УДК 94
EDN MNDDEK
Ибраһим Бикчәнтәев:
«Гыйлем үгрәнүдән максат – чын инсан булып йитешү»
Л. Р. Мортазина,
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты,
Казан шәһ., Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе
Ibrahim Bikchentayev:
“The main goal of training is to become a real person”
L. R. Мurtazina,
Sh. Marjani Institute of History, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan,
Kazan, the Republic of Tatarstan, the Russian Federation
Аннотация
В статье освещается краткая биография и научно-педагогическая деятельность известного оренбургского просветителя и исследователя Ибрагима Мухаррамовича Бикчентаева. Воспитанник медресе «Хусаиния», он с юных лет начал интересоваться вопросами научной педагогики и детской психологии, что привело его в отделение дошкольной педагогики Московского городского народного университета им. А. Л. Шанявского. После революции И. Бикчентаев окончил Оренбургский учительский институт и биологический факультет Оренбургского педагогического института. Практический опыт, знания, умения и навыки, приобретенные во время учебы и педагогической работы в медресе «Хусаиния», в разных образовательных учреждениях города Оренбурга – в женской школе Багбустан Мукминовой, в педагогических курсах и т. д. позволили ему актуализировать профессиональные компетенции и реализовать творческий потенциал в плане методического мастерства – он является автором многих методических работ и разработок. В статьях, опубликованных в журнале «Мугаллим», автор касался проблем обучения и воспитания в татарских медресе, особенностей профессиональной подготовки татар. Публикации, увидевшие свет на страницах журнала «Шура», охватывают круг вопросов, посвященных истории татар и родного языка. Одним из основных направлений научно-исследовательской работы педагога являются вопросы детской психологии и педологии – модного в 20-е гг. течения в развитии педагогики, которая впоследствии была признана лженаукой. И. Бикчентаев проводил исследования среди татарских детей города Москвы. Результаты работы нашли отражение в статьях в сборниках научных трудов общероссийского значения. Им также были изданы первые в истории татарской педагогики учебники для педагогических техникумов, учителей и научные труды на татарском языке, обобщающие его исследования по педологии, оказавшейся в конце 30-х гг. в центре процесса политизации советской науки.
Abstract
This article highlights a brief biography and scientific and pedagogical activity of the famous Orenburg educator and researcher Ibrahim Mukharramovich Bikchentayev. As a student of the Khusainiya madrasah, he began to be interested in issues of scientific pedagogy and child psychology from a young age, which led him to the preschool pedagogy department of the Moscow City People’s University named after A. L. Shanyavsky. After the revolution, I. Bikchentayev graduated from the Orenburg Teachers’ Institute and the Biology Department of the Orenburg Pedagogical Institute. The practical experience, knowledge, skills, and abilities acquired during his studies and teaching at the Khusainiya Madrasah and various educational institutions in Orenburg, such as the Bagbustan Mukminova Women’s School and pedagogical courses, etc. allowed him to improve his professional skills and realize his creative potential in terms of methodological expertise. He is the author of numerous methodological works and developments. In his articles published in the magazine the “Mugallim”, the author discussed the issues of the education and upbringing in the Tatar madrasas, as well as the peculiarities of the professional training for Tatars. The publications that appeared in the magazine “Shura” covered a wide range of the aspects related to the history of the Tatars and their native language. One of the main areas of the teacher’s research work is the issues of child psychology and pedology, a fashionable trend in the development of pedagogy in the 1920s, which was later recognized as a pseudoscience. I. Bikchentaev conducted the research among the Tatar children of Moscow. The results of his work were reflected in the articles in the collections of the scientific papers of all-Russian significance. He also published the first textbooks in the history of the Tatar pedagogy for the pedagogical colleges, teachers, and scientific works in the Tatar language, summarizing his research on pedology, which became the center of the politicization of the Soviet science in the late 1930s.
Ключевые слова
Ибрагим Бикчентаев, Оренбург, татарское просвещение, педология, изучение татарских детей.
Keywords
Ibrahim Bikchentayev, Orenburg, the Tatar education, pedology, the study of the Tatar children.
Оренбург губернасы ХIХ-ХХ гасырлар чигендә Казан, Уфа губерналары белән беррәттән, татар дөньясының мәгариф, мәдәни-милли үсеш ягыннан алга киткән атаклы төбәкләреннән берсе булган, дисәк, һич тә ялгыш булмас. Сәет Каргалысы бистәсендә ачылган мәктәп-мәдрәсәләр комплексы, атаклы «Хөсәения» мәдрәсәсе, Оренбург, Чиләбе, Троицк шәһәрләрендәге күпсанлы белем бирү йортлары бу фикерне раслаучы дәлилләрнең кайберләре генә. Моннан тыш, татар вакытлы матбугатының иң күренекле басмалары булган «Вакыт», «Шура» кебек газета-журналларның дөньяга килүе дә Оренбург шәһәре белән бәйле. Бу төбәк бертуган Рәмиевләр, Яушевлар кебек татар мәгарифе үсешенә зур өлеш керткән атаклы хәйриячеләре, Оренбург губернасында гына түгел, бөтен Россиядә танылу алган, татар педагогик фикере үсешенә сизелерлек өлеш керткән педагоглары, үзенчәлекле фикерләү сәләтенә ия булган мәгърифәтчеләре белән дә яхшы билгеле. Шундыйларның берсе – Ибраһим Бикчәнтәй.
Ибраһим Мөхәррәм улы Бикчәнтәев (Ируглы Бикчәнтәй буларак та билгеле) 1889 елда Уфа губернасы Эстәрлетамак өязе (хәзерге Башкортстан Республикасының Авыргазы районы) Иске Әбсәләм авылында дөньяга килә. Башта туган авылында, аннан соң «Хөсәения» мәдрәсәсендә белем ала. 1906 елда, мәдрәсәне тәмамлаганнан соң, сәләтле яшь егетне шунда ук педагогик эшкә калдыралар. Ул математика һәм татар тарихы буенча шәкертләргә дәресләр бирә.
Шушы чорда И. Бикчәнтәев балалар психологисе, фәнни педагогика мәсьәләләре белән ныклап кызыксына башлый. Бала тәрбиясендәге моңарчы кулланылып килгән халык педагогикасы алымнары белән беррәттән, фән үсешенең казанышларын да файдалануның дөреслеген һәм әһәмиятен аңлап, ул белемен арттыру максатыннан А. Л. Шанявский исемендәге Мәскәү шәһәр халык университетының мәктәпкәчә тәрбия факультетына укырга керә һәм аны 1916 елда тәмам итә. Чыннан да, бу татар мәгарифе үсешендәге өр-яңа тармакларның берсе була, һәм, билгеле булганча, мәктәпкәчә тәрбия юнәлеше тулы рәвештә бары тик Октябрь революциясеннән соң гына җәелеп китә.
1916-1922 елларда педагог «Хөсәения» мәдрәсәсе каршында оештырылган өч еллык укытучылар курсларында эшли, бер үк вакытта әлеге курсларның хуҗалык комиссиясе рәисе вазифаларын башкара. Моннан тыш, Оренбург шәһәренең күренекле педагоглары Ф. Кәрими, С. Бикбулат, Н. Надиевлар белән бергәләп атаклы Багъбостан ханымның кызлар мәктәбендә, мөгаллимәләр өчен оештырылган курсларда да укыта1.
Гамәли педагогик эшчәнлек алып бару белән беррәттән, И.Бикчәнтәев гомере буе гыйлем туплауны дәвам итә. 1921 елда ул Оренбург укытучылар институтын, 1928 елда Оренбург педагогия институтының биология факультетын тәмамлый. Төрле курсларда, мәсәлән, профессор Горовицның бактериологик курсларында укып, кымыз ясау белгече дигән өстәмә һөнәр үзләштерә2.
Революциядән соңгы чорда И.Бикчәнтәев Оренбург Татар халык мәгарифе институтында, Оренбург өлкә һәм губерна совет-партия мәктәбендә, Башкорт педагогия техникумында, Татар-башкорт педагогия институты рабфагында, Башкорт дәүләт педагогия институтында педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнә3.
И. Бикчәнтәев татар мәгарифе үсешендәге нәзари проблемаларны – мәктәп-мәдрәсәләрдә нинди фәннәрне укытырга, нинди үзенчәлекләргә игътибар итәргә, ничек укытырга, мәктәптән тыш белем бирүне ни рәвешле оештырырга һәм башка бик күп мәсьәләләрне үзенең хезмәтләрендә яктыртырга тырыша. 1913 елда «Мөгаллим» журналында дөнья күргән берничә мәкаләсен ул татар балаларының һөнәр үзләштерүдәге үзенчәлекләрен яктыртуга багышлый. «Безгә ни укырга кирәк?» дигән язмасында автор белем алудан таләп ителгән ике төп максатны аерып күрсәтә. Аның беренчесе, И. Бикчәнтәев карашынча, «инсанның гакылын киңәйтү, мәгълүматын арттыру, шуның белән мәдәниятне бик алга илтү». Икенче максат исә «уку арасында дөнья тормышын тәэмин итү, халык арасында өстенлек табудан» гыйбарәт. Ягъни беренче максат кешенең күзаллауларын киңәйтүне күздә тотса, икенчесе аның көндәлек тормышын, яшәешен тәэмин итүне, яхшыртуны үзәккә куя. Һәм, авторның фикеренчә, әлеге ике максатның икенчесе гади халык өчен мөһимрәк тә, чөнки «Гыйлемгә байлыкның икенче дәрәҗәсе дип карарга ярыйдыр. Бер милләт баеп бетсә, аның халкы үзенә күңел юанычы эзли башлыйдыр, гыйлем дөньясына керәдер». Шулай итеп, икенче максатны тормышка ашыру аша кеше үзе тормышының матди ягын кайгыртуга өлеш кертә4. И.Бикчәнтәев заман шартларында һөнәри белем алуда «Аз укысын, күп белсен, үзенә һәм башкаларга файда бирә торган гыйлем өйрәнсен» шигаре уңай дип саный5. Аның карашынча, татар балаларына һөнәри белем алуда иң кулай юнәлешләр булып авыл хуҗалыгы («сельско-хозяйственный»), сәүдә («коммерческий») һәм һөнәр («ремесленный») мәктәпләре тора. Әлеге һөнәрләрне чагыштырмача тиз арада үзләштерергә һәм аның белән үзеңә генә түгел, якыннарыңа, милләтеңә дә файда китерергә мөмкин. Бикчәнтәев татар балалары өчен бигрәк тә сәүдә мәктәпләрендә уку яхшы дип саный, чөнки «аның белән якыннан танышлык бар, ул безнең ата-бабаларыбызның эше, ул безнең ата-бабаларыбыздан калган мирас, ул безне асраган, без аның белән яшәгәнбез». И. Бикчәнтәев фикеренчә, алда искә алынган юнәлешләр белән беррәттән, милләт өчен балаларыбызны шулай ук «фельдшерлык», «учительская школаларга» бирү дә зур файда китерәчәк6.
Шушы ук журналның алдагы саннарында И. Бикчәнтәев авыл хуҗалыгы буенча һөнәри белем алуның үзенчәлекләре, әлеге уку йортларына керү юллары, кагыйдәләре, Россиядә бу юнәлеш буенча белем алу мөмкинлеге булган шәһәрләр, уку йортлары турында тәфсилле аңлаткан язмаларын урнаштыра7.
Совет чорында язылган хезмәтләрендә автор мәгарифнең төрле баскычларында (мәктәпкәчә, мәктәп эчендә һәм мәктәптән тыш) уку һәм тәрбия эшенең куелышы мәсьәләсенә тирәнтен туктала. Бу мәсьәләләр, авторның үзе билгеләп үтүенчә, «Русиядәге төрек-татар әдәбиятында беренче мәртәбә мәйданга чыккан әсәрләрдән булса кирәк»8. Чөнки моңа кадәр язылган педагогик хезмәтләрдә татар мәгарифе, уку-укыту эшләре бары тик мәктәп яисә мәдрәсә белән генә бәйләп каралган. И. Бикчәнтәев гыйлем туплау процессының күпкә киңрәк булуын, әлеге уку йортларыннан тыш та алып барылырга тиешлеген раслый.
Моннан тыш, ул педология фәне, балалар психологиясен тикшерү, мәктәп системасында метеорологиянең куелышы кебек заманы өчен мөһим булган аерым проблемаларны өйрәнә. Мәскәү шәһәрендә Татар мәгариф йорты каршында ачылган педология кабинетында эшләгән чорда И. Бикчәнтәев татар балаларын фәнни күзлектән чыгып тикшерү мәсьәләсе белән шөгыльләнә.
ХХ гасыр башында Көнбатыштагы иҗтимагый-педагогик хәрәкәт мәктәпкәчә чор педагогикасының яңа юнәлешләреннән булган педология (педологик психология) фәне үсешенә китерә. «Балалык чорының үзенчәлекләре турындагы фән» (П. П. Блонский буларак үсеш алган педология бала тәрбиясендә һәм аның төрле чорлардагы үсешендә аерым фәннәр – педагогика, психология, физиология, медицина, биология һәм башкаларның казанышлары күзлегеннән чыгып, аны өйрәнүне бербөтен, тулы бер система итеп карауны максат иткән. Россия педагогик системасына да үтеп кергән яңа юнәлеш революциядән соң дәүләт тарафынан яклау таба: педологияне өйрәнүче махсус фәнни үзәкләр барлыкка килә, институтлар ачыла, педагогик уку йортларында педология фәнен укыту кертелә, дәреслекләр языла9. Татарлар арасында бу юнәлешне үстерү мәсьәләләре белән И. Бикчәнтәев шөгыльләнә.
Әлеге фәннең асылын кешенең үз гомерендә биологик факторлар (нәселдәнлек, җенес һ. б.), социаль тирәлек (яшәеш шартлары), тәрбия һәм башкалар йогынтысы нигезендә формалашуы турындагы фикер тәшкил итә. Шушы өйрәтүгә таянып, балаларны махсус төзелгән тестлар системасы күзлегеннән чыгып өйрәнгәннәр. Нәтиҗәдә төрле төркемнәрнең, хәтта аерым милләт вәкилләренең тән төзелеше, физик үсеш, укуга сәләт, мәгълүматны үзләштерү мөмкинлеге һәм башка бик күп параметрлар буена бер-берләреннән аерылып торулары турында нәтиҗәләр ясалган. Шуларга карап, укучыларны төрле төркемнәргә бүлеп укытуны оештырганнар. Бу, әлбәттә, формаль тәгълимат булган, һәм күп очракларда ул ялгыш нәтиҗәләргә китергән. Озакламый педология “ялган фән” дип таныла һәм мәгариф системасыннан алып атыла.
И. Бикчәнтәев бу юнәлеш буенча эшләгән татар педагогы буларак мәгариф тарихында үз урынын алды. Аның 20нче елларда татар телендә «Кыскача педология», «Педология турында берничә сүз» дигән хезмәтләре басылып чыга. Моннан тыш, Мәскәүдә рус телендә «Московские татарские дошкольники», «Педология» журналында «Физическое развитие московских школьников-татар» һәм башка хезмәтләре дөнья күрә. Авторның «Балаларны өйрәнү методлары: Педтехникумнар, укытучылар һәм гомумән бала тәрбияләүчеләр өчен кулланма» дигән дәреслеге дә заманында бик популяр була.
1930 елларда Мәскәүдә И. Бикчәнтәевнең З. Лаврова-Бикчәнтәй белән берлектә мәктәпкәчә яшьтәге татар балаларын өйрәнүгә багышланган берничә хезмәте дөнья күрә. «Московские татарские дошкольники» дигән китапта 1926/1927 уку елында Мәскәү шәһәрендәге татар балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрне өйрәнү нәтиҗәләре урын алган10. Авторларның билгеләп үтүләренчә, бу чорда төрле милләтләрнең – чит илләр халкының, шулай ук русларның мәктәпкәчә яшьтәге балаларын һәрьяклап өйрәнүгә багышланган хезмәтләре басылып чыккан, шул ук вакытта татар балалары әлеге нисбәттән читтә калып киләләр. Шул сәбәпле, педагоглардан махсус төркем туплана һәм Мәскәү татар балаларын педология һәм педагогия фәннәреннән чыгып өйрәнү эше оештырыла. Экспериментта, авторлардан тыш, Мәскәүдәге 1924 елда ачылган татар балалар бакчасы тәрбиячеләре катнаша. Бакчада тәрбияләнүчеләр социаль-көнкүреш шартлары (шул исәптән шәһәрнең нинди районында яшүләренә бәйле рәвештә), физик торышы һәм сәламәтлеге, тышкы кыяфәтләре, интеллектуаль үсешләре һәм кызыксынулары ягыннан чыгып җентекле өйрәнелүгә дучар ителәләр11. Экспериментны оештыручылар балаларның гомуми үсеш ягыннан башка милләт балаларыннан әллә ни аерылмаганлыклары хакында нәтиҗә ясыйлар. Кайбер билгеләр буенча, әйтик, төсләрне аеруда сизгерлек буенча, башка милләт балалары белән чагыштырганда бераз өстенлекле шартларда торуларын ассызыклыйлар12.
Педология марксистик-ленинчыл теориягә каршы килә торган «ялган фән» дип табылганнан соң, барлык педологик оешмалар ябыла, китаплар һәм дәреслекләр юк ителә, бу өлкәдә хезмәт иткән педагогларның бик күбесе кысрыклауларга, төрле эзәрлекләүләргә дучар ителә13. Ибраһим Бикчәнтәевнең дә 48 яшендә шәхес культы корбаны булуының14 төп сәбәпләреннән берсе аның педология өлкәсендәге эшчәнлеге булмадымы икән дигән фараз туа.
Башка педология белән шөгыльләнгән галимнәрдән аермалы буларак, бүгенге көндә И. М. Бикчәнтәевның бу өлкәгә караган һәм гомумән татар мәгарифе мәсьәләләрен яктырткан бик күп басма китаплары сакланган. Алар хаклы рәвештә ХХ гасырның 20-30нчы елларында Россиядәге педагогик процесс һәм, аерым алганда, татар педагогик фикере үсеше тарихын өйрәнүдә кыйммәтле чыганаклар булып торалар.
ИСКӘРМӘЛӘР:
1. Кудаш С. Халкыбызның каһарман бер кызы // Казан утлары. – 1984. – № 10. – Б. 166.
2. Рахимкулова М. Медресе «Хусаиния» в Оренбурге. – Оренбург, 1997. – С. 46.
3. Татар педагогик фикере антологиясе. Ике томда. Т. 2. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2016. – Б. 38.
4. Бикчәнтәев И. Безгә ни укырга кирәк? // Мөгаллим. – 1913.– № 2. – Б. 19.
5. Шунда ук. – Б. 20.
6. Шунда ук. – Б. 20.
7. Бикчәнтәев И. Урта дәрәҗә сельскохозяйственый мәктәпләргә керү юллары // Мөгаллим. – 1913. – № 3. – Б. 42-44; Бикчәнтәев И. Түбән дәрәҗә сельскохозяйственый мәктәпләргә керү юллары // Мөгаллим. – 1913. – № 3. – Б. 55-56.
8. Бикчәнтәев И. Мәгариф эшләре (мәктәпкә кадәр, мәктәп эчендә вә тышында уку эшләре). – Оренбург, 1918. – 78 б.
9. Емельянов Б. В., Ионайтис О. Б. Репрессированная педология (история одного большевистского аутодафе) // Вестник Нижневартовского государственного университета. – 2013. – № 4. – С. 54.
10. Бикчентай Н., Лаврова-Бикчентай З. Московские татарские дошкольники. – М.: Центриздат, 1930. – 40 с.
11. Там же. – С. 3.
12. Там же. – С. 39.
13. Емельянов Б. В., Ионайтис О. Б. Указ. соч. – С. 57.
14. Рахимкулова М. Указ. соч. – С. 48.
И. Бикчәнтәевның басылып чыккан хезмәтләренең якынча исемлеге
Бикчәнтәев И. Тел // Шура. – 1912. – № 6. – Б. 178.
Бикчәнтәев И. Татар тарихы турында // Шура. – 1912. – № 17. – Б. 531-532.
Бикчәнтәев И. Безгә ни укырга кирәк? // Мөгаллим. – 1913. – № 2. – Б. 19-20.
Бикчәнтәев И. Урта дәрәҗә сельскохозяйственый мәктәпләргә керү юллары // Мөгаллим. – 1913. – № 3. – Б. 42-44.
Бикчәнтәев И. Түбән дәрәҗә сельскохозяйственый мәктәпләргә керү юллары // Мөгаллим. – 1914. – № 4. – Б. 55-56.
Бикчәнтәев И. Мәгариф эшләре (мәктәпкә кадәр, мәктәп эчендә вә тышында уку эшләре). – Оренбург, 1918. – 78 б.
Бикчәнтәев И. Кыскача педология: Педагогия техникумнары, педагогия курслары укытучы вә тәрбиячеләре өчен кулланма. – М.: СССР халыклары Үзәк нәшр., 1925. – 108 б.
Бикчәнтәев И. Балалар психологиясен тикшерү: Рухи кувәләрне сынау өчен кулланма. – Казан: Татгиз, 1926. – 66 б.
Бикчәнтәев И. Педология турында берничә сүз // Мәгариф. – 1927. – № 5. – Б. 52-55.
Бикчәнтәев И. Метеорология: һавадагы үзгәрешләрне күзәтү, тикшерү турысында белем бирә торган китап. – Казан: Татгиз, 1928. – 44 б.
Бикчәнтәев И. Балаларны өйрәнү методлары: Педтехникумнар, укыытучылар һәм гомумән бала тәрбияләүчеләр өчен кулланма. – Казан: Татгиз, 1929. – 126 б.
Бикчентай Йрогло, Лаврова-Бикчентай. Мышление на родном и на чужом языках: В 2 частях. – М.: Центр. изд-во народов СССР, 1929. – 113 с.
Бикчентай Н., Лаврова-Бикчентай З. Московские татарские дошкольники. – М.: Центриздат, 1930. – 40 с.
Бикчентай И., Каримова 3. Интеллектуальный уровень татарских школьников Москвы по коллективному методу Бине // Педология. – 1930. – № 3. – С. 271-278.
Бикчентай И. Очередные задачи нацпедологии // Педология. – 1931. – № 7-8. – С. 31-36.
Бикчентай И. Письма в журнал «Просвещение национальностей» // Просвещение национальностей. – 1932. – № 4. – С.102-103.
Проблемы нацпедологии / Под ред. И. Бикчентай. – М.: Центр. изд-во народов СССР, 1931. – 303 с.
И. Бикчәнтәевнең «Мәгариф эшләре (мәктәпкә кадәр, мәктәп эчендә вә тышында уку эшләре)» китабыннан өзек
Хөрмәтле укучылар!
Илтифатыңызга гарыз кылынган (тәкъдим ителгән) «Мәгариф эшләре» исемендәге китап үзенең мәүзугысы (темасы) җәһәтеннән Русиядәге төрек-татар әдәбиятында беренче мәртәбә мәйданга чыккан әсәрләрдән булса кирәк. Ошбу вакытка кадәр Русиядәге мөселманнар арасында уку эшләре ялгыз мәктәп вә мәдрәсәгә генә хәзер кылынган, башка урыннарда уку эшенең булуын вә башка юл илә гыйлем хасыйл итүнең барлыгын күбемез тасвир да кылмыйдыр идек. Соңгы 3-4 елларда гына матбугатта мәктәпкә кадәр яхуд мәктәптән тыш укулар дигән сүзләр күренә башлады. Бонларның исемнәре бездә ишетелү никадәр шатлык булса, аларның арамызда таралуы вә тиешенчә юлга куелуы да шулкадәр матлуб.
Русия мөселманнары уку эшен рәткә куюда бер-ике адым алга атласалар да, кирәгенчә тәртипкә куя алганнары юк; һәм анлар бу эштә мәгъзүр (эшне үти алмый иделәр. Хөкүмәт ирек бирми, земстволар ярдәм итми, халыкта кирәгенчә аң юк, тәгассеб тә (үз фикерен дөрес дип санаучы) күп иде.
Хәзер дә күп богаулар чишелеп, халыкның гыйлемгә ашкынган вакыты булганга, уку эшенең яхшы куелуына форсат туды.
Шул эштә ярдәме булыр өмете илә бу әсәрне мәйданга атарга мин дә җәсарәт (батырчылык) иттем. Бу китапта язылганнарның күбесе Оренбург җәмгыять хәйриясендә вә земствоның җәйге курсларында минем тарафымдан лекция турызында укылганнар иде. Буны төзегәндә Мединскийның «Внешколное образование», профессор Мижуевның «Народное образование в Европе и Америке», Русиядәге күп алдан земстволарның докладлары, Шанявский дарелфөнүнендә тыңлаган лекцияләрем вә Оренбург вилаять мәгариф шөгъбәсендә берничә еллар хезмәтемдәге тәҗрибәләрнең күп ярдәме тиде. Буны мәйданга чыгарудан әүвәл остазымыз Ризаэтддин хәзрәт, хөрмәтле Ибраһим мирза Терегулов вә Закир әфәнде Рәмиевләргә күрсәтеп, анларның тәусыясе (киңәше) илә матбугат галәмендә чыгарырга ашыктым. […]
Уку һәм укыту эшләре
Мәдәни булган халык укуны үзенең бурычы саный һәм укый, туктамастан гыйлем эсти. Соң адәм ни өчен укый?
Бу сөальгә бик күп төрле җаваплар ихтимал табылыр, тик башлыча җаваплар өчкә бүленсә кирәк.
1. Адәмдә бәлки мәел табигый бер нәрсә, кечкенә балаларның хәленә дикъкать илә каралса, анларның бер туктамастан һәртөрле сөальләр биреп, һәр нәрсәне белергә вә җентекләргә тырышканлыгын күрермез. Ике кулыңызны карыштырып та балага моның эчендә бер нәрсә бар дисәңез, ул аны күрергә бөтен көчен сарыф кыла, хәтта җылаудан да тартынмый. Шул ук халәт олугларда да сизелә. Мәсәлән, берәү сүзгә керешеп тә сүзен тәмам итмәсә, аңар каршы күңелдә бер нәүгъ (төрле) нарасыйлык тора, һәм «Бетереп булмагач, ник башладың?» дигән шелтәне сүз башлаучы һәрвакыт ишетә. Димәк, ниндидер яшерен бер куәт инсанны белмәгә өстери.
2. Адәм үзенең тормышын яхшырту, дөньяда рәхәт яшәү өчен укый. Берәр ата баласыннан фәкыйрьлеккә чумып килгәне хәлдә шуңардан котылу өчен бер генә чара таба ала – ул да укып яхшы мәгълүмат хасыйл итү. Гыйлем аркасында яшәүчеләр – интеллигенция укудан башка яши алмыйлар. Шулай ук байлыгы булганнар кулларындагы байлыкны ычкындырмау вә башка үзләре кеби халыктан өстен тору өчен гыйлемгә мохтаҗлар. Шулай, ярлы урта вә бай халыклар һәркайсы ялгыз гыйлем аркасында гына үзләренең тормышларын тынычлыкка сала алалар.
3. Гыйлем үгрәнүдән максат – чын инсан булып йитешү; кием калыбы булып йөри торган адәмләрдән аерылу, инсаният дигән бөек бер кыйммәтдар нәрсәне кулга алу өчен уку. Шик юк, гыйлемдә файда күп. Аның аркасында яңа дөнья – Америка, Австралия табылды; адәмләр күктә кош, суда балык кебек йөри алдылар; бик күп эшләрдә табигатьне баш идерделәр; иң авыр хезмәтләрне йиңеллек илә табигатьтән эшләттеләр. Мәсәлән, җил, су, пар, электрик һәрвакыт тормышта адәм көче илә эшләнә торган хезмәтләрне ифа кылдылар (башкардылар) һәм кылалар. [...]
Бикчәнтәев И. Мәгариф эшләре (мәктәпкә кадәр, мәктәп эчендә вә тышында уку эшләре). – Оренбург, 1918. – Б. 2-4.
Әдәбият исемлеге
Емельянов Б. В., Ионайтис О. Б. Репрессированная педология (история одного большевистского аутодафе) // Вестник Нижневартовского государственного университета. – 2013. – № 4. – С. 54-57.
Кудаш С. Халкыбызның каһарман бер кызы // Казан утлары. – 1984. – № 10. – Б. 164-169.
Рахимкулова М. Медресе «Хусаиния» в Оренбурге. – Оренбург, 1997. – 251 с.
Татар педагогик фикере антологиясе. Ике томда. Т. 2. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2016. – Б. 38-39.
References
Emeljanov B. V., Ionaitis О. B. Repressirovannaya pedologiya (istoriya odnogo bol’shevistskogo autodafe) [The Repressed pedology (The Story of a Bolshevik Auto-da-fé)]. IN: Vestnik Nizhnevartovskogo gosudarstvennogo universiteta [The Bulletin of Nizhnevartovsk State University], 2013, no 4, рp. 54-57.
Kudash S. Halkybyznyn kaһarman ber kyzy [The heroic daughter of our people]. IN: Kazan utlary [The Lights of Kazan], 1984, no. 10, рр. 164-169.
Rakhimkulova M. Medrese “Husainiya” v Orenburge [The Madrasah “Khusainia” in Orenburg]. Orenburg, 1997, 251 p.
Tatar pedagogik fikere antologiyase [The Anthology of the Tatar pedagogical thought. Vol. 2]. Kazan: Tatar Book Publ. House, 2016, рр. 38-39.
Сведения об авторе
Муртазина Ляля Раисовна, кандидат педагогических наук, ведущий научный сотрудник Института истории им. Ш. Марджани АН РТ, e-mail: lyalyamur@mail.ru
About the author
Lyalya R. Murtazina, Candidate of Pedagogical Sciences, Leading Researcher at Sh. Marjani Institute of History, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan, e-mail: lyalyamur@mail.ru
В редакцию статья поступила 24.05.2025, опубликована:
Мортазина Л. Р. Ибраһим Бикчәнтәев: «Гыйлем үгрәнүдән максат – чын инсан булып йитешү» // Гасырлар авазы – Эхо веков Echo of centuries. – 2025. – № 3. – C. 162-172.
Submitted on 24.05.2025, published:
Мurtazina L. R. Ibraһim Bikchеntеev: “Gyilem үgrеnүdәn maksat – chyn insan bulyp iiteshү” [Ibrahim Bikchentayev: “The main goal of training is to become a real person”]. IN: Gasyrlar avazy – Eho vekov [Echo of centuries], 2025, no. 3, pp. 162-172.
Для получения доступа к полному содержанию статьи необходимо приобрести статью либо оформить подписку.
0 руб.