: Россия борынгы актлар Дәүләт архивы, 350 ф., 2 тасв., 3795 сакл. бер., 317 кгз.).
15. Башкортстан Республикасы Милли архивы, И-138 ф., 2 тасв., 172 сакл. бер., 13 кгз. арты – 19 кгз.
16. Равил Хаммат улы Зариповның атасы яклап тулы шәҗәрәсе болай: Исергәп – Искәндәр (1759) – Идрис (1778) – Мөхәммәтшәрип (1838) – Мөхәммәтзарип (03.01.1864) – Мөхәммәтзакир (14.02.1897; хатыны Миңсылу) – Хаммат (20.07.1926; хатыны Сәрвәр Әгъләм кызы) – Равил (20.06.1954), Нурия (1957) һәм Рәзинә (1960).
17. Россия борынгы актлар Дәүләт архивы, 1355 ф., 1 тасв., 1874 сакл. бер., 287-289 кгз.
18. Башкортстан Республикасы Милли архивы, И-138 ф., 2 тасв., 757з. сакл. бер., 83-117 кгз.
19. Списoк насeлeнных мeст Рoссийскoй импeрии. Т. 36. Самарская губeрния. – С.-П., 1864. – С. 35.
20. Башкортстан Республикасы Милли архивы, И-295 ф., 3 тасв., 5662 сакл. бер.; 2 тасв., 3 сакл. бер.
21. Сборник статистических сведений по Самарской губернии. Т. 5. Бугульминский уезд. – Самара, 1887. – С. 290-297.
22. Там же. – С. 143.
23. Сборник статистических сведений по Самарской губернии. Т. 5. Бугульминский уезд. – Самара, 1887. – С. 142.
24. Список населенных мест Самарской губернии по сведениям 1889 г. – Самара, 1890. – С. 87.
25. Список населенных мест Самарской губернии. – Самара, 1900. – С. 111-112.
26. Совет хакимияте урнашкач, Сәлахетдин, Хәләфетдин һәм Афзалетдин Салаватовлар беренчеләрдән булып Ыкның уң ягына күчеп утыручылар, 1918 елда Яңа Тымытык авылына нигез салучылар рәтендә була (кара: Электрон ресурс. Керү режимы: https://bakalzori.ru/articles/kultura-i-iskusstvo/2018-08-10/100-letniy-yubiley-sela-novyy-tumutuk-82508 (мөрәҗәгать итү датасы: 2022 елның 20 марты).
27. Таһир Кәрим. Җиде бабаңны бел катайлым. – Казан, 2020. – Б. 148.
28. Башкортстан Республикасы Милли архивы, И-132 ф., 1 тасв., 911 сакл. бер.; Татарстан Республикасы Дәүләт архивы, 993 ф., 1 тасв., 859 сакл.бер.
29. Татарстан Республикасы Дәүләт архивы, 993 ф., 1 тасв., 883, 857, 859 сакл. бер.
30. Башкортстан Республикасы Милли архивы, И-295 ф., 2 тасв., 3 сакл. бер., 164 кгз. арты – 166 кгз.
31. Татарстан Республикасы Дәүләт архивы, Р-231 ф., 2 тасв., 8 сакл. бер.
32. Шунда ук, 993 ф., 1 тасв., 885 сакл. бер.
33. Шунда ук, Р-1167 ф., 1 тасв., 160 сакл. бер., 234-236 кгз.
34. Бу хакта Бакалы районы гәзитендә хәбәр ителә (кара: Электрон ресурс. Керү режимы: https://bakalzori.ru/articles/kultura-i-iskusstvo/2018-08-10/100-letniy-yubiley-sela-novyy-tumutuk-82508 (мөрәҗәгать итү датасы: 2022 елның 20 марты).
35. Татарстан Республикасы Дәүләт архивы, Р-1296 ф., 12 тасв., 63 сакл. бер., 33 кгз.
36. Шунда ук, Р-5747, 1 тасв., 175 сакл. бер, 11-18 кгз.
Сведения об авторе
Каримов Тагир Тимергазимович, кандидат исторических наук, старший научный сотрудник Института истории им. Ш. Марджани АН РТ, e-mail: tkarimov@bk.ru
About the author
Tagir T. Karimov, Candidate of Historical Sciences, Senior Researcher at Sh. Mardzhani Institute of History, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan, e-mail: tkarimov@bk.ru
В редакцию статья поступила 26.01.2023, опубликована:
Кәримов Т. Т. Юрмый җир олысы: Тымытык авылы // Гасырлар авазы – Эхо веков Echo of centuries. – 2023. – № 4. – С. 150-165.
Submitted on 26.01.2023, published:
Karimov T. T. Jurmyj gir olysy: Tymytyk avyly [Yurma land volost: village Tumutukovo]. IN: Gasyrlar avazy – Eho vekov [Echo of centuries], 2023, no. 4. pp. 150-165.